Блог пользователя Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Син дә борылган идең...

Син дә борылган идең...
Тоеп синең карашыңны,

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Авыл киче

Авыл кичләренең сихрилеген
Аңлый бары авыл баласы.

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Чүп үләне баскан...

Чүп үләне баскан күңелләрне...
Риза булып шуңа яшибез.
Вакытында нигә арынмыйбыз?
Вакытында нигә дәшмибез?
Үсә үлән,үсә котырынып...
Зур тәрбия аңа кирәкми...
Затлы гөлгә кирәк булган җылы,
Наз,игътибар инде эләкми...
Гөлләр корый,сула,кибә,үлә...
Чүп-чар күмә инде күңелне.
Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Чәчәкләр.

Чәчәкләр

Ап-ак  ромашкалар ята аунап,

Юл буенда тузанга батып.

Кемдер шулай матур чәчәкләрне

Ташлап киткән таптап, каралтып.

 

Күпме кеше уза бу юллардан,

Чәчәкләрдә кемнең эше бар?

Кайсы карый, кайсы карамый да,

Таптый-таптый алга атлыйлар.

 

Ә ул...узалмады...туктады.

Керфегенә кунды яшьләре.

Карады да шушы чәчәкләргә,

Искә төште узган яшьлеге.

 

Ромашкалар кебек матур чагы,

Үлеп гашыйк булды, яратты.

Берәү...өзеп...чәчәкләрдәй

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Синсез.

Синсез...



Син киткэнгэ ,иркәм,

Купме еллар уткэн...

Купме язлар килгэн
синсез,

Купме кышлар киткэн.




Таннар атмас иде кебек
синсез...

Яшим  эле менэ..

Яраларны вакыт дэвалый

Экрен-экрен генэ,

Экрен-экрен генэ...




Яшим шулай синсез...

Гомер утеп бара...

Урын бирми йорэк

Синнән башкаларга...

 

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Матурлык югалмас.Шигырь.

Матурлык югалмас.

Аклыкка төренгән бакчалар,

Шомыртлар хуш исләр тарата.

Күңелем шул гүзәл бакчадай

Күңелне өзелеп ярата.

 

Бу кадәр матурлык,сафлыктан

Йөрәгем нурларда коена.

Чиксез бер рәхәтлек моң булып,

Җаныма агыла тын гына...

 

...Карларга төренгән бакчалар,

Шомыртлар ак шәлен ябынган.

Ярату яшәсә күңелдә,

Матурлык югалмас дөньядан.