Мәктәп гимны

Хисамова Нурсия Муллануровна

Һәр мәктәпнең үз гимны булырга тиеш. Безнең мәктәп гимны бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мәктәп гимны13.36 КБ

Предварительный просмотр:

МӘКТӘП ГИМНЫ

Әлфия Шәрифуллина сүзләре

Инсаф Хәбибуллин музыкасы

Заманча да ямьле, җылы синдә

Барчабызны  торасың тартып.

Канат  ныгытып киткән балалар да,

Кайталар бит сагынып, яратып.

Кушымта :

Еллар үтәр, килеп торыр сиңа

Беренчеләр арты беренче.

Яшә генә күмелеп шөһрәт- данга,

Беренче мәктәп, син- беренче,

Безнең мәктәп, син бит беренче!

Мәктәбем син гел беренче булдың,

Күркәм эшләр синдә һәрвакыт.

Яңалыкта  сиңа ашкынабыз,

Остазларым торыр җан атып.

Кушымта :

Беренчегә без тап төшермәбез,

Кая барсак сине якларбыз.

Туган йорттай син кадерле безгә,

Зур уңышлар белән данларбыз!

Кушымта :