Укучылар өчен

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.”

                                                                                   Ризаэддин Фәхреддин

                                                                                                                                       

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ата-ана, бала-чага турында

 

Ана

• Өйнең ямме ана белән.

• Ана – шәфкать диңгезе.

• Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

• Анаңдай ана булмас.

• Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

 

Ана белән бала

• Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

• Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

• Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

• Баланың моңын ана белер.

• Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

 

Ата-ана, аларга хөрмәт

• Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

• Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

• Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

• Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән.

• Әткәй шикәр - әнкәй бал.

 

Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү 

• Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

• Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

• Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

• Буй үстергәнче, акыл үстер.

• Кыз бала анасына чын дус була.



Предварительный просмотр:

Белем , гыйлем турында мәкальләр

* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.

* Аю беләгенә ышана,

   Адәм белеменә ышана.

* Белем белен ашата.

* Белемдә бәхет,

   Белемсезгә дөнья ләхет.

* Белемдә көч.

* Белем йөрәккә куәт.

* Белемлекнең чиге юк.

* Белем тәҗрибәдән туа.

* Белем һәр куркынычны җиңә.

* Беләктән белек көчле.

* Белем — нур, белмәү — хур.

* Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

* Дөньяда иң зур байлык — белем.

* Дөнья яктыра көн белән,

   Адәм яктыра белем белән.

* Җиде йортның телен бел,

   Җиде төрле белем бел.

* Икми иген шытмас,

   Өйрәнми белем йокмас.

* Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл.

  (Сарыф кыл — тот, куллан.)

* Кул кыла алмаганны, белем кыла.

* Акыл — тузмас кием,

   Гыйлем — корымас кое.

* Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.

* Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.

* Гыйлем  акылның яртысы.

* Гыйлем алу — инә белән кое казу.

* Гыйлем — ау,

   Язу — бау.

* Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

* Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

* Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.

* Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.

* Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.

* Гыйлемнән башка гамәлең юк,

   Әйләнергә дә әмәлең юк.

* Гыйлемнән зур хәзинә юк.

* Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.

* Гыйлемсез бер яши,



Предварительный просмотр:

Сәламәтлек турында мәкальләр

1.Байлык бер айлык, саулык-гомерлек.

2. Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала.

3. Саф һава-тәнгә дәва.

4. Саулыкны сатып алып булмый.

5. Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

6. Сау кешегә көн дә бәйрәм.

7. Арулыгым-байлыгым, тазалыгым- саулыгым.

8. Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет-саулык.

9. Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.

10.Матурлык- сәламәтлек билгесе.

11. Чирнең тиюе тиз, китүе озак.

12 Байлыкның башы-тазалык.

13. Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү.

14.Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.

15. Авыруга алтын карават та ярдәм итми.

16. Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.

17. Таза булсаң, таш та ярып була.

18. Баш сау булмаса, , мал күзгә күренми.

19. Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

20.Саулык- зур байлык.

21. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл



Предварительный просмотр:

Тел турында күренекле кешеләр фикере

   Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул                                                                                                                                      /К.Насыйри/

    Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң... туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!

                                                                                                                        /Г.Тукай/

    Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла.

                                                                                                                /К.Ушинский/

    Милли тел язмышы ул - милләт яшәешенең нигезе. Телнең зәгыйфьләнә баруы ул - милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт ул - теле булган халык.

    Милли тел язмышы ул - милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый...

    И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам!

                                                                                                                     /Ә.Кәримуллин/

 

    Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

    Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.

                                                                                                                     /Р.Йосыпов/

   

  Туган тел ул тәндә, җанда калсын

  Ана сөте булып гомергә.

                                            /И.Юзеев/

 

                                               

                         Тел турында шигырьләр

                   Туган телгә мәдхия

  Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.

  Җир астыннан тарих серен табар телем...

  Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.

  Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

  Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.

  Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

  Табындагы икмәгем күк телем-телем.

  Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...

  Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.

  Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.

  Сине саклап калыр өчен, күпме белем

  Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...

                                                /Л.Шагыйрьҗан/

               

   Туган тел

  Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

  Җитсен иде һәрбер күңелгә;

  Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

  Үзләренең асыл телендә.

  Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

  Кем аркылы, ничек белдем мин?

  Бишектә үк мине өйрәтүчем,

  Туган телем - бәгърем, син ул, син!

  Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

  Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен

  Син аңлаттың миңа, туган телем,

  Син өйрәттең миңа һәммәсен.

                                                  /Х.Туфан/

 

  Күзләремне ачты минем,

  Иркәләде үз телем.

  Үз телем яктыртты юлны,

  Үз телем бирде белем.

  Үз телеңне сөймәгәндә,

  Ярты ул алган белем.

  Канатсыз коштай буласың,

  Белмәсәң ана телен.

  Сандугач язын сагынып

  Кайтса да туган илен,

  Үз көен онытса әгәр,

  Аны назламас идем.

                           /М.Аитова/

                  Туган тел хакында

  Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

  Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әти!" - дип,

  Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

  Туган телең әле бу булмас.

  Соң минутта әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

  Соң минутта әйтә алсаң: "Әти!" - дип,

  Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

  Туган телең әнә шул булыр.

                                                       /Зөлфәт/

Тел турында татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре

 

* Сүз - бер көнлек, тел - гомерлек.

  * Тел - ананың теләге,

     Тел - ананың баласына иң кадерле бүләге.

 

  * Бер телдә ун хикмәт,

     Ун телдә йөз хикмәт.

 

  * Тел белмәгән теленнән абыныр.

 

  * Телгә сак бул!

 

  * Тел дигән дәрья бар,

     Дәрья төбендә мәрҗән бар.

     Белгәннәр чумып алыр,

     Белмәгәннәр коры калыр.

 

  * Телне каләм саклый.

 

  * Тел - күңелнең көзгесе.

 

  * Теле юкны тигәнәк талар.

 

  * Телләр белгән - илләр белгән.

 

  * Тел ташны эретә.

 

  * Кеше күрке - йөз,

     Йөзнең күрке - күз,

     Уйның күрке - тел,

     Телнең күрке - сүз.

  * Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,

     Телсезләр балык булып дәрьяда калган,

     Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

  * Инсафлының теле саф.

  * Туган телем - иркә гөлем,

     Киңдер сиңа күңел түрем,

     Туган телем - үз телем,

     Туган илем - үз көнем.

 

                 



Предварительный просмотр:

Тел , сүз  турында мәкальләр

* Анам биргән туган тел,

Атам биргән корал тел.

* Алтыда белгән ана телең

* Бит күрке күз,

Тел күрке сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

Иң ачы нәрсә дә — тел.

* Әдәп башы — тел.

* Әйткәннән тел калмас.

* Иле барның теле бар.

* Иң татлы тел — туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

* Инсафлының теле саф.

* Кеше күрке йөз;

Йөзнең күрке — күз,

Уйның күрке — тел,

Телнең күрке — сүз.

* Оста барда кулың тый,

Белгән барда телең тый.

* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

* Татлы тел тәхет били.

* Татлы тел тимер капканы ачар.

* Тел — ананың теләге,

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

* Тел белмәгән теленнән абыныр.

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән коры калыр.

* Телең белән узма,

Белем белән уз.

* Телең белән фикер йөртмә,

Уең белән фикер йөрт.

* Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

* Телне каләм саклый.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

* Теле пычракның күңеле пычрак.

* Теле татлының дусы күп.

* Теле чибәрнең үзе чибәр.

* Теле юкны тигәнәк талар.

* Тел күңелнең көзгесе.

* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!

* Телләр белгән — илләр белгән.

* Тылмач үз җавабын үзе табар.

* Телне тешләп өзеп булмый,

Сөйләми дә түзеп булмый.

* Тел өчен теш төбенә утырталар.

* Тел ташны эретә.

* Тәмле дә тел,

Тәмсез дә тел.

* Туган илем — иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

* Туган телем — үз телем,

Туган илем — үз көнем.

* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.



Предварительный просмотр:

                   Эш турында мәкальләр

  • Эш сөйгән үкенмәс.
  • Хезмәт төбе- хәзинә.
  • Агач- җимеше белән  , адәм – эше белән.
  • Эшләгән үлмәс , эшләмәгән көн күрмәс.
  • Хөрмәт сөйсәң , хезмәт сөй.
  • Кем эшләми , шул ашамый.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Һөнәре бар үргә йөзәр.
  • Күңел курка, кул эшли.
  • Ялкауга йомыш кушсаң, ул сиңа акыл бирә.
  • Агачны яфрак бизәсә , кешене хезмәт бизи.
  • Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
  • Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә.
  • Эш беткәч , уйнарга ярый.
  • Җир – уңышның әнкәсе, хезмәт – аның әткәсе.
  • Эшсезләргә аш юк , белемсезгә эш юк.
  • Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың.
  • Калган эшкә кар ява..
  • Бергә ашаган аш – тәмлерәк , бергә башкарган эш-                ямьлерәк.
  • Эшләгән ашый , эшләмәгән башын кашый.
  • Башланган эш-беткән эш.
  • Эшләгәнем кешегә, өйрәнгәнем үземә.



Предварительный просмотр:

ЮЛДАШ ГАЗЕТАСЫ КИТАПХАНӘСЕ

МӘКТӘП УКУЧЫСЫНА ЯРДӘМЛЕК

Рифа Рахман

Татар телендә

100 сочинение

Казан

"Раннур" нәшрияты

2001


Эчтәлек

Дустым!        

I бүлек. И каләм, әйтерең бармы?        

Безнең буын нинди идеаллар белан яши?        

Идеалсыз кеше − имансыз кеше        

Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге        

Яшьлегем бишеге        

Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы        

Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә        

Иң якын дустым        

Мин юрист булырга телим        

Җырлар өчен, җырларым бар        

Тау башына салынгандыр безнең авыл        

Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип        

Идеалы үзгәргән герой        

Әсәр үзәгендә — кеше рухы        

Түбәләрдән тамчы тама        

Әнкәй        

Паркта көз        

Әгәр мин президент булсам        

Тел — буынсыз, уй — төпсез        

Идел кичкән инәкәләр теле        

Татарстаным — гөлстаным        

Мәктәп, исәнме!        

Әниемнең әнисе        

Җәйге ялда        

Кышның үз матурлыгы        

Яз, яз, яз җитә        

Кадерле истәлек        

Гаилә ядкаре        

Без — эзтабарлар        

Бәхетен тапмаган геройлар        

Гөлҗиһан — минем идеалым ул        

Татар әдәбиятында авыл прозасы        

Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр        

Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында        

Яңа китап укыгач        

Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек        

Татар әдәбиятында тарихи тематика        

Татар прозасында укытучы образы        

II бүлек. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты буенча язма эшләр        

Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары        

Коръән һәм татар әдәбияты        

«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар        

Мин яхшыга яхшымын, Мин яманга яманмын («Идегәй» дастанындагы үзәк геройга карата)        

Олуг мәхәббәт турында китап (Хәрәзми иҗаты буенча)        

«Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы        

«Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш        

«Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы        

Суфилык мивәләре пешеп йетмеш        

Гыйльмилә булды сәгадәт        

Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары        

«Әбугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре        

«Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар        

Гамәл вә җәза (Р. Фәхретдиновның «Әсма...» романы буенча)        

Хатын-кыз бәхете        

XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр        

«Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?        

Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле        

Мәхәббәтле дөнья (Г. Тукайның «Син булмасаң!» шигыре буенча)        

И газиз Туган җирем!        

Милли моңнар        

Язмышлар берлеге (Дәрдмәнд иҗаты буенча)        

С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман        

Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (М. Гафури иҗатында традициялелек хакында)        

«Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр        

Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары        

Сәгадәт — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)        

Хыяллары җимерелгән герой        

Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык        

Аңлау тапмаган геройлар (Ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)        

Дөнья — матур, мин — бәхетсез        

Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары        

Яшь гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)        

Безнең шәһәрнең серләре        

«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар        

III бүлек. Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр        

Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше        

Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу        

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу        

Муса Җәлилнең фронт лирикасы        

Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар        

Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы        

Хәсән Туфан иҗатында җил образы        

А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау        

Аяз Гыйләҗевнең «Жомга көн кич белән» әсәрендә мәхәббәт темасының чишелеше        

И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы        

Биектә калу (М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте буенча)        

Туган якны сагыну хисе        

Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре        

Татар әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү        

Милли хисләр        

Рухи матурлык чагылышы        

Ә. Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы        

Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләрендә җыелма образлар        

Р. Хәмид драмаларында кучемлелек        

«Жиде баҗа» пьесасындагы геройларга бәяләмә        

Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь        

Татар әдәбиятында автобиографик әсәрләр        

Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар        

Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты        

Тарих һәм хәтер        

Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары        

Хыянәт турында роман        

«Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр        

Телгә алырлык китап        

Татар әдәбиятында торгынлык елларына бәяләмә        


Дустым!

Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында тәрбияләнә. Син түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирлыйсың, әти-әниең, бәйрәмнәр турында язасың. Бераз үскәч, күзаллауларың киңәйгәч, туган халкың, илең хакында уйларны кәгазь битләренә төшерәсең. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәнә башлагач, сочинениеләр синең анда язылганнарга мөнәсәбәтеңне белдерү, аерым образларны, иҗатчы осталыгын һәм башка бик күп нәрсәләрне бәяләү чарасына әйләнә.

Роман укыйсыңмы, хикәяме, повестьмы, үз фикерләреңне теркәп бара торган бул. Кулыңа каләм алгач кына, аларны бергә туплау, хәтердә яңарту кыен. Үзеңдә кызыклы фикерләр дәфтәре булдыр. Әдәбият, тормыш турында көтмәгәндә башыңа килгән уйларны, башкалар әйткән гыйбрәтле фразаларны шунда язып куярсың, һәр ятлаган шигырь, чәчмә әсәрдән өзек сочинение язганда ярдәмгә килә ала. Хәтерең начар икән, берничә теманы ачканда кулланып була торган эпиграфлар гына хәзерлә. Кайвакытта, соңгы юлны үзгәртү белән генә дә, эчтәлеккә яңа мәгънә салып була. Димәк, берничә универсаль сочинениене хатасыз язарга өйрәнү имтиханнар вакытында синең эшеңне җиңеләйтәчәк. Каләм куәтен, иҗатчы осталыгын, кешегә соклануны, яшәү — үлемгә мөнәсәбәтне чагылдырган өзекләр дә универсальлеккә ия.

Югары уку йортына керүчеләр өчен программаларда күрсәтелгән һәр әсәр буенча язма эш каралган. Шулай булгач, бик яхшы беләм дип уйлаганда да, әдәбиятны программада күрсәтелгән тәртиптә кабатлап чыгу кирәк. Гадәттә, укучыга өч төр сочинение язу тәкъдим ителә. 1917 елга кадәрге мирас, бүгенге әдәбият буенча һәм ирекле темага була ул. Кайберәүләр, шуның соңгысын сайлармын әле, дип уйлый. Филологлар хәзерләүче факультетларда еш кына ирекле темаларны да әдәбият буенча бирәләр. Бу очракта әдәби әсәрне, язучы иҗатын ирекле сайлау гына күздә тотыла.

Ярдәмлек — язма эшләр буенча шпаргалка (күчергеч), дип уйлый күрмәгез. Беренчедән, кеше хезмәтен үзеңнеке итеп күрсәтү караклыкка керә, үзенә хөрмәте булган кеше моңа бармас. Икенчедән, бу сочинениеләр күпчелек өчен шактый катлаулыдыр, чөнки без фәнни югарылыктагы һәм аеруча сәләтле укучылар өчен өлге булырлык язма эшләр дә тәкъдим итәргә тырыштык, күбрәк югары уку йортларына керергә хәзерләнүчеләрне күздә тоттык. Әле бит төрле олимпиадалар, конкурслар, фәнни конференцияләр дә бар. Аларда еш кына үтә хәзерлекле балаларның чыгышларын тыңларга туры килә. Китап әнә андыйларга зур ярдәмлек булсын иде.

Хезмәтнең, әлбәттә, теләсә кайсы укучы өчен файдасы тиячәк. Беренчедән, ул — үрнәк эшләр җыентыгы. Аннан соң кайвакыт, дәреслек авторлары белән бәхәскә кереп, башкачарак та карашлар уздырылыр, дәреслектә әйтелеп бетмәгәннәр дә өстәлер. Белгәнебезчә, язма эшле имтиханнарның төп максаты — укучының, абитуриентның үзбашка фикер йөртү сәләтен ачу. Әгәр язма эшләр үрнәгендә укучы каләме осталык ягына аз гына үзгәрсә дә, без бик шатбыз. Китапны чыгаручылар, ихтыяҗ була калса, киләчәктә һәр сыйныф дәрәҗәсендәрәк язылган иншалар җыентыгын хәзерләүне күздә тота.

Язма эшләр дәреслектән файдаланып башкарылмады, алар әсәрләрне мөстәкыйль анализлау нәтиҗәсендә туды, шунлыктан укытучылар өчен өстәмә ярдәмлек була ала. Соңгы вакытта мөгаллимнәр арасында да бәйгеләр уздырыла башлады. Язма эшләребез аларга да билгеле бер дәрәҗәдә өлге булачак. Сочинениеләрдәге карашлар башкаларныкына аваздаш та, охшамаска да мөмкин. Моннан куркырга ярамый. Аңа омтылырга кирәк. Иң мөһиме: фикереңне дәлилләргә тырышудыр. Укытучылар күңелләренә охшаган эшләрне укып, дәресләрен төрләндереп җибәрә алырлар иде.

Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган.

Язма эшләр үзләре дә фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Син алардан язу осталыгыңа туры килгәнне, күңелеңә якынны үрнәккә сайлап алырсың.

Әдәби әсәрләр, иҗат буенча темалар гомумирәк тә, таррак та. Хикәя яисә кечкенә бер шигырьне генә тикшергәндә, фикерләр тирәнрәк була. Теманы тар планда алу язма эшне шулай ук тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм фәннирәк итә. Синең зур игътибарыңа да лаек булмаган әсәр бөтенләй башка, моңарчы күрмәгән яклары белән ачылып китә һәм үзенә гашыйк иттерә. Язма эшләргә куелган тема теләсә кайсы иҗатчы әсәрен билгеле бер юнәлештә өйрәнеп булганны да күрсәтә. Шул үрнәктә сез икенче бер әдип яисә шагыйрь язганнарны тикшерә аласыз.

Бүгенге көндә язма эшләрдә план мәҗбүри түгел, әмма фикерен эзлекле дәвам итә алмаучылар өчен аның файдасы бар. Истә тотыгыз: кайвакыт план комачаулый да. Иреккә омтылган фикерне чикли, тоткарлый, көтелмәгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирми, киртә куя. Инде план буенча да яза алмыйсың, төртелеп каласың. Шулай булгач, план план язу очен генә башкарылмасын, гамәли файдасы тисен. Еш кына укучылар, эшне тәмамлап бетергәч, аның иҗат ителү тәртибен терки. Сочинение үзе тәмам, планын гына язасы калды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Көлке түгелмени?!

Кызганыч, кайвакыт бик тирән эчтәлекле язма эшләр дә, пунктуация хаталары күп җибәрелү сәбәпле, түбән бәяләнә. Моны да онытмасагыз һәм каләмегез төшереп узган юлларга игътибарлы булырга күнексәгез иде.

Автор уй-фикер, нәтиҗәне белдергән җөмләләрне һәрвакыт туры сөйләм рәвешендә язу тарафдары түгел, шул ук вакытта ул, аларның билгеле бер рәвештә күңелдә тууын яисә җәмгыятьтә таралуын күрсәтергә кирәк булганда, өтер белән аерып кую яклы һәм шулай эшләде дә. Шулай итеп, шулай булгач, шулай икән һ. б., җөмлә башында килгәндә, кереш сүз буларак каралды. Боларны искә алсагыз иде.

Сочинениеләрне автор күңелдән (истә калган материал буенча) бик кыска вакыт аралыгында язды. Озын күләмлеләрен — югары уку йортларына укырга керү, кечкенә күләмле эшләрне дәрес шартларын күздә тотып башкарды.

Китап авторның белем дәрәҗәсен чагылдыруны максат итми.

I бүлек
И каләм, әйтерең бармы?

Кайбер факультетларга кергәндә, абитуриентларга үзе сайлаган һөнәр, туган халкы, җире, җәмгыять, тарих һәм башка темаларга да язма эшләр тәкъдим ителә. Әйтик, «Җәмгыять һәм шәхес турында уйланулар», «Безнең буын нинди идеаллар белән яши?», «Идеалсыз кеше — имансыс кеше» дип исемләнгән сочинениеләр язарга мөмкин булды ди. Алар, күрәсез, эчтәлек ягыннан шактый охшаш. Тарихтан мәгълүматсызраклар да, көндәлек тормыштагы күзәтүләренә нигезләнеп, һичшиксез, аны башкарып чыгар. Без сезгә үрнәкләрнең эчтәлек ягыннан төрле дәрәҗәдәгеләрен китерәбез.

Китап мәктәп укучыларын күздә тотып эшләнгәнлектән, ата-ана, туган авыл, Ватан, язгы эшләр, ел фасыллары хакында язма эш мисаллары да китерелер. Әлеге темаларның кайберләре алдагы елларда ук югары уку йортларына кергәндә тәкъдим ителгәнлекне әйтеп узасы килә.

Безнең буын нинди идеаллар белан яши?

Без — зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр.

Мине дөрес аңлавыгызны телим. Моның үз фикере юк икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Бер генә кеше җиңә алмаслык көчле ташкыннар да була.

Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган доньяда югалыбрак калдык. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? Моңа кадәр бик гади тоелган шул сорауларга да җавап бирүе кыен. Нинди идеаллар белән яшибез без? Җәмгыятебез нинди идеаллар белән яши? Болары инде — катлаулырак сораулар. Аларга шәхес булып формалашып җиткән кеше генә тулы, анык җавап бирә ала торгандыр.

Без бер-беребезгә артыграк та ошаганбыз шул. Киемнәрдә, яшәү рәвешендә бертөслелек хөкем сөрә. Соры, төссез, эчпошыргыч бертөслелек бу...

Олы буын вәкиле булмасам да, үзем белән бергә укып, бергә уйнап үскән сыйныфташларым, хәтта дусларымны да аңлап бетерә алмыйм мин. Кызлар — егетләр, егетләр — кызлар турында сөйләшүдән ерак китми. Кайсыдыр инде наркотиклар белән үк мавыга башлаган. Шуны дөньяның бер рәхәте дип саный. Кайсы үз эченә бикләнгән дә башкаларны тыныч кына күзәтә сыман. Мин дә — әнә шундыйлар арасында. Без, сан ягыннан азрак булгангамы, әллә сәләтсезлектәнме, ямьсез күренешләргә каршы торырга уйлап та карамыйбыз, әйтерсең бу хәлләрне күрмибез дә.

Минем белән җан серләрен бүлешеп йөргән, итагатьлелеге белән аерылып торган иптәш кызым бар иде. Көннәрдән бер көнне ул каршыма ручка буе сигарет капкан килеш килеп басты да ямьсез сүзләр белән сүгенә дә башлады. Имәнеп киттем. Сүзсез калдым.

Әхлагыбыз бозылган, эш яратмаган, матурлыкны тудырырга түгел, күрергә, аңларга да теләмәгән яшьләр без...

Идеалсыз, югалган буын.

Яшәүме бу, әллә түгелме?

Караңгы чоңгылдан чыгарырлык нинди дә булса якты бармы? Әлегә ул миңа күренми. Үземнең рухи төшенкелегемә ачынган минутларда кулыма китап алам. Аның битләреннән өмет кабызырлык сүзләр эзлим.

Без зур үзгәрешлә заманында яшибез. Күңел шул үзгәрешләрнең уңай идеаллар тудыруын, сакланганнарын ныгытырлык җирлек булдыруын көтә.

Идеалсыз кеше − имансыз кеше

Идеалсыз яшәү мөмкин түгел. Бу — хакыйкать. Кешене дә, җәмгыятьне дә иман яшәтә, тормышын бер агымга куя.

Озын тарих дәвамында әллә никадәр дәүләтләр барлыкка килгән, чәчәк аткан, юкка чыккан. Бер җәмгыятьне икенчесе алмаштырган. Сәбәп нәрсәдә? Җәмгыятьнең кайчандыр ныклы булган нигезе еллар узгач какшаган. Икътисад, идарәчелек хакында карашлары хакимиятнекенә туры килмәгән кешеләр саны арта барган саен, дәүләтнең дә эчтән таркалуы көчәя.

Элеккеге СССР белән шулай булмадымыни?! Бөек держава рухында корылган һәр илне шундый язмыш көтә.

Без, коммунистик идеаллар юкка чыгып, яңалары барлыкка килә алмаган заманда яшибез. Таланты, дәрәҗәсе белән аерылып торган шәхесләр дә югалып калган бу чорда үзеңә нинди таяныч булдырырга? Мин әнә шул сорауга җавап эзлим.

Гасырлар аша үтеп, яшәү көче биреп торган озын гомерле идеаллар юкмыни?! Безнең бабаларыбыз социаль гаделлек, дуслык-туганлык кебек төшенчәләргә табынмаганмыни?! Ә милли азатлык идеясе? Тарихыбыз, ата-бабаларыбыз рухы белән бәйләп тоткан, телебезне бүгенге көннәргә исән-имин китереп җиткергән, дәүләтчелегебезне әзме-күпме генә булса да саклап калырга ярдәм иткән идея түгелме ул?!

Мин дә — милләтпәрвәрмен. Минем хыялым — һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану...— болар синең аерылгысыз сыйфатларың булсын. Белемлелегең белән дә син татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрәсең. Милләтенә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Шуны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше генә үз милләтенең язмышы белән кызыксыначак. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булса... Үзгәртеп кору еллары башында көрәшкә күтәрелгән олы буын сафлары ныгыр иде.

Минем буын идеаллары. Минем идеаллар. Милләт, халык мәнфәгате белән бәйле хыялларым Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Габдулла Тукайларның иҗади мирасында уздырылган фикерләргә бәйле рәвештә дә туган. Ватан өчен яшәү шигарен алар югары трибуналардан әйткән, әдәби әсәрләрендә яңгыраткан, үзләренең эшләрен дәвам итүне безгә васыять итеп калдырган.

Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылда туган, шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми. Күңелен дингә салучылар арасында да милләтпәрвәрләр күпчелек.

Милли хәрәкәттә сан ягыннан әлегә бик аз булсалар да, татар яшьләренең тавышы ишетелә. Вакытлы матбугатта кыю язмалары басыла. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат кебек шагыйрьләр исә иҗатлары белән шул яшьләргә көч биреп тора.

Һәр буын үз шәхесләрен тудырырга тиеш. Бу да — идеал. Шәхесләрсез җәмгыять — төссез җәмгыять. Аның киләчәге дә төссез я бөтенләй юк.

Безне тормыш мәгънәсезлекләре, каршылыклары сындырмасын, милләт киләчәге өчен көрәш юлыннан алып ташламасын иде.

Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге

Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.

Тәлгать Галиуллин

Мин югарыдагы эпиграфны юкка гына китермәдем. Күренекле тәнкыйтьченең истәлекләр китабыннан ул. Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша.

Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана. Милләтен, халкын, туган җирен яраткан кешеләр үз рәсемнәрен генә туплау белән мавыкмас. Минем бабам, фотосурәтләр кеше гомерен генә түгел, милләт яшәешен дә теркәргә тиеш, ди.

Казан — тарихи шәһәр, элек-электән югары мәдәният, белем үзәге исәпләнгән. Бабакаем аның борынгы тарихын үзенчәлекле бер юл белән киләчәк буыннарга тапшырмакчы, татар кешесенең бөеклеген, горурланырлык байлыкларга ия булуын расламакчы.

Мин бик саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең Болак буе ярминкәсенә килеп чыгам, Аркадия бакчасында йөрим, Кабан күле буенда ял итәм.

Менә Казан Император университетының бинасы. Әле соңрак төзелгән опера һәм балет театры. Стильләр төрлелеге аларның салыну вакыты, тарихы турында да сөйли. Бу биналарга кемнәр генә кермәгәндер дә, алар диварына салынган ташларны кем куллары гына күтәрмәгәндер!

Төрле елларда төшерелеп алынган бер үк урамнар, мәйданнар Казанның гел матураюга таба үзгәргәнен хәбәр итә. Рәсемнәрдә — милләтебез кичергән көннәр, еллар, тарихның кызыклы сәхифәләре. Сәрби куаклары арасында утырган Бакыр бабай һәйкәле дә юк инде. Александр II хөрмәтенә куелуны да күчерелгәнме, җимерелгәнме, белмәссең.

Казан — сулар чолганышындагы шәһәр. Аның ярларында элек тә пристаньнар булган икән. Миңа чибәр генә бер ханым пароход палубасыннан яулык болгый... Мул сулы елга үз киңлекләренә алып чыгачак аны.

Соңгы елларда төшерелгән рәсемнәр дә бар монда. Бутлеров, Лобачевский һәйкәле, Мулланур Вахитов һәм яшь Ульяновныкы... Галимнәр, көрәшчеләр, күкрәк киереп, Казан урамнарына чыгып баскан, әйтерсең без Казан тарихында эзлебез, диләр.

Кремль урамы мине Җәлилгә куелган монументка алып килә. Богаудан арынырга теләгән кош шикелле шагыйрь...

Менә бу рәсемдә Кремль сәгате уникене суга. Рәсемнәр җансыз булмый. Алардан курантлар тавышы да, хөр рухлы шигырь дә, бурлакларның җыры да ишетелә. Кеше истәлекләрдә тышкы кыяфәте, кылган гамәлләре белән кала.

Әллә никадәр югары уку йортларына ия, зур сәнгать чәчәк аткан Казанымның бүгенгесе дә якты хатирәләр булып теркәлсен иде.

Яшьлегем бишеге

Кышкы салкын бакчаларны өрфия бәскә чорнаган. Ботакларда анда-санда гына бөрешеп утырган чәүкәләр, каргалар күрен-гәли. Искиткеч тынлык! Җанга узарлык тынлык...

Сукмакка иелеп, зәмһәрир суыкларда сынып төшкән бер ботакны алам да янып торган миләшкә ыргытам. Өзеп, салкында өшегән миләштән авыз итәм, янәсе. Ә ул, селкенергә дә уйламыйча, кошлар кебек үк бөрешеп утыруында. Син кем дә мин кем менә шушы була торгандыр инде.

Бу бакча — мине шәһәр тыйгысызлыгыннан арындыра торган бердәнбер урын. Башы киселгән тупыллар да, кулсыз калган куаклар да юк монда. Тынлык. Искиткеч тынлык. Җанга узарлык тынлык...

Яз көннәрендә, эссе җәйләрдә дә шундый тынлык микән аның кочагында? Юктыр, иртә таңда, кышын гына шулайдыр...

Минем кебекләргә, шау-шулы яшьлеккә тынлык бөтенләй хас түгел! Узган язда мин, япь-яшь кызый, рәшәткәләре сынып беткән бер утыргычта имтиханнарга хәзерләнеп утырам. Башка ник бер сүз керсен! Яндагы икенче бер утыргычта инде студент булып өлгергән егет һәм кызлар кызу-кызу нәрсә турындадыр бәхәсләшә. Шигырь, диләр, шагыйрь, диләр, Тукай клубы, диләр. Мөгаен, язу җене кагылган затлардыр бу, дип уйлап куям. Үзем колакларымны сагайтам. Тагын ни хакында сөйләрләр...

Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби ел йомгаклары буласы икән. Алар шунда барырга дип җыелган булып чыкты. Бар сөйләгәннәре: шигырь бетте, проза бетте, әдәбият бетте...

Яшьлеккә һәрвакыт инкарь итү рухы хас. Алар ни генә дип әйтсә дә, фаразласа да, әдәбият яши дә яши һәм яшәячәк.

Менә шушы гасырлар чиген узган имәннәр кебек — озын гомерле ул. Менә шушы салкында әчкелтем-төчкелтемгә әйләнгән миләш тәменә охшаган аның тәме. Яшьлек кебек тынгысыз ул әдәби дөнья, аның кебек, тормыш җитешсезлекләрен инкарь итүчән. Шул ук вакытта елга кебек басынкы ага ул, урынын белеп ага ул әдәби дәрья.

Әй кош! Нишләп утырасың анда?! Нигә минем белән сөйләшмисең? Төш әйдә учларыма. Хәл ал, җылын, каты томшыгың белән уч төпләремне чукы. Бергәләп көлешербез, әллә елашырбыз да...

Кызык: әгәр син укый белсәң, шигырь яратыр идең микән? Менә минем кебек?! Әнә язын мин бу бакчада очраткан яшьләр кебек?! Хәер, синең һәр сайравың — үзе бер шигырь ич. Менә көлке. Карга белән чәүкә сайрый димени?! Яза белми язган мөтәшагыйрь шикелле ич аларның каркылдавы.

Бакчаларның яше, карты була. Ике гасыр яшәгән бу бакча инде яшь булып күренми. Баш-башында яңа гына утыртылган нарат үсентеләре генә бу бакчаның картаймаячагын искәртә.

Ә без картаербыз микән, Казан? Син дә картаерсың микәнни? Әнә, сиңа мең яшь, диләр. Чал Казан, диләр. Олуг Казан, диләр. Ә бит урамың тулы — яшь-җилкенчәк. Бакчаларың тулы — кызлар, егет-җилән. Яңа урамнарың, яшь агачларың калка, үсә тора. Сабыйларың шул урамнар буйлап тәпи атлап китә.

Картайма, Казан. Гел шушылай матур бул, яшь бул. Син мине, шушы бакча утыргычларында тирбәтеп, олы тормышка алып чыгарсың. Син — минем бишегем. Син — минем балачагым, яшьлегем бишеге.

И-и-и миләш ботагындагы кош! Моңайма әле! Туңма әле син! Без соң картлармыни...

Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы

Табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта әллә ни күзгә дә чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәләргә ирешә.

Сәбәп нәрсәдә? Минем уйлавымча, кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитмидер. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син барыбер мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.

Ә бит әле, булдырып та, ил файдасына бернинди хезмәт башкармаучылар бар. Андыйлар да халык күңеленә кереп урнашмый.

Кайвакыт мәктәбебездә төрле бәйгеләр уздыралар. Бик теләп катнашам мин аларда. Рәсем укытучысы, синең сынлы сәнгатькә маһирлыгың бар, шул юлдан китәргә тиешсең, ди. Бәлки, ул хаклыдыр. Мин ясаган рәсемнәр әнә шул ярышларда гел беренче урыннарны ала. Сөенечемне тышка чыгармасам да, эчтән генә бик шатланам үзем. Менә бит, тырышсам, чыннан да, булдырам, башкаларныкыннан аерылып торырлык рәсемнәр ясыйм, дим.

Әле күптән түгел генә «Яңа гасыр килә» дип исемләнгән конкурс булып узган иде. Күпләр киләчәк гасырны фән-техника гасыры итеп тасвирлаган. Ә мин тоттым да үзебезнең авыл яныннан аккан елга буен ясадым. Андагы куе таллыкларны бүгенгедәй сакланган итеп төшердем. Суында каз-үрдәкләр йөзә, балалар коена. Текә яр өстендә чәчәкләр үсеп утыра. Бүгенге елга буеннан да матуррак булгандыр әле ул! Менә шушы рәсемгә беренче урын биргәннәр бит! Бөтен кеше аптырады да калды инде. Начар ясалмаган ул ясалуын, тик башкаларныкына охшамаган. Апа, әнә шуның өчен дә жюри яратты үзен, ди.

Мин конкурска дип иҗат иткән рәсемемнең аскы өлешенә: «Яңа гасыр! Син бу матурлыкларны алып китмә!»— дип язып куйган идем. Шул үтенеч аларның күңеленә дә үтеп кергән һәм рәсемне бик мәгънәле күрсәткән икән.

Бәйге нәтиҗәләрен ясаганда, миңа кеп-кечкенә аю баласы бүләк иттеләр. Үзе матур, үзе йомшак. Сөенгәнемне белсәгез! Аюны кулыма тоттырганда, директор да көлә. «Гөлфия, мин яңа гасырда безнең урманнарда аюлар да яши башлаячагына ышанам»,— ди. Имеш, менә шушы аюыңа җан өреп, син аны Тауяк урманга кертеп җибәрерсең. Шаяртып әйтелгән кебек булса да, хак сүзләр. Анда аюлар калмаган шул инде. Үзем дә шулкадәр сөендем! Минем рәсемем никадәр кешедә, без табигатьне сакларга, тагын да баетырга тиеш, дигән фикер уяткан.

Хезмәтнең тире — ачы, җимеше — татлы, дип әйтүләре юкка түгелдер. Күп көч куеп ясаган пейзаж әнә нинди шатлык хисләре алып килде.

Бу конкурс миндә зур хыяллар уятты. Үскәч, аермачык рәссам булам. Кешеләрне сөендерерлек картиналар иҗат итәрмен. Безнең авылдан да менә нинди рәссам чыкты бит, дип горурлансыннар әле.

Бакма аның тышына,
Бак эшләгән эшенә

Халыкта киң таралган, кулланышта йөргән мәкаль-әйтемнәр шактый. Араларында хезмәт турындагылары да бар. Язма эшебезгә исем итеп куелган мәкаль исә кешенең фигыле белән бәяләнүе хакында.

Туган-тумачалар, кунакка килгәч: «Кемне катырак яратасың, әтиеңнеме, әниеңнеме?» — дип сорыйлар. Бер дә матур сорау түгел. Әлбәттә, алар минем өчен икесе дә кадерле. Ә менә кемне нәрсә өчен яратам, монысы әлегә кадәр һәрберегездән саклаган серем иде.

Менә әти. Иртәдән кичкә кадәр эштә ул. Аның көчле куллары тимерләрне дә бөгә, ватык техниканы да төзәтә, көрәк-тырманы да уйната гына. Каралты-курабызның ниндилеге әтигә бәйле. Кем хуҗа икәнлекне кычкырып тора безнең курчак кебек елмаеп утырган йортыбыз.

Капканы ачып, ишегалдына кергәч, анда аунап яткан бер генә әйбернең дә юклыгына, абзарга узгач, идәннәре ныклыгына, ишекләр төзеклегенә, лапаска аяк баскач, киштәләргә рәт-рәт тезеп куелган инструментлар күплегенә игътибар итәсең. Гаражда да, келәтебездә дә һәр нәрсәнең үз урыны бар. Сарай, келәт, абзар, гараж — әтинең хуҗалыгы.

Өебездә дә шундый ук пөхтәлек. Аны барыбыз бергәләп саклыйбыз. Тырыш әниебезнең артыбыздан җыеп армавын телибез һәм, аның төп сыйфатлары итеп, нечкә күңеллелеген, кешеләргә карата миһербанлылыгын, ярдәмчеллеген саныйбыз.

Безнең өйдән бервакытта да кеше өзелми. Кемгәдер — сөт аерткыч кирәк, кемгәдер укол ясыйсы бар. Өченче берәү кайгысын таратырга керә. Урамга чыгып сөйли алмаганын әни йөрәгенә сала. Минем йомшак, юмарт әнием берсен дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Кеше хәсрәтен үзенекедәй күтәрә алган андый аналар аз түгел, әлбәттә, ә мин аны барыбер әнә шуның өчен яратам.

Кешене тышкы кыяфәте буенча бәяләмиләр. Ә бит минем әниемнең йөзе дә, гәүдәсе дә бик матур. Кемгәдер бер-бер яхшылык эшләгәннән соң, күзләре тагын да очкынланыбрак яна, иреннәре җәелебрәк елмая шикелле. Битләренә мәхәббәт чокырлары ясап көлгән хәлдә күз алдыма китерәм мин аны, әнием эш буенча каядыр китеп баргач, бик сагынсам.

Иң якын дустым

Дусларның якыннары күп булмый. Бер, ике яисә өч. Кайвакыт бер дусты булмаган кешеләрне дә очратасың. Мин үзем теләсә кем белән уртак тел табам, ә менә бары тик Ринат исемле сыйныфташ малайны гына якын дустым саныйм.

Без Ринат белән җәйге ялларда Кызылъярга кайтып йөрибез, чөнки аның әнисе белән минем әни бергә уйнап үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, кыскасы, бер авылныкы булганнар. Чаллыда да аларның йортлары янәшә туры килгән. Шулай итеп, әниләребезнең дуслыгы безгә дә йоккан. Бер үк яшьтә дә булгач, киңәшкәннәр дә икебезне дә бездән бераз ерактарак урнашкан татар гимназиясенә илткәннәр. Бергәләп йөрерләр, тынычрак булыр, дигәннәр.

Баштарак безне мәктәпкә әти-әниләр чиратлап озата иде. Зур үскәч, Ринат белән икәү генә йөри башладык. Ашыкмыйча чыгып китәбез, ашыкмыйча кайтып керәбез. Юл буена җитәрлек сүзебез бар. Ринат җәйгә, балык тотарга дип, кармаклар хәзерләве белән мактанса, мин туп, көймә сатып алганыбызны әйтәм. Ул әбисенең сусыл алмалары белән кызыктырса, мин безнекеләр бакчасында үскән шомыртны искә төшерәм. Ул малай, бу кыз турында сөйләшеп, барып җиткәнне дә сизмибез.

Ринатның яраткан шөгыльләре бик күп. Шырпы тартмасындагы рәсемнәрне, кәнфит кәгазьләре җыя. Соңгы шөгылен ташларга кушам, кызларга гына килешә ул. Ә менә аңа ошый. Кәгазенә карасам да, авызыма сулар килә, дип көлә. Кәнфит яратканын әйтүе. Баллыга исе киткәнлеген белгәч, туган көннәрендә мин аңа гел тәмле нәрсәләр ташыйм. Без бит аны барыбер бергәләп ашыйбыз. Иң якын дустым ич ул минем.

Ринат быел кышкы каникулда ял йортына киткән иде. Бик каты сагындырды. Аннан башка уйнарга да чыгасым килмәде. Көннәр буе тәрәзә каршысында утырдым. Әллә нигә китапка да күңел ятмады.

Ул да мине сагынган икән. Киләчәктә ял вакытында бер-беребезне ташламаска сүз куештык. Дусларның бергә булуы яхшырак.

Мин юрист булырга телим

Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.

Мин кечкенә чагымда, космонавт булырмын, дип хыялландым. Әти-әниемнең, укытучыларның совет космонавтлары турында горурланып сөйләгәннәре тәэсир иткәндер инде. Туган илебез тарихындагы һәр уңыш барысының да күңелләренә бик нык сеңеп калганлыктан, ватаныбызның һаман да данлыклы булуын телиләр, бездә дә аны сөю хисләре тәрбияләргә омтылалар иде.

Югары сыйныфта, әкренләп булса да, минем һөнәр сайлауга карашым үзгәрде. Гаиләбез, күршеләребез, иптәшләрем тормышындагы вакыйгалар мине уйланырга мәҗбүр итте. Кайвакытта хөкем системасындагы гаделлеккә шик туа, яисә таныш-белешемә кайгы-хәсрәт китергән берәүнең җаваптан җиңел генә котылуы җанны әрнетә иде. Бертуган абыебыз хәбәрсез югалгач, дөресрәге, уйлавыбызча, ерткычлар тарафыннан юк ителгәч, яшь түгеп юылмаслык хәсрәт үзебезгә дә килде.

Еллар узды. Абыем табылмады. Хәер, аның шулай булачагын без алдан да белә идек инде. Юк итүчеләр күз алдында йөрсә дә, гаепләре расланмады. Шушы вакыйгалардан соң гадел хөкем барлыгына ышаныч тагын да ныграк кимеде, һәм мин үз-үземә чын дөреслекне ачарга сүз бирдем. Моның туры юлы бер генә иде: юрист һөнәрен үзләштереп, зур тәҗрибә туплап, кырыйга алып куелган, вакытыннан алда ябылган җинаять томнарын яңадан ачу, анда язылганнар белән җентекле танышу, җеп очын эзләү.

Мин танылган тикшерүчеләр турында китаплар, детектив әсәрләр укыдым, газета-журналлардан җинаятьчеләр хакындагы бер генә язманы да күз уңыннан читтә калдырмадым! Менә шушы эзләнүләр минем дөньяга, хезмәткә карашларымны киңәйтте, нигезле итте. Инде ихластан кешеләргә игелек кылырлык гадел хөкем иясе яисә гаепсезләрне яклаучы адвокат буласы килә башлады.

Минем күзаллавымча, тикшерү, хөкем, җәза органнарында эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы яшәргә тиеш. Намуслылык, тырышлык, гаделлек, тәрбиялелек, әдәплелек, төгәллек, миһербанлылык һәм башка бик күп сыйфатлар бу һөнәр ияләреннән аерылгысыз булса гына, бездә җинаятьчеләр дә кимер, ялгыш хөкем итүләргә дә чик куелыр, хәтта ки гаепләнүчеләргә дә кешечә караш яшәр.

Мәктәптә, урамда, гаиләмдә үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Таләпчәнлек яшәү принцибыма әверелеп бара.

Еш кына юристларны табиблар белән чагыштыралар, алар икесе дә, җәмгыятьне савыктыру өчен, күп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.

Юрист әле ул — тәрбияче дә, психолог та. Кеше күңеленең иң тирән катламнарын, анда яшеренгән серләрне ачу, башкалар хисабына яшәүчене туры юлга бастыру эше аңа да йөкләтелә.

Бүгенге юрист, уеның һәм хәрәкәтләренең җитезлеге, карарларны тиз кабул итә алуы, заман техникасын оста куллана белүе, утлы коралдан яхшы, төз атуы, физик ныклыгы белән аерылып торса гына, хезмәтендә зур уңышларга ирешәчәк.

Үземдә әлеге сыйфатларның шактыен булдыра алдым дип хисаплаганлыктан, мин юрист һөнәрен сайладым да инде.

Җырлар өчен, җырларым бар

...Тузанына, сеңлем, кагылмачы — өермәләр кубар «Уел»дан. Татар җыры инде болай да бит кан-яшь белән кат-кат юылган.

Зиннур Мансуров

Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Сүзе яңгырашына туры килгәндә, эчтәлеге искермәгәндә, җырлар аеруча озын гомерле була. Үзәк өзгечләре, моңлылары, буыннардан буыннарга күчеп, үзен яңа төсмерләр белән баетып, халык хәтерендә яши бирә. Аеруча мәхәббәт турындагылары онытылмый. Гаҗәп түгел: заманнар үзгәрсә дә, гыйшык тоту, сөю-сөелү төшенчәләре юкка чыкмый. Аерылу-кавышулар һаман да булып тора. «Карачтау авылы көе», «Кара карлыгач микән» җырлары сөйгәннәрен бер күрүгә зарыкканнарга — менә дигән күңел юаткыч.

Җыр — тарихны, тарихыңны белү, үз чиратында, җырны оныттырмый. Дөрес, заман белән бергә туып, бергә үлгән әсәрләр дә бар. Такмак рәвешендәге, җиңел отып була, әмма истә калмый торган андый җырлар өчен әллә ни кайгырырга да кирәкми торгандыр. Ә менә гасырлар дәвамында сакланып та, безнең көннәрдә артистлар репертуарына кермәгән, тирән мәгънәгә ия җырлар язмышы өчен борчылырга туры килә. Радио-телевизордан күп, даими ишетелгәннәре, нишлисең, халык тарафыннан да ешрак башкарыла шул.

Артистлар репертуарыннан төшеп калганлыгына нигезләнеп, аерым җырлар турында, искерде, дип әйтүчеләр дә очрый. Халык җырларын гомумән кабул итмәүчеләр дә юк түгел. Килешмим. Мең тапкыр килешмим. «Гөлҗамал», «Рәйхан», «Ком бураны» искерә аламыни?!

Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,

Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы,—

дип җырлап җибәрдемме, күз алдыма шәмдәлме, кыстырылган чыра каршысынамы утырган, җеп тарткан әбием килеп баса.

Ә бит әле авылларда утырмага йөрүче кызлар юк түгел. Шәл бәйлиләр, чигү чигәләр алар. Ир-атлар торган саен кими барган тормышыбызда сайларлык яр булмавы турында безнең заман кызлары да сөйләшәдер. Ерак җирләрдә солдат хезмәте үтәгән егетләренең яннарында юклыгына да сагышланалардыр. Җырның язылу тарихын белгәндә дә, син аңа күбрәк замана эчтәлеген салырга тырышасың. Гражданнар сугышы елларында иҗат ителгән авыл җырларының Бөек Ватан сугышы башлангач һәм соңрак та башкарылуы бер дә гаҗәп түгел. Хәер, хезмәткә алынган егетнең сугышлар кичмәвенә ышаныч та юк.

Шулай булгач, нинди генә җырны җырласаң да, син аны күңелең, уйларың белән яңартасың, үзеңнеке саныйсың.

Бөтен дөнья буйлап сибелгән татарның, һай, күп тә соң җырлары! Хәтта махсус «Мөһаҗирләр» дигәне дә иҗат ителгән. Үз туган иленең чит җирләргә караганда, күп мәртәбә кадерлерәк икәне турында «Бөдрә тал» булса, Ватаны белән бергә сөйгәнен дә югалтканның «Ак чук зәңгәр шәл»е бар.

Кайсы гына җырны алсаң да, бер нәрсә күзгә ташлана: кеше гомере буе бәхетен эзли һәм аны еракта, үткәндә, хушлашкан ярларда, ташлап киткән туган җирендә таба. Бәхет-шатлык ташып, бөркеп торган җырлар азрак, сөенечне үзең дә кичереп була, әмма кайгы-хәсрәтне бүлешергә кемдер кирәк. Әнә шул кемдер — җырны тыңлаучы, сиңа кушылучы да инде.

Җырлыйм дисә, бәйрәмендә күтәреп алырлык җырлары да күп милләтемнең. Туганнар җыелганда, «Бик еракта идек без»не искә төшерәләр, табын артында күбрәк «Күбәләгем»не башкаралар.

Солдат хезмәтенә озату кичәләрендә кызлар һәм егетләр еш кына үзара көйле әйтешләр оештыралар. Мондый чакта бигрәк тә «Ак бүрек» җыры телгә килә.

Ак бүрегем бар, дисең,

Нигә аны кимисең?

Сөйгән ярым бар, дисен,

Нигә аны сөймисең?—

дип сүз каталар җор телле авыл малайлары. Җавап җырның үзенә үк яшеренгән:

Ак бүрегем сандыкта,

Шуңа аны кимимен.

Сөйгән ярым солдатта,

Шуңа аны сөймимен.

Бакчаларда ике түтәл,

Берсе лимон түтәле.

Кызлар сөяргә башың яшь,

Армиягә кит әле.

Җыр, шаяртса да, әллә ни үпкәләтми, рәнҗетми. Ул уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә, хәсрәтне тарата. Җырлыйк, дисәк, аның йөз төрлесе бар. Җырга урын биргән күңел керләнми.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Тау башына ук салынмаса да, туган авылым җәенке калкулыкларның күкрәгендә, итәгендә җәйрәп ята. Шактый ерак урнашкан авыллардан да күренеп тора ул. Әллә кайдан, менә мин нинди дигән сыман, кызыл калай түбәләре, биек манаралы мәчете, ике катлы балалар бакчасы белән ялтырап сәлам бирә.

Авыл башына кергәндә — трактор паркы. Ул әле соңгы елларда гына төзелде. Кунакларга монда җирне яратучылар яшәгәнлеген тагын бер кат искәртеп тора.

Олы юлның бер ягы буйлап утыртылган ветераннар аллеясы күзгә күренеп биегәйде. Төз наратларның, карагайларның ылысларыннан кырга җәелгән, борынны кытыклаучы исләр урманны искә төшерә.

Аллея зиратка алып чыга. Ул инде трактор паркына килеп терәлде диярлек. Зур тизлек белән үсүенә бер сәбәп — авылдашларның җәсадларының туган якта күмелүен теләве. Авыл кебек борынгы каберлек бу. Каршысында — мәктәп.

Дөньяның тып-тын бер почмагы һәм кырмыска оясы кебек мыжгып торган уку йорты. Икесе кара-каршы утырып, мәңгелек һәм фанилык турында сөйләшәдер шикелле.

Зиратта һәрвакыт тәртип. Аның аркылы үтеп-сүтеп йөрүче юк, каберлекләр чистартылган, агачларда кош оялары күренә. Монда илгә билгеле кешеләр дә күмелгән. Бәетләрдә телгә алынган комсомолец Рәхи кабере дә шушында. Галимнәр тарафыннан тарихи истәлек буларак теркәлгән каберташ язмалары саклана анда.

Мәктәп әле бу елда гына ачылды. Аңа кадәр укучылар янәшәдәге агач бинада белем ала иде. Үзәк урам башындагы иске мәчет исә совет чорында башлангыч мәктәп вазифасын башкарды.

Инкыйлабка кадәр авылыбыз дүрт мәхәлләгә бүленгән. Сигез дип әйтүчеләр дә бар, әмма бу сан дәлилләнмәгән. Яңа мәчет Таубашы мәхәлләсенең элеккеге гыйбадәтханәсе урынына салынды, һәр җомгада картлар, тезелешеп, мәчеткә бара, һәр иртәдә мөәзин, азан әйтеп, намаз вакытын хәбәр итә. Гаетләрдә мәчет эче шыгрым була.

Кибетләр, медпункт, теш дәвалау, массаж кабинетлары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, йон тетү цехы һәм башкалар бар авылыбызда.

Берничә ындыр табагы, ашлык саклагыч колхозның ныклыгын күрсәтеп тора. Икмәкне дә үзебездә пешерәләр. Дөрес, тегермәндә югары сортлы он хәзерләнми, аның каравы эре тартылганының файдасы зуррак.

Авылда бай китапханә, почта бүлеге эшли. Клуб бераз искерде. Аны утызынчы елларда комсомолецлар салган булган. Алдарак телгә алынган Рәхи абый Зәкиуллин бу эшне башлап йөргән. Әти-әнием кечкенә булганда, мәктәптә укыганда, клубта буфет, китапханә, кино залы, ял итү бүлмәсе, кызыл почмак эшләгән. Алар хәзер башка җиргә күчерелгән. Сәхнә алдындагы оркестр өчен урын да сүтелгән. Мәдәният сарае исемен йөртсә дә, бина эчтәлеге белән бу сүзгә җавап бирми инде. Дөрес, аның бизәлеше дә бик матур, үз ансамбле дә бар.

Клубта һәр атна дискотека була, бәйрәмнәрдә кичәләр уздыралар. Алар хәзер күп вакыт түләүле оештырылганга, авылдашларымның һәрберсе дә мәдәният сараена килми. Кышкы озын кичләрне җеп эрләп, шәл бәйләп, итек басып уздыра. Җырлы-биюле бәйрәмнәр кимегәч, олыларның күңелләре сүрелде, шунлыктан анда һәрвакыт мәктәп балаларын гына күрәсең.

Авылымда искиткеч кешеләр яши. Аларның хезмәт сөючәнлегенә мин үзем дә таң калам. Урманнан еракта булсалар да, таза бүрәнәле йортлар гына сала, көтүлексез килеш тә, күп мал тота, болыннары сөрелеп бетсә дә, җиләксез-гөмбәсез калмый авылдашларым. Шулай икән, аның иң зур байлыгы да — кешеләре. Чишмәләре, мул сулы елгалары белән дә мактана ала әле ул.

Туган авылымда миңа һәр җир таныш. Аның кайсы төшендә нинди таш ятканына, нинди үлән үскәненә кадәр беләм һәм үз төсе, үз исе, үз яме өчен яратам.

Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип

Фәнис Яруллин иҗатының үзәгендә тормышта үз урынын раслау өчен көрәшүче образы тора. Тормыш аны һәр көн, һәр мизгел саен сыный, ди ул. Менә шул әсәрләрнең фикри фокусын тәшкил итә дә. Сынаулардан кеше физик һәм рухи яшәү өчен лаек булып чыгарга тиеш, фәлсәфәсе дә әдипнең бөтен иҗатына хас. Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестендагы Фәнияр язмышы авторның үзенекенә аваздаш булса да, без үзәк геройны иҗат фантазиясе белән баетылган әдәби образ дип бәялибез.

Фәнияр үз гомерендә төрле авырлыклар кичерә: сәламәтлеген югалта, хәрәкәтсез кала, сөйгән яры ташлый, әмма бу хәлләр аны үзен әле башкаларга кирәк дип санаудан ваз кичтерми. Якыннарының ярдәме, сабырлыгы, максатчанлыгы, авырлыкларны җиңәчәгенә өмете, мәхәббәт көче аркасында ул үлемне, авыруларны җиңә һәм тормышта үз урынын таба. Әсәрнең шагыйрь теле белән язылганлыгы күренеп тора. Бигрәк тә шигърияткә хас иҗат алымнарын куллану төп фикерләрне ассызыклауда зур эш башкара. Күңел кичерешләренә аваздаш вакыйгаларны янәшә куярга ярата, кыска эчтәлекле хәлләрне еш куллана әдип. Теле образлы, шигъри.

«Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестеның үзәгенә тормыш аяусызлыклары аркасында үзенең хатын-кыз сыйфатларын югалткан ирдәүкә образы куелган. Сәхиягә охшаш геройлар татар әдәбиятында күренгәләсә дә, әле үзәктә һәм калку планда сурәтләнгәннәре юк иде.

Әсәрнең сюжеты болайрак: ярым ятим Сәхия белән Сәкинәнең әтиләре Локман абый сугышка китеп бара. Сәкинә, мәктәп яшендә булуына карамастан, укуын ташлап, башта колхозда эшләп йөри, аннан клуб мөдире булып урнаша. Сөйгәне Рәмзидән алдана һәм, шуны яшерү өчен, авылдан китеп бара. Холык-фигыле бераз малайчарак Сәхия Сәкинәнең әлеге адымын кабул итә алмый, андагы ихтыярсызлыкка, хатын-кыз йомшаклыгына ачу итеп, җенесеннән баш тарта. Сугыш чукмары, тракторист, шофер булып киткән, кыерсытылганнарны яклап йөрергә тотынган бу кызның чын исеме дә онытыла, һәм ул Сәхигә әйләнә. Кырыс Себер якларында эшләп, үз авылына кайтканнан соң, ул тагын да ныграк шаккатыра: ата-баба йортын торгыза, апасының баласы Сережаны нигезенә ир кеше итеп алып кайта.

Әлеге повестьта, хатын-кыз матурлыгы нәрсәдә, әлеге матурлык ни сәбәптән югала, кебек бүгенге көннең актуаль сорауларына җавап бирелә. Шул ук вакытта Сәхиягә гаеп тә ташланмый, ул шулай ук яшәү өчен көрәшүче, үз хокукларын гадел дәгъвалаучы образ итеп тудырыла. Сәхия — үз-үзен аямаучы, көчле рухлы, кискен нәтиҗәләргә килүче, бер чиктән икенче чиккә ташланырга мәҗбүр ителгән хатын-кыз образы.

Фәнис Яруллин әсәрләренең һәрберсендә авырлыкларга дучар ителгән кешеләр янәшәсендә эчкерсез затлар, аңа ярдәм кулы сузучылар яши. Шундыйларның берсе саналырлык Миңсылу апа — шулай ук көчле рухлылардан. «Чәчәкләр моңы» повестеның үзәк герое бәхетне кешеләр күңелендәге изгелеккә омтылышта, аларның да авыр язмышларын җиңеләйтә алуда күрә.

«Язмышлар язылганда» повестендагы Рәйхана бәхетне шәхси иректә, яраткан һөнәр сайлауда, үзен аңлаучы кешеләр арасында булуда күрә, шуңа ирешү өчен, шулай ук зур сынаулар аша уза.

Фәнис Яруллинның башкалардан тәрбиялелекләре, намуслы булулары яисә рухи ныклыклары белән аерылып торган хатын-кыз һәм ир-ат персонажлары укучы күңелендә дә, үз язмышың өчен үзең кайгырырга кирәк икән, дигән фикер уята.

Идеалы үзгәргән герой

Гадәттә, роман яисә повестьның башында герой нинди максатны үз алдына куйса, шуңа тугры булып кала да. Шулай да бу мәҗбүри түгел. Алдагы фикергә мөнәсәбәттә караганда, Фәнис Яруллинның «Кайту» повесте татар әдәбиятында да, аның үз иҗатында да үзенчәлекле урын алып тора. Әсәр ахырында вакыйгаларны тасвир итүче геройның гомере мәгънәсезгә яшәлгән булып чыга.

Фәрит Шәйхиев — үткән белән бүгенгене чагыштырып, вакыйгалар арасында эзлеклелек, сәбәпле бәйләнеш эзләүче кеше ул. Әсәргә куелган эпиграфтан без прототипның — Олег Шәйхетдинов исемле 22 яшьлек лейтенантның — хәрби хезмәтне үтәгәндә һәлак булганлыгын беләбез.

Повесть үзе Атаның улына мөрәҗәгатеннән башлана. Ул аның үлеменең, сугышларның, дөньядагы бәхетсезлекләрнең сәбәбен табарга тырыша.

Әсәр үзәгенә ике гыйбрәтле язмыш — Ата һәм Ул язмышы алынган. Икесе дә — хәрбиләр. Икесе дә — бәхетсез. Берсе, татар булганга күрә, үзе теләгән чинга күтәрелә алмаган, бердәнбер баласын, хакыйкатькә ышанычын, Ватанын, моңа кадәр табынган идеалларын югалткан.

Фәрит Шәйхиев үзенчә уйларга, яшәргә күнеккән егет үстергән. Аны генерал булыр өчен тәрбияләгән, шул теләкне әкренләп улына да сеңдергән.

Олег та — ватанпәрвәр, туры сүзле, омтылышлы үсмер. Хәрби хезмәткә алынганнан соң, атасыннан аермалы буларак, дөреслекне яшереп кала алмаганлыгы өчен вәхшиләрчә үтерелә.

Кайчандыр милли исем сайламыйча, улына рус исеме кушкан Ата ялгышлыкларның башы үзендә икәнлекне аңлый. Ул, Олег Кошевойның дәвамчысыннан битәр, татар баласын, үз газизен югалта.

Әсәрдә кеше, милләт яшәеше мәсьәләләре күтәрелә. Автор, милләтне рухы белән татар булып калган Олег Шәйхиевләр яшәтергә тиеш, ди. Фаҗиганең сәбәбен түбәндәгечә аңлата:

— Олегның әти-әнисе балаларының һөнәр сайлавында төп рольне уйнаганнар, әмма әлеге һөнәрнең асылын аңлап җиткермәгәннәр;

— баланы гадел итеп үстергәннәр, тормышка ярашу юлларын өйрәтмәгәннәр;

— Совет Армиясе, аның хәрбиләренең рухи дөньясы тамырдан черек;

— Совет иле үз халыкларын юк итү өчен төзелгән;

— татар кешесе Олег кебек гадел затларны яклар өчен берләшми;

— изелгән милләтләр, үз хәлләренә риза булып, колларча яши бирә.

Повестьның «Кайту» дип исемләнүе физик һәм рухи таза, сәламәт килеш Армиягә җибәрелгән егетнең әти-әнисенә үле гәүдәсе кайтуга гына бәйле түгел. Ул иманга, милли асылга кайтуны да аңлата. Фәрит Шәйхиев, ялган идеаллардан китеп, иманын дөресли, үзенең ниһаять, иң беренче чиратта, татар кешесе икәнлеген аңлый.

Әсәр үзәгендә — кеше рухы

Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» китабы дөнья күргәннән соң, әдәби җәмәгатьчелек шактый шаулап алган була, әмма вакытлы матбугатта бер-ике генә язма күренә. Н. Фәттах, Ә. Еники кебек әдипләребез аның иҗатының хислелеген, тәэсирлелеген таный һәм нәкъ шуны әдибәнең зур үзенчәлеге дип саный. Бу нидән килеп чыга соң? Беренчедән, әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Болын» повестеның үзәгендә кеше рухы тора.

Болын образы әсәрдә кеше күңеле мәгънәсен ала. Төп герой Алсу өчен болын — изге бер урын. Анда чәчәкләр үсә, рух сафлана. Авыр көннәрендә кыз үзе дә аның әрәмәлегендә югала... Повестьта геройлар күп түгел. Алар барысы да — Алсуга якын булган кешеләр генә. Эчке дөньялары да әллә ни тәфсилле тасвирланмый, чөнки Алсуныкыннан да баерак, болын образына якынрак башка рух юк.

Вакыйгаларның Алсу исеменнән хикәяләнүе үзәк образның калкулануына китерә. Повестьның фабуласы гади, сюжеты бер сызыклы. Әдәби башлам укучыны шомлы болын, ак томаннар эчендә адаштыра. Алсуның хыял-фикерләре әле шактый буталчык. Гомер болынында ул үзенең идеалын эзли. Кайдадыр якында гына аны упкын чарасызлык та сагалый.

Болын вакыйгалары Алсу күңелендә башта — шәһәргә, соңрак бөтен дөньяга караш формалаштыра.

Кызның җанын беренче җәрәхәтләгән хәл печән чабу була. Табигатьтән файда гына эзләүче авыл кешеләренә нәфрәт әнә шуннан соң башлана. Тормыш тора-бара моның кирәклегенә, шулай тиешлегенә ышандыра, шунлыктан Алсу инде күбрәк урман белән саташа башлый. Битарафлык дөньясыннан качу өчен, урман бердәнбер урынга әверелә. Үсмер Алсу урманның да чикләре булуга төшенә. Ул адашкан көннәрнең берендә шунда үзенең мәхәббәтен очрата. Алсуны аерым сукмак салганы өчен әрләгән егет аның үзеннән дә сафрак, мәрхәмәтлерәк тоела. Кыз әйтерсең шул хистән йолдыз, очкын кебек кабынып китә.

Әгәр Алмазга бәйле болын вакыйгалары булмаса, ул бөтенләй ачылмас һәм бер идеал булып калыр иде. Алсудан да изгерәк кебек күренгән егет үзгәрә, болынны сукалап ташлый.

Инде бераздан Алсу күңелендә, иң якын кешеләрнең берсе булып, нибарысы әбисе кала. Фәрештәдәй чиста, сабыр, акыллы, шәфкатьле авыл карчыгының вафатыннан соң Алсуның тормышка өйрәтүче кешесе калмый. Үзен бөтенләй аңламый дип хисаплаган әнисенә кыз зур югалтулар аша якыная. Кайчакта ул аны әбисе белән дә бутап саташа, әмма, ике араны өзеп, яратмаган иреннән, шәһәр тормышыннан да качып, авылга китеп бара.

Безнең героиня, үзендә белем арта барган саен, хисләр тоныкланганын сизә, кешеләрдән ерагаюын күрә. Элекке Алсуны авылда терелтермен дип өметләнә ул. Тормышта басылган, урталыкны сайлаган, шул ук вакытта табигатькә якынлыгын да бөтенләй үк югалтмаган кыз хакында без дә, гади кешеләр арасында үз урынын табар, дип фаразлыйбыз.

Әсәр үзәгенә куелган Алсу күңеле зур үзгәрешләр кичерә, әмма саф, матур булып кала.

Түбәләрдән тамчы тама

Тышта — яз. Түбәләрдән тамчы тама. Аның гел бер җыр: тып-тып, тып-тып, тып-тып... Җырламале, тамчы! Синең көең минем күңелемне әллә нишләтеп җибәрә.

Әнә кара карга. Олы юлда ат эзеннән калган җимне чүпли ул. Карганың да үз җыры: карра-карра, кар-кар! Монысының сүзендә мәгънә бар. Кышның ашыгып китеп бармаганына борчыла ул. Җылы яклардан очып килдек, ашарга ризык юк, җилләрегез салкын, ди. Аның тизрәк бала чыгарасы, үз гаиләсен булдырасы килә.

Сыерчыклар әле күренми. Аларга иртәрәк. Язы да нинди бит! Бүген тамчы тама, иртәгесен карала башлаган юлны кар өеме каплый.

Ябалдашы киселгән тупылда ала карга утыра. Ул кышын бу якларның хуҗасы инде. Шулай икәнлеге аның кыяфәтенә, гәүдә тотышына ук чыккан. Элек кышларын алар күзгә әллә ни күренми иде. Хәзер көтүләре белән өй каршыбызда болганалар. Кыш та үзгәрде. Яздан аермасы юк.

Тышта җылы. Түбәдән тамчы тама. Юлның бер эзеннән гөрләвек борынлап маташа. Аның җыры миңа ишетелми. Гөрләвек булгач, гөр-гөр киләдер, сөенәдер, көләдер.

Урамның як-ягына өелгән кар көртләре инде ышанычсыз. Машина узып киткәндә, кая качарга белмисең. Кырыйга ташланасың да кайвакыт тездән дымлы кар эчендә дә каласың.

Беләсе иде: бакча башында таллар песи чыгарды микән? Сап-сары талларның үз җыры бармы? Булмыйча калмас. Җил иссә, төп-төз чыршы да ыңгырашып куя. Талга нәрсә?! Теленә ни килсә, шуны җырлый ала. Ул урамнан ерак, аны кеше ишетми. Бозлар кышкы шомалыгын югалткач, балалар да су буена йөрүне сирәгәйтте. Кәшәкәләрен чоланнарга бикләделәр дә көймә, мылтык ясарга тотындылар, һәр вакытның үз уены, үз шөгыле бар.

Тышта яз. Түбәдән тамчы тама: тып-тып, тып-тып, тып-тып... Чык та чык, дип, мине урамга дәшә торгандыр әле ул.

Әнкәй

Әнкәй теткән йондай

Карлар коела күктән.

Күзләремне йомам,

Күрмәмме дип,

Кабат шул ук төшне...

 Роберт Әхмәтҗанов

Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана.

Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Гел эшләп юрырга гына күнеккән кулларыңны, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең.

Кышкы чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар ул. Идән юган, сәдәф таккан, шәл, оек бәйләгән куллар...

Кичләрен, кечкенә пыялалы күзлегеңне борын очына элеп аласың да газета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Андагы юлларда көлке сүзләр язылганда, иреннәреңнең җәелеп киткәнен күрәм мин. Син кычкырып көлә дә белмисеңдер шикелле. Юк, беләсең. Әдәпсез булып күренәсең, безне эшебездән бүләсең килми.

Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә, һәр хәрәкәтеңне, һәр ымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың. Төпләрен тотып-тотып карыйсың да баш чайкап куйгандай итәсең. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дип борчыласыңмы син? Җылы өйдә сусын аладыр дисеңме? Кайбер гөлләр турысында озаграк тукталып торасың. Ал чәчәкле тамчы гөле — синең яшьлегең хатирәсеме? Аны нигә башкаларыннан ныграк яратасың син, әни?

Яран гөле дә, рауза гөле дә бик якындыр, ахрысы... Яфрак-парын иркәләп, җылы сулышыңны өреп куймас идең.

И әни... Без дә — үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый.

Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбиләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә.

Паркта — көз

Әгәр агачлары күзләрне рәхәтләндереп тормаса, кош-корт бөтенләй качса, шәһәрдә ямь бетәр, матур төзелгән йортлары да җанга чит булыр иде шикелле.

Казанда парклар бик күп. Аларның берише — гап-гади бакча кибек, икенчеләре — төрле аттракционнар белән тулган ял итү урыннары. Мин үзем шау-шулы урамнардан читтәрәк утыртылган агачлар арасында йөрергә яратам. Безнең өебездән ерак түгел генә бик матур бер бакча бар. Язын да, кышын да һәр саен аның сукмакларыннан узмый калмыйм.

Көз — яңгырлы, төссез вакыт, шуңа күрә паркта да мин еш булмыйм. Әбиләр чуагында гына буш вакытларымда ял итәргә шунда барам. Быел көз бакчаларга иртәрәк килде. Утыргычлар инде төссезләнеп калган. Кыршылган буяулары менә-менә яфрак кебек кубарылыр шикелле.

Кешеләр табигатькә дә, үзләре ясаган әйберләргә дә бик саксыз. Мин тезләрендә ял иткән утыргычның бер тактасын әле яңа гына кемдер кубарып алган. Аяк асты тулы — чүп-чар, тәмәке төпчекләре. Аларга игътибар итмәскә тырышсаң да, һаман күзгә ташланалар.

Шулай да бу бакча, аның аша кешеләр сирәк узгангамы, башкалардан чисталыгы белән аерылыбрак тора. Нәкъ уртасында кырые таш белән түшәлгән күлгә дә теләсә нәрсә ташланмаган. Бала-чагалар калдырган такта кисәкләрендә бакалар күренгәли. Камышлык төбендә җәйләрен мыжгып ук торалар иде. Көз җиткәч, алар да тынып калды.

Кайбер агачлар быел яфрак ярмады. Аларга көз инде күптән килгән. Сап-сары каеннар, кып-кызыл миләшләр, ямь-яшел чыршылар арасында караңгы, болытлы көннәрнең төсе кебек утыра.

Агачларга утлы якты кунса да, яфраклары коелырга ашыкмый әле. Һава бозылып, усал җилләр чыкканны көтә. Кайвакыт шулай була бит: тәүлек эчендә бөтен табигать шәрәләнә дә куя. Яфрак яңгырларын яратам мин. Анда ниндидер серлелек бар.

Мин йөргән сукмакларны бераздан беренче кар каплар. Шуны белгәнгә, җәйге нәзберек чәчәкләр атмый инде. Хәер, үлән белән бергә чәчәкләрнең дә башы кыелган бит. Паркның табигыйлеген бетереп, ай саен хәтфә үләнне чапмасалар соң!

