Фәнни-тикшеренү эшләре

Ахунова Венера Салиховна

Әлеге бүлектә татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре урын алачак

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы Урыссу гимназиясе

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 Җамал Вәлиди фаҗигасе

                                                                                                  Эшне башкарды:

                                                                                    9 нчы сыйныф укучысы Идрисова Әдилә

 

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

 укытучылары Ахунова Венера Салих кызы,  

                                                              Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Урыссу, 2016 нчы ел

Эчтәлек

Кереш..............................................................................................................................................3

I  бүлек. Репрессия корбаннарыннан беренче булган Җ.Вәлиди .............................................5

II бүлек.  Җ.Вәлиди фаҗигасе    ..................................................................................................8    

                 §1.  Яшь тәнкыйтьчеләрнең фикер бәрелеше..........................................................10

Йомгаклау ....................................................................................................................................12

Файдаланылган әдәбият .............................................................................................................13

Кереш

                                                                                                       Кешенең кадере булсын,

                                                                                                       Кабере булсын җирдә.

                                                                                                       Саклансын, заман капмасын

                                                                                                        Кабаттан сыйнфый җимгә.

                                                                                                                          Газинур Морат

30 нчы еллар уртасында, илдә “шәхес культы”на бәйле репрессияләр башлана, меңәрләгән кешеләр бер гаепсезгә үтерелә, төрмәләргә ябыла, лагерьларга җибәрелә. Галимнәр Сталин репрессиясе, яки шәхес культы елларын 1937 нче елдан башланган дип исәплиләр. Тарих белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чор 1918 нче елдан башлана. Социалистик революция җиңгәч, Сталин илне революция дошманнарыннан азат итү максатын алга куя. Шул рәвешле, 60 миллион гаепсез кеше юк ителә.
Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фагигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр иң беренче чиратта милләтнең , халыкның зыялыларына, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була. 

Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, ”халык дошманы” буларак, кулга алган. Тикшерү һәм хөкем карары чыгару өчен һәр республикада, һәр өлкәдә өч кешедән торган махсус “өчлекләр” булдырылган. Репрессия корбанына әйләнгән шәхес “үзенең гаебен танып”, гаепләү актына имза куярга мәҗбүр булган. Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Кәримнәрдә бар. Тик кырык үлемне җиңеп, исән –сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында  А.Гыйләҗев, Х.Туфан, И.Салаховлар да бар. Ә бит шушы чорда 40 язучының гомере вакытсыз өзелгән! 

Сталин репрессиясеннән иза чикмәгән бер генә авыл, бер генә шәһәр, бер генә поселок та калмаган! Йорт-җирләреннән, туган нигезләреннән, ата- аналарыннан , гаиләләреннән, балаларыннан аерылган бер гаепсез кешеләр Себергә, Колымага, Казахстанның сусыз далаларына, Соловкига, Ак диңгез буйларына үлемгә озатылганнар. Алар үзләренең ни сәбәпле гаепләнүләрен генә аңлый алмаганнар. Авыр кол хезмәтеннән аларың баш миләре кайнаган, кыйнау-рәнҗетүләрдән тәмам сәламәтлекләрен югалтканнар, инвалидка әйләнгәннәр. Сталинизм барлык милләтләрнең дә уртак кайгысына, аянычлы фаҗигасенә әйләнгән. Бу хөкем ителгән, атып үтерелгәннәр арасында татар халкының күренекле әдәбият  белгече, тәнкыйтьче, тел галиме һәм фольклорчы  Җамал  Вәлиди дә була.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты булып, татар халкының тарихи йөзе, милләтнең намусы булган Җамал Вәлидинең трагик шәхес булуын ачыклау тора.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • галимнең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрне барлау, аларны өйрәнү;
  • күренекле тәнкыйтьче, публицист һәм фәлсәфәче буларак Җ.Вәлидинең татар җәмгыятендә һәм әдәбиятында тоткан урынын билгеләү;
  • әдип хакында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.

Фәнни эшнең актуальлеге:

Җамал Вәлиди. Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш дип әйтеп булмый. Егерменче йөз башы татар җәмәгатьчелек фикере тарихында тирән эз калдырган, күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре авторы, тел белгече, акыл иясе булган Җамал Вәлидинең эшчәнлеген җәмәгатьчелек әлеге кадәр зурлап билгеләүне кирәк тапмады. Акланган исемнәрне халыкка таныту бүгенге көндә актуаль булып кала.

Фәнни эшнең яңалыгы- бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау.

Өйрәнү объекты һәм предметы – Җамал Вәлиди турында истәлекләр, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре.

Тикшеренү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары файдаланылды.

Бу эшне язу барышында теоретик нигез итеп Р.М. Мөхәммәтшинның “Татар зыялылары” (2003), Б.Ф.Солтанбеков җитәкчелегендә чыгарылган “Хаклык аклаган исемнәр”. Документаль очерклар (1991) җыентыклары алынды.

I  бүлек. Репