Хаматзянова Фануза Сагировна

423350, ТР Сарман районы Сарман авылы,  Ленин урамы, 1Б йорты

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Директор – Сабирҗанова Гулназ Тависовна

 

 

 

 

 

 

 

ӘНКӘМ БҮЛӘК ИТКӘН ТЕЛ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор

Могыйнова Ләйлә Айрат кызы,

6 нчы А сыйныфы укучысы

                 Фәнни җитәкче

  Хаматзянова Фәнүзә Сагировна,

“Сарман урта мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

423350, РТ Сарман районы,

Сарман авылы, Г.Гафиятуллин урамы, 10А йорты

 

 

 

Тел  8-996-337-99-14

 

 

 

 

 

 

 

 

Сарман -2018

 

       Минем Әнием җырларга ярата. Халкымның моңлы җырларын беренче мәртәбә мин аннан ишеттем. Туган телемә мәхәббәт тәрбияләүче дә, ипләп кенә әдәбият дөньясына алып керүче дә беренче “укытучым”- әнием булды.

Әнием чын күңеленнән бездә Туган җиребезгә, халкымның тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам тәрбияләргә тырыша.

Әтием дә - тирән белемле, кызыксынучан, сүзгә бай кеше минем.Ул  еш кына әниемә китаплар бүләк итә, өй китапханәсен тулыландырып тора.Әти татар телендә оештырылган  телевизион тапшыруларның берсен дә калдырмый карап бара, шуңа күрә бик күп белә. Белгәннәрен безгә дә сөйли, безне дә сөйләшүдә катнаштыра.Үзебездән дә сөйләттерә, хаталарыбызны төзәтә. Сочинениеләрне язганда мин бер дә авырлык сизмим, матур-матур сүзләрдән җөмләләрне бик тиз төзеп куям.

Әлфия әбием сөйләгән әкиятләр дә һаман истә.”Үги кыз”әкиятендәге кыз кебек мәрхәмәтле, тәрбияле, “Өч кыз” әкиятендәге төпчек кыз кебек эшчән, кешелекле булырга өйрәтте мине әбием. Бераз үсә төшкәч, китапханәгә йөри башлагач, “Татар халык әкиятләре” дигән китаптан ул сөйләгән әкиятләрне таныдым.

Мин кечкенә вакытта дәү әтием табышмаклар әйтеп, гаиләдәгеләрне уйланырга мәҗбүр итә иде, аннан соң бергәләп  җавап әзли идек. Әти-әнием, дәү әти белән дәү әнинең телне саклаучылар икәнен хәзер генә, бераз үсә төшкәч кенә аңладым.

Минем телем татарча ачылган. Ләкин кайчакта русча уйлап, шуны татарчага тәрҗемә итеп сөйләшкән вакытларым да булгалый. Бәлки бу башка барлык фәннәрне рус телендә үзләштергәнгәдер? Шулай да мин хәзер ике телне дә яхшы беләм. Татар теле һәм рус теле фәннәреннән уздырылучы фән олимпиадаларында  инде ике ел рәттән  җиңүче булдым. Мин үз телен яхшы белгән кешенең башка телләрне дә тиз үзләштерүен аңладым. Мәсәлән, татарларга  инглиз телен өйрәнү күпкә тизрәк һәм җиңелрәк икәнен белдем. Чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ,  гъ авазлары безнең ана телебезнең дә байлыгы булып тора. Хәзерге көндә мин инглиз телен дә бик яратып үзләштерәм.

Минем уйлавымча, һәр нәрсә кешенең үзеннән тора.Туган телне өйрәнү өчен көн саен: ”Өйрән!”-дип әйтергә кирәкми. Кызыксыну булса, хәтта китап- журнал укып та кеше телне өйрәнә ала.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: телебезнең язмышы безнең үз кулларыбызда. Мин бары шуны гына әйтә алам: Әнием бүләк иткән тел югалмасын, саклансын иде.

Начар сүзләр белән бозмыйк телне,

Бабайларның рухын рәнҗетмик.

Аһәңле тел- моңлы татар теле

Юк, булмасын иде безгә чит!

 

 

Добавить запись

Защита от спам-роботов