Тиздән бу бакчада да агач араларын чистартырлар, яфракларны өеп яндырырлар. Күпме бөҗәк, корт һәлак булыр, һавага төтен таралыр. Көз башта — агач яфракларында, аннан учакларда яна шул...

Әгәр мин президент булсам

Мин үсәм, укыйм, хезмәт баскычында күтәреләм һәм президент булам, дип, үз алдына зур максатлар куючылар аздыр, әмма илбашының нинди булырга тиешлеге, җитәкчегә хас сыйфатлар, аның алдында торган бурычлар, халык, ил, шәһәр һәм авыл тормышы турында без һәрвакыт уйланабыз.

Күпмилләтле республика язмышын үз кулыңа алу зур җаваплылык сорый. Әгәр син президент булсаң, аның, кечеме, зурмы, һәр милләте турында бердәй кайгыртырга мәҗбүр. Ә бәлки, моңа кадәр шартлар тудырылмау, кысылуга дучар үтелүе аркасында, күпсанлы халыклар дәрәҗәсендә үсеш алмаган, теле югалып барганнарга игътибарың зуррак та булырга тиештер әле.

Татарстанда яшәүче чуваш, мари, удмурт балалары үз телләрендә белем алсын өчен, махсус мәктәпләр ачыла, китаплар кайтарыла. Читкә сибелгән татарлар да шундый ук карашка мохтаҗ. Президент авыр елларда далада иген иккән, шахталарда күмер чапкан, завод-фабрикалар торгызуда катнашкан, укытучылары җитешмәгән якларга белем бирергә киткән һәм шунда төпләнеп калган кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен онытмаса иде.

Үз республикабызда икетеллелекне тормышка ашыру буенча да күп эшләр башкарасы бар әле. Урамнардагы концерт-тамаша белдерүләренең, хәтта дәүләт оешмаларының ишегенә эленгән язуларның да һәрвакыт хаталы булуы йөрәкне әрнетә, телең өчен кимсенәсең. Трамвай-троллейбусларда тукталышларны татарча атаудан да туктадылар. Милли бәйрәмнәр русныкы булса — русча, татарныкы икән — ике телдә алып барыла. Депутатлар, нигездә, вата-җимерә, рус телендә генә сөйләшә. Ана телебез язуда зур мөмкинлекләр алса да, аның кулланылыш даирәсе киңәймәде, хәзер инде татарча камил сөйләшүчеләр дә көннән-көн кими бара. Татар мәктәпләрен тәмамлаучыларга кадәр үзебезчә сөйләшми диярлек.

Икенче зур мәсьәләләрнең берсе — туфракның, елга-күлләрнең пычрануы, урманнарның саксыз киселүе, чүплек оясына әйләнүе. Халык үзе яшәгән җирне нәҗесләндерергә тәмам күнекте, моны гадәти бер эшкә саный башлады. Табигать тә илбашы тарафыннан яклауга мохтаҗ.

Пычранган, агуланган ризык ашаган, һава сулаган халыкның сәламәтлеге тәмам какшады, кешенең уртача яшәү озынлыгы кимеде. Санаторийларга акчалы һәм дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр генә бара ала. Дарулар, медицина хезмәте кыйммәт, бушлай булуы кәгазьдә генә калды. Ил бюджетында медицина өчен бүленгән акчаның күләмен сизелерлек арттырырга кирәк.

Малайлар һәм кызлар үзләрен кечкенәдән үк кимсетелгән тоярга тиеш түгел. Зур керемле гаиләләрнең балалары шәхси бакчаларга йөри, яхшы җиһазландырылган яңа тип мәктәпләрдә укый. Болай да балалар аз туган илдә һәркем өчен белем алуга тигез мөмкинлекләр булдыру кыен түгелдер дип беләм. Һәр сабыйның язмышы исәпкә алынса иде.

Бүгенге көндә әтисез-әнисез калган, алар тарафыннан читкә тибәрелгәннәрнең тормышы аеруча авыр. Интернат-мәктәпләрнөң матди базасын ныгытырга, тәрбиячеләрне сайлап алырга, кешелекле педагогларны җитәкче итеп билгеләргә кирәк. Вакытлы матбугатта коррекция мәктәпләрендәге гаделсезлекләр турында язмалар еш күренгәләп тора. Әлбәттә, президент болар белән турыдан-туры шөгыльләнә алмый, әмма ул һәр тармакның ничек сулаганын, яшәгәнен белергә һәм, стратегик юнәлешләрне билгеләгәндә, үз сүзен әйтергә тиеш.

Әтиле туып та, аның ярдәмен тоймаган балалар байтак. Таркалган гаиләдә үскән һәм ата-анасы тарафыннан онытылган егет һәм кызларга, югары уку йортларына кергәндә дә, бернинди ташламалар каралмаган. Еш кына аларның әтилеге кәгазьдә генә икәнлеген һәркем белсә дә, социаль яклау бу төркемне читләп уза.

Завод-фабрикаларның, авыл хуҗалыгының хәле тәмам мөшкелләнде. Үзгәртеп кору елларында аларның байлыгы таланды, бер кулга тупланды. Предприятиеләрнең яңа хуҗалары җитештерүне торгызу, кешеләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү турында кайгыртмый. Мондый җитәкчеләр өчен заводның банкротлыкка чыгып, соңгы байлыгының бүленүе кулайрак. Илдәге һәр җитештерү үзәген көчле күзәтүгә алмый торып, бу хәл туктатылмаячак.

Республикада эшсезләр саны артканнан арта. Кайвакыт, урын тәкъдим иткәндә дә, эшкә килергә теләүчеләр табылмый. Аз хезмәт хакына көн уздырганчы, салым инспекцияләре тарафыннан теркәлмәгән хезмәт белән шөгыльләнүне кулайрак күрә алар.

Ил казнасы ярлылана бара. Һәркем үзе, гаиләсе өчен генә тырыша. Кешеләрдәге элеккеге иҗат, хезмәт, теләктәшлек рухын торгызырга инде бик авыр булачак. Һәркайда кыенлыклар белән генә очрашасың. Киләчәккә өмет уятырлык эшләр кирәк.

Илбашының шәхси тормышы — күз алдында булмаганда да, халык телендә. Ул әхлаклы яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Гаиләсендәге дәрәҗәсе, хатынына мөнәсәбәте, ул-кызларының кем булуы да аның шәхси авторитетын билгели. Әти-әнисе кем булган, ничек укыган, кайда туган — халыкны аның язмышына кагылышлы һәр нәрсә кызыксындыра. Шулай икән, Президент бу хакта бер генә минутка да исеннән чыгара алмый. Ул урындагы кешене мин, беренче чиратта, үз милләте хөрмәт итәргә тиеш дип тә саныйм.

Тел — буынсыз, уй — төпсез

Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль бар. Әле алар да аның бөтен сыйфатларын аңлатып җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. Ана телеңнең моңын, аһәңен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шаккатып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы.

«Тел» тамырыннан бик күп сүзләр ясалган. Без көндәлек тормышыбызда һәр исем-атаманың тарихы турында әллә ни еш уйланмыйбыз. Ә бит сүзләрне тамырларга таркатканда, бик кызык нәрсәләр күзгә ташлана. Теләк, теләнче, телсез, телем, телем-телем... Авыз эчебездәге телгә охшаган һәр нәрсә, ягъни юка, очлы әйберләр шул ук тел исемен ала. Телләрнең ниндиләре генә юк: разведчиклар кулга төшергән әсир, кош теле дип аталган татлы ризык, зур тел, кече тел.

Бала сөйләшә башласа, тел алып кайттык, диләр. Сүзсез калсаң, телеңне йоткансың, дип гаҗәпләнәләр, аптырыйлар, орышалар. Күп сөйләшсәң, Тел бете дигән кушамат та тагып куялар.

Телнең белгечләре була, телнең осталары бар...

Тел сөйдерә дә, биздерә дә.

Тел әче дә була, төче дә. Усал теллеләр кайвакыт рәнҗетеп тә куя. Йомшак телленең җанга рәхәтлек биргәне бар, төпкә утыртканы да юк түгел. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Теле катының күңеле каты, дигән мәкаль дә бар.

Тел — күңелнең көзгесе дә, тылмачы да, ачкычы да, тагын әллә нәрсәләр дә икән.

Телне елан белән дә, без белән дә, каеш белән дә чагыштыралар. Ул озын да, кыска да, нечкә дә, үткен дә, кисап кадәр дә, тәртә буе сыман да була дип саналгач, нинди сүз белән генә сыйфатламаслар!

Халык әйтүенчә, чичәннәр тар җирдә сүз башлый. Борынгы заманда тел осталары сугышларны туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның олы киңәшчесе булган. Тел белгәнне олылаганнар, аңа түрдән урын биргәннәр. Аның әйткәне халык сүзенә әйләнгән. Исеме онытылганда да, тапкыр сүзе илләр гизгән, гасырдан гасырга күчкән.

Бай да соң инде милли тел катламнары! Бер сүздән этәрелеп китеп кенә дә, әллә кайларга барып чыгарга була.

Бүген син — миңа, мин сиңа эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә безгә таныш түгел әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннең бик күбен инде без онытканбыз да. Тыйб гыйлеменең терелтү мөмкинлеге булса, арабызга кайткан ерак бабаларыбыз безнең ни хакта сөйләшкәнебезне аңлап та бетермәс иде. Тел үсә, үзгәрә шул. Бик матур мәгънәле сүзләре дә кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше өйләмебез аһәңенә ярашмаганнар да телебездән төшми. Димәк, еш кына аңа зыян да салына.

 Әйе, тел — буынсыз. Ничек сөйләшүеңә карап, сине үз дә итәләр, кире дә кагалар, телендә уе чагыла, дип уйлыйлар.

Уйның төпсез икәнлеген һәркем белә. Шулай булгач, уй өчен телне гаеплибез булып чыга.

Идел кичкән инәкәләр теле

И газиз ана телем! Синең язмышың — минем язмышым. Синең кичергәнең — минем кичергәнем. Милләтемнең һичнигә алмаштырмаслык йөзек кашы да син.

Шулай дисәм дә, ул бит онытылуга, юкка чыгуга дучар ителгән иде. Яктылыгын сирпел утырган бер көндә, «бетәргә тиеш» мөһере сугылган иде ул кашка!

Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул — милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.

Чәбәләнгән телем кат-кат,

Йолкып-тартып тетмәгез.

Үрмәләр өчен үрләргә,

Телне аркан итмәгез,—

ди шагыйрь. Хак әйтә. Заман ихтыяҗы булуга сылтап, бүгенге көндә дә никадәр чит сүз өстиләр аңа! Ә бит тарих катламнарында аларны алмаштырырлыклары бар. Ана телебез төзелешенә туры китереп, яңа сүзләр чыгарырга да мөмкин. Чит милләтләр шулай эшлиләр дә, ә без алар иҗат иткән һәр яңа төшенчәне үзебезгә алабыз да куябыз. Телнең яңгырашына зыян килә. Шигырьләргә керсә, әлеге алынмалар аларны да кытыршы итә. Шулай булгач, шагыйрьләр, әдипләр тел сагында торучылар булырга тиеш.

Фарсы-гарәп алынмаларының телебезгә кире кайтуын да зур уңай күренеш дип бәяләп булмый. Үз сүзең үз сүзең инде. Әмма шунысын онытмаска кирәк: алар арасында үзеңнекенә әйләнгән бик якыннары бар. Хәер, телне җимереп әйтә торганнары күбрәк кәгазь битләрендә генә йөри, гади халык аларны барыбер кулланмый.

Телнең алынмаларга бай булуы алай ук начар да түгел. Бер туктаусыз кабатланулардан качу өчен, менә дигән чара да алар.

Телне бер генә кеше бөтенләй үзгәртә, чистарта алмый. Шулай да һәр кеше аны яңа сүз белән баету мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Еш кына кайберәүләрнең табышын икенче берәүләр күреп ала да кулланышка кертеп җибәрә, сүзләрнең таралышына аеруча газеталар зур йогынты ясый.

Әдәби мирас белән танышканда, ана телебезнең гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәнен күзаллау кыен түгел, хәлбуки язучы, галим теле аралашу теленнән берни аерылса да.

Ана телебез тарих гыйбрәтләрен киләчәк буыннарга җитүдә шулкадәр зур эш башкара, моны бәяли алырлык үлчәмнәр юк. Гасыр кичкән инәкәләр теле ул. Идел кичкән инәкәләр теле дә. Бу юлларда зур мәгънә бар. Телнең таралышы, мөмкинлекләре, зур сынаулар аша үткәнлеге, газизлеге һәм тагын, тагын бик күп башка нәрсәләр турында сөйли алар. Ана телебездә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз без. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларыбызны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүенә җан әрнүе көчәя. Радио-телевидение дикторлары тарафыннан тетелә, урам язуларында чатаклана, өйдә генә кулланылып кимсетелә ул.

Чәбәләнгән татар теле,

Кем соң үрер җаена?

Кем соң җайлар Телнең җанын

Телнең үз уңаена?..

Шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя. Безне уйландырырлык сораулар куя.

И газиз ана телем...

Татарстаным — гөлстаным

Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр өчен, әлбәттә, туган илдән аерылу бик авырдыр. Юкка гына бу хакта җырларда җырланмый инде.

Мин дә — үзе илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсе изге бер җир.

Татарстанның табигый байлыклары белән мактанырлыгы бар. Идел, Кама, Нократ кебек төрле өлкәләрне кисеп узган, зур сәнәгать үзәкләрен тоташтырган елгалары — шул байлыкның кисәге. Гомер-гомердән халыкны балык, ризык белән тәэмин иткән алар. Сөзәк ярларында кызарып җир җиләге пешкән, язын — су басып, җәен чигенгән тугайларында бөрлегән, кара җиләк мул булган. Яр буйларында ук үсеп утырган агачлар арасыннан кереп китәсең дә баланлыкларга, шомыртлыкларга, алмалыкларга барып чыгасың. Әле кеше аягы таптап бетермәгән матур урыннар шактый.

Шәһәрдән ерак почмакларда илемнең табигый гүзәллеге сакланган. Аллы-гөлле болынлыклар, кылган үскән калкулыклар, йомран йөгергән коры елгалар... Мин йөргән сукмаклар шуларга алып чыга.

Татарстанда кеше кулы тудырган гүзәл урыннар да юк түгел. Башкалабыз Казан көннән-көн матурая. Иске йортлар төзекләндерелә, бик күп яңалары төзелә. Казанның Бауман урамы гына да соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде. Кырлай урманының Су анасы, Тукай Өчилесенең зур күзле бакалары әкренләп шунда җыелалар. Парклар саны елдан-ел арта. Метро төзелә башлады. Театрлары берничә, үзенең Концерт залы бар.

Башка шәһәрләр дә Казаннан калышмый. Түбән Кама каласына барып чыксаң, шәһәр үзәгендәге мәчеткә таң каласың. Архитектурасы белән башка төбәкләрнекенә һич кенә дә охшамаган! Ишегалдында мул сулы чишмә тибә аның, түбән камалылар чәйнең тәмлесен генә эчә!

Яр Чаллы урамнарының киңлеге, заманча төзелгән мәдәният сарайлары белән сокландыра. Анда спортка, җыр-сәнгатькә игътибар зур.

Алабуга да соңгы елларда шактый үзгәрде, шәһәрлеге артты. Педагогия институты ачылу аның данын бөтен Татарстанга танытты.

Һәр төбәк, һәр районның үз мактанычлары бар. Арчалылар читекләр белән дан тота, Кукмарада итек осталары яши. Баулы, Җәлил, Азнакай якларында нефть чыгарыла. Балык Бистәсенең исеме үк балыкчылар ягы икәнлеген әйтеп тора. Буа авылларыннан Казан базарларына көн саен олау-олау бәрәңге килә, Биектаулылар сөт-май ташый. Питрәчтә тавык үстерәләр, гөмбәне шәп тозлыйлар икән.

Татарстан — матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда.

Татарстан — дуслык иле дә. Төрле телдә сөйләшүче авыллары, газеталары бар. Һәр милли тел, һәр халык, кавем — аның кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Шулай булгач, Татарстанны ничек инде гөлләр иле димисең!

Мәктәп, исәнме!

Җәй узды да китте. Әле генә агачлар яфрак ярып, кошлар бала чыгарган иде, инде менә игеннәр җыеп алынган, бакчалар ярым бушап калган.

Сентябрь — җәй белән бөтенләйгә хушлашу ае. Җәйләрнең тиз генә әйләнеп кайтырына өметең өзелгән ай. Моның өчен моңсуланырга ярамый. Сентябрьнең үз матурлыклары бар. Ул сине мәктәбең, дусларың, сыйныфташларың белән очраштыра. Беренче сентябрьне күп вакыт әллә нинди бер күңел күтәренкелеге, шатлык хисе кичереп көтәсең. Киемнәреңне алдан ук хәзерләп куясың. Бакчага чыгып, чәчәк түтәлләре арасында йөрисең. Кашкарыйларның, лилияләрнең, суган гөлләренең кайсын бәйләмгә җыярмын икән дә, ничек итеп, укытучы апама бирермен икән, дисең. Шунда ук мөгаллимнәр бер-бер артлы уеңнан кичә. Алдагы елның кызык вакыйгалары хәтереңдә яңарып китә, кыңгырауның колак ярырдай тавышы да ишетелгәндәй була. Менә син түземсезлек белән көткән көн килә. Аллы-гөлле чәчәкләреңне күтәреп, әле сумкасыз гына урамга чыгасың. Түбән очтан җәй буе бергә уйнап йөргән иптәшләреңнең менеп килгәнен күрәсең. Барысының кулында — чәчәк бәйләмнәре. Минеке ямьсез булмадымы икән, дип хафаланып та аласың. Шунда ук үзеңне тынычландырасың да. Менә алар сезнең турга килеп җитә, елмаешалар, көлешәләр, үзләре белән әйдиләр... Сине аякларың ук шушы бер төркем булып барган иптәшләрең янына, чәчәкләр дулкынына куша...

Мактаныша-мактаныша, серләр бүлешә-бүлешә, мәктәпкә килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Аңа якынлашкан саен, аллы-гөлле ташкын зурая, аннан чыккан тавышлар төрлеләнә. Ишек төбендә торган укытучыңны күргәч, әллә нишләп китәсең. Бераз гына ояласың да, бераз гына куркасың да, шул ук вакытта йөгереп барып кочып та аласы килә үзен. Ул бүген бигрәк матур күренә. Өстендә — ямь-яшел, өр-яңа костюм, чәчләрен пөхтә итеп кистергән. Үзе кош тоткан шикелле сөенә, әле беребезнең, әле икенчебезнең аркасыннан кага, матур сүзләр дә әйткән кебек итә. Аның битендәге алсулык, чәчәкләрнең алсулыгы безнең җәй эссесендә каралган йөзләребезгә дә күчә. Барыбызда да бәйрәм төсләре, бәйрәм хисләре тагын да арта төшә.

Ул да булмый, ишектә мәктәп директоры күренә.

— Исәнмесез, укучылар! Хуш килдегез!— ди ул. Бер тавыштан:

— Исәнмесез, исәнме, апа, исәнме, мәктәп!— дип, кычкырып дәшәсе килә.

 Инде үз итеп, хуҗаларча мәктәп буйлап атлыйсың.

Әниемнең әнисе

Әниемнең әнисе әбием була минем. Ак яулык япкан, күзлек кигән, җеп эрләүче татар карчыгы түгел ул. Иртә-кичен намазлык өстендә дә утырмый. Бик диндар да югыйсә, мәчеткә йөрергә, оекбашлар бәйләргә вакыты юк әле аның. Яшен алтмышка тутырган булса да, таң тудымы, көн саен эшкә ашыга. Китаплар чыгаручы ул. Дөресрәге, ул әдипләр, галимнәр язган китапларның җитешсезлекләрен эзли — хата тикшерә.

Күп белә дә соң инде әбием! Аның кулы аша никадәр китап узган! Истә калдырырга теләп укымаса да, хәтеренә сеңә барганнар, ахрысы, нәрсә турында сорасаң, шунда ук җавабын да таба.

Әбием — тирән белемле тарихчы да, математик та, рус теле укытучысы да шикелле миңа. Үзе бик тә белемле булгач, мине дә:

— Хаталы язма, игътибарлы бул! — дип кисәтергә ярата.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә әбием өйдә тора. Аның белән икәүдән икәү генә калу рәхәт безгә. Мин әниемә сөйли алмаган сүзләремне аның әнисенә сөйлим. Кызык бит әй! Ә ул бәләкәй чагында үз әнисенә ниләр хакында сөйләде икән? Әбиемнең акылсыз сүзләре өчен әниемне әрләгәне булганмы? Шул хакта сорасам, көлә генә.

Мин әле әбием белән бакчага йөрергә дә яратам. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләрен дә безнең барыбыздан да яхшырак белә ул.

Әбием — бакчаның инженеры, дим мин кайвакыт, шаяртып. Чәчәк клумбаларын да үзе теләгәнчә төзи, кыяр-помидорның да үзе теләгән урында үскәнен ярата. Ике төрле янәшә үсемлектән өченче төрлесе дә шыта...

Бакча йортын да, диварларын да үзе буйый әбием. Чәчәкләргә төс булсын дип, яшелле-сарылы, алсу-кызыл буяуларның барысын да куллана. Бакча капкасына узган ел ясап куйган рәсеменә һәркем сокланып китә. Пар аккош йортка бөтенлек, бәхет китерә, ди әбием, юлга чыгып, үзенең эшенә карап торганда.

Әбиемнең тавышы... Кош сайравына охшатсам, арттырырмын, җил сыйпавы, дисәм, әйтеп бетермәм шикелле, чишмә тавышы, дигәнем турырак килердер.

Әнә шул чишмә тавышлы әбием җырлап җибәрсәме, аш-су тирәсендә кайнашкан әнием, эшеннән туктап, бүлмәләр арасындагы ишек яңагына сөялә, диванда кырын яткан әтием газета-журналларын бер читкә алып куя, энем, уенчыкларына абына-сөртенә, безнең яныбызга йөгерә.

Ул гади җырлар гына җырламый. Бик борынгыдан килгән озын көйләрне ярата. Карт холыклы да түгел үзе, яңа заман җырларын да тыңлый, әмма ни өчендер башкармый. Кечкенәдән ишетеп үскәннәрен яратарак төшәдер инде.

Әбием аш-суга да шактый оста. Кунак килгәндә, табынга чыгарасы ризыкларны ул гына хәзерли. Йөзебез кызарырлык булмасын, үзем пешерим әле, мондый чакта шундый зур эшне башка кешегә тапшырырга ярамый, ди. Әни белән без өстәлгә ташып, матурлап тезеп кенә торабыз.

Мин өебезне әбисез күз алдына да китерә алмыйм. Ярый әле ул исән, аяк өстендә, көнен боегып уздырмый, кешеләр арасында йөри, дип, сөенеп яшибез без.

Җәйге ялда

Рәхәт тә соң җәй көннәре! Өстеңдә — җиңел кием, аягыңда да кышын өстерәгән киез итек я булмаса авыр табанлы ботинкалар түгел. Кояш белән бергә торып, мәктәпкә йөгерәсең дә юк. Ятасың иркәләнеп йомшак юрган астында. Җәен әле аның йокысы да тизрәк туя. Югыйсә кыш буе хыялланасың: эх, җәй генә җитсен, туйганчы бер йоклар идем, дисең. Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең килми башлый. Күңел гел каядыр җилкенеп, ашкынып тора. Юрган астындагы иркәлек тә бераздан туйдыра. Кешедән алда су буена төшеп, балык каптырасың килә, җиләккә иң мул чагында, чиләк-чиләк тутырып булганда йөрергә тырышасың. Менә бүген барам да башка кирәкми, дигән булсаң да, яңадан ике, өч, биш тә урманга йөгерәсең.

Капка артына гына терәтеп куйган велосипедым бар. Җәяүләргә иренгән чакта аны иярлим. Урман-кырларга әтинең мотоциклында да җилдерәбез.

Җиләк җыярга, балык тотарга әтием дә оста минем. Җитезлектә миннән дә, әнидән дә калышмый. Кәефле көнендә безнең теләккә каршы килми: гөмбәсенә дә бара, дару үләннәре җыеша. Кай елларны елга аръягына болынлыкка шомыртка, гөлҗимешкә, бөрлегәнгә дә бергәләп чыккалыйбыз.

Бу җәй аеруча күңелле узды. Көне дә уртача кызулыкта булып, яңгыры да вакытында яуды. Кыяр-помидорны җыеп кына өлгер инде!

Әтием, язга чыкканда, бер колын сатып алган иде, мин күбрәк аның тирәсендә кайнаштым. Болынга алып төшеп, иркенлектә йөрттем, көн саен сусыл печән белән сыйладым.

Ул кипкән печәннең хуш исе! Бер күтәрәмен колыным алдына салам да калганына үзем сузылып ятам. Печән арасыннан  табылган эре җир җиләкләрен капкалап, үлән уртлаган булып, рәхәтләнеп ял итәм.

Безнең колын бик нәзберек булып чыкты. Бик сайланып кына ашый, ризыкны әрәм-шәрәм итеп бетерә. Ачуланмыйм. Әнкәсе дә янында түгел, күңелен рәнҗетәсе килми. Аннан калган печәнне сарыклар барыбер ялт иттерәләр.

Сарыклар дигәннән, көтү чираты әйләнде дә килде быел, әйләнде дә килде. Көтү көтә-көтә, кояшта янып беттем, тәнем җир төсеннән аерылмый башлады. Шул каралык эченнән зәп-зәңгәр күзләрем генә чит бер нәрсә шикелле елтырап карый. Көзгедәге сурәтемне үзем танымый торам.

Каз бәбкәләре, чебешләр күзгә күренеп үсте. Елы ел шул аның. Аларга да яшеллек җитәрлек. Болын коеларыннан агып чыккан сулар да кипмәде. Чемченеп йөриләр, йөриләр дә су эчеп алалар, аннан өеп куйган бүрәнәләр ышыгына барып яталар. Кояш эссесен бер дә яратмыйлар инде! Күз-колак булмасаң, өйгә элдерергә дә күп сорамыйлар.

Аларның үзләрен генә калдырып буламы соң! Карга-тилгәне дә бик азды. Урамдагы тупыл башы тулы — карга оясы! Ишегалдында йөргән чебешләрне дә күтәреп алып киткәләделәр. Тилгәннән битәр карга куркыныч хәзер.

Җәй рәхәт. Көнең җанга тынгылык биргән эшләрдә уза. Тамактан аш үтә. Сыерларның да сөтләре тәмлеләнде. Җиләк, чәчәк тәме килә. Сөтнең тәме, билләһи, сыерның телендә!

Әйе, рәхәт. Кич җитсә, иптәшләрең белән капка төбендә сөйләшеп утырасың, клубка чыккалыйсың, кунак кызлары, малайлары белән дуслашасың, адреслар алышасың, мәңге бозылышмаска сүзләр бирешәсең.

Шимбә, ял көннәрендә уеннар да булгалый. Җәйге эшнең кызу чагына җиткәч, алар онытыла. Иртәнгә кадәр авыл урамнары буйлап йөреп булмый. Печән чапкан, чүп утарга йөргән гәүдә дә арый, ял сорый башлый.

Җәй ахырларына, кояшның эссесе сүрелгәч, көннәр дә кыскара башлагач, күңелләр моңсуланып китә. Агачлардагы алмалар, әллә кайлардан ялтырап, безнең дә өзеләсе чаклар җитте, диләр кебек. Карала төшкән яфраклар коелыр көннәрен көтә шикелле. Алардан инде бераз тузан исе килә. Арт бакчаның кайбер урыннарында, кап-кара булып, туфрак чыга. Редис, иртә утыртылган суган, кыяр җыелып алынган җирләр бу.

Җил кырдан өлгергән ашлык исен китерә. Кайдадыр инде арышны ура башлаганнар, дип уйлап куясың. Игеннәрнең мул булуына сөенәсең. Әти иккән игеннәр бит, дисең.

Әтиең дә өйгә шат йөз белән кайта. Табын артына бераз эрерәк, үзеннән канәгать кыяфәттә килеп утыра. Безнең эшләребез белән кызыксына, мактау сүзләре дә әйтеп   куйгалый.

Әти шат булгач, әнигә дә рәхәт. Ул өстәл белән мич арасында йөгереп кенә йөри. Салатыннан, каймагыннан, кыстыбыеннан җитешегез әле, дигән була. Үзеңне үз өеңдә кунак кебек, затлы кунак кебек тоясың.

Җәй рәхәт. Җәең авылда узса, аеруча рәхәт. Ныгып, тазарып, үзең дә яшелчә кебек өлгереп, мәктәпкә киләсең.

Авыл балаларының күбесе каникулда беркая да китми. Китсә дә, тизрәк кайтып җитә. Колыныма ул-бу булмаганмы, каз-үрдәкләрне саклаучы бармы, сыер-фәлән, кирәкмәгән ризык ашап, ялгыш чирләп китмәсен, дип, гел борчылып тора бит ул.

Мин үзем бөтен каникулларны да авылда уздырам. Шәһәр һавасын үскәч тә суларга өлгерербез әле, дим.

Кышның үз матурлыгы

Ел фасылларының һәрберсе үзенчә матур. Салкын, буранлы, усал кышның да үз өстенлекләре бар. Җылы җәйнең кадерен аңларга ярдәм итә ул, табигатьнең чәчәкле көннәрен сагынырга өйрәтә.

Кышкы каникулларда гына бу фасылның бөтен матурлыгын күреп өлгереп буладыр, чөнки син иртәдән кичкә кадәрге вакытыңны үзең теләгәнчә файдалана аласың. Таң тишегеннән торып укырга барасың да юк, кара төнгә кадәр дәресләр хәзерләп тә утырмыйсың.

Кышкы ял көннәрендә йокым бигрәк тә тиз туя минем. Кояшның беренче нурлары бүлмәмә үтеп керү белән, сикереп торам да тәрәзә җиллекләрен ачып җибәрәм, тәнне сихәтләндерә торган саф һава кертәм.

Ашагач-эчкәч, чаңгыларымны алып, шәһәр кырыендагы каенлык янына китәм. Анда чаңгычылар салган шома юллар күп. Җилләр белән үк ярышмасам да, шактый кызу элдерәм чаңгыда! Сыйныфташларым арасында минем белән «бил алышырга» теләүчеләр әллә ни күп түгел.

Арсам, туңсам, берәр агач төбенә утырам да, биштәрдәге термосымны чыгарып, капкачына кайнар чәй агызам. Шәһәргә моннан бик үк якын түгел. Кайвакыт җил, буран чыгып, һава торышы үзгәреп китә, көн салкынайтып җибәрә. Төрле хәлләр булуы мөмкин, шуңа күрә үзем белән һәрвакыт чәй-кофе йөртәм.

Агач төбендә, тәмләп-тәмләп кенә, сөтле чәй йотканда, тирә-як табигатьне күзәтәм. Берәр адашкан куянкай килеп чыкмасмы, дип өметләнәм, тик — бушка. Бу яклардан алар күптән качып беткәндер инде. Кайвакытларда каядыр ашыккан, кырыйлатып кына чабып үткән этләр күренгәли. Бәлки, алар моннан әллә ни ерак салынмаган урман каравылчысы өенә җилдерәләрдер. Урманда этләрсез хуҗалык итү куркыныч. Алар — синең күршеләрең дә, дусларың да, гаилә әгъзаларың да.

Кайбер көннәрдә мине еш күрергә гадәтләнгән кабарынкы йонлы бер эт яныма да килгәли. Мин кесәмдә аның өчен күчтәнәчләр дә йөртәм әле. Әнә шул дуслаштырды да инде безне.

Кышкы табигать бигрәк матур, дип уйлыйм мин, күзләремне дә ала алмыйча, ак каеннарга, ябалдашлы наратларга, киң итәкле яшел чыршыларга караганда. Хәзер шуларның берсенә әкрен генә кагылсаң да, ботакларындагы, кәүсәләрендәге бөтен аклык тулаемы белән өстеңә ишелер шикелле. Берәрсенә кош-мазар килеп кунса, йомарлап, кар атам. Болай гына, уйнап кына куркытам. Минем ерактан аткан йомарламым әле аларга кадәр барып та җитми, әмма кош сагая, колакларын шомарта, күзләрен үткенәйтә.

Кайтырга чыкканда, күкрәкләр киңәйгән, сулыш юллары тәмам ачылган була. Кычкырып җырлыйсы, урман-кырлар белән сөйләшәсе килеп китә.

Соңгы елларда машиналар күплектән пычранган юлларга, аклыгының элекке җетелеге кимегән карларга гына эч тә пошып куймаса, бу хозурлык, бу матурлыктан исергән бер хәлдә буласың.

Безнең як табигате аеруча матур бит ул. Кояшы — кояш, агачы — агач, тавы — тау урынында. Чана шуыйм дисәң, кышы бар. Су коеныйм дисәң, җәенең җылысы җитәрлек.

Кышкы ялларым әнә шундый бер рәхәтлектә, саф һавада сәламәтлегемне ныгытып уза минем. Укуга да теләп тотынасың. Шул арада дусларыңны да сагынып өлгерәсең.

Яз, яз, яз җитә

Яз җитә. Тәрәзәләрне көндезләрен кояшка ачалар. Өленгеләр тартып куелган. Якты нурлар, кошлар сайраганы, чишмәнең яңадан терелгән тавышы, борынын төртеп килгән чирәм...

Яз җитә — язгы яллар алып килә. Шәһәр мәктәпләрендә алар бераз иртәрәк була. Ә без зур елга буенда яшибез. Яз көннәрендә ул тагын да киңәеп китә. Күтәрелгән юллар да су астында кала. Кайбер елларны асылмалы күперләр агып киткәли. Укуыбыз күрше авылда булганга, каникулларны бераз соңгарак калдыралар. Менә шушы ташу вакытларына, пычрак көннәргә туры китерергә тырышалар.

Пычрак, ташулы, шау-шулы булса да, яз яз инде ул! Табигатьнең яшәргән, күңелнең алгысыган вакыты. Күрше кызлары да матураеп киткән кебек. Әни дә йомшарып куйган шикелле. Әбекәйнең дә пешергән күмәчләре кабарыбрак күренә. Яратып ашыйсың, тәмләп йоклыйсың, уйнап туймыйсың. Әти-әни күзгә чалынып, берәр эш кушканчы, урамга ычкынырга гына торасың. Эш эшлисе килмәгәннән түгел бу, язгы уеннар аеруча күңелле. Тупыл төбендәге шәрәләнгән җирдә көн саен пәке кадашлы уйныйбыз. Ун, егерме, илле, йөз, мең, әллә нинди зур саннарга барып җиткәнче, тәмам туйдырганчы. Аннан елга буена төшеп китәбез. Су күтәрелгәндә, болын өстенә кергән вак маймычларны сөзеп өрибез, бәләкәйрәк күлдәвекләрдә йөздергән булабыз, аннан тагын, үссеннәр әле дип, елгага җибәрәбез.

Яз көннәрендә елга тирәсендә олы кешеләр дә күп кайнаша. Алар да балык сөзә. Уылдык салырга күтәрелгән балыкларның юкка чыгуы күңелне әрнетә. Җәен без кармакка тотасы кызылканатлар, чабаклар, кыртышлар, хәтта чуртанчыклар бит ул, дип уйлыйсың. Кайвакытта төнгә елгага салып куйган ауларга эләккән балыкларны тоткынлыктан ычкындырабыз без. Йөзсеннәр, үрчесеннәр, үссеннәр, аз булса да дөнья ямен күреп калсыннар.

Язгы ялларны бик кыска ясаганнар. Уйнап туеп та өлгермисең, тагын мәктәпкә китәсең. Тәнәфес вакытларында җыелып аласың да мактанышырга тотынган буласың. Кем нәрсә эшләгән, ничек ял иткән. Арттырганнары сизелеп торса да, иптәшләреңне кимсетмисең, үзеңнең дә язгы яллар белән мактанасың, горурланасың килә бит, тик бер нәрсә ачык: безнең һәрберебез шул бер атна эчендә дә матурланып, олыгаеп, ныгып, яз кояшы астында каралып киткән.

Яз, яз, яз җитә. Тәрәзәләрне кояшка ачалар. Өленгеләр тартылган.

Кадерле истәлек

Күтәрткән юлдан авыл башына кергәндә, беравыкка тукталып калам. Әтием кабере өстендә үскән пар миләш утлы телгәшләре белән миңа карап торадыр шикелле. Бер-бер артлы остәлгән калкулыклар арасыннан, бәлки, минем күзләр аның тимер читлеген тиз генә таба алмас та әле.

Миләш, миләш... Ул үземнән дә алдарак сәлам бирә миңа. Тукталмыйсыңмы, хәсрәт-кайгыларыңны таратып китмисеңме, дигән шикелле, яфрак-кулларын болгый.

Доньяда иң яраткан, кадерләгән кешем кабере янына атлау авыр миңа, күз яшьләремне эчкә йотып, авылга керәм. Кайвакыт авыр туфрагың җиңел булсын, дип, изге теләкләремне әйтеп узам.

Әтием миләше. Аш бүлмәбезнең тәрәз каршында да үсә ул. Чырык-чырык... Ботагы саен — тәлгәш, тәлгәш саен — кош. Бу урамга янәшәсендәгесеннән әтием белән күчеп килгән үсенте инде өй биеклегендә. Аныкыннан да татлырак, эрерәк җимешләрне минем әле һичбер вакыт татыган юк. Аныкыннан да төзрәк кәүсә кайсы миләштә бар икән?!

Шулай бервакыт ерактан мин аны аеруча сагынып, кадерен белеп кайттым. Өйгә керә-керешкә:

— Миңа миләш кайнатмасыннан башка һични кирәкми!—дип, шуны җыярга кызулый башладым. Кыш буена көнбагыш урынына миләш чиртеп йөргән әтигә кадәр гаҗәпләнде. Ул мине өебез төсе, исе, тәме булып сагындырган иде шул.

Мин һәр елны миләштә чәчәк тәлгәшләре ясалуын түземсезлек белән көтә торганга әйләндем. Бу ел кысыр калмаса гына ярар иде, дип, көнаралаш тәрәзәгә озаклап бага торган булдым. Һәркемне һәр елны әтием миләше белән сыйларга тырышам.

— Нинди мин белмәгән җимеш бу? — дип гаҗәпләнде берчак инде үзе дә күптән мәрхүм бер ага. Өстәл тирәли кунаклар алдында әйләнеп йөргән савытта, яңадан алдыма килгәндә, кайнатмадан берни дә калмаган иде.

— Әтием миләше ул,— дидем мин, горурланып, бөтен кешене тагын бер кат гаҗәпләндереп.        

— Кызык, миләштә дә шундый тәм була алыр икән,— диештеләр. Айлар узгач, ул абзый белән без тагын очраштык.

—  Андый тәмле миләш башка юк икән бит,— диде ул миңа.

Әтием миләше, тәмле телле, затлы нәселле, нечкә күңелле әтием миләше иде шул ул. Уңышсыз калган елларда да һич югы күңелемне күрерлек җимеш китерә торган агач...

Әле сабый чакта каралтыбызның башка бер төшендә икенче агачныкыннан кабып карагач:

— Әти, ә нигә безнең теге миләш тәмлерәк икән?— дип сораганым бар.

Аның күңеле тулып киткәндәй булды, тик сиздермәде.

— Әтинең миләше булганга, кызым,— диде, минем шикелле үк итеп. — Бабадан — атага, атадан улга күчә торган ядкарь. Урамны, йортны алмаштырганда, бергә күчә торган нигез агачы. Яңа урынга истәлек калдырыр, бәхет китерер өчен тамыр җәя бит ул. Бабагызның атасы шушы урамдагы карт җиңгәңнәр урынында яшәгән. Анда да үсә бу миләш. Яңа урамдагы бабаң бакчасында да. Каберлекләр өстендә дә...

Менә ни өчен әти кадерләп җыя, саклый, суыкта балланган җимеше белән кышларын безне дә сыйлый икән! Ул көткән бит бу сорауны, көткән...

Әтием япь-яшь килеш туфракка аш булып ятты.        Мин дә көттем. Абый аның каберенә нәрсә утыртыр икән, дип көттем. Һәм әле кызыллыгы да җуелмаган балчыкка төртелгән миләш үсентесен күреп, эчкә җылы йөгерде. Минем абый шул ул! Әти улы! Зират киңәеп, элеккерәк елларда түшәлгән калкулыклар эчтә калды. Эре кәүсәле агачлар мине көткән, мине сагынган миләшне дә  каплады. Әмма беләм: гомере изгелектә генә узган әти иң матур, иң күрекле кошларны зәмһәрир суыкларда ачлыктан саклап яшәгән миләше өчен сөенә, безгә рәхмәт укый.

Абый бүтән нигез корып ята. Мин тагын көтәм: бакчасына әтием миләшен утыртырмы?

Гаилә ядкаре

Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган нәрсәдер була. Кемдер туган-тумачаларының фотоларын өй түренә элеп куя, һәр килгән кешегә шулар хакында сөйләргә ярата. Кемдер, әтием үстергән бакча, корган нигез дип, туган җиреннән күчеп китә алмый. Берәүгә ата-бабасыннан калган балта-пычкы, икенчесенә — савыт-саба, өченчесенә ишек өстендәге шамаил кадерле. Кемдер өчен үз йорты, гомумән, истәлекләрдән генә тора.

Минем ерак әбием балалары, оныклары белән үзе арасындагы  җепләр ныклыгы өчен һәрвакыт борчылып яшәде. Кайвакыт, өелеп кунакка кайтып төшсәк, ул һәрберебезне янына җыя да берәр яулык өләшеп чыга:

— Мин үлгәч, истәлегем итеп ябарсыз...

 Икенче бер килгәндә, тагын бер яулык тоттыра:

— Үлгәч, төсем булыр...

Әйтерсең без һәр елны тагын бер яулык башлаячакбыз. Ул яулык-ядкарьләрне бирә башлаганда, әби әнием яшенә дә җитмәгән булган югыйсә.

Шулай бер чакны, мин аларга кунакка баргач, әллә нинди серле бер тавыш белән:

— Яшь чакларымны күз алдына китерерсең, бик кадерле нәрсәләрне сиңа калдырыйм әле, кызым,— диде ул һәм чоланнан  кечкенәрәк кенә чемодан күтәреп керде.

Ә анда!.. Чигүле күкрәкчәләр, түшлекләр, чуклы сөлгеләр... Әбием туларның һәрберсеннән, тарихларын сөйли-сөйли, өлеш чыгарды. Шунда гына әнием яшьлегендә япкан ак шәл дә сакланган.

Миңа биргән чакта әбиемнең күзләрендә яшь үк елтырап киткән шикелле тоелды:

— Каракалпактан алып кайткан иде бәбекәем...

Ул кадерле бүләкләрне мин, әлбәттә, кимим, сандык төбендә саклыйм, туздырасым, әрәм-шәрәм итәсем килми. Чуклы сөлгегә дә битемне сөртмим. Әбиемнең кулларының  җылысы әллә ничә буыннарга барып җитүен телим. Бары тик әниемнең затлы ак шәльяулыгын гына япмый түзә алмыйм. Бигрәк тә матур, бигрәк тә җиңел шул ул! Анда әбием күзләреннән тамган сөю яше дә, әнием бармаклары ясаган сак хәрәкәтләрнең кыштырдавы да сакланадыр шикелле. Менә-менә ул куллар ак шәлне муеныма үзе ябар, менә ул кайнар яшь тамчысы битләремнән тәгәрәр кебек...

Без — эзтабарлар

Минем әбием пионер булган. Әнием дә, әтием дә, аларның туганнары да кызыл галстук такканнар. Хәзер пионерлар юк инде. Ә бәлки, бардыр да. Мәгънәле уеннарсыз, җыр-шигырьләрсез, үзара ярышларсыз, романтикасыз мәктәп тормышы кызык түгел. Татарстан пионерларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр бала ниндидер эш белән шөгыльләнергә, тормышын кызыклырак итәргә тырыша.

Безнең мәктәптә эзтабарлар отряды яши. Эзтабарларга ата-бабалары узган данлы юлны өйрәнү дә, күчмә кошлар тормышын күзәтү дә, походларга чыгу да ошый. Һәркайда кемдер калдырган эзләр бар. Без — әнә шуларны табучылар.

Теләсәң, отрядыбызга сине дә алабыз. Эзтабар булу — гадел, тырыш, шаян, көчле, тапкыр, җитез булу дигән сүз. Әгәр синдә андый сыйфатлар бар икән, рәхим ит, арабызда бул.

Без бу җәйне аеруча кызыклы уздырдык. Туган ягыбызда Азин дивизиясе булган урыннарда йөрдек. Кинога, фотога төшердек, альбомнар ясадык, аның сугышчысы исәпләнгән якташларыбыз исемлеген барладык.

Киләсе җәйгә сәяхәтебез ераккарак булачак. Ул дивизия йөргән юлларны тагын да дәвам итәчәкбез. Кызыкмы? Әлбәттә!

Бәхетен тапмаган геройлар

Һәр кешенең бәхетле буласы килә, әмма тормышта һәрвакыт үзең теләгәнчә генә яшәү язмаган. Әдәби әсәрләрдә исә уңай геройлар финалда үз максатларына күпчелек очракта ирешәләр. Ә менә Гариф Ахуновның «Этләр патшасы» повестендагы Акмал Булатов, күпме генә тырышса да, бәхетен тапмый.

Әсәр көтмәгәндә каралты-кураны юкка чыгарган янгынны тасвирлаудан башлана. Аның белән көрәштә үк инде Акмал нечкә күңелле, һәр җан иясен яратучы, курку белмәс гаярь ир буларак ачыла. Какча гәүдәле бу ирнең кеше ышанмастай эшләре янгын сүндерүчеләрне дә таң калдыра, һичкем күтәрә алмастай баллоннарны Акмал ут учагыннан алып чыкмаса, шул тирәдәге йортларның да янмавына өмет булмый. Бәхетсезлек очрагында югалып калган, бераз пошмасрак та, мәгънәсезрәк тә Гөлбикә ханым янәшәсендә бу образ тагын да яктырыбрак күренә башлый.

Без Акмал Булатов белән танышуны дәвам итәбез. «Һич кенә дә кирәк булмаган бәхетсезлекләр гел минем өскә ябырыла»,— ди ул үзе турында.

Әтисезлек, кочегарлар исереклеге аркасында үпкә чирле туган бала, төрледән төрле хыянәтләр, ялган гаеп белән өч ел төрмәдә утыру, аннан игелектән башканы күрмәгән авыл халкының рәнҗетүе...

Акмал — чын мәгънәсендә талант: алтын куллы рәссам да, балта остасы да, үткен телле шагыйрь дә, бакчачы да, табигать телен аңлаучы да. Төннәр буе күңелендә шигырь яңгыраса да, шуны сиздерергә оялган ир кеше дә. Ул баштарак хәтта мәхәббәтен белдерергә дә кыенсына. Үзен онытып ярата алырлык, күңелендә сөйгәненең идеаллаштырылган сурәтен тудырган ирнең хисләренә чик юк.

Күчтәнәчсез — кеше бусагасын да атламый, әз генә дә зарлана белми, башкаларны рәнҗетми Акмал. Аның бөтен хәсрәте «их» сүзенә сыеп бетә.

Акмал — крестьян баласы. Авыл кешесенә хас беркатлылык, ихласлылык, гадилек, матур тел бар анда. Газетаның редактор урынбасары, шуны күреп алып, башкалардан аермалы буларак, аңа ярдәм кулы суза. «Безгә диплом кирәкми, безгә кеше кирәк»,— ди һәм хезмәткә, белемгә фатихасын бирә. Рәссам, журналист була Акмал, шәхси күргәзмәләр ача, халык арасында таныла. Әмма... гаиләсе шул күргәзмәләрне карарга да килми. Бу уңышлар гаиләдәге мөнәсәбәтләр төссезлеген капламый. Ул хатыны, баласы янында бәхетле булырга тели.

 Акмалны урап алган кешеләр күп. Автор алар арасыннан бары тик Сәүдә образына гына ныклабрак туктала. Калган кешеләр герой язмышында чагыштырмача азрак роль уйный. Әсәре персонажлар, теге яки бу социаль төркемнән булсалар хезмәттәге һәм җәмгыятьтәге урыннары буенча бәяләнми, аларның сыйфатлары аерым бер һөнәр ияләренә гомумән хас булып аңлашылмый.

Әйтик, кешечә яшәргә хыялланып, үзен-үзе белештерми эшләгән Акмал. Кем генә булып карамый ул, тик бәхеткә генә ирешми. Сөйгәне Сәүдә дә төрле хезмәт урыннарында эшли. Алдау-йолдау һәм рәхәт яшәү омтылышы каныннан килгән кызга нәкъ менә сәүдәгәрлек килешә.

Икенче бер бичаракай — маякчы карт Филимонов. Ул үзе дә, карчыгы Груша түтәй дә бик күп сыйфатлары белән Акмалга охшаган. Гади кеше тормышы белән көн итәләр. Бәхетнең күктән ишелеп төшкәне юк.

Менә горзеленхоз башлыгы Әүхәдиев. Намуслы, ярдәмчел җитәкче. Кешенең кадерен белә. Масаючан, байлык куучан дигән сүзләрне аңа карата кулланып булмый. Бәхетле икәне сизелми.

Хикмәтулла Түләгәнов. «Зирәк акыллы, тирән белемле тарихчы. Үзе дә, гаиләсе дә байлык туплау хыялыннан ерак. Милләт, киләчәк, табигать һәм башка шуның ише төшенчәләрне алга куеп яшәүчеләр. Алар тормышында да бәхет, тулылык сизелми. Фән дөньясына кереп киткән Түләгәновлар бер-берсеннән шактый ераклашкан. Әтиләренең үлеме генә аларны кабат җыя булса кирәк.

Отставкадагы полковник Яббаров. Күпме кешене Себер тайгаларына җибәргән ул! Һәрвакыт нәфрәтле караш тойган, бер дусты булмаган җан иясе үзен бәхетле сизә ала микән? Юктыр.

Тормыш муллыгын кайгыртып йөрүче Гөлбикә ханым. Аның күңелендә иренә карата наз, яхшылыгын бәяләрлек татлы сүз юк. Әз генә бәхет сизсә дә, йомшарыр иде ич бу хатын-кыз! Димәк, аның тормышы да теләгәнчә барып чыкмаган.

Газетаның дубляж буенча мөхәррир урынбасары Мөхәммәтнуров. Һәр нәрсәдән уңай сыйфатлар таба, тормышка, кешеләргә гашыйк җан иясе буларак бәялибез без аны. Бәлки, ул бәхетледер?

Икенчел пландагы геройларны сурәтләргә, бәхетле булулары хакында фикер йөртү өчен, шул сүзләр җитә кебек.

Араларында бары тик Гөлбикә һәм Сәүдә образлары гына зуррак игътибарны сорый, дисәк тә, шактый гаделдер. Алар икесе дә Булатов тормышында мөһим роль уйный. Берсе, чын-чынлап яратып та, ирен бәхетсез итсә, икенчесе, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы, сөю-сөелү хисеннән мәхрүм булуы аркасында, Акмалның яшәрлеген калдырмый. Аның белән гаилә корган, әмма бераздан мул табыш китерми башлаган ирне, байлыгын тартып алганнан соң, урамга куып чыгара ул.

Әсәрдә Акмалны тулысынча аңлый, ярата торган җан ияләре дә бар. Алар — этләр. Хуҗаларын барлык адәмнәрдән аерып куялар. Аның дусларын гына үз итәләр, аның күңеленә генә таянып яшиләр. Алар хәтта баланы да Акмалның дусты Хикмәтулла картның өй астында гына таба, килгән-киткәннәрнең көчекләр белән уйнап, чит ис сеңдереп бетерүен теләми. Әсәргә исем куелу Акмал белән этләр арасындагы мөнәсәбәткә бәя бирүдән чыгып башкарылган да. Этләр өчен Акмал — патша. Аларны туендыручы, тормышларын кайгыртучы, барысын да тигез күрүче, иң акыллы кеше. Өере белән эт арасында үз урынын тапкан Акмал — кешеләр арасында ялгыз.

Мәчесе Мәүлия, күпсанлы тавыклары — Акмал дөньясының бер кисәге. Янгын шул кисәкне шактый кечерәйтә.

Акмал — этләр патшасы гына түгел, үзе тудырган, саклап яшәгән табигый бер почмакның хуҗасы да. Хайваннар арасында бөтен гомерен уздырса да, анда кыргый, вәхши сыйфатлар юк. Андый сыйфатлар, әгәр аңласаң, табигатьнең үзендә дә юк икән бит! Хайвани мөнәсәбәт кенә ерткычлык хисен уята! Табигатьнең бер кисәгенә генә зыян салсаң да, башкаларына да зарарың тия.

Ятимлектә үскән герой дөньяга үзе дә ике ятим калдыра. Ничек бәхетле булсын инде ул?! Җитмәсә, берсенең гомере вакытсыз өзелә. Әмма нәрсә яхшы: ике бала күңеленә дә әти кеше игелек орлыклары салган.

Акмал — үзенчәлекле характер. Аның язмышы гыйбрәтле. Тормыш тарафыннан гомере буе кыерсытыла ул. Үзе гадел яшәсә дә, гаделлек тантанасы өчен көрәшми, һәрбер җиңелүне йөрәге аша гына уздыра. Тормыш сынауларыннан зур югалтулар белән, рухы сынып чыга, явызлыклар корбанына әйләнә. Булдыклы, хезмәт белән генә яшәгән геройның торырга йорты, сөяргә бала-чагасы калмый. Үзе яхшылык эшләгән кешеләр, якыннары аның бәхетен җимерә. Чиктән тыш әхлаклылыгы аңа кыенлык арты кыенлык алып килә. Әхлаксызлык тамыр җәйгән җәмгыятьтә аның таланты, үз-үзен корбанга бирүе тиешенчә бәяләнми. Иң кызганычы: ул гаиләсендә тынгы, үзен аңлау тапмый.

Гөлҗиһан — минем идеалым ул

Фәймәләрдә аулак өй. Гөлҗиһан шунда килергә тиеш. Факил Әмәк үзәк героиня исемен биргән повестенда үсмер кыз белән әнә шул аулак өй, клубта узган кичәләр вакытында оешкан вакыйгалар чылбыры аша таныштыра башлый. Без, гармунчы Гыйльметдиннән узып, Гөлкәйне һичкем озатмавын, кызның үзенең дә аңа үлеп гашыйклыгын беләбез.

Ходай Гөлҗиһанга буй-сынны да, чибәрлекне дә жәлләмичә биргән. Бөтен кешенең күз явын алырдай гүзәл булса да, җилбәзәк холыклы түгел ул. Артыгы белән оялчан, сабыр, әле күзе төшкән Гыйльметдинне дә ялындыртып кына йөри. Үзен дә, башкаларны да бәяли белә, шуңа да карамастан дуслар сайлаганда алдана да. Бөтен кешенең мәхәббәте төшкән Гөлҗиһан иптәшенең көнчелеге аркасында гел кыен хәлләрдә кала. Еш кына кешеләр махсус корган тозакка да эләгә. Гыйльметдин укырга китеп баргач, нахак гаеп тагылган кыз белән егет арасындагы мөнәсәбәтләр катлауланып, аралары өзелә. Шушы ук вакытта әтисе аңа күңеле тартмаган егеткә кияүгә барырга куша. Үз сүзендә тора алучылардан булса да, кызны ни өчендер кызгану хисе җиңә, һәм ул язмышы белән ризалаша. Аны бу адымга үги әнисеннән ераккарак качу теләге дә этәрә булса кирәк.

Икенче гаиләсендә дә тынгы тапмый Гөлкәй. Бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Иптәш кызы ирен тартып алганнан соң, инде тәмам ялгыз калып, бу вакытка тузгыган әти-әнисе нигезенә кайтып егыла. Ире Әүхәтнең хыянәте аның рухын җимерә, башка ир-атларга да ышанычын киметә.

Бала белән тормыш дулкыннарына ташланган хатын язмышның бөтен ачысын-төчесен татый, тик бер вакытта да азмый–тузмый, әхлак киртәләрен узып чыкмый, намусына тап төшерми, күңелендә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен иң изге хис буларак саклый.

Бу авырлыклар бераздан инде җиңеллек кебек кенә кала. Әни кеше өчен иң начары — балаң җилкәсенә төшкән михнәт. Әхнәф тормышындагы һәр нәрсә Гөлҗиһанның теткәләнгән йөрәге аша уза. Ат чабышында, егылып, баш сөяген имгәткән, шуннан соң алмаштырып куелгандай булган Әхнәф инде үзе үк Гөлҗиһанга хәсрәт арты хәсрәт ташый, һичкемне санга сугарга теләми. Уйламыйча корган гаиләсе дә таркала. Тормышны улы, килене булып икенче тапкыр кичкән хатын сабыр анага, акыллы каенанага, йомшак куллы әбекәйгә әверелә.

Әлеге хәлләрдән соң Гөлҗиһанда гаҗәеп үзгәрешләр барлыкка килә. Яшәү мәгънәсе турында озак уйланып утырырга гадәтләнә ул. Бу үзәк героиняның рухи үсү баскычларының югарысына күтәрелгәнлеген күрсәтә.

Истәлекләр белән яшәгән Гөлҗиһан бүгенгедән исәп-хисапсыз эшләнгән яхшылыкка, эчкерсез дуслыкка мисаллар тапмый. Ә бит, уйлап карасаң, ул, элек болай түгел сыман иде, дисә дә, үзенең дә тормышы нәкъ менә дуслары, таныш-белешләре, якыннары аркасында җимерелә. Димәк, һәр чорның яманы, яхшысы бар.

Гөлҗиһан, тирәннән фикер йөртмәсәң, идеалым була да алмый кебек. Әлегә минем һәм аның язмышында үзара охшап вакыйгалар да юк, һәм мин аларның булуын да теләмим. Шулай да Факил Әмәк иҗат иткән бу образ күңел түренә кереп урнашты инде. Какча гына гәүдәле шушы татар хатын-кызындагы көчкә, аның чиктән тыш сабырлыгына, киң күңеллелегенә, ярдәмчеллегенә сокланам мин. Менә дигән Ана икәнен әйтеп үттем инде. Авыру баласын, ярым ятим оныгын карап үстерә, кеше итә. Гөлҗиһанның тышкы матурлыгы эчке сафлыгын тагын да яктыртып җибәрә. Кемнең генә аның шикелле гүзәлләрнең гүзәле була-килмәс!

Башкаларны шагыйрьләрчә нечкә тою, табигатькә якынлык белән дә аерылып тора ул. Аның яшәү рәвеше безнең өчен бер дигән өлге була ала.

Татар әдәбиятында авыл прозасы

Татар язучысы арасында авылны тасвирламаганы бар микән?! Авылда туып, авылда үскәнгә, аны яхшы белгәнгә, хэзмәт, җир кешесен борчыган мәсьәләләрне үзләренеке кеше санаганга, әдипләр авыл прозасын һәр елны яңа әсәрләр белән баетты.

Кечкенә генә язма эштә бөтен бер зур әдәбиятка күзәтү ясау һич мөмкин түгел, без дә алтмышынчы-җитмешенче елларның әдәби байлыгына гына тукталырбыз.

Сугыштан соңгы икенче унъеллыкта хөкүмәт, партия тарафыннан авылга игътибар арта төшә. Җитмәсә, илленче ел прозасы төрле сәбәпләр аркасында авыл турында бик үк дөрес мәгълүмат бирми. Язучылар күбрәк ялтыравык күренешләр  белән мавыга, тормыш эченә тирән үтеп керүдән курка. Шәхес культы тәнкыйть ителгәннән соң, әдәбият та бераз җиңеллек кичерә, аның тормышчанлыгы арта, шуның белән бергә тәэсир көче дә зурая.

Әдәбиятка Р. Төхфәтуллин, В. Нуруллин, Ә. Баянов, А. Гыйләҗев кебек сәләтле каләм ияләре килә, һәм алар барысы да тере белгән авылны тасвирлау эшенә керешәләр. Заман һәм шәхес, кешенең яшәү максаты турында укучыны уйга калдырырлык әсәрләр иҗат итәләр.

Мөһәммәт Мәһдиевнең җиңелчә юмор белән сугарылган әсәрләрендә үз заманының күзгә ташланырлык уңышлары, шәхес культы китергән авырлыклар («Без — кырык беренче ел балалары») белән танышсак, Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестенда, колхозны бай яшәтер өчен, җитәкче органнар белән конфликта кергән хатын-кыз язмышын күз алдыннан кичерәбез, сугыштан соңгы авылның тирәнгә яшерелгән каршылыкларын күрәбез, Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» әсәрендә исә авылга хас тискәре күренешләрнең яшь кеше формалашуга ничек йогынты ясавы үзәккә куела, Атилла Расихның «Язгы авазлар»ында авыл хуҗалыгы белән сукырларча, доктриналарга таянып җитәкчелек итү, иҗадилык арасындагы бәрелеш күрсәтелә.

Авыл темасына язылган повестьларның күбесендә җитәкче образын тасвирлауга зур урын бирелә. Яңа тип кадрлар тәрбияләү үтә кирәк бер чорда Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар», «Күпер чыкканда» повестьлары бик вакытлы була. Колхоз рәисе вазифасын башкаручылар, байтак кыенлыклар кичеп, үз-үзләрен аямыйча эшләп, артка калган хуҗалыкларны аякка бастыралар. Шулай да «Күпер чыкканда» повестеның герое җитәкче буларак ачылып ук җитми шикелле. Ә менә «Аккан су юлын табар»ныкы — колачлы эшли алучы чын хуҗа. Ул зур максатлар, җитди уйлар белән яши, үзе артыннан башкаларны да әйди, кешеләр арасындагы кешелекле, эшлекле мөнәсәбәтләр өчен көрәшә.

Соңгы повестьтагы җитәкче шактый калку сурәтләнгән, ул вак-төяк кичерешләрдән, вакчыл уйлардан азат, дип әйтсәк тә, ялгышмабыздыр.

Мөсәгыйть Хәбибуллинның әлеге темага язылган «Чоңгыллар» романы алда саналган әсәрләрдән бераз читтәрәк тора. Аңа үз чорындагы авыл тормышын үткән белән бәйләп язу хас.

Алтмышынчы-җитмешенче еллар авылын тасвирлаган проза реаль җирлеге, күтәрелгән проблемаларының актуальлеге белән истә кала. Бу темага язылган хәзерге әсәрләргә алардагы саллылык, геройларның калкулыгы җитми сыман. Соңгы елларда татар прозасы, омтылышлар ясап караса да, үрнәк булырлык яңа тип җитәкче образларны да тудыра алмады шикелле.

Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр

Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәрләр арасында Рәфкать Кәрами иҗат иткән «Каргышлы этаплар» романының үз урыны бар. Башкалардан аермалы буларак, автобиографик җирлеккә таянмаса да, ышандырырлык яза, тетрәндергеч вакыйгалар таба ул.

«Каргышлы этаплар»ның үзәк герое Мотаһир Фарукшин ун ел гомерен тимер чыбыклар эчендә заяга уздыра.

Әсәр «Шомлы мең тугыз йөз утыз җиденче ел...» сүзләреннән башланып китә, һәм беренче абзац «Халык ышанычын югалта башлады» дигән юллар белән тәмамлана. Партия җитәкчеләре оештырган фаш итүләр процессына тартылып, ил халкы тулаем иманыннан ваз кичкәндә, һич югы аерым бер өлеше генә дә кешеләр язмышына битарафланганда, кем дә булса намусын саклап кала ала микән, дигән уйлар белән вакыйгалар агымына килеп керәсең.

Романның экспозициясендә без бәхетле Мотаһирны күрәбез. Ул яңа йорт җиткергән, авылда медпункт ачып җибәргән, шунда фельдшер булып эшли, өч яшьлек малае бар, һәм хатыны Мөсәмирә икенче балага авырлы. Яңа гына мунча кереп чыккан яшь гаилә киләчәккә өмет һәм бәхет хисе белән яңа көнне дәвам итмәкче. Шулвакыт ишектән узган милиционерлар, беразга гына, дисәләр дә, Мотаһир ун елга гаиләсе күзеннән югала.

Геройларның үткәне белән таныштыру шактый тиз бара. Әз генә вакыт эчендә без Мотаһирның ревкомиссия рәисе, әти-әнисенең гади колхозчы икәнлеген белеп алабыз. Төп герой үзе сизмәсә дә, без инде аның дошманы тәкъдиме белән Баллы Күлдә яшәүче икенче кеше урынына кулга алынуыннан да хәбәрдар. Хокук сагында торырга тиешле прокурор да шушы гамәлгә фатихасын бирә һәм рәсмиләштереп тә куя. Дөрес, гадел яшәүче Мотаһир болай да концлагерьга җибәрелер иде, әмма сюжет сызыгын башкача кору герой кичергәннәр өчен борчылуны көчәйтә, әрнү хисе тудыра.

Геройның тоткынлыкта күргәннәре бик тиз алмашынып тора: ул бер-бер артлы дусларын югалта, бер эш урыныннан икенчесенә күчә. Лагерьның авыр көннәре намуслы, миһербанлы кешеләр тарафыннан җиңеләйтелә. Мотаһир үзе дә тоткыннарга ярдәм итү юлына баса. Чирли дип, кешеләрне шифаханәләргә урнаштыра, авырлыгы ким дип, авылларына кайтарып җибәрү хәстәрен күрә. Һәркемгә кулыннан килгәнчә медицина хезмәте күрсәтә, абруй казана. Ун ел узгач, җитәкчеләр аңа гаиләсен алдырырга тәкъдим ясый, авылда ни көткәнлеге хакында кисәтә. Гомерен туган җиренә багышлаган герой ризалык бирми. Ә бәлки, язмышының иң авыр көннәре узган бу урынны аңа онытырга да кирәк булгандыр.

Роман Сталин лагерьларының афәтен сурәтләү белән генә чикләнми, аның хакында гына сөйләсәк, безнең язмабыз да берьяклырак булыр иде. Автор Мотаһир һәм Мөсәмирә күргәннәрне чиратлаштырып тасвирлый. Ул моның белән илнең һәр кешесе шул ук тимерчыбыклар эчендә яшәде, дигән фикер тудырырлык җирлек хәзерли, чөнки хатыны кичергәннәр дә Мотаһирныкыннан җиңел булмый. Халык дошманнарына кайда да — бер үк мөнәсәбәт.

Ике төп герой да тормыш авырлыкларын, сынауларын намусларына тап төшермичә уза.

Мотаһир авылга кайтканда, халык дошманнарының аклану еллары башланган була. Ул хакимият, суд органнары тарафыннан гаепсез дип таныла, Тавис гафу үтенә, күрше авыл Мотаһиры да килеп чыга. Тора-бара аңа авырлык китергән кешеләр бер-бер артлы җәзасын алып, үлеп тә китәләр. Тависны әнә шул үлем тырнагыннан алып калган Мотаһир гына күңелендәге рәнҗешне оныта алмый. Дошманына кылган игелеген табиблык вазифасын үтәү генә дип атаса да, без аның теләсә кайсы очракта да, башка һөнәр иясе булганда да, кешегә ярдәм кулы сузачагына ышанабыз. Аның башкалардан өстенлеге, бөеклеге — әнә шунда да.

Рәфкать Кәрами сюжет сөйләү белән генә чикләнми, илнең үткәненнән бик кирәкле мәгълүматлар да биреп бара. «1935 елның беренче гыйнварыннан 1941 елның 28 июленә хәтле генә дә 19 миллион 840 мең «халык дошманы» кулга алынган»,— ди ул. Шуларның 7 миллионы атып үтерелгән икән! Калганнарының күбесе лагерьларда һәлак булган. Илнең иң затлы кешеләре — галимнәр, язучылар, командирлар, җитәкчеләр — әнә шундый язмышка дучар ителгән. Алар турында 19 миллион 840 мең роман язарга мөмкин икән бит!

Шул ук вакытта бөтен ил җинаятьчегә әйләнә барган: әләкчеләр, кеше үтерүчеләр, башкалар хисабына яшәүчеләр артканнан арткан. Аларга лагерь кысаларында да, гадәти көн күрүчеләр арасында да яшәү җиңелрәк. Сөрелгәннәрнең актык ризыкларын талап, хәлсез булсалар, кыерсытып, бер-берсен үтереп, кыздырып ашап, гомерләрен саклап калган кешеләр саны да аз түгел. Алар өчен әхлак, намус төшенчәләре юк. Тормышта барысы да җәзасын да алмый. Шулардай берсенең бик бәхетле кыяфәттә поездда китеп барганын Мотаһир да күреп кала.

Язучы тасвирлаган лагерь тормышы Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләҗев сурәтләгән тоткыннарныкыннан аерылмый диярлек, әмма аның романында тарихта билгеле булган шәхесләр телгә алынмый. Бу аңлашыла да. Ибраһим һәм Аяз агалар, үз күргәннәреннән чыгып, әдәби әсәр язган.

Сталин лагерьлары алып килгән төп афәт — шәхесне таркату, ди автор. Яхшы кешеләр дә кайвакытта зур авырлыклар каршында бөгелеп төшә. Укучыны төп герой Мотаһирның алай эшләмәве, кешелек сыйфатларын югалтмавы сөендерә.

Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында

Кулыма Җәүдәт Сөләйманның «Ямаулыклар» китабы килеп керде. Шуны укып чыкканнан соң, мин үзем өчен яңа шагыйрь ачтым.

Дүрт тематик кисәккә бүленгән китапның эпиграфлары ук игътибарны туплый, кызыксынуны көчәйтә. Алар бүлек эчтәлеген дә шактый төгәл гәүдәләндерә икән.

Шагыйрь милләтне саклау проблемаларын яктырткан фәлсәфи шигырьләрне уртага куйган. Фикер бик тирәнгә яшеренгән, образлар тыгыз тупланган анда. Дөнья яратылышын, тән һәм җан берлеген тасвирлаган әлеге әсәрләрнең лирик герое — гомумән Кеше. Ул шагыйрь, «мин» итеп кенә дә күзалланмый. Кеше, иң беренче чиратта, Алланың колы. Шул ук вакытта ул аның вәкиле дәрәҗәсенә дә күтәрелә ала.

Әлеге Кешенең яратылышы турында да уйлана шагыйрь. Сәбәбе — ни дә, максаты — ни?

Бу дөньяның дәвамында нинди бәһаң?

Я соң аңа кирәк микән акыл я фән?

Табигатьтә, киләчәктә ни өлешең?

Нигә килдең бу дөньяга, ни йомышың?

(«Кем син, кеше?»)

Шагыйрь уйлавынча, Кеше тән һәм җан берлегеннән тора, дөньяны аңлау өчен яши. Ә дөнья мизгел эчендә туа, мизгел эчендә үлә... Бу сүзләр безне ахыр чиктә Коръән фәлсәфәсеннән үк килгән, җирдәге дөньябыз үлчәнгән, мәңгелек янында вакытлы, дигән фикергә алып чыга. «Тән һәм җан» шигыренең асыл мәгънәсе әнә шул.

Әлбәттә, дөньяга килгән Кеше Сөю, Ирек, Мәхәббәт турында баш вата. Бәһасен, кадерен соңгы сулышта, тыны кысылганда гына аңлый. Бүлеккә кергән исемсез шигырьләрнең шактыенда шул фикерләрнең чагылышын табарга булыр иде.

Сөләйманның лирик герое — хакыйкать эзләүче. Җаны чирләп бетсә дә, башкалар өчен борчылудан туктамый, бөтен кешеләрдәге газапларны һаман да шул үз җаны аркылы уздырырга тырыша.

Җәүдәт Сөләйманга кызганып язу хас, әмма төчелек, сентиментальлек рәвешендә түгел. Газапларын эченә йоткан герой вакыт-вакыт дөньяга елмаеп та карый, аннан яратырлык, үзен оныттырырлык мизгелләр эзли. Дөньяда аклы-каралы төсләр чиратлаша, дип тә еш кабатлый ул.

Бербөтен дөнья тишкәләнгән, ямаулык салырга кирәк. Ул яңа һәм искедән тора. Бу фикерләр дә алда әйткәнгә аваздаш.

«Ә һәлакәт якыная минут саен» шигырендә дөньяның каршылыклардан торуы, диалектикага нигезләнүе тагын да ачыграк күренә:

Мин — бер, мин — күп,

Мин — су, мин — ут,

Җан — мәңгелек, яшәү — минут.

Мин — бер җиһан, мин — бер нокта,

Мин — бер галәм һәм хәтта... юк та.

Җ. Сөләйман иҗатында Көнчыгыштан килгән традицион калып һәм образлар файдаланылмый диярлек. Шулай да үзенең фәлсәфи тирәнлеге, аерым образларны куллану рәвеше белән көнчыгыш шагыйрьләренекенә күбрәк тә тарта шикелле. Бертуктаусыз вакыт алмашынуны һәм вакытлар бәйләнешен, чорның узып баруын тою, аны ничек дәвам итү, тарихта эз калдыру турында уйлана шагыйрь. Мәхәббәтне дә, көнчыгыш шагыйрьләре кебек, дөньяга килгән кешенең күңелен ахыргача биләгән бер гамь, яшәү, иҗат көче тудыручы хис итеп карый. Лирик мин Мәңгелектә аңа биреләчәк бәяне эзли, сөю газапларының узачагына өметләнә.

Шагыйрь газаплар аркылы туган матурлыкка аеруча табына, аңа гына соклана:

Тәмуг утында ярала Асылташның гүзәле.

(«Өзгәләнмә»)

Газаптан туган матурлыкка сокланам.

(«Матурлык»)

Аның һәр гашыйк герое диярлек капма-каршы халәтләр дөньясында яши:

Табигатьтә бар туу да, Бар яну, бар сүрелү...

(«Туй уңаеннан»)

Лирик геройның теләкләре дә каршылыклы. Күзгә ташланып торсын өчен, шагыйрь капма-каршы мәгънәдәге сыйфатламаларны еш кына янәшә куя:

Нык гаилә — йомшак бәгырь,

Озын гомер — кыска шигырь,

Салкын акыл — кайнар йөрәк...

Олы табыш — кече сагыш,

Тәңгәл килсен теләкләргә

Ләүхелмәхфүздәге язмыш...

(«Теләкләр»)

Шагыйрьнең иң ихлас, иң тирән мәхәббәте — милләтенә. Аның турындагы шигырьләрендә сагышлы халык икәнлегенә гел басым ясап тора, сагышының ерактан килгән һәм бүгенге сәбәпләрен ачарга омтыла. Китапта милләтпәрвәр дусларына, милли хәрәкәткә, дәүләт атрибутикасына, үзгәртеп кору елларының һәрбер яңалыгына багышланган шигырьләрне очратырга мөмкин. Бер карасаң, аларга багышлап, публицистик рухтагы поэтик әсәрләр генә язып була кебек. Турыдан ярып, усал итеп, тәнкыйтьләп. Талантлы шагыйрь тапталган юлдан китми. Көтелмәгән образлар эзли һәм таба:

Татарстан ярасына,

ак бинт булып,

Ай сузылган...

(«Татарстан флагына карап...»)

Милли мөстәкыйльлекнең чынбарлыкта булмавын, аның халыкның ярасы икәнлеген, милли атрибутикабызны да үзебез теләгәнчә сайлый алмавыбыз хакындагы фикерләрне, моннан да образлырак һәм асмәгънәлерәк итеп, тагын кем әйтер иде икән?!

Шушы газаплы дөньяда халык бәхете өчен көрәшүчеләр — иң зур каһарманнар, ваемсыз милләтләр — юк ителүгә дучар. Төп фикерләрнең берсе — әнә шул.

Милләт язмышын чагылдырган бүлекнең соңгы шигырендә без тагын бер кат ямаулык образы белән очрашабыз. Аның әсәр башындагы мәгънәсе тагын да киңәя төшкән. Ул лирик герой башкарган эшләр, аның чуар дөньясын гына аңлатмый. Ямаулык дөньядан киткән милләтләр калдырган эз булып та ачыла. Ямаулык, ни кызганыч, сүтелеп ташланырга да мөмкин. Шул ук вакытта хәтта тузган киемдәге ямаулык та күзгә ташланып, җанны көйдереп тора. Үзенчәлекле күзаллаулар тудыра бу шигырь.

Җәүдәт Сөләйманның герое шундый хакыйкатькә килә: һәркем, милләте бәхетле булганда гына, үзен чын кеше итеп тоя, башкалар кичергән сөенеч хисләрен кичерә.

Яңа китап укыгач

Авыл китапханәсенә татар телендә нинди генә китап кайтса да, укымыйча калдырмыйм. Әдәбияттагы һәр яңалык белән кызыксынып барырга тырышам. Китап ошаса, аны башкаларга тәкъдим итәм, тәэсирләрем белән бүлешәм.

Әхсән Баяновның «Урланган ай» дип исемләнгән повестьлар җыентыгын бер сулыш белән укып чыктым. «Җәй белән җәй арасы» әсәренең кечкенә күләмдәге беренче бүлегеннән туган кызыксыну китапның соңгы битләренә кадәр барды. Хәер, аның бүлек саналуы бераз сәеррәк тә, чөнки бары кереш, башлам вазифасын үти.

Малай төш күрә. Үсмер дә төш күрә. Икесе дә чабышкы рәвешендәге бәхет атына атлана. Берсенеке кача, икенчесенеке хуҗасын егып ук төшерә.

Буш кул белән калган үсмерне әле хатын-кыз бәхетле итә ала. Ир-атка әверелгәч, төшендә үзен әсир иткән кызга чәчәкләр өзеп бирә, аның белән мәхәббәттә аңлаша. Уянса, юрганын кочып ята, имеш.

 Картлык көненәчә ул аларның һичберсен дә онытмый һәм, әллә гомер — юш килгән төш кенәме соң, дип баш вата.

Әлеге кешенең исем белән бирелмәве башламга тормыш фәлсәфәсен уздыру функциясе йөкләтелгән булуны күрсәтеп тора.

Икенче бүлектә без шул сорауга җавап эзләүче җитмештән узган Ильяс карт белән очрашабыз. Әле ул колакка да каты түгел, күзләре дә сизгер, йорт тирәсендә матавыклануы аның гаиләдә дә кирәклеге хакында сөйли.

Ильяс абзыйның күңелендә, язмышына буйсынып, бәхет эзләп йөргән кешенең тынгысыз тормышы турында аянычлы нәтиҗә бар. Талканнарының тыныч бәхет булмавы көн кебек ачык, ди ул. Күргән-белгәннәре арасында атын саклап кала алган Фәтхелисламнан гына көнләшерлеге бар аның.

Бәхет — багана, утыртсаң, утыра, аударсаң, ава, дип тә өсти әдип. Шулай икән, бәхетле булу кешенең үзеннән дә тора ич!

Ә бәхетнең чиге бар. Балачак хатирәләрендә, хыялларында изрәп утырган картны, шул хакта уйлап куюга ук, аяз көнне яшен суккандай итә. Ямаулы карга бер чебешен алып китә, карчыгы Бәһрәмия аннан күршеләре алдында адәм көлкесе ясый.

Кеше бәхетсезлекне дә чикли ала. Ильяс әнә, бүгенгенең газапларыннан качып, чишмә буена килә һәм сөйгән ярын хатирәләренә дәшә. Аны очраткан җәй белән җәй арасында кырык ел икән. Шулай итеп, икенче бүлектә әсәр атамасына салынган мәгънә ачыла башлый. Калган кисәкләр Ильяс карт гомерендәге җәйләрнең һәрберсен диярлек берәм-берәм тасвирлый. Аны атсыз калдырган, сугышка алып киткән, хатынлы иткән, балалар шатлыгы китергән җәйләр бар. Ә кышлары... Ильяс абый алар хакында сөйләми диярлек, үзен бәхетле иткән җәйгә тиң кышларны гына тасвирлый ул. Ел фасыллары бер-берсенең урынын ала. Бәхетсезлек алып килгән җәйләр — кышка, сөеклесе белән янәшә яшәткән кышлар җәйгә әйләнә.

Ни җитми кешегә? Үзеннән дә зуррак санаган, хөрмәт иткән, яраткан кызга өйләнә ләбаса! Һәм, гаиләсен, үзен тәмам онытып, җыры белән әсир иткән Рәгыйдәгә үлеп гашыйк булып, аларның театр труппалары артыннан сабый бала кебек ияреп йөри.

Сугышта сәламәтлеген югалткан ирнең кешеләргә, һич югы кемгәдер кирәк буласы, сөясе-сөеләсе, үзен аңлаучы табасы, сәхнәдә артист итеп тоясы килә. Ул — рухы, яшәү рәвеше, дөньяны кабул итүе белән чын сәнгатькәр. Хисләр дулкынында яши, талант алдында баш ия, матурлыкка табына. Авыл тормышы бик якын булса да, печән чабар, балалар үстерер өчен генә яратылмаган ул. Аның шул авыл кешесенең күңелен күрәсе, көннәрен бизисе, хәленә керәсе, сәхнә аркылы аңа гыйбрәтләр җиткерәсе килә. Геройның гаилә коруы да шул хыяллары белән бәйле. Юкка гына китапханәче кызны, кичәләрне башлап йөрүчене кияүгә алмый бит инде ул!

Бәһрәмия — начар хатын-кыз түгел, авыр сугыш елларында ничә баланы исән-имин яшәтә, йортны төзек тота, әхлагын да бозмый, ярдәмгә яраксыз кайткан иренә дә авыр бәрелми, әмма кырыс заман андагы иң уңай сыйфатларны юкка чыгара. Хыялыйлыгын югалта, сәхнәдән күңеле бизә, артыгы белән тормыш мәшәкатьләренә бата. Берәүгә нәкъ менә аның кебек хатын бик ошар иде дә. Ильяска — юк, ул, китаплар яндырганда, Бәһрәмиянең пьесалар җыентыгын яшереп калдырудан куркуын аңламый, аның беретка урынына гади яулык киюен дә яратмый. Хатынының картаеп китүенә дә күңеле әрни ирнең. Тормышны да рольләр башкару дип бәяләгән Ильяс өчен Бәһрәмия башкарган ирләр роле ошап бетми, шул ук вакытта ул бу рольне үзе дә уйнарлык хәлдә түгел.

Ильяс тормыш үзгәрешләренә заман авырлыклары сәбәпче икәнлеген аңлый, әмма элекке Бәһрәмияне табу өчен, һич көч түкми. Ул үз идеалын икенче берәүдә — Рәгыйдәдә күрә.

Кинәт кабынган мәхәббәт уты гомер ахырынача озата бара аны. Ә бит, бер уйлап карасаң, Бәһрәмиянең яшәү шартларына куелса, Рәгыйдә шул ук вазифаларны җилкәсенә алыр иде. Артистлар башкачарак көн күрә, уйлый шул. Ильяс хакына гаиләсен таркатудан да курыкмый Рәгыйдә, әмма, иремнән баш тарттым, дип белдерсә дә, алай ук булмавы да күренә. Яшьләрчә кабат сөю хисе белән әсәрләнгән Ильяс аннан күңел биздерерлек сыйфатлар эзләми, сөйгәнен һичбер нәрсә өчен гаепләми. Кызның гаиләле кешене яратуы гадел, табигый тоела, ул үзен бары Рәгыйдә белән генә күз алдына китерә. Салкын сулы елга аша бер-берсенә каршы килгән ике җан бу яратуның үлемнән дә көчлерәк икәнлеген исбатлый.

Кеше күңеле — төпсез кое. Ул бәхетен һәрвакыт читтән эзли. Язучы да монда һичкемне гаепләми, берәү дә моны дөрес түгел дип санамый. Сюжет шундый ки, һәр кеше, үз карашларыннан чыгып, геройларга мөнәсәбәтен тудыра ала. Милли традицияләрдә тәрбияләнгән укучы, әгәр Бәһрәмия белән Ильяс урыны алмаштырылса, һичшиксез, хатынны тискәре тип дип бәяләр, иренә хыянәтен кичермәс иде. Әмма аның бу очракта гаилә җанлылыгын бәяләп бетерә алдымы икән? Шикле, чөнки җитмешкә җиткән Бәһрәмия тупас телле, усал бер кортка итеп бирелә, әйтерсең Ильясның карчыгына битарафлыгында аның теле гаепле. Үзен көтеп алган хатынында тормышка мәхәббәт, нечкә хисләр уяту өчен, нәрсә эшләде соң Ильяс?! Аны яңадан табарга омтылыш ясап карадымы? Һич юк! Сәхнә тормышы өчен тулаем туры килгән Ильяс — гадәти тормышка сәләтсез, көрәш рухыннан мәхрүм бер герой ул. Өйләр салып, байлык туплап яшәүче таза хәлле гаиләсендә бер күзәтүче, философ булып кына яши бирә. Дөрес, кайвакыт ул оныклары белән дуслашырга омтылыш ясап карый, инде тегеләре бабаларын аңламый. Ильяс аларда тагын да шул үзенең балалык еллары эзләрен күрергә теләп ялгыша. Чор башка, хыяллар башка. Ике уч җиләк өчен ярышу үз уеннары белән мәшгуль балаларга бер мәгънәсезлек кенә тоела. Алар тук, алар шат, алар әлегә үзләренчә бәхетле. Аларны ат, Дүртөйле театрының булмавы борчымый.

Берничә катлаулы чорны узган Ильяс соңгы җәендә иң аянычлы нәтиҗәләрен ясый кебек. Үз гомерен, танышларының гомерен кабат күз алдыннан кичереп, һичберсенең бәхетле булмавы хакында уйлый. Болар өчен гаепне инде үзе үк заманга сылтый. Ильяс иң шәп яшәгән Фәтхелисламга караганда әле бәхетлерәк тә икән. Аның һич югы Рәгыйдәсе булган.

Сабый чактан ук ат, мәхәббәт, гаилә турында хыял яшәткән Ильясны. Ә менә Рәгыйдәсе... Ул — мәхәббәттән дә көчлерәк тойгы. Бу образ — бер үк вакытта Хәмдия дә, Галиябану да. Гомерлек хыял, авыр вакытларда исән саклаган тойгы. Шулай итеп, укучы да Рәгыйдәгә мәхәббәт гади мәхәббәт булмавын аңлый, һәм Ильяска тап төшерерлек һични калмый. Рәгыйдә көнкүреш мәхәббәте түгел икән. Ул үзенә яшь хатын-кыз, сәхнә, әдәби геройлар, сәнгать образын да сыйдыра.

Кешенең бәхетсезлеге күп очракта башкаларның үзен аңламавына барып тоташа. Ильяс авылдашлары өчен чит, ят. Җитмәсә, үзе шундый чиксез киң, бай, матур дөнья адәм баласы теләгәннең чиреген дә бирә алмый. Ә бит кеше хыяллары, бер карасаң, алай ук чиксез дә түгел. Аңа назлы яфрак шыбырдавын шыксыз авазлар бүлмәве кирәк. Җанлы кеше тормышның һәр күренешеңдә үзенә бер кызык табарга һәм аны ямьсез кабул итмәскә тиеш. Яшәү мәгънәсе — шунда да. Чебешне типкән ямаулы карга, әнә шул яшәү мәгънәсенең иң зурын — Рәгыйдәне күтәреп, тормыш күгендә югала. Картның өне, төше бергә бутала.

Ә «җир өстендә япь-яшь җәй тантана итә».

Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек

Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәре басылып чыккач та, вакытлы матбугатта роман хакында шактый гына фикерләр күренде. Шулардан педуниверситет галимәсе Әлфия Мотыйгуллинаныкына тукталасым килә. Ул Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фатих Хөсни әсәрләрендә Нуриәсмага охшаш героинялар булуы хакында әйтә. Әлбәттә, аны Нәфисә, Нурия һәм башкалар белән чагыштырып, зур фәнни хезмәтләр язып булыр иде. Мин исә Нуриәсманы тасвирлап бирергә һәм башкаларга уйлану мөмкинлеге кылдырырга телим. Әгәр дә ул — шактый типик образ, татар хатын-кызына чынлыкта да охшаш икән, без үзеннән-үзе традицияләрнең дәвам итүе турында фикергә киләчәкбез.

«Таң җиле» әлеге дә баягы Нуриәсманы табигать кочагында сүрәтләүдән башланып китә. Исеменә үк нур сүзе кергән героиняны без яшь кыз кебегрәк кабул итәбез, һәм вакыт-вакыт ул таң образы белән дә кушыла. Нәкъ менә мәңге саф булып туучы таң Нуриәсманы яшәртеп күрсәтә дә инде. Бары тик бераздан гына без аның өлкән яшьтәлеген чамалыйбыз, һәм, туар көнгә хәер сораганнан соң, автор соңгы җөмләне өсти: «Хәере белән килмәде бу көн». Вакыйгалар шактый кызу алмашынырга тотына, хәвеф көтү дә көчәйгәннән көчәя бара. Ул да булмый, Нуриәсмага күршесе Гарифҗанның авыр хәлдә шифаханәгә озатылуы, иренең туганы Рәмзинең үлүе хакында хәбәр килеп ирешә. Күрше-күләнне үзара ызгышлардан аралап яшәгән, әхлагы белән аерылып торган хатын шул ук көндә барысына дошман була да кала. Суд тикшерүчесенә дөресен сөйләгән Нуриәсма ике ут арасында көн итә башлый. Я үзенә яла ягарга кирәк, я күршесе хөкем ителәчәк. Нуриәсма дөреслек юлын сайлый. Аны башкалардан аерылып торуда гаепләүләр китә. Ә соң үзеңчә, намуслы яшәү начармыни? Һәм безнең күз алдыбызга тырышлыгы белән, туры сүзлелеге белән таң калдырган Миңлекамал, Нәфисәләр, тормышта юлын тапкан, рухи, үсеш-үзгәрешләр кичергән Нурияләр, рухи авырлыкларга бирешмәгән Мәдинәләр килеп баса. Шуларның барысының башына Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын куям мин. Кешелеклелеген саклап калу өчен, иманына тугры булу өчен, аннан да авыррак тормыш юлы узган башка хатын-кыз телемә килми.

Нуриәсма Нәфисәләр кебек үк тырыш, колхоз милкенә кул сузмый, аның эшләрен үзенеке кебек башкара, байлык җыймый, күңелен йортына, баласына бирә. Тормышны үзе тартып бара. Дөрес, ул да хаталардан хали түгел. Төпчеген авылда калдыру, гайбәте чыккан кызга өйләндермәү өчен, ул кайчандыр Мизхәтнең сөйгәне Зөбәрҗәттән авылдан чыгып китүен үтенгән, әмма, вакытлар узгач, ялгышын таныган, төзәткән. Башка балаларын да еш кына зур бәхетсезлекләрдән саклап калган ана. Шәрифҗаны эчкечелек юлына баскач, җаен табып, аралашкан даирәсеннән еракка җибәргән.

Кешеләр арасында, алар өчен яшәгән Нуриәсма бу дөньяда үзен ялгыз хис итә. Ә менә совет чоры әдәбиятында без күбрәк кайгылардан коллектив ярдәме белән чыккан, аны үзенең терәге итеп тойган геройлар белән очраша идек.

Намуслы яшәү рәвеше Нуриәсманың канына сеңгән, башкаларга яраша алмый, аларның каргышыннан курыкса да, үз-үзенә хыянәт итми. Ире Сәгыйдулланы эшләгән эшләренең хөкемдары иткән ул. Күзгә күренмәсә дә, вакыйгалар барышында катнаша Сәгыйдулла, әйтерсең аның рухы үз нигезендә мәңге яшәячәк.

Нуриәсма — калку образ. Ул идеалдагы герой дәрәҗәсендә. Мондый көчле рухлы татар хатын-кызларын тормышта еш күрергә мөмкин. Шулай булгач, аны тормышчан санарга кирәктер. Көрәшче булып яшәү үзенекен итә, хатынның йөрәге туза, һәм ул өянәк чире белән егыла. Нәкъ менә Нуриәсма хасталангач кына, бөтен авыл халкы кемнедер югалта язуына төшенә, аның бәхиллеген алып калырга өметләнә. Гыйздениса, хәтта ки Хәдичә дә гөнаһ белән яшәргә теләми, соңгысы аның Сәгыйдулласы белән йөрүен әйтеп калырга ашыга. Баксаң, бу да Нуриәсма өчен яңалык булмаган. Тешен кысып, эченә йоткан ул аны һәм бервакытта да ут күршесенә зыян салмаган. Иренең хаталануы сәбәпләрен үзеннән тапкан, чөнки хатын эчке сөю белән яраткан, акылны өстен куйган, тыенкы тәрбияләнгән, ә ирләргә интим мөнәсәбәтләрдә башка төрлеләр ошыйрак төшә. Менә шуларны аңлагач кына, Нуриәсма үз ялгышын төзәткән, уйламаганда-нитмәгәндә табигать кочагында иренә җаны-тәне белән ачылган. Шул яратышу җимеше булып, Мизхәт туган. Ирен гаиләсенә, балаларына кайтарган Нуриәсма.

Героинябызның киң күңеллелегенә чикләр юк: иптәш кызының җилдән тапкан Фәритен дә үзенеке кебек үстергән, үлемгә атлаган Маратны да кеше иткән ул.

Зур йөрәкле ананың бу дөньядан китәсе инде балаларына да сер түгел. Бары тик соңгы эшләргә нокта куелмаганга гына сузыла, ерагайтыла ул көн. Әйе, Нуриәсма белән хушлашабыз. Дөньяны хәмер белән агулаган Бәрия генә бәхиллек ала алмый аннан. Ә бит, уйлап карасаң, вакыйгаларга әнә шул хәмер дигән нәрсә килә дә керә, килә дә керә.

Әсәр башында бераз ясалмарак тоелган, телен төчеләндеребрәк күрсәткән таң күренеше тора-бара башкачарак тәэсир тудыра. Тормышы, бәхете китек чакларда, кешеләр арасында урын тапмаган Нуриәсма таңнарда кояш чыгышын карарга чыга торган булган икән. Ул аннан киләчәгенә хәер-фатиха сорап яшәгән. Көннең хәерлесе, кызганычка каршы, карчык үлгәндә генә килә. Яшәү өмете биргән Таң образына тиңләштерелгән Нуриәсма белән хушлашу укучы өчен бик авыр мизгелгә әйләнә.

Татар әдәбияты традицияләрендә, олы җанлы, зур мишәргә сәләтле итеп тасвирланган хатын-кыз ул Нуриәсма!

 Татар әдәбиятында тарихи тематика

Соңгы елларда тарихи роман жанрының җанлануы бәхәссез. Мәктәп дәреслекләренә кергән әсәрләр генә дә никадәр! Әмма мин үз фикеремне әйтергә телим, шуңа күрә язма эшемдә Флүс Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет» әсәренә тукталырга булдым.

Әдипнең «Хыянәт» романын укучылар беләдер, ул үзенең көтелмәгән вакыйгалары, геройлар тотышындагы «егетлек» белән, француз әдәбиятында заманында бик популяр булган «рыцарьлык» романнарын хәтерләтә. Мәгълүм тарихи вакыйгаларны үз эченә алмаса, укучы тарафыннан тулаем шулай кабул ителгән дә булыр иде.

Маҗаралылык ноктасыннан караганда, «Ишелеп төшкән бәхет» романы да үзенең элгәресеннән калышмый. Үзәккә бер татар авылында үскән егет язмышы куелган, ул мең төрле җепләр аша милләтенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән бәйләнгән. Әмма, тыштан караганда, бу сизелми дә. Без аны башта күргәзмәгә килгән гап-гади бер кеше кебегрәк кабул итәбез, тик аны башкалардан америкалыларның әманәтен алу гына аерып куя. Әлеге күрешү сюжет тудыруда этәргеч булып тора. Ул безне әле Сирин тирәсендәге, әле Илдарга бәйле вакыйгаларга ияртеп алып китә. Әйтерсең очрашу очраклы булмаган. Мөһаҗирлектә яшәгән ватандашларыбызның әманәтен тапшырырга нәкъ менә Сирин лаек. Шул ук вакытта бу әманәт Сиринне алар белән бер рәткә үк куя: дошманнар исемлегенә кертә.

Язучы исә геройларны башкача бүлә. Бер төркем — гаделлек тарафдарлары, икенчесендә — гаделсезлек иленең сакчылары. Беренче төркем үз эченә СССР да үз бәхетен тапмаганнарны, аны читтән эзләгәннәрне берләштерә. Болар — тәгаен шәхесләр. Агишлар, Акчуриннар һәм Сирин, Асия кебекләр, Нәсел-нәсәбе «дәүләт иминлеге» сагындагы Дамир Гыймаев, Майорчук һәм башкалар ни дәрәҗәдә тормыштан — без белмибез.

Язмыш төрле төркемгә керүчеләрне бик кызыклы очраштыра килә. Үзара чагыштыру, кешеләр әхлагының тәрбиягә, әти-әнисеннән алган үрнәккә бәйлелеген ассызыклау, имәндергеч күренешләрнең сәбәпләрен үткәндә итеп күрсәтү өчен, шулай эшли язучы. Бу җәһәттән, романның эпилогы бик кызыклы.

Язучы төрле вакыйгалар чылбыры аша чит илгә нәкъ менә милләтнең каймагы киткәнлекне, алардагы югары әхлак, бердәмлекне күрсәтә. Чит илләрдә бай яшәсәләр дә, дәрәҗәләре булса да, алар гомерләрен милләтнне мөстәкыйль итүгә багышлаган. Шуңа ирешмәү аларның рухын китек итә. Эшләре, тормышлары безгә ишелеп төшкән бәхет кебек тоелса да, алар теләгән бәхет түгел, хәтта ки җимерелгәне хисабына бирелгән өлеш кенә.

Бәлки, Сирин Сабиров — шул милләтнең фәнен, үз иленең данын үстергән ир бәхетледер? Юк шул. Ул иң элек яшь вакытында, укуга сәләтле вакытында хәрби хезмәткә озатыла, сәбәбе дә шәхси мөнәсәбәтләр җирлегендә генә: кемгәдер, әйтик, шул Дамирга, аны Асиядән ерагайту кирәк.

Армия үз файдасын эшли: кешеләрне танырга өйрәтә, физик чыныктыра, чын дуслар белән очраштыра. Хезмәт срогы да тулып килә. Менә, менә бәхет ишелеп төшәчәк... Тагын барып чыкмый: химик матдәләр белән агуланган егетләр бер-бер артлы гарипкә әйләнә, йөргән кызларыннан аларны да бәхетсез итмәс өчен баш тарта. Шәхси бәхет Совет Армиясенең мәгънәсезлекләренә корбан ителә. Өйрәнүләр вакытында хәлне чамалап алган егетләр саклык чаралары күрәләр һәм өлешчә сәламәтлекләрен дә саклап калалар.

Ниһаять, Сирин үзен фән дөньясында таба кебек. Яшь килеш дуслары дөньядан киткәнне йөрәге белән кичергән «профессор» ничек бәхетле була алсын инде?! Аның һәр киче сыра залларында тәмамлана. Димәк, яшәве — шешә белән, дусты, сердәшчесе дә — шешә. Һәм ул гаделсез дөньяда бернинди фәнни дәрәҗәләргә дә ирешмәгән. Тора-бара «профессор» юкка чыга. Әллә солдат хезмәтендәге чир, әллә иминлек «сакчылары» юк итә аны. Автор фаразларны безгә калдыра.

Романда тулы бер чор сурәтләнгән. Кешене бәхетле итәр өчен җитәрлек бер чор. Совет хакимияте чоры. Ә бит шул заманда башкаларны хөкем иткән башкисәрләр дә бәхетле булмаган икән. Аларыннан дуслары, милләте йөз чөергән, чөнки кешеләр бәхетсезлегенең башында торганнар.

Романның журнал варианты, әйтергә кирәк, авыр укылышлы иде. Сөйләме җанлы, табигый үк түгел, автор үзе бик сизелә. Һәр герой өчен әйтерсең бер кеше уйный. Артык уйланылган, кат-кат эшләнгән кебек хис кала. Асмәгънәләр дә көчләбрәк кертелгән шикелле. Маҗаралылык документаль нигез белән үрелеп үк бетми. Китап исә бөтенләй башка! Инде эчтәлек тә үзгәргән.

Шунысын онытмаска кирәк, роман фикере белән көчле: тоталитар дәүләт яшәгән очракта җир шарында гаделлек була алмый, аны саклаучылар һәркемнең бәхетен тартып алырга гына тора, сәяси система кешенеенең корбанына әверелдерә. Чит илләрдә дә ватан юк. Дуслар табарга, хөрмәт казанырга, бай яшәргә мөмкин, тик ата-ана җире бер генә, һәм кеше бәхетен шунда табарга тиеш. Ишелеп төшәсе бәхет башкалар тарафыннан «ишелә» дә икән шул...

Йомгаклап, шуны да өстәргә мөмкин: Сирин бәхеткә дип салган юлы буйлап бәхетсезлегенә таба атлый.

Татар прозасында укытучы образы

Бигрәк тә алтмышынчы еллар башыннан әдәбиятта укытуга бәйле проблемаларны яктырту, мөгаллим образларын тудыруга игътибар артты шикелле. Сәбәбе — тормышның үзендә. Шушы чорда фән-техник алгарыш башланды. Дөрес, каләм ияләребез педагогларның шәхес тәрбияләүдә зур роль уйнауларын элек тә истә тотканнар, инде гасыр башы әдәбиятында да ассызыклап күрсәткәннәр, милләтпәрвәрләрне үстерүдә аларга зур вазифалар йөкләгәннәр.

Бу темадан шактый читтәрәк торган кебек һәм соңгырак чорда язылган әсәрләрдә дә (Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повестенда, Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар»ында һ. б.) кеше тәрбияләүне үзенең гражданлык бурычы итеп санаган укытучы образлары бар. Без аларны күркәм сыйфатлар иясе, үз эшенең бирелгәне буларак бәялибез.

Гомерләре укытучылык эшенә багышланган язучыларыбыз иҗатында бу һөнәр ияләренә игътибар аеруча зур. Шулай булырга тиештер дә. Әдип үзе белгәнне язса гына, әсәре үтә тормышчан чыга. Гомерен башта — мәктәптә, аннан университетта укыту эшендә уздырган Мөхәммәт ага Мәһдиевне генә алыйк. Аның «Фронтовиклар» әсәрен мисалга китерик.

Бу роман безнең күз алдыбызга укытучының психологик портретын бастыра да куя. Укытучы ул — баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул — баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе.

Бүгенге укытучы белән сугыш чорында, аннан соңгы елларда эшләгән мөгаллим арасында берникадәр аерма да бар. «Фронтовиклар»дагы Рушад белән Гатаны искә төшерик. Сугышта зур авырлыклар кичерү икесен дә тормыш ваклыкларыннан өстен калырга өйрәткән, алар үз язмышларын ил язмышыннан аерып карамый.

Дөрес, егетләр, кызып китеп, бернинди педагогика законнарына сыймаган гамәлләр дә кылалар, әмма әлеге гамәлләр тормыш кысаларына сыеша. Менә нәрсә мөһим икән!

Мөгаллимлек сыйфатлары буыннан буынга күчә. Әсәрдә әнә шундый фикер дә бар, шуңа күрә автор төп образ Рушадны укытучы малае итеп бирә, аның балачактан ук мөгаллим булырга хыялланганлыгына басым ясый. Тәвәккәллеге аркасында ул артка калган алтынчы сыйныфны тәртипкә китерүгә ирешә, тәртипсезлекләре белән даны чыккан Закиров һәм Әскәревләрдән дә кеше ясый.

Мәктәпкә фронтовик укытучылар кайтуның бөтен коллективка уңай йогынтысы сизелә. Үз эшләренә сүлпәнрәкләр, ялкаураклар сагая төшә, җыела.

Бала чакта алган белем соңрак сынала. Гата һәм Рушадларның укучылары да, башка җирләрдә укуларын дәвам иткәндә, әнә шуны аңлый. Мәктәптән ерагайгач, ул бөтен ваклыклары белән күз алдына килә башлый.

Укытучыны без корыч иманлы итеп күрергә күнеккән. Әдәбиятта аның шундыйлыгына мисаллар җитәрлек. Бу әсәрдәге Бәлкыйсны гына алыйк. Ул — уку-укыту бүлеге мөдире. Үз фикеренә ышандырырга оста, чөнки белеме тирән. Төннәр буе дәфтәрләр тикшерә, педагогик китаплар укый. Гомерен балаларга багышлау аркасында, үз тормышын да кора алмаган карт кыз ул — Бәлкыйс. Батырлыгы да егетләрнекеннән ким түгел. Педагогик киңәшмәдә егетләрне нәкъ менә ул яклап чыга да.

Укытучы матур киенергә, сөйләргә, үз-үзен тота белергә тиеш. Романдагы Нәркис әнә шул сыйфатлары белән истә кала. Нәзакәтле кызның сөйләме дә үзе кебек нәфис, чөнки ул —шәһәрдән, башкачарак шартларда тәрбияләнгән. Тора-бара Нәркис авыр тормышка күнегә, гаиләсен авылда кора.

Укытучыларның да төрлесе бар. Директор хатыны Гөлчирәгә охшашлар белән без, бәлки, таныш та түгелдер, әмма мин андыйларның булуы бик ихтимал дип саныйм.

М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ында укытучылар галереясы бу каһарманнар белән генә тәмамланмый. Язучы әйтерсең аларның һәр төрдәгесен тудырып калырга ашыккан. Тыштан караганда, бер генә төсле күренгән дөньяның меңләгән төсмер ләрен ачкан.

II бүлек
Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты буенча язма эшләр

Алдагы бүлектәге сочинениеләргә нигез синең көндәлек тормышың иде, ирекле тема шәхси тәҗрибәңне, күренеш-вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә зур мөмкинлекләр бирә. Мөстәкыйль укыган әдәби әсәрләрең никадәр күп булса, әдәбиятка караган язмаларың шул кадәр үзенчәлеклерәк булачак, башкаларныкын кабатламаячак. Шуны күздә тотып, без дә әлегә кадәр мәктәп программасына кертелмәгән әсәрләрне дә анализладык.

Татар әдәбияты буенча сочинениеләр язганда, тема бик тар куелса да, аерым әсәр тәгаен бирелсә дә, синең тулы бер чор әдәбиятын яхшы белүең ярдәмгә килә ала. Беренчедән, әлеге әсәрне әдәби мирас җирлегендә анализлый аласың, икенчедән, язучының үз иҗатында урынын билгеләргә мөмкин. Кайбер сочинениеләр үзләре үк әдәби процессны үсештә күрүне, гадел гомумиләштерүләр ясауны, аерым чорга караган әдәбиятны зур күләмдә белүне сорый.

Әдәби геройга характеристика бирү өчен, укыган әсәреңне аеруча яхшы хәтерләргә кирәк. Имтиханнар вакытында дәреслек кул астында булмый. Өйдә башкарылган эшләргә исә таләпләр тагын да зуррак куелырга тиеш. Гадәттә дә, анда китерелгән өзекләр саны күбрәк, эш төгәлрәк, тасвир тәфсилле. Моның өчен геройны вакыйгаларда, кешеләр белән аңлашканда күзәтү генә җитми, һәр детальне теркәп барырга кирәк: ничек киенә, яши, уйлый...

Әдәби әсәр, беренче кат укылганда, гомуми тәэсирләр тудыра. Анда куелган аерым проблеманы тикшерү максатыннан, һичшиксез, аны кабат, үз сорауларыңа җавап эзләү рәвешендә укып чыгарга кирәк.

Аптырап калмагыз: цитаталар төрле чыганаклардан алынды, һәм алар дәреслектәгегә текмә-тек туры килмәскә мөмкин. Кайбер өзекләрдә тыныш билгеләре сочинение авторы тарафыннан кагыйдәләргә туры китереп үзгәртелде.

Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары

Язма әдәбият һәрвакыт тәрбияли. Матур әдәбият бигрәк тә. Тәрбиянең нинди юнәлештә булуы, әлбәттә, бәхәсле. Әдәп-әхлак кагыйдәләре, заманнар узган саен, бераз булса да үзгәрми калмый. Кешеләргә куелган бер таләп искерә, төшеп тә кала, аның урынына яңасы барлыкка килә, икенчесе өлешче үзгәрә. Үзгәрми торган әхлак нормалары да була. Матур әдәбиятта шулары өстенлек итә дә инде.

Әгәр борынгы әдәби, дини, фәлсәфи эчтәлекле теләсә кайсы әсәрне укып, тикшереп чыксаң, авторның кеше ни өчен яратылган, ул нинди булырга тиеш, яшәү рәвешен ничек корса, бәхеткә ирешә һәм башка бик күп сорауларга җавап эзләгәнлеге күренә. Шул рәвешле фикер йөртеп, каләм иясе үзе идеалдамы, тормыштамы күрергә теләгән шәхес образын иҗат итә. Реаль җирлеккә таянып яза, үз чоры өчен кирәкле, җәмгыять ихтыяҗы булган кеше образын тудыра ул.

Халык авыз иҗаты әсәрләре дә бабаларыбызның педагогы карашларын чагылдыра, әмма без бүген авторы тәгаен булган чыганакларга, әдәби әсәрләргә тукталырга телибез.

Караханыйлар дәүләтендә иҗат ителгән «Котадгу белек» поэмасын алыйк. Авторы — Йосыф Баласагуни. Әсәрнең атамасы «Игелекле итүче белемнәр» дип аңлатыла. Димәк, тәрбия китабы — әлеге ядкарь.

Әсәрнең схематик характердагы сюжетына борынгыларның акыл-тәҗрибәсе дыңгычлап тутырылган, дип әйтсәк тә, хата булмас. Поэмада кешене тасвирлауга, аны бөек итеп күрсәткән сыйфатларны ачуга зур урын бирелгән.

Белемле, тәрбияле, әхлаклы кеше — автор күзаллаган идеал.

Язучы карашынча, уңай сыйфатларны күрә, бәяли белү өчен, иң элек үзеңә камил булырга кирәк. Чыннан да, иптәшеңнең ни дәрәҗәдә белемле икәнлеген аңлыйм дисәң, үзеңнең дә ул хәбәрдар нәрсәләрдән мәгълүматлы булуың шарт бит.

Шагыйрьнең бер фикере, минемчә, аеруча кызыклы: халыкның ниндилеге аның хөкемдарына бәйле. Әгәр дәүләт гадел кануннарга нигезләнеп төзелсә, кешене бәхетле итәр өчен, бөтен шартлар тудырылса гына, шул илдә яшәүчеләр патшаларын үзенең идеалы итәчәк.

Шагыйрь кешеләргә хас берәр сыйфатны әйтми калдырды микән?! Монда кешелеклелек, киң күңеллелек, хезмәткә, гаиләңә, туганнарыңа мөнәсәбәт турында да сүз бар. Йосыф Баласагуниның әсәре борынгы рун язмалары, Мәхмүт Кашгарыйның «Диване...» китабы белән дә керешә икән. Шулай булгач, шагыйрь уздырган фикерләр аның үзенеке генә түгел, алдагы буыннардан ук мираска бирелгән. Шул ук вакытта бөек акыл иясенең халык авыз иҗатында нык таралган мәкаль-әйтемнәрне дә үз китабына кертеп җибәрүе шик тудырмый, чөнки борынгы ядкарьләр кануннар, тәрбия китабы һәм матур әдәбият, сүзлекләр ролен дә уйнаганнар.

Без Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрен педагогик поэма дип тә атый алыр идек. Язмам ахырында шагыйрь биргән бер киңәшне китереп узасым килә:

Күңел, телеңне дөрес тот, холкың да бөтен булыр.

Һәм сиңа килер бәхет, дөньяң да бөтен булыр.

Ә бит монда, төптәнрәк уйлап карасаң, сөйләү әдәбе турында гына сүз бармый, күңел сафлыгы турында әйтелә, тышкы тотышыңның эчке дөньяңа бәйле икәнлеге аңлатыла. Әлбәттә, холык сыйфатлары кеше бәхетенең нигез ташлары булып санарга хаклыдыр.

Коръән һәм татар әдәбияты

Коръән һәм татар әдәбияты турында сүз йөрткәндә, сюжет, образлар күчемлелеге хакында сөйләргә була. Коръәндәге фикерләрнең әдәби әсәрләргә йогынтысы, гомумән, бу Изге китапка каләм ияләренең мөнәсәбәтен күрсәтергә дә мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан җиткерелгән 114 сүрәдә фәлсәфи һәм эмоциональ фикерләү шул дәрәҗәдә тирән ки, ул әле ничәмә ничә гасырлар бөтен әдәбиятны үзенең яктылыгы белән сугарачак.

Мөселманнарның Изге китабы үзәгендә бераллалык идеясе тора. Әдип һәм шагыйрьләргә дә бу фикер, әлбәттә, беренче чиратта, дини китаплар аша сеңгән. Алар исә барысы да әлеге дә баягы Коръәнгә нигезләнә. Мин үз алдыма шундый сорау куйдым: Алланы бер итеп карап, аңа сыену, аннан ярлыкау көтү, аңа табынуны кайсы шагыйрьләрдә, кайсы әсәрләрдә очратырга мөмкин? Һәм гаҗәеп нәрсә ачыкланды: теләсә кайсы каләм иясе аның берлеген, барлыгын, бөеклеген таныган. Дөрес, әсәрләре буенча «алласыз» булып күренгән бер-ике иҗатчы бар, әмма без бүген инде аларның да хакимлек иткән идеология басымына бирешкән генә икәнлекләрен беләбез.

Мин борынгы ядкарьләргә тукталырга уйламыйм. Суфичылык әдәбиятында дини фикерләр урын алганны әйтү белән шаккатырып булмас. Бераз соңгырак чордан башлыйк.

Менә Кандалый. Сайламый-нитми, җыентыгыннан бер битне ачам:

Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,

Әгәр, ялган, дисәң, бер Ходаем бар!

(«Китапларда бу сүзне күргәнем бар»)

Бу юллар Кодрәтлебезнең шагыйрь сүзләренә шаһәдәтлек бирә алганлыгын да, җәза билгели алуы белән, ялганнан саклап торганлыгын да күрсәтә.

Ни бәхет! Эзләргә дә кирәкми!

Хода язган микән ошбу җиһанда

Күрешергә, сөйләшергә ниһанда?—

(«Ки, бәян, яздым сәңа, җаный, ничә хат»)

ди шагыйрь. Димәк, кеше язмышын билгеләүче Алланың барлыгын шулай ук таный. Ул аны Язмыш Алласы, Бәхет Алласы дип тә билгеләми. Шулай икән, бер Алланы күздә тота.

Ә менә Тукай. Без аның бер шигыреннән бүгенгегә күчермәдә өзек китерик:

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.

(«Голумең бакчасында...»)

Әлеге әсәрендә татарның прогресска таба хәрәкәтен кире какмастан, шагыйрь үз хыялын Алла исеме белән дә бәйләп карый.

Тукай мирасында Бөек көчкә атап язылган шигырьләр аз түгел. Шуларның берсе «Алла гыйшкына» дип атала. Бу шигырь алда китерелгәнгә бер ягы белән охшаш: анда да, Алла безне танысын, яратсын, бәхетле итсен өчен, начар сыйфатлардан арынып, үз милләтебезне алга илтүче уңай якларыбызны арттырыйк, идеясе бар.

Тукайның мәхәббәт шигырьләре турында әйтеп тә торасы юк! Шагыйрь аларда бик еш тагын да шул Ходага мөрәҗәгать итә. Һәркемгә бик яхшы таныш «Гыйшык бу, йа!» шигырен искә төшерик.

И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим; —

дигән юллар да бар анда.

Шагыйрь кайчан Күкләргә сыена, өметле карашын шунда юнәлтә соң? Әлбәттә, җирдә таяныр ноктасы калмаганда. Сөйгән яры аңламаса, якыннарын югалтса, милләте ирексез булса... Тукайда да бу шулай.

Әйдәгез, бүгенге көн әдәбиятыннан бер генә мисал китереп узыйк. Харрас Әюповтан ул. «Бишвакыт намаз» дип аталган «шигъри гыйбадәт»тән:

Бер Ходаем гафу әйләр әле,

Гел ярлыкар, диеп уйлама,—

Ходай бит ул сиңа, үзең Кеше

Булсаң гына, Ходай булала...

Бик кызык фикерләр яшеренгән бу юлларга. Аллага табынучы — иманлы, әхлаклы, тәрбияле икән, ә ярлыкаучыбыз бары тик үзен танучыларны гына гафу итә. Коръәндә андый фикер еш кабатлана. Аллаһе Тәгалә тәүбәгә килгәннән соң гөнаһ кылуны яратмый, аңлы рәвештә эшләнгән начарлыкларның җәзасы да зуррак. Шагыйрь әнә шул турыда да җиткерергә тели сыман. Бу шигырьдә бераллалык идеясе булу табигый, чөнки тема ук шул мотивка этәргеч бирә. Ә бит бөтенләй башка нәрсәләр турында язганда да, безнең телебезгә, и Ходаем, я Раббем, кебек сүзләр гел килеп тора. Шагыйрьләр гаҗәпләнсәләр дә, соклансалар да, гаҗизләнсәләр дә, дөньясыннан туйсалар да, Алланы исләренә төшерәләр.

Татар әдәбияты турында сөйләгәндә, прозаны читләтеп узу бик кыен. Әмма тезмә әсәрләргә Коръәндәге фикерләрнең килеп керүен күрсәтү күләмне бик арттырыр иде. Без дә шушы язганыбыз белән канәгатьләнербез.

«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар

Мәшһүр Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында беренче фасыл үзәк геройның төш күрүеннән башланып китә. Әле нәбилек дәрәҗәсенә күтәрелмәгән Йосыфта гайре табигый сәләтләр юк, шунлыктан юралышын атасыннан сорый. Төшнең гаҗәеплеге, онытылмаслык тәэсир калдыруы киләчәктән икәнлеген аңлатып тора, бала да аның күркәмлегенә, изгелегенә ышана.

Пәйгамбәрләр нәселеннән килгән Ягкуб төшнең Мәүладан булуын раслый һәм сөенечкә юрый. Бөек көчтән узып, аның нәкъ шулай булачагына басым ясамаса да, улының байлык, дәрәҗә, акыл белән бөтен дөньяга танылачагына өмет итүен әйтә.

Төшкә, аз гына мәгълүмат бирсә дә, зур эчтәлек салынган булып чыга. Унбер йолдыз образында Ягкуб балалары аңлашыла, шулай да әлегә ай белән кояш нәрсә икәнлекне төгәл генә белеп булмый. Фанилык белән бакыйлык билгесеме ул? Йосыфның үги сеңлесе белән Зөләйха дип тә уйлап куярга мөмкин. Әллә күк үзе Йосыф алдына төшкәнлекне күрсәткәндә, автор аның төп атрибутларын калдыра алмыймы? Болай эшләү бөтен галәм байлыкларының бер зат алдына җыелуын күрсәтәме? Бәлки, Аллаһның аңа бүләк итәчәк байлык һәм нәбилек билгеләредер алар? Берсе — туар кояш. Бу якты киләчәк тә була. Икенчесе — тулган ай. Хорафатларга ышанучылар, ай тулганда, гадәттән тыш хәлләр була, дип уйлый. Димәк, гаҗәеп хәлләргә ишарә санала ала. Ә бит нәбилек тә — шул гаҗәп хәлләр рәтеннән. Поэмада ата кеше унбер йолдызның кем икәнлеген төгәл әйтса дә, калган образларны тәгаенләштерми. Фаразлау мөмкинлекләре зур.

Йосыф күргән төш аның туганнары белән дошманлашуына сәбәп була да инде, чөнки анда аларның киләчәктә дөньяда тотачак урыны билгеләнгән һәм Йосыфка өстенлекләр бирелгән. Язмышның югарыдан билгеләнгәнлегенә ихластан ышанган очракта туганнар моның белән килешер иде. Җитмәсә, алар Йосыф сөйләгәннәргә ышанмыйлар һәм төшне үзен иркәләндерү өчен уйлап тапкан сәбәпкә әйләндерәләр.

Төш — поэмадан күренгәнчә, язмыш билгесе, югары көч белән бәйләнештә тору чарасы. Димәк, Аллаһ билгеләгәннәр белән ризалашырга теләмәү — аның үзенә үк каршы чыгу дигән сүз. Туганнар бу хакта уйламый. Дөрес, алар Йосыфны үтерүнең зур гөнаһ икәнлеген аңлый, соңыннан тәүбәгә килербез әле, дип, үз-үзләрен тынычландыралар. Бу очракта тагын бер нәрсәгә илтифат ителми: ислам дине кануннары буенча, аңлы рәвештә эшләнгән гөнаһның җәзасы тагын да зуррак, һәм ул зур авырлыклар белән генә кичерелә. Йосыфның төшендә бары тик яхшылыклар гына вәгъдә ителсә дә, Ягкуб яман эшләрне күңеле белән тоя. Җитмәсә, үзе дә төш күрә. Унбер бәтиенең берсен бүре алып китә. Ни өчен балалар саны унике түгел? Аның берсе бүрегә тиңләштерелгәнме? Әллә бүре чынлыкта да бүреме? Әллә үги кыз Динә исәпкә алынмыймы? Бу да әлегә ачык түгел.

Шушы ук вакытта Динә дә төш күрә. Ул әтисенә төшендә ун бүренең Йосыфны алар кулыннан талаганлыгын әйтә. Поэма башында йолдызга тиңләштерелгән ир туганнар ун ерткычка әйләнә. Пәйгамбәр балаларына бәя үзгәрә. Якын арада буласы вакыйгаларны хәбәр итүче икенчерәк төрле төшләр була алар.

Поэмада төш сүзе еш телгә алына. Йосыфка яманлык эшләргә җыенган туганнары да, төшең ярдәмгә килсен, диләр. Имеш, Аллаһтан булса, бөек көч сине бу хәлдә калдырмас иде. Төшкә булган үч, ачу гөнаһсыз бер җанга күчерелә. Йосыф үзе дә гел искә ала аны, чөнки ул төш аның бөтен язмышын үзгәртә.

Бүлек башламнарына урнаштырылганлыктан, төшкә шунда ук игътибар итәсең. Төш дөрес юралсын өчен, аның төгәл сөйләнүе мәҗбүри. Дүртенче фасыл башында Малик бине Дугыр да төш күрә һәм, Йосыф кебек, төшне җиткергәндә үзенең гадел булуын белдерә. Ул Кәнгандәге бер коега кояш иңүен, аның якасы аша кире менүен, итәгенә асылташлар, энҗе мәрҗән яудыруын сөйли. Юраучы аның байлык иясе булачагын, шушы төш аша Тәңренең берлегенә ышаначагын әйтә. Димәк, төш кешене сафландыру, бераллалыкка китерү вазифасын да башкара. Кыйммәтле ташлар төсендә булган кояш — байлык билгесе дә, бөек зат белән арада торучы да. Йосыф төшеннән мәгънәсе төрлечәрәк аңлашылган кебек калса да, шушы янәшәлек аны тәгаенләштерә.

Һәр яңа фасыл саен без яңа герой, яңа язмышлар белән танышабыз. Вакыйгаларда катнашучы һәм билгеле бер роль уйнаучы герой төш күрми калмый. Шулай итеп, аларның саны дистәгә җитә.

Зөләйхага бәйле сюжетны искә төшерик. Таймус патша кызы да, әтисенең тезләрендә йоклаганда, төш күрә. Күрәсез, аның гадәтләре Йосыфныкына шактый охшаш, ул да — әти кешенең иркәсе. Патша, Зөләйханы бәхетле итәр өчен, бөтен байлыгын бирергә риза.

Кызның төше аның тормышында зур үзгәрешләр булачагын хәбәр итә. Ул үзенең акылын җуйганлыгын, үтә сабырсызга әйләнгәнен күрә. Һәм, чыннан да, төштә хәбәр ителгән сыйфатлар Зөләйха язмышында хәлиткеч роль уйный да. Төшләр, шулай булгач, аерым бер вакыйгаларны хәбәр итү өстенә, кеше холкындагы үзгәрешләрне дә билгели ала.

Инде бер ел узганнан соң күргән төшендә Йосыф аңа үзеннән башка һичкемгә бакмаска куша. Бары тик өченче төштә генә ул Зөләйхага кемлеген, кайдалыгын әйтә, Зөләйха да бу юлы гына аңа дәшәрлек көч таба. Соңгы төш кызны айнытып җибәргәндәй була. Ул, сөеклесен эзләп, юлга чыга.

Төшне дөрес юрау, дөрес аңлау нәбиләргә генә бирелгән шул. Сабырлыкка таянмаган кыз зур хата эшләп ташлый. Йосыф җиткергән мәгълүматтан чыгып, аны Мисыр шаһы дип аңлый һәм, ашыгып вәгъдә бирүе аркасында, ямьсез кыяфәтле Кыйтфиргә кияүгә чыга. Хәер, олы юл узган, әтисенең хәер-фатихасын алган кызның башка чарасы да калмый. Икенчедән, шаһның коллары, чын төш күргән булсаң, ул барыбер тормышка ашачак, дип тынычландыра. Шулай итеп, бу очракта да төшнең ике төрле (гадәти һәм хәбәри) төш булуына басым ясала. Поэмада изге төшләр генә телгә алына, эчтәлеге сөйләнә, чөнки калганнарның әһәмияте дә юк.

Йосыф, хаксыз рәвештә зинданда кол итеп тотылганда, инде Рәййан патша булып калгач, Аллаһтан Җәбраил китергән ак энҗе ярдәме белән, пәйгамбәргә һәм могҗизачыга әверелә. Димәк, төштә генә түгел, чынбарлыкта да ялтыравык төстәге предметлар күк һәм җир арасындагы бәйләнештә мөһим роль уйный.

Йосыфның патшаны үтерергә алынган шәрабчы һәм икмәкченең төшен аңлатуы аның тәүге тапкыр сәләтен күрсәтүе була.

Шәрабчы төшенә шулай ук затлы әйберләр генә керә. Патшага алтын касәләрдә йөзем суы эчерә, һәм аның күргәне дә изгегә юрала.

Икмәкченең төшендәге детальләр дә үз һөнәре белән бәйле. Ул, баш өстенә өеп, патшага илткән икмәкне кошлар чукый. Соңыннан начар төштән баш тартып караса да, Йосыф аңа юралган казаның кире кайтмавын әйтә. Төшнең тәкъдири мәгънәсе ныгый. Төшне төгәл җиткерү кирәклеге, ни юрасаң, шул булыр, фикерләре тагын бер кат ассызыклана.

Йосыфны зинданнан чыгарыр алдыннан Рәййан да төш күрә. Гадәти булмаган төшне теләсә кем аңлатып бирә алмавын белдек инде. Һәм, чыннан да, Йосыф кына аның мәгънәсеннән хәбәрдар була. Ул җиде симез сыерны муллык елларына, шул малларны кабып йоткан җиде арык сыерны корылык елларына тиңли. Тупланган малның авыр бер чорда юкка чыгачагын фаразлау дөрескә туры килгәннән соң, Рәййан аңа патшалык таҗын кидерә.

Соңгы бүлекләргә яңа персонажлар кертелми диярлек. Шулай итеп, төш образлары да кулланыштан төшә. Кем күрүгә карамастан, әлеге төшләр, иң беренче чиратта, Йосыф язмышын үзгәртә. Бу табигый да, чөнки поэмада нәкъ менә Йосыф үзәк герой итеп сайланган. Әсәр беренче төшнең тәмам раслануы белән бетә.

Мин яхшыга яхшымын,
Мин яманга яманмын
(«Идегәй» дастанындагы үзәк геройга карата)

Идегәй — халык таныган каһарман, гаделлеге, зирәклеге белән хөрмәт казанган хаким. Галимнәр, «Идегәй» дастанындагы герой һәм тарихта шул исем белән билгеле булган малик арасында зур аерма бар, дигән фикерне әйтә. Әдәби әсәр герое турында язганда, без вакытлыча тарихи шәхесне онытып торырга, аларның икесен кушмаска тиеш.

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә күпчелек очракта үзәккә куелган герой уңай гына булып калмыйча, хәтта идеаллаштырыла да. Идегәй дә үзендә бөтен яхшы сыйфатларны туплаган. Алай гына да түгел, фикер йөртү сәләте, көче, сугыш осталыгына маһирлыгы буенча үз чордашларыннан берничә башка өстен.

Дастанда Идегәй бик тә тәфсилле тасвирлана. Аның Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда түрә булганчы күргәннәрен, тормышын яктыртуга тулы бер бүлек багышлана. Ике яшендә кеше арасына чыга, киңәше белән ярдәмгә килә, өч яшендә укырга өйрәнә, дүрттә белеме белән таныла, инде уникеләргә җиткәндә, алпамыштай ир була ул. Бер караганда, арттыру булып күренсә дә, тормышта шул дәрәҗәдә тиз өлгергән кешеләр һәр гасырда булып тора бит.

Ир булган Идегәй, гади хезмәт кешесенең көне белән яшәп, илгә, ата-бабасына игелек кыла башлый. Аны гадел хөкемдар, ятимнәрнең ярдәмчесе итеп таныйлар. Унбиш яшьлек егет туксан ханның баласын җиңә һәм үзен Урда башлыклары белән бәхәсләшер хәлгә килгән саный. Туктамыш хан белән очрашкан Идегәй аңа халыкның бер кешегә караганда олырак булганлыгын аңлата. Ул шушы эшләре белән илбашын пошаманга төшерә. Караклыкта тотылган Урман бинең башын чаптырганын ишетеп, Туктамыш кабат Идегәй каршысына килә. Һәм, гаделлегенә ышанганнан соң, аны үзе янына, сарайга, чакыра. Ханның бу адымын яхшылык дип таныган егет үзе дә бик теләп хөзмәткә алына. Ул төрледән-төрле хәйлә, сугышлар юлы белән хан казнасын тәмам баета, аның иң якын кешесенә әверелә. Көнчеләрнең, байлыкка, дәрәҗәгә сатылганнарның әләге, котыртуы һәм хәтта Идегәйнең кемлеге хакында дөресен әйтеп бирүе аркасында, ханда электән үзенең дошманы булып хәтерендә сакланган Идегәйдән үч алу тойгысы уяна. Әсәрдә бөтен яманлыклар — үтерешләр, әләкләр — күпчелек очракта шул кан үченә нигезләнә. Геройлар ата-бабасы өчен үчне кайвакыт аңсыз рәвештә дә эшли. Шул ук Идегәй үтерткән Урман би дә —  аның атасының башын чапкан Дөрмән би баласы бит. Хәер, эшләрнең шулайга китәчәге хакында әсәр башында ук искәртелә. Җантимер аксакал ханга, җиреннән язса да, халыкның яши алганлыгын, ил пыран-заран килсә дә, гаилә таркалмавын, ул таркалса да, буыннар, тел сакланганлыгын, тел бетсә, аның хакында язма әдәбият калганлыгын әйтә. Нәселне төбе-тамыры белән корыта башласаң, сугыштан башка бернигә ирешмәссең һәм хәтта патшалыгыңны да, халкыңны да югалтырсың, ди.

Әләк-чәләк, нахак сүз бер-берсен бик яраткан ата белән улны да каршы куя. Ярәшелгән кызы Ханәкә атасыннан йөкле дип уйлаган Норадынны, бер караганда, аңларга да мөмкин. Кай-берәүләр Идегәй белән улы арасындагы конфликтны тәхет өчен көрәшкә генә нигезли, ә бит аның башы нәкъ менә шушы вакыйгага барып тоташа.

Мәсхәрәләнергә, җиңелергә теләмәү, башкалар тарафыннан еш рәнҗетелү Норадында тискәрерәк сыйфатлар да тәрбияли. Әнкәсе белән әңгәмәдән чыгып, без аның әтисе дәрәҗәсендә ил-халык мәнфәгатьләрен кайгыртмавын, үз язмышын беренче планга куйганлыгын күрәбез. Идегәй бераз башкисәррәк улын, әлбәттә, үзе нык, көчле чагында пайтәхетле итәргә теләми. Болай эшләү шактый гадел дә. Идегәй Норадынның үссүзле булып үсүен аның бердәнберлегеннән күрә. Ачуланышып, аннан китеп барганда да, киңәшләрен бирә, илгә салган зыяннары хакында аңлата, аны яратканлыгын белдерә.

Идегәйнең чабылган башы да ил-халык өчен кайгыра, аның үлеменнән соң Урда таркалыр дип борчыла.

Идегәйнең үлгәндә дә бер нәрсә өчен күңеле тыныч түгел халык үзе хакына көрәшкәнне, яшәгәнне аңладымы — белә алмадым, ди ул.

Дастанда еш кына Идегәйнең яхшылыкка — яхшылык, начарлыкка начарлык белән җавап бирүе ассызыклана һәм төрле вакыйгалар аркылы дәлилләнә дә. Дошман җирләрен басып алу сугышлары аркылы илнең казнасын баету, чикләрен киңәйтү дә, чор өчен табигый булганлыктан, халык тарафыннан бары тик мактауга лаек эш саналган. Шулай икән, кайбер галимнәрдән аермалы буларак, мин Идегәйне уңай гына түгел, идеаль герой саныйм.

Олуг мәхәббәт турында китап
(Хәрәзми иҗаты буенча)

Харәзми үз заманында шактый танылган шагыйрьләрдән булган. Галимнәр, ул фарсы һәм төрки телләрдә иҗат иткән, дигән фикердә. Хәер, «Мәхәббәтнамә»нең кайбер хатлары да фарсы телендә бит.

Үткәндә зур эз калдырган әсәрнең язылу тарихы бик кызыклы Автор аны Мөхәммәдхуҗа бикнең, мәхәббәт турында әсәр яз, дигән үтенечен тыңлап иҗат итә. Поэма үзәгенә куелган мәхәббәт проблемасының чишелеше шул чорда күпләрне гаҗәпләндергәндер дә, сокландыргандыр да, уйга да калдыргандыр...

Шагыйрь кешеләргә бирелгән ярату хисе алдында мөкиббән, ул аны галәмне яктырту өчен тудырылган ай белән кояш янәшәсенә куя:

Ике якты көһәр галәмгә биргән,

Мәхәббәт гәнҗени адәмгә биргән...

Ә бездә шушы бөек хисне нәрсә уята соң? Әлбәттә, беренче чиратта, тышкы матурлык:

Аның кем ал иңендә миң яратты,

Буе берлә сачыни тиң яратты.

Мондый гүзәллекне Бөек көч кенә тудыра ала шул, оҗмахларны бар иткән Алла гына. Шулай икән, шагыйрьнең хатын-кызны оҗмах гөленә тиңләве бер дә гаҗәп түгел:

Кил, и оҗмах гөле, чәмкәнгә чыккыл!

Кызыклы чагыштыру, янәшә куюлар, катлаулы ассоциацияләр Харәзми әсәрендә бихисап! «Оҗмах гөлен» чәчәклеккә чакыра лирик герой! Минем күз алдыма болынлыкның иң матур чәчәкләре арасында да үз төсен югалтмаган, калкып торган Гөлкәй килә. Үз тойгыларын лирик мин гел Тәңре исеме белән бәйләп барса да, җир кешесе буларак кабул ителә. Дөнья матурлыгын, яшәү кадерен аңлаган ир-ат ул. Ул ханымнарның ханымы каршында тезләнә, ояла, акылын югалта һәм, бүлек арасына урнаштырылган мәснәвиләрдән күренгәнчә, Ходадан үзенә сабырлык сорый. Тәне, күңеле дәрт белән тулган ирнең теленә матур сүзләр дә ташкын булып килә. Ул бизәкләрне эзләп һич кенә дә газапланмый шикелле. Үз-үзен бик кабатламый торган гаҗәеп бай телле шагыйрь ачтым мин Харәзмидә! Кыз йөзен ай һәм кояш белән чагыштыруларның гына да әллә ничә төрле формасын таба ул:

Әя буе — санубәр, чәһрәсе — ай,

Кояш яңлигъ җәмалең галәм арай...

Йөзең нуры кояшның нурын үртәр...

Йөзең, кашың кояш, ай мәдхе эчрә...

Йөзең — нәүрүз вә кашың — бәйрәм ае...

Кил, и ай йөзле дилбәр, тот берәр кош... һ. б.

Йөзең нуры кояшның нурын үртәр, дип әйтү — минем уемча, шигъри осталыкның бик ачык чагылышы. Кояшка җиткән, аннан да эссерәк, шул эсселеге белән аны кытыклаган, ә кытыклавы белән үртәгән нур! Каян таптың аны, и шагыйрем минем?!. Хәер, кайберәүләр аны кояшныкын каплаучы нур кебек кенә аңлый.

Аерым бер образларның куллану киңлеге, формасы буенча гына да күләмле фәнни хезмәтләргә нигез булырлык икән бит бу «Мәхәббәтнамә» китабы. Мин алдарак шагыйрьнең сөеклесен гөлләр арасында күрсәтүе хакында язган идем инде. Җир гөлләре белән аны бик еш чагыштырып кына калмый, ул аларга каршы да куя икән ләбаса!

Әгәр күрсә сине, һәм лалә сулгай,

Синекдин гөл мәгәр оҗмахта булгай.

Бер нәрсә хактыр ки, шагыйрь кызны оҗмах гөлләреннән өстен куймый, аларга тиңли генә. Ни өчен? Алланың иҗат итәргә көче җитмәгән нәрсә юк! Бу кыз да, ул кыз да — барлык гөлләр дә — аның иҗат җимеше. Ә ул гөлләрнең иң матурларын оҗмахка калдырган. Оҗмах матурлыгы тудырып, ир-атны шул матурлыкның юлы иткән. Шулай булгач, лирик миннең үзен бертуктаусыз колга тиңләвенә аптырарга кирәкми.

«Мәхәббәтнамә» — гүзәллек каршында баш ияргә өйрәтүче китап. Аны иҗат иткән шагыйрь, ярату хисенең җаннан да, тәннән дә ургылуын әйтеп, кыюлыгы белән шаккатыра.

«Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы

Фәндә «Оҗмахларның ачык юлы» дип тә йөртелгән «Нәхҗел-фәрадис» китабы, исеменнән үк аңлашылганча, ислам дине белән тыгыз бәйләнештәдер. Әсәрнең Алла тарафыннан бәяләнерлек изгелек буларак язылганлыгын төзелеше үк күрсәтеп тора. Аның беренче бабы — Мөхәммәд пәйгамбәр, икенчесе — пәйгамбәребезнең хәлифәләре, оныклары, кызы, мөҗтәһидләре, өченче бабы — Аллага якынайтучы гамәлләр, ә инде дүртенчесе аннан ерагайтучы сыйфатлар турында сөйли. Шулай булгач, дини эчтәлекле әсәр, ислам тәгълиматын җиткерүче китап, дип тә әйтә алабыз.

Дин тарихын, аның шартларын аңлатуның әллә ничә төрле юлы бардыр, әмма каләм осталыгына ия кеше, язучы аның халыкка якынрагын, үтемлерәген, гасырлар аша кичә торганын сайлый. Мәхмүд Болгари да шулай эшләгән. Тормышчан сюжетлар аша кеше күңеленә үтеп керү җиңелрәк. Гомуми сүзләргә корылган вәгазьләр, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган чыгышлар руханилар белән ике арага (атлап чыгарлык булса да!) киртә кора шикелле.

Шагыйрь, без үзебезгә үрнәк итеп алырга тиешле яхшы сыйфатларны эзләп, ерак бармый. Ул аларны гадәти кешеләрдән таба. Иң сөендергәне: матди байлыкка ия булмаган затларда югары әхлаклылык күрә. Ә инде дәрвишләрне, дин юлында йөрүчеләрне дә үтә мактый икән, аптырыйсы юк: шагыйрь иҗатында суфичылык булмый кала алмый. Бу әле — әдәбиятта дини күзаллаулар өстенлек иткән, үзен бик нык сиздергән чор.

«Нәхҗел-фәрадис» — телен исәпкә алмаганда, заманча әсәр. Монда эчкечелек, бозыклык бик нык тәнкыйтьләнә аларның башка начар сыйфатларның башында торганлыгы күрсәтелә. Ислам динендә тискәре бәяләнә торган күренешләр тормышта да гафу ителми.

Дин ихтыяҗ булганга туа, яңара, көчәя... Ул — минем аңлавымча, кануннар җыелмасы. Теләсә кайсы канун тормыш тәҗрибәсенә таянып языла. «Нәхҗел-фәрадис» дини тәгълиматны уздыра, дип кенә, аның тормышчанлыгын кире кагарга ярамый. Дин үзе әле бүгенге көндә дә яшәешебездәге ролен югалтмады.

Бер генә мисал. Коръәндә дә, башка дини эчтәлекле китапларда ата-ана хаклары билгеләнә. «Нәхҗел-фәрадис» та, бала — ата-анасын хөрмәт итәргә, карарга тиеш, дигән фикерне уздыра, төрле хикәятләр аша дәлилли, шул ук вакытта тормышның аянычлы якларын да ача. «Ата һәм бала мәхәббәте» хикәятендә угылда ата-ананың яратуына, тәрбия өчен түккән көченә лаек булмаган мөнәсәбәтне очратмыйбызмыни?!

Әдәбияттагы тискәре күренешләр аркылы уңайларны раслау алымы бик борынгыдан килгән икән. «Нәхҗел-фәрадис»ка да бу алым хас. Анда ялганлау, нахак бәла, битарафлык, угрылык, комсызлык һәм башка эш-гамәл, сыйфатлар аркылы кешегә китерелгән кайгы-хәсрәт, салынган зыян турында шактый еш сөйләнелә.

Минем үземә ярымшаярулы тел белән язылган «Дәрвиш шатлыгы» хикәяте бик ошады.

Хикмәт иясе урам буйлап барганда, берәү башына учактан көл ыргыта. Шуннан соң әлеге адәм Ходага сәҗдә кыла, күп рәхмәтләр укый.

— И газиз! Башыңа көл түгелде. Нә эшкә шөкер кылырсың?— и сорыйлар аннан.

Акыл иясе исә:

— Мин, бер гөнаһым өчен ут җәзасы бирелер, дип көткән идем, Хак Тәгалә утның көле белән канәгатьләнде,— дип җавап бирә.

Әйе, чыннан да, ни өчен шөкер кылмасын соң әле ул?! Кызыкмы? Кызык: кеше үз белдеге белән вакыйганы җәза дип фаразый. Гыйбрәтлеме? Гыйбрәтле. Дини тәгълимат чагыламы соң монда? Чагыла. Беренчедән, без һәрвакыт Аллага шөкрана кылырга тиеш. Икенчедән, ул биргән җәзаны риза булып алырга, аңа үпкә белдермәскә. Өченчедән, кешеләрне начар эшләре өчен дә гафу итәргә һәм үз үрнәгебездә тәрбияләргә.

«Нәхҗел-фәрадис» — чынлыкта да, оҗмахлар бакчасына бер юлдыр.

«Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш

«Гөлестан...» — тартмалы композициягә корылган әсәр. Ул әдәби жанрларның бик күбен үз эченә берләштерә. Анда хикәятне дә, повестьны да, мәзәк-мәсәлне дә, төрле жанр формаларындагы шигырьләрне дә очратырга мөмкин. Чәчмә һәм тезмә әсәрләрнең үзара чиратлашып баруын да әйтеп узарга кирәк.        I

Әдип, шагыйрь, китап язганда, төзегәндә, билгеле бер максатны күздә тота. Сәйф Сарай ни өчен тезмә һәм чәчмәләрне чиратлаштырган? Бу тышкы форма гынамы, әллә идея-эчтәлекне ныграк ачу өчен кирәк булганмы, болай кору алда әйткән фикерне ассызыкларга, үстерергә ярдәм иткәнме? Сораулар бихисап.

Хатип Миңнегулов, күпчелек хикәятләрдәге шигъри текстлар чәчмә текст сюжеты белән турыдан-туры кисешмиләр, эчтәлекләре һәм рухлары белән алар сөйләнә торган яисә хикәяләнгән сюжетка сөземтә, гыйбрәт, бәя, лирик чигенеш, фәлсәфи караш рәвешендә киләләр, дигән фикер әйтә. Шулай булгач, тезмә һәм чәчмә текстлар арасында идея-эчтәлек бәйләнеше һәрвакыт диярлек бар.

Без язма эшебездә әлеге бәйләнеш күзгә нык ташланып торган берничә очракны карап узарбыз.

Бишенче хикәяттә Шәех Сәгъдинең солтан сарае ишегендә бер вәзирнең гаять камил углын күрүе хакында әйтелә.

Хикәят ахырындагы шигырьне бүгенге көнебезгә тәрҗемәдә бирик:

Ул, буе — кипарис, җәмалы — тулган ай,

Гыйлем вә ирдәм белән камил, күреккә бай.

Кашлары фетнә иде, күзләре — бәла,

Кем йөзен күрсә, булыр кайгылы.

Күрәсез, шигырьдә шул ук егетнең тышкы һәм эчке сыйфатлары мактала. Димәк, сюжет сызыгы дәвам итә, мотив ассызыклана, эчтәлек ныгытыла, дигән фикерләрнең кайсы да хактыр.

Аның белән бергә хезмәт итүчеләр, көнләшеп, егетне солтан алдында гаепле итеп күрсәтәләр.

Тезмәдәге шигырь синең хакта начар сүз йөртүченең чын дус булмавын аңлата. Димәк, логик эзлеклелек һаман да югалмый.

Шуннан соңгы тезмәдән без солтанның бу эшләрнең сәбәбен соравы турында укыйбыз. Углан, бу дөньяда бөтен кешеләрне дә ризалаттым, көнчеләрне генә ризалата алмадым, кебегрәк җавап кайтара. Бүлекчә киңәш рәвешендәге шигырь белән тәмамлана. Автор, акыллы ир кеше күңелен рәнҗетмәс, әмма көнчелектән булыр һәрчак кәефсез, көнчелек авыруына үлемнән башка дару юктыр, тизрәк котылырга тырыш, фикерләрен әйтә.

Шушы ук шигырьне лирик чигенеш дип тә, алда әйтелгән фикернең үстерелеше, ассызыклануы яисә сөйләгән вакыйгалардан соң гомумиләштергән нәтиҗә дип тә карап булыр иде. Кыскасы, бәйләнешләрнең һәр төрлесе күзгә ташланып тора.

Кечкенәрәк күләмдәге бер хикәят. Залим хаким галим ирдән, кайсы гыйбадәт яхшырак, дип сораган. Тегесе, төш вакытында оесаң, ул заман эчендә булса да халыкны рәнҗетмәс идең, дип җавап биргән.

Инде шигырь:

Күрдем: өйлә вакыт бер залим оер.

Әйттем: «Ул фетнә оеса яхшырак.

Даим илгә золым кем кылса, аның

Үлүе яхшы Хәятыннан бигрәк.

Күрәсез, бу шигырь тезмә формада сөйләгәннәргә янәшәлек тудыра. Монда бары тик киңәш сораучы һәм бирүче затларның ияләре генә алмашынган, ә фикерләр үзгәртелмәгән.

Шушы тәртиптә барлык хикәятләрне дә карап чыгып булыр иде, без, тезмә һәм чәчмә әсәрләр арасында бәйлелек барлыкка ышандырганбыздыр, дигән уй белән калабыз.

«Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы

Шагыйрь Мөхәммәдьярның кайчан туганлыгы, гомер юлында нәрсәләр күргәнлеге, кайчан үлгәнлеге хакында тулы мәгълүмат юк. Аның тәрҗемәи хәлен дә үзе язып калдырган әдәби әсәрләр аркылы гына күзаллыйлар. Аларны каләм иясе хакында шактый ышанычлы чыганак дип карарга кирәктер. Әлбәттә, кулъязмалар күчерелгәндә, хата да китәргә мөмкин, әмма төрле нөсхәләрне үзара чагыштыру күп вакыт дөреслекне кабат торгызырга ярдәм итә. Гомумән, борынгы чор шагыйрьләре тормышын өйрәнүчеләр элек-электән, беренчел чыганаклар итеп, әдәби әсәрләрне санаганнар. Төрки язмаларың авторлары үзләре турында мәгълүматны әдәби каймага кертеп җибәрүне бик хуп күрә бит. Шулай булуы табигый. Басма сүз юк заманда, халык авыз иҗаты бик киң таралган чорда китап иясе исеменең эзсез югалу куркынычы зур булган. Әдәби әсәр халыкныкына әверелергә, икенче бер кешегә мөнәсәбәтле күрсәтелә башларга да мөмкин ич. Мин үзем, шагыйрьләр, әдипләр гомерләрен багышлаган шөгыльләре китергән җимешләр белән бик горурлангандыр, исемнәренең телдән-телгә, китаптан-китапка күчүе аларны илһамландыргандыр, сөендергәндер, дип уйлыйм. Җитмәсә, ихластан язган кеше күңелен бушата бит әле, ә үзе турында уйламаган күңел — күңелмени?! Әйе, хәсрәтен чишкәндә, кеше түгелә дә китә, түгелә дә китә...

Атымны кем дип сорасаң, и шәһрияр,

Мәхмүд Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр...

Ошбу «Төхфә» тарихын әгәр сорасалар,

Тугыз йөз кырык алтыдыр, белсәләр.

Башладык Казан шәһәрендә моны

Шәгъбан аеның унынчы көне...—

дип яза башлый Мөхәммәдьяр әлеге дә баягы «Төхфәи мәрдан»ны. Аны ныграк аңлар, белер өчен, сюжетлы әсәрләргә кертелгән лирик чигенешләрне уку да җитә. Монда ул безгә үтә моңлы, хәсрәт-кайгылы шагыйрь булып ачыла. Аны үз заманының социаль проблемалары, иҗат шартлары борчый. Без Мөхәммәдьярның күп авырлыкларга, рәнҗетелүләргә дучар кылынганлыгы хакында укыйбыз. Ул кайвакыт бераз үзен кечерәйтебрәк тә җибәрә сыман. Шигъри күңелен аңлауны теләвен дә күрәбез:

Бер заман мең төрле утка якмагыз,

Бераз гына бу хаста хәтерен саклагыз.

Мөхәммәдьяр Алла каршысында үзен бигрәк тә түбәнчелекле хис итә. Ул аннан кайгылары урынына шатлык бирүен үтенә, хәсрәтен дә, михнәтен дә Алла тарафыннан җибәрелгән дип санап, аның киләчәктә бәхетле итәчәгенә дә аз гына булса да өметләнә. Табигый ки, ул кылган һәм кылачак хаталары өчен Алладан һәрдаим ярлыкау көтә. Шулай икән, без Мөхәммәдьярның диндар кеше булганлыгына шик белдермибез.

Шагыйрьнең иҗатны егетлек эше санавы үз күңеле белән корган диалогта бик ачык чагыла.

Хикәятләр аркылы уздырган фикерләр дә Мөхәммәдьяр хакында күп нәрсә сөйли ала, чөнки алар шагыйрьнең күзаллаулары, дөньяга карашы булып тора. Ул үзенең уңай геройларына кешелеклелек, юмартлык, акыллылык кебек сыйфатлар бирә. Кешеләре бәхетле булсын өчен, җәмгыятьнең һәр әгъзасы арасында табигый, гаделлеккә нигезләнгән мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк, дип саный шагыйрь. Начарлыкның илләрне харап итә алырдай зур көч икәнлеген дә күрсәтә:

...Көфер берлә мәмләкәт булмас харап,

Золым берлә егылыр улус, йөдәп...

Шагыйрь еш кына үз-үзенә эндәшә, туры юлга күндерә. Болар да шагыйрь образын тудыруга ярдәм итүче юллар булып тора:

...Ярмөхәммәд, сүзне тугры сүзләгел,

Игри тартып, укны тугры гизләгел...

Әйткән сүз, аткан ук кебек, иясенә тисен, ди Мөхәммәдьяр. Ә бит бу, тирән һәм киң итеп аңлаганда, шагыйрьнең иҗат принципларын да белдерә.

Сүз эчендә син йөземне ак кыл,

Сүзләремне ил күңленә йомшак кыл,—

дип дәвам итә ул, иҗатының халыкка якын булуын теләп.

Мөхәммәдьяр «Төхфәи мәрдан»да халык авыз иҗатын яхшы белгән шагыйрь буларак ачыла. Шул ук вакытта аның поэмаларына Йосыф Баласагуни, Кол Гали әсәрләренең тәэсире сизелә. Йомгаклап әйткәндә, поэмада без киң карашлы, белемле шагыйрь белән очрашабыз.

Суфилык мивәләре пешеп йетмеш

XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән шагыйрь Мәүла Колый Сөләйман Бакырганый, Кол Габидине үзенең остазлары дип санаган, суфичылыкны үзенә төп юнәлеш итеп алган.

Суфилык мивәләре пешеп йетмеш,

Мән андыен берин-берин татсам иде,—

дип, турыдан-туры белдерә ул үзе дә бу хакта. Аллага мәхәббәтенең шундый көчле булуын тели ки, экстаз хәленә килергә өметләнә. «Иссез булып ятсам иде» дигән юллар әнә шул турыда сөйли.

Мәүла Колый, дөньядан аерылмаган шагыйрь булганга күрә, суфиларны үтә диндар кеше итеп күзалласа һәм сурәтләсә дә, әгәр мәхәббәтенең Аллага мәхәббәт икәнлеген һәрдаим расламаса, кылган эшләрнең аның өчен кирәклеге хакында әйтеп тормаса, без лирик каһарманны үзебез кебек үк илгә хезмәт итүче, кызлар сөюче, сөелүче гап-гади бер зат дип кабул итәр идек.

Ә болай... Гыйлемлек тә — Хак рәхмәте, инсафлылык та, башкалары да... Шул игенчелек хезмәте турында язганнарын гына алыйк. Кул-аягы туфракка баткан, кешеләрне тук иткән бу һөнәр иясенең бик саваплы кеше икәнлеген күрсәтә Мәүла Колый.

Җиденче хикмәтен укып багыйк. Анда ата-анага бурычларыбыз, аларга рәхмәт укырга тиешлегебез турында сүз бара. Алар моңа лаек, безне тудырган, үстергән, ди шагыйрь. Бик дөньяви сүзләр, әмма шулар артыннан ук ата-анасын хөрмәт итмәгән кешене шәригать кануннары билгеләгән җәзалар белән куркыта.

Егерме икенче хикмәт карендәшләр арасындагы мәхәббәт хакында. Син туганнарыңнан тормышта күп файда күрә аласың: алар күп булса, дошманнарың куркып торачак; авыр чагыңда ярдәмгә киләчәкләр, хәлеңне беләчәкләр; үлә калсаң, алар ук гүргә дә куячак. Тормыш тәҗрибәсеме? Әлбәттә! Шул ук вакытта карендәшләрне ярату, аларга ярдәмчел булу — Хода кушкан эш тә.

Хикмәтләрне укып чыкканнан соң, күпчелеге бер үк төзелештә икәнлекне күрәсең. Тормышка нигезләнеп, кешедәге аерым бер сыйфатны мактау һәм тәнкыйтьләү өлешеннән соң бу сыйфатка Алланың мөнәсәбәтен белдерү күзәтелә. Икенче төрле әйткәндә, Мәүла Колый укучыларына бер үк нәрсәләрнең фани дөньяда һәм ахирәттә ничек бәяләнүен җиткерә. Бу бераз кечкенә балаларны тәнкыйтьләгәннән соң я орышкач, ни белән булса да куркытып куюга охшаган. Ә ул чорда, ислам идеологиясе хакимлек иткән чакта, Аллаһе Тәгалә фикере аша кешегә тәэсир итү җиңел булган, билгеле.

Сөйгән ярга мәхәббәт турында кырыгынчы хикмәт тагын да хикмәтлерәк. Әгәр шушы ук шигырьне, бер сүзен дә үзгәртмичә, хатын-кызга багышласаң, син оригинальлектә бүген дә әллә никадәр шагыйрьне узачаксың! Ә менә аны Аллага мәхәббәт итеп уйлагач, Алла корган бакчалар гадиләшебрәк кала. Шул ук вакытта ике арадагы мөнәсәбәтләрне тасвирлау нәкъ ике җенес арасындагыларны тасвирлауга гаҗәеп дәрәҗәдә охшаган ки! Янына барсам, миңа карамый, янсам, су бирми, ди шагыйрь. Мәхәббәтне хатын-кызның кире кагуын тасвирлау кебек бит бу. Сәбәбе дә бик гади: сөйгән ярның ярлары күп. Хатын-кыз хакында да без шулай ук язабыз лабаса! Мәүла Колый тормыш тасвирларын әйләндерә дә куя, әйләндерә дә куя. Шагыйребез, чын суфилар Алла каршындагы эшләрне генә эшләп йөри, дисә дә, шул ук гамәлләрнең дөньяга да яраклы икәнлеген ача. Дөньялыкны кумагыз, дип торган Мәүла Колый гел тормыш-көнкүрешне кайгырта булып чыга. Чынбарлыкка нигезләнү суфичылык юнәлешендәге шигырьләрне дә әнә шулай дөньяви итә.

Суфилыкта үзен тапкан хатын-кыз да, ир-ат та гыйшык утында яначак, дию белән дә шагыйрь ялгышмый. Мәүла Колый шигырьләре аша ут-ялкын чорнаган бер җан, югары идеаллар кешесе булып күзаллана.

Гыйльмилә булды сәгадәт

Утыз Имәнинең мәгърифәтчелек карашлары үз вакытында бөтен дөньяны шаулаткан. Ислам идеологиясен алга сөрүчеләрнең берсе булуына карамастан, бу дөньяны яратырга өндәгән ул, дип язалар кайберәүләр аның хакында. Минем уемча, бу — динне берьяклы аңлаудан килә. Бары тик аскетлар гына дөнья матурлыгыннан баш тарта ала. Теләсә кайсы дин нигезе белән дөньяви, ул — үз чорының идеологиясе дә, кануннар җыелмасы да, тарих китабы да... Һәм динилек белән дөньявилыкны текмә-тек капма-каршы куярга ярамый. Коръәннең үзендә аң-белемлелеккә, кешегә кирәк башка уңай сыйфатларга бәя югары бирелә икән, син, дини шагыйрь булсаң да, шул ук әйберләрне алга сөрергә тиеш. Әйтик, дини китаплар гыйлемнең ике дөнья өчен дә кирәклеген таныймы? Таный. Ә Утыз Имәни бу хакта ничек яза? Нәкъ шулай ук.

Ул, белемең булмаганда, һөнәр дә ала алмассың, бәхеткә дә ирешмәссең, ди. Гыйлемне дошманның да, каракның да урлый алмавын, тоткан саен, тагын да күбрәк артуын әйтә.

Тормышта белеме белән илгә файда күрсәтмәүчеләрне дә очратырга мөмкин. Утыз Имәни, укымышлы кешеләр, нигездә, җәмгыятькә файдалы була, дип санаган. Ул белемне гамәлдә куллану мәсьәләләрен дә күтәргән. Надан, сәләтсез кешеләргә эш тапшыруның кирәк түгеллеген язып чыккан.

Утыз Имәни белем аркасында зур уңышларга ирешүне данлаган, аны байлык, матурлык аша ирешкән дәрәҗәләргә каршы куйган.

Наданлык белән әхлаксызлык янәша йөри. Хәтта ки руханилар арасында төрле бозыклыкларның яшәве нәкъ менә аларның чын белем алмавыннан, аңа омтылышлары юклыктан килә.

Кешеләрнең җитешсезлекләрен күрсәтеп бирү өчен дә, укымышлы булырга кирәк. Әмма китап нөсхәсенең күплеге дә кешенең галимлеген күрсәтми, нөсхәләрнең азлыгы да аны надан саната алмый. Кайвакыт башкалар китабына шәрех ясап утыручы, үзен белемле санаучылар каләменнән дә ахмак фикерләр чыга. Мондый китаплар укучыны надан калдыра. Әгәр каләм иясе ялган яза яисә тәнкыйтен иясенә төбәми икән, моннан да җәмгыятькә файда юк. Бу фикерләр барысы да Утыз Имәни шигырьләреннән алынды, һәм алар галимнең, шагыйрьнең ни дәрәҗәдә аң-белем тарафдары икәнлеген күрсәтә булса кирәк.

Шагыйрь фикеренчә, баланы кече яшьтән үк белемгә омтылышлы итеп үстерү мөһим. Башта мәктәпкә илтергә, үзе дә тәрбия бирергә бурычлы булган ата-ана, улы яисә кызы егерме-егерме биш яшькә җиткәч, шул белемнең җимешләрен татыр, ди ул. Утыз Имәни үз телеңә битараф булмаска, аңлаешлы телдә, төрки телләрдә язылганга карап кына, китап фикерен җиңелдән санамаска куша.

Утыз Имәни шигырьләрендә күп нәрсәне танылган галимнәрнең китапларыннан алуын һәм шулардай безгә дә өлеш чыгаруын әйтә. Ул үзен дә гыйлем таратучы буларак бәхетле сизә шикелле.

Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары

Кандалыйның мәхәббәт лирикасына эстетик идеалны чагылдыруның төрле лирик формалары хас булган, әмма аларны үзара бәйләүче уртак структура һәм образ-символлар бар. Әлеге образ-символлар — гомуммәдәният җирлегендә һәм көнчыгыш әдәбияты традицияләрендә туган образ-символлар ул. Әйтик, шул ук изгелек, гыйффәтлелек һәм башка мәгънәви йөк алып килүче хурия, өлгергәнлекне белдерүче тулган ай, гадел хаким булган бер Алла — теләсә кайсы әдәбиятта булса, намазлыкта Алладан мәхәббәт сорау кебек образ — хәрәкәтне, соң дәрәҗәдә сафлык билгесе булган Аппак кызны ислам, милли мәдәният җирлегендә туган образлардан дип санарга мөмкиндер.

Кандалый шигырьләренең бер өлешен генә аерып карап өйрәнү дә әлеге мирасның ни дәрәҗәдә образ-символларга бай икәнлеген күрсәтеп шаккатырды, һәм алар арасында иң күп урын, әлбәттә, яктылык образларына бирелә. Күләм ягыннан чагыштырмача кыска йөз шигырьне генә алып, яктылык образларын санап чыкканнан соң, аларда яктылыкны белдерүче 130 билге барлыгын белдек. Объектны тасвирлаганда кулланылган яктылык төшенчәләре, контексттан чыгып, төрле мәгънәви йөк алып килә. Шул ук тулган ай образын алыйк ди. Гомумән караганда, ул — шәхеснең өлгергәнлеген билгеләүче тасвирлама, дидек. Бу мәгънәви йөкне һәрвакыт алып бару белән бергә, тулган ай образы шигырьдә гәүдәләндерелгән кызның нәкъ менә йөз камиллегенә дә, аның аерым чалымнарына да ишарәләргә мөмкин.

Г. Кандалыйда яктылык образлары, әйтергә кирәк, башкалары да билгеле бер күчемлелектә кулланыла. Төрле шигырьләрдән бер үк чагыштырулы юллар табыла. Мәхәббәт объектын тасвирлаганда, ай, кояш, йолдыз һәм башкаларның билгеле бер тәртиптә килүе яисә образ төркемлелеге дә хас. Бу — гаҗәеп үзенчәлек!

Образны калкуландыру өчен, шагыйрь аны космогоник җисемнәр, әдәби-дини геройлар белән генә чагыштырып калмый, яктылык хәрәкәтләренең төрле формаларын файдалана, мәгъшукасы кулланган көндәлек предметларны да яктылык образлары аркылы тасвирлый. Соңгылары, минемчә, татар шигърияте өчен аеруча үзенчәлекле. Әйтик, «Көмеш алкаң», «Каләмең тутыя биңзәр», «Башыңа киясең калфак, сыйфаты кар кебек һәм ак», әмма мондый төрләр бик аз.

Мәгъшуканың әгъзалары, герой җанындагы хис, нигездә, яктылык образлары белән генә чагыштырыла. Герой күңелендә кабынган утның бары тик ике сәбәбе бар, һәм ул әлеге образларда төгәл чагыла да. Беренчесе фирак, ягъни аерылу уты булса, икенчесе — гыйшыкныкы. Лирик миндә кабынган шул хис кайбер очракта бәгърем яна, йөрәгем яна рәвешендәге образ-хәрәкәтләр кергән гыйбарәләр белән белдерелә. Шулай да аларның күпчелеге — ут, нур, нар кебек яктылыкны белдерүче төшенчәләр. Күрәсез, аларда яктылык күләме төрле дәрәҗәдә.

Шунысы кызык: Кандалыйда нәкъ менә яктылык образлары мәгънәви, интонацион, тематик фокусларны тудыруда төп эш башкара, һәм әлеге өч төр фокусның һәр шигырьдә барлыгын да әйтеп узарга кирәк. Образларны шигырь фокусларына мөнәсәбәттә карап, күпчелеге фокуска керә, дигән фикергә килдек. Мисалга исемсез бер шигырьне китереп узарга мөмкин:

Сачәк бер вакыт атадыр,

Коела, җиргә ятадыр;

Кибәдер — корып катадыр,

Көзенә керсә яринда.

Гомер дәхи шулай үтәр,—

Сачәк вакытың үтеп китәр,

Йөзеңнең рәүнәкъе бетәр,

Яшендин керсә кайгыга.

Ике структур өлештән торган ике генә куплетлы шигырьнең беренче өлеше аның кереше буларак каралырга хаклы. Ул һәрбер таныш табигать күренешеннән мәгълүмат биреп кенә калмый, тематик каршылыкны да тудыра. Икенче кисәктә исә әлеге каршылык, яңа текст аша бирелеп, шигъри фикерне киңәйтә. Бу строфа теманы мораль планда ача, ягъни кешеләр мөнәсәбәтендәге этик нормалар бозыла, дип әйтелә. Без моны «яшьтән үк кайгыга керү» гыйбарәсе аркылы аңлыйбыз һәм героебызның бәхетсезлеген беләбез. Тема да чишелә. Бәхетсезлек мәгънәсе дә яктылык образы аркылы тудырыла. Лирик мин, героиняның йөз рәүнәкъе — яктысы бетәр, дип искәртә.

Кеше мөнәсәбәтләрен, лирик мин мәхәббәтен тасвирлау, күләм зурлыгы һәм кулланылган образлар ноктасыннан караганда, башта бөтенләй үзгә булып күзгә ташланган «Көләрмен мин» шигыре дә структур планда нәкъ шундый ук. Икешәр юллы ике өлештән торган бу шигырьдә мәгълүмати кисәк лирик геройның башкалар белән мөнәсәбәте катлаулы булуны чагылдыра һәм тематик каршылыкны бирә:

Көләрмен мин, елый дошман,

Бәнем бәхтем ачылганда.

Йөрәгенә төшә хәсрәт,

Уты бездә басылганда.

Кандалый яктылык образларына шигъри фикернең психологик биеклегендә мөрәҗәгать итәргә ярата:

Бәнем эчемдәге нарым,

Дөньяга чыгарсам барын,

Эретеп су итәр карын,—

Сабырлык бирсәнә, Алла!

Кандалыйда төсле металл, таш, бигрәк тә цинк (тутыя), көмеш, ак якут төсләре образны яктылык белән өртүгә, калкуландыруга, аерып куюга хезмәт итә. Йөзне кызыл, ак якут, кызыл гөл белән чагыштыруга мисаллар чамасыз күп. Бу төр яктылык образлары кыска шигырьләрдә шулай ук тематик каршылык тудыру өчен кулланылалар:

Кызыл гөл булмаса иде,

Кызарып тулмаса иде;

Шул айрылу белән үлем —

Икесе булмаса иде.

Яңа китерелгән шигырь дә ике структур өлештән тора, һәм яктылык образы шуның беренчесенә кергән. Бу — Г. Кандалыйның күчемле конструкцияләр белән эш итүен дә дәлилли булса кирәк.

Тулган ай, хурия образлары, шагыйрь тарафыннан тиңләштерелгәнгә, бергә кушылып та китәләр. Хурия — шагыйрьнең идеалы, шуңа да аның дөньясын кайдадыр якында гына сагалап торган җир тормышына каршы куя, әгәр үзенә булса, аңа җирдә дә җәннәт ясарга вәгъдә итә һәм шул юл белән үзен дә идеаллаштыра ул. Риза булмаса, төрле авырлыклар, тәмуг газаплары белән куркыта. Беренчедән, шулай ук үзенең бөеклегенә ишарәли. Икенчедән, аның шигырьләренә шул сәбәпле яктылык образларына капма-каршы булган караңгылык образлары да килеп керә. Сан ягыннан караганда, алар бик аз. Һәм күпчелек очракта шагыйрь аларны көндәшләреннән үч алу максатында куллана. Бер шигырендә үзе өчен якты булып күренгән кызны да ул сөйгәне дип саналган кешесенә нурсыз күрсәтмәкче: «Җамалең күрсәйде кара төтендик». «...Бән сезләрә бер сүземне»дә:

Надан ирне көтеп алмак,

Ирүр мөшкел кочып ятмак;

Аның малын ута якмак —

Нәданә гасбәи Алла»,—

дип, хәтта үзе күз төшергән кызны да үч алырга өнди. Лирик миннең калебен «караңгылык» бассын өчен, сөеклесенең хыянәте кирәк. Әмма ул аңа, бу үз-үзеңә хыянәт итү, дип әйтергә ярата. Үзен кызгандырту аркылы шәхси мәнфәгатьләрен яклатмакчы. Ул кызны беркатлы, тормышны аңламаучы саный. Бу — бөтен бер иҗатта шулай!

Йә, сөямен, дип алдап, бер мут алсын,

Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!—

дип тели ул кызга «...Сөйгәнемгә инанмасаң Бәдига» шигырендә. Шулай да шагыйрьнең лирик үчләшүләре борчуларын басарлык түгел. Ул моны үзе дә танырга мәҗбүр:

Бәдига, рәнҗемә, каргадым уйнап.

Трагик хәлен гел истә тоткан лирик мин сабырсыз, бу мөселман һәм милли эстетик идеалларга туры килми. Шуны акларга теләпме, шагыйрь даими рәвештә Алладан сабырлыклар сорый, түзүнең юлларын күрсәтүен үтенә. Баласына багышланган шигырьләр шуның ачык дәлиле була ала:

Иляһи, хәсрәтем агыр,

Ничек итим икән сабыр?

Газиз балам фиракендин

Янып бетте йөрәк-бәгырь.

(«...Ки әүвәл ибтида итдем»)

Шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре — мәгъшукасына бәйле тормышка ашмаган хыяллары хакында фәлсәфә ул. Аннан башка һәм аның белән яшәткән утлы дөнья! Лирик мин — мәгъшукасына саҗдәдә, аңа тулысынча бирелгән, чөнки ул аның дөньясын үз яктысы белән тулысынча тутырган, әйтерсең башка яктыларга урын юк.

Кандалый шигырьләренең һәр куплеты, һәр структур кисәге башкалары белән мәгънәви бәйлелектә тора. Шагыйрь үзенең мәхәббәтле һәм якты дөньясын тормыш прозасына каршы куя һәм моңа һәрвакыт фокус позицияләрендә бирелгән, калку күренгән традицион образлар аркылы ирешә. Әлеге символларны башкаручы функцияләренә бәйле рәвештә дә төркемләргә булыр иде. Аларның бер өлешен кызның сыйфатламалары дип карасак, икенчеләре — лирик миннең рухи халәтен ачып бирү максатында кулланылган символлар.

Сатирик юнәлештәге шигырьләрдә шундый үзенчәлек бар: монда шагыйрь яктылык образларын үз идеалына туры килмәгән кызны тасвирлау өчен дә файдалана. Моңа бер үк вакытта чагыштыру объектларын үзгәртү юлы белән ирешелә:

Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,

Авызың җәйрәгән иске иләкти.

(«...Сәнең башың ирер мисле пудаука»)

Сулы чиләкне тулы күңел, йөрешне эштәге иләк белән чагыштыруларны еш очратырга була, ә бу тасвир, күргәнегезчә, тапталмаган. Шигырьләрнең эмоциональ яңгырашы исә башка шагыйрьләрнекенә караганда да контрастлырак. Моңа ул нәкъ менә яктылык, караңгылык образларын уңышлы куллану аркылы ирешә:

Гыйшыкның пәйаны юкдыр, баскан туфрак улмаса,

Интиһаи гыйшык улмаз: тән череп, хакь улмаса.

Гарзыхаль итмәк өчен, бер намә яздым сәңа мән,

Та беләсән, гыйшк удына янмышым кап-кара мән.

(«...Гыйшыкның пәйаны юкдыр, баскан туфрак улмаса»)

«Әбугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре

Бик борынгы заманнарда ук яшәгән Көнчыгыш галиме Ибн Сина (Әбугалисина) турында әллә никадәр риваять, легенда саклана, чөнки андагы белемлелек күпләрне аптырашта калдырырлык булган. Гади акыл аңламастай нәрсәләргә ирешкән Әбугалисина үз чорында ук кешеләргә сихер иясе, тылсымчы булып күренгәндер. Ә инде еллар узгач, аңа бәйле вакыйгалар гасыр тузанына күмелгәч, серлелек пәрдәсе тагын да калыная төшкән, Әбугалисинаны олыклаган әсәрләр иҗат ителгән.

Каюм Насыйриның универсаль белемнәр иясе хакында бер төрек китабын татарчалаштырырга алынуының сәбәбе нәрсәдә соң? Әлбәттә, татар халкында укымышлы кешеләргә ихтыяҗ зур булуда, аңа үзенә үрнәк итәрлек шәхесләр кирәклектә. Мәгърифәтчелек карашларына ия Каюм Насыйри аң-гыйлемне халыкка ничек хезмәт иттереп булганлыгын күрсәтергә теләгән.

Кыйссаның эчтәлеген хәтергә төшерик. Аның үзәгенә тирән белемле, югары әхлаклы каһарман куелган. Ул инде табигатьне үз көченә буйсындыру дәрәҗәсенә ирешкән. Дөрес, аның туганы һәм көндәше Әбелхарис та наданнардан түгел, әмма әхлаксызлык, югары сыйныф вәкилләренә ялагайлык, шуларга ярдәм итүе, явызларны баету өчен көч түгүе аны тискәре геройлар рәтенә бастыра. Монда мәгърифәтчеләрнең һәрьяктан камил кеше турындагы карашлары ачыктан-ачык һәм шул ук вакытта үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Башка әсәрләрдә, гадәттә, тискәре геройлар үтә надан булсалар, Каюм Насыйри тәрҗемә иткән кыйссадагы Әбелхарис гавам халкыннан белемлелеге белән аерылып тора. Дөрес, бу ноктадан караганда, аңа Әбугалисинага җитәргә ераграк әле. Әсәр башында әлеге геройның туында ук игезәгеннән йомшаграк булуы искәртелә. Әгәр ул белеме белән аңа тиң булса, туганы тарафыннан җиңелмәс тә иде бит. Әбелхарис Әбугалисинаның патшага дип җибәргән агулы чәчәк исеннән харап була.

Кыйссада Әбугалисинаның мәгърифәт эстәүдә узган юлы шактый тәфсилле тасвирлана. Бала чагы башкаларныкыннан аерылмый диярлек: алар кебек үк, сабакка йөри, эшләрен һәм дәресләрен тәмамлагач уйнарга чыга. Әмма аның табигатенә зиһенлек, үткенлек, белемнәрне тиз үзләштерү кебек сыйфатлар салынган. Шулар өстенә ул әле бик тырыш та, каләмгә маһирлыгы да бар. Андый баланың унике яшендә башкаларга белем бирә алуы гаҗәпләнерлек нәрсә була алмый. Мондый үсеш бары тик сокланырлык һәм үрнәккә куярлык кына. Әдип, педагог, мөгаллим шулай эшли дә. Явыз затларны, залим патшаларны көлкегә калдырырлык белемле Әбугалисина белән таныштыра ул замандашларын.

Сүз ахырында Каюм Насыйриның Әбугалисина белән кызыксынганлыгын, аның хакында фәнни язмалар да калдырганын әйтеп узуны кирәк саныйм. «Ибне-Сина» исемле хезмәтендә ул шундый юллар яза: «...Коръән гыйлеме, морфология һәм синтаксис фәннәреннән дә оста иде. Һәм дин нигезендә риторика һәм хисап, геометрия һәм алгебра фәннәрендә дә, һәм дә логикадан мәдрәсәнең икенче баскычын тәмам бала вакытында ук үтте. Аннан соң табигать белемнәреннән тиешенчә өйрәнеп, барлык фәннәрдә ул заман укымышлыларыннан өстен чыкты, һәм медицинада ничә заман тәҗрибәле врачлардан гыйлем алып җитлегү тапты.

Аллаһе Тәгалә аңа шулкадәр гыйлемне ачты ки, никадәр галимнәрнең дикъкать белән каравына мохтаҗ гыйлемлек аның каршында ачык, аксиома дәрәҗәсендә иде».

Күрәсез, «Әбугалисина»ның төп героена тарихта билгеле Ибн Сина, ягъни универсаль белемнәргә ия шәхес прототип итеп алыну бернинди шик тудырмый.

«Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар

Татар әдәбиятында реалистик прозага нигез салучыларның берсе булган Муса Акъегет «Хисаметдин менла» повестен бер татар авылын сурәтләүдән башлый, әмма авылның исемен атамый, тартынам, дип белдерә. Чынлыкта исә, авылны тәгаенләү мөһим түгел, дистәләгән, йөзләгән татар авыллары хакында шушы ук башлам ярдәмендә сөйләп булыр иде.

Н. авылы хакында сүз барганда, автор киләчәктә танышачак героебызның өен аерыбрак тасвирлый, чөнки хуҗасының тырыш, хезмәт сөйгән адәм икәнлеген күрсәтүне дә кирәк саный.

Тора-бара без Хисаметдиннең указлы мулла баласы икәнлеген, госманлы җирендә белем алганлыгын беләбез. Автор болар артыннан ук героеның мәгърифәтлелеге аркасында дусларга да, дошманнарга да бай булуын хәбәр итә.

Һәр нәрсәнең рәтен белгән, белемгә ия һәм эш сөючән егет ихтыяҗсыз тормыш кичерә.

Җәйләрен кара хезмәт белән уздырган Хисаметдин менла кыш көннәрендә халык арасында була. Ул төрле газеталар алдыра. Аның «Тәрҗеман» газетасыннан милли проблемалар хакында укыганда яшькә батып бетүен күрәбез. Бу безгә Хисаметдин менланың артык нечкә күңеллелеге, милләтпәрвәрлеге, «Тәрҗеман» газетасына һәм аны чыгаручы Исмәгыйль Гаспринскийга бик рәхмәтле булуы хакында фикер йөртергә нигез тудыра. Шул ук вакытта ул иҗтимагый мәсьәләләр белән әнкәсен борчырга теләми, сүзне башкага бора, хәсрәтен яшерә. Язучы берничә мәртәбә бер кеше проблемаларыннан ислам кардәшләренең хәле алдарак торуы хакында ассызыклый. Хәтта инде зиратта яткан ата хакындагы хәсрәтнең милли хәсрәтләрдән онытылуын күрәбез. Без моның өчен Хисаметдинне гаепләргә ашыкмыйбыз, чөнки язучының симпатиясе әнә шундый геройга булганлыгы һәрдаим тоемлана.

Хисаметдин, бәхәссез, диндар адәмдер. Намазын калдырмый. Шул ук вакытта ул хөкүмәт чыгарган кануннар белән дә хисаплаша. Гимназист Әбүзәр Дәүләтгилдиев белән сөйләшкәндә, аның тәртипле уку йортларының тарафдары икәнлеге ачыклана.

Муса Акъегет төп геройны әнә шулай бик тәфсилле, эш-хәрәкәтләре аша тасвирлый. Башка геройлар белән инде без аңа мөнәсәбәттә таныша барабыз.

Язучының икенче ныклап тукталган герое — Хәнифә туташ. Без аны беренче мәртәбә Хисаметдин менла тукталган мөсафирханә ишегалдында очратабыз.

«Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы Киелмеш, өстендәге йонныкы күк камзулы нәзек вә зифа буена яхшы якышыр. Муенында саф көмеш монетлар багланмыш, уфак-уфак атлап кәчән вакытта йомырык вә так-чык шикелле ике күкесенә акчалар челдер-челдер орылыр, аягында тамбурлы читек-башмак, саче вә күзләре вә кашлары ялтыравык кара, йөзе нурлы, кызгылт ак, борыны кечкенә вә гүзәл»,— ди аның хакында Муса Акъегет. Бу матурлык Хисаметдиннең бөтен проблемаларын оныттыра, гашыйк иттерә, фикерләрен чуалта... Җитмәсә, Хәнифә туташ үзе дә — укымышлы кыз. Хисаметдин менлабызга менә дигән пар!

Язучы Хәнифә туташның кыш көннәрендә ни эшләве хакында сөйләүне шулай ук кирәкле таба. Ул, тегү тегеп, китап укып, көн арты көн уздыра. Киенеп-ясанып, базарга да чыгып кергәли.

Хисаметдин менла, кызга гашыйк булганнан соң, шәһәргә йөрүләрен арттыра. Бу йөрүләреннән милләткә дә файда зур. Төрле бәхәсләрдә ул күпләрнең дөньяга карашын үзгәртә, дус-ишләрен, таныш-белешләрен дә киңәшеннән калдырмый. Аны Мөселман халыкларының европалылардан артка калганлыгы борчый. Моның сәбәпләренең диндә булмыйча, кешеләрнең яшәү рәвешендә, фәлсәфәсендә икәнлеген аңлаган менла дини сабаклар аркылы да аларны башкача яшәргә өйрәтә. Исламда хәләл кәсепнең, белемлелекнең саваплары, хәер сорап яшәүнең яман эш саналуы турында аңлата. Менә шушындый кеше өчен Хәнифәнең һәртөрле авырлыклар кичәргә әзер булуы бик табигый, чөнки аны Хисаметдин кадәр бәхетле итә алучы булмаячак.

Эштә, уйда да алар бер-берсенә охшаган. Икесе дә шәхес ирекле булырга тиеш дип саный. Әмма милләткә гомерен багышлаган егет, шәхси мәнфәгатьләре турында гына уйлап яши алмый, авылларда агарту эшләрен дәвам итә, шуның аркасында сөйгәнен дә югалта яза. Әсәр ахырында яшьләр кавыша, бәхетле гаилә кора.

Язучының идеалда күзаллаган геройлары бу ике образ белән генә чикләнми. Ул татар эшмәкәрләре, сәүдәгәрләре нинди булырга тиешлекне дә күрсәтеп бирә. Аларны тәрбияләп үстергән идеаль ата-ана образларын да тудыра. Икенчел пландагы геройлар булганлыктан гына, аларга артык киң тукталмый, әсәрнең сәнгати тукымасын бозарга теләми.

Гамәл вә җәза
(Р. Фәхретдиновның «Әсма...» романы буенча)

Татар галиме Габдрахман Сәгъди Риза Фәхретдиновның «Әсма...» романы хакында «һәр эшнең һәм җимеше, һәм җәзасы булмый калмый» идеясен яклаган әсәр икәнлеген язып калдырган. Дөрес, китап атамасына автор үзе бары тик гамәлгә карата җәза кулланылу турындагы фикерен генә чыгарган, ягъни шунысын аеруча ассызыкларга теләгән.

«Әсма...» романында яхшылык һәм начарлыкка битлек кидерелмәгән, кылынган гамәлләргә укучы бәяне шунда ук һәм төгәл бирә ала.

Әсәр башында ук язучы сөйләнәчәк вакыйгаларның сәбәбе Хикмәт хаҗиның Габбас меллага үч саклавы икәнлеген әйтә, чөнки ул, аның надан кызына өйләнүдән баш тартып, белемле һәр тәрбияле Гайшә абыстайны алган.

Һәм шулай булып чыга да. Муса исемле ялагай, надан мулла, бер авылдагы мәчетне яңадан төзер өчен, халыктан акча җыя, әмма бозыклыкларга туздырып бетерә. Аның исемлегенә Габбас мелла да кертелгәнне сәбәп итеп, шаһит сыйфатында, героебызны полициягә чакыралар. Әлеге дә баягы Муса кайчандыр Хикмәт хаҗига мәдхия язган икән. Хаҗи, аны коткарып, төрмәгә Габбасны утыртырга уйлый, тик тегесе хаҗ сәфәренә китеп бара. Күрәсез, кеше хисабына яшәргә гадәтләнгән Муса, өлешчә үзенең җәзасын алып өлгерә: хөкемгә тартыла, халык каршысында даны китә.

Габбас мелланың озакламый вафатыннан хәбәре килә, бер елдан Гайшә абыстай да үлеп китә, һәм тәрбиячеләрсез калган Әсманы Йосыф бабай үзенә ала. Акчасыз, мөлкәтсез бала мулла-фәләннәргә кирәк булып чыкмый. Яңа йортта Әсма яшь шәкерт белән таныша, бүләк алыша, аңа карата җылы хисләр кичерә. Егет белән танышуына озак та үтми, кызны Хәмидә исемле бер мосафир хатын үзенә алып китә һәм, унбиш көн дигәндә, аның чирләгәне, бераз соңрак үлгәнлеге хакында хат сала. Шулай итеп, Әсманың теләнчелек тормышы башлана. Яше җитмәгәнгә, Зәйнүш тә, башкалар да аны фахишә итәргә өлгерә алмый калалар.

Исеме Зәйнәпкә үзгәртелгән кыз бераздан шифаханәгә эләгә. Фаҗигале язмыштан аны бер авыл хатыны коткара. Үсеп җиткәч, Зәйнәп, Салих байның тәрбия йортында укып, мөгаллимәгә әйләнә. Әтисен, яшь чагында гашыйк булган шәкертне очрата, гаилә кора. Холкы һәм фигыле белән кешеләргә авырлыклар китермәгән бу затлар алдагы гомерләрендә бәхеткә ирешәләр.

Ә башкаларның язмышы нинди соң? Хикмәт хаҗи бөлә, хәерчелеккә төшә, бер башкорт өендә үлә. Хәмидә исә яман авырудан шифаханәдә вафат була. Муса төрмәгә эләгә. Аяксыз калган Зәйнүш теләнчелеккә чыга. Кылган эшләренә сайланган җәза бик игътибарга лаек. Кем башкаларга ни теләсә, шуңа үзе «ирешә». Әйтик, Хәмидә — күпме кызны йогышлы авырулы иткән кеше. Зәйнүш аркасында Зәйнәп аягын сындырмадымыни? Хикмәт хаҗи бөтен тирә-якны үз кулында тотарга теләмәдемени? Гамәлгә бирелгән җәзаның махсус сайланганлыгы аңлашыла. Төрле җирләрдә алар белән очрашкан Әсма, авыр хәлләрен күреп кызгана, үзен кайчандыр камчы белән кыйнаган Зәйнүшкә садака биреп уза. Ул, әлбәттә, берсен дә танымый. Әмма монда әхлаксызларның үзләренең кызны таныячагына һич шик юк. Әсманың өстенлеген, мәрхәмәтлелеген күрү дә алар өчен авыр бер җәза булгандыр, дип әйтәсе килә.

Хатын-кыз бәхете

Закир Һадиның «Бәхетле кыз» һәм «Бәхетсез кыз» дип исемләнгән повестьларында проблема әсәрнең атамасына ук чыгарылган. Нәрсә ул бәхет һәм бәхетсезлек? Язучы безнең алдыбызга әнә шундый поляр сораулар куя түгелме?

Менә бәхетле кыз Гайшә. Аның әнисе Хәдичә абыстай — гаять изге, кешелекле һәм кечелекле хатын. Ул төрле фәннәрдән хәбәрдар, берничә тел белә. Гайшә, беренче чиратта, шундый әниле булуы белән бәхетле. Аннан алган тәрбиясе аны көчле рухлы, акыллы итә. Төрле авырлыкларны кичсә дә, ахыр чиктә ул тиңе Габбас меллага кияүгә чыга. Бәхетле кыз үзенә лаек булган егетне дә бәхеткә ирештерә, ди автор. Әгәр әсәр шул урында тәмамланса, хатын-кыз бәхете тулысынча ачылмас иде. Повесть ахырында без Гайшәнең Хәсән белән Хөсәен исемле ике тәрбияле баланың әнисе булуы хакында да укыйбыз. Шул ук вакытта әсәрдә Гайшәнең җәмгыять хадимәсе икәнлеге дә күрсәтелә, ягъни ул милләтенә хезмәт итү бәхетен дә кичерә: «киләчәк заманга тәрбияле аналар хәзерләмәктә».

Инде без алдан ук бәхетсез кызның Гайшәгә капма-каршы язмышка дучар ителәчәген белеп торабыз. Шулай булгач, аның әти-әнисе дә Хәдичә ханым белән Ибәт абызгайныкыннан үзгә тормыш алып барырга тиештер. Чынлыкта да, шулай икән. Хәнифә бер караңгы авылда туа. Әтисе Әхтәри агайның әхлаксызлыгына чикләр юк: гамәлдән чыккан акчаны хәергә бирә, кеше җиренә кереп, үзенекен киңәйтә, хезмәтчеләрен рәнҗетә. Хатыны Шәрифә Хәдичә абыстайга охшаса, аны бераз йөгәнләр иде дә, үзенең дә әдәпсезлеге хәттин ашкан. Яшь чагында ук бозыклыкта йөргән. Кызы Хәнифә дә аның юлыннан китә.

Башыннан күп авырлыклар кичкәннән соң, ирләре тарафыннан да рәнҗетелгән, әти-әнисеннән дә рәхәтлек күрмәгән Хәнифә урманга барып асылына. Димәк, җәмгыятькә дә, гаиләгә дә, бер генә кешегә дә үзенең кирәге калмаганлыгын аңлый.

Күрәсез, язучы, ике кызны бер үк яссылыкларда сурәтләп, безгә үзара чагыштыру мөмкинлеге тудыра, һәм бәхетнең дә, һәм бәхетсезлекнең дә тәрбиягә, гаиләгә, тирә-юньгә бәйлелеген ача.

XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр

XIX йөзнең икенче яртысында шигърият күләм ягыннан шактый арта, жанрлар җәһәтеннән дә байый. Әле һаман да шәркый поэзияне ныклап үзләштерү, Урта гасыр әдәби традицияләрен дәвам итү күзәтелә.

Бу чорда акыл ияләре тарафыннан, тарихыбызга борылып карап, аны бәяләү, аннан гыйбрәтләр алырлык нәрсәләр эзләү омтылышы күзәтелә. Болгар иленең данлы үткәне, аның аерым шәхесләренең язмышы төрле фикерләргә этәрә, иҗат өчен тема бирә.

Гали Чокрый шигырьләрен исебезгә төшерик. Хәзерге телебездә «Казанны мактау» дип йөртелгән әсәрендә ул, башкаланы данлаудан бигрәк, бөек Болгар белән горурлануын, аны югалтканга үкенүен җиткерә шикелле. «Менә шәһре Казаннан күп мөкатдәм шәһре Болгар хуб»,— дип яза ул аның хакында. Белемнәр үзәге булган каланың яндырылу-җимерелүе аянычлы күренешләр аша ачыла. Халык үтерелгән, үз җиреннән еракка сөрелгән, биналар урынында хәрабәләр генә утырып калган... Кешеләр рухи таркатылган, куркытылган, мөһаҗирлеккә дучар ителгән. Бумы гыйбрәт түгел? Димәк, Казан белән горурлану, аны мактау гына җитми, башкалаңны яклау, саклау да кирәк. Ә Казан, чыннан да, боларга лаек. Монда матур кием-салымнар тегәләр, читек-башмак кияләр, алар үзләренең эшләнешләре белән бөтен дөньяга билгеле. Монда хатын-кызлар кул эшләренә оста. Йортлары да, ирләре дә, җырлары да менә дигән аларның. Акыллы кешеләр дә, табиблар да, шәкертләр дә, азанчылар да, вәгазьчеләр дә җитәрлек Казанда.

Шул ук Гали Чокрый Вәлид Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Шиһабетдин Мәрҗани кебек мәшһүр затларны да мактап яза. Бу мәдхия һәм мәрсияләрнең барысы да башкаларга үрнәк образлар тудыра, тормышка нигезләнеп сабак бирә. Милләтне, илне алга жибәрергә кирәк. Тәрәккыять башында һәрвакьт акыллы шәхесләр тора. Идеалны бүгенгесеннән яисә үткәннән эзли шагыйрь һәм таба да.

Шушы чорның икенче бер каләм иясе Мифтахетдин Акмулла мирасында да мәрсия һәм мәдхияләр бар.

«Дамелла Шиһабетдин хәзрәт...» иң элек мәдхия рәвешендә язылган була, әмма шагыйрь вафатыннан хәбәр таралгач, ул мәрсия итеп үзгәртелә. Бу хәл ике жанр формасы арасында әллә ни аерма булмавын аңлата булса кирәк. Акмулла шигырь ахырына галим үлеменең зур югалту алып килгәнлеге хакында берничә юл гына өсти. Хәер, жанрын мәрсия яисә мәдхия дип билгеләүдәмени эш? Максат барыбер бер булып кала: Шиһабетдин Мәрҗанинең халыкка кылган хезмәтләрен, бөеклеген күрсәтү. Акмулла Шиһаб хәзрәтнең андый шәхесләргә ихтыяҗ бик зур булган бер вакытта мәйданга килгәнлеге турында яза. Хәтта ки аның зурлыгын руслар да таныган икән! Шагыйрь ниләр белән генә чагыштырмый хәзрәтне! Ул идея җәүһәре дә, маяк та, сәламәтлек чишмәсе дә, саф су да булып күз алдына килә, чөнки чишелмәслек кебек мәсьәләләрне хәл итеп, караңгылыкта ут кабыза, тонык кебек күренгән гыйлем дөньясының чиста суларына юл ача.

Йомгаклап әйткәндә, халыкның үзаңы үскән чорда тарих һәм чынбарлыкны бәйләп карау арта, эше белән халыкны алга җибәрешкән кешеләрнең исемен мәңгеләштерү теләге дә көчәя, һәм, әлбәттә, шуңа бәйле рәвештә, мәрсия һәм мәдхияләр күпләп иҗат ителә.

«Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?

Заһир Бигиевнең «Өлүф...» әсәрендә минем иң яраткан каһарманым — Муса. Кайбер галимнәр Мусаны байлык колы итеп күрсәтергә тырышсалар да, бу ышандырмый. Роман капитализм тамырларын ныграк җәя барган бер чорда иҗат ителгәнлектән, җәмгыятьтә акча уйнаган роль язучы тарафыннан һәрдаим яктыртылу аркасында туа ул фикер. Теләсә кайсы юл, хәтта өйләнү аркылы баю омтылышы исә икенче бер герой — Габденнасыйр образы — аркылы ачыла. Ә менә Мусага язучы бу зыйфатны сылап кына куя шикелле. Аның егеткә мәхәббәте әллә каян күренеп тора.

3. Бигиев геройларны тасвирлауда мәгърифәтчелек алымнарыннан бөтенләй китә алмаган. Әйтик, Муса. Ул үтә чибәр, гыйлемле, дини. Башкалар ястү намазын да аңа ияреп кенә укыйлар. Без Мусаның бер генә намазны да калдырмавын — утә диндарлыгын күрәбез. Күңеленең нечкәлеген әйтеп тә торасы юк! Зөләйханың үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, кайгы-хәсрәткә бата, яшькә күмелә, әле күмәргә дә барып кайта.

Муса Хәдичәгә акча өчен генә өйләнәме соң? һич юк! Хәдичәнең егеткә үлеп гашыйклыгы хатларында бик ачык чагыла бит. Әле Муса Зөләйха үлемендә гаепле табылганнан соң да, ул аннан баш тартмый, Габденнасыйрга барырга теләми, бары тик ата-анасына каршы чыгарга гына җөрьәт итми. Әнисенә әйтмичә, Казанга Муса янына китеп барган Зөләйха кебек кыланмый ул, шуңа күрә роман ахырында бәхеткә дә ирешә.

Мусаның Хәдичәне яратуы да шик тудырмый. Кызның гүзәллеге турында һәркем белә. Язучы әсәр атамасында ук бу хакта искәртеп куя. Гашыйк кыз, такта ярыгыннан күзәтеп, егет турында уңай фикерләрен ныгыткан, аның үзен яратканлыгына бик ышана.

Бер ялган икенче ялганны тудыра, эшне катлауландыра, бәхетсезлекләргә китерә, ди язучы. Әгәр, үзенең исемен Хәдичә каршында таплаудан, аны кирәкмәгән шикләргә төшерүдән курыкмаса, туй алды көннәре булмаса, Муса ялганга бармаган да булыр иде. Хөкем дә ялганга корылырга тиеш түгел. Бер караганда, изге эшкә алынган кебек Андреевның планнары нәкъ менә шул ялган аркасында җимерелеп төшә дә бит. Инде килеп, Габденнасыйрның ялганчылыгы, икейөзлелеге, башкаларга карата корган мәкере үзен үк харап итә. Хәер, без Мусага да ялганчы дигән тамга суга алмыйбыз, үз адвокатына ул чын дөреслекне сөйләп биргән була, киңәшкә кадәр эшне яшерү аның хокукында, кануннар белән дә рөхсәт ителә.

Җәмгыятьтәге акча роленә зур игътибар бирелсә дә, ул кеше зарары өчен хезмәт итми. Шубинга да, Андреевка да, гаделлекне торгызу өчен, шактый сумма кирәк. Кунакханәләрдә торасы, илнең бер почмагыннан икенчесенә йөрисе... Шулай булгач, җәмгыять институтына хезмәт итүче Шубин һәм Андреев кебекләргә без тискәре бәя бирә алмыйбыз. Әмма гадел тикшерүче, дөреслек белән мәсьәләне хәл итүче буларак, Шубин Андреевтан өстенрәк кала.

Әхмәди байны да гаепләргә ашыкмыйк. Ул кызы турында кайгырта. Кеше үтерүче Мусага бирә алмый ич инде ул бердәнбер баласын! Ата суд хөкемен көтә, ашыкмый, әле судтан соң да тиз генә башка кешегә ярәшеп куймый, Хәдичәне дә артык көчләми шикелле.

Әсәр ахырында язучы безгә Муса һәм Хәдичәнең бәхетле гаилә корганлыгы хакында хәбәр итә. Яратуга нигезләнмәсә, ул болай язар идеме икән? Хәдичә кемгә генә барса да, аның янчыгындагы акча барыбер иренә булачак. Бу — аңа аталган бирнә. Әгәр инде Муса байлык колы гына булса, Петербургта Зөләйханы кияүгә дә сорамас иде ләбаса! Бу адымның ашыгып ясалганлыгы әллә каян күренеп тора, чын хисләр булуы расланырлык ара әле узмаган. Шуны аңлаган ата-ана Зөләйханы кияүгә бирергә ашыкмый да. Гомумән, бу гаилә әгъзалары ихласлыклары, кешеләргә яхшы күңеллелекләре, аларны кайгыртулары белән истә кала. Зөләйха гына һаман да бераз җиңеллек күрсәтә. Ул үзе бу эшләрен җинаять үк дип атый. Әнисен борчып, әйтмичә, чит шәһәргә, егет янына үзе бара. Инде тагын да зуррак хәсрәткә төшереп, ялгыз калдырып, бу дөньядан китә. Әгәр ниндидер бер егеткә мәхәббәт аны шушы хәлгә төшергән икән, ул егет турында искиткеч акыллы, чибәр, әдәпле булган, дип уйларга нигез бар. Үзенә карата эчендә үч саклаган Габденнасыйрдан да шикләнмичә, ярдәменә таянмакчы булган Муса турында, бераз беркатлырак, кешеләргә артык ышанучан, дип тә фаразлап булыр иде булуын.

Тел төбем аңлашылгандыр: Муса мине тулаем әсир итте.

Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле

Без бу сочинениене Тукайның мәхәббәт темасына язылган әсәрләренә структур-функциональ анализ формасында башкарырбыз, һәм ул традицион язма эшләрдән аерылып торыр. Шагыйрьнең интим лирикасына эстетик идеалны белдерүче лирик формаларның төрлеләре хас. Әйтик, «Кайгы» шигырендәге Газазил, кылыч — үлем символын белдерсә, «Син, дисең, имеш...»тә ай — өлгергәнлек, матурлык билгесе, «Утырышу»да фәрештә изгелекне аңлата, һәм алар гомумкультура нигезендә туган образ-символлар булып тора. Шул ук вакытта Тукай милли мәдәният, мөселман мәдәнияте тавышларыннан да бик оста файдалана: «Гашыйк» шигырендә намаз — табыну символы булып торса, «Тәүбә вә истигъфар»да көчле мәхәббәтне белдерә.

Тукай шигърияте шуның белән характерлана ки, аның әсәрендә һәм мәгънәви, һәм интонацион, һәм тематик каршылыклар һәрвакыт бар. Ә менә символлар шушы фокусларга нинди мөнәсәбәттә соң? Аларның бәйлелеге төрлечә. Әгәр без «Актык тамчы яшь», «Төрекчәдән» шигырьләрен карасак, символларның фокуска кермәвен күрербез. Ә инде «Соңра», «Тәүбә вә истигъфар»да алар барысы да фокуска тупланган. «Төш»тә символ — бер, «Бәхет юк»та ул фокуста урын ала. Анализ өчен түбәндәге шигырьне карыйк:

Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән,

Чөнки аерылыштым мин җаным-җанашым белән.

Ул гүзәлгә гыйшкымны сөйләүне чын йөрәгемнән

Кайгылы күңелем белән юлдашым иткән идем.

Ярым ятларга яр булгач, тар-мар килде бәгырем;

Шуңар инде канлы күз-яшь белән яздым шигырем.

Син, җылатып безне, бер явызга киттең, и явыз!

Гүзәллегең — күз нурың астында яшәр көндә без.

Һәр сулуда шигырь илһам итә сине сөюем,

Күпме язсам да, язам тик илһамың белән синең.

Яр булып ятларга, безне дошманнардан көлдердең;

Аерылып миннән, и гүзәл, янган утка дүндердең.

Күгем һәм җирем дә вәйран булды, инде бетте,

Җуйдым, дөньям, ахирәтем, чөнки син ташлап киттең.

Җан яндыргыч кыйланышыңа бары тик сокланам,

Синең хәсрәтле аһыңнан һәрвакыт ләззәт алам.

Сер дөньяга фаш була, дип, исемең телгә алмадым,

Менә шулай атсыз гына шигырьне тәмамладым.

Һәр әсәргә композициянең гомумпринциплары хаслыгы беркемгә дә сер түгел, ә без югарыда китерелгән «Аерылышу соңында» шигырен укучыны һәрвакыт беренче строфада ишетелгән мәгълүматка кире кайтаручы структур өлешләргә бүләрбез. Бу шигырьдә ул тематик каршылыкны белдерүче һәм соңыннан төрлечә боргаландырылган кереш өлеш булып тора.

Күргәнебезчә, аерылышу аркасында, шигырьгә һәвәсләнү турындагы фикер яңа текст белән кушылып киңәя һәм фикри фокуска кадәр үстерелә.

Икенче өлештә (икенче һәм өченче строфалар) тема мораль планда бирелә: кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә этик нормалар бозыла. Аерылышу гына түгел (алар болай да тәмам бергә булмаган), ә сөйгәненең хыянәте шагыйрьдәге хисләр ташкынының тышка бәреп чыгуына китергән. Менә шушы нәрсәләр, үзара берләшеп, шагыйрьне фәлсәфи каршылыклы уйларга этәрә: өметләр җимерелгән, тормыш үзенең чын йөзен күрсәткән, ә бит кыз гүзәллеге белән дә бәхетле итәр көннәр булган.

Алдагы өлеш мәхәббәтнең илһам чыганагы икәнлеге хакында. Һәм инде тематик каршылык социаль каршылыкка әверелә: сөйгәне дошманнардан көлдергән, җәмгыятьтәге урынын какшаткан. Монда хәтта ки хәбәр итү дә аерым бер төркем исеменнән, без, дип алып барыла.

Шуның артыннан ук бу каршылыклар үзенең психологик инвариантын таба:

Күгем дә, җирем дә вәйран булды, инде бетте,

Җуйдым дөньям, ахирәтем, чөнки син ташлап киттең.

Сөйгәненең ташлавы аркасында тормышы җимерелгән шагыйрь инде киләчәген дә күрми. Поэтик фикернең психологик биеклегендә Тукай символларга мөрәҗәгать итә. Беренче карашка, күк-җир, дөнья-ахирәт параллелизмнар кебек күренә, әмма болай ук кистереп әйтергә ярамый. Күк — шагыйрьнең хыялы да, ә җир исә — таяну ноктасы. Лирик мин әнә шул таяну ноктасын югалткан, киләчәгенең, бүгенгесенең җирлеге җимерелгән. Саф сөю хакына эшләнәчәк изге эшләр аны ахирәткә дә хәзерләр иде бит. Күрәсез, әлеге символлар ярдәмендә катлаулыдан-катлаулы ассоциацияләр барлыкка килә. Алар шагыйрьнең сөйгәне белән шул дәрәҗәдә бәйләнгән ки, хәтта бер төшенчәгә кушылып бетәләр диярлек.

Җаным-җанашым — бу идеал, ул хур кызлары дәрәҗәсендә, шул ук вакытта ул җирнеке, җир кызларына хас җитешсезлекләргә ия. Бу да — каршылык. Сөекле кыз — җан-җанаш та, бер гүзәл дә, ул — чытлык бер ханым да... Шагыйрьнең рухи хәленә бәйле рәвештә, аңа бирелгән бәя гел үзгәреп тора...

Мәхәббәт изге, гөнаһсыз булырга тиеш — шагыйрьнең эстетик идеалы әнә нинди. Күк кызының җирдәге яратылышына гашыйк буласың икән яисә җир кызын күкләргә күтәрәсең икән, җир кешесендә илаһилык сыйфатлары эзли башлыйсың. Шагыйрь шулай эшли дә. Бу очракта аңа җир-күк һәм дөнья-ахирәт төшенчәләре өстәмә мәгънә белдереп ярдәмгә килә.

Шагыйрьнең югарыда аталган идеалы бөтен мәхәббәт лирикасына хас диярлек. Бу урында традицион шәркый шигърияттә дә моның шулай булуы хакында әйтеп узасыбыз килә.

Хисләр сафлыгы, җир кызын күкләргә күтәрү, аңа нечкә мөнәсәбәт, бу мөнәсәбәтнең аерылганнан соң да саклануы, трагик хәлләрне кичерүдә тотнаклылык, мәхәббәттә тыйнаклык милли эстетик идеал белән дә нигезләнә. Шагыйрь, чыннан да, сөйгәненең яратмавыннан бигрәк, аның хыянәтен авыр кичерә. Соңгы структур өлешне карап узыйк әле:

Җан яндыргыч кыйланышыңа бары тик сокланам,

Синең хәсрәтле аһыңнан һәрвакыт ләззәт алам.

Сер дөньяга фаш була, дип, исемеңне телгә алмадым,

Менә шулай атсыз гына шигырьне тәмамладым.

Безне бу өлештә алда әйтелгәннәргә бөтенләй капма-каршы мөнәсәбәт белдерү шаккатыра. Моны шагыйрьнең үзенчә үч алуы, үз-үзен тынычландыруы да дип аңларга кирәк. Шагыйрь, ни генә дип язмасын, лирик геройның чын кичерешләрен яшерә алмый. Ул хәтта сөйгәне эшләгәннәргә бәрабәр үч тә ала алмый. Бу юлларда кызның күңелендә дә мәхәббәт булганлыкны искәртү барлыгын да әйтеп узарга кирәк.

Шулай итеп, без композициядә төп өлешләрне билгеләдек, алар арасында мәгънәви һәм психологик каршылыкларның соң ноктасы — акыл белән кире кагылган, әмма йөрәк белән кире кагыла алмаган мәхәббәт турындагы урыннар дип аңларга кирәк. Кайбер символик образ һәм детальләрнең шагыйрьнең мәхәббәт, сөеклесе, хыянәт хакындагы фикерләрен укучыга җиткерүдә нинди вазифа башкарганлыгын ачтык шикелле.

Көнчыгышның традицион образлары булган күбәләк (сөйгәне өчен үләргә дә әзер җан), җәннәттәге рауза бакчасы (бәхет), арысланны (явызлык) һәм башкаларны исәпкә алмаганда, Г. Тукайның мәхәббәт лирикасында фокус позициясендә кычкырып торган символик образлар юк дәрәҗәсендә, күбрәк символик детальләр кулланыла. Символлар исә, башка структур өлешләрдә килеп, лирик миннең рухи халәтен тирәнрәк ачарга булышалар.

Гомумән алганда, символ һәм символик детальләр мәхәббәт кебек гомумкешелеккә хас хиснең матурлыгын, көчен күрсәтү өчен файдаланыла. Әгәр «Татар кызларына» шигырен укысак, без әлеге фикернең аеруча көчле булуын күрербез. Аерма шунда гына: бу әсәрдә мәхәббәт образы социаль чынбарлык белән каршылыкка керә.

Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә мәгъшука образы үзәккә куела һәм еш кына лирик герой образын да тоныкландыра, чөнки шагыйрь, үз хисләрен сөйләп калудан бигрәк, шул хисләрнең сәбәбен күрсәтергә омтыла, аның бу хискә хокукы барлыгы хакында яза. Икенче төрле әйткәндә, Кыз ул — шагыйрь тудырган җыр, аның табышы. «Мәхәббәт»тә:

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы,

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә

Мин бу шигъре, әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?—

дип яза Тукай. Кызга — тиң шагыйрь, шигырьгә лаек кыз турында юллар бу.

Мәхәббәтле дөнья
(Г. Тукайның «Син булмасаң!» шигыре буенча)

Г. Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләре арасында күңелемә иң якыны — «Син булмасаң!» Исеменең яңгырашында ук ачык контрастлык тоелганга, эчтәлегендә исә капма-каршылык, ак һәм кара үзен нык сиздергәнгә, шагыйрь сөеклесе булмаган дөньяның нинди икәнлеген тасвирласа да, без аның сөеклесе булган дөньяны күз алдына китереп утырабыз. Гүзәл кыз барында — шагыйрь яна, яшьләрен тамыза, мескенләнә, юана һәм башкалар. Димәк, бу шигырь — шагыйрьнең мәхәббәтле дөнья, тормыш турында фәлсәфи уйланулары, тик бу уйланулар исемдә бирелгән тема белән каралыкка керә, чөнки «Син булмасаң!» дигән юллар аның тирән фаҗигасе, зур югалтулардан куркуы, билгеле бер дәрәҗәдә парны көтүе турында фикер дә тудырырлык.

Ул булган һәм ансыз дөнья. Мәхәббәтле һәм мәхәббәтсез тормыш. Сөекледән башка яшәү яшәү түгел, төссез, аннан салкынлык өрә, анда хәрәкәтсезлек. Бары тик сөекле кешең янәшәңдә чагында гына, син рухи яңарасың, үсәсең. Кояшка һәм айга тиңләштерелгән гүзәл — алар яктысын да капларлык! Ай, кояш — күпчелек очракта тышкы камиллек билгеләре. Шагыйрьне гашыйк иткән кыз — ханымнар күрке генә түгел, чын Кеше идеалы да.

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкым диңгезе,—

Көчле җил төсле әгәр син болгандыручы булмасаң! —

дип яза шагыйрь, җил образын хәрәкәт билгесе буларак кулланып. Мәхәббәт диңгезендә гыйсьянчы йөрәк җилләргә тиң икән шул. Бу йөрәк каһарманны да буйсынмаучан рухлы итә:

Кыргыйлыкны ташлар идем,— мине үзеңә тартып,

Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Ханым-солтаным дөньяны танырга өйрәтә, диннән дә яздыра:

Дәрвиштәй Аллага чын күңелемнән кол булыр идем,—

Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Үз яктылыгың белән Алланы да каплыйсың, дип, әздән генә туп-туры язмыйдыр шикелле шагыйрь.

Ханым-солтаным үзеңне танырга ярдәм итә:

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул салмас идем,—

Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Мәхәббәт идеалы хисләре белән бүлешүче генә түгел, белемен дә, әдәбен дә — үзендә булган һәр нәрсәне бирә, шунлыктан лирик мин аңа мөкиббән. Дөнья әйтерсең бу кыз белән тулган. Ул һәркайда — тормышта, иҗатта... Мондый хис — гомумкешелеккә хас хисләрдән.

Соңгы строфаны укыйк әле:

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде,—

Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!

Ни өчен шагыйрь, мәхәббәткә гимны килеп чыкмады, дип белдерү ясый? Без бит әле генә шагыйрьнең оригинальлегенә, даһилыгына сокландык. Димәк, бу строфада да каршылык күзәтелә икән, ягъни шигырьнең йомгаклау өлеше бөтен алдагы өлешләр белән мәгънәви каршылыкка нигезләнгән берлек хасил итә. Тукай иҗатында бу тип композицияле шигырьләр байтак.

«Син булмасаң!» шигырендә дөнья ләззәтеннән ваз кичү билгесе булган дәрвиш, көчле мәхәббәтне белдергән мәҗнүн гадәти мәхәббәткә, мещанлыкка, тормыш прозасына каршы куелган гыйшыкны тасвирлау өчен кулланылган.

«Син булмасаң!»— гади бер җан иясеннән шагыйрь, мәгъшук, гыйсъянчы һәм тагын әллә кемнәрне ясый алырлык бер кызга соклану, аны югалтудан курку турында шигырь ул.

И газиз Туган җирем!

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Г. Тукай

Без язма эшебезгә эпиграф итеп куйган шигъри юллар Г. Тукайның туган авылы Кушлавыч хакында. Шагыйрь алдамый: Кушлавыч тирән уйсулыкның ике ягына урнашкан ерак басу сыртыннан мәһабәт бер авыл булып күренеп тора.

Тукай туган җирен үзенең бәхетле балачак бишеге итеп күрсәтергә генә өлгерә, без шунда ук анда эштә үткән көннәре турында да укыйбыз. Шулай да «Туган авыл» шигырендә пычрак, караңгы, михнәтле авыл тормышыннан зарлану юк. Шагыйрьнең туган ягын сагынуы шул сәбәпле бик табигый булып күренә.

Туган як тасвиры Тукайның бик күп шигырьләренә килеп кергән. Бигрәк тә милли теманы яктырткан шигырьләрдә андый сурәтләүләргә урын зур бирә, туган як төшенчәсен киңрәк күзаллый шагыйрь. Без Агыйделне дә, Болгарны да, Казан артын да — кыскасы, татар яшәгән җирләрне туган җир дип аңлыйбыз. «Милли моңнар» шигырендә хисләре кузгалган лирик миннең күз алдыннан да Болгар һәм Агыйдел буйлары уза.

Усал, үткен телле Тукай, әгәр үз туган ягын да көчле сатира утына алмаса, Тукай булып калмас иде. Без мәктәптә андый шигырьләрне бик өйрәнмибез, әмма минем берсен сезгә дә атап узасым килә. «Казан вә Казан арты» шигырендә ул Чистай, Спас, Тәтеш, Малмыж, Мамадыш кебек төбәкләргә нур чәчеп утырган Казанны мактый-мактый да:

Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:

Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара,—

дип яза.

Әйе, шагыйрь үз туган ягының киләчәге өчен кайгыра. Башкаланың шәм-лампа кебек үз тирәсен генә яктыртырга тиеш түгеллеген әйтә. Ут төшмәгән санап, Казан артын каралтып күрсәтү, бәлки, бик үк хаклыкка да туры килмәгәндер, ни әйтсәң дә, иманлы, мәгърифәтле як булган, тик шагыйрь аның тагын да күтәрелүен теләгән.

Икенче бер әсәрендә шул ук Казан арты белән ничек горурлана ул! Дөрес, «Туган җиремә»дә ятимлекләр күрүен, иптәшләреннән рәнҗетелүен яза, әмма шунысы ачык: туган якның бала чакта аркаңа атылган ташы да кадерле. Ул туйдырмый, күңелне кайтармый:

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде.

Туган як төшенчәсе шагыйрь күзаллавында үз эченә бик күп нәрсәләрне сыйдыра: ак оек, киндер күлмәк, чабата, ыштыр кебек кием-салым да ул; таныш кырлар һәм болыннар да; шул болыннарда көтү көткән көтүче, аның этләре һәм хайваннары да һәм хәтта ки шүрәлесе-җене, бүресе, карагы да...

Туган якны сагыну хисе мәңгелек. Лирик мин белән шул кырлар һәм болыннар арасында әллә нинди күренмәс җепләр бар.

Һәркемгә таныш «Китмибез» шигырендә исә туган якка, илгә тарихи береккәнлек фикере алга сөрелә. Кешенең әҗәле дә ата-бабалары туфрагында булырга тиеш, ди шагыйрь.

Балалар өчен язылган «Шүрәле» һәм «Су анасы» шигырьләрендә дә туган як тасвирлары бар.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм,—

юлларында суның үзе, яр буендагы таллыклары турында бер генә сүз булмаса да, бала хәрәкәтләре белән бергә күз алдыбызга инеш буе сурәте килеп баса. Әлеге суларның, елга-инешләренә аркылы салынган басмаларның хуҗабикәсе булган Су анасы белән дә танышабыз без Тукайның шул исемдәге әкияте аркылы. Туган як, әкиятле-җырлы, уенлы туган як! Шүрәлеле туган як. Шул туган якта Тукайга аеруча якын берничә авыл бар. Берсе хакында сүз булды инде. Аның икенчесе — Кырлай:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;

Җырлаганда, көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Кырлай — шагыйрьнең туган авылы түгел. Ул анда бераз яшәгән. Гәрчә лирик мин Тукай белән тиңләштерелмәсә дә, без шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен белгәнгәме, үзе хакында язганга санап укыйбыз.

Тукайның Шүрәле хакында башка шигыре дә бар. Күрәсең, ул бала чагында ишеткән әкиятләрдәге мифологик образларны бик үз иткән. Минем үземә Шүрәле Тукай туган якның аерылгысыз бер өлеше кебек аңлашыла.

Башка бер генә шигырендә дә авылны, аның табигатен Тукай «Шүрәле»дәге кадәр тәфсилле тасвирламый. Монда без Кырлай урманнарында үскән һәр агач, куак белән танышабыз. Кырлайда җиләк мул, чәчәкле аланнарында гөмбәләр үсә. Кырлай урманнары чып-чын театр сәхнәсен хәтерләтә, һәм әле тарихи театр сәхнәсе дә ул. Монда ата-бабаларыбыз дәүләте булган...

Кырлай ягы — алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле Чибәркәйләр иле. Монда ирләр мәйдан тота, сабан туйлары уза...

Күбәләкләр гөлләр генә үбеп яшәгән Туган җирдән дә, ата-бабалар кабере булган Туган җирдән дә газизрәк ни бар, дип әйтәсе килә шагыйрьнең.

Милли моңнар

Бөтен гомерен милләткә багышлаган Г. Тукай иҗатында милли мәсьәләләр үзәктә генә тора ала иде дә. Кайсы теманы ачарга алынса да, ул миллилектән бер тамчы да читкә китә алмады.

Мәхәббәт турында язганда, шигыренә хатын-кызның милли идеалы килеп керде, инде хатын-кыз турында язарга алынса, ул аны милләткә кирәкле балалар үстерүче бөек зат итеп тасвирлады. Туган авыл турындагы шигырьләрдә дә, иҗат турындагы шигырьләрдә дә без һәрвакыт милли моңнарны төсмерлибез. Җаны-тәне милли хисләр белән сугарылган Г. Тукай минем күз алдыма милләткә бәйле өметләрдән ахыр чиктә өмөтсезлеккә барып чыккан бер шагыйрь сыйфатында килеп баса. Көрәш физик һәм өлешчә рухи да сындырган аны. Шагыйрьнең рухын кимсетү максатыннан язылган юллар түгел бу. Г. Тукайның соңгы әсәрләрендәге өметсезлек чаткыларын танырга кирәк, һәм аны авыру галәмәте генә дип карау дөрес булмас. Бу һәр эштә (шәхси тормышта, җәмгыятьтәге проблемаларны чишүдә) чарасызлыктан килә торгандыр.

Шагыйрьнең милли темага махсус язылган шигырьләре дә бихисап. Шулар арасында «Милли моңнар» әсәренең үз урыны бардыр.

Шигырьнең беренче строфасы ук күңелне тетрәндерә. Безнеңчә матур, милли көй булгач, күңел шатланырга, рәхәтлектә йөзәргә тиеш кебек, әмма алай түгел икән. Аның миллилеге — моңында һәм зарында да.

Авыр язмыш кичергән, дәүләтен югалткан халыкның мескенлеге чагыла ул җырларда:

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңеле ниләр сизгәнен,

Мискин булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Авыр язмыш моңлы көй булып кына языла ала, тарих татарның рухы аша узган, кичерелгән.

Өченче строфада шагыйрь алда әйткәннәрен икенче кат ассызыклый:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

Шагыйрь өчен милләткә бәйле проблемалардан да зуррак нәрсә була алмый. Көндәлек тормыш тудырган мәсьәләләр алар янында бик вак. Беренчесенең чишелеше, кем белә, бәлки, калганнарын да хәл итәр иде. Дүртенче строфа көйләр дулкынында тарих сукмагыннан атлап киткән лирик минне тасвирлый.

Ахыр чиктә героебыз түзми, җырлаучының янына ук бара һәм көйнең исемен сорый. Шигырь күз алдына әнә шундый җанлы картиналар тудыра.

«Милләтә» әсәрендә миллилек, милләтпәрвәрлек кебек төшенчәләр бик нечкә ачыла. Әйтерсең лирик мин үзен тулы милләт итеп тоя, яисә ул үзен милләтнең җаны хисаплый:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.

Әгәр текст кулланыштагы графикага төгәл күчерелгән икән, милләткә шагыйрьнең, сез, дип эндәшүе шулай ук билгеле бер уйларга этәрә. Бу — хөрмәт, горурлану чагылышы да булырга мөмкин. Сез, дип, шагыйрь, бәлки, һәр татар кешесен күздә тотканга әйтәдер.

Гаҗәеп чагыштыру: милләт дөнья байлыкларыннан бәһалерәк.

Шагыйрьнең хыялы — милли шагыйрь булу. Бу хыял — милләткә бәйле хыялларның бер өлеше. Шуның артыннан ук икенче бер чагыштыру:

Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;

Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.

Акылдан язарлык мәхәббәт турында сөйли соңгы юл.

Шагыйрь өчен милләттәшләре тарафыннан онытылудан да зуррак җәза юк, чөнки ул шул милләт бәхетенә бөтен гомерен багышлаган.

Шагыйрь киләчәк белән яши. Ул киләчәктә милләте бар булуын тели һәм аның да үз мәхәббәтенә каршы мәхәббәт тотасына өметләнә.

Суфи шагыйрьләр иҗатын искә төшерсәк, алар Аллага мәхәббәтне нәкъ шулай тасвирлыйлар. Бөтен яратулардан да өстенрәк ярату итеп бирәләр. Дөнья проблемаларыннан һичбер вакытта баш тартмаган һәм тарта да алмаган Тукай исә милләтенә булган мәхәббәтне әнә шулай күкләргә күтәрә.

Тукай иҗатыннан нибарысы ике шигырь. Милли җырчыбызның асылын аңлатырга әнә шул ике шигырь дә җитә икән.

Язмышлар берлеге
(Дәрдмәнд иҗаты буенча)

Дәрдмәнднең тулы бер иҗатын күздән кичерсәң, аңа шәхес, милләт, ил, ватан, кешелек турында тирән фәлсәфә салынган икәнлегенә инанасың. Ул еш кына аларны аерып карамый да шикелле. Чыннан да, шәхес һәм милләт мең төрле җепләр белән бәйләнгән, бер-берсеннән аерылгысыз. Милләт тарих тегермәненә салынган. Шәхес тә аның белән бергә ваклана, үзгәрә... Мәңгелек вакытта икесе дә — бер тузан гына, әмма, болай дип әйтеп, алар язмышына битараф калырга ярамый. Өлгергән шәхес үз халкының, үз социаль төркеменең яшәешен, күргәннәрен йөрәге белән кичерә.

Хакимиятләр гел алмашынып тора. Нинди генә идарә килсә дә, милләт кулыннан нәрсәдер китә... Үз дәүләте булмаган милләт гел югалтулар белән яши. Бу бәйлелекләр турында көннәр буе сөйләп булыр иде. Без Дәрдмәнд тәхәллүсе алган Мөхәммәтзакир Рәмиев язганнарга нигезләнеп сүз йөртик.

Шагыйрьнең иҗатын мәңгелек иткән 1908 ел. Иң яхшы шигырьләргә илһам алып килгән ел бу. «Без», «Бүзләрем маналмадым», «Ни газизрәк» — болар барысы да 1908 елда иҗат ителгән, шул сәбәпле аларның идея уртаклыгына шаккатырга ярамый. Әйтерсең шагыйрь җанын гел бертөсле уйлар тырный, тынгысызлый. Бер шигырьдә ачык итеп әйтеп бетерелмәгән уй икенчесендә тәгаенләнә төшә. Аларны аерым бер эзлеклелектә өйрәнү бик мөһим.

Менә «Кораб» шигыре. Кораб символын элек буржуазияне белдерә дип аңлату өстенлек итте. Мөмкин. Теләсә кайсы кешене дә, илне дә, аерым бер төркемне дә, тагын бик күп нәрсәләрне дә, хәтта шагыйрьнең үзен генә дә белдерә ала ул, әгәр иҗатының контекстында карамасаң. Шулай булуы яхшы да. Һәркем үзе теләгәнчә, үзенә кирәк булганча аңлый икән, иҗатчы мәңгелек әсәр язган дигән сүз, ягъни универсаль шигырь иҗат иткән.

Ә без аңа салынган эчтәлекне башка шигырьләр аша тәгаенләштерик. «Ни газизрәк»не алыйк. Анда шундый юллар бар:

Ни газизрәк — бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз!

Ватан сүзен шагыйрь бүген без аңлаганча кулланмый, ул аңа ил, дәүләт мәгънәсен сала. Ул туган кауме яшәгән илнең «китүенә», үзгәрүенә әллә ни борчылмый. Үзгәрешләр җилен тойганга күрә, алар вакытында милләтнең югалуыннан курка. Кеше өчен үз милләтеннән дә изгерәк нәрсә булмаганлыгын раслаучы шигырь бу. Димәк, алдагы шигырьдә дә шагыйрь әнә шул диңгез дулкыннарына ыргытылган милләте өчен кайгырган булып чыга. Милләтнең кайсы юлдан китәргә, кемнәрдән үрнәк алырга белми аптыраган чагы. Үз дәүләтчелеге юк, гел башка халыклар торгызган дәүләтләргә карап яшәгән көне. Шагыйрь хәле дә шундыйрак... «Без» шигырендә дә шушы ук фикер аерым бер юнәлештә үстерелә. Гасырлар дәвамында илләр гел алмашынып тора, ди шагыйрь. Әмма татар шагыйренә нәкъ менә үз милләтенең юкка чыгуы, үз иленең бетүе кызганыч. Алар икесе бергә генә яши ала.

«Бүзләрем маналмадым»да тагын туган иленә, милләтенә гашыйклыгы, аның язмышы өчен борчылуы турында сөйли Дәрдмәнд. Монда да үкенечле аһәңнәр, өметсезлек хисе өстенлек итә. Халык өчен яшәгәннәргә сан юк, аларны бәяләү юк. Милләтнең үзендә юаныч бирер нәрсәләр, сәбәпләр бөтенләй күренми: аның мәңгелек яшәешен тәэмин итәрлек әбелхәят чишмәләре акмый, аны терелтерлек зәмзәм сулары табылмый...

Без, язмышлар берлеге, дидек. Бәхетсез язмышка дучар ителгән милләтпәрвәрнең дә, аерым шәхеснең дә яшәве өметле, күз яшьсез була алмый. «Бүзләрем маналмадым» шигырендәге лирик мин өметсезлеккә дучар ителгән бер ялгыз җан кебегрәк күз алдына килә:

Мин өмиднең сул кулыннан

Бер сынык нан алмадым.

Хәтта уң кулга да өмет итми лирик каһарман. Кавышу, мәхәббәт хисләре булмаса да, түзәр кебек әле. Ә менә милләт өчен янып та, аның тарафыннан бәяләнмәү аның күңелен рәнҗетә. Ил үз улын үзенә гашыйклыгы өчен кимсетә:

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез

Илгә гашыйксың, фәкыйрь.

Бер кызардым, бер бузардым...

Ни таныйм — танапмадым.

Шагыйрь, милләтпәрвәр, халкына бөтен байлыгын биргән прииска хуҗасы, мәктәпләр ачкан мәгърифәтче, журналлар чыгарган журналист... Хәтта аның да язмышы, шигырьләренең язмышы, хезмәтенең язмышы, ил язмышы белән бик тыгыз бәйләнгән. Шунысы сөенечле: Дәрдмәнд иҗаты бүгенге көндә нәкъ менә милли сыйфатлары, милли фикерләре өчен бик югары бәяләнә.

С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман

С. Рәмиев шигырьләрендә ул, син, мин кебек зат алмашлыклары белән генә атап йөртелгән лирик геройлар бар. Әйтерсең шагыйрь, шулай эндәшү, атау юлы аркылы гомумән кешене калкуландырып куя. Мин дә, син дә, ул да — башкаларны үзгәртүче, утларда яндыручы, кол итүче, рухи кичерешләргә дучар кылучы. Бер генә строфалы «Син» шигырен искә төшерик:

Мине утка аткан ул — син,

Мине суга салган да — син,

Утка янсам, суга батсам,

Тартып алган Аллам да — син!

Җәзалау, ярлыкау, коткару сыйфатлары бирелгән икән, ничек әле шагыйрь лирик геройны Бөек көчкә тиңләмәсен?!

Шагыйрьдә бигрәк тә «мин» образын башка дөньяга каршы кую күп күзәтелә:

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин — йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик бер үзем уйланам.

(«Таң вакыты»)

Шул татарның бер кисәге булган «мин» милләт язмышын хәл итмәкче. Ул әле башта шушы татардан аерылып ук китә дә алмый, әйтерсең ата-бабалар кылган эшләр аны бәйләп куйган, аларга хас холык аны кол килеш калдырырга маташа. Сәгыйть Рәмиев героеның эчке «мин»е, үзенә Габдулла, ягъни Алла колы, дип эндәшеп, шулай ук йокыдан уянмаска куша. Әмма бер кузгалган рух кире утырмый:

Юк, юк!.. Мин шашам!

Яталмыйм урынымда, күккә ашам!

«Таң вакыты» шигырендә каһарман коллыктан качу юлларын эзли, һәм ул аңа мәгърифәт юлы булып күренә, шунлыктан ул мәгърифәтле аналардан туган татар угылларының милләткә бәхет алып киләсенә өметләнә.

«Мин» шигыреннән рух көче бөркелеп тора. Үз-үзен яраткан, хөрмәт иткән, бөек иткән шәхескә хәтта «Мин!» дип горурланып әйтү дә җитә:

Аллалар, шаһлар, кануннар

Булалар бер чүп кенә.

Ничә төрле дини идеологияләрне, дөньяви идеологияләрне җиңәрлек, бернинди хакимгә буйсынмаслык көч икән бит бу!

Кеше үзен үзенең хуҗасы итеп тоярга тиеш. Шул чакта гына ул дөнья хуҗасына да әвереләчәк. Шагыйрь фикере шундый. Һәр нәрсәдә кайгы җыры гына ишеткән «Мин үләм» шигырендәге герой «Мин»дә кеше хәсрәтләрен күрмәс дәрәҗәдә биеккә күтәрелгән лирик миннән шактый нык аерылса да, аны да барыбер «минлек» хисе били. Моңа нәрсә аркылы ирешелә соң? Язучы «Мин үләм»дә дә, һәр нәрсә үзен танытырга, үзенә игътибар иттерергә тырыша, ди, шуңа күрә илаһи матурлык булып күренгән япь-яшь гөлләр, агачлар, сулар — һәммәсе үзләренең фаҗигасе, үлеме турында көйли.

«Көлсеннәр!»дә гомере яшьле үткән каһарман, бөтен дөньяга каршы көрәш уты ачу өчен, җиргә кабат кайтырга ант эчә.

«Пигамбәр» әсәрендә бу герой үзен инде дөньяны языклыклардан арындырырга билгеләнгән итеп сизә. Алай гына да түгел, ул бу җиргә мәхәббәт орлыгы чәчеп калдырачак. «Пигамбәр»дә елан кыяфәтле итеп тасвирланган кешеләр белән без «Алданган» шигырендә дә очрашабыз. Аларны үзенә капма-каршы тойганга күрә, «мин» бу «тискәре» дөньяны кабул итә алмый.

Мин мәхәббәт нуры, дим, ул

Аерылу шәмен яга,—

дигән юлларда алдануның нәрсәдә икәнлеге асмәгънә рәвешендә бирелә.

Әле генә үзен бар нәрсәдән көчле, өстен сизгән «мин»нең инде рухы сынган, рәхәтсезлек дөньясында йөзә ул. Аның бик-бик кечкенә генә өмете алай да калган кебек әле:

Әллә әйләнер микән җил,

Һәм исәр татлы вакыт.

Тәмле уйны аңа «син» алып килә. «Син» генә — «мин»гә тиң бер көч, күкләргә патша. Ул яшәсә, «мин» дә яшәячәк. Әлеге шигырьләрдә без күбрәк өмет һәм өметсезлек арасында бәргәләнгән герой белән очрашабыз. Ә менә «Алла», «Дөньяга» әсәрләренең каһарманы үз идеалларының тормышка ашачагына ышана.

С. Рәмиевнең герое ни өчен һәрвакыт бәргәләнә соң? Аңа нәрсә җитми? Әлбәттә, беренче чиратта, ул үзен рухи буылган итеп тоя. Ялгызлар, явызлар дөньясын чит итә. Алар яшәгән тар җирне — киң күкләргә, аларның рухи дөньясын — көчлеләрнекенә, «Алла» һәм пәйгамбәрләр тудырганныкына каршы куя.

Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам
(М. Гафури иҗатында традициялелек хакында)

Озын гомерле татар әдәбиятында бик борынгыдан килгән традицияләр бар. Теләсә кайсы әдип яисә шагыйрь иҗатыннан моңа мисаллар китереп булыр иде. Мин язма эшемдә М. Гафуриның язу стиленә хас бер сыйфат турында сөйләргә телим.

Инде Кол Галидән алып Мәҗит Гафурига кадәр язган һәр сәнгатькәрдән сез үзләре турында мәгълүмат биргән юллар таба аласыз. Әйтик, Кол Гали мәшһүр «Кыйссаи Йосыф»ында

Аты — Гали моны төзгән зәгыйфь колның...—

дип яза.

Мөхәммәдьярны искә төшерик. «Төхфәи Мәрдан» поэмасының соңгы битләрендә ул да үзе хакында мәгълүмат биреп уза:

Исемемне сорасаң, и шәһри яр:

Мәхмүд хаҗи углы, фәкыйрь Мөхәммәдьяр.

Әлеге әсәрләрдә китапның тарихы, авторның тәрҗемәи хәле турында башка мәгълүмат та җитәрлек, ә без махсус рәвештә якынча бер формадагы һәм эчтәлектәге юлларны аерып алдык. Гадәттә, басма китап булмаган чорда шагыйрь үзенең исемен мәңгеләштереп, авторлык хокукын күрсәтеп узган, дип әйтәбез. Баксаң, әлеге традиция китап басыла башлагач та, кайсыбер иҗатларда дәвам иткән икән. Мәҗит Гафури шигырьләре — шуның ачык мисалы. Аның танылган «Себер тимер юлы» әсәрендә шундый юллар бар:

Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам,

Бу заман татардан аз шигырь язган,

Укыган мәктәбем Троицкида,

Бара алмадык Бохара, Кышкар һәм Казан.

Күрәсез, беренче юл без алда китергән мисалларга эчтәлек һәм форма ягыннан бик охшаш. Инде строфаны тулысынча алсак, аны да, мәгълүмат бирү шәкленнән, борынгы традицияләрне саклау, дип бәяли алыр идек.

Әгәр әле бер генә шигырьдә шундый юллар очратсак та, гап-гади бер очраклылык, сүз уйнату дип уйларга булыр иде. Мәҗит Гафуриның иҗатында берничә шуңа аваздаш урын бар:

Һәрничек гафил яту ярамас дип,

Шигырь язды Габделмәҗит ибне татар.

(«Алмашыну»)

Зар елап, Гадбелмәҗит шигырь яза:

Һәр җирдә мөселманнар кысылганга.

(«Алга китү»)

Шагыйрь, шагыйрь буларак үсә барган саен, төрле-төрле юрмаларга мөрәҗәгать итә башлый, һәм бу рәвешле үзен танытуы да бөтенләй юкка чыга.

Мәҗит Гафури иҗатында кулланылган образлар, символлар, фикерләр турында сүз йөрткәндә дә, традициялелеккә бихисап мисаллар китереп булыр иде, ә без менә теманы аңа хас кечкенә генә бер алым аркылы ачарга уйладык.

«Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр

Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе.

М. Гафури

Югарыда китерелгән эпиграфта Мәҗит Гафури бик кыска рәвештә Галимә фаҗигасенең нигезләре җәмгыятькә бәйле икәнне әйтеп бирә. Кара йөзләр гыйбарәсенә салынган мәгънә шуннан соң аеруча киңәеп китә. Без йөзләренә корым сөртелгән Закир һәм Галимәне генә түгел, алар кебек башка бик күпләрне дә һәм аларны мәсхәрәләүдән тәм тапкан, шуны максат иткән, шуның белән үзенең җәмгыятьтә тоткан урынын ныгыткан әхлаксыз, кансызларны, ягъни «йөзе кара»ларны да күз алдына китерәбез.

Галимә язмышындагы кискен борылышларга юк кына нәрсә — аның сөйгәне Закир белән сөйләшеп утыруы сәбәп. Ул вакытта да ир-ат һәм хатын-кыз арасында мондый сөйләшүләр гайре табигый булмагандыр. Бу ике җан гына аны уйлап чыгармаган бит инде. Закир белән Галимәнең авылдашлары Сәлим һәм Гайфулла, менә шушы фактны бозып күрсәтеп, алардан зиначы ясыйлар, шул юл белән шәхси үчләрен алырга телиләр. Әлбәттә, бу кешеләр моны үзләре генә башкарып чыга алмаслар иде, шуңа күрә ярдәмгә «авыл картлары»н чакыралар.

Шәригать тә кешене теләсә ничек хөкем итүгә юл куя алмый. Моңа кадәр галимнәр бу мәсхәрәләүләрне дини кануннарга бәйләп аңлатырга тырыштылар. Әсәрдә мондый нәрсә күзәтелми. Динне һәм аңа хезмәт иткән руханиларны бергә бутарга ярамый. Хөкем ясаучы хәзрәт тә янәшә утыру гына җитмәвен, аларны бергә дүрт кеше күрү кирәклеген әйтә. Күрмичә дә күрдек, диючеләр табыла. Закир белән Галимәне яклап сүз әйтүче бер егет булса да, зиначылыкта гаепләүчеләрнең саны дүрткә җитә. Шулай итеп, башта шик белән генә эшкә тотынган сыман хәзрәтнең шәригать буенча хөкеме «гадел» булып чыга. Вакыйганы үз күзләре белән күрмәгән шәкертләргә кадәр бу эшкә кысыла. Рухани катламга да, аларга да авылда диннең көчен күрсәтү, үзләренең урынын ныгыту кирәк шул.

Ә авылдашлар?.. Галимәнең уңганлыгына, булганлыгына гашыйк авылдашлар ни өчен кешене рухи һәм физик җәзалаудан тәм таба? Кемгәдер тамаша кирәк, кемгәдер — үз балаларын куркытып кую. Берсе Галимәдән көнләшкән, икенчесе аны үзенеке итә алмаган... Шулай да күбесе тәрбиясезлеге, эчкә яшеренгән вәхшилеге аркасында кызык көтә һәм әшәкелеген тышка чыгарып бушанырга тели шикелле. Монда гавам психологиясе үз эшен эшли. Аңа ялгыш юл гына күрсәтеп бир, төркем шунда ук дәррәү күтәреләчәк.

Ә Фәхри абзый?.. Кызын яраткан, акыллы итеп үстергән, шуңа ышанган ата нигә башкалар артыннан китә? Ник кызыннан ваз кичә? Шәригатьтән курку да бар анысы... Әмма, иң беренче , үз исемен пычратудан саклану. Нык куллы ата булып күренергә теләү әллә каян сизелеп тора. Ул хис баласын яратудан, аны кызганудан өстенрәк булып чыга. Гаиләдә бервакытта да төп рольне уйнамаган, үтә юаш булган Хәмидә әби дә кызын якларлык көч тапмый. Урамга куып чыгарылса, кая барсын ул?

Язучы һәрдаим — аерым кешеләрне сурәтләгәндә дә, төркемне тасвирлаганда да — ерткыч кыяфәтләренә басым ясый. Аларда вакыт көтеп, яшеренеп яткан сыйфат бар дип әйтергә тели шикелле.

Менә шушы тамашаны туктатырга бер хатын-кызның көче җитә. Галинең әнисе Галимә апасын үзләренә алып кайта. Әмма эш узган: кызның рухы имгәтелгән. Үзенең мәсхәрәләнүен кичерә алмаган Галимә акылдан яза. Бары тик шуннан соң гына аннан көлүләргә күпмедер чик куела. Әмма әле дә хәл белергә килгән булып тамаша кылу дәвам итә. Дөрес, тора-бара кешеләрдә ниндидер уяну да башлана кебек.

Әле кайчан гына Галимәгә үлеп гашыйк булган дип уйларга мөмкинлек биргән Закир да кызны язмыш кочагына ташлый шикелле, чөнки аның ата-аналары бу эшләрдә бары тик Галимәне генә гаеплиләр.

Динчеләрнең тамаша кылуы бигрәк тә озакка сузыла. Галимәне дәваларга килгән булып, алар үзләре азгынлык кылып йөриләр һәм бу эшләре өчен бер-берсен хөкем итәргә дә җыенмыйлар.

Әсәрдә, дини пәрдә артына яшеренеп, халыкның томаналыгыннан, кануннар белмәвеннән файдаланып, явыз эшләр башкарып яткан руханиларның чын йөзе ачыла. Ахырдан хәтта ки Фәхри абый да, менә без укымау аркасында харап булдык, дигән аянычлы сүзләр әйтә. Әмма эш үткән. Галимәнең тереләсенә өмет юк. Ул инде Закирга да кирәк түгел. Туйлар ясарбыз, дип тә болай гына, уңайсызланып кына әйтә шикелле. Юләрләнгән Галимәнең егетләр белән сөйләшүенә дә игътибар итүче юк. Әмма аның шәүләсе, үлгәннән соң, өрәге белән дә куркытулар, тел чәйнәүләр дәвам итә.

Повестьның соңгы битенәчә кеше фаҗигасеннән матди файда күргән һәм тәм тапкан явызларны бәхет өчен яратылган кызга каршы куеп сурәтләү дәвам итә:

«Аның кабере тирәсендә теге чалмалы муллалар, карт хәлфәләр коръән укыйлар, алар теге матур татар кызын күмеп, садака алып дога кылалар... Алларына Галимә апаның үз кулы белән чүпләп суккан, киләчәктә матур тормыш корыр өчен әзерләнгән озын тастымалларын куеп, аның кабере өстенә карап утыралар иде...»

Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары

Г. Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт»е — язучы иҗатында төп герой тулы бәхеткә ия бердәнбер әсәр. Экспозициядә үк без баланың да, әнисенең дә уртак теләк белән януын күрәбез: Хәлим, укып, зур кеше булырга тиеш. Һәм бу теләкләр хәтта артыгы белән дә тормышка аша.

Әсәр башыннан ахырына кадәр мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. Андагы төп фикер түбәндәгедән гыйбарәт: кешенең ирешә алган теләсә нинди зурлыктагы бәхете белемгә бәйле. Бу идея инде әсәрнең исеменә үк салынган. Алай гына да түгел, инсанның белеме никадәр зур, үзе нихәтле камил, бәхете дә шуңа бәрабәр. Моны аңлаган әнисе Хәлимне кечкенә мәдрәсәгә бирү белән генә канәгатьләнмичә, танылган, тирән белемнәр бирә торган уку йортына илтмәкче. Болай эшләгәндә, Хәлимнән бигрәк тә зур кеше чыгар кебек тоела аңа.

«Тәгаллемдә сәгадәт»тә шәкерт Гаяз ачыктан-ачык күренә: ул әлегә дөньяны галимнәргә, мужикларга бүлеп карый һәм, дөньяның кендеге итеп, шуларның беренчеләрен исәпли.

Хәлимгә бер генә кеше дә белем алу юлында аяк чалмый. Ни өчен? Иң беренче чиратта, баладагы көчле теләкләр башкалар да бәяләрлек. Байлар аңа укырга барырга акча бирә. Нәкъ менә зур ихтыярлы, омтылышлы, тырыш булганга, ул гел алдынгылар рәтендә йөри, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендә сөйләшергә өйрәнә.

Укымышлы егетне, артык иркен тормышлы булмавына карамастан, Казан байлары кияү итәргә атлыгып тора. Хәтта үзләре үк яучы җибәрәләр. Инде килеп, ярәшеләчәк кызы Маһирә шушындый мәртәбәле кешене алдарга теләми. Укый-яза белүе аны да уңайсыз хәлдән коткара: ул Хәлимгә, яраткан кешесеннән алданган булуын белгертеп, хат яза. Мәгърифәтле кызлар шулай туры сүзле, кешелекле икән, дип уйлап куясың.

Шушындый четерекле вакыйгалардан соң Хәлим Габдрәхим хәзрәт кызын кияүгә алырга уйлый. Үзара хат алышалар, өйләнешәләр. Бәхетле гомер кичерәләр. Белемле булу аркасында, һәр проблема геройлар тарафыннан уңай хәл ителә. Маһирәне алдаган Фатих та аңа бары тик әлегә яучы җибәрә алмаганга гына өйләнмәгәнлеген әйтеп хат яза, кияүгә чыкмыйча торырга куша.

«Тәгаллемдә...»дә тискәре геройлар юк. Башкалардагы кебек уңай яклары кычкырып тормаган атасы да, кешеләр Хәлимгә тарафдар икәнлекне күргәч, аңа юллык акча бирә.

 Гаяз Исхакыйның бу әсәреннән, баланы мәгърифәтле ата-ана тәрбияләргә тиеш, дигән фикер дә чыга. Әгәр Хәлимнең әтисе дә, әнисе дә аның язмышына битараф калса, ул дөньялыкта бер нәрсәгә дә ирешмәгән булыр иде. Язучы бигрәк тә аналык вазифаларын иң югары мәртәбәгә күтәрә. Баланы кеше итү — ананың иң зур бурычы, ди.

«Бай углы» романының төп герое булган Кәрим — шулай ук ата-анасының бердәнбер баласы. Аның үз бәхетен булдырырга бөтен мөмкинлекләре бар, Хәлим кебек, чит кешеләр ярдәменә һич мохтаҗ түгел, әмма ул игелексез, эшлексез, паразит тормыш алып баручы булып җитлегә.

Геройның ялгыш юлга басуына, мәгърифәтчеләргә хас булганча, әсәрдә ике фактор сәбәп итеп карала. Аның берсе — гаиләдәге тәрбия, икенчесе — мәдрәсә йогынтысы, геройны чолгап алган кешеләр тәэсире.

Дөресен генә әйткәндә, Кәрим турында, ниндидер яхшы тәрбия күргән, дип булмый. Иң беренче чиратта, төрле имеш-мимешләр югарылыгында гына фикер йөртүче, эгоист, тулысынча Сәхилә карчык йогынтысындагы әнисенең иркәләүләре, үз баласының тәрбиясен, белемле кешеләргә тапшыру мөмкинлекләре булса да, надан, бозык Фәхригә йөкләве, озак көттермичә, беренче тәрбияви җимешләрне китерә дә. Малай, ниһаять, тартырга, эчәргә, урлашырга өйрәнә.

Ата-ана, башкалар йогынтысы астында, яхшы мәдрәсәгә биреп, аны бозыклыклардан арындырырга була. Баштарак белем алуга дәртләнеп киткән балада уңай сыйфатлар да күренгәли башлый. Арага тагын Сәхилә карчык килеп керә. Шакый мәхдүмгә күчерелгәч, малайның уянып килгән теләкләре дә сүнә.

Кәримне коткарыр өчен, соңрак икенче омтылыш та ясала: аңа тырыш, белемле, әдәпле кыз Бәдрияне хатынлыкка алалар. Эш кенә узган икән: Кәрим яман чирләреннән арына алмас хәлгә килгән. Ахыр чиктә ул, фәхишә кызлар өчен бәхәскә катнашып, башка берәүнең үлеменә сәбәпче була һәм кулга алына. Шушы хәлләрдән соң Фатих байлар гаиләсе бөлгенлеккә төшә, үзләреннән бернинди яхшылык күрмәгән Бәдрия кулына кала.

Анасының уңай тәрбиясен алган, белемле Рифгать атасы Кәримгә нәкъ капма-каршы холыклы ир булып өлгерә. Әбисен, гаиләсен, әнисен үз канаты астына ала.

Автор «яманлык һәм яхшылык» концепциясен нәкъ мәгърифәтчеләрчә чишә. Явызлык җәзасын таба: Фатихның бала тәрбиясенә тотылмаган байлыгы юкка чыга, Кәрим үлә... Яхшылык та җирдә ятмый: Бәдрия үзенең чиста күңелле икәнлеген кешеләр каршында раслый, улына тиешле белем, тәрбия биргәнгә, киләчәктә үзе аның тәрбиясен күрә.

Сәгадәт — бәхет дигән сүз
(Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)

Гаяз Исхакый иҗат иткән «Теләнче кыз» әсәренең беренче кисәгенә салынган эчтәлек түбәндәгедән гыйбарәт: әтисе белән әнисенә бердәнбер бала булган Сәгадәт исемле кыз, тормышның бөтен матурлыгын татып, шактый гына белем дә алып, әллә ни кайгылар күрмичә, ата-ана йортында үсә. Ачлык елда аларның гаиләсе шәһәргә күченергә була, тик яңа тормыш Сәгадәтләргә ачык йөз күрсәтми. Әтиләре гаиләне тәэмин итәрлек эш тапмый, бераздан үлеп үк китә. Озакламый әнисе дә вафат була. Сәгадәт, шулай итеп, ярдәмчесез кала, хәерчелеккә төшә. Зәкать өләшү көннәренең берсендә байбәтчә Габдулладан алданганнан соң, аның тормышында тагын да караңгырак көннәр башлана. Тамак туйдыру чарасы калмагач, ул фәхишәләр йортына килеп эләгә.

Авылда бозыклыклар күрмичә, тиешле белемне дә алып үскән кыз бәхетсезлегенә нәрсә сәбәп булды соң? Үзе тырыш, төскә-биткә дә чибәр югыйсә. Исеме дә, бәхетле булсын дип, мулла кызыныкына охшатып һәм бәхеткә юрап кушылган... Ата-анасының да хәер-фатихасын алган ул.

Сәгадәтне бәхетсезлеккә илткән сәбәпләр күп төрле булса да, язучы аның социаль чыгышына аеруча басым ясый шикелле. Алай булмаганда, ул аны мулла кызы янәшәсенә куймас, аның белән иңгә-иң үстермәс тә иде.

Тышкы кыяфәтләрендәге аермалыклар да нәкъ менә кызларның килеп чыгышына бәйле. «Мулла кызы Сәгадәт яшьтән үк шыгырдавыклы читек-кәвеш кигәндә, безнең Сәгадәтнең үз тәпиләренә башка аяк киеме дә юк иде». Мулла кызы кебек, идәннән түшәмгә җитәрлек көзгеләрдән бөтен килеш-кыланышларын төзәтми ул, өстәлгә куйган ачык күрсәтә торган көзгедә генә төсен-башын карангалый. Ул көзге дә — үткән ел кияүгә киткән күрше кызының кияү бүләге генә.

«Мулла кызы башына тәңкәле калфак киеп үсә иде. Әмма безнең Сәгадәткә ситса яулык та күптән түгел генә башын урата башлаган иде».

Сәгадәт мулла кызы алган белемнәргә үз көче, тырышлыгы, табигатьтән килгән зиһенлеге аркасында ирешә. Белем алу бәрабәренә абыстайның йорт эшләрен башкарырга да әзер тора. Мулла кызы исә крестьян тормышының бер генә михнәтен дә тоймый, ата-анасы кочагында иркәләнеп яши. Ил кичергән ачлык та алар гаиләсенә янамый, туган нигезләрен ташлау хаҗәте юк.

Шул ук вакытта Сәгадәт күргән бәхетсезлекләрнең башка сәбәпләре дә юк түгел, Гаяз Исхакый аларны социаль тигезсезлеккә генә дә кайтарып калдырырга теләми.

Икенче сәбәпләр арасында ата-аналарның балаларына карата вазифалары бар. Язучы Сәгадәтнең әтисе Шәрип абыйны тупас, уйсыз, ваемсыз итеп тасвирлый. Ата кеше ялгышын, соңарып кына, үзе дә аңлый. Табигатьтән килгән кирелеге, бернәрсәне дә уйлап эшләмәве, киләчәге турында бик нык кайгыртмавы өчен, Сәгадәт әтисенә үпкәләми, моны бик табигый кабул итә. Шәрип абзый гел начар түгел, ул — намаз-ниязлы, кешеләргә зарарсыз карт. «Куштан булып, ил ашап йөрми», — ди аның турында язучы. Геройны бу яктан тасвирлау серләр яшеренгән пәрдә читен дә бик аз гына күтәрә.

1897 елгы ачлык Шәрип абзыйның кечкенә гаиләсе өчен алай ук авыр булып тоелмаса да, кеше сүзенә карап, ул да Казанга күченә. Хөсниҗамал әби белән Сәгадәт аның кирелеген берничек тә җиңә алмый.

Трилогиянең икенче кисәгендә без фәхешханәләргә эләккән кызларның наданлык корбаннары булуы турында юллар укыйбыз. Монда бөтен милләткә хас наданлык турында фикер йөртә әдип. Шул ук вакытта, укып кына да, асраулыкка урнашып та, милләтең чирле калганда, фәхештән котылам димә! Байлар һәм ярлылар булганда, беренчеләре икенчеләренең, һичшиксез, корбанына әвереләчәк.

Икенче кисәктә Габдулла, акланырга сәбәпләр эзләп маташса да, Сәгадәтнең бәхетсезлегенә гаепле кеше итеп, үзен саный башлый. Мансур сөйләгәннәр, фәхешханәдә күргәннәр аны моңа тәмам ышандыра.

Сәгадәт тормыш төбенә төшүенә бераз гына үзе дә гаепле. Тумыштан да хисле кыз, беркатлырак кыз ул. Булачак яры, ире турында хыяллар кора. Тормыш исә бөтенләй башка, ул уйлап тапмаган шартларда аның күңелендә мәхәббәт уты кабыза. Бу мәхәббәт аны тагын да бәхетсезрәк итә.

Дөрес, без, икенче китапны укыгач, Сәгадәтнең Габдулла белән кушылуын күрәбез. Егет үзенең гаебен таный һәм кыз янына килә. Соңыннан алар тагын да катлаулырак тормыш юлы узачаклар, бөтенләй безгә таныш булмаган яклары белән ачылачаклар. Ә без, нигездә, беренче китапка таянып сүз йөрттек һәм әлегә Сәгадәтнең бәхеткә ирешмәгән бер героиня икәнлеген күрдек.

Хыяллары җимерелгән герой

Гаяз Исхакыйны хикәяләр остасы дип атасак, һич кенә дә ялгышмабыз. Эчтәлеге яңа, укылышлы, камил эшләнгән хикәяләре аның иҗатында үзенә бер урын алып тора.

«Кәҗүл читек» әсәрендә мулла баласының тормышка ашам-ашам дигәндә генә җимерелгән хыяллары сурәтләнә. Язучы геройның бәхетле буласына тәмам ышандырып бетерә, бу бәхетне бөртекләп-бөртекләп җыя да... юкка чыгара. Хикәя без көтмәгәнчә тәмамлана. Бу — кыска хикәяләргә хас алым. Башка әдәбиятларда новеллалар бик популяр, имеш. Гасыр башы татар әдәбияты өчен көтелмәгәнчә сюжет кору, чишү зур яңалык булган. Аңа иң оста каләм ияләре генә алынган, һәм, әлбәттә, Гаяз Исхакый таланты да кыска хикәяләр аша бик нык ачылып киткән.

Хикәянең беренче юллары ук безне хыял дөньясына чумдыра: «Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек».

Бу хыял торган саен күпертелә, детальләштерелә... Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була, олтаны болгарныкы, ярып ук киселгән...

Мәхдүм хәтта кызыл буяулар арасыннан да үзенең күңеленә хушрак килгән зияб төслесен сайлый. Әйтерсең ул, әтисе кыяфәтендә, базар киштәләренә тезеп куелган читекләр карап йөри. Читекнең һәр төше, аны кем китерәсе, аның кайчан киеләсе малай хыялында бик нык ачыкланып бетә.

Мәхдүм эченнән генә үз хыялларын ахиренә сөйли. Тора-бара яңа читек янына киеләсе башка әйберләр дә кирәк булып чыга.

Читексез мулла малае булмый, читеккә мәсех кылына, читек гаеткә бара... Әхмәдулла читеккә инде гүя мәдхия язарга җыена. Бу читек Әхмәдулланы кеше итәчәк. Прәннек исә малайлар арасында дәрәҗәсен тагын да арттырып җибәрәчәк. Ул прәннекне үзенең якын дусларына гына бирәчәк.

Малайны иң яраткан кешеләре — әтисе, абыйсы, әбисе, әнисе бәхетле итәчәк, шуңа күрә ул әбисенең сүзен дә бик тыңлый, сеңлесе Рәбига үчекләгәнгә дә артык игътибар бирми. Киләчәк зур бәхет янында болар — җыен вак-төяк.

Менә Әхмәдулла өйгә керә. Аңа бөтен дөнья, үзе кебек, гаеткә хәзерләнә шикелле. Самавыр да гаеткә ачылган, көлә-көлә җырлавында. Кызганыч, Әхмәдулланы төрлечә алдаулар башлана. Баланы кечкенә, беркатлы санап, мулла абыйсына алынган читекне генә кидертеп күрсәтәләр. Сүзне читкә борып, саплы калач белән генә калдырмакчылар.

Ул, яраткан мулла абыйсын рәнҗетмәс өчен, читекне аңа суза. Үзен, әлегә тәмам җиңелгәнлеген танымас өчен, читек әле кәҗүл дә түгелдер, дип тынычландыра.

Бераздан малай эшнең асылына аз гына булса да төшенә башлый, киләчәккә дә өметләрен өзәргә уйлый, бу хәлләрне үзенең гаилә тарафыннан читкә тибәрелүе дип бәяли. Шунда хикәя өзелсә дә була югыйсә. Ә язучы алай итми. Бу хыялны әти-әнисе, әбиләре ярдәмендә кабат торгыза. Олылар яңадан алдау эшенә керешә.

Һәм Әхмәдулла үзе теләгән читекне, чалманы, чапанны кия дә кебек, тик монысы тагын да ныграк алдану булып чыга. Бөтен кеше карап торганда көлкегә калдырылган Әхмәдулла йөрәге боларны күтәрә алмый, фаҗига кебек кабул итә.

Бәйрәмне ул елап каршылый. Язучы төп героен мәхдүм-мулланың төпчек улы итеп сайлый. Ни өченме? Җавап шул: абыйлы малайга гел калган әйберләр, кечерәйтелгән, ямалган, укмаштырылган әйберләр кию генә насыйп. Ул заманда хәтта мулланың төпчек улы да кешедән калганны кигән. Яңаны, үзенеке генә булганны киясе килү теләге, әлбәттә, бик табигый, һәрвакыт иске-москыда гына йөрү кешене бераз булса да кимсетә, кечерәйтә шикелле, һәм Әхмәдулланың яңа киемнәр турында авыздан сулары килгәнче хыяллануына мин дә гаҗәпләнмим.

Хикәя укылган. Китап ябып куелган. Үзе яраткан кешеләр тарафыннан теләмәстән рәнҗетелгән Әхмәдулла гына күңелдән китми. Ул үз тирәлегендә аңлау тапмаган сабый булып хәтердә кала.

Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык

Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда шундый юллар бар: «Аның [Борһан абзыйның] йортындагы һәр кеше, үз теләге вә тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш». Димәк, төп героиня — әтисе сүзеннән чыкмый торган бер кыз, һәм алда сөйләнеләчәк вакыйгаларда аның бу холык сыйфаты ачылачак.

Язучы Борһан абзыйны иске тип гаилә тарафдары дип күрсәтсә дә, без аның үз кызларына билгеле бер иркенлекләр дә тудырганын беләбез, әмма бу иркенлекләр руслар белән аралашуны сакларлык дәрәҗәдә генә һәм руслар белән аралашу көннәре өчен генә. Әйтик, Хәят, Лизаларга барганда, ал ефәк декольте күлмәк кия, чәч торышын үзгәртә ала, ул рус телен яхшы гына белә, русларның әдәбиятыннан да өлешчә хәбәрдар. Шул ук вакытта Хәят, татарлардан качу өчен, башына шәл элә. Шундый кызык сорау туа: кыз нигә әле татар ирләреннән генә кача? Һәм ул аны сизмәстән үк эшли. Җавап гади: бу эшләр — бер гадәт кенә, теләк белән башкарылмый.

Бераздан без Хәятның үзенә моңарчы таныш булмаган шартларда югалып калуын күрәбез. Михаил аңа мәхәббәт аңлаткач, ул рус романнарын күз алдына китерә, үз тотышына киңәш тапмый һәм, сизмәстән, табигый хисенә урын биреп:

— Сез бик мәхәббәтле!— дип әйтеп куя, әмма бер минуттан ук аны курку биләп ала. Аңа егетләргә исе китмәүне белдерү генә бик җиңел, шунлыктан Евгенийны да, бик каты гына итеп, үзенә якынаюдан тыя ул.

Хәят һәрбер эшендә эзлеклелек күрергә тели, бер-берсенә капма-каршы булган адымнарына да аңлату табарга тырыша. Шулай итеп, иң беренче хисен — куе кызыллыкка төшергән хисен — «Михаил — урыс малае бит ул!» дигән сүзләр белән куа. Уен вакытында бирелгән бер хат та урыс җәмгыятендә татар кызы үзенә барыбер урын тапмасын искәртә: «Үзегезнең мөселман кызы икәнегезне, мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз килешми». Шәхси үчлек, көнләшү аркасында язылса да, хат аны хыялыннан тормыш чынбарлыгына инде бөтенләй кайтара.

Хәят гел икеләнүләр эчендә яши. Күңелендә туган теләкләре шулай итә аны. Берара ул, Михаил да мөселман була ала, дип уйлап куя. Әмма бу фикере кинәт җуела: «Ул яшь вакытында анасыннан мөселманлыкка чыккан русларның асылып үтереләләр икәнлеген ишеткән иде».

Инде икенче бер юл гына кала: чукынырга мөмкин. Шунда ук мөфтинең чукынганлыктан ямьсезләнгән кызлары турында хикәят исенә төшә...

Фатих Әмирхан Хәятның, яшьлек теләкләренә бирелеп, рус җәмгыяте егетләрен кире кага алмавы, шул ук вакытта күңеленә кертмәскә сүз бирүе турында яза. Кыз, аларның безгә буласы юк, фикеренә килә. Ул тирә-ягындагы кешеләр арасыннан үз уен дөресләрлек мисаллар күрә.

Укыган мөселман егетләре белән дә дуслаша алмый кызлар. Монысын инде дин тыя, әни тыя...

Нинди генә кыз белән танышсак та, һәрберсенең эче поша. Теләкләре чынга ашмаганлыктан. Гореф-гадәтләр бик нык тыйганлыктан. Ялгызлыктан. Ата-ана арасында аңлау таба алмаганлыктан. Хәер, алар үзләре дә бу хәл сәбәбен аңлап бетерә алмыйлар кебек. Эч пошу хисенә аңлаешсызлык хас бит. Киләчәгең билгесез булганга, кайвакыт эч пошуның да сәбәпләре томанлы булып күренә.

Хәят белем дөньясына ныклап кереп китсә, онытылыр да иде. Юк шул, аның холкындагы кечкенәрәк кенә иренчәклек, укып, үзен бик ватмаска тырышу белем алу теләген баса. Француз, рус телләрен өйрәнүгә дә күңеле сүрелә.

Тора-бара безнең Хәятта эч пошу хисе тагын да көчәя. Инде теләсә нәрсә аның эчен пошыра башлый: бүлмәдәге төнге караңгылык та, ямьсез йоклый торган Бибиләр дә, аның мендәре дә... Әнә шул эч пошуны кыз, бәлки, Салих исемле бер егеткә барып басар... Хәят хыялында аның белән яшәү рәвешен, үзен, тавышын, аңа мәхәббәт аңлатуларын тудыра. Әсәр башында сөйләнгән теләкләре челпәрәмә килгәч, фаразлаган тормышы чынга аша микән, кебегрәк уйлар белән китапның соңгы битләрен ябасың.

 Аңлау тапмаган геройлар
(Ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)

Фатих Әмирханның һәрберебез диярлек тормышта очраткан вакыйгаларны күңелдән үткәрерлек, аерым бер кешеләргә, кыерсытылганнарга, ятимнәргә карата мөнәсәбәтебезне үзгәрттерерлек итеп тасвирлаган кечкенә күләмле хикәяләре минем һәрвакыт исемдә тора.

Кайсы гына гаиләдә корбан чалмыйлар?! Менә шушы тормышта еш очраган, гадәти булып күренгән дини бер йоланы сабыйның кабул итүе аша бирә язучы.

Бала берничә бәти арасыннан иң матурын, уйлавынча, әниләре дә кызыкканын үзенә сайлап ала. Хайванга ир-ат исеме бирүе һәм аны иң якын дусты дип атавы ук бәтине үзенә тиң, хәтта ки кеше дәрәҗәсендә санавын аңлата булса кирәк. Ул Хөсәенгә әти-әнинең балаларга булган мөнәсәбәтен күрсәтә: кечкенә гаепләрен кичерә, тәрбияли, иң җылы хисләрен бүләк итә.

Якын кешеләр арасында гына була ала торган бер-берсен аңлау башлана. Корбанга суячакларын тойган, инде сарыкка әверелгән дусты тавышын героебыз шунда ук «укый». Ни кызганыч, Хөсәен баланың икенче бер якын кешесе өчен корбанга китерелгән булып чыга. Сабый авыр хәлдән чыгу юлын таба — Хөсәен аның бабасын берничек тә күтәрә алмый! Бу фикер исәпкә алынмый.

Корбан чалу вакыйгасын үз күзе белән күргән бала йөрәгенә гомерлек яра ала, чөнки кешеләр кулыннан үзенең кадерле «карач»ын югалта. Тормыш-чынбарлыкның беренче ачысын татый.

«Ул үксез бала шул» әсәрендә инде язмыш болай да рәнҗеткән Нуриның үз иптәшләре, яшьтәшләре тарафыннан да кыерсытылуы тасвирлана. Ятим малайның ярышта беренче килүен күтәрә алмаган балалар аның иң авырткан җиренә тияләр: ятимлегенә төрттерәләр. Болай үч алуны Нури бик тирән кичерә. «Мин үксез бала шул! Әти-әнием булса, минем дә читек-кәвешем булыр иде»,— дип, кычкырып елап җибәрә. Шушы хәл балаларны уяткандай итә. Һәм хикәяләүче герой бик күп нәтиҗәләр чыгара. Шулар арасында хакыйкатьнең иң чынын чагылдырганы «әгәр ул үксез, фәкыйрь бала булмаса, без аны болай мыскыл итә алмас идек» дигән җөмләләргә салынган.

«Нәҗип» хикәясендәге шул исем белән йөртелгән герой да үз хәленә керерлек кеше тапмый. Аның таныласы, яратыласы, нәрсә беләндер шаккатырасы килә. Әлегә һөнәрсез малайда башкаларның гаме дә юк шул. Ошау өчен башкарылган һәрбер эше аркасында көлкегә генә кала ул. Абыйсын үзеннән артыграк яратуларын күрү, олы санауларын сизү аны бөтенләй түбәнсетә. Кеше хисабында йөрергә теләгән бала иң куркыныч адымнарга бара. Төрле акылсызлыклар эшләп ташлый. Баланың җанын аңламаган, нигә бәргәләнгәнен белмәгән кешеләр аның күңел яраларын тирәнәйтәләр, ачу хисен арттыралар гына. Үч иткән шикелле, һәркем аны абыйсы белән чагыштыра. Беркем дә абыйсының Нәҗиптән олырак икәнлеген башына да китереп карамый. Яхшылык йөзеннән эшләгән эшләре дә гел тискәре бәяләмә ала. Малайга, үсенү өчен — ник бер җылы сүз!

Бары тик рәсем серләренә төшенгәч кенә, бала кешеләрнең үзенә карата уңай мөнәсәбәтен тоя, үзен кеше итеп хис итә.

Әсәрнең ахыры ничек матур бетсә дә, башта зур күңел газаплары кичергән Нәҗип, бик кызганыч булып, күңелгә кереп кала.

Олылар арасында үзләренә аңлау таба алмаган геройлар итеп истә тотам мин бу образларны.

Дөнья — матур, мин — бәхетсез

Г. Ибраһимовның «Көтүчеләр» әсәрен дулкынланмыйча укып чыгу мөмкин түгелдер. Без монда бәхеткә омтылган төп геройның фаҗигале язмышы белән очрашабыз.

Әсәр башына әдип юкка гына: «Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем»,— дип язып куймаган. Бу әсәр социаль урыны алдан билгеләнгәнлек аркасында, тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган бала, соңрак — яшүсмер хакында.

Хикәя башында Г. Ибраһимов геройдан әкияткә охшаш истәлекләр белән уртаклаштыра. Әнисе хакындагы бу хыялда да (бәлки, чынбарлыкта?) без бәхетсез геройлар белән очрашабыз. Монда игътибарга алырга кирәкле бер деталь бар: малай үзен алпавыт оныгы саный. Тормышта авырлыкта яшәүче балаларның үзләре тудырган әнә шундый әкиятләрен сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Болар — үзеңне башкалар белән тиң итеп күрәсе килүдән, бәхеткә өметләнү аркасында иҗат ителгән хикәятләр.

Икенче бүлектән без тегермәндә, табигать эчендә узган гомер турында укыйбыз. Балага хәят үзе дә тегермән булып аңлашыла. Аның төшләре — өнгә, өннәре төшкә охшый. Агачлар шомы аңа киләчәк бәхетсезлекләрдән хәбәр бирә кебек. Ул ялгыз. Аны беркем аңламый. Ул өзелеп әнисен сагына.

Мәчеткә якын булу өчен, әтисе белән тегермән янына күченәләр. Ата баланың үзеннән дә ялгызрак.

Еллар үтә, малай чыбыркы өстерәр яшькә җитә. Димәк, хыяллары инде бераз җиргә төшкән. Ул әтисенә ярдәм итә алуы, булдыклылыгы белән горурлана. Тора-бара көтү аның үзенә генә кала да. «Алпавыт оныгы» нәсел буенча тапшырылган һөнәрне кабул итеп ала. Кеше өстеннән яшәүгә күчәләр. Тору урыннары, начарлана бара торгач, бөтенләй үк калмый. Әтисе чиратта, ул — кибәндә. Герой үч алу хыяллары белән саташа.

Егет шифаханәдә айный. Фәрештә кебек фельдшерны кайчандыр үз иткән Сара дип күрергә тели. Аның тәэсирендә үч хисеннән арына. Ул тагын таяныр нокта эзли. Гайсә фәкыйрьләрне яраткан икән. Сокланганы рәсемдәге пәйгамбәр булгач, без әкренләп егетнең христиан дине тәэсиренә эләгә баруын да чамалыйбыз. Ә бит аның бәхетсезлекләре, ул, шул диндәге кешеләрдән качып, авылга килгәч, башлана. Сараның матурлыгы, галереяда күргәннәр тормыш авырлыгын бөтенләй оныттыра. Инде егет әтисен дә намаз карты итеп күз алдына китерә башлый. Героебыз әкренләп-әкренләп урыс кызы йогынтысына күчә, аның белән гаилә кора. Беренче еллары бала тәрбияләү мәшәкатьләре белән уза. Кайчандыр үзен мөкиббән итгергән Гайсә сурәте тора-бара үзгәрә торганга әйләнә: әле — әтисе, әле — урыс. Димәк, бу корган тормышы да чын бәхет түгел. Ул барыбер ялгыз. Аның әтисе ялгыз. Бервакыт бичара карт үлә, һәм ир-атка әйләнгән герой кинәт бөтенләй айный. Узганы, бүгенгесе, әтисе турында уйлана, бик ачы нәтиҗәләргә килә.

Миллионлаган кешеләр бер мәгънәсезгә яши. Бәхетсезләр, ачлар... Болай яшәү рәвеше дөресме? Кайсы юлдан барырга? Галимнәр, пәйгамбәрләр кушканнанмы?

Рәссамнар тудырган матурлыктан хәерчелектә, ялгызлыкта үлгән кешеләргә ни мәгънә?

Ә бит дөнья матур, тик бәхетсез чакта аның матурлыгы күренми генә.

Әсәрнең иң соңгы юлларына иң зур мәгънә салынган икән шул: дөнья шундый матур, без ник бәхетсез?

Кеше хыялы да табигатьнең үзе кебек бай, тик ул тормыш чынбарлыгына бәрелеп уала да бетә икән.

Контрастлы тасвирлар, табигать дөньясын яшәеш кануннарына каршы кую әсәрнең тәэсир көчен бик арттыра, укучы төп герой язмышын үзе кичергәндәй була.

Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары

Шәриф Камал кеше рухын һәрвакыт диярлек үзәккә куеп иҗат итә. «Акчарлаклар» повестенда кеше кичерешләре, аның күңел дөньясына игътибар зур.

Повесть җәй башындагы диңгезне тасвирлаудан башлана. Монда эш белән мәшгуль кешеләр дә, йомшак җил, кубарылган вак дулкыннар сурәте дә бар. Җәй башы дигәнебез мартның соңгы атнасы булып чыга. Нәкъ менә балык тоту эшенә хәзерлек барган чак. Ниндидер хәвеф тә, дулкынлану да сизелми. Бүлек ахырында без диңгез белән кабат очрашабыз:

«Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез, ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде...»; «Табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары — балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр».

Кешеләр әнә шул диңгездән файдаланырга, балыкларны җыеп алырга килгән, зур өметләр белән яшиләр. Диңгез әйтерсең шуны сизә һәм бу хыялларның чынга ашачагына ышанмаганга көлемсери.

Икенче бүлектә героебызның табигать күренешләреннән җаны рәхәтләнә: саф һәм ләззәтле бер салкынлык тамырларына җәелгән, акчарлаклар да шатлыклы көлә кебек.

Табигать матурлыгы башка кешеләрнең хисләренә дә аваздаш. Гариф иптәшләренең күңеле дә күтәренке.

Геройларыбыз өметләр белән яшәгән көннәрдә без җилнең я бөтенләй булмавын, булса да, бик йомшак искәнен күрәбез Көчле җилләр кузгалу начар хәбәрләрнең башлангычы була. «...Беркөн төш алдында, беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды»,— ди язучы. Көн иртәдән үк болытлы һәм давыл вәгъдә итә. Шулай булып чыга да. Җил улый, сызгыра барган саен, диңгез дә көчлерәк дулкынлана. Геройларыбыз күңелендә дә хисләр өермәсе, билгесезлек хакимлек итә.

Җил, диңгез бер-берсенә бик тә береккән. Диңгезнең нинди булуы җилдән тора. Менә җил улый, дулкыннар да гөжләп килә. Бу тавышлар Гарифның эчен чымырдата, чәчләрен тырпайта.

Шушы янәшәлек әсәрнең буеннан-буена дәвам итә: «Ул барактан чыккач, үткен җил улавы арасыннан диңгез гөрләүләре белән бергә неводчыларның һай-һу тавышлары ишетелеп, аның күңелен әллә нишләтеп, борчып җибәрделәр».

Җил белән без барак янында да еш очрашабыз. Ул ватылган тәрәзә күзеннән эчкә үрелергә, ыжгырырга ярата. Баракка диңгез тавышын алып килә.

Давыл тынганнан соң, яңадан матур көннәр башлана. Һава да саф, күк йөзе дә аяз, каралҗым диңгез дә йомшак кына тирбәнеп ята. Йөзләр көлә. Менә-менә бәхет басар кебек.

Апрель башларында диңгез артындагы таулар, таулар янындагы болынлыклар, таллар кешеләрне әллә кайларга чакыра... Әле киләчәктә акча эшләүгә, башка җирләрдә баерга өмет юк түгел.

Менә акча бүлешү иртәсе. Аяз, әмма шактый салкын һәм җилле иртә. Кешеләр көйсез, борчулы. Өметләрне сүрелдергән иртә бу. Гарифның хыялларын үзгәрткән иртә.

Менә ул, сөйгән кызы белән хушлашып, башка якларга юл тота. Икесенең дә күңелендә ләззәт белән каты сагыш, әрнү. Кояш та «иңгән я иңмәгән!»

Без кабат диңгез тасвирына юлыгабыз. Аның өстендә сирәк-мирәк кенә акчарлаклар. Әллә көләләр, әллә елыйлар.

Газизә аларга карамый: аның күзе канатсыз акчарлакларга төбәлгән.

Әсәр менә шулай эчпошыргыч диңгез һәм шуңа охшаш халәттәге геройлар сурәте белән бетә.

Табигать тасвирлары әнә шулай кешенең күңел дөньясына аваздаш итеп бирелә.

Яшь гомерне нәрсәгә багышларга?
(Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)

Пролетариат әдәбиятының бер вәкиле буларак танылган Гафур Коләхмәтов яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар бирмичә кала алмый иде. Марксистик тәгълиматны пропагандалаучы әдип, кеше бәхетле тормышны үз куллары белән булдырырга, аның өчен көрәшергә тиеш, фикерен һәрвакыт алга сөрде.

«Ике фикер» драмасында ук әсәрнең төп герое Давыт яшәү рәвеше турында уйлана һәм каршылыклы фикерләре арасыннан гадел күренгәнен сайлап ала.

Драма яшьләрнең буш уеннарга багышланган кичәсен күрсәтүдән башланып китә. Мәгънәсез мәзәкләр, бер-берсе турында гайбәт сөйләшүчеләр арасында әлегә Давыт юк. Иптәшләре аның Галияне «сөяме, әллә гыйшык ук тотамы» икәнлеген тикшерә. Күрәсез, монда мәхәббәт гыйшык сүзенең мәгънәсенә тиңләштерелсә дә, сөю сүзе үз итүне генә белдерә. Без сөю-сөелүгә бирелгән тормыш турында әсәр дип уйлап кына бетермибез, эчтәлек бөтенләй башка төрле ачыла. «Фикер җыючылар» үзләренең җәмгыятьтәге урыннарын аңлау ноктасыннан Давытка караганда түбәндә тора булып чыга. Алар — уйсызлар, буш фикерлеләр, дип әйтсәк тә ярый. Давытны кара фикере дә алардан өстенрәк итә: ул болай яшәү рәвешен бәндәчелеккә бирелү, мәңгелеккә хәзерләнмәү дип бәяли. Булганга риза булып, аскетларча яшәргә өнди. Кызыл фикер исә, китаплар укып, күпне аңлап, иптәшләр табып, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарырга чакыра. Минем юлым шаулы, кайгы-хәсрәтле, канлы, ди ул. Димәк, бу — көчле рухлы көрәшчеләр юлы.

Тора-бара Давыт марксистик эчтәлекле китаплар фикере белән килешә, «тарихны — сыйныфлар көрәшенең көзгесе» дип саный башлый. Һәм ул үзе сайлаган көрәш юлында беренче иптәше итеп Галияне күрә.

«Яшь гомер» драмасының исеме үк әсәр күтәргән әлеге дә баягы, яшь гомер нәрсәгә багышланырга тиеш, проблемасын өлешчә чагылдыра һәм алдагы пьесада уздырылган карашларны пропагандалауны тагын да дәвам итә.

Пьеса башында рус кызлары тарафыннан татар халкына бик түбән бәяләмә бирелә: наданнар, кабахәтләр... Хәер, аерым күренешләр бу милләт эчендә бозыклыкларның киң таралган булуы турында сөйли дә.

Шунысы бик кызык: әсәр башында да без, төп героебыз Гали Зөләйханы сөя генәме, әллә гыйшык ук тотамы, кебегрәк сорауга җавап турында уйланабыз. Гали әлегә: «Гыйшык тотмыйм, әмма сөям... Шул гына»,— ди. Шулай да өч нокта икеләнүен күрсәтә. Башка нәрсәләргә карата Галинең үз фикере инде нык. Монда «Ике фикер»дәгенең киресе: кыз нәрсә уйларга белми азаплана, югыйсә әле язда гына, үзен башка кеше сораса, Галигә барачакмын, дип әйткән.

Драмада яшьләр төрле социаль төркемнәргә бүленгән. Кемдер — интеллигент. Язучы аларны эшчеләрнең фикерләрен ачу, юл күрсәтеп тору өчен кирәк саный. Димәк, яшьлекләре пропаганда эшенә багышланырга тиеш.

Гали, Зөләйханы коткару өчен, файдалы гамәлләр башкарырга ашыкмый. Бу, өлешчә, үз-үзенә ышанмаудан да килә бугай. Күңелендә сөю хисләре генә булмыйча, «гыйшык» икәнлеген аңлагач, ул хәлиткеч адымнарга бара. Соңга калганлыктан, нәтиҗәсе булмаса да, мәхәббәте өчен көрәшә. Бу тартышу Галине башка көрәшләргә дә рухландырачак, ныгытачак Пьеса ахырында геройлар бәхеткә ирешми, әмма аларның үзләре теләгәнчә яшәргә тырышулары күңелне сөендерә. Язучы һәр кешене җәмгыять язмышы өчен көрәшүче итеп күрергә теләсә дә, тормыш чынбарлыгыннан китә алмый, бөтен геройлары да барыбер шәхси бәхетне икенче планга куймый. Бер караганда, шул ук Гали дә нәкъ менә Зөләйха артыннан йөргәнгә кулга алына бит.

Яшь гомер көрәштә узарга тиеш — язучы чыгарган фикер әнә шул.

Безнең шәһәрнең серләре

Г. Камал иҗаты — фаш итүче иҗат. «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасының исеме үк язучының тормышта тирәнгәрәк яшерелгән нәрсәләрне ачып күрсәтү, буяулар астында ни барын белдерү икәнлегенә ишарәли булса кирәк.

Чорга гомуми бәяләмә бирү генә дә җитми, җәмгыятьне гомумирәк тасвирлау да канәгатьләндерми язучыны, һәрбер «социаль катламның, һәр оешып килгән төркемнең кем икәнлеген тәфсилләп аңлатып бирә ул, шул сәбәпле пьесаны да берничә бүлектән оештыра һәм тамашачыны һәртөрле җәмгыятьләрнең эченә алып керә.

Без башта ярдәм җәмгыятен оештыручылар белән танышабыз. Устав юк. Җыелышка килүче юк. Килсәләр дә, вакытны мәгънәсез сүз сөйләп уздыралар. Һәр әгъза — ялганчы, әхлакый череп бара. Бу җәмгыять белән танышкан арада шәһәрнең башка серләре дә ачыла тора. Кешеләре бик фәкыйрь икән, шәһәрдә телефон станциясенең эше юньләп оештырылмаган һәм башкалар. Яшьләргә эшләр өчен юл ябык, аны нәкъ менә шушындый ярдәм җәмгыятьләре яба.

Ресторанга да бер үк кешеләр йөри икән. Өеннән кирәкле эшне сылтау итеп качучылар урыны бу. Үзләрен бик диндар итеп күрсәткән мөселманнар фәхешлектән, аракыдан һич тә чирканмый булып чыга.

Клуб та шәһәрнең хәлләрен шәптән күрсәтми. Монда музыка, лото һәм домино гына бар, ир-ат исә бары тик акчалы уеннар белән генә мәшгуль.

Базар чатын без гайбәтләр оясы итеп күз алдына китерәбез. Иҗтимагый проблемаларны сөйләшкән булсалар да, буш сүз икәнлеге бик ачык.

Әдәбият кичәсе дә җәнҗал оясы булып кына истә кала. Монда да хатын-кызларга рәт юк. «Хатыннар хөррияте» дигән шигырь укучылар хатын-кызны араларына алмыйлар!

Г. Камал төрле җәмгыятьләрне генә тасвирламый, үз чорының күпчелек социаль төркемнәрен дә сурәтли. Без монда айларны да, шкафчыларны да, официантларны да, артистларны да, мөритләрне дә очратабыз. Үзара көрәш алып барган кадимче һәм җәдитчеләр дә җитәрлек. Персонажларның сөйләгәннәреннән хыялларын, яшәү рәвешләрен күзаллау кыен түгел.

Өйләнү сылтавы белән шуларны күзәтеп йөргән Себер баен да гаҗәпкә калдырырлык хәлләр бар бу шәһәрдә.

Тискәре сыйфатларга ия геройларның берничәсе бик ныклап истә кала. Әрсез, надан, ялганчы, ялкау Әхмәтҗан абзый — әнә шундыйлардан. Башка геройларның кайберләре тип дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Бик детальләштерелеп сурәтләнмәгәнгә, икенче образлар бирелеше аркылы аларның тасвирын без күңелебездән тулыландырабыз.

Г. Камалның замандашлары әсәргә салынган тормыш материалының Казаннан алынганлыгын аңлаган. Безгә арттыру булып күренсә дә, сурәтләнгән вакыйгаларда, бәлки, күпертүгә урын күп бирелмәгәндер. Тукайның «Безнең шәһәрнең серләре» хакында язган мәкаләсеннән шул аңлашыла. Казанның нинди икәнлеген белү өчен, әлеге әсәрне укысыннар, ди ул.

«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар

«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.

Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.

Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.

Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.

Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.

Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.

Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.

Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.

Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.

«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.

III бүлек
Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр

Әдәбиятыбыз көннән-көн байый, үсә бара. Шушы кечкенә бер китапта аны иңләп чыгу мөмкин түгел. Киләчәктә китапның дәвамы булыр, телгә алынмаган әсәрләр хакында да язарбыз, дип уйлаганны әйткән идек инде.

Без III бүлектә дә бер үк автор иҗаты буенча икешәр язма эш тә башкардык. Бу — иҗатчының төрле яктан ачу мөмкинлекләрен арттыру һәм бер үк белемеңне төрлечә кулланып булганлыгын күрсәтү өчен кирәк иде. Кайбер язучыларның программага кертелгән бер генә әсәренә дә тукталмадык, чөнки алар буенча өстәмә әдәбият шактый күп, башкаларга зуррак урын бирү кирәк, дип санадык. Укырга кергәндә, абитуриентның гомумән татар әдәбиятын күзаллавын да ачыкларга тырышалар. Әсәр исемнәре аталмаган сочинение темалары бирәләр, иҗатны сайлау мөмкинлеге калдыралар. Мондый очракта өстәмә укылган китаплар ярдәмгә килә. Аннан соң программада каралмаган роман яисә повесть буенча без тәкъдим иткән хезмәт дәреслеккә кергән шундый тип эчтәлекле икенче әсәрне ачуга күрсәткеч була ала. Шуларны күздә тотып, анализлау өчен, соңгы елларда басылган, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәя алган берничә өстәмә әсәр дә алынды.

Сугыш чоры, аннан соңгы әдәбият буенча галимнәр шактый күп язды инде. Ә менә үзгәртеп кору елларында чыккан китаплар буенча әдәби тәнкыйть материаллары юк дәрәҗәсендә, шунлыктан чагыштырмача яңарак әсәрләргә күбрәк урын бирдек.

Бөтен кешенең каләмгә осталыгы бердәй булмый. Бу бүлектәге сочинениеләр дә төрле зурлыкта, төрле катлаулылыкта. Шунысы хак: автор аларны, теле матур һәм камил булса иде, дигән теләк белән язды.

Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше

Мин романтик рухлы Такташка, аның шул рухлы әсәрләренә улеп гашыйкмын, чөнки әлеге шигырьләрендә яшь ир-егетнең иҗатчы буларак ни дәрәҗәдә өлгергәнлеге аеруча ачык күренә. Шагыйрьнең «Урман кызы» поэмасы камиллеге, тәэсирлеге, серлелеге белән таң калдыра.

Без башта Әминә исемле яшь кыз белән танышабыз. Исеме булса да, аны, урманда чәчәктән муенсалар тагып, гөлдән гөлгә күчеп йөрүче итеп тасвирланганга, гади бер татар кызы дип кенә аңламыйбыз. Җитмәсә, шагыйрьдән шигырьләр яздырта алырлык чибәрлеге, йөзеннән ташып торган бәхете, озын толымнарының җилдә уйнавы, үзенең шаян холкы күз алдына килә. Шагыйрь аны укучының су кызы дип кабул итүен тели. Ә бит Әминә, чыннан да, су кызыдай: күзләре төпсез, шәүләләре күлдә уйный. Юк, ул Матильдага якынрак бугай. Хәер, Матильда үзе дә су кызына бераз охшаган ич! Таралып төшкән чәчләргә әйләнә дә кайта шагыйрь, әйләнә дә кайта.

Әминә — Хәятның үзе. Ул шаян, ул оялчан, ул матур, ул серле... Иң гаҗәбе: «аның толымнары бәхетлеләр»... Очкынлы күзләренең көче хәтта шагыйрьне телсез итә. Әминә — яшь. Аның күзләрендә әле мәхәббәт юк. Анда дөньяга гомумән соклану гына бар. Сафлык бар.

Һади Такташ үзенең героинясын әнә ничек илаһилаштыра, югарыга күтәрә, сафлыкның бер чагылышы итә, фәрештәгә тиңли.

Әминә матурлыгы өчен табигатькә бурычлы. Аны урман, күлләр, гөлләр шундый иткән.

Шагыйрь абыйсына таңда очраганга күрә, ул — таң кызы да. Таң кызына сәламнәрне дә таң җилләре аша юллый лирик мин. Бу гүзәлкәй янында нигә калмый соң шагыйрь? Ник аны, үзен бәхетле итми? Тормыш шулай куша. Ул Әминә янына бер юлчы гына булып тукталган. Бәлки әле, бу дөньяда да бер юлчы гынадыр... Ул «кайгы-хәсрәт» таулары астыннан җәүһәрләр эзләргә кузгала, киләчәген көрәшләрдә күрә. Әнә шул караңгы көннәргә таба барганда, бер яктылык янында рухын ял иттерә кебек.

Яшь бер кыз рәсемен шигырьдә тудырган Һади Такташ үзе дә нечкә хисле, тойгыларга бай ир-ат булып ачыла.

Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу

Кәрим Тинчуринның «Американ» әсәрендә яңа җәмгыятьне кабул итә алмаган, эчтән генә кабат «кеше булу» теләге белән янган кайбер адәмнәрнең чын йөзе бер төркем хәйләкәр студентлар тарафыннан фаш ителә. Үзләрен милләт Хадимнәре, аны яклаучылар дип атап, кирәк чакта аның өчен бер нәрсә дә эшләмәгән, миллилекләре, юл табып, Америкага таюда гына булган Габдуллаҗан, Мусаларның буш куыклыгы әсәр ахырында бик ачык күренә.

Бер караганда, аларны чынлыкта да милләтче дип уйларга мөмкин. Милли ашлар гына ашыйлар, милли биюләр генә бииләр, милли кияүләр генә күзлиләр...

Әнә шул миллилек атрибутларын ачыклый башласаң, көлми хәлең калмый. Болай да чын миллилекне белдермәүче, тышкы чагылышка гына караучы бу нәрсәләр дә асылда милли булып чыкмый. Дилбәрнең милли күрешүе — реверанс, бөтен халыкта булган кабартма да — милли ризык. Искәндәр аларның наданлыгыннан үзләренең сүзләре белән үк көлә. «Россиянең милли чәе»н сагынуы турында сөйли, һәрдаим миллилеккә басым ясап тора.

Башта егетләр җәмәгать хадиме кадимче Мусаның кем икәнлеген ачалар. Әлбәттә, аның Америка татарлары алдында сынатасы килми, үзен алдынгы карашлы итеп «күрсәтә». Хәтта ки балачактан ук пәрәнҗәгә каршы көрәшкән икән: әнисенең башыннан яулыгын тартып ала торган булган. Балаларча беркатлы да, аңгыра да булып күренә ул. Муса француз теле белгән кызын зур милли тәрбия алган дип саный һәм тәрбиясез, «приданлы» мулла кызларына каршы куя. Яшәсен милләт, ди мәҗлестәгеләр. Яшәсен пианино, ди Искәндәр. Монда Дилбәрнең уйный белмәве аркасында җәфаланган пианиноны кызгану гына түгел, Мусага милләт һәм пианино төшенчәләре арасында әллә ни аерма булмавына ишарәләү дә бар. Милләтче Мусаның инде шуны да аңламавын күргәч, Искәндәр, яшәсен милли туташларыбызның имән бармаклары, дип кычкыра. Комедиядә күзгә төртеп көлү, мыскыллауны да аңламаган геройлар бихисап. Алар тәрбияләгән Дилбәрнең «Әпипә»гә «Во саду ли» рәвешенчә биегәнлегенә аптырыйсы юк.

Искәндәр татарның миллилеген бертуктаусыз американнарга хас сыйфатларга каршы куя. Татарларда «милли татарлар бар», Америкада — машина, һөнәр генә... Татарлар «Әпипә» бии, американнар балет белән генә канәгатьләнә. Болай булса, бик артка калачаклар. Искәндәрнең теле әнә шундый кинаяләрдән, күпмәгънәлелектән, асмәгънәлелектән тора. Икенче төрле әйткәндә, фаш итүче геройлар «мыек астыннан» көлә.

Башка геройлар белән очрашкач, тазлыкның да — милли авыру, ат маеның, сасы иснең һәм башка тагы бик күп нәрсәләрнең миллилек галәмәте икәнлеге ачыклана.

Милләтне алга җибәрәм, дип хыялланучыларның китаплары утынлыкта ята, үзләре урыс миссионерларына сатылырга да күп сорамый. Талашкан, бәхәсләшкән чакта аларга хас бөтен сыйфатлар бер-берсе тарафыннан атала да бетә.

Милләтпәрвәрләрнең иң зур хыялы, Рәсәйдә акча эшләп, Америкага качу икәнен әйттек инде. Имеш, «мондагы тупас халыктан туйган». Хыялларын кешегә ачып салырга да курка үзләре. Инде болай да социаль хәлләре какшаган, тагын да аскарак тәгәрәмәгәйләре. Ә сиздерми генә шылсаң, яхшырак. Бәлки, Америкада полицай ясарлар, профессор урыны хәзерләгәннәрдер...

Пьеса тәмамланганда, Искәндәрләрнең ярлыкны урлап качканы беленә. Мал-мөлкәт югалды, сатып булмады, дип, спекулянтларга хас булганча борчыласы урынга, Габдуллаҗан, утны сүндерергә боера, «тегеннән булмасын», ди. Моны чекистлардан курку дип аңларга кирәктер. Әнә шундый куркаклар, наданнар, комсызлар булып чыга электә югары катлауны тәшкил иткән кешеләр.

Тискәре тип геройлар, үзләрен фаш иткән җәмгыятькә каршы көрәшәбез дип, шул җәмгыятьнең әйдәүче көчләре булачак яшь буын тарафыннан көлкегә калдырыла. «Американ» татар сәхнәсен әнә шундый «милләтпәрвәр» образлары белән баета.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте язучыларның беренче съездыннан соң ижат ителә. Анда Горький, совет хатын-кызының якты образын тудырырлык материаллар булса да, бу эш тормышка ашырылмады, ди, һәм татар язучысының әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә кабул ителә.

Бер караганда, социаль йөкләмә үтәлеше кебек булса да, нигезендә тормышчан материаллар яткан китапны татарлар да, хәтта башка милләт вәкилләре дә бик ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып бастырыла, зур популярлык казана.

Повестьта сурәтләнгән героинялар совет хатын-кызларының калку образлары дип бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз урынын тапкан комсомолка. Галия — югары белем алган, илгә танылган татар табибәсе.

Төп героинябыз, язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый. Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә, өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана. Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.

Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе белгән тормышны, милли зыялылар тормышын сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына таянып кына, бу социаль төркем турында кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка шикелле. Бөтен тормышларын намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.

Язучы, совет гаиләсе нинди булырга тиеш, кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча ул аның әхлакый ягына киң туктала. Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән, аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе нинди әхлакка ия икәнлеге хакында уйлануы гаҗәп түгел.

Г. Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый, дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең революция бишекләренең берсе буларак кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын, Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты классигы Толстойны да хәтеренә китерә. Галия, болар хакында, үзе хакында уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.

Элек әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга рөхсәт ителмәгән... Аларга Галиягә эләккән бәхет тәтемәгән.

Галия өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан Себергә киткән декабрист хатын-кызлары мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш, дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң бигрәк тә.

Галия иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар аша ныгыта.

Ул совет кешесенең генә саф әхлак белән гомер итә аласына ышана шикелле. Япония тормышыннан алып язылган бер китаптан өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка, кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне социаль гаделсезлек турында документ дип бәяли.

Галия буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар өчен махсус папка башлый. Икенче бер папкада — Крупская, Клара Цеткин, парашютист ханымнар һәм башкалар турында истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга салыныр, дип өметләнә.

Элек һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла. Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны түбәндәгечә терки алабыз:

— совет илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;

— совет хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый вазифалар йөкләнгән;

— һөнәргә ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен таба, ача алмый;

— мещанлык, әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет илендә яшәргә хаксыз...

Кыскасы, «Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп героинясы совет системасына мәдхия укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен чагылдыруы бәхәссез.

Муса Җәлилнең фронт лирикасы

Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә.

Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. Хәтта ул үзе дә моны аңлый һәм хатларында шул хакта язып та уза икән.

Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?

«Окоптан хат», «Каска», «Госпитальдән», «Кыз үлеме», «Тел», «Европада яз», «Хуш, акыллым», «Тупчы анты»... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз.

«Хуш, акыллым» шигыре шагыйрьнең хатыны Әминә ханымга багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга дип киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек.

«Әйдә, җырым!» шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз:

Җырым, синдә минем гәүдәләнде

Илне сөйгән йөрәк тибешем.

Монда да шул ук ант:

Җырым иде антым:

Яшәсәм дә,

Үлсәм дә — тик туган ил өчен!

Без инде фашистның гомуми портреты белән дә танышабыз. Дуңгыз борынлы, канлы балталы ул.

Ерткычларга каршы күтәрелгән совет солдатының да портреты бар: аркасында — юл сумкасы, автомат. Ә йөрәгендә — көрәш җыры.

«Окоптан хат» исемле бераз күләмлерәк шигырен Муса Җәлил якын дусты Гази Кашшафка багышлаган. Без тагын, мылтык тотып, хатлар укыган, шигырьләр язган лирик минне күрәбез. Димәк, лирик мингә прототип — шагыйрь бары тик үзе генә.

Хат рәвешендә башланган, язылган бу әсәрдә Муса Җәлил совет сугышчысы куелган шартларны детальләп тасвирламый. Ул утырган тар окоп ике төрле дөньяны бүлеп торучы бер урын булып күренә. Шуның бер ягында бияләйләр бәйлиләр, корал коялар, дуслык хисләре юллап, хатлар язалар. Солдат аларның ышанычын акларга тиеш.

Җылы хатларның берсен шагыйрь элекке дустыннан да алган. Бу хат андагы хисләрне тагын да куәтләндереп җибәргән. Алдагы шигырьләрдә бирелгән ант монда бераз гына үзгәртелгән, теләк рәвешендә:

Җиңеп фашизмны,

Якты илдә тагын күрешик...

Юкка гына Фатих Кәрим һәм Муса Җәлилнең сугыш чоры шигъриятен үзара чагыштырмыйлар. Беренчесе язган «Каска» белән икенчесе иҗат иткән «Үлем уены» арасында да бар икән охшашлыклар. Фашистны каска куеп алдаган ир-ат, карачкы ясап алдаган малай образлары гына да әнә шуны күрсәтә. Әйтерсең икесе дә фашизмны хәйләкәрлек белән дә җиңәргә куша. Җитди шигырьләрдә тапкыр-шаяннар образы булу аларны кызыклы, үзенчәлекле итә.

Муса Җәлилнең фронт шигырьләрендә эчкерсез самимилек, тормышны ярату хисләре ярылып ята. Баштарак рухи тетрәнүләр нәтиҗәсендә иҗат ителгән публицистиграк рухлы шигырьләре тора-бара тирән фикерле, образларга бай яңа әсәрләр белән алмашына.

Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар

Исемнәре калсын безнең белән,

Җисемнәре туфрак булса да,

Үлмәгәннәр болар, үлмәгәннәр,

Күңел үлгән кебек күрсә дә.

Сәмави

Әле 1920 елда «Эшче» газетасында Сәмави тәхәллүсле бер шагыйрь халык өчен гомерләрен биргәннәрнең исеме мәңгелек булу турындагы «Ирек корбаннарына» шигырен яза. Шул еллардан соң чирек гасырга якын вакыт узгач, татар шигъриятендә әлеге мотив яңадан көчле яңгыраш ала һәм һәркем иҗатында бик еш кабатлана башлый. Шулай да сугыш чоры поэзиясендә үлем һәм яшәү хакында Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим кадәр тирән фәлсәфә йөртүче булмады шикелле.

Бөек Ватан сугышына Ф. Кәрим өлгергән ир, шагыйрь булып китә. Тормышка, яшәүгә, көндәлек проблемаларга карата үз фикере бар, әдәбиятта инде билгеле бер дәрәҗәдә танылган. Тетрәндергеч илкүләм вакыйга нәкъ менә шундый, инде каләме чарланган әдәбият әһелләренә булдыра алганны күрсәтү мөмкинлеге бирә, әле моңа кадәр ачылып бетмәгән талантларын эшкә җигә. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза. Ил сөенгәндә, ул каләм гади сүзләрдән чәчәк бәйләмнәре ясый. Сугыш афәте югалту һәм табу, кайгы һәм сөенечләрне чиратлаштыра, шулар тудырган хисләрне үтә көчле итә торгандыр да.

«Ант» шигырен искә төшерик. Шагыйрьнең, үлем сүзе белән үк куркытмыйча гына, нәселе, баласы, Туган иле өчен, баскан җиреннән бер адым да артка чигенмәскә вәгъдә бирүе ул үлемнең бик якында сагалаганын күрсәтә.

«Ватаным өчен» шигырендә, дәһшәтле утка керер алдыннан, лирик мин кичергән хисләр тасвирлана. Шагыйрьне булачак бәрелеш куркытмый: аның гомере баласыныкы булып дәвам итәчәк. Ә бит бу фикер икенче бер фикерне дә тудыра: совет солдаты җиңү китереп үләчәк.

Үлем — үлем инде ул. Зур югалту дигән сүз. Кыю сугышчы да, бар матурлык кала, ди. Шуның янәшәсендә үк:

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда,—

дигән юллар. Сагыш хисен сөенеч хисе белән алмаштырган юллар. Алардан соң Фатих Кәрим шигырьнең төп фикерен яза:

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Халык, Ватан өчен бирелгән гомернең кешенең рухи яшәвен озынайтуы, мәңгеләштерүе турындагы фикер «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырендә халык җырлары үлчәмендә бик көчле яңгырашлы итеп язылган:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Җисми яшәүне рухи яшәүгә каршы кую, икенчесен беренчесеннән өстен санау һәм шуңа омтылу шәхеснең бөеклеген билгели дә инде.

Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә... Сугышчы, батыр исемен алу өчен, башка кешене үтерергә мәҗбүр. Кемнеңдер гомерен кыскартып, үзеңнекен озынайту булып чыга. Кеше җанын кыюны бернинди диннәр дә хупламый. Ә бит диндә дә, кешегә карата кулланылмаса да (аның җанын Алла бирә, Алла ала), зыян салганны юк итү гөнаһ саналмый. Бу ноктадан караганда, башка халыкларга үлем алып килгән фашизм юк ителергә, аңа хезмәт итүчеләр үтерелергә тиеш. Ерткычларны юк итү — гуманистик акт, ди Ф. Кәрим. «Мин — гуманист», «Немец җирендә» һәм башка шигырьләр әнә шул хакта.

Шагыйрь әле 1942 елда, җиңү таңына бик ерак чакта, «Юл» шигырен яза. Аның соңгы строфасын искә төшерәсем килә:

Кайту да юк ләкин, кавышу да,

Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,

Данлы җиңү байраклары белән

Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.

Илнең кайгы яше. Бер кешенең хәсрәт яшеннән җыела ул. Бер җиңү бөтен күзләрнең яшен киптерәчәк. Әгәр совет солдаты әнә шуны эшли алмый икән, аның исән калуыннан мәгънә юк. Сугыш вакытында ил бер йодрык, бер җан булып көрәшә, яши, өметләнә. Фатих Кәрим шигырьләре аша моны тою кыен түгел. Аның кайсы гына шигырен алып карасаң да, Ватанны көчле ярату сизелеп тора. Атаклы «Кыңгыраулы яшел гармун»да Фазыл:

Ватаным өчен —

Гомерем, көчем,—

дип җырлый. Ул — аның якты киләчәккә ышаныч белән сугарылган без белгән әсәрләренең берсе генә. Сюжетлы шигырьгә, яшьлек турындагы шигырьгә, җыр җырлату аша булса да, иҗатының бик кыска рәвешкә китерелгән төп фикерен кертеп җибәрә Ф. Кәрим.

Шагыйрь ялгышмый. Ил өчен бирелгән гомере бүгенге көндә дә халык тарафыннан искә алына, шул хактагы шигырьләре укыла, сәхнәләрдән сөйләнә. Ә бит мондый бәхет теләсә кайсы шагыйрьгә язмаган.

Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы

Характерларның иҗтимагый-тарихи вакыйгаларда формалашуын, ачылуын тасвирлаган романнарның берсе «Алтын йолдыз» иде. Габдрахман Әпсәләмов бу әсәрендә батырлык ничек тәрбияләнә соравы куя һәм әсәр дәвамында шул сорауга җавап бирә.

Роман геройлары — бер мәктәптә, сыйныфта укучылар. Төрле вазифалар башкаралар, төрле холыклылар, әмма охшаш омтылышлы егет һәм кызлар. Араларыннан берсе — Наил исемлесе — «Алтын йолдыз» дип аталган пьеса яза, һәм менә шуны уйнап башланган көннәр олылар тормышына кушылып китә. Алтын йолдыз турында хыялланып үскән малай һәм кызлар алдагы гомерләрендә аңа ирешерме, ди язучы. Репетициягә йөрүдән баш тарткан Галим Урманов нинди булыр? Аңа тәнкыйть уты яудырган иптәшләрен ни көтә? Һәм язмыш әле яңа гына парта артыннан чыккан үсмерләрне сынауларның зурлары аша уздыра.

Әсәр әнә шул пьесага бәйле вакыйгаларга ияртеп алып китә дә инде. Без геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтен нечкәлекләренә төшенәбез. Үзара дуслык, мәхәббәт, иҗтимагый эшләр бәйли аларны. Бәйли һәм тәрбияли. Батырлыкның беренче нигез ташлары дуслар арасында салына. Г. Әпсәләмов кешенең ата-анасының кемлеге, коллективта үзен ничек тотканлыгы, ничек укуы, нәрсә белән аерылып торганлыгы да мөһим дип саный. Совет патриотизмы, бөек эшләргә хәзерлек гаиләдә, комсомолда, коллективта гына тәрбияләнә ала, ди.

Гаилә дигәннән, менә Суфияны гына алыйк. Әти-әнисе сугыш кырларыннан кайтып кермәгән аның, үзе дә алар юлыннан китә.

Галимнәр гаиләсе. Иптәшләре улларыннан йөз чөерде дип кенә, әти-әнисе аны якларга ашыкмый, тиешле киңәшләрен биреп, Галимне туры юлга бастырырга тырыша. Озату мәҗлесендә Рәхим абзый, Урмановлар Рәсәй өчен нык торган, дип сөйли. Димәк, нәселен тәрбия максатыннан үрнәккә куя. Галим дә вакытлыча гына холыксызланган икән, үзе хаксыз кыланган вакыйгалардан сабак ала.

Тормышын комсомолдан башлаган Галим партиягә нык иман, тотрыклы әхлак белән керә. Әсәр башында хыялланган йолдызны алуга да ирешә: орден белән бүләкләнә.

Алтын йолдыз өчен көрәш — Ватан өчен көрәш ул. Иң зур кыюлык күрсәткәннәргә генә бирелә әлеге бүләк, ил бүләге. Наил, Алтын йолдыз турында хыялланып үскәнгә, фашистлар безне күрә алмады, ди. Алтын йолдыз төшенчәсе Ватан, социалистик җәмгыять, совет кешесе мәгънәләрен дә аңлата башлый.

Геройлар әдәбият тәрбиясендә үскән. Шигырьләрне шигар итеп китерәләр, Островский иҗатын яхшы беләләр. Фашистлар тарафыннан мичкәдә кайнатылган Ильяс куен дәфтәренә: «Кеше намуслы яшәргә тиеш, чөнки аңа тормыш бер генә бирелә»,— дип, үзе дә батырлык үрнәге күрсәткән әдип сүзләрен язып куйган була. Башка каһарманнар да «Корыч ничек чыныктымы өстәл китабы итә һәм шул корыч чыныгуын узалар да.

Сугыш башлангач, егет һәм кызлар үз теләкләре белән фронтка китәләр. Кызганыч, ил җиңү бәхетен кичергәндә, аларның күбесе юк, булганнары да шәхси бәхеткә ия түгел. Ил бәхетенә корбанга китерелгән ул.

Батырлык тәрбияләү һәм аны тормышка ашыру проблемасын күтәреп чыккан «Алтын йолдыз» романы безне сугышта, гадәти тормышта күрсәтелгән рухи һәм физик батырлыкларга баш ияргә чакыра.

Хәсән Туфан иҗатында җил образы

Җил, кояш, болыт, тау, елга, каен... Безнең тирәлегебездәге предметлар бу. Табигать күренешләрен алардан башка тудыра алмыйсың. Кеше кичерешләрен тасвирлыйм дисәң дә, шул кичерешләрне хасил иткән әлеге әйберләр сурәте килеп чыга. Һәр шагыйрь иҗатында аерым бер образлар ешрак кулланыла. Хәсән Туфан шигырьләрендә иң еш кулланылучы образларның берсе — җил. Бу аңлашыла да. Шагыйрьне еракта калган туган җире белән бәйләүче булган ул. Болытлар, җилләр, кошлар үтеп керә алмаган урын, кичеп чыкмаслык киртә юк...

Җил образына шагыйрь нинди функцияләр йөкли соң? Ул аның хисләрен сөйгәненә җиткерә:

Исә җилләр, исә җилләр,

Исәләр дә исәләр...

И шул җилләр, барып җитеп, —

Сине сөя!— дисәләр...

(«Исә җилләр, исә җилләр»)

«Иртәләр җитте исә» шигырендә җилгә лирик герой көнләшеп, үпкәләп тә карый кебек. Әйтерсең алар аркасында өметләре киселгән:

Ә юлдан җилләр исә,

Иртәләр җитте исә...

Әле еллар узгач та, Җил, үткәннең кайгылы көннәрен искәртеп торучы булып, шагыйрьнең тәрәзәсен кага:

Сызгыра җил үткән турында: —

Кәрван йөргән элек бу кырда.

(«Кәрван»)

Җил күпчелек шигырьләрдә хәбәрче вазифасын башкара. Ул еш кына, бәйрәм килгәнен хәбәр итеп, байраклар җилфердәтә («Канатлар»), туган як, йөргән юллар исен китерә («Ике чор фасында»). Әнә шулай эшләп, ул төрле җирләрне, төрле елларны үзара бәйли.

Хәсән Туфанның җиле чәчәкләр исе ташый:

Гөлләр исе сипкән җылы җилләр,

Юлларына яуган чәчәкләр.

(«Чәчәкләр сибелә җирдә»)

Ул җилләр, бүгенге көндә иссә, яшәү сәламенә әйләнә:

Җилләреңдә синең — гөлләр исе,

Гөлләреңдә — сәлам яшәүгә.

(«Сәлам сиңа, тормыш»)

Муллык, дуслык һәм башка тойгыларны уяткан җил башка исләр дә ташый, әмма ул аларны да күбрәк чәчәкләрдән китерә:

Урмандагы чәчәкләрдәйдерме,

Җил мәйданга Бал исе ташый.

(«Битараф ай»)

Җил, зилзиләләр тудырса да, кешене көрәшергә күтәрүе, холкын тәрбияләве, рухын ныгытуы белән мактауга лаек. Җилгә каршы барган лирик мин һәрвакыт хөрлек хисе тоя.

Җил — чор билгесе дә. Шуңа күрә ул гел үзгәреп тора:

һава бүтән хәзер, җил бүтән.

(«Язлар җитте»)

Лирик мин заман җилләреннән бервакытта да курыкмый. «Тормышка мәхәббәт» шигырендә каршы искән җилләр белән көрәшеп яшәү кирәклеге тагын бер кат ассызыклана.

Җил кешедә булырга мөмкин бөтен холык сыйфатларына ия, ул лирик минне үгетли дә, үчекли дә, аңа киңәшләр дә бирә... Үзгәрүчән җилләргә лирик мин бик үк ышанмый. Җил бигрәк тә сөйгәне белән ике арада иссә, ышанычсыз («Җил килә дә сыйпалана»).

Хәсән Туфан иҗатында җилнең бик үзенчәлекле кулланылган очраклары да юк түгел. Ай белән янәшо килеп, ул мәхәббәт парлары тудыруда катнаша; яшь кыз мәгънәсендә бирелә:

Ай чыга Арча кырыннан,

Сәгатен белеп кенә,

Җил төшә Аккош күленә,

Сүз куйган кебек кенә.

(«Ай чыга Арча кырыннан»)

Шагыйрьнең тәрәзәсен кагып, яратып уйнаган җил кайвакытта аннан баш тарта, гөлләр белән генә сөйләшә, аларны гына ярата. Димәк, ул күбрәк гөлләргә пар, аларның сөеклесе булырга хаклы:

Кичке җилләр сер сөйлиләр,

Миңа түгел, гөлләргә.

(«Җилләр исе»)

Еш кына лирик мин аны сөйгән кешесе белән бутый. Җил — кайвакыт көтелмәгәнлек билгесе. Ул — давылларга нигез. Җил күзгә күренми торган әйбер, хәрәкәт кенә булса да, шагыйрь аңа еш һәм яратып эндәшә. Җил сынландырыла да, хис-кичерешләр ассоциациясе дә тудыра. Ул шагыйрь күрергә теләгән тасвирларны күзалларга, тавышларны ишетергә ярдәм итә. Ул — үткәнне терелтүче иң төп нәрсә.

А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау

А. Гыйләҗев иҗатында зур урын алып торган бер тема — сугыш чоры яшүсмерләренең язмышы, яшәве. Гомерләренең иң кадерле еллары олылар белән берлектә ил проблемаларын чишеп узган ул буынны әдип бер генә вакытта да, бер генә яктан да начар итеп күрсәтми. Аларның мәхәббәте дә эчкерсез, исәп-хисапларга корылмаган, аларның дуслыгы да риясыз.

«Язгы кәрваннар» повестенда А. Гыйләҗев геройларның язмышын күбрәк кырыс буяулар белән тасвирласа да, әсәрдән эчке бер җылылык бөркелеп тора.

Менә без, әйтерсең малайлар белән олауга утырып, таулар, чокырлар, авыллар аша ашлык илтәбез. Истәлекләре бездә җанлана. Кайчандыр эшләп яткан такта яру заводы, шау-гөр килеп уйнаган малайлар күңелгә килә. Җимерек юллар кайчан гына ныгытылган вак таш белән түшәлгән юлларны искә төшерә.

Кәрван барганда, төп героебыз әнә шулай сугышка кадәрге һәм сугыш вакытындагы яшәү рәвешләрен чагыштыра. Якты буяулар караңгылары белән алмаша. Бүгенгенең төссезлеген ямьләндереп җибәрерлек нәрсәләр дә юк түгел икән. Шуларның берсе — юлга таба чыгып килгән кызның моңлы, сихри җыры. Хәтта колакка каты Дамир да ишеткән аны!

Олауда — җиде ата баласы. Төрле холыклы бу балаларны табигатькә якынлык, яхшыны яманнан аеру, ярата белү, күңел җылылыгы үзара якынайта, охшаш итә. Җиңелчә генә төртешүләр, үртәшеп алулар да була, әмма тирәнгә яшеренгән үчлек хисенең чагылышы түгел алар.

Без яшүсмерләрнең һәркемне сокландырырлык әхлакка ия булуын, рухи батырлыкка омтылуларын күрәбез. Язучы, мондый әхлакның нигезләре патриархаль гаиләдән килә, авыл чынбарлыгында тәрбияләнә, ди.

Сугыш чоры балаларының берничә хыялы бар: атлы, сөйгән ярлы, әтиле булу. Атлар белән хыялланып үссә дә, алар тракторчылыкка укый, чөнки бу һөнәр сугыш елларында җирнең җитештерүчәнлеген саклап калу, яу кырына китмәгән атларның хәлен җиңеләйтү өчен кирәк.

Яшүсмерләр олыларның, балаларына дигән ризыкны биреп, атларны коткарганын, түшәмгә асып булса да, үлемнән алып калганнарын күрә, шул ук вакытта авыр елларда да байлыкны әрәм-шәрәм итү очракларына да тап була. Кемдер япан кырда трактор ташлап калдырган. Әнә шул хәлләрдән дә гыйбрәт ала иртә олыгайган геройлар.

Тагын шунысы сокландыра: егетләр бәхәсләрне гадел хәл итә, үзләренең уңганлыкларын, яхшырак икәнлекләрен, өстенлекләрен раслау юлы белән җиңүгә ирешә.

Сугыш чоры балалары кеше хәсрәтенә сөенми. Башкалар бәхетенә куанып, безгә дә насыйп булса иде, кебегрәк уйлый. Инвалид ирне тәрбияләүче Сәрвәр апаны, ятим балаларга әни булган Әдиләне, үлем хәлендә дә колхоз эшенә чыккан Сабирәттәйне бәяли белә.

Ибраһим, Әдиләдә бәхет хисе юк түгел. Ике арадагы саф мәхәббәт аларга авырлыкларны онытып торырга ярдәм итә.

Ибраһим ахырда атлы да, тракторлы да, сөйгән ярлы да була. Нигәдер әтисе дә исән-имин сугыш кырыннан кайтыр шикелле.

Тик менә чын күңелдән яратып та, үзен яраттыра алмаган, яшьтәшенә карата бераз гына астыртынрак булган Дамир бик кызгандыра. Без аның да шундый ук бәхеткә хаклылыгын күрәбез.

Әдипнең симпатиясе һәр егетнең йөрәген яндырган Әдиләгә аерата көчле. Җырга, моңга, ягымлылыкка, эчке хисләрдә сафлыкка чикләр юктыр шикелле бу кызда. Егет янында төн кунып та, үзенә тап төшермәгән Әдилә ул! Ибраһимга кызны үзенең хатыны итү чынга ашмастай иң зур хыял булып тоела.

Без әнә шундый: тормышны, бер-берсен яраткан, шәхси бәхеткә омтылган егет һәм кызлар белән очрашабыз бу әсәрдә.

Аяз Гыйләҗевнең «Жомга көн кич белән» әсәрендә мәхәббәт темасының чишелеше

Танылган язучы Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ы янында күрәм мин. Икесендә дә гадәттән тыш мәхәббәт тарихлары сурәтләнгән, әмма, кайберәүләр уйлаганча, аның гадәттән тышлыгы олы яшьтәге хатын-кызның үзеннән яшь иргә гашыйклыгында түгел.

Повесть үзәгенә күпләр, бигрәк тә балалары тарафыннан онытылган Бибинур карчыкның олы җаны куелган. Бу җанга бөтен дөнья сыйган. Анда тол калган Габдуллаҗан да, үги балалар да, көндәше һәм туганы Зөһрәбану да, күрше-күләннәре, яшьтәшләре дә бар. Ә иң зур урын бу җанны әзме-күпме булса да аңлаган колхоз рәисенә калдырылган. Кешеләргә, авыл халкына, табигатькә, күзе күргән һәрнәрсәгә мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисе яши Бибинур карчык йөрәгендә.

Башкалардан көчлерәк ярата алгангамы, Бибинур карчык гел үтә сәер гамәлләр кылып тора. Игезәгеннән кыенсынып, үзенә сүз кушкан егеттән баш тарта, тиң булмаган тол иргә кияүгә чыга. Аның һәр эшләгән адымы авыл халкын аптырашка калдыра, чөнки башкалар өчен табигый түгел. Бибинурның яхшылыклары серенә төшенә алмаган авыл халкы арасында, җитмәсә, Зөһрәбану гел гайбәт таратып тора. Атылган ташка аш белән җавап бирсә дә, әҗерен тапмый Бибинур.

Дөрес, карчык һәр кылган эшен бәхет китерер дип уйлый, тик бәхет янәшәдән генә үтә дә китә, үтә дә китә... Әтиләре сугышта үлеп калгач, үгилеген онытып кочагына ташланган балалар, үз тормышларын коргач, аңа рәхмәт хатлары да язмый, матди ярдәм дә күрсәтми. Үги һәрвакыт үги, көндәш һәрвакыт көндәш булып кала икән. Бибинур әнә шуны әллә аңламый, әллә олы җанлылыгы аркасында аңларга теләми. Дөрес, ул, кешеләрдән яшереп кенә, шәфкатьлелегенең бәяләнмәвенә сәерсенә, шуны аңлатырлык сәбәпләр дә эзләп маташа.

Шушындый олы җанлы Бибинур карчык күңеленә Җиһангир гына тиң була ала. Аның исеме дә җиһанны биләүче дип аңлашыла. Ул шул җиһанны биләгәндә, карчык күңелен дә үз йөрәгенә сыйдырган. Җиһангир, Бибинур кебек, кешеләрне ярата, аларны бәхетле итәр өчен көч түгә, авылдашларының бөтен проблемаларын берүзе чишәргә алына, алар кайгысын йөрәге аша уздыра, һәм арган-талчыккан, кыйналган йөрәк бер көнне туктап кала.

Идеаль җитәкче итеп сурәтләнгән, Бибинур карчык өчен дә нәрсәдер эшләп, җылы сүз әйтеп өлгергән Җиһангир Сәфәргалин карчык тормышында бердәнбер матди һәм рухи терәк була. Үзен аңлаган кешене югалту, менә дигән ул, ата, чып-чын ир һәм җитәкче булып күренгән кешене югалту Бибинур өчен бер фаҗигагә әверелә. Һәм аның йөрәге дә яшәүдән туктый.

Күргәнебезчә, тормышта үзенә тиң, якын кешеләр таба алмаган Бибинур бөтен мәхәббәтен шул кешеләрне бергә туплаган Җиһангирга күчерә.

Сәер, әмма кабыну өчен реаль сәбәпләре булган мәхәббәт бу.

И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы

Көрәшкә сәләтсез кеше

Явызлык колы була.

И. Юзеев

Поэма — бик үзенчәлекле жанр. Ул проза, лирика һәм хәтта драма сыйфатларын бергә синтезлау мөмкинлеге тудыра. Кемдәдер аның кайсыдыр ягы көчлерәк була. Минем уйлавымча, И. Юзеев менә шушы әдәбиятның өч төренә караган асыл сыйфатларны үлчәү тәлинкәсен бозмаслык итеп куллана ала шикелле, һәм поэма жанрында уңышлы эшләвенең сәбәбе нәкъ менә шул булса кирәк.

И. Юзеевны күбрәк җитмешенче елларда иҗат иткән поэмалары буенча беләләр, дисәм, хата булмастыр. Ә бит ул үзен инде алтмышынчы елларда ук поэма остасы буларак танытты. 1964 тә язылган «Өчәү чыктык ерак юлга», соңыннан язылачак поэмалары кебек үк, шартлы алымнарга да таянган, көчле драматизмга да ия лирик-психологик әсәр иде.

Шагыйрь сүзне һәрберебез өчен гадәти булган хәлне тасвирлаудан башлый:

Бала чакта бергә шаулап үскән,

яшел чирәмнәрдә аунап үскән

яшьтәшеңә юллар чатында

очрыйсың да берчак

сөенәсең...

Без әлегә юллар чатында гыйбәрәсенең күп мәгънә белән ачылачагы турында да уйламыйбыз. Бары тик, шагыйрьгә ияреп, ул язганнарның график сурәтен генә күз алдына китерәбез: урамнар кисешкән бер урында олаеп килүче ике ир-ат басып тора. Кызык, автор ир кеше булгангамы, уебызда хатын-кыз сурәте тумый. Лирик мин дә балачак дусларының берсе белән очраша һәм хатирәләренә бирелә. Кирәк бит, нәкъ алар хәл-әхвәл белешкәндә, урамны яңгыратып уйнаган быргы тавышлары астында пионерлар уза. Бу күренешкә, быргы тавышына да без кабат-кабат кайтырбыз әле, әмма, әлеге юлларны тәүге кат укыганда ук, кайчандыр үзе дә пионер булган лирик миннең бүгенге яшьләр, сабыйларга әйтер сүзе бар икән, дип уйлап куясың. Поэманың кереш өлеше безне булачак вакыйгаларны кабул итәргә шуның белән хәзерләп бетерә дә.

Бүгенгедән үткәнгә күчеш кисәгрәк. Бары тик авыл тормышыннан алынган аерым детальләр генә сүзнең кайсы чор турында барганлыгын аңлау мөмкинлеге бирә. Бик кыска гына икенче кисәктә Фазыл исемле малайның быргы тавышына килгән дуслары, чишмә койган җирне эзләп, көймәдә китеп баралар.

Поэманың башка бүлекчәләре реаль тормышта булган әлеге күренешне тудырган вакыт, пространство һәм хәрәкәтне гомумиләштерәләр. Чишмә койган җир — кеше бәхетенә, көймә эзе шул бәхеткә дөрес ярылган юлга әверелә. Көймә үзе — тормыш көймәсе, су юлы тормыш юлы булып чыга. Әмма болар безнең өчен яңалык түгел инде, чөнки өченче кисәкнең башлам өлеше үк шагыйрьнең киләчәктәге сүз сөрешен күзалларга ярдәм итә:

Өчәү чыктык ерак юлга

өчебез,

Ишкәк тотып нәни кулга,

өчебез.

Ерак киттек чишмәдән

инде без.

Ике егет ишкәк ишкәндә, Фазыл гармунда уйный. Егетләрнең җыры да бик мәгънәле:

«Их!..

Бер дә генәй нужа күрмәенчә,

ир булалмый ата баласы...»

Халык җырларында ата-бабаның тормыш тәҗрибәсе чагыла. И. Юзеев әнә шундый мәгънәле өзекне юкка гына китерми, билгеле. Димәк, егетләр төрле авырлыклар узачак, инде хәзер үк алар ишкәк артына утырган.

Олы юлга гармун уйнап кына чыгып киткән Фазыл җиңелрәк яшәү юлын сайлый. Шагыйрьгә бу очракта да халык авыз иҗаты әсәре ярдәмгә килә. Ул әкият алымнары белән генә, абстракт рәвештә генә Фазылның дөрес юлдан китмәвен сурәтләп бирә. Ир-егет тимер рәшәткә артына эләгә. Лирик мин ул дусты белән суд залында очраша. Үкенечле, гыйбрәтле күренеш. Ә бит бергә уйнап үскән иптәшләре Фазылны үзләреннән калдырмаска теләгән. Гадәттә, гомер озынлыгын санаучы кәккүк тә, үз язмышы турында сөйләп, аны аерылудан саклап калмакчы булган. Кәккүккә шагыйребез, күрәсез, көтелмәгән вазифа йөкләгән.

Җиңел яшәү, хезмәттән йөз чөерү кебек төшенчәләрне И. Юзеев Төн кешесе аша биргән. Карурман кебек кап-кара бу образның, күренми, дип әйтсә дә, шагыйрь график сурәтен тудыра:

Ул кирегә китеп бара иде,

үзе төн шикелле кара иде.

Әллә җырлый, әллә кычкыра,

аңа кушылып, аты пошкыра...

Менә шушы сурәт Төн кешесе образының мәгънәсен киңәйтә. Без аны Фазылның караңгы киләчәге, авыр язмышы дип аңлый башлыйбыз. Көймәдә җырлап-уйнап кына барса да арган Фазыл аннан бөтенләй үк төшеп калырга уйлый. «Без җирдә — кунак кына»,— дигән җырларны үз итә башлый ул. Халык мәкаленә нигезләнгән бу җыр җиңел яшәргә күнеккәннәрнең яшәү фәлсәфәсен чагылдыра.

Алдагы бүлекчәләрдә геройлар узган юл кайвакыт тормыш фактлары белән тәгаенләнә: икәү генә калган дуслар югары уку йортын тәмамлый. Берсе — капитан, икенчесе шагыйрь була. Берсе — шигырь диңгезендә йөзсә, икенчесе — Каспийны үз итә.

Авылдан, чишмә буеннан башланган тормыш юлы аларны төрле биеклекләргә күтәрә. Шагыйрь теле белән бу хакта без, һәр лирик геройның чишмәсе үзе сайлаган диңгезгә коя, дип тә әйтә алыр идек. Җиргә хуҗа булып килдек, диючеләр хезмәт юлын сайлый: иген үстерә, күкләрдә оча... Заман шаукымына бирелеп, әлеге диңгезләрнең артында шагыйрь коммунизм атлы гүзәллек күрә.

Поэманың соңгы бүлекчәсендә, лирик мин суд залында иптәшен очраткан чакта, урамнан, быргы кычкыртып, тагын пионерлар уза. Алар алдында да, синең, минем алдымда да — ике юл...

Әнә шундый үзенчәлекле метафораларга, ассоциацияләргә нигезләнеп, чынбарлык белән абстрактлылыкны кушып, И. Юзеев хакыйкать эзләүче лирик миннең уй-кичерешләре аркылы поэманың үзәк идеясенә алып килә.

«Өчәү чыктык ерак юлга» — кайбер башка әсәрләрендәге, көрәшкә, тормышка хезмәткә сәләтсез кеше явызлык колы була, дигән фикерне тагын бер кат ассызыклый.

Биектә калу
(М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте буенча)

Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, кызыклы биографияле М. Юныс иҗаты татар әдәбиятына алып килгән темаларының яңалыгы белән аерылып тора. Әдип һәркемгә дә бик үк яхшы таныш булмаган диңгезчеләр, очучылар, сәяхәтчеләр тормышы турында яза. Әмма кем хакында, нәрсә хакында гына язмасын, милли хисләрне, намусын саклаган, йөрәгендә туган җиренә олы мәхәббәт хисләре йөрткән геройларны үзәккә куя.

Әдипнең «Биектә калу» яисә «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» исеме белән басылган повесте һәм «Юлда уйланулар» кебек сәяхәтнамәләре минем өчен аеруча якын. Танылган тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин беренче әсәр хакында түбәндәге юлларны яза:

«Биектә калу» — яшәү һәм үлем турындагы, бер үк вакытта мәхәббәт һәм нәфрәт турындагы повесть. Безнең әдәбиятта бу темага караган иң көчле әсәрләрнең берсе... барыннан да бигрәк фәлсәфи тирәнлеге, эмоциональ тәэсир көченең зурлыгы белән аерылып тора».

М. Юныс тудырган геройлар бервакытта да авыл белән бәйләнешләрен өзә алмыйлар, үзләрен үстергән авылның рухи сыйфатларын саклыйлар. «Биектә калу» повестеның үзәк герое Сәйрин Сәләхов та салада туган, шунда ярлар сайлаган, патриархаль гаилә тәрбиясе алган. Ул һәр нәрсәне авыл үлчәме белән бәяли, һәр вакыйга аның күңеленә авылдагы шуңа охшаш икенче бер вакыйганы искә төшерә. Дөрес, ул баштарак яңа тормышта үзенең авыллыгыннан оялган, аннан качарга омтылган кебек тә була. Тора-бара, ирәя төшкәч, акылга утыргач, электәге кичерешләренең балалык сыйфатлары икәнлеген аңлый.

«Биектә калу» әсәренең сюжеты безгә Бөек Ватан сугышы бетәргә бик аз калганлыкны хәбәр итүдән башлана. Солдатларның, исән-сау булып, сөйгәннәре, туганнары белән күрешәсе, җиңү шатлыгын алар белән бергә кичерәсе килә. Әллә шуңа күрә укучы күңелендә шулай буласына шик туа. Өзелеп сагыну хисен татар кешесе болай да гомерлек аерылуга юрый бит.

Менә безнекеләр Америка экипажы белән берлектә һөҗүмгә бара. Ахырга куелган Сәйриннәр самолетына дошман снаряды тия. Безнең ил кешеләре, алдан бару мөмкинлеге булса да, мәрхәмәтлелек күрсәтәләр. Әле бу — геройларны исән каласы килү теләгеннән биеккәрәк күтәрә алган рухи югарылык чагылышының берсе генә. Сәйриннең иптәшләре дошман кулына эләгә. Ул үзе бер сазлыкта качып кала, полкына исән-сау кайтып керә. Менә бит исән калды, дип уйларга гына өлгермисең, икенче бер көтелмәгән хәл була.

Вакыйгаларның катлаулысы һәрвакыт тыныч тормыш мизгелләрен бозып башлана бит ул. Сәйринне кызыл почмакта әнисенең хатын укып утырганда, штабка чакырып алалар. Егетне көткән күчтәнәчләр, сөйгәне Разыяның хат язмавы аның кайтасы килү теләген бик нык көчәйткән көннәр була бу. Җитмәсә, аның хәтерендә Пензага баргандагы «каз вакыйгасы» яңара. Ул үзен шул чакта әнисен рәнҗеткән саный, исән-сау кайтып, аннан гафу үтенергә тиеш таба.

Һәркемнең гомере бер генә. Сәйринне, иптәшләрен югалтырга теләмәгән Растопчин аларга тагын сайлау мөмкинлеге тудыра. Егетләр, планны тормышка уңышлы ашырырбыз әле, дип өметләнә, башкаларны авыр хәлгә куярга теләми. Төрле хыяллар корган булып, ул өметләрен тагын да арттыралар. Аларның хыяллары да, күрәсез, рухи биеклекләргә күтәрергә, тирәндә яшеренеп яткан кешелеклелек, миһербанлылык кебек сыйфатларын ачарга сәләтле. Гомерендә кешеләргә карата бер яманлык кылмаган Сәйрин эшләренә һәрвакыт әнисе күзлегеннән чыгып бәя бирә, үзен аның алдында җаваплы сизә.

Кешеләр өчен яшәүне сайлаган Сәйрин күктә үлә — биектә югалгандай була. Югары идеаллар белән, күктәге хыяллар белән яшәгән Сәйриннең гомере башкача киселә дә алмас иде.

Әсәрнең бөтен геройлары да рухи биеклек ноктасыннан бәяләнә. Сөйгәне, кешеләр өчен яшәгән Разыя, баласы өчен соңгы онын саклаган ана, аның исәнлегенә дога укыган авылдашлары, һөҗүмгә иңгә-иң барган дуслары... Алар барысы да рухи биеклек үрнәкләрен чагылдыралар. Әсәрдә аерым милләтләр, бигрәк тә СССР да азчылык саналган халыкларның рухи биеклегенә басым ныграк ясала. Әйтерсең алар начар була да алмый. Аллага ышану да кешеләрне намуслы һәм гадел итә шикелле.

Повестьта рухи яктан түбәнгә тәгәрәгән геройлар да юк түгел. Кеше өлешенә кул сузган, әхлаксыз Дурова аркасында Разыя сукырая, начар хәбәрләр аны ахырдан бөтенләй акылыннан яздыра. Фамилиясенә юләрлек мәгънәсе салынса да, бернинди рухи җәза алмаган, вөҗдан газабы кичермәгән Дурова аэропортта диспетчер булып эшләп ята. Сәйрин самолетын кабул итәргә тиеш кебек урында бу ике кыз гел очрашып тора. Әнә шундый тискәре типлар янында намуслы геройларның йөзе тагын да яктырак күренгәндәй була.

Тормышта һәркемнең үз биеклеге, ди язучы. Җирдә яшәсә дә, ул биеклек Разыя өчен күктә — Сәйрин янында.

Яшәү белән үлем арасында һәм мәхәббәт белән нәфрәт уртасында калганда, кешеләр рухи биеклекне үзләре сайлый икән шул.

Туган якны сагыну хисе

Кеше ерак юлларга чыкса, озаграк авылына, туган шәһәренә кайтмый торса, йорт-нигезен, урамын, туган-тумачасын бик нык сагына башлый. Айлар буе диңгезләрдә йөзүчеләр дә бар бит әле. Алардагы сагыну хисенең зурлыгын сүзләр белән генә дә әйтеп бетереп булмый торгандыр. Диңгезче-язучы М. Юныс иҗатында геройларның туган яклары белән бәйлелеге бигрәк тә нык. Сагыну хисен үзе кичермәсә, әдип тудырган образларда ул шул дәрәҗәдә көчле булыр идеме икән?!

М. Юнысның «Тимер фил» исемле хикәяләр җыентыгында алтмышынчы елларда иҗат ителгән әсәрләре урын алган. Алар арасында «Безнең өй өянке астында иде» дип исемләнгәне дә бар. «Кайбер кыска гына очрашулар да бик озакка хәтердә уелып кала икән. Нибары ике генә тапкыр күргән карчыкны мин гомердә дә оныта алмам шикелле»,— дигән юлларны укыгач, без түземсезлек белән шул очрашулар хакында сөйләүне көтәбез.

Язучы ашыкмый. Башта пароходлары Генуя портында торганда, Италиянең халык герое, ә үзе Рязань тимерчесе булган Федор Полетаевның каберенә чәчәкләр куярга барулары турында хәбәр итә. Рәсәйдән килеп, башкалар бәхете өчен көрәшкән бу батырга ник тукталды әле, дип уйлыйсың. Язучы җавап биреп куя: кая гына ташламый кешене язмыш дигән нәрсә!

М. Юныс әле һаман да безне үлем һәм тормыш фәлсәфәсе хакимлек иткән каберлектә йөртә. Менә чалгы күтәргән скелет. Ул — кызны алырга килгән үлем сурәте. Без Горькийның «Кыз һәм үлем» поэмасы шушы һәйкәл тәэсирендә язылганны беләбез. Бер постаментка аллегорик рәвештә: «Бары тик киләчәккә ышанган кеше генә давыллы тормыш диңгезен кичеп чыга»,— дип уелган. Үлем, яшәү рәвеше, бакыйлык турында уйлыйсың... Ә өянке хакында язучыбыз һаман ләм-мим. Вакытлы дөньяда мәңгелеккә исем калдыру өчен ярым ач, ярым ялангач яшәгән хатын һәйкәле янында басып торганда, диңгезчеләр янына, ниһаять, өлкән яшьтәге бер ханым килеп чыга һәм уллары Петроның югалганлыгын әйтә. Тагын җеп очына килеп чыкмыйбыз.

Менә малай табыла. Иң гаҗәбе: әбисе Рәсәйдән, Татарстаннан, диңгезченең күрше авылыннан икән. Нинди җилләр ташлаган бу татар карчыгын җәһәннәм читенә? Шул чакта рус кешесе турындагы эпизод искә төшә. Димәк, язучы үз фикеренә эзлекле килә.

Әбинең язмышы башкаларныкыннан да гыйбрәтлерәк булып чыга. Ул икенче бер илдән, ватандашларын күрү өчен, гел портка килә икән. Аның ничек тә Иран туфрагына ия буласы бар... Диңгезче карчыкны үз иленең икмәге белән сыйламакчы була. Татар карчыгы аны ашарга да кызгана, исе өчен сакларга карар кыла.

Гомере төрле илләрдә узган, төрле милләтләргә балалар үстереп биргән татар кешесенә туган туфрактан да изгерәк нәрсә, төшенчә юк. Ә менә үзенең нәсел агачын белмәгән, өянке астында үсмәгән балалары өчен татар җирен сагыну — бөтенләй чит нәрсә. Карчыкның улы башка милләтләр язмышын кайгыртып йөрүдә икән, әйтерсең көрәш рухы аңа ниндидер җепләр аша безнең ватандашлардан күчкән.

Инкыйлабтан качып килгән Мөһаҗирләрнең чит җирдә бәхет таба алмавы йөрәкне әрнетә. Үз илендә сәүдәгәрлеге белән дан тоткан татар кешесе башка җирләрдә социаль баскычта аска тәгәри дә тәгәри, икенче берәүнең хезмәтчесенә әйләнә. Дөрес сайлаганмы ул язмышын, юкмы? Юктыр шикелле. Михнәтне туган илдә бергәләп күрүең яхшырак.

Әби өчен туган ил образын аерым бер әйберләр белдерә. Болар — икмәк, туфрак, өй түбәсен каплаган өянке... «Безнең өй өянке астында иде»,— ди ул бертуктаусыз. Йорт һаман да шулай тора ала диярсең.

Үзен чит илдә кунак кына санаган татар карчыгы, качып-посып, трюмга уза һәм шторм вакытында һәлак була. Ул теләгенә өлешчә ирешә: туган җиренә бераз якынрак урында — Феодосиядә күмелә. Йөрәктә Караярга кайтып җитә алмаган татар әбисен кызгану хисе туа.

«Безнең өй өянке астында иде» хикәясе — искиткеч тәэсирле әсәр. Туган туфрагында күмелү өчен, авырлыклар кичергән, соңгы юлга барган татар карчыгы образы башкалар иҗатында кабатланмаслык дәрәҗәдә үзенчәлекле.

Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре

Татар әдәбиятында әйдәп баручы драматургларның берсе Туфан Миңнуллин икәнлеге беркемдә дә шик уятмый торгандыр. Үзе иҗатчы булган каләм иясе милли зыялыларыбыз тормышын тасвирлаган әсәрләрне аз язмады. «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз»га кадәр туган «Миләүшәнең туган көне» пьесасында без шагыйрь, рәссам, композиторлар белән очрашабыз. Алар рәссамның иҗади йөзе, әсәрләренең халыкчанлыгы, тормышчанлыгы, ясалу ихласлылыгы турында бәхәскә керәләр. Рәссам сүзе киң мәгънәдә алына һәм иҗатчыны күздә тота.

Драматург әлеге сорауларга җавапны бигрәк тә Шәһит һәм Нурислам иҗатлары аркылы бирә. Җитәкче пост биләүче Шәһит коммунистик хезмәт ударникларын ясаган, рәсемнәре төссез, җансыз, шаблон булса да, ялагайлык белән өскә үрмәләгән. Нурисламның таланты зуррак, әмма, кыерсытылганнарны, мескен адәмнәрне сурәтләгәнгә, аларның рухи дөньясын ачарга омтылганга, аның иҗаты югары бәяләнмәгән. Шулай да кешеләргә бик якын һәм кадерле рәсемнәр ясаган ул.

Телгә оста Рәфис Шәһитнең картиналарыннан бертуктаусыз көлә, әмма үз иҗатына да шул ук җитешсезлекләр хас. Фәһим, син шигырьләреңне әвәлисең генә, ди.

Иҗат кешедә холык сыйфатлары да тәрбияли икән. Әллә холыкка бәйле рәвештә сәләт ачыламы? Рәфис әнә — бертуктаусыз теленә салынуда, Шәһит —тәнкыйтьчел күзәтче кебек, композитор Фәһим тыңлап, анализлап утыра шикелле.

Миләүшәнең туган көненә Нурислам чакырылмаган. Үзен яклап сүз дә әйтә алмаган бу ир, эчеп алып, шулай ук Миләүшәләр йортына килә. Ул анда үзе ясаган портреттагы картны да очрата. Көтелмәгән кешеләрнең мәҗлескә килүе үзара мөнәсәбәтләрне тагын да катлауландырып җибәрә, әмма кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертә. Фронтовиклар дуслыгы чын дуслык өлгесе булып аңлашыла. Ул — авыр чакларда сыналган дуслык шул.

Алар килгәч, Шәһитнең дә чын йөзе бөтенләй ачылып бетә. Аңа хатынын, дусларын гына түгел, олы кешеләрне рәнҗетү дә берни тормый.

Әсәрдә иҗат кешеләренең җәмгыятьтә тоткан урыны, эшләренең бәяләнү рәвеше, иҗат иреге һәм башка мәсьәләләргә түбәндәгечә җавап бирелә. Иҗат —тәрбия чарасы, ул тормышчан булырга, реаль вакыйгаларны, хезмәт кешеләрен чагылдырырга тиеш. Мәхәббәт — иҗатчыны илһамландыручы көч. Безнең җәмгыятьтә зыялылар кадерсез, матди хәлләре авыр, гаиләләре бөтен түгел. Хезмәтнең гадел бәяләнмәве кешене рухи сындыра.

Язучы артык катлаулы булмаган сюжет аркылы бик тирән фикерләр уздыра, зур мәсьәләләр күтәреп чыга. Ул геройларын идеаллаштырмый, әмма бик яратып тасвирлый, кимчелекләренең сәбәбен күрсәтә.

Татар әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү

Әдәбиятның кеше тәрбияләүдәге роле гаять тә зур. Язучы үз тирәлеген өйрәнә дә, кешеләрдәге якты, уңай һәм шул ук вакытта тискәре сыйфатларны, мөнәсәбәтләрне дә чагылдырып, әдәби әсәрләр иҗат итә. Ахырдан шул ук роман-повестьлар, хикәяләр яңа буын тәрбияләүдә катнаша, язучы яшәгән заман кешесенә дә тәэсир итми калмый. Тормыш белән сәнгать арасында әнә шундый өзлексез бәйләнеш яши.

Әдәби әсәрне укып чыкканнан соң, еш кына күңелдә җавап алынмаган сораулар кала. Кайвакыт язучы әйткәннәр авыр сагыш хисе тудыра. Конфликт уңай геройлар файдасына хәл ителмәсә, берничә көн әсәрнең авыр тәэсире эчендә дә йөрисең. Әмма нәкъ менә фаҗигале язмышлар күңел төпкелендәге иң чиста, иң нечкә хисләрне уята, сине чистарта, сафландыра. Кайвакыт сагыш хисе язучы кичергән югалтулар аркасында була. Мин әсәрләрендә үз югалтуларын чагылдырган әдипләр арасында Мөхәммәт Мәһдиевне дә күрәм.

Мөхәммәт Мәһдиев — яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкиле. Иҗатының бер сыйфаты исә — яшьлеген сагыну. Үз чорыннан, үз замандашларыннан матурлык эзләү. Бу — аның уенча, югалган матурлык. Безнең буын вәкилләрендә чаткылары гына калган матурлык. Бөтен бер чор кешеләренә хас туганнарча, дус, ярдәмләшеп яшәү, намуслылык, гаделлек, гадилек, табигыйлек сыйфатлары.

Яшьлекне сагыну... Сагыну, сөенү, өмет...

Мөхәммәт Мәһдиевне язучы буларак таныткан «Без — кырык беренче ел балалары» повестен гына алыйк. Анда Бөек Ватан сугышы елларында авыл баласының тормышы сурәтләнә. Арча педагогия училищесына укырга кергәннән соң, дөньяга күзләре тагын да зуррак ачыла барган малайлар һәм кызлар берсеннән-берсе кызыклы вакыйгалар үзәгенә куела.

Һәр авылның — үз гадәте, үз төсе, үз киеме, үз холкы. Түбән Кенә малайлары чиста чолгаудан, яңа чабатадан йөрер. Зәңгәр сырма кигән Карадуганныкылар кишер ашар. Мөрәле малайларының кесәсенә тәмәке яшерелгән. Бу сыйфатлар, гадәтләр аерым бер авылның шөгыле турында сөйли. Димәк, кайдадыр уңган кул осталары яши, икенче бер җирдә тәмәке игәләр, өченчеләре, бәлки, сәүдәгәрлек белән дан алгандыр...

Аларны берләштергән уртак нәрсәләр дә аз түгел. Җәен барысы да бәрәңге кырларында, басуларда эшләгән, көлтә ташыган, үзләре кадәр капчык күтәргән, көч җыйган. Затлы киемнәр белән күз явын алган кызлар да күренми, матди иркенлек кичерүчеләр дә юк алар арасында. Чабаталы, сырмалы егет-кызларны язучы мескеннәр итеп тә тасвирламый. Аларның яшәү рәвешендәге гадилекнең сәламәтлек чыганагы икәнлегенә ышандырырга тели. Бүгенге тормышыбыздан шул гадилектән сакланып калган эзләр табарга тырыша. Түргә сувенир буларак эленгән чабаталарны аның билгесе дип танымый. Байлыкта яшәгән замандашларыбызда Карадуган малайларына хас бәхет-шатлык күрми. Тәмле ашау, матур киенү генә кешегә җитми икән, дигән фикер кала.

Повестьның ахырына якынлашкан саен, күңелдәге сагыш, моңсулык көчәя генә бара: «...галстук таккан чабаталы малайлар искә төшә.

Телеграф чыбыклары сызгыра, машина тасма булып җәелгән юеш юлдан караңгылыкка таба чаба.

Сау бул, минем тормышка аяк баскан, күзем ачыла башлаган туган җирем!».

Ни өчен сагыну хисе тынгысызлый әдипне? Бүгенге көн яшьләрен аңламыймы ул, үз тормышыннан ямь тапмыймы? Төшенке күңелле бер җанмы? Әллә бездә үткән тарихыбызга мәхәббәт уятырга телиме? Барысы да бардыр. Шунысы тәгаен: гомернең иң зур матурлыгын ул мәгънәле яшәүдә күрә. Әсәр башына автор язган сүз башы да шул хакта сөйли булса кирәк:

«...минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле почмакларында зур, мактаулы эшләр башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз председательләре, галимнәр, офицерлар, шоферлар бар — ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгырырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр».

Әсәрнең үз буынына, урта буынга багышлануы әйтерсең бүгенге яшьләрне алардан аера да куя.

Аерым бер матурлыклар югалу сугыш чорына да хас булган икән.

Язучы һәрдаим, элек шулай иде, дип кабатлап тора шикелле. Әйтик, Гыйззәтуллиннар яшь чакта Арча урманнарында аю булган. Аждаһага да очраганнар...

Ә сугыш... Атларны, ирләрне, муллыкны алып киткән. Кызларга кияү калмаган. Сугыш башлангач, урман да рухи яктан корыган. Җәнлекләре кимегән, үзе төрле явызлар өчен качу урынына әверелгән. Училищеда белем алган шул ук Гыйззәтуллин да бик авыр кичерә урманның романтик сыйфатлары югалуын. Ул инде хәзер авылга шәһәргә хас уңайлыклар кайтуын көтә. Аерма кайчан бетәр, дип хыяллана.

Гыйззәтуллин, әдипнең шаяртыбрак язуы буенча, еш кына мунча да кергәли. Юынган егет белән юынмаганы арасындагы аерманы таныш-белешләре тиз күрә. Мунча керү вакыйгасыннан этәрелеп китеп, М. Мәһдиев нигезенә хуш исле үләннәр үскән мунчада юыну рәхәтлекләре, аннан соң эчелгән әйрән суы тәмнәре хакында сөйли. Тора-бара Гыйззәтуллин да, табигатькә якынлыгы белән матур авылны шәһәрләштермәскә, дигән карарга килә.

Әйе, үз сыйфатларын саклаган авыл гына — авыл. Боларның хәзер берсе дә калмады, дип кычкырмыйча гына, яшьтәшләренә, замандашларына хас хисләрне кичертеп, язучы безне сугыш чорындагы, аннан соңгы авылның матурлыгына, табигыйлеген сакларга кирәклегенә, аның шартлары белән дә таш калага якынаймаска тиешлегенә ышандыра.

Һәр сайланган вакыйга, һәр күренеш Мөхәммәт аганың үзе яшәгән чорны ни дәрәҗәдә нечкә белүен, шул хактагы истәлекләрне кадерләп саклавын күрсәтә. Ул үз заманыннан, үз яшьтәшләреннән, аларга хас гадәтләрдән, мөнәсәбәтләрдән матурлык эзли. Әйтерсең аны бүгенгебездә таба алмый, һәм күңел түрендә хатирә рәвешендә генә сакланып калган гүзәллек кәгазь битләренә күчә.

Милли хисләр

...Еламаска өйрәтүең белән

шигырь язарга да өйрәттең...

Рәхмәт, язмыш,

илгә һәм халыкка

әйтер сүзле иттең:

— Мин әйттем!

М. Әгьләмов

«Мин әйттем» шигыреннән алынган юллар — татар шигъриятендә үз урыны, үз сүзе булган М. Әгъләмовныкы. Ул — дистәләгән шигырь китапларының авторы. Шупарда урын алган иҗатын гына тикшерсәң дә, шагыйрьнең ни дәрәҗәдә милләт өчен кайгырып яшәгәнлеген сизү кыен түгел. Ә бит әле язылып та, артык туры сүзле булган шигырьләр дөнья күрми кала. Мөдәррис ага язганнарның да һәрберсе үзгәртелмичә басылгандыр, чыгып баргандыр, дип уйламыйм мин. Еллары ул түгел иде. Хәер, һәр сүзгә хәзер дә яшел утлар кабына микән?!

«Мин әйттем» инде үзгәртеп кору еллары башлангач иҗат ителгән, шунлыктан анда асмәгънә юк дәрәҗәсендә. Гаеплеләргә исем белән кычкыру күзәтелмәсә дә, без шагыйрьнең, иң беренче чиратта, ил башында утырганнарга, хөкүмәт җитәкчеләренә тәнкыйть сүзе әйтүен күрәбез:

Илне яклап көрәшмәгәннәргә

илне тарту хәрам:

— Мин әйттем!

М. Әгъләмов шагыйрь фикеренең давыл тудыру мөмкинлегенә, ил кузгата алуына ышанып яза:

Сүз җибәрдем... Мәгънәле сүз.

Ул — шулкадәр кирәк кайчак.

Күлне — балык, илне халык

Болгатачак!

(«Сүз җибәрдем»)

М. Әгъләмовның танылган шәхесләргә багышлап иҗат ителгән әсәрләрендә милли хисләр аеруча көчле кебек, чөнки ул замандашларын, остазларын милләткә хезмәт итү ноктасыннан бәяли. Әйтик, бер әсәрендә ул халыкның рухын саклап калган Бакый Урманче, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Салих Сәйдәшләрне искә ала. Ил сәнгатен алга илтүчеләрнең һәрвакыт халык бәхете өчен көрәшүчеләр икәнлеген әйтә. Болар арасында Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый да бар. Аларның төрлесе төрле чорда туса да, үз заманында халкына хак юлны күрсәтергә ашыккан:

Юккамыни: бүген тагын

Тәрәзә шакыйлар

Гасыр башында юл ярган

Гаяз Исхакыйлар.

Халык бәхете өчен көрәшкәннәрнең исеме мәңге яшәр — шигырьнең төп фикере әнә шул. Инде исеменә дә мәңгелек мәгънәсе салынган рәссам Бакый Урманченың халык күңелендә яшәячәгенә шик юк. Андыйларның үрнәге шундый ук яңа шәхесләрне тудыра.

Халыкка үзенең моңлы көйләрен саклаучылар да кирәк. Шундыйларның берсе — Илһам Шакиров. М. Әгъләмовның бу талантлы җырчыга багышлап язылган шигыре дә бар. Әйтерсең ул сәнгатьнең һәр өлкәсеннән халык күңеленә кергән аерым шәхесләр турында әйтеп калырга ашыга.

Аяз Гыйләҗев хакындагы шигырен укыйк.

«Халкым» дигән йөрәккәең

Яралысын яралы...

Кайчагында уйлап куям:

«Ярый алар бар әле...»,—

дип бетә ул. Бу шигырьдә ил тарихын сурәтләгән, кирәк урында каты гына тәнкыйть сүзе дә язган талант иясенең халык язмышы өчен җаваплылыгы мәсьәләсе күтәрелә, Каләм иясе милләтенә кыйбланы дөрес күрсәтеп бирергә тиеш.

М. Әгъләмов — заман белән атлаучы шагыйрь. Үзгәртеп кору еллары башлангач, аның шигырьләрендә мөстәкыйльлек, газиз Ватан турында уйланулар тагын да зуррак урын алды.

Әле җитмешенче, сиксәненче елларда шигырь юлларына яшеренгән кайбер көенүләре кимеде шикелле, «...гә» дип аталган бер әсәре бик хәтердә калган. М. Әгъләмов анда Ил корабының тын култыкка кереп, тынычланып калганлыгы хакында сөйли. Димәк, көрәшләрдән баш тарткан өчен кайгыра. Ул язмышка кул селтәүнең кайбер сәбәпләрен дә аңлата:

Давылларда йөреп кайтканнарның

Сүз дәшәргә базмый берсе дә...

Кеше куркытылган, дип яза түгелме шагыйрь торгынлык елларында?!

1990 елда иҗат ителгән «Әйтте Тукай» шигырендә М. Әгъләмов, көрәш темасына кире кайтып, ирекнең бары яулап алыначагын әйтә. Халыкны мәйданга чакыра. Тарихтан гыйбрәт алырга өнди, ерак елларны бүгенгебез белән үзара чагыштыра.

М. Әгъләмов — чын мәгънәсендә милли шагыйрь. Халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек бар аның шигырьләрендә. Сүзе ышандыра, эчке бер моңы әлеге сүзне йөрәк түрләренә үткәрә. Кечкенә генә поэтик детальләр аша да ул туган ил, татар халкы язмышы турында тирән фәлсәфи гомумиләштерүләргә килә. Үзенең милләткә кагылышлы һәр фикерен танылган шәхесләрнең әйткәне белән ассызыклый, ил тарихындагы вакыйгалар аркылы дәлилли.

Рухи матурлык чагылышы

Әмирхан Еники әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары саналырлык һәм санала да. Язучы иҗатының бер үзенчәлеге — тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган кешеләрне үзәккә куеп тасвирлау, аларның рухи дөньяларын ачу. Ул герой турында баштан ук кистереп фикер әйтеп куярга яратмый. Әкренләп-әкренләп кенә, деталь арты деталь өстәп, тулы образ тудыра.

«Матурлык» хикәясендәге вакыйгалар бер карт әдип авызыннан сөйләтелә. Ул күптән булган бер вакыйганы искә төшерү рәвешендә оеша. Башламда табигать тасвиры юк, укучыны сөйләячәк сүзне кабул итәргә хәзерләү озакка сузылмый.

Беренче абзацтан соң ук без төп геройларның берсе булган Бәдретдин белән таныша башлыйбыз. Аның иң ярлы егет, кыенсынучан холыклы, кешегә салынмый торган икәнлеген беләбез. Кайдадыр тары ипие белән бер йомарлам май җибәреп ятучы әнисе барлыгы бер җөмлә белән генә әйтелеп үтелә һәм игътибарга да алынмый диярлек. Игътибар итә калсаң да, Бәдретдин үзе күзгә бәрелеп тормагач, әнисе бигрәк тә шундыйдыр инде, дип уйлап куясың.

Бәдретдиннең үзен тасвирлау исә озынгарак китә. Һәр абзац аның аерым бер сыйфатыннан хәбәр бирә. Ул артык белемле, тырыш, сабыр, шигырьләр дә яза икән. Бәдретдиннең шигырьләре башкаларныкыннан гадилеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Алар тирән фәлсәфә салынган шигъри парчаларга ошаганнар. Ә бит иҗатның сыйфатлары да кешенең яшәү, фикерләү рәвешенә, социаль чыгышына һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле була ала. Без әнә шулай дип уйлыйбыз. Болардан соң әдип, тагын да тәфсиллерәк итеп, табигать хозурлыкларын тасвирларга тотына. Әдәбиятны тоеп, вакыйгаларны алдан сиземләп укучы язучының болай эшләвенең, малайларның нечкә күңеллелекләрен күрсәтү өчен генә булмыйча, киләчәктә язылачак вакыйгаларда аларның үз-үзләрен тотышларын мотивлаштыру өчен дә кирәк икәнлеген аңлый.

Егетләр, ниһаять, Бәдретдиннең авылына килеп җитә, атларын туара. Йортка узалар, егетнең әтисе, бабасы, йөз яшергән әнисе белән танышалар. Соң дәрәҗәдәге хәерчелектә дә чиктән тыш пөхтәлек саклап булганны күреп шаккаталар. Гаилә эчендә эчкерсез мөнәсәбәт яшәве дә сөендерә үзләрен. Беренче минутлардан ук аларда бу йортка карата җылы хисләр уяна.

Бәдретдин әле моңарчы күренмәгән яклары белән ачылып китә: ул ярлылыкларыннан да, әнисенең кешегә күрсәтмәс ямьсезлегеннән дә оялмый, һәм хәтта, шул ямьсез әнисен кеше алдына чыгарып, аның өчен махсус көй уйный. Шушы өй, алардагы җан ияләре тудырган хисләргә аваздаш моңнарны ишеткәндә, бер-берсенә тирән мәхәббәт белән ачылып киткән ана һәм баланы күрү егетләрне телдән яздыргандай итә. Эчке дөньясының гадәттән тыш матурлыгы ханымның фаҗигасен тагын да көчәйтә. Хикәяләүче дә шул тәэсирләрдә яши башлый. Ананың, матурлыкка хаклы булып та, табигать тарафыннан кимсетелүе йөрәктә сагыш, нәфрәт, бушлык тудыра. Әсәр: «Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!» дигән юллар белән бетә.

Бу хикәядә нигездә Бәдретдиннең әнисенең матурлыгы турында сүз барса да, без башка геройларның да эчке дөньясы турында уйлыйбыз. Бәдретдингә хас уңай сыйфатларның нигезе гаиләдә икәнлеге хакында нәтиҗә ясыйбыз. Үсмерне иптәш иткән, аны аңлаган, әнисен кызганган һәм ярата алган һәр егет күңелдә җылы хисләр уята.

Ә. Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы

Ә. Еники стиле турында сөйләгәндә, без еш кына, ул — оста психолог, тәфсилле яза, символик мәгънәгә ия образлар куллана, кебегрәк җөмләләр әйтәбез. Бу язма эштә әлеге фикерләрне дәлилләп күрсәтәсе килә.

Әдип «Җиз кыңгырау» хикәясен шүрлектә тавыш-өнсез торган кыңгырау сурәтен тудырудан башлый. Һәм укучы шунда ук кыңгырауның нәкъ менә чыңларга яратылганлыгы хакында уйлап куя. Беренче карашка тып-тыныч кына әйтелгән җөмләгә эчке бер сызлану яшеренгән кебек тоела.

«Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында, ул, кара дугага тагылган килеш, ат башында йөри иде. Хәзер кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк...» Башламның менә шушы өлешендә үткән һәм бүгенге бер фокуска җыела, шунлыктан ул тудырган хис тә бик көчле.

Кыңгырау телгә килсен өчен, аңа тын өрү дә җитәдер шикелле, ә хикәяләүче әкрен генә селкетеп ала: «зың-зиң»...

Кыңгырау меңнәрчә төрле чыңларга мөмкин. Әдипкә аның кайчан ничек чыңлавын тәгаенләү кирәк. «Нәкъ менә кара дугада чактагы шикелле чыңлап, яңгырап китә»,— ди ул. Димәк, кыңгырау, кеше хәтере шикелле, мәгълүмат саклаучы бер предмет. Әйтерсең аның җаны, теләкләре бар, үткәнне кайтарырга тели. Бары тик туйларга, кунакларга гына йөргән кыңгырау шул вакыйгаларны яңарта да. Шулай итеп, башлам өлешенең чираттагы җөмләсе безгә булачак вакыйгаларның ачкычын тапшыра. Кыңгырау безне моннан кырык ел элек узган вакыйгаларга алып кайта.

Башлам өлешендә без әлегә кадәр телгә алмаган җөмлә, фикер калды: «Гаҗәп вакыт дигәнең дә көчсез икән бу җиз кыңгырау алдында, вакыт аны әз генә дә, ичмасам, үзгәртә алмаган». Кыңгырау мәңгелек, вакыт, хәтер һәм башка символик мәгънәләрнең барысын да бергә туплаган һәм әсәрне бер-бөтен итәргә тиешле образга әйләнгән.

Аның ни өчен нәкъ менә җиз кыңгырау булганлыгы да аңлашыла. Җиз материаллардан эшләнгән предметлар, инвентарьлар безнең әби-бабаларыбызда киң кулланышта йөргән. Буыннардан буыннарга күчеп килгән. Тузмаган. Шулай булгач, ул туплаган мәгълүмат та бер буынлык кына түгел, чорлар, гасырлар белән үлчәнә. Табакларның, комганнарның нәкъ менә җизе кунаклар алдына чыгарыла, кыңгырауларның шундые ишек өсләренә, дугаларга эленә.

Хикәянең төп өлеше туйга бару вакыйгасын сөйләүдән башлана. Без тагын кыңгырау образы белән очрашабыз: «Озын яллы сары ат җиз кыңгыраулы кара дуга һәм эшлеяле камыт белән читән тарантаска җигелгән. Тарантасның артына, салындырып, чуар палас җәелгән, палас өстенә ике мендәр дә кабартып куелган». Күрәсез, бәйрәм атында иң башта алтынсу төстәге кыңгырау күзгә ташлана. Җитмәсә, ул кара җирлектә әллә каян кычкырып ук тора. Кыңгырауның мондые — бәйрәм хәбәрчесе, шатлык билгесе. Алда булачак күренешләр фикерне раслый иде.

Җиз кыңгырауның — теле, димәк, сере дә бар. Аны ат күргән һәр авыл малае аңлый. Менә ул башта, без китәбез, дигән шикелле, күңелле генә чыңлап куя. Аттагы абзыкай да: «Тапшырдык»,— ди. Сары ат кызу гына юыртып китүгә, җиз кыңгырау бөтенләй башкача сөйләшә. Ул дәртле, аның тавышы көмешләнә бара. Кыңгырау арбадагылар кичергән хисне авыл урамнарына сибәргә тиеш. Моны белгән Нигъмәтулла абзыкай атны чаптырмый, тигез адымнар белән юырттыра.

Әгәр кыңгырауның кешеләрне урамга чакырган күңелле зеңгелдәве булмаса, кабаланып, шомланып хәбәр салса, дәшүнең туйлап йөрүчеләргә сокланыр өчен икәнлеген кем аңлар иде икән?! Авылдан узганда, шушы бәйрәм төсен, хисен сакларга теләгән хуҗа дилбегәне үзе тота. Ә кырга чыккач, атның хуҗасы да, кыңгыраулар белән сөйләшүче дә малай-шалай булып кала.

Кыңгыраулар башлаган көйне кешеләр, кошлар, бөтен дөнья дәвам итә. Аларга бәйрәм исереклеге күчә. Менә һәрберсе хәл ала. Менә тагын җиз кыгырау чыңлый. Ул бу юлы, тәңкәләр сипкәндәй, еш-еш аваз сала. Кырларны уята, тургайларны биеккәрәк күтәрә бу зеңгелдәү, чөнки туй торган саен якынлаша барганлыгын аңлата.

Хикәяләүче күңелендә бер-бер артлы тәрәзәдән карап калган кызлар, чәй мәҗлесләре, ак келәт, шау чәчәктән торган болыннар терелә. Бу вакыйгаларны төссезләп, туган-тумачалар арасында туган каршылыклар турында сөйләшү килеп керә. Хәтта бу хәл дә бәйрәм хисен, кыңгыраулар кабызган хисне сүндерә алмый.

Икенче бүлектә туй вакыйгаларына кадәр кыңгырау турында телгә алынмый. Гүя ул хикәяләүче тарафыннан бөтенләй онытылган. Моның шулай булуы кирәк тә. Гөрләп килгән туй белән бергә кыңгыраулар кабат ачылырга, берәмләп кенә түгел, бергәләп сөйләшергә, җырларга, чыңларга тиеш. Ул туйның үз тавышына, үз моңына тиң аһәңнәрне, көйне сайлап телгә киләчәк.

Туй аты кимендә алты төрле көй белән урамга килеп керә. Үз тавышы белән барган бәйрәмгә тиз сипкән кыңгыраулар кушыла. Аларның дәртеннән кияү килгәнлеге аңлашыла. Ул, әлбәттә, бары тик куш кыңгырау белән килә. Парлы сандагы кыңгыраулар парлы бәхет тели. Кыңгыраулар никадәр генә ашыктырмасын, кияүне үзеңнең кадереңне күрсәтеп, бәяңне белеп, вәкарь белән каршыларга кирәк. Мәҗлес бу юлы урамга атылмый.

Туйдан соң кодалап йөрү дә — атларда. Аларның салмакланган йөрешеннән, инде автор кыңгыраулар хакында сөйләмәсә дә, без ялкауланып калган кыңгырауларны тыңлагандай булабыз.

Төн җитә. Кыңгырауның нечкәргән, моңлы тавышы, кияү кызлары, егетләре белән бергәләп, урам әйләнергә чакыра. Ишетелгән җырлар да көмеш тәңкә сибелгәндәй — кыңгырауның нәфис чыңгылдавыдай.

Вакыйгалар, хисләр зур тизлек белән алмашына. Кичке уеннарга чыгарга өлгермәгәннәрне әйдәп, кыңгыраулар авылны яңгыратып, кат-кат чыңлап уза. Туй ахырына җырлар моңлана төшә, шатлык хисләре сагышныкы белән аралаша. Ят кулларга китеп барган кыз хакында уйлаганда, һәркем хәтерендә үз тормышы яңара. Җиз кыңгырау иптәшләре булган җиз тазлар, комганнар арбага өелә. Өй баскычы янына, хушлашырга дип, кыңгыраулар берәмләп килә. Алты ат белән килгән туй унике булып китеп бара. Хәтта шушы тып-тыныч әйтелгән хәбәрдә — никадәр сагыш! Чөнки бу хәбәрнең асыл мәгънәсе безгә бик таныш. Без аны, кыз ягыннан да атлар озата бара, дип аңлыйбыз.

Төп өлеш бөтен авылны кыңгырау чыңына күмгән атлар, алар артына ияргән ялгыз кыз аты сурәтен тудыру белән тәмамлана. Димәк, соңгы кыңгырау тавышы белән туй бетә.

«Тагын кемнәргә насыйп булыр икән бу кыңгырау тавышлары?» — ди үсмер егет. Һәр туй белән, һәр кыңгырау тавышы белән кемнеңдер яшьлеге китә. Кыңгырау образы сагыш, хушлашу билгесенә әйләнә.

Бетем өлеше башламны кабатлаган җөмләдән башлана: «Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора». Ни өчен затлы, кадерле әйберләр арасында ул кыңгырау? Җиз кыңгырау гади кыңгырау гына булмаганга. Ул — әле генә сөйләгән вакыйгаларның аерылмас шаһиты, бер кисәге, инде олыгайган, дөнья күргән ир-атның үсмер чагын хәтерләтүче истәлек... Аның белән бергә туйга катнашкан кешеләрнең күбесе инде дөньяда юк. Димәк, кыңгырау (хикәяләүче өчен) — киләчәк турында искәртеп торучы да. Җиз кыңгырау вафат кешеләр белән әдип арасына җепләр сузып яши. Алар турында туктаусыз уйлата, кайгырта, һәм алар хыялда бары тик нәкъ кыңгырау хәтерендәгечә генә терелә ала да. Исәннәренең әби икәнлеген аңлау да тормышны сагышландыра.

Язучы, дөньяда кыңгыраудан башка бөтен нәрсә үзгәрә, дисә дә, яшьлек тә үзгәрми булып чыга. Кеше гомере буе үзгәрми торган яшьлек хатирәләре эчендә яши. Соңгы юллар безгә шул хакта хәбәр итә дә: «Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа — аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана».

Җиз кыңгырау образы күп төрле мәгънәләрдә ачыла, шулар арасыннан язучы аның хәтер билгесе икәнлегенә ныграк басым ясый. Бу образ әсәр кисәкләрен бәйләүдә зур эш башкара, аның тонын, аһәңен, сөйләм агышын билгеләүдә дә катнаша.

Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләрендә җыелма образлар

Шәвәли дигән исем ишеттеңме, Ш. Галиев шигыре искә төшә. Ш. Галиевне телгә алсалар, шунда ук Шәвәли турында уйлыйсың. Шагыйрь тудырган геройлар бик күп булса да, ни өчендер нәкъ менә шушы образ күңелгә якын. Тормышчан, кызык булгангамы, Шәвәлине олылар да, балалар да ярата, исендә калдыра. Без Шәвәлиләрне үз арабызда гел күреп, эшләре буенча танып торганга, әлеге образ да үлемсез. Ш. Галиев 1998 елда чыккан китабын үзе дә, аның исемен кертеп, «Шәвәли хәйләсе» дип атаган. Әлеге җыентыкка урнашкан беренче шигырьләрдән үк без Шәвәлидәге төп сыйфат бераз гына мактанчыклык икәнлеген күрәбез. Ә бит ул, бер карасаң, үзенең утлыгы, мутлыгы, шуклыгы, үткенлеге хакында бик дөрес сөйли. Менә үзен мактаган чагында мактанырга яратмавы хакында да әйтмәсә... Әйтмәсә, шигырь мәгънәле булмас иде!

Сабый балага мактанчыклык шулай да бик килешә икән. Әнә ул сабантуй батыры булган. Мактанмаслык хәлме? Мактанырлык. Сабантуй балалар бакчасында гына уздырылган да уздырылуын. Шушыны әйтү бездә көлке тудыра. Ә төптәнрәк уйласаң... яңа йөрергә өйрәнгән сабый болында мәйдан тотмас бит инде! Шәвәли абына, сөртенә, кемнәндер алданып, кемнедер үзе алдап, дөнья серләренә төшенә. Ул әле балыклар, суган кыяклары, редискалар белән яңа гына таныша. Алар арасында үзен дәү кеше итеп тоя.

Шәвәлинең әз генә зуррагы әнисенә бәби караша, аңа инде әтисенең алга китә торган сәгатен биргәннәр...

Шәвәлинең мәктәптә укый торганы чаңгыда шуа, ил буйлап сәяхәтләрдә йөри.

Шагыйрьнең «Шәвәли ничә яшьтә?» шигыре бар. Анда безгә бик якын ул геройның биш яшьтән алып унбиш яшькә кадәр булуы хакында әйтелә. Сабыйлар өчен шигырьләрдә ул алар яшендә яшәсә, үсмерләргә аталганында олыгаеп китә икән. Шәвәли турында укыганда, без үзебез белән булган хәлләрне искә төшерәбез. Димәк, Шәвәли әле ул син дә, мин дә була ала. Син аның кебек беркатлылык күрсәтәсеңме, зур диңгезләрдә йөзү турында хыялланасыңмы? Әйе, дисең. Шулай булгач, Шәвәли бит инде син!

Шагыйрь абыебыз бөтенебезнең сыйфатларын берүзенә туплаган җыелма образ тудырып ялгышмаган, шуның белән ул безнең һәрберебезнең игътибарын үз иҗатына юнәлткән.

Ш. Галиевнең Биктимере, Камыршасы, тагын әллә кемнәре дә яши безнең арабызда, әмма инде әлеге геройларга хас аерым бер сыйфатны безнең һәммәбездә дә бар дип әйтеп булмый.

Р. Хәмид драмаларында кучемлелек

Р. Хәмид — фикер драмалары остасы. Аның геройлары озын монологлар аркылы, төрле бәхәсләр оештырып, илебез тарихында җибәрелгән хаталар турында сөйләшергә ярата. Әгәр аның барлык драмаларын бер җепкә тезеп чыксаң, ил белән бергә татар кешеләре узган юл да күз алдына килә. Ул бу тарихны нигездә бер авыл — Аксыргак кешеләре язмышы аркылы тудыра. Кайчандыр гөрләп утырган ул, гражданнар сугышын, колхозлаштыру елларын кичкән, таралган, югала барган...

Төрле пьесада бер үк авыл кешеләре төрле исемнәр белән бирелә, әмма язмышларындагы уртак вакыйгалар аркасында, без бер авыл гына түгел, бер гаилә тарихын күз алдына китерәбез. Дөрес, әсәрдән әсәргә исеме үзгәрми генә күчкән геройлар да юк түгел.

Язылу вакытларын исәпкә алмастан, без бу драмаларны түбәндәге эзлеклелектә бирер идек: «Кайтыр идем», «Синең урыныңа кайттым», «Китәм инде», «Майның унбишләрендә», «Олы юлның тузаны», «Диде кардәш», «Җиде баҗа». Атамаларның баштагылары дәвамлы хәрәкәтне күз алдына китерә. Идея ноктасыннан караганда да, алар шушы ук эзлеклелектә торырга тиешле. Безнең уйлавыбызча, Р. Хәмид бер башланган темадан этәрелеп, яңа темаларга чыга, вакытны төрле якка киңәйтә. Уртак вакыйгалардан төрле юнәлештә читкә китү юлы белән дә ул язу чималын арттыра.

«Кайтыр идем» пьесасында җентекләп тасвирланган Кыдаш буендагы авыл, элеккеге матурлыкларын югалта барып, бөтенләй үк ташландык хәлгә килә. Шулай икәнлекне күрсәтү өчен, автор аерым детальләрне, бер әсәрдән икенчесенә санын киметә-киметә, һаман кулланырга мәҗбүр. Бу — сәхнә бирелешендәге күчемлелеккә китерә. Әле капка баганасындагы алтын йолдызлар, текә яр, офыкка тоташкан юл һәм башкалар «Пыяла кыз», «Майның унбишләрендә» әсәрләрендә дә саклана.

Авыл югалса, тарих онытыла. Без аны белергә, ата-баба йолаларын сакларга тиеш. Драмадан драмага күчеп килгән фикерләрнең берсе — әнә шул.

Өлкәннәрнең үткәнгә төкереп караулары яшь буынның тәрбиясендә чагыла. Олы буынның үзара мөнәсәбәтләре — балаларына өлге. Аларның тупаслыгына, дорфалыгына шаккатырга кирәк түгел. Зәкуан, Наил өчен әдәплелек кысалары юк. Зирәк кебекләр тупаслыкны битлек иткән. Үткәннәрдәге хаталарның чишелешен киләчәккә калдырырга ярамый, ди үз әсәрләрендә драматург. Гаилә һәр әгъзасы бәхетле булганда гына сәламәт, бербөтен. Олы йөрәкле кешеләр башкалар хакына үз бәхетен корбан итүгә сәләтле.

Бала ата-ананың үзенә карата кылган хаталарын бервакытта да кичерми. Башкалар бу хакта кычкырып ук әйтмәсә дә, Ирада хисләрен яшерә алмый. Баланың кемлеге, милләтенә мөнәсәбәте дә тәрбиягә бәйле. Мәхәббәткә нигезләнсә дә, катнаш никахларның бәхетле булуы шик тудыра. «Диде кардәш», «Пыяла кыз», «Каен җиле» әсәрләре шул хакта сөйли. Алда әйтелгән фикерләр Р. Хәмиднең бөтен иҗатын сугара.

Драматург председатель образларына аерым игътибар күрсәтә («Синең урыныңа кайттым», «Җиде баҗа»). Аларның авыллар язмышы өчен җаваплылыгын ассызыклый. Рәисләр алмашынып тора, авыллар бер тирәдә таптана. Аның киләчәге өчен тырышмаганнар кирәк түгел, тырышканнарның кадере юк...

Р. Хәмид драмаларында вакыйга, проблема, урын, күренеш, деталь, характер күчемлелеге күзәтелә. Хәтта охшаш вакыйгалар кулланылганнары да бар («Кайтыр идем», «Пыяла кыз»), шунлыктан әсәрләрнең эчтәлеген аерым-аерым истә тоту бик кыен. Кайбер геройларның бер әсәрдән икенчесенә исемнәре генә күчә шикелле... Кыскасы, уртак нәрсәләрдән файдалануның уңай һәм тискәре яклары да күзәтелә.

«Жиде баҗа» пьесасындагы геройларга бәяләмә

Р. Хәмиднең «Җиде баҗа» пьесасында вакыйгалар колхоз үзәге саналган авылда бара. Драматург теләсә кайдан җыелган кешеләр яшәгән авылга исем дә биреп тормый. Ясалма рәвештә эреләндерелгән үзәктә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Күгәй Гыймазетдиновка һәйкәл ачарга җыеналар. Әнә шул һәйкәлне эзләү барышында төрле гаделсезлекләр, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр ачыклана, илдә колхозларга карата алып барылган сәясәтнең мәгънәсезлеге күрсәтелә.

Һәйкәлне әтисенең туган авылы беткәнгә күңеле рәнҗегән Искәндәр яшергән булып чыга. Кешеләре тырыш, урыны матур авылның тарих сәхифәләреннән сызылып ташлануын кичерә алмый ул, ташландык җирләрне арендага алып, яшелчә-җимешчелек тармагын тергезергә уйлый.

Бөтен персонажларның чын йөзе, кичергән фаҗигаләре ачылып беткәч, һәйкәл табыла. Искәндәр исә бу эше белән, әгәр кешенең йөзе авылдашлары каршысында якты икән, исеме болай да яшәячәген аңлатырга тели. Исән чагында үзеңә һәйкәл куярга ризалык бирү дә әдәплелек кысаларына сыймый, ди автор. Шушы хакта кабул ителгән указ әлеге фикерне раслый.

Р. Хәмиднең бу әсәрендә дә геройлар артык кырыс. Бер-берсенә тәнкыйди күз белән карыйлар, аңлашырга, гафу итешергә атлыгып тормыйлар, мөнәсәбәтләрне гел киеренке тоталар.

Дөреслек өчен көрәшергә алынган Искәндәр дә шул ук сыйфатлардан азат түгел.

Пьеса үзәгенә куелган Гыймазетдиновлар гаиләсенең язмышы бик тәфсилле тасвирланган, һәм һәр әгъзасына бәяләмә бирү кыен түгел.

Менә Күгәй. Гаилә башлыгы. Авылда иң хөрмәтле кеше. Эшчән, көчле ихтыярлы. Исеменә, «күк кебек бөек, югары» мәгънәсе салынган. Үз гомерендә төрле нахакларны күп кичергән. Себергә сөрелгән, төрмәдә утырган, тормыш тәҗрибәсе бик зур. Улы Искәндәр күп вакыт аңа таяна.

Искәндәрдә полководецлар холкы: күпләр җиңеп чыкмастай эшләргә алына. Сабырлыгы да җитәрлек. Гаилә, мәхәббәт мәсьәләләрендә йөрәгенәрәк таяна шикелле.

Вилена — Күгәйнең булачак килене. Ирләрне кайда яшәвенә карап сайлый. «Ты что, до сих пор не понял, почему я не живу с Дулатом?»,— ди ул Искәндәргә, иреннән аерылу сәбәбенең авылда яшәргә теләмәү икәнлегенә ишарәләп. Искәндәр белән дә торып бетә алмас шикелле.

Күгәйнең хатыны Көбра исеменә «иң бөек, иң зур дәрәҗәле хатын-кыз» мәгънәсе салынган. Гаиләсендә ул үзен бик югары куя. Иренең, балаларының даны өчен дә тырыша. Гаделлек тарафдары, бу сыйфат һөнәренә дә бәйле булса кирәк. Даяны аңлап бетерә алмый, аның фаҗигале язмышында зур роль уйный.

Ә Дая рәислектән киткән кешедән алданган. Күңеле анда-монда бәргәләнә, гаделсезлекләрне авыр кичерә.

«Бала багучы хатын-кыз» булырга тиешле Даяның көмәне төшә. Исеменең икенче мәгънәсе — «интегүчеләргә су чыганагын күрсәтүче». Хакыйкатьне күрсәтергә омтылуы белән әлеге образ исеменең бу мәгънәви йөген дә күтәрә.

Гыймазетдиновлар гаиләсенә карамаган геройларның атына салынган мәгънәләр дә игътибарга лаек. Чуракай хезмәтче дигәнне аңлата. Чуракай да гомере буе югарыдагыларга хезмәт иткән. Хезмәт итүе колларча — иренеп, җиренә җиткермичә генә. Җор телле, акыллы ул. Совет системасында рәхәт яшәү юлларын тиз тапкан. Картлык гомерен каравылчылыкта уздыра. Үзе зур дәрәҗәләргә ирешмәгәнгә, Күгәй кебекләрдән көнләшә, астыртын гына андыйларга каршы көрәшә дә.

Сатай. Китапларга сөекле, якын туган мәгънәсе теркәлгән. Халыкта ул сүзне исәр урынына да кулланалар. Сатай — авыл советы рәисе, һәйкәл салу белән артык мавыгып киткән, һәйкәл югалгач, бик куркып калган. Бераз гайбәтчәнрәк тә шикелле.

Дулат кебекләр Сатайны урынына бик тиз утырта. Аның, Дая турында сөйләп, үз эшләрен яшерүен Дулат бик тиз аңлап ала.

Сатай — катлаулы образ. Үзе белемле, тырыш, бераз бозыграк һәм дәрәҗәле кешеләргә ялагай да. Ялтырарга тырышуы әнә шуннан килә.

Дулат — дәүләт мәгънәсе салынган исемнең фонетик варианты. Аның колхозны җитәкләве табигый. Ул үзеннән алдагы рәисләрдән миһербанлылыгы, кешеләрне бәяли белүе белән аерылып тора, шәхси проблемаларга батмый, авыл кешеләрен кайгыртуын туктатмый, Искәндәргә дә үч сакламый.

Бу әсәрдә, холык сыйфатлары нинди генә булмасын, күпчелек геройлар уңай якка үзгәрешләр көтеп яши, авылда гаделлек торгызыласына өметләнә.

Р. Хәмид тудырган геройлар җәмгыятебездә хөкем сөргән рухи халәтнең ниндилеген күрсәтеп торалар.

Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь

Әз генә әдәбиятта танылып киттеме, каләм ияләре арасына кердеме, иҗатчы үзеннән алдагыларга мәдхия шигырьләре яза башлый. Сирәк кенә булса да, шигъри сүз тәнкыйть угын да кадаштыра. Сатира җәясен киерүчеләр, гадәттә, бик кыю, артык туры сүзле шәхесләр була. Андыйларга, халык арасында танылганда да, әгәр шулай дип әйтергә яраса, әдәби карьера ясау кыен һәм кирәкмидер дә.

Теләсә кайсы кешенең тормышта үзенә өлге иткән үрнәге булмый калмыйдыр. Кайвакыт үзе дә сизмәстән, кеше нәрсәсе беләндер кемнедер кабатлый, кемгәдер охшый төшә. Әмма шагыйрь берәүне идеаллаштырса, үзе дә шуңа охшаган икән, дип алдануың да бар. Хәер, минем сүзнең очы әле анда түгел. Әйтәсе килгән төп фикер шул: каләм иясе укучы, милләтенең һәр кешесе үрнәк итәрлек идеаллар тудырырга тиеш. Ул үзе дә шул идеал югарылыгына омтылып кына калса да.

Татар күгендә балкыган йолдызлар җитәрлек. Татар әдәбиятында мәйдан тотканнарның саны да аз түгел. Шулар арасыннан Ренат Харис иҗатына тукталасым килә. Милли йолдызлар итеп, безгә кемне атый ул? Кемне нәрсә өчен хөрмәт итә? Шәхес язмышына нигезләнеп, нинди фикерләр уздыра?

«Хисемнең исеме» китабының беренче бүлеген Р. Харис Татар иленең даны булган талант ияләрен тасвирлауга багышлаган. Алар арасында Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Сара Садыйкова һ.б. бар. Төрле төбәктә туган, төрле милләттән дә булган кешеләр хакындагы шигырьләр дә ничек килеп кергән соң «Татар иле» дип аталган бүлеккә? Ялгышамы әллә шагыйрь? Юк! Алда исемнәре санап узылган шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, әдипләр — барысы да татар сәнгатенең аерым бер өлкәсен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

1999 елда Р. Харисның «Тоткасыз ишек» китабы чыккан иде. «Борылышта» исемле әсәрен бик игътибар белән укыдым. Үзгәрешләр башланган чорда шагыйрьнең Ленинга, ул сызган юлга бәяләмәсе ниндирәк, дигән уйлар белән, күз үткән юлларга кире әйләнеп кайта-кайта.

Шактый күләмле бу шигырь 1987 елда язылган. «Кеше йөзле социализмга» барган чак. Кайсыдыр сәясәтчене, ил җитәкчесен, партия эшлеклесен тәнкыйть иткән, икенче берсен күтәргән, яңа идеаллар эзләп маташкан вакыт. «Борылышта» әсәре язылуга кыйбла сайлау омтылышы этәргәндер, чөнки анда да идеал эзләү рухы көчле. Үзгәртеп кору еллары башланганда, әле күпләр, Ленин сызган юлдан китмәгәнбез, шуңа көймәбез килеп терәлде, дип уйлаган. Р. Харис та шундый ук фикерне уздыра:

Хәзер әйтәм: җавап баягы —

адашмадык!

Без тайпылдык шактый!..

һәм югалттык язмыш маягын...

Шагыйрьнең В. И. Ленин образын идеаллаштыруы, аның гаиләсен яратып тасвирлавы күренеп тора. Алар изелгән халыкларны кешегә санаган, дус иткән икән. Ульяновлар Рәсәйнең бөтен кешесе өчен көрәшкән. Р. Харис әнә шулай уйлый. Кем белә, бәлки, ул хаклыдыр да. Бу сорауга тарихчылар җавап бирер. «Тоткасыз ишек» китабында Нәҗиб Җиһановка багышланган шигырь дә бар. Р. Харис аны:

Исеңдәдер, исеңдәдер, Нәҗиб абый,—

дип язып китә. Шагыйрь ижатында аерым шәхесләргә багышланган әллә никадәр әсәрнең шулай башлануын искә төшерде бу шигырь («Мостай Кәрим», «Рөстәм Яхин», «Гомәр Бәширов», «Бакый Урманче»). Димәк, Р. Харис эшен эзлекле дәвам итә: күтәрерлек шәхесләрнең образын тудырып калдырмакчы. Икенчедән, алар белән аралашуын күрсәтәсе, менә мин кемнәргә якын идем, дип мактанып та аласы килә кебек аның. Һәр шигырь лирик мин һәм аерым бер шәхес тормышында булган вакыйганы, аларның очрашуын тасвирлауга нигезләнә бит.

Р. Харисның татарның легендар шәхесләрен тасвирлаган әсәрләр исемлеге болар белән генә чикләнми. Минем дәреслектә булмаган, үзем танышкан шигырьләре хакындагы фикерләрем белән уртаклашасым килде. Аларда кем турында гына сөйләнмәсен, герой милли рухлы, нечкә тоемлы, халкының тарихын яхшы белүче, башкаларны үзе артыннан әйдәүче булып күз алдына торып баса. Р. Харис андыйларны Йосыф белән, гомумән, пәйгамбәрләр белән чагыштыра:

Ә син калдың... Килсәм яныңа әйләнеп,

урынында бары пәйгамбәр һәйкәле...

(«Бакый Урманче»)

Син үзең Йосыф икәнсең! Мин ышандым!

(«Рөстәм Яхин»)

Татар халкының бөек улларын әдәбият аркылы мәңгеләштергәне өчен, Р. Хариска рәхмәт җиткерәсе килә.

Татар әдәбиятында автобиографик әсәрләр

Соңгы елларда язучыларда үткән тормышларын теркәп калдыру, мемуарлар язу теләге көчәйде, дисәк, ялгышмабыздыр. Әллә никадәр автобиографик җирлекле әсәр дөнья күрде. Шулар арасында Атилла Расихның «Ишан оныгы» романы да бар. «Елларны чигерсәм» исемле беренче кисәктә утызынчы еллардагы драматик вакыйгаларны тасвирлауны максат итеп куя ул.

Роман Казан авиация институтына керергә хыялланган егетнең башкалага килү вакыйгаларыннан башланып китә. Әтисенең Троицк шәһәрендә алты ел мулла булып торуы аркасында, кабул итү комиссиясе аның документларын алмый, һәм ул яңадан эшче биографиясен дәвам итә. Башка уку йортына кергәч тә, социаль чыгышын яшерүе ачыклангач, егетне укудан куалар.

Язучының әтисе үтә талантлы кеше булса да, гаиләсе каршысындагы бурычларын аңламаганлыктан һәм җилбәзәклеге сәбәпле, үзенә тискәре караш тудыра. Гомерен укытучылык эшенә биргән, караңгы татар авылында колхоз төзеп йөргән әнисе исә, улын кеше итү өчен, бөтен көчен куя, соңгы ризыгын да аңа җибәрә.

Атилланың балачагы да, үсмер вакыты да гел күңелсез истәлекләрдән генә тора. Ул, күпчелек совет кешесенең шул хәлдә яшәгәнлеген күргәнгә, язмышына үпкәләми. Хезмәт үзләштерү, белем алу юлында киртәләрне узганда, үзенә ярдәм кулы сузарлык кешеләрне табу егет күңелендәге өметләрне сүндерми. Игелекле затларның күбесе — үзләре дә совет хакимияте тарафыннан кыерсытылган, әти-әниләре хөкем ителгән кешеләрнең балалары, фән һәм әдәбият эшлеклеләре. Язучы алар аркылы безне дә әдәбият-сәнгать дөньясына алып керә, татар тарихында билгеле бер эз калдырган шәхесләр язмышы белән таныштыра. Әле бүгенге көндә дә тискәрерәк бәяләнгән кайберәүләр уңай яклары белән ачылып китәләр. В.И. Ленинның сеңлесе Мария Ильинична башка милләтләргә кылган игелеге белән рәхмәт хисләре уята.

Язучы шактый гына урынны бабасы Зәйнулла ишанны тасвирлауга бирә. Төрле документларга таянып, аның исемен аклый. Шуның белән беррәттән, ишаннар катламына мөнәсәбәтне дә үзгәртергә омтыла. Бабасы хакында начар бәяләмәле язмаларга рәнҗи, абруйлы кешеләрнең фикеренә таянып, Зәйнулла ишанның патша агенты, әхлаксыз, комсыз булмавын дәлилли. Хәтта төрле әләкләр аркасында бабасының үзенең дә берничә елга сөргенгә сөрелүен яза. Зәйнулла ишан тора-бара заманының киң карашлы кешесе, яңалыклар тарафдары, иҗтимагый башлангычларның алдында торучы сыман аңлашыла. «Ишан оныгы» автобиографик романын укыгач, авторның төп максаты — бабасының исемен аклау, дигән фикер кала. Атилла Расихның туганнары, әнисе белән горурлануы сизелеп тора. Булачак язучы язмышы аша совет чоры җитешсезлекләре, әдәбият-сәнгать әһелләре тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелә.

Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар

Татар әдәбияты борын-борыннан талантлы шагыйрьләргә бик бай булган, шуңа күрә үткәндәге мирас җирлегендә югалып калмый торган әсәрләр иҗат итү — авыр һәм мәртәбәле эш. Татар шигъриятендә шундый бер чор булган ки, ул заманда каләм тибрәтүчеләр, аны эчтәлек һәм форма ноктасыннан кинәт үстереп җибәрүләре аркасында, алтмышынчы елгылар исеме белән әдәби тәнкыйть һәм укучы күңелендә уелып калган. Шулай да кайчандыр үтә үзенчәлекле, яңача булып күренгән әлеге иҗатчылар соңгы елларда шактый үзгәрделәр һәм традициялелеккә борылдылар шикелле.

Әлбәттә, алтмышынчы елгылар үзләренә хас оригинальлекне тулаем югалтмадылар. Шул ук Рәдиф Гаташны гына алыйк. Ул һаман да, йолдызларга, сөйгәненә мөкиббәнлек күрсәтеп, югары пафос белән эндәшмимени, аларны әллә кайларга очарга димләмимени?! Шагыйрьнең, бер урында таптанып тормавы, үз-үзен кабатламавы — сокландыргыч нәрсә. Бу уңайдан аның соңгы елларда робагый һәм газәл кебек көнчыгыш жанрларында уңышлы эшләп килүен әйтеп узарга кирәктер.

Романтик рухлы Р. Гаташның яшьләргә бигрәк тә мәхәббәт шигырьләре ошый. Робагый һәм газәл бу тематиканы ачуда бик кулай булып чыга. Робагый жанрына мөнәсәбәтен шагыйрь дүртьюллык итеп язган:

Робагый (!) дип күңел куйдым быел мин.

Дүрт юл кысасында булдым быел мин.

Чит күрмәс, дим, Иранның иркә гөле!—

Рухына күп дога кылдым быел мин.

Шагыйрь бу жанрның фарсы әдәбиятыннан керүенә еш һәм төрле юллар аркылы ишарәли:

Ширазданмы китерә җилләр, исеп,

Сәгъдиләрдән мирас ул гөлләр исен?

Каян белгәннәр фарсылар безне, яр?!—

Хуплыйлар күр ничек бу хисләр хисен!

Рәдиф Гаташ робагыйлары, кайсы гына ноктадан карасаң да, Шәрык әдәбияты тәэсирендә формалашкан Урта гасыр шигърияте традицияләрен дәвам иттерә. Ул мәхәббәт шагыйре буларак бәяләнсә дә, һәм, чыннан да, төп темасы һаман да мәхәббәт булып калса да, иҗатында милли хисләргә, милләт язмышы, шигърият турындагы фәлсәфәгә урын юк түгел. Дөрес, ул аларны күп чакта сөю хисләре белән өртә. Еш кына, сөйгәненә мөрәҗәгать итеп, ни турында булса да уй-фикер уятырга омтыла. Алда китергән мисаллар ук моңа дәлил була ала.

1999 елда Рәдиф Гаташ «Робагыйлар бакчасы» дип исемләнгән җыентык бастырган иде. Әлеге китапта тематик төрлелек кире кагылмаслык. Монда Тукай, Дәрдмәнд кебек олы шәхесләргә багышлаулар да шактый, дини фәлсәфәгә дә урын бар, әдәбият турында уйланулар да күп. Шулай да үзәктә, шагыйрь, иҗатчы, иҗат процессы, аның бәяләнүе һәм башка — Рәдиф Гаташ шикеллеләрне һичкайчан тынычлыкта калдырмаучы проблемалар тора. Заман үзгәрешләре, шигъри сүзгә, җылы хискә бәя турында язганда да, Р. Гаташ бик еш кына шагыйрь һәм мәгъшукасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җирлек итеп файдалана:

Тормыш — кыйбат, назлар арзанайганда,

Ихласлыклар онытылып барганда.

Гаташ җанын аңламавың гаҗәпме?

Тынычландым, юрап дөнья яманга...

(«Үземне юату»)

Әхлаксызлык чәчәк аткан заманда шагыйрь үзенең рухи мәхәббәте белән пәйгамбәрләр дәрәҗәсенә күтәрелә:

Әдәп-әхлак «ирке» канат җәйгәндә,

Ихлас җанны бик азлар санлаганда,

Безнең сөю пәйгамбәрлектер, Гаташ,

Табигый хис көлкегә саналганда?!

(«Яшерен, «гөнаһ»лы сөюебез өчен тост»)

Кайвакытта алтмышынчы елларда «ирекле» шигырь язучыларның берсе буларак кабул ителгән Гаташта үкенеч хисләре туу борчый. Ә нигә әдәбиятка этәргеч биргән ул экспериментлар өчен үкенергә?

Ирекле шигырь! «Чын ирек тудырдык»,

Кемгәдер без зур мөмкинлекләр булдырдык:

Баш ватуга җырда — ничә ел китте?!

Шаккатуда — Парижларны уздырдык.

(«Шигърияттә «ирекле» чор»)

Ә бит яшьләр, мин үзем дә Гаташның нәкъ менә беренчел чор иҗатын ярата төшәм. Дөрес, инде робагыйлар жанрында эшләп тә, ул күпләрнең мәхәббәтен яуларга өлгерде.

Язмамны Рәдиф Гаташның робагыйлар хакындагы тагын бер шигыре белән тәмамлыйсы килә:

Булдың, Гаташ, Хәйямнар бакчасында,

Робагыйлар яңгырашы җанында...

Әһле каләм ни әйтер, дип уйлау юк,

Яратмый яр, дисең, таш атса шунда?!

(«Йомгакмы, уймы...»)

Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты

Рәдиф Гаташ — кистереп әйтеп була, мәхәббәт шагыйре. Иҗатының үзәгендә — шагыйрь һәм аның мәгъшукасы. Кайсысына күбрәк игътибар итә ул — бераз бәхәслерәк. Аларны берләштергән, күңелләрен бәхет хисе белән тутырып, күкләргә күтәргән, шул ук вакытта берсен икенчесеннән ерагайткан, качарга мәҗбүр иткән, күпчелек очракта кыз тарафыннан танылмаган, табынылмаган мәхәббәт тә ул. Илаһи, саф җилләргә тиң мәхәббәт. Ләкин, сөю нинди генә булмасын, ул шагыйрь йөрәгеннән чыккан хисләр, аның шатлануы, аның кайгыруы, соклануы, үпкәләре һәм кайвакытта хәтта нәфрәтләнүе дә.

Ә бит үпкәләтерлек сәбәпләр тормышта җитәрлек. Яратмаска кушкан сәбәпләр дә юк түгел. Шагыйрь әнә шулар хакында яза да инде. Мәхәббәттә тигезсез иткән нәрсәләрнең берсе — яшь аермасы. Ә Рәдиф Гаташның лирик мине һәрвакыт үзеннән күпкә яшьрәкләргә гашыйк. Күңеле белән картаерга һич уйламаган «шагыйрь» (ул аның кем булуын кайчак атый да) шул яшь кыз тарафыннан бертуктаусыз яратылуга мохтаҗ. Төнен дә, кичен дә, көндезен дә шуны гына уйлый кебек ул. Милләт кайгысын да, үзенең башка төр проблемаларын да мәгъшука мәсьәләләре белән куша. Ник бәхетсез итәсең син аны, сөйгән яр? Син ник шагыйрьнең илһамчысы түгел? Син ник аның милләт хезмәтчесе икәнлеген онытып җибәрәсең? Ирексездән шагыйрь бирергә теләгән әнә шундый сораулар безнең телебезгә дә килә. Ә бит шагыйрьне мәхәббәт хисе картайтмый («Тарафларга — хатлар»), ирләрнең аның кебек түземлесе бармы икән әле («Мактавым бугай бу»)?!

Нинди соң ул шагыйрьне утларда яндырган, суларга салган, үзе әйтмешли, милли яр? Бераз алдакчырак, бераз хәйләкәррәк кыз булып та чыккалый. Ул Ләйләгә дә охшаган. Кайбер шигырьләрдә без аның сеңлесе, мәчесе, әнисе белән танышабыз. Ул мәчене еш исенә төшерә шагыйрь (Тик мәчегә синең назларың, ярым). Кайвакыт «яр»ның тормышта булган прототипларының исеме дә атала. Әмма, тәгаен күздә тоткан кешесе барда да, кыз тасвиры гомумиләштерелгән була торгандыр, чөнки ул һәр укучы күңеленә барып җитәргә тиеш.

Битараф яр кайвакыт Пушкинның Татьянасы белән чагыштырыла. Шушы битарафлыгы белән дә ир кешене үзгәртергә сәләтле яр ул:

Син Татьяна булсаң иде,

Мин Онегин булмас идем.

(«Күңел, һаман эзлисең ни?»)

Ул — үзгәртүче дә, шагыйрьнең тормышын яктыртучы да. Горур гүзәл дип тә, Тәңре дип тә аталган бу кыз төрле чагыштырулар, эпитетлар аркылы сурәтләнә. Лирик мин янган таш булганда, ул — йолдызшаһ икән! Ә бит, чынлап янса, йолдыздан да таш кына калачак!

Шагыйрь тормыштагы һәр әйберне күз уңында тота, алар арасыннан кызга тиң детальләр, аларга хас гүзәл сыйфатлар эзли. Кара күзне, яшькелт күзне ни белән генә чагыштырмый ул! Җирән чәчлеләрне ут-ялкын чәч дип атаса, алма битлеләрнең йөзеннән нур чәчелүен күрә.

Шагыйрь яна. Шулай булгач, ул кулланган символларның ут чыганаклары булуы бер дә гаҗәп түгел:

Ялкын чәч, дип, алтын чәч, дип, әгәр дә

Быел әйтсәм, сүзем, бәлки, әрәмгә?

Һаман балкыш булып, ул ут-чәчләрең

Янадыр... Тик кемгә? Нинди бәйрәмгә?

(«Кемгә яна угың?»)

Ялгыш әйттем! Һәр көн таң каны юган

Пакь Кояш күк, яна, якты, көчле ул!

(«Яшь Кояш кебек дим»)

Шагыйрь үзен сукырайган бер дәрвиш кебек хис итә. Димәк, яры нинди генә булса да, ул аны матур дип уйлар. Ә инде аның хисләрендә икеләнеп калса, үзен диванага чыгарып, сөйгәнен бөтенләй көтелмәгән, күк тирәсеннән ерак торган образлар аша да ачар:

Нәкъ тук песиең — бәхеттән арган, рәхәт...

Ул кич шундый «ирде» синең кыяфәт.

(«Уендагы ... минсез бәхетең өчен»)

Әлеге дә баягы мәче, шагыйрь белән кыз арасындагы бер киртә кыяфәтендә дә күренә башлагач, без кыз яраткан әйберләрне сөймибез, лирик мин белән бергә аларга үпкә тотабыз.

Соңгы елларда мәхәббәт парларын йолдызлыклар аша ачу модага кереп бара. Рәдиф Гаташ иҗаты да бу хәлдән чыгарма түгел:

Марттан алдым бәхетем — изге Нәүрүздән,

Бу язда да Кучкар үтенә Сездән:

— Булыгыз туган аемның йолдызы!

Җан сүзе бу инде телсез, нәүмиздән.

(«Җан сүзем — ул сиңа»)

Гыйшык тоткан яр идеалда ничек күзаллана? Ул — саф, самими татар кызы. Ул олы хисләрне җиргә салып таптамый. Ул шагыйрьне мәхәббәт бакчасындагы җимешләрдән авыз иттерә. Ул укыган, белемле, аксөяк кыяфәтле булып күз алдыма килә минем. Ул бер үк вакытта — җир кызы да, күкнеке да, гөл, ут, былбыл да... Күрәсез, гомумирәк тасвирлар. Димәк, шагыйрь аны тулысынча һәм бик тәфсилләп сурәтләми. Тулы портрет бары тик тулаем иҗаты аша гына туа. Хәер, кыска шигырьләрдә, тели калсаң да, сөйгән ярыңны тулаем тасвирлап булмый бит инде! Үзе гади, әмма серле күзле, хыялый һәм горур бу яр нигә гел салкын соң? Мөгаен, тормыштан күпләрне өмет иткән шагыйрьнең дә хатын-кызны аңлап бетерә алмавыдыр бу?.. Кайларда тудың син, милли яр? Казан артында, Хаҗитархан тирәсендә, мишәр илендә, башкорт ягында, Урал төбәгендә...

Шагыйрь тасвирда Кандалый, Хәсән Туфаннардан да үрнәк ала икән ләбаса! Югыйсә сөйгән ярына, «иркәм», «нәзкәй бил», «гүзәл яр» һ. б. сүзләр белән дәшәр идемени?! Лирик мин өчен, әлбәттә, Сафо, Софья, Мариналар чит — алар «Гөлҗамал»ны җырламаган, Тукайны укымаган, шагыйрьне бөтенләй аңламаячак. Ә нигә алайса үзе шагыйрә саналган милли яр да шагыйрьне аңламый? Үзен башкалардан кочтыра, яшь дип масая. Шагыйрь әйтмешли, «ну, холкы»! Нәфис перчаткаларына, эшләпәләренә тиң холкы! Чыннан да, шагыйрь иҗат иткән мәгъшука кием-салымда, тотышта үз теләгәненә ирешкән. Кирәк икән, Королевага, кирәк икән, Пәри кызына әйләнә. Казан татары Нәфисә генә димәссең!

Тарих һәм хәтер

Тарих һәм хәтер... Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Ни өченме? Тарих — беренче чиратта, бүгенге кеше һәм киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгалар чылбыры. Димәк, ул безне ялгышмаска, ата-бабаларыбыз ясаган хаталарны кабатламаска өйрәтә.

Кайвакыт бер үк хәлләргә мөнәсәбәтең дә еллар үткәч үзгәрә. Хәтер почмагыңнан әллә нинди вакыйгаларны актарып чыгарасың да тикшерергә тотынасың. Ул вакытта мин хаклы булганмынмы, юкмы, дигән уй бертуктаусыз тынгысызлый. Җавап тапмый торып, эшләрең җайга салынмый.

Җәмгыять, милләт, халык тарихы да онытылырга тиеш түгел. Аның эчендә меңнәр, миллионнар язмышы...

Әдәби әсәрләр, милләткә бәйле мәсьәләләрне күтәреп чыкканда да, аерым бер кеше яисә төркемне үзәккә куя. Шәхес язмышы аша халык кичергән фаҗигане ача. Р. Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романы татарның милли каһарманы Мирсәет Солтангалиев язмышын сурәтли, фактик материалларга шактый бай. Әсәрдә вакыйгаларга авторның мөнәсәбәте ачык чагыла, шунлыктан Р. Мөхәммәдиев язучы, тарихчы һәм сәясәтче буларак та чыгыш ясаган кебек тоела.

Роман үзәгенә алынган Солтангалиев образы Сәхипгәрәй Сәетгалиевкә каршы кую планында ачыла. Икесенең дә кылган гамәлләрен чагыштырып карап, аларның халык язмышында нинди роль уйнаулары хакында аерым нәтиҗәләргә киләбез. Электә халык дошманы буларак бәяләнгән Мирсәет Солтангалиевкә мөнәсәбәт үзгәрә, аның республикабызны үстерү өчен күп көч түккәнлеген аңлыйбыз, милләтпәрвәрлегенә сокланабыз. Кайбер галимнәр, роман документаль нигезгә корылса да, Мирсәет Солтангалиев җанлы тудырылган, дип яза. Җанлы кеше теләсә кайсы жанрда, әлбәттә, җанлы тудырылырга тиеш. Икенчедән, романның нигезе генә документаль, һәм без, электә булганнар төп-төгәл торгызылган, дип раслый алмыйбыз. Ул барыбер әдәби әсәр булып кала. Шулай икән, без аны, иң беренче чиратта, нәкъ менә сәнгатилек ягыннан бәяләргә тиеш.

Мин үзем Зәки Вәлиди, М. Солтангалиев образларының эшләнеше белән чагыштырмача канәгать, ә менә Сталинныкыннан — юк. Ул образ рус әдәбияты, сәнгате тудырган үрнәкләрдән күчереп утыртылган шикелле. Аны тасвирлауда схемачылык сизәм. Шул ук вакытта безнең әдәбиятта Сталинның бу күләмдә беренче мәртәбә генә прозада чагылуын истә тотарга кирәк. Икенчедән, рус әдәбияты Сталинның татар революционерлары, җәмәгать эшлеклеләре белән мөнәсәбәтен бервакытта да ачмады. Бу яктан караганда, образның яңалыгы һәм романның әһәмияте бик зур.

Татар әдәбиятына Берия образы да «Сират күпере» аркылы килеп керде. Бу исемлекне әле дәвам итеп булыр иде.

Шулай да романның минем өчен иң әһәмиятле ягы шунда: ул Рәсәйнең гасырлар дәвамында алып барган сәясәтенә укучыларның күзен ачты. Милләткә каршы көрәш дингә, телгә, үзбилгеләнүгә каршы көрәш рәвешендә бара. Шушы өч бер-берсенә бик нык бәйләнгән төшенчәне вакладык, дингә каршы көрәшнең милләткә каршы көрәш икәнлеген аңламамышка салыштык без.

Р. Мөхәммәдиевнең күңелебездә үткән тарихны җанландырган «Сират күпере» романы безнең милли хисләребезне көчәйтүне күздә тота, үткәннәрдән хәбәрдарлыгыбызны арттыра.

Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары

Р. Фәйзуллин шагыйрьнең танылу сәбәбен ике нәрсәдә күрә: «...аның дөньясы, фикер агышы, күз һәм тагын күңел күзе күргән күренешләр, детальләр, халыктагы дөнья белән, шул күренеш-детальләр белән тәңгәл килү кирәк. Халык күңеле кабул итәрлек предметлар, күренешләр, уй-хисләр тирәсендә йөреп иҗат иткәндә, шигырь отышлырак чыга» («Үр артында яңа үрләр бар»). Шагыйрь шулай дип әйтсә дә, аның кыска шигырьләре халыкның зәвыгына туры килми, ихтыяҗларына бик үк җавап бирми иде шикелле.

Бер, ике, өч һәм дүртьюллыкларга бүленеп йөртелгән ул шигырьләр шигырьме, юкмы, дип уйланырлык җир дә бар, әмма без бүген, бу проблеманы читкә куеп, алардагы тасвир тудыру алымнары турында сөйләшербез. Шагыйрьнең бер күренеш, предмет аркылы икенчесен күзаллаткан берьюллыкларын мисалга китерүдән башларбыз:

Болан мөгезе — тармаклы хәтер.

** *

Безнең күзләр — Кояш көзгесе.

** *

Алмаларда калган җәйге таң.

Шулар арасыннан, күрәсез, соңгы шигырь шактый катлаулы. Алма сүзе безгә җәйне күз алдына китерергә дә ярдәм итә. Җәйге таң үзе алманың ниндилегеннән хәбәр бирә. Кызыл икән ул. Бу төснең алмага күчкәнлеген хәбәр итеп, шагыйрь әнә шул алмалы, матур җәйнең үткәнлеген әйтә. Бераз үкенеч тә, сүрелгән хыял да, сагышлы югалтулар да бар кебек бу юлларда. Кып-кыска берьюллык шунда ук безне әллә нинди уйларга алып китә.

Күренешләр бу шигырьләрдә вакыт агышын туктатып, тотып калган кебек.

ЯЛГЫЗ БАЛА

Бил каешын кочаклап яткан улым.

СӨЮ ЕЛЫ

Җыерчыклар язылды язында.

Югарыдагы берьюллыкларга салынган фикерне исә шигырьгә бирелгән исем тәгаенләштерә. Без лирик герой тормышында булган вакыйгалар турында уйлыйбыз, фаразлыйбыз.

Берьюллыклар кайвакыт афоризм формасында:

Бәхетнең тәхете юк, имеш.

* * *

Тынлык ул — иң бөек илаһи музыка.

Шагыйрь кеше уе белән уйнарга ярата, безнең аңыбызны һәрдаим эшкә җигә. Моның бер сәбәбе — аның тыныш билгеләрен бик мул сибүендә. Тыныш билгеләре фикерне көтелмәгән якка борырга да ярдәм итә.

Икеюллыклар без күреп, укып, сөйләп йөрергә күнеккән шигырьләргә күбрәк охшаган, чөнки рифма, ритм тудыру мөмкинлеге бар. Икеюллыкларда күбрәк янәшәлекләрдән файдаланыла:

«НИНДИ ЮЛ ЯХШЫ?» ДИП СОРАУЧЫГА

Бер башында — дуслар озатканы,

Бер башында — ярың көткәне.

Икеюллыкларда риторик мөрәҗәгатьләр, эндәшләр, сораулар аеруча күбәеп китә. Шул алым шигырьнең тәэсирлелеген арттыра:

ЯЗГЫ КӘЕФ!

Беренче тере чебен!

Ничек кул күтәрәсең!..

Кайвакыт тыныш билгеләре ярдәме белән шагыйрь карашыбызны, уебызны күчерә, хисләрне үзгәртә:

КАМА. БОЗ КИТКӘНДӘ

Күккә кара!.. Бозда безнең эзләр... Авыр...

Бозга ятып ага болытлар!..

Иң зур мәгънәви йөк өчнокталарга һәм өндәүле нокталарга төшә булса кирәк. Алар хәрәкәт күчешенә генә түгел, дәвамлылыкка һәм үзара бәйләнешкә дә ишарә ясый, әйтелеп бетмәгән фикерне дә аңлатырга булыша.

Икеюллыклар арасында халык мәкальләре рәвешендә язылганнары шактый:

Кара төннең — күзе юк.

Намуссызның — йөзе юк.

* * *

Аралашу — аң өчен.

Яралашу — җан өчен.

Боларда инде — маңгайга артык бәреп әйтелгән фикерләр. Әгәр халык авыз иҗаты әсәрләре арасында очратсак, без аларны Р. Фәйзуллинга нисбәт тә итмәс идек, чөнки монда аның иҗатында күрергә гадәтләнгән тасвир юк.

Ике, өч, дүртьюллыкларда кабатлаулар аеруча күп. Халыкның җанлы сөйләмендәгечә куллана шагыйрь аларны. Шигырьләренә хас оригинальлек бөтенләй юкка чыккан әлеге юлларны язып үтәм:

Батырлыгың — матурларның матурына.

Матур җырың — батырларның батырына.

Бик күп укылган шигырь кебек тоела, гәрчә беренче тапкыр очрашсаң да.

Шагыйрь сурәтне кайвакыт аерым детальләрне атау юлы белән тудыра:

ЭТЮД

Су төбендә көмеш тәңкә

Камыш аша якты сузган

Ай йөзенә.

Хәрәкәтне чагылдыручы детальгә бер мисал:

ҖИРӘНҮ

Табынырсың горур йөзенә!

Өстеннәр алдында

йөри тезендә.

Шагыйрь өчьюллыкларны, күргәнегезчә, «ясый», болай да кыска шигырьне ике строфага бүлә. Күпчелек очракта ул игътибарны соңгы юлга юнәлтергә теләп, шулай эшли булса кирәк:

КӨНЛӘШҮМЕ?

Элеп куйган чалгы йөзенә

бер чыпчык кунган.

Кош җиңел шул!

Яисә икенче җөмләгә юнәлтә:

СИН

Искә төшерүе дә бер ләззәт!

Гомер китабымның

гел ачасы килгән бер бите.

Шушы ук композицион алымны ул дүртьюллыкларда да куллана. Ә бәлки, аларны ике икеюллык итәргәдер? Һәр шигырьдә исемнәрнең отышлы куелуы күзәтелә. Атамалар фикерне тәгаенләштереп кенә калмый, җыя да, шигырь эчендә тасвирлаганны тулыландыралар да:

КӨЗ БАШЫ

«Җәй — яшел кош»

Очты китте!

Атамалар, гадәттә, бик кыска: «Кайтаваз», «Ымсыну», «Кипкән инеш». Шигырь исемнәре ахырына тыныш билгеләре, әйтик, өч нокта кую ук атаманың, кирәк булганга гына уйлап табылмыйча, шигырьнең, тасвирның бер өлеше булуына ишарәли. Аларда кемгәдер төрттерү, үпкә, боеру, үтенү төсмерләре дә тоемлана: «Яшәп кара...», «Кабатланмый!», «Ашыкма!», «Имеш, күктә фәрештә...», «Яме!».

Кайвакыт Р. Фәйзуллин үз-үзенә сорау куя да шигырь белән җавап бирә («Каян чыга бу сугышлар?», «Нишлим?»).

Шагыйрь күп төрле стилистик фигураларга еш мөрәҗәгать итә. Анафорик кабатлауларга якын торган традацияләрне аеруча үз итә ул:

БӘХЕТЛЕ БУЛСАҢ...

Кошлар китә. Саулык, байлык китә.

Карлар китә. Ярлар... Бар да китә.

Бәхетле булырга —

Язганы җитә.

Р. Фәйзуллин атама, алдагы бер-ике юл аркылы укучыны фикерне кабул итәргә хәзерли, санау, атау, аерым бер деталь аркылы тасвир тудыра. Кыска шигырьләрен күздән кичергәч, без шундый нәтиҗә ясадык.

Хыянәт турында роман

Татар әдәбиятында, үзгәртеп кору елларына кергәч, тарихи темага игътибар бермә-бер артты. Моңа кадәр язарга куркыныч булып тоелган Казан ханлыгы заманы да әдәбиятта яктыртыла башлады. М. Хәбибуллин, Рабит Батулла романнары янәшәсендә Флүс Латыйфиның «Хыянәт»е аерым бер урын тота. Анда үзәккә татар ханнарының тәхет өчен үзара көрәше дә, танылган шәхесләр дә куелмаган. Ул Казан ханлыгы тар-мар ителү чорын башка социаль төркемнәр язмышы аркылы тасвирлый.

Бу романның төп герое Сәет — татарлашкан урыс егете һәм татар әдәбиятында моңа кадәр сурәтләнмәгән образ. Электә Александр исеме белән йөргән Сәет Казанга килеп чыга һәм татар кызы Гөлйөземгә булган мәхәббәте аркасында шунда яшәп кала. Әлбәттә, урыс дәүләтендә шактый дәрәҗәгә ирешкән якыннары, таныш-белешләре аның мөселман кызына өйләнергә теләвен хуп күрмиләр, һәм ул аларны үзенең батып үлгәнлегенә ышандырырга мәҗбүр була.

Әсәрдә сюжет сызыклары традицион формада урнаштырылмаган. Композициясе бик үзенчәлекле. Ул урыс кешесенең татарлар арасындагы тормышын сурәтләүдән башланып китә. Үткәндәге хатирәләргә кайту анда катлаулы хисләр, төрле сораулар уята. Әлеге сораулар — язучы безнең игътибарны юнәлтергә теләгән проблемалар ул. Гадел сәүдә урыс илендә бармы, анда читтән килгән кешеләр зур дәрәҗәләргә ирешә аламы?

Бу сорауларның тууы өчен сәбәпләр бар. Сәет — татарлар арасында сәүдәгәрлекнең мәртәбәсе саналган серле тамга иясе. Бу билге аңа зур бурычлар йөкли. Ул сәүдәгәрләрнең уртак эш-максатларына тугры хезмәт итәргә тиеш. Менә монда, милләтен алмаштырган кешегә ышанырга буламы, соравы туа. Хәер, монда бер нәрсәне әйтеп узарга кирәктер. Сәетнең чын урыс булганлыгына шик зур, чөнки әнисе кечкенә чакта урыс патшасына коллыкка алынган була. Димәк, тамырларында аккан канның һич югы яртысы — татарныкы.

Сәет-Саньканың язмышы әйтерсең гел сынаулардан гына тора. Башта ул исәнлеге өчен үзен бурычлы санаган Шәһитнең сөйгәненә — Гөлйөземгә гашыйк була. Ярый әле аңа хыянәт итүдән Гөлйөзем үзе коткара, аксөяк Шәһитне кире кагып, Сәеткә кияүгә чыга.

Өйләнеп — диненә, татарлашып — теленә, тору урынын алмаштырып — туганнарына, сугышта корал алып, элекке Ватанына хыянәт итмиме, дигән сораулар бер-бер артлы тезелә генә. Әсәр атамасына ук салынган бу сораулар геройларны да куркуда, кысада тота. Әгәр без, Саньканың әнисе татар икәнлекне исәпкә алсак, Сәетнең ватаны татар җирендә дип табар идек тә, бар проблема берьюлы хәл ителер иде. Инде дә без Сәет урыс илендә белем алган, тәрбияләнгән, туганнарын калдырганны истә тотсак, чишелешкә юллар катлаулана төшә.

Санька-Сәет үзе дә тиз генә бер карарга килә алмый. Капма-каршы сугышкан ике як та аның өчен бик кадерле. Икесендә дә туганнары бар, ике илнең дә аның язмышында үз урыны күренә. Аның күзләре ачылуга Колшәриф ярдәм итә. Гаделлеккә хезмәт итү хыянәт түгел, әгәр син үз илләрен яклаган татарлар ягына бассаң, гадел булырсың, ди.

Сугышларның төрле милләттән оешкан гаиләләргә нинди зур фаҗига алып килүе бу әсәрдә бик ачык чагыла.

Хәтта аксакал белән киңәшмәсә дә, минемчә, Сәет, бер вакыт анык фикергә килеп, татарлар ягыннан изге көрәшкә күтәрелер иде, чөнки ул татар илендә бик сирәкләргә генә тәтегән дәрәҗәгә ирешә. Җитмәсә, сәүдәгәрләр биргән антка хыянәт итү — бик зур гөнаһ, аның җәзасы да каты. Сәүдәгәрләр үз араларына бик ышанычлы кешеләрне генә алалар да. Ә сәүдәгәр үз иле, халкы файдасына эшләргә, ил иминлеген ныгытырга тиешле.

Әсәрдән күренгәнчә, хыянәтнең дәрәҗәләре төрле. Шулар арасында иң зурысы — Туган илеңә хыянәт. Әлеге хыянәт аркасында Казан ханлыгы алына, күпме кеше гомере киселә. Флүс Латыйфи бу урында тарихи фактлар да куллана. Тарихта билгеле булган Камай Хөсәен углы, Казаннан качып, урыслар ягына чыга һәм дошманга Казан эчендәге чишмә юлы турында әйтә. Тегеләр исә чишмә турыннан диварны шартлаталар.

Романда реаль вакыйгалар һәм реаль шәхесләр тасвирланса да, язучы уйланма, әмма тормышта мөмкин булырлык образны үзәккә куя. Хыянәт, тугрылык кебек гомумтөшенчәләр ил, гаилә, туганнар, дин, мәхәббәт яссылыгында карала. Геройлар, зур вакыйгалар, шәхси фаҗигаләр аша уздырылып, шул төшенчәләргә мөнәсәбәттә сыналалар.

Казан ханлыгы алыну — ике милләтнең дә фаҗигасе, дигән бик тә тирән фикерләр әйтә әдип. Ул теләсә кайсы сугышның хезмәт кешесенә карата эшләнгән хыянәт икәнлеген күрсәтә.

«Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр

Сиксәненче-туксанынчы елларда Җәмит Рәхимов тарихи темага, географик атамалар килеп чыгышына бәйле мәкаләләр язган икән. Күрәсең, ул зур әдәби роман язуга бер хәзерлек булгандыр. 1994 елда «Батырша» исемле тарихи әсәр иҗат итүе әнә шул турыда сөйли.

«Батырша» романы соңгы елларда язылган тарихи романнар арасында үзенең фактик материалга байлыгы белән аерылып тора. Без алар белән «Тарих битләреннән мәгълүматлар» аркылы танышабыз. Әсәрдә документальлек әдәбилек белән чиратлаша. Бу күренеш шулай ук романны без яхшы белгән «Этил суы ака торур», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы» һәм башка романнардан үзенчәлеклерәк итә.

«Батырша» романы үзәк геройның дөньяда дөреслеккә ирешү юлында эшләгән эшләрен тасвирлый. Нәтиҗә ничек була соң? Беренчедән, ул хакыйкатьне тантана иттерә алмый. Икенчедән, ул икеләнүләрдән башлаган көрәш юлының чын юл икәнлегенә ышана.

Урыс идарәчеләренең башбаштаклыгыннан, иманын саткан мишәрләр, Казан татарлары һәм башкортларның халыкка зыянлы эшләреннән хәбәрдар, аның асылына төшенгән Батырша, изге дип уйлаган патшасына дөнья хәлләре барып җитмидер, дип белеп, бер-бер артлы хатлар күндерә. Тик нәтиҗәсе күренми. Бу әле хәтта ки чагыштырмача алдынгы карашлы Батыршаның да патшаның милли изү сәясәте башында торганлыгын аңламавын күрсәтә.

Әгәр таш ләхеттән кача алса, бәлки, Батырша тагын да акыллырак юллар, чаралар аркылы бәхеткә ирешү өчен көрәшер иде. Язучы тарихи фактларны үзгәртә алмый шул. Әнә шуңа күрә дә үзен гашыйк иткән героена да бәхет китерми. Ә бит, бер караганда, фаҗигале тәмамланган Батырша язмышы — милли үзаңы булмаганнар өчен менә дигән гыйбрәт. Әби патша, фетнәчеләр башлыгына җәза биреп, кешеләрдә куркыту тудырам, дип уйлагандыр, гыйбрәт таягының да ике башлы булуына игътибар итмәгәндер.

Ни өчен милли азатлык өчен көрәшне нәкъ менә Габдулла Гали улы Мәзгытдиннең (геройның чын исеме) оештыруына ачкыч экспозиция өлешендә бирелә. Габдулла — аюны җиңгән батыр йөрәкле егет, белемле кешеләрдә, атаклы мәдрәсәләрдә укыган, яңалыклардан хәбәрдар, аны тормышка ашыручы.

Инде килеп, ни өчен нәкъ менә шушы елларда милли азатлык хәрәкәте кабынган, соравын куярга мөмкин. Моңа романда җавап бар: шушы чорда царизмның колониаль изүе тагын да көчәя, киңрәк җәелә. Урал буена, Кама аръягына христианлаштырудан качып килгән татарларны шул ук хәлләр көтә. Типтәрләрне диннәреннән аерып кына калмыйлар, крепостнойлыкка да беркетә башлыйлар. Иң аянычы: бу эшләрдә татар морзасы Тәфкилев башлап йөри. Урыслар янында — христианга, татарлар арасында мөселманга салынып, андый тип кешеләр һаман саен матди хәлләрен ныгыта баралар.

Типтәрләр саны күзгә күренеп артканы Әби патшага да ишетелә. Ул аларның исәбен алырга, салымны арттырырга уйлый. Әнә шул хәлләр бу якларда төрле чуалышлар китереп чыгара да. Инде шулар нәтиҗәсендә ясак алынганнан соң да, гади кешенең хәле җиңеләер төсле күренми: тоз бәясе бик нык арттырыла. Табигать байлыгы, ил байлыгы булган тозны халык кыйбат бәядән сатып алырга теләми.

Уфага халык вәкиле булып киткән Габдулла инде урыс патшасына хезмәт иткән мишәрләрнең дә аның сәясәтеннән ризасызлыгын күрә. Халыкны берләштереп буласын аңлый. Укытуын шәкертләренә тапшырып, халык арасына аңлату эшләре алып барырга чыгып китә ул. Батыршаның кешеләрне корал коярга, көрәшкә күтәрелергә өндәп йөрүләре Әби патшага да барып ишетелә. Милли рухлы Батырша башы 500 сум дип бәяләнә, аны эзәрлекләү башлана. Халыкны көрәштән читкә җибәрү, үз ягына аудару өчен, аерым ташламалар да ясала: керәшеннәр өчен башкалар күтәргән ясак алына, мәчетләр рөхсәт ителә.

Әби патшага хәлләрне аңлатырга чыгып киткән Батырша, юлда вакытта мәчеткә кереп төн кунганда тотылып, куштаннар тарафыннан идарәчеләр кулына тапшырыла.

Бердәмлек булмау, халыкка үзен, юлбашчыларын саклый алырлык үзаң, көч җитмәү, сатлыкҗаннар аркасында милли азатлык хәрәкәте бастырыла. Әсәрнең төп фикере әнә шул. «Батырша» романы безне бәйсезлек өчен бүгенге хәрәкәттә дә бердәм булырга чакыра.

 Телгә алырлык китап

Татар әдәбияты яңа әсәрләр белән баетыла барса да, күңелгә үтеп керердәй күләмле роман һәм повестьлар сирәк языла. Соңгы елларда иҗат ителгәннәре арасында минем үземә 3. Хәкимнең «Гөнаһ» романы ошады.

Роман, нәрсә ул гөнаһ, кешене аңа нәрсә этәрә, кебек сорауларга җавап бирүдән башлана һәм ахырына кадәр шулай дәвам итә. Төп геройлардан булган Зәбир белән Фәез бер-берсенә бөтенләй ошамасалар да, бергәләп җинаять эшлиләр. Төптән уйлаучы Фәез Зәбирнең кибет басу турындагы тәкъдимен тиз генә кабул итми. Бу эш эшләнгәч тә, аны һәрвакыт курку хисе озатып йөри. Күрмәделәр микән, дигән уйда яшәве Фәезнең иҗтимагый фикер белән исәпләшүен дә күрсәтә. Гөнаһсыз кеше курыкмый. Эшнең гөнаһ икәнлеген белеп кылу — дини кануннар буенча икеләтә гөнаһ һәм ул кичерелми дә.

Кайберәүләр кайвакыт саклану максатында начарлык эшли. Бу очракта аның гөнаһының нигезендә башкаларныкы ята.

Кешечә яшәү мөмкинлеге булмау да адәм баласын әхлаксыз итә. Бер-берсенә әнә шундый фикерләр ялганып килә бу әсәрдә. Шушы үзара бәйлелек бигрәк тә Фәез язмышында ачык күренә. Гөнаһ өчен җәза көтү хисенә ия Фәез эшләгән әшәкелекнең сәбәбен бер-бер артлы, бик озаклап ача язучы, беррәттән башкаларныкы да аңлашыла бара. Геройда җәза көтү хисе торган саен көчлерәк булып күренүнең сере шундадыр кебек.

Фикер, хисләр үстерелеше динамик булса да, сюжет сузыла, кызыксызрак килеп чыга, хәрәкәт җитми кебек тоела.

Кыскача гына эчтәлекне шушылай бирергә мөмкин: наз күрмичә, туйганчы ашамыйча, акча тотмыйча, теләгән әйберләрен кимичә, балалар йортында үскән ике ятим бер көндә бөтен теләкләрен канәгатьләндермәкче һәм башкалар кебек яшәп китмәкче була. Кибет басалар алар, әмма хыяллары тормышка ашмый. Зәбир «сазлыкка бата», ә Фәез тормыш сазлыгын берүзе ерып чыга. Ул армия сафларына да алына, анда да төрле рәнҗетелү баскычларын уза, җитәкчеләрнең, үзеннән югарыдагыларның дошманы була, һәрвакыт тормыш кыйнавын үзе кылган гөнаһ белән бәйләп тынычлана. Ахыр чиктә, гөнаһ җәзасы мәңгелек, дигән фикергә килә. Җаны шуннан арына алмаган Фәез психик авыруга әйләнә.

Язучы финалда төп геройны Зәбир белән кабат очраштыра. Дусты батмаган, әмма Фәездән тагын да ныграк ерагайган булып чыга. Фәезнең нәтиҗәләре тагын да үзенчәлеклерәккә әйләнә. Гөнаһ — гамәл түгел, үзең кылган гамәлләргә мөнәсәбәтең, ди ул. Фәез менә эшләгән эшенең начарлык икәнлегенә төшенгән, Зәбир — юк. Шушы рухи үсеш Фәезне тагын да бәхетсезрәк итә. Аңлау гөнаһ кылганнан соң килә торган хис булганга, моны кичермәгән кеше гомер буе гөнаһ боҗрасында яшәячәк. Шуны аңлаган Фәез исә үз-үзенә түбәндәге җәзаларны сайлап ала:

— Армия вәхшилеге;

— үткәннәргә кайтып, хәтерен яңарту;

— тормыш төбенә киткәннәргә, үзенә авырлык китереп, ярдәм кулы сузу;

— дөреслекне сөйләп, газап китерү.

Фәез бәхетсезлегенең икенче сәбәбе — аның рухи ялгызлыгы. Тынычланып калу өчен бушанырга, хәлен сөйләргә кирәк, әмма аны хатынына кадәр тыңламый. Башкалар кешенең үз гөнаһларын тануын табигый санамый. Аптырагач, Фәез дөреслекне өлеш-өлешләп кенә бирә башлый. Кайвакыт, ышандыру өчен, бераз ялганга да төрә.

Фәез өчен икенче мөһим нәрсә — гаеп дәрәҗәсен ачыклау. Гадел хөкемдарга әйләнгән үзәк герой аңа бәрабәр җәза сайларга тиеш. Сузып җиткердеме ул дустына кулын, әллә юкмы? Бертуктаусыз бимазалаган әлеге сорауга җавапны төгәл белсә дә, героебыз әйтмидер генә шикелле. Хәер, югалып калган Фәез, кулын сузып җиткерсә дә, аны коткара алмас, үзе дә төпкә китәр иде. Ә аның сузып җиткергән итеп күрәсе килә, ахрысы. Алай булмаса, ул кеше җанын кыючыга әйләнәчәк, монысы инде — бөтенләй гафу ителмәслек гөнаһ.

Тәкъдир махсус рәвештә Фәезне җинаять белән бәйле кешеләр тирәсендә генә йөртә. Ул урынның исемен әйтә алмас хәлгә килсә дә, хәтерендәге вакыйгалар җетерәк төсләрдә терелә башлый.

Әсәр геройның сөйгәне, хатыны Нәркизә алдында бушану рәвешендә язылган. Кыйнауларга, әшәке сүзләргә түзгән хатын кеше җанының бушануын күтәрә алмый һәм ирен ташлап китә. Димәк, тән җәзасы белән чагыштырганда, җан җәзасы авыррак. Кеше җанына узган кеше ул җанда кала да алмый. Һәм Фәез икенче мәртәбәдә тормышын бик аз белгән Санияне иптәшкә сайларга карар кыла.

Гомер мәгънәсе нәрсәдә, дигән сорауга да җавап бирә роман. Ул бик кызыклы: гөнаһлыларны сазлыктан коткаруда. Моны үзәк герой әйтә. Урман сазлыгыннан котылган Зәбирне тормыш сазлыгыннан беркемнең дә коткара алмавы турында уйлап куясың.

«Гөнаһ» романы — әнә шул рәвешле сүтелгән фәлсәфә йомгагы, дип әйтергә мөмкин. Ул Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романына бик аваздаш. Төп герой Фәезнең үсеш-үзгөрешләре Раскольниковныкы белән тәңгәл. Алар икесе дә җинаятькә хәзерләнә, эшли, рухи чистарыну һәм җинаятьнең паразитларга каршы эшләнгәндә дә җинаять булып калуын аңлау этабын уза, аңа җәза көтеп яши. Җан диалектикасы гыйбарәсе белән атала торган рухи үзгәрешләрне чагылдыручы әсәрләр татар әдәбиятында җитәрлек, әмма кеше күңелендәге газапларны күрсәтү дәрәҗәсе белән алар «Гөнаһ»тан калыша шикелле. Әсәрне уку авыр, анда рухи күтәренкелек юк. Җинаятьче төп герой бертуктаусыз сөйләнүдә. Кайвакыт кабатлаулар артыгракка да китә шикелле. Сюжетта да ышандырмаслык җир бар. Зәбирнең «сазлыкка бату» күренеше кирәк булганга гына эшләнгән кебек. Кайвакыт геройның фикерләре артык бәреп әйтелә. Мин, үзем өчен ачкан шушындый җитешсезлекләре булуга карамастан, 3. Хәкимнең «Гөнаһ» романы, һичшиксез, соңгы елларның иң көчле әсәрләреннән дип саныйм.

 Татар әдәбиятында торгынлык елларына бәяләмә

Үзгәртеп кору еллары башлангач, йөрәктән курку киткәч, каләм ияләренә әзме-күпме ирек бирелгәч, киң сулыш алып куйган язучылар, тормыш-чынбарлыкка яңадан күзләре ачылгандай, үткәнне бөтенләй башкача бәяләп иҗат итәргә тотындылар. Әле кайчан гына ал да гөл кебек тасвирланган совет җәмгыяте әдәбиятта кара яклары белән калкып чыкты. Бигрәк тә роман, повестьлар, шул ук язучыларның, журналистларның публицистикасы аша узган чорлар белән танышкан гади укучы инде совет җәмгыятен кеше рухын буган, аны үзенең корбаны иткән бер тоталитар система итеп күзаллый башлады.

А. Гыйләҗевнең, М. Хәсәновның, И. Салаховның Сталин лагерьларын сурәтләгән романнары, М. Мәһдиев, Т. Галиуллин кебекләрнең автобиографик әсәрләре, башка язучылар иҗат иткән эреле-ваклы күпсанлы хикәяләр һәм башкалар...— һәммәсе торгынлык елларының кеше җанына ясаган яраларын ачып салдылар. Әдәбиятта, тоталитар режим вакытында кеше деградацияләнде, ягъни рухи җимерелде, дигән фикер ныклап урнашты.

Начар искегә яхшы яңа алмашка килмәде. Бу хәл бик күпләрне аптырашта калдырды. Рәсәй иле кайдан кая бара, кебегрәк сораулар рус әдәбиятында да еш яңгырый башлады. Бернинди яктылык күренми иде. Иҗатының соңгы еллары әнә шундый чорга туры килгән Әмирхан Еники, үзе яшәгән тулы бер гомерне диярлек кабат күздән кичереп, анализлап, «Кояш баер алдыннан» исемле публицистик әсәр иҗат итте.

Әдипнең «Соңгы китап» дип исемләнгән истәлекләр китабыннан аермалы буларак, монысы булып узган илкүләм вакыйгалар, күпләргә билгеле дәүләт эшлеклеләре, аерым шәхесләр турында сөйли иде.

«Кояш баер алдыннан» әдипнең соңгы көннәрендә яшьләргә, исән чордашларына, җитәкчеләребезгә һәм гомумән татар кешесенә хәер-фатиха кебек кенә аңлашылмый, барыннан да бигрәк әдип, мин нинди җәмгыятьтә яшәдем соң, аның кайсы этабы нәрсәсе белән яхшы, нәрсәсе белән яман иде, кебегрәк сораулар куя. Эшләгән эшләребез ялгыш булмадымы, татар милләтенең киләчәге бармы? Бүген туып килүче идеаллар дөресме? Без табынганнар идеал булырлык идеме... Сорауларны әнә шул рәвешле һаман да дәвам итәргә мөмкин.

Кояш чыга, бата. Менә шушы аралыкта кеше алга таба атлый һәм Бөек Акыл язган язмышның бер нәрсә тарафыннан да үзгәртелә алмаганлыгын аңлауга таба бара. Гомере ахырында изгелекнең үзе булдым дип уйлаган кеше дә шул фикергә килә.

Әдип катлаулы, гыйбрәтле, күпләргә аңлашылып та бетмәгән чорыбызга үзенчәлекле бәяләмәләр бирә. Һәр юл җандагы хәвеф хисен арттыра бара. Әйтерсең без бу чорларны яңадан кичәчәкбез, үз җаныбыз аркылы уздырачакбыз.

Ленин чоры Февраль инкыйлабы, «патша төшерү уеннары», сукбайларны төрмәдән коткару булып хәтерендә сакланган әдипнең.

Сталин хакимлек иткән еллар җиңү көнен бәйрәм иткән авылдашлары, юлбашчыны мавзолейга куюлар белән истә калган. Хрущев, Брежнев идарә иткән елларның да үз вакыйгалары бар. Без аларны бик үк тәфсилле тасвирлап тормыйча, Ә. Еники уздырган фикерләрне атап чыгу белән канәгатьләнербез.

Большевиклар империясе бер халыкка да үз теләге белән хөрлек бирми; империя хуҗалары булган русларга карата күп халыкта эчке нәфрәт яши.

«Рус коллыгы» белән бергә эчкечелек, ялкаулык, пычраклык, әрәмтамаклык килә.

Бөтен изелгән милләтләрнең иң зур хыялы — азатлык. Зур халыклар башкаларны танырга, кешегә санарга теләми. Татар кешесе бөтен милләтләргә шул милләт исеменнән хезмәт итә.

Кайберәүләрнең мәкерле сәясәте татар-башкорт мөнәсәбәтләрен соң чиккә китереп җиткерде.

Интернациональ дуслык дигәннән дә ялганрак дуслык булмады.

Илдә тулаем кризис. Түбәннән алып югарыга кадәр мафия идарә итә.

Бүгенгенең начар яклары, икътисади һәм башка киеренкелекләргә нигез Сталин елларында ук салынды. Фаҗиганең башы хәтта инкыйлабка гына да бәйле түгел. Бүленмәү, эштә, сүздә берлек булу, милли мәнфәгатьләрне кайгырту гына торгынлык елларында башланган башкалар тарафыннан йотылу куркынычын киметәчәк.

Торгынлык елларының иң начар ягы — киләчәктә булачак милләтара сугыш-низагларга җирлек хәзерләү.

Үткәннең уңышлары да юк түгел. Хәтта Брежнев идарә иткән еллар да, бүгенге чор белән чагыштырганда, уңайрак бәягә лаек.

Халык Брежневны ни өчен сагына? Үзе теләгәнчә үк яшәмәсә дә, хезмәт итә, бәйрәмнәр уздыра алган ул. Язучыларның китаплары чыгып торган. Коммунистлар да сан ягыннан нәкъ менә шул елларда артып киткән. Димәк, киләчәккә өмет тә зурайган. Шул ук вакытта нәкъ менә Брежнев чорында партиягә очраклы кешеләр кереп тулган. Адәм баласына иҗтимагый гаделлек, тигезлек кирәк булганлыгын аңлаган шовинистлар, беренче чиратта, аның матди тормышын кайгыртканнар, милли теләкләр канәгатьләндерелмәгән.

Торгынлык елларының җитешсезлекләреннән чыгып булырмы? Ул чор сабак биргәнме? Юк икән. «Менә инкыйразга (бетүгә) шома гына якынлашабыз»,— ди язучы. Ул аның булмавы өчен догалар кыла. Озын бер гомер яшәп, өметләрдән өметсезлеккә атлаган әдип үкенеч-кайгылар эчендә безнең белән хушлаша. Торгынлык елларында түбән тәгәрәгән кояш, әйтерсең яңадан чыкмаска дип, таулар артына төшеп китәчәк.



Предварительный просмотр:

(С1 биремен эшләү өчен әзерлек)

Бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу - шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Бу сочинениенең төп эчтәлеге -тексттагы мәгълүматны анализлау (эчтәлеген сөйләү түгел!).

Сочинение өч өлештән тора: кереш (тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак (нәтиҗә). Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, хата санала һәм балларны югалтуга китерә.

Сочинениене кереш-тезистан башларга кирәк. Ул - исбатланырга тиешле фикер. Сочинениенең күләме зур булмаганга, тезиста тексттан алынган өзекнең мәгънәсе кыскача, 1-2 җөмлә белән генә формалаштырыла. Җөмләләрне күбрәк тә кулланырга ярый, ләкин керешнең күләме төп өлешнең күләменнән азрак булырга тиешлеген онытмагыз.

Керешне язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата.
  • Текст «...» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә,   ... турында әйтелгән.
  • Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.
  • Бу өзектә автор ... турында сөйли.
  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ...

Минем фикеремчә, миңа качса кебек кереш сүзләрне куллану да урынлы, ләкин артык күп файдаланмагыз.

Кереш өлешенә мисаллар:

1)        Минемчә, Г.Бәгииров әсәреннән алынган өзектә бирелгән фикер кешеләрнең
табигатькә төрле мөнәсәбәтен чагылдыра.

2)        Камилнең әтисе үзенең фикерен: «Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга
өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә», дип тәмамлый. Минемчә, бу сүзләр
табигатькә булган мөнәсәбәтеңне яңача бәячәргә этәрә.

Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Сочинениенең бу өлешендә текстны сөйләп чыгудан, темага туры килмәгән мәгълүматларны язудан качарга кирәк. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Тексттан, бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрегез белән аңлатып язарга кирәк. Бу - эчтәлек сөйләп чыгу гына түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау икәнен онытмагыз.

Төп өлештә ике дәлил булырга тиеш, һәм һәр дәлилне берәр мисал белән расларга кирәк. Мисаллар икедән дә ким булмаска, бирелгән текстка карарга, төрле дәлилләрне расларга, һәр мисал бирелгән дәлилгә туры килергә тиеш. Дәлилгә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин. 1) Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк. 2) Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк. 3) Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу - җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул. Мисалларны формалаштырганда, түбәндәге сүзләр тезмәсен файдаланырга ярый:

  • Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик.
  • Бирелгән дәлилне текстның ... җөмләсендәге мисач белән расларга мөмкин.
  • Бу нәтиҗәнең дөреслеген ... җөмлә мисашнда расларга мөмкин.
  • Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы ... җөмләдән мисал китерәм.
  • ... җөмлә ... турындагы фикерне раслый.

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бәйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

Кайбер йомгак үрнәкләрен карап үтик:

  1. Шулай итеп, Г.Бәширов табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза.
  2. Димәк, текстның авторы дуслыкта ышаныч һәм бер-береңне аңлау мөһимлегенә ышандыра. Дуслар белән ихлас булырга өнди.

Сочинениене язганда, текстны абзацларга бүлү бик мөһим. Абзацлар өчтән дә ким була алмый: 1 иче абзац - тезис, 2 нче абзац - дәлилләр һәм мисаллар, 3 иче абзац - нәтиҗә. Төп өлештә абзацлар бердән артык булырга мөмкин.

Сочинение язуга ярдәмлек

I. Кереш өлеше.

• Бу текстта авторның (автор конкрет күрстелә) әсәреннән (мөмкин булса, әсәр исеме дә күрсәтелә) алынган өзек бирелгән.

• Текстта сүз нәрсә турында бара, нинди тема яктыртылган?

• Берничә җөмлә белән текстка аңлатма бирелә. (Бу тема аша авторнәрсә әйтергә теләгән, теманы ачу өчен нинди алымнардан файдаланган?)

II. Төп өлеш.

1. Проблеманы  күрсәтү.

Бу тема белән бәйле рәвештә автор иң актуаль проблемарның берсен (берничә проблема күтәрелгән булырга мөмкин: сугыш, гаилә, мәхәббәт, табигатьне саклау һ. б.) күтәреп чыга.

2. Проблема төрле яклап ачыла: бу проблеманы яктыртып, автор, беренче чиратта, аның әһәмиятенә басым ясый (һәр фикереңне дәлиллисең), кешелек тормышында нинди урын алып торуына ишарә итә. Минем уйлавымча, автор бу проблеманы тиешенчә яктырта, аңлата алган (дәлиллисең, аргументлар китерәсең). Моның өчен ул төрле сурәтләү чараларын (метафора, символлар, чагыштырулар, аллегория һ. б.) кулланган. (Мисаллар белән ныгытасың.)

3. Автор позициясенә аңлатма бирү:

• Автор позициясе. Аның әйтергә теләгән фикереннән төп позициясе дә ачык чагыла. (Мәсәлән, гаилә проблемасы мисалында аңлатыйк.) Автор гаиләнең җәмгыять чылбырында әһәмиятле урын алып торуына басым ясый. Гаилә генә балага тиешле тәрбия бирә ала. Гармоник тәрбиянең нигезендә дә гаилә тора. Гаилә ныклы булганда, җан тынычлыгы да була. Күңелле тормыш, бәхетле балачак, нәтиҗәле хезмәт, бер-береңә хөрмәт – гармонияле гаиләнең чын атрибутлары әнә шулар. Автор фикеренчә, гаилә бәхетен татымаган кеше чын бәхеткә ирешә алмый.

• Автор фикере белән килешү. Аның фикере белән килешмичә булмый, чөнки... (тезислап, үз дәлилләреңне китерәсең.)

• Әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар китерелә. (Фактик хаталар җибәрергә ярамый, мисаллар бу темага туры килергә тиеш.)

• Тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләү. (Мисаллар ачык итеп, конкрет дәлилләү өчен кирәк.)

III. Йомгаклау.

Тексттан күренгәнчә, автор бу теманы уңышлы сайлаган. Авторның әдәби теле матур, җыйнак һәм бай, сурәтләү чараларыннан иркен кулланган. Ул тормышның иң әһәмиятле проблемаларын кузгатып, укучылар игътибарын җәлеп итә алган.

- See more at: http://tarkhanova.ru/node/317#sthash.2K3ZhpzT.dpuf



Предварительный просмотр:

Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсихәтләр һәммәсе, вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе − бер тәрбиядер, шул җәһәттән "Тәрбия китабы" дип ат бирдек.

БЕРЕНЧЕ ТӘРБИЯ


Бер хәким балаларга шуйлә нәсихәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсихәтне ишетегез — һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш — сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: я угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр — бер агым судыр, вә ышанычлы дәүләтдер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә, кайгы юк. Имде, әй угыл, бу урында максуд бер хикаять түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».

ИКЕНЧЕ ТӘРБИЯ


Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган»,— диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит»,— диде. Бу дәхи сиңа бер тәрбиядер. Әй угыл, һәрбер хикәяттән бер мәгънә фәһем иткәйсән ки, аңсыздан, берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә оялыр..

ӨЧЕНЧЕ ТӘРБИЯ


Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе — зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәтле бала иде. Әйтте: «Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? Һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә»,— диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлештеләр вә тәхсин кыйлыштылар... Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмайдыр.

БИШЕНЧЕ ТӘРБИЯ


1Локман хәкимнән сорадылар: «Син хикмәтне кемнән үгрәндең?» — диделәр. Әйтте: «Күзсез кешеләрдән үгрәндем, чөнки алар аяк басасы урынны күрмәенчә аяк басалар»,— диде... Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: «Күзсезләр, аяк басасы урынны күрмәенчә, я абыналар, яки төртеләләр, яки екылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар — сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр, вә ахырын уйлап сөйләшмәйләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым»,— диде.

АЛТЫНЧЫ ТӘРБИЯ


Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбия кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын»,— диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала, һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне диванә кыйлды»,— диде...

ҖИДЕНЧЕ ТӘРБИЯ


Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк, имеш. Вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып еглап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, еглаудан һәнүз туктамай. Падишаһ дәхи хафа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять сабыр итәр»,— диде. Падишаһ әйтте: «Белгәнеңне эшлә»,— диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ моны бик тәхсин кыйлып, хәкимгә әйтте: «Я хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк, вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк, имеш»,— диде. Монда сиңа тәрбия шулдыр, әй угыл, шулай ук адәм Гафиятнең вә сәламәтлекнең кадерен бер михнәткә дучар булгач беләдер.

СИГЕЗЕНЧЕ ТӘРБИЯ


Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты, вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсихәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер, вә бер мәслихәт өчен хәзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер»,— диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде... «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк»,— диде. Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.

ТУГЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ


Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере — үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең»,— диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көчең белән тереклек кыйлмайсән? Таки хезмәт хурлыкыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хәкимнәр әйткәннәрдер ки, үз икмәгеңне ашап өйеңдә утыруың, кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыкракдыр...» Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәкдер.

УНЫНЧЫ ТӘРБИЯ


Нуширван падишаһ сараенда бер груһ хәкимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр һәм бар иде. Әмма ул һич сүз дәшмәенчә сөкүт кыйлып утырыр иде. Әйттеләр: «Я, Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән»,— диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр — табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растдыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юкдыр»,— диде. Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки, хәкимнәр булып хәкимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк — начар холыкдыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада сүзгә катышкайсән.



Предварительный просмотр:

Дөрес язу кагыйдәләре

1. Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә ...), шундый кушымча ялгана. 
Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр. 
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла. 
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7.
Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә: ямь, сәгать,  табигать

8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә: руль, нефть
9.
Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла. Көньяк, берьяклы

10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, 
ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39. 
Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки 
гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б. сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61. 
Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче 
әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67. 
Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68. 
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар. 
69. 
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән 
һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75. 
Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр 
бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84. 
Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85. 
Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95. 
секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә - секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96. 
завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97. 
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98. 
Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99. 
җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100. 
Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар:кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы 
в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102. 
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103. 
Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104. 
-лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан 
[ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: 
яшел - яшькелт, сары - саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары 
-лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла: 
5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый: 
XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: 
Г.Исхакый 1878 - 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: 
§12 - уникенче параграф, IV бүлек - дүртенче бүлек, 15 нче бүлек - унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган 
өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117. 
Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118. 
Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119. 
ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120. 
-мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.



Предварительный просмотр:

Абстракт мәгънә

Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә.

Аваз ияртеме – ияртемнәрнең  бер төре.

Кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга, төсләргә охшатып ясалган сүзләр: лач-лоч, мыгыр-мыгыр, мияу-мияу, келт-келт, шалтор-шолтыр, тыз-быз һ.б. Аларның лексик эчтәлеге бар, исемнәр һәм фигыльләр белән синтаксик бәйләнешкә керә, ярдәмче фигыльләр белән бергә җөмләдә хәбәр булып килә, фигыль ясауда катнаша. Образ  ияртемнәре: җем-җем, ялт-йолт

Аваз үзгәрешләре

  1. Комбинатор үзгәрешләр:
  1. Аккомадация - янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары.
  2. Ассимиляция – тартык авазларның  охшашлануы:

Ирен асссимиляциясе: унбер, төнбоек

Борын ас-се: көннәр, комнар, таңнар

Кече тел ас-се: борынгы,  салынкы,

Тел арты ас-се:  иртәнге,  төнге

Яңгыраулыкта-саңгыраулыкта  охшашлану: таш-та,  боз-да

Диссимиляция - авазларның охшашсызлануы:  колидол.

Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:

  1. Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу: ансат-асат. 
  2. Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну: абзар- азбар
  3. Элизия – ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала).
  4. Апокопия – ике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы.
  5. Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу: Гайшә Шәриповна – Гайшәриповна...
  6. Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру:  цыган - чегән
  7. Синкопия – тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы.

  1. Позицион үзгәрешләр:
  1. Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү.
  2. Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү.
  3. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе.

Авазларның чиратлашуы

Бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе. Төрләре:

- фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу;

- тарихи чиратлашу.

Аергыч

Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк. Төрләре:

  1. Тиңдәш аергыч.
  2. Тиңдәш түгел аергыч.

Аерымлану

Иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту.

Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары/нигезләре:

  1. Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.
  2. Җөмләнең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш.
  3. Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасында мәгънә мөнәсәбәтләре искә алына. Тыныш билгесен кую, иярчен кисәкләрне аерымлау аларның төренә бәйле. Ярым хәбәрлеккә ия булган аергыч, тәмамлык, урын хәле, ияртүче сүздән читтә торса да, тыныш билгесе ярдәмендә аерымланмый.
  4. Җөмләнең эчтәлеген саклау, ике төрле аңлауга юл калдырмау. Мәгънәгә зарар килмәсен өчен, алдагы өч нигез сакланса да, аерымлану кагыйдәсеннән читләшү булырга мөмкин.

Актив лексика

Телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр.

Алмашлык

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар.

Төркемчәләре:

  1. Зат алмашлыгы. 2.Күрсәтү алмашлыгы. 3.Билгеләү алмашлыгы. 4.Сорау алмашлыгы.5.Юклык алмашлыгы. 6.Билгесезлек алмашлыгы. 7.Тартым алмашлыгы.

Алфавит / әлифба

Язуда кулланыла торган хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелгән җыелмасы. Татар алфавитында 38 хәреф бар. 12се – сузык аваз хәрефләре, 24е – тартык аваз хәрефләре. Калынлык һәм аеру билгесе (ъ), нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) аваз белдерми. Татар алфавиты: а, ә, б, в, г, д, е (ё), ж, җ, з, и, й, к, л, м, н, ң, о, ө, п, р, с, т, у, ү, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ, ъ, ы, ь, э, ю, я.

Алынма сүз

Халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.

Гарәп алынмаларының күрсәткечләре:

1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала: әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б.;

2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар: әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими;

3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах;

4) Өч тартык килү юлы белән ясала:

а) җ м г: җәмәгать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;

ә) р х м: рәхмәт, рәхим, мәрхәмәт;

б) х р м: хәрәм, мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;

в) к д р: кадер, кадәр, микъдар, кадыйр;

г) г л м: гыйлем, галәм, галим;

д) х к м: хаким, хөкүмәт, хикмәт, хөкем;

е) к т п: китап, котып, сәркатип. 

5) кайберләре сингармонизм законына буйсынмый.

Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре: ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.

Фарсы алынмаларының күрсәткечләре:

  1. ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);
  2. –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала: сәүдәгәр, хезмәткәр; хәбәрдар, дустанә;
  3. стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;
  4. на-, би- кушылып ясала: нахак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); бихисап (бик күп, хисапсыз), биниһая (бик зур);
  5. күбесе сингармонизм законына буйсынмый.

Фарсы сүзләре: абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе (җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.

Антитеза

Күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура

Антоним

Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр.

Мәгънәләренә карап:

  1. әйбер-күренешәләрнең сыйфатын белдерә торган;
  2. вакыт төшенчәсен белдерә торган;
  3. процессларны каршы куя торган;
  4. әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган.

Бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап:

  • тел антонимнары;
  • контекстуаль антонимнар.

Антропонимика  Ономастиканың кеше исемнәре, ата исеме, кушамат, псевдонимнарның килеп чыгышын, төзелешен, ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган бер тармагы.

Аныклагыч

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк.

Арго

Бердәй профессия, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.

Үзенчәлекләре:

  • тар даирәдә генә кулланыла;
  • ясалма була:
  • сөйләү объектын яшерү максатында кулланыла;
  • сөйләм теле чаралары киң кулланыла.

Афоризм

Кыска, үткен, тапкыр телле, гомумиләштергән мәгънәгә ия әйтем.

Аффикс

Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфема, кушымча

Аффиксация

Кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү.

Әйтем

Эчтәлегенә үгет-нәсыйхәт салынган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир.

Басым

  1. Фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе).
  2. Логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).
  3. Сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы):

-  экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора;

-  микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора;

-  музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.

Бәйлек

Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.

  1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һ.б.
  2. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле һ.б.

Искәрмә: кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре ике төркемчәгә дә карыйлар.

  1. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек һ.б.

Бәйлек сүзләр

Урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр: ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп һ.б.

Бермәгънәлелек / моносемантик сүзләр

Сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булу сәләте.

Билингвизм Билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире.

Варваризм

Чыганак телдәге бөтен үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзе. Еш кына чыганак тел хәрефләре белән дә биреләләр: ok.

Вульгаризм

Әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика.

Гади сөйләм теле

Әдәби тел нормаларына буйсынмаган, сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирүче, башлыча тупас, төксе формада кулланыла торган сүзләр, формалар.

Гидроним - барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык, чишмә һ.б.) атамасы.

Гомумхалык лексикасы

Әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган, кулланылышында иҗтимагый һәм территориаль чикләр булмаган сүзләр.

Диалект

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралаган төре.

  1. Урта диалект:

- тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);

- казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);

- минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);

- бөре сөйләше (Башкортстанда);

- нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);

- бәрәңге сөйләше (Марий Элда);

- гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);

- камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);

- абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);

- касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);

- ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);

- эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- златоуст сөйләше (Башкортстанда);

- каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә).

  1. Көнчыгыш диалект / көнбатыш себер татарлары диалекты.
  1. Тубыл-иртыш төркеме:
  • төмән сөйләше;
  • тубыл сөйләше;
  • саз ягы сөйләше;
  • тәвриз сөйләше;
  • тара сөйләше.
  1. Бараба төркеме.
  2. Том (Томск) төркеме:
  • калмак сөйләше;
  • юеште-чат сөйләше.
  1. Көнбатыш диалекты / мишәр диалекты:
  • сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә);
  • чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә);
  • чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
  • мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • темников (Төмән) сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
  • ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышында);
  • кузнецк сөйләше (Пенза, Сарытау, Волгоград өлкәләрендә);
  • байкибаш сөйләше (Башкортстанда);
  • шарлык сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
  • эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).

Диалектизм

Билгеле бер территориядә генә таралган, әдәби телдә кулланылмый торган тел үзенчәлекләре.

Диалектология

Тел белеменең җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Дифтонг

Дифтонг- ике сузык авазның бер иҗектә килүе.

Чын дифтонглар инглиз, алман телләренә, ә  ялган дифтонглар татар һәм рус телләренә хас.

Сузык аваз белән [й] яки [w] тартыкларының кушылмаларын ялган дифтонг дип атыйлар. Ике төре бар: күтәрелмә (башта ярымсузык [й] яки [w] тартык авазы килә: йа, йу, wа һ.б.);

төшерелмә  (башта сузык аваз килә: ай, әй, әw

Жаргон / сленг / гәп сүзе

Бер үк профессия, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр. Нинди иҗтимагый катламда кулланылуга карап:

  1. Киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган жаргон.
  2. Тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык ук итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон.

Җөмлә - сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге.

Җөмләләрне төркемләү

  1. Грамматик яктан таркала алу-алмавына карап:
  1. грамматик таркала торган җөмлә;
  2. грамматик таркалмый торган җөмлә.
  1. Әйтү максаты ягыннан:
  1. Хикәя;
  2. Сорау;
  3. боерык (өндәү);
  4. тойгылы.
  1. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә:
  1. раслау җөмлә;
  2. инкяр җөмлә.
  1. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап:
  1. җыйнак;
  2. җәенке.
  1. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап:
  1. Бер составлы:

- фигыль җөмлә (билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә, гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә, үтәүчесез фигыль җөмлә);

- исем җөмлә (атау җөмлә, сүз җөмлә).

  1. Ике составлы.
  1. Хәбәрлекнең санына карап:
  1. гади;
  2. кушма.
  1. Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап:
  1. тулы;
  2. ким.

Димәк, һәр җөмләнең 7 билгесен күрсәтеп була. Җөмләнең баш кисәкләре: ия, хәбәр. Иярчен кисәкләре: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр.

Җөмләдә сүз тәртибе

  1. Сүзләрнең туры/уңай тәртибе.
  2. Сүзләрнең кире тәртибе – инверсия.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

  1. Тезүле бәйләнеш.

Сүзләр үзара тигез хокуклы, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта урыннарын алыштырып була, бер сүзгә карата охшаш мәгънәдә торалар. (тиңдәш кисәклр  арасында гына була)

Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар:

  • тезү, санау, каршы кую интонациясе;
  • тезүче теркәгечләр.
  1. Ияртүле бәйләнеш.

Сүзләр берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, ягъни җөмләдә иярүче һәм ияртүче сүз була. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин:

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Чаралары:   - хәбәрлек кушымчалары;

  • зат һәм сан кушымчалары;
  • сүз тәртибе;
  • интонация;
  • -ныкы/-неке кушымчасы;
  • чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килеше кушымчалары;
  • кайбер бәйлекләр.

Һәрберсе янында хәбәр итү интонациясе катнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәт җирлегендә җөмлә барлыкка килә.

  1. Ачыклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • сүз тәртибе;
  • сүзләрне кабатлау;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • мәнәсәбәтле сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • сүзнең лексик мәгънәсе;
  • фраза басымы.

Ачыклаулы мөнәсәбәт җирлегендә сүзтезмә барлыкка килә.

  1. Аныклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • аныклау интонациясе (көттерү паузасы);
  • аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр.

Аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә җөмләдә аныклагыч оеша.

Зоонимика

Ономастиканың хайван, кош-корт кушаматларын өйрәнә торган тармагы.

Идиома – фразеологизмның бер төре.

Сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә.

Төрләре: 1. Әйтем. 2.Мәкаль.  3. Әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр.

  1. Фигыль + фигыль калыбындагы идиома. 5. Аналитик идиома. 6. Мөстәкыйль сүз + ярдәмлек сүз калыбындагы идиома. 7. Ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар.
  1. Лексик-гармматик идиома. 9. Кинетик идиома.  10. Термин идиома.11. Канатлы әйтелмә.
  1. Образсыз идиома.

Иҗек -  әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.

Иҗек калыплары:

  1. С               2.СТ        3.СТТ          4.ТСТ         5.ТСТТ          6.ТС

Биредә С – сузык авазны, Т тартык авазны аңлата.

Төрләре:       - ачык иҗек - сузыкка беткән иҗек;          - ябык иҗек - тартыкка беткән иҗек.

Интонация - сөйләмдә тавышның хәрәкәте: күтәрелүе, төшүе, көчәюе, әкренәюе, сузыбрак әйтелүе, паузалар ясалу.

Компонентлары:пауза;  логик басым; фраза басымы; тойгы басымы; сөйләм көе.

Төрләре:

  • тулы;         күтәрелүче;              төшүче;             катнаш.

Көенә карап:

  • хәбәр итү интонациясе;        санау интонациясе;   каршылык интонациясе;

көттерү интонациясе;         аныклау интонациясе.

 

Исем

Предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.

  1. Ялгызлык исем (бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем).
  2. Уртаклык исем (бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атаучы исем).

Искергән сүзләр

Актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр.

  1. Тарихи сүзләр – кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет һәм күренеш атамалары.
  2. Архаизмнар – предмет һәм күренешләрнең искергән атамалары.

Ия

Җөмләдә баш килеш мәгънәсендәге сүз белән бирелеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча, хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш кисәк. Төрләре:

  • гади ия;
  • тезмә ия.

Каламбур

Стилистик максатларда аваздаш сүзләрне бергә куллану.

Калька

Чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.

Канатлы сүз

  1. Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм.
  2. Гомумкулланылышка кергән үткен, тапкыр сүз яки фраза.

Кереш сүз

Җөмләнең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерүче модаль кисәге.

Килеш

  1. Баш килеш (кем? нәрсә?)
  2. Иялек килеш (кемнең? нәрсәнең?)
  3. Юнәлеш килеш (кемгә? нәрсәгә? кая?)
  4. Төшем килеш (кемне? нәрсәне?)
  5. Чыгыш килеш (кемнән? нәрсәдән? кайдан?)
  6. Урын-вакыт килеше (кемдә? нәрсәдә? кайда?)

Кыек килешләр – кушымчалы килешләр (баш килештән кала барысы да).

Кисәкчә

Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме. Мәгънәви төркемчәләре:

  1. Көчәйткечләр: иң, чалт, чатнама, дөм, нәкъ, шыр, өр-, хәтта, соң, ямь-, кып-, сап-, һ.б.
  2. Чикләүчеләр: гына/генә, кына/кенә.
  3. Сорауны белдерүчеләр: -мы/-ме, -мыни/-мени.
  4. Якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр: да/дә, та/тә, ук/үк.
  5. Раслаучы, ныгытучылар: бит, ич, ла/лә, лабаса/ләбаса.
  6. Билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр: әллә, -дыр/-дер, -тыр/-тер.
  7. Үтенү, теләкне белдерүчеләр: -чы/-че, -сана/-сәнә, әле, инде.
  8. Инкарь итүне, юклыкны белдерүчеләр: һич, түгел.

Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән: да/дә, та/тә.

Конкрет мәгънә

Әйбер, күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап була торган, сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган сүзләр белдергән мәгънә.

Контекст

Анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагментлары, өлеше.

Космоним

Барлык төр күк җисемнәре атамалары.

Көнкүреш сүзләре

Көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары.

Кушма җөмлә

Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә.

Төркемләү:

  1. Аерым җөмләләре нинди чаралар белән бер-берсенә бәйләнүенә карап:
  1. тезмә кушма җөмлә - үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә.
  • Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
  1. Иярченле кушма җөмлә - бер җөмләнең икенчесенә ияреп килүе белән оешкан җөмлә.

Бәйләүче чараларының төренә карап:

  • аналитик;
  • синтетик.

Мәгънәсенә карап:

  • иярчен ия;
  • иярчен хәбәр;
  • иярчен тәмамлык;
  • иярчен хәл (иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире);
  • иярчен аныклагыч;
  • керешмә җөмләләр.
  1. Катлаулы кушма җөмлә:
  • күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;
  • күп иярченле катлаулы кушма җөмлә (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә);
  • катнаш кушма җөмлә.

Лексик мәгънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге.

Лексика

Телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы.

Лексикография

Тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы.

Лексикология

Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

Макротопоним

Кулланылыш даирәсе ягыннан киң катлауга билгеле зур географик объект атамасы.

Метафора

Бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү.

Метонимия

Ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп.

Микротопоним

Зур булмаган географик объектларның чикле территориядә таралган атамалары.

Модаль сүзләр

Җөмләдә кереш сүз вазифасында йөрүче сүзләр: әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән һ.б. Алар фикер чыганагын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә. Җөмлә кисәге булмый. Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килә, әмма һәр кереш сүз модаль сүз була алмый.

Морфема

Сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге.

Нейтраль лексика

Аерым бер стильгә беркетелмәгән, төрле стильләрдә синонимнары булган, стилистик бизәкләрдән азат сүзләр.

Неологизм

Мәгънәсе яки сүз үзе аерым бер чорда яңа саналган пассив сүзлек составының бер берәмлеге.

Төрләре:

  1. лексик неологизм;
  2. лексик-семантик неологизм;
  3. лексик-грамматик неологизм;
  4. окказионализм.

Ойконим

Барлык төр торак атамаларын белдерү өчен кулланыла торган топонимның бер төре.

Оксюморон

Антономик мөнәсәбәткә корылган стилистик чара; мәгънәләре белән логик каршылыклы сүзләрнең ярашып, бер сүз тезмәсе хасил итүе.

Омоним

Бертөрле язылыш, әйтелеш, гамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Төрләре:

  1. Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр.
  2. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.
  3. Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр.
  4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр.

Ономастика

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Ороним

Ландшафт, рельеф атамалары.

Орфоэпия

Нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы.

Орфография

Телдәге сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләр системасы.

Орфографик принциплар:

  1. Фонетик принцип – сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп бару.
  2. Морфологик принцип – морфемаларның бөтенлеген саклап язу.
  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу.
  4. График принцип – рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне чыганак телдәгечә язу.
  5. Экономия принцибы.

Дифференцияләнгән язылыш - омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кулланыла (байрак (знамя) – баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), өч аяк – өчаяк (болай язмасак, мәгънә бутала)).

Пароним Яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр.

Пассив лексика / пассив сүзләр

Көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә урнашырга өлгермәгән сүзләр (искергән сүзләр, неологизмнар).

Полисемия

Сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы.

Профессиональ лексика / һөнәри лексика

Билгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм экспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы.

Рәвеш

Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме. Төрләнми. Күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Сыйфат яки рәвешне ачыклап килергә мөмкин. Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Төркемчәләре:

  1. саф рәвешләр;
  2. күләм-чама рәвешләре;
  3. охшату-чагыштыру рәвешләре;
  4. вакыт рәвешләре;
  5. урын рәвешләре;
  6. сәбәп-максат рәвешләре.

Сан

Әйбернең санын, исәбен, микъдарын белдерә торган сүзләр. Ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булып килә. Җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.

Сан төркемчәләре:

  1. микъдар саны;
  2. тәртип саны;
  3. бүлем саны:
  4. чама саны:
  5. җыю саны.

Семантика

  1. Мәгънә.
  2. Телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.

Семасиология

Сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.

Сингармонизм / сузыклар гармониясе

Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.

  1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
  2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о],  [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.

Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:

  • кушма сүзләрдә;
  • алынма сүзләрдә;
  • кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә;
  • -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.

Синекдоха

Сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү.

Синонимнар

Мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр.

Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме.

Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.

Синонимнарның төрләре:

  1. идеографик синонимнар;
  2. стилистик синонимнар;
  3. эмоциональ-экспрессив синонимнар;
  4. абсолют синонимнар.

Синтагма

Сөйләмнең интонацион-мәгънәви буыны.

Стиль

Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.

Сузык авазлар

Телнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:

  1. түбән күтәрелешле: [а, ә];
  2. урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э, о];
  3. югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]

Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:

  1. алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары
  2. арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.

Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:

иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э]

Сүз төркемнәре

Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.

Телебездә барлыгы 13 сүз төркеме бар.

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (чынбарлыкта булган әйберләрнең, күренешләрнең безнең аңда булган төшенчәләрен белдерүче сүзләр):
  1. исем;
  2. сыйфат;
  3. рәвеш;
  4. сан;
  5. алмашлык;
  6. фигыль;
  7. аваз ияртемнәре.
  8. Хәбәрлек сүзләр.

  1. Бәйләгеч сүз төркемнәре (сөйләмдә мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче сүзләр):
  1. бәйлек;
  2. теркәгеч.
  1. Модаль сүз төркемнәре (сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр):
  1. модаль сүз;
  2. ымлык;
  3. кисәкчә.

Сүз ясалыш ысуллары

  1. Морфологик юл – сүзгә кушымчалар ялгап яңа сүз ясау: эшче – кушымчалау    ысулы
  2. Синтаксик юл – аерым сүзләрнең ниндидер бер бәйләнешләре нигезендә яңа сүз ясалу: ата-ана, тимер юл, төнбоек – сүзләрне кушу   ысулы
  3. Морфологик-синтаксик юл  язучы, бата, киләчәк  - конверсия ысулы  / бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү
  4. Лексик-семантик юл – сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнеп яңа сүз ясалу: йомгак, төлке (җанвар һәм  хәйләкәр кеше), -  яңа мәгънә өстәү
  5. Фонетик юл – аерым авазлары, я басымы үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясалу: басма-басма, чачак-чәчәк,  хәзер-әзер.
  6. Абревиация – Сүзләрне кыскарту  

Сүзлекләр

  1. Энциклопедик / күпкырлы.
  1. Универсаль.
  2. Махсус.
  1. Филологик .
  1. Тәрҗемәи сүзлекләр.
  2. Бер тел сүзлекләре:
  1. аңлатмалы сүзлекләр;
  2. алынмалар сүзлеге;
  3. синонимнар сүзлеге;
  4. этимологик сүзлек;
  5. диалектологик сүзлек;
  6. фразеологик сүзлек;
  7. орфографик сүзлек;
  8. терминнар сүзлеге;
  9. ономастик сүзлек.

Сүзтезмә

Мөстәкыйль мәгънәле кимендә ике сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, билгеле бер төшенчәне белдерүе.

Компонентлары арасындагы бәйләнешләрнең тотрыклылыгына карап:

  • ирекле сүзтезмә;
  • фразеологик сүзтезмә була.

Төзелеш буенча:

  1. Гади сүзтезмә (ике мөстәкыйль сүз катнашкан сүзтезмә).
  2. Катлаулы сүзтезмә (икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә).

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап:

фигыль сүзтезмә;   исем сүзтезмә;   сыйфат сүзтезмә;  сан сүзтезмә; алмашлык сүзтезмә;  рәвеш сүзтезмә;  хәбәрлек сүзле сүзтезмә.

Сүзтезмә составындагы сүзләрне бәйләүче чаралар:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • кабатлаулар.

Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме. Исемне ачыклап килә, сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә. Белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап икегә бүленә:

  1. Асыл сыйфат предметның төп билгесе белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклый: кызыл, биек, озын.
  2. Нисби сыйфат бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы, әдәби, сәяси.

Предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын белдерүенә карап:

  1. гади дәрәҗә;
  2. чагыштыру дәрәҗәсе;
  3. артыклык дәрәҗәсе;
  4. кимлек дәрәҗәсе.

Тарихи сүз

Кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет-күренешләрнең атамалары: патша, чабата....

Тартык авазлар

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

  1. Ясалу урыннары буенча:

- ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м];

- ирен-теш: [в, ф];

- тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р];

- тел уртасы: [й];

- тел арты: [к, г];

- кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х];

- бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ];

- фарингаль (йоткылык): [һ].

  1. Ясалу ысулы буенча:

- йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, (һәмзә)];

- ярым йомык [м, н, л, ң];

- өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ];

- калтыраулы [р].

3. Артикуляцион яктан:

- борын тартыклары: [м, н, ң];

- авыз тартыклары: калган 25 се.

 4. Акустик яктан:

- сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w]; (РАМАЙНЫҢ АВЫЛЫ)

- шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.

Тартым

Исемнәрнең, махсус кушымчалар ярдәмендә, предметның сөйләүчегә, затның башка предметка, затка караганын белдерүче грамматик категория.

  1. I зат берлектәге тартым.
  2. II зат берлектәге тартым.
  3. III зат берлектәге тартым.
  4. I зат күплектәге тартым.
  5. II зат күплектәге тартым.
  6. III зат күплектәге тартым.

Тартым төшенчәсе 4 төрле юл белән белдерелә ала:

- тартым кушымчалары ярдәмендә;

- зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары ярдәмендә;

- зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары яки исемнәр ярдәмендә;

- -ныкы, -неке кушымчалы сүз ярдәмендә.

Тәмамлык

Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге.

Төрләре:

  1. туры тәмамлык;
  2. кыек тәмамлык.

Текст

Сөйләмнең мәгънәви, логик, коммуникатив, структур-грамматик, интонацион яктан оешкан иң зур берәмлеге.

Өлешләре:

  • башлам өлеше;
  • төп өлеш;
  • бетем/йомгаклау өлеше.

Теркәгеч

Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

  1. Тезүче теркәгечләр:
  • җыючы - һәм, да/дә, та/тә, вә, янә, тагы(н), ни...ни;
  • каршы куючы – ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә, исә, мәгәр, бары;
  • бүлүче – я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.
  1. Ияртүче теркәгечләр: чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.

Термин

Төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган бер мәгънәле сүз яисә сүзтезмә.

Терминология

Аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы.

Топоним

Ономастиканың географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш даирәсен өйрәнә торган тармагы.

Троп

Сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.

Халыкара лексика

Мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашылып, кардәш булмаган берничә телдә кулланыла, тормышның төрле өлкәләренә карый торган сүзләр.

Фигыль

Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр. Барлык фигыльләр барлык-юклыкта килә, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә. Заман белән хикәя фигыль һәм сыйфат фигыльләр генә төрләнә.

  1. Затланышлы (зат белән төрләнә торган) фигыльләр:
  • хикәя фигыль;   боерык фигыль;   шарт фигыль;  теләк фигыль.
  1. Затланышсыз (зат белән төрләнми торган):
  • исем фигыль;   сыфат фигыль;   хәл фигыль;    инфинитив.

Фигыль юнәлешләре

Эшнең үтәүчегә, үтәүченең эшкә мөнәсәбәтен белдерә.

  1. Төп юнәлеш (үтәүче эшне үзе башкара): кушымчасы юк.
  2. Кайтым юнәлеше (эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара): -н, -ын, -ен.
  3. Төшем юнәлеше (үтәүче читтә була, аның эше кешегә яки предметка читтән төшә): - л, -ыл, -ел.
  4. Уртаклык юнәлеше (үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли): -ш, -ыш, -еш.
  5. Йөкләтү юнәлеше (үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була): -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т  һ.б.

Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен-дер-т, ал-дырт-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөйлә-ш-т-ер. Фигыльләрнең юнәлешен дөрес билгеләү өчен, аларның җөмләдәге мәгънәсенә карарга кирәк, кайбер ф игыльләр  һәм кайтым, һәм төшем юнәлешендә бер үк кушымча  алалар.

Фигыльдә дәрәҗә белдерү

Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә.

  1. –гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә.
  2. -штыр/-штер, -ыштыр/-ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә.
  3. –ынкыра/-енкерә, -нкыра/-нкерә кушымчасы эшнең тулы булмавын белдерә
  4. –ымсыра/-емсерә, -мсыра/-мсерә кушымчасы эшнең кимлеген белдерә.

Фигыльдә заман формалары

Хикәя фигыльнең заман формалары:

  1. Хәзерге заман.
  1. Үткән заман:  1.  билгеле үткән заман :   -ды, -де   2.  билгесез үткән заман:   -ган, -гән

2)Киләчәк заман: 1. билгеле киләчәк заман:  -ачак, -әчәк  2. билгесез кил-к заман: - ыр, -ер

Сыйфат фигыльнең заман формалары:

  1. хәзерге заман сыйфат фигыль: гади формасы: -учы, -үче
    тезмә формасы:  -а торган, -ә торган, -ый торган, -и торган
  2. үткән заман сыйфат фигыль: -ган, -гән
  3. киләчәк заман сыйфат фигыль: беренче төр – ачак; икенче төр-ыр, -р; өченче төр: асы, -әсе.

Фонема - сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.

Фонетика -  тел белеменең авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнә торган тармагы.

Фонология

Авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар.

Фразеологик әйтелмә - мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә. Төрләре:

  1. фразеологик ныгытма;
  2. фразеологик бердәмлек;
  3. фразеологик тезмә.

Фразеология

  1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы.
  2. Лексикологиянең таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган тармагы.

Хәбәр

Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәге.

Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап:   фигыль хәбәр;    исем хәбәр.

Төзелеш ягыннан:  гади хәбәр; тезмә хәбәр;  кушма хәбәр.  

Хәбәрлек сүзләр

Сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю, раслау яки кире кагу кебек мәгънәләрне һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр (мөмкин/мөмкин түгел, ярый/ярар/ярамас/ярамый, кирәк/кирәкми, тиеш/тиешсез, бар, юк).  Еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, җөмләдә күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре була ала.

Хәл

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәге.

Мәгънәләре ягыннан төрләре:

  1. үрын хәле;   2)вакыт хәле;   3)сәбәп хәле;   4)максат хәле;
  2. рәвеш хәле;
  3. күләм хәле;
  4. шарт хәле;
  5. кире хәл.

Цифрлар

Санның шартлы билгеләре.

  1. Гарәп цифрлары: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.

Зуррак, укуны җайлаштыру өчен, саннар цифр+сүз ярдәмендә языла ала. Гадәттә ул меңнән башлана.

  1. Рим цифрлары:  I – 1,  V – 5,  X – 10,  L – 50,  C – 100,  D – 500, M – 1000.

Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә. Бер үк билге рәттән өч тапкырдан артык куелмый. Алар, башлыча, гасыр, безнең эра елларын күрсәтү, числода, ай санын язуда, сыйныф, разряд, категория, отряд, әсәр томнары кебек саннарны күрсәтү өчен кулланыла.

Чит сөйләм

Автор сөйләменә килеп кергән башка кеше сөйләме.

Формалары:

  1. туры сөйләм (диалог, монолог, цитата);
  2. кыек сөйләм;
  3. уртак сөйләм.

Ымлык

Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләр. Төрләнми, кайберләре яңа сүз ясауда катнаша.

Төрләре:

  1. Эмоциональ ымлыклар /хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм, фу, әй, һа, һе, их, эх, ах, аһ, о, о-о, эһе, э, э-э, ух, һи, чү). Уңай һәм кире кичерешне белдерергә мөмкин.
  2. Императив ымлыклар / теләк-ихтыярны белдерүче ымлыклар. Боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас (әйдә, алло, чү, тсс, һайт). Кошларны, хайваннарны чакыру, куу, куркыту сүзләре (на-на-на, маһ-маһ, көш-көш, тпру, пес-пес, прс-с-с).

Әдәплелек, итагатьлелекне белдерә торган сүзләр (рәхмәт, исәнме(-сез), саумы(-сыз), сау бул(-ыгыз), хуш(-ыгыз), рәхим ит(-егез), гафу ит(-егез) һ.б.) ымлык дип карала. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, хәтта җөмләләр дә, үз мәгънәләрен югалтып, ымлык буларак кулланыла: пәрәмәч, бәлеш, әнекәйгенәм, әтәч, мур кыргыры, Аллам сакласын, пычагым һ.б.

Эвфемизм Әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр.

Экзотик сүз. Аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары.

Эндәш сүз. Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз.

Этимология

  1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән.
  2. Сүзнең килеп чыгышы.

Этноним Төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары: татар, чуваш, башкорт

Этнонимика Ономастиканың этнонимнар барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Ялгызлык исемнәр

  1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре, кушаматлар, географик атамалар, газета, журнал, китап исемнәре, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре, мактаулы исемнәр, кинофильм, спектакль исемнәре .
  2. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәр.

Ярдәмче фигыльләр

  1. Иде (кушма хәбәрләр ясауда катнаша).
  2. Икән.
  3. Имеш.
  4. Ит- (и- тамырыннан ясалган йөкләтү юнәлешендәге ярдәмче фигыль тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  5. Бул (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  6. Кыл (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).



Предварительный просмотр:

СИНТ АКСИС

Сүзтезмәләргә тулы характеристика биргәндә, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

1.        Сүзтезмәнең төзелеше: гади яки катлаулы булуы билгеләнә. Катлаулы сүзтезмә кимендә өч мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора һәм аның составыннан бер сүзтезмә аерып чыгарып булса да, ике гади сүзтезмәгә таркату мөмкинлеге табылмый. Мәсәлән, узган ел очрашу — катлаулы сүзтезмә, чөнки, узган ел дигән сүзтезмә төзергә мөмкин булса да, ел очрашу рәвешендәге бәйләнеш табигый түгел; тыңлап бетермәс борын сүз кайтару — гади сүзтезмә, чөнки борын сүзе  бәйлек сүз ролендә килә, бетерү — ярдәмче фигыль һәм мөстәкыйль мәгънәгә ия
түгел,
сүз кайтару — тезмә фигыль һәм бер мәгънә белдерә.

2.Иярүче һәм ияртүче сүзнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, сүзтезмәнең төре билгеләнә. Башта иярүче сүзнең, аннары ияртүченең нинди сүз төркеменә каравы әйтелә. Мисаллар: җылы көн — сыйфатлы исем, сүзтезмә, сөйләнәчәк сүз — фигыльле исем, бүген матур — рәвешле сыйфат, алтыга бүлү — санлы фигыль, юк-бар эш — хәбәрлек сүзле исем сүзтезмәләр.

3.Иярүче сүзне ияртүчегә бәйләүче чара билгеләнә. Бәйләүче чараларга түбәндәгеләр керә: 1) килеш кушымчалары; 2) фигыль формалары; 3) сыйфат һәм рәвеш ясагыч кушымчалар (-лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/ге, -ча/-чә, -дай/-дәй һ.б.); 4) сан төркемчәләре кушымчалары; 5) бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр; 6) билгесез килеш формасы (беренче карашка баш килештәге кебек тоелган, ләкин төшем яки иялек килешенә куеп карау мөмкинлеге булган сүз); 7) сүзләрне кабатлау.
Мисаллар:
безнең әни — иярүче сүз ияртүчегә иялек килеше кушымчасы ярдәмендә иярә; килгәч күрү — бәйләүче чара — хәл фигыль формасы; урманлы тау — сыйфат ясагыч кушымча; икенче урын — тәртип саны кушымчасы; каләм белән язу — бәйлек; кара дип белү — бәйлек сүз; ак каен — янәшә тору; китап уку —билгесез килеш формасы; мичкә-мичкә кымыз — сүзләрне кабатлау юлы белән иярә. Бер сүз икенчесенә берьюлы берничә чара ярдәмендә дә бәйләнергә мөмкин. Мәсәлән, укуга карамастан белмәү — иярүче сүз ияртүчегә исем фигыль формасы, бәйлек таләп иткән юнәлеш килеше кушымчасы һәм бәйлек сүз
ярдәмендә иярә.

Шулай ук билгеле бер сүз тәртибенә ия булу (салкын төн — сүзтезмә, төн салкын — җөмлә) һәм бер фраза басымы астында әйтелү дә ачыклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар булып хисаплана.

4. Иярүче сүз белән ияртүче арасындагы мәгънә мөнәсәбәте билгеләнә. Мәсәлән, хикәяне укып бетерү — иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның туры объектын белдерә; кызның җырлавы — иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның үтәүчесен (субъектын) белдерә; ефәк күлмәк — иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган предметның материалын белдерә.

Кайбер очракларда мәгънә мөнәсәбәтен ияртүче сүздән чыгып та аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, яза торган каләм — ияртүче сүз иярүчедән аңлашылган процессның коралын белдерә; чәчәкләрнең сарылары — ияртүче сүз иярүчедән аңлашылган предметның бер өлешен белдерә (бөтен-өлеш мөнәсәбәте).

Үрнәк. Яңгырдан соң көн дә ачылып китте. Тәгәрмәчләр, юлдан балчык алып, ара-тирә безгә дә атып шаяралар.

яңгырдан соң ачылып китү — гади сүзтезмә, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә чыгыш килеше кушымчасы һәм соң бәйлеге ярдәмендә иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процесска кадәр үтәлгән эшне белдерә;

юлдан алу — гади сүзтезмә, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә чыгыш килеше кушымчасы аша иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның үтәлү урынын белдерә;

балчык алу — гади сүзтезмә, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә билгесез килеш формасы аша иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның туры объектын белдерә;

алып ату — гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә хәл фигыль формасы аша иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процесска кадәр үтәлгән эшне белдерә;

ара-тирә ату — гади сүзтезмә, рәвешле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә торып иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның кимлеген белдерә;

безгә ату — гади сүзтезмә, алмашлыклы фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның кыек объектын белдерә;

атып шаяру — гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә хәл фигыль формасы аша иярә, иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның үтәлү рәвешен белдерә.

II. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

Гади җөмлә түбәндәге тәртиптә тикшерелә:

1. Оештыручы үзәкнең санына карап, ике составлы яки бер составлы җөмләләр билгеләнә.

Ике составлы җөмлә - иясе дә, хәбәре дә бар, яисә бер баш кисәк булмаса да, аны куеп карау мөмкинлеге табыла. Мәсәлән, Клара озак кына Каракошны эзләде. Ниһаять, ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен куреп алды (Ә.Е.).

Бер составлы җөмлә - бер генә баш кисәк була, икенчесен куеп карарга да мөмкин түгел. Мәсәлән, Көтәргә, куп көтәргә туры килердер сиңа (Х.Х.).

Игътибар! Кайвакыт икенче баш кисәкне, күп очракта ияне, куеп карарга да мөмкин кебек, ләкин ул вакытта җөмләнең эчтәлеге бөтенләй башкага үзгәреп китә. Мәсәлән, Ни чәчсәң, шуны урырсың җөмләсендә ияне "син" дип куярга мөмкин кебек, ләкин бу җөмләнең мәгънәсе - үтәүче билгеле бер затка карамый, ә гомумиләштерелеп бирелә, шунлыктан ул бер составлы җөмлә дип санала.

Дәрестә сөйләшеп утырмыйлар — ияне "алар" дип куярга мөмкин кебек тоелса да, бу җөмләдә дә зат гомумиләштереп бирелә.

Җөмләне тикшергәндә, аның ике яки бер составлы булуы гына түгел, ә бер составлы җөмләнең төре дә билгеләнергә тиеш. Бер составлы җөмләләр, баш кисәкнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, иң элек 3 төргә бүленәләр: 1) атау җөмлә; 2) фигыль җөмлә; 3) сүз җөмлә.

1)Баш кисәге исем яки исемләшкән сыйфат, алмашлык, сан, рәвеш белән
белдерелгән җөмлә
атау җөмлә дип атала. Бу төр җөмләләр табигать күренешләрен, кешенең килеш-килбәтен, әйләнә-тирә халәтне тасвирлаганда кулланылалар. Мәсәлән, Төн. Караңгы. Буран. Өермә (Х.Т). Зур кабинет. Уртада зур өстәл (К. Т.).

Игътибар! Атау җөмләләргә охшаш күзаллаулы (тематик) баш килеш формасы бар. Баш килештәге бер сүз, мәгънәсенә басым ясау өчен, җөмлә алдына чыгарыла. Нигез җөмләдә ул 3 зат алмашлыгы, күрсәтү алмашлыклары яки 3 зат тартым кушымчалы исем белән алыштырышып, аның турында күбрәк мәгълүмат бирелә. Бу төр җөмләләр матур әдәбиятта һәм публицистикада күп кулланыла. Мәсәлән, Яз!.. Нинди матур, нинди ягымлы сүз бу (М.М-д). Каен! Исе ап-ачык булып борынны ярып керде (А.Г.).

2)Баш кисәге фигыль белән белдерелгән җөмләләр бер составлы фигыль
җөмләләр
дип атала. Үтәүчегә бәйле рәвештә, алар үз чиратында 4 төргә бүленәләр:

  • билгеле үтәүчеле фигыль җөмлә. Үтәүче иялек, юнәлеш килешендәге сүзләрдән, фигыль формаларыннан (инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, төшем юнәлеше кушымчасы), контексттан аңлашыла. Мәсәлән, Миңа Гариф исемле әфәндене күрергә кирәк иде (Б.К.). Гаепләп әйтүем түгел (Х.Хәйри). Яшьлек үтте, инде картаелды (М.Җ). Минем аның белән сөйләшкәнем бар. Күрергә иде үзен!
  • билгесез үтәүчеле фигыль җөмләнең баш кисәге 3 зат хикәя яки шарт фигыльнең күплеге белән белдерелә. Мәсәлән, Фәхрине яраталар иде (Г.И.). Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, илен саткан Муса дисәләр, син ышанма, бәгърем... (М.Җ.)
  • гомуми үтәүчеле фигыль җөмләләрдә баш кисәк 2 зат хикәя фигыль формасы; мәкальләрдә — 2 зат шарт яки боерык фигыль, 3 зат хикәя фигыльнең күплеге; -п була, -ырлык (түгел), -малы (түгел) формалы фигыльләр белән белдерелә. Мәсәлән, Елга ага — суын алып булмый (Ә.). Урамга чыгарлык түгел. Урманга керәсең, киң итеп сулыйсың... (М.М) Аз сөйлә, күп эшлә (М.). Яманны кыйныйлар, яхшыны сыйлыйлар (М.).

• үтәүчесез фигыль җөмлә табигать күренешләрен яки кешенең эчке халәтен белдерә. Мәсәлән, Суыта. Өрә. Туңдыра. Калтырата. Кузгә ак төште.

3) Сүз җөмләләрне җөмлә кисәкләренә аерып булмый. Алар ымлыклар, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр, кайбер кисәкчәләр (тугел, соң, инде, әллә) белән биреләләр. Сүз җөмләләр сөйләүченең сөйләмгә, чынбарлыкка төрле мөнәсәбәтен белдерәләр. Мәсәлән, Әйе. Ярар. Дөрес. Әлбәттә. Тугел. Ух! Ура! Тсс! Чәбә. Соң? Инде...

Сүз җөмләләрнең бер төрен вокатив җөмләләр алып тора. Алар тойгылы интонация белән әйтеләләр һәм бары тик исем белән генә белдереләләр. Мәсәлән, Аһ Гаяз!.. (Х.С.) И кызым...

2.Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу-булмавына карап,
тулы яки ким җөмләләр билгеләнә. Тулы җөмләгә үзеннән-үзе аңлашыла торган
бернинди кисәк тә өстәп булмый. Мәсәлән,
Егетнең кыз алдында батыр да, матур
да булып
куренәсе килә. Ким җөмлә - мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәге
кулланылмаган җөмлә. Ул кисәк контексттан, обстановка, кул һәм йөз
хәрәкәтләреннән аңлашыла. Мәсәлән,

-Буген сәгать ничәдә кайтасың? -Сигездә (контекст). —Икенче корпус кайда? -Әнә! (кул белән курсәтә)

  1. Әйтү максатына карап, хикәя, сорау яки боерык җөмләләр билгеләнә. Хикәя җөмлә хикәяләү интонациясе белән әйтелә, күбрәк хәбәр белән тәмамлана. Сорау җөмләләргә сорау интонациясе, сорау алмашлыклары һәм кисәкчәләре хас. Боерык җөмлә боеру интонациясе белән әйтелә, хәбәре күбрәк боерык фигыль белән белдерелә.
  2. Тойгының катнашу-катнашмавына карап, тойгылы яки гадәти җөмләләр билгеләнә. Тойгылы җөмләләр көчле тойгы белән әйтелә, аларга кире сүз тәртибе, ымлыклар, сорау алмашлыклары, төрле кабатлаулар һәм тойгы интонациясе хас. Мәсәлән, Бәхет дигәнең, һай, матур икән! (Зөлфәт)
  3. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки кире кагуга карап, раслау һәм инкяр җөмләләр билгеләнә. Инкяр җөмлә күрсәткечләре: фигыльләрдә - -ма/-мә, -м, сыйфатларда —сыз/-сез кушымчалары; тугел кисәкчәсе; юк хәбәрлек сүзе. Ләкин җанлы сөйләм телендә раслау һәм инкяр мәгънәләре башка бик күп төрле чаралар белән дә бирелә ала. Мәсәлән, "бара" мәгънәсен түбәндәге сүзләр белән белдерергә мөмкин: Бармады ди! Бармаска! Бармаган ди! Бармас сиңа! Нинди бармау! Бармас инде! Бармас ул! Бармы\й ди! Бармы\й ни! Бармау кая!Бармый ни, бара! Нигә бармый? Бармаска ни! Ник бармаска! Барса ни! Бармаган кая! Бармыйча! Бармаган кая ул! Бармый димени? Нинди бармаган? Бармый түгел! Кая (инде) ул бармау! Бармас менә! Бармыймы соң? Бармас, бар! Бармыймыни?

6.Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җыйнак яки җәенке
җөмләләр күрсәтелә. Мәсәлән, Табигать матур (җыйнак җөмлә). Табигать бик
матур (җәенке җөмлә).

  1. Аерым җөмлә кисәкләренә таркала алу яки алмауга карап, грамматик таркала торган һәм грамматик таркалмый торган җөмләләр билгеләнә. Грамматик таркалмый торган җөмләләргә сүз җөмләләр керә. Мәсәлән, Ох! Сез аның турында язарга тиеш (А.Р.). Беренче җөмлә - грамматик таркалмый торган (ымлык белән белдерелгән), икенчесе - грамматик таркала торган җөмлә.
  2. Җөмләне тикшергәндә, тиңдәш кисәкләр һәм аерымланган хәлләр күрсәтелә.

Гади җөмләләрне тикшерү эше баш кисәкләрне табудан башлана. Төшем яки иялек килешенә куеп карау мөмкинлеге булган, ягъни билгесез килеш формасындагы сүзләрне ия дип билгеләүне булдырмаска кирәк. Кушма җөмлә булганда, аның составындагы гади җөмләләрнең чикләре билгеләнә һәм һәрберсенә аерым характеристика бирелә.

Үрнәк.

1)Аны белмәгәнлектән, мин танымадым. (Бу - гади, ике составлы, тулы, хикәя, гадәти, раслау, җәенке, грамматик таркала торган җөмлә, аерымланган сәбәп хәленә (белмәгәнлектән) ия.)

2)(1)Урман эчендәге зур, тирән кул дә хәрәкәткә килде: (2)бердән күтәрелеп
киткән
җил агач араларында аю төсле үкерә, бүре кебек улый, елан булып
сызгыра иде... (Н.Д.)

Беренче җөмлә - гади, ике составлы, тулы, хикәя, гадәти, раслау, җәенке, грамматик таркала торган, тиңдәш аергычларга (зур, тирән) ия.

Икенче җөмлә - гади, ике составлы, тулы, хикәя, тойгылы, раслау, җәенке, грамматик таркала торган, тиңдәш хәбәрләргә һәм рәвеш хәлләренә (аю төсле, бүре кебек, елан булып) ия.

3)Өйдә озак юанмадык.( Бу - гади, ике составлы, ким (иясе кулланылмаган), хикәя, гадәти, инкяр, җәенке, грамматик таркала торган җөмлә.)

4)Бу көннәрдә бик арыла (Ш.У.).  (Бу — гади, бөр составлы билгелә үтәүчеле фигыль җөмлә, тулы, хикәя, гадәти, раслау, җәенке, грамматик таркала торган җөмлә.

5) Әйе. (Бу — бер составлы сүз җөмлә (хәбәрлек сүз белән белдерелгән), тулы, хикәя, гадәти, раслау, җыйнак, грамматик таркалмый торган җөмлә).

III. Җөмлә кисәкләренә анализ. 3.1. Баш кисәкләрне тикшерү.

Җөмләнең баш кисәкләрен тикшерү аларның төзелешен һәм нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләүдән гыйбарәт.

Ия - җөмләнең абсолют бәйсез кисәге. Ул барлык сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала. Төзелеше ягыннан гади һәм тезмә була. Мисаллар: 1. һавада берөзлексез тургайлар сайрый (Ф.Ш.).

тургайлар — күплек сандагы исем белән белдерелгән гади ия.

2.Тырышкан табар, ташка кадак кагар (М.).

тырышкан — үткән заман сыйфат фигыль белән белдерелгән гади ия.

3.Казан дәүләт университеты 1804 елда ачыла.

Казан дәүләт университеты — исем белән белдерелгән тезмә ия.

Хәбәр — җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, 2 төргә бүленә: 1) исем хәбәр (фигыльдән башка сүз төркемнәре белән бирелә); 2) фигыль хәбәр. Алар, үз чиратында, хәбәрнең төзелеше ягыннан, 3 төргә бүленәләр: 1) гади; 2) тезмә; 3) кушма.

1)гади исем хәбәр: Офыклар зәп-зәңгәр (Ф.Ш.). Бу китап аныкы. Сезне
эзләгән
кеше — мин.

гади фигыль хәбәр: Өйгә керде. Сөйләшү башланган.

2)тезмә исем хәбәр: Бу мәһабәт бина — Казан дәүләт университеты. Егет —
алтын куллы.

тезмә фигыль хәбәр: Ул кызга күз ташлады. Кыз аның карашына игътибар

итмәде.

3)кушма исем хәбәр: Көн томанлы иде. Халык зур ул, көчле ул... (Г.Т.) Аның
хәлләре яхшы түгел. Килүем синең өчен.

кушма фигыль хәбәрләрнең 4 төре була:

  • процессның үтәлү дәрәҗәсен (эшнең башлану, дәвам итү, тәмамлануын) белдерүче: Апа көлеп җибәрде (эш кинәт һәм көтелмәгәндә башлана). Әкрен генә яңгыр сибәләп тора (эш үзгәрешсез дәвам итә). Башындагы ак шәле аңа соклангыч төстә килешеп тора (процесс дәвамлы була). Соңгы вакытта ул бераз ачылып, ягымлылана төште (М.Х.) (эш үтәлеп җитмәгән). Ниһаять, ул китабын укып бетерде (процесс тәмамлана).
  • модаль мәгънә (теләк, ният, үкенү, шатлык, үтенү, мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, шарт, шартка бәйле теләк, боеру, ирония һ.б.) белдерүче: И, ул да тыңласа икән бу моңнарны (М.Р.) (теләк). Илдар җәен Төркиягә барасы итте (карар кылу). Бу урманда ял итәргә була (мөмкинлек). Әниемнең сүзен тыңлыйсым калган! (үкенү). Бу сүзләрне башка кешегә әйтә күрмә! (үтенү).
  • эзлекле яки параллель процессларны белдерүче: Ләйлә, игъланны төшеп карап, күчереп язып алып менеп күрсәтте (эзлекле процесс). Ул юл буе авылдагы яңалыкларны сөйләп барды (параллель процесс).
  • хикәя фигыльнең аналитик заманнарын белдерүче: Ул чакларда без күп нәрсәләр турында ансат кына уйлый идек (тәмамланмаган үткән заман). Әби безгә әкиятләр сөйли торган иде (кабатлаулы үткән заман) Концерт әле башланмаган иде (күптән үткән заман). Ул үзе генә берни дә эшли алмаячак

иде (киләчәк-үткән заман).

Хәбәрне белдерүдә берничә чара берьюлы катнашканда, аларның барысын да күрсәтү отышлырак. Мәсәлән, Минем шунда кемгәдер үземнең балачагым турында сөйлисем килеп китте җөмләсендә хәбәрнең төре — кушма фигыль хәбәр: -исе кил- — модаль мәгънә (теләк); -еп кит- — процессның үтәлү дәрәҗәсе (хиснең кинәт барлыкка килүен белдерә).

3.2. Иярчен кисәкләрне тикшерү.

Җөмләнең иярчен кисәкләре - аергыч, тәмамлык, хәлләр (вакыт, урын, сәбәп, максат, рәвеш, күләм, шарт, кире), аныклагыч, модаль кисәкләр (эндәш һәм кереш сүзләр). Иярчен кисәкләрне тикшерү һәрберсенең төрен төгәл билгеләү һәм нинди сүз төркеме белән бирелүен ачыклаудан гыйбарәт.

Үрнәк. 1) Мәңгәр ма.л.а.й.л.ар.ы ...белән танышу болай башланды. Капка, .төбенә чыгуга, мин малайлар өереуртасышда. калдым. Тездән. генә кыска ыштаным да, зур якалы матрос күлмәгем дә, хәтта исемем дә бер . дә ошамады а.л.арга..

Мәңгәр - ялгызлык исем белән бирелгән аергыч;

малайлары белән - күплек сандагы исем һәм бәйлек белән белдерелгән кыек тәмамлык;

болай - күрсәтү алмашлыгы белән бирелгән рәвеш хәле;

капка төбенә - исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән урын хәле;

чыгуга - юнәлеш килешендәге исем фигыль белән белдерелгән, аерымланган вакыт хәле;

малайлар — күплек сандагы исем белән бирелгән аергыч;

өере уртасында — исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән урын хәле;

 тездән генә — чыгыш килешендәге исем һәм кисәкчә белән белдерелгән күләм хәле;

кыска — асыл сыйфат белән бирелгән аергыч;

зур — асыл сыйфат белән бирелгән аергыч;

 якалы — ясалма сыйфат белән белдерелгән аергыч;

матрос — исем белән белдерелгән аергыч;

бер дә — исем һәм кисәкчә белән бирелгән күләм хәле.

2) .Каеннарның талгын шаулавы, Зифа буйлы, сылу камышлары,

Тургайларның дәртле, җырлавы... —

Күз алдымнан китмәс һичбер вакыт,

Онытылмаслар гомерем . буена (Ш.М.).

 каеннарның — күплек сандагы һәм иялек килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәмамлык;

талгын — ясалма сыйфат белән бирелгән рәвеш хәле;

зифа буйлы — ясалма тезмә сыйфат белән белдерелгән аергыч;

сылу — асыл сыйфат белән бирелгән аергыч;

тургайларның — күплек сандагы һәм иялек килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәмамлык;

дәртле — ясалма сыйфат белән белдерелгән рәвеш хәле;

һичбер вакыт — юклык алмашлыгы һәм бәйлек сүз белән бирелгән вакыт хәле;

гомерем буена — исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән вакыт хәле.

3.3. Аерымланган кисәкләр.

  1. Аергыч - үзе буйсынган сүздән артта килгән очракта, тәмамлык, моннан тыш, интонацион яктан җөмлә эчендә калганда гына аерымланалар. Мәсәлән, Яз килде, дуллышлы ялкынлы, Чәчәккә төренде җир өсте (М.Җ.). Ул бик яхшы поэма язган, мәхәббәт турында. (Ш.У.).
  2. Аныклагычлар, аныкланмыш белән ярашкан очракта һәм аныклаучы теркәгечләр белән килгәндә, төрле тыныш билгеләре белән аерып куелалар. Мәсәлән, Апрельнең башларында, җомга көннәрнең берендә, ул Осланга махсус дача карарга чыкты... (К.Т.)
  3. Хәлләр аерымлану өчен, ике төп шарт кирәк:
  1. хәл кисәк фигыль белән белдерелергә, ягъни ярымхәбәрлеккә ия булырга тиеш;
  2. үзе ияргән сүздән ераклашкан булырга тиеш.

Мәсәлән, Минем җавапны алуга, ул килеп җиткән җөмләсе Ул минем җавапны алуга килеп җиткән рәвешендә булса аерымланмый. Бер егет, шул җыр яратуытар.касынша, поезддан калган, ди җөмләсендә дә сәбәп хәле хәбәр белән янәшә килгәндә аерымланмый: Бер егет поезддан шул җыр яратуы аркасында калган, ди.

Искәрмәләр. 1) Урын хәлләре бервакытта да аерымланмый. Мәсәлән, Тау башына салынгандыр безнең авыл (Г.Т.). Чакырыттн _җиргә тиз генә барып җиттем.

2) Рәвешләр яки бәйлекле исемнәр белән белдерелгән рәвеш хәлләре, берничә сүздән торып, хәбәрдән ераклашкан очракта аерымланалар. Мәсәлән, Нәрсә үзең, урман кәҗсе.кебек, читтә йөрисең? (К.Н.). Вафин, йокысыннан сискәнеп уянган кешедәй, җырга колак салды (Ф.Х.).

  1. Хәбәр белән янәшә торган хәлне өтер белән аерып кую дөрес булмаса да, әсәрләрдә мондый очраклар шактый еш күзәтелә. Мәсәлән, Без, җаваплашырга уйласак та_, булдыра алмадык (Г.И.). Ул, җилкәләрен_сикертә-сикертә,, үкси башлады... (И.Н.).
  2. Безнең уебызча, аерымланган хәл функциясен өтерләр эченә алынган барлык сүзләр дә түгел, ә турыдан-туры теге яки бу хәл вазифасын башкаручы сүз генә үти ала, ә калганнары исә башка җөмлә кисәкләре буларак тикшерелергә тиеш. Мәсәлән, Хәтта  еш кына /матур бер әйберен югалткандай өзгәләнеп, кычкырып елап та ала (Р.Ф-в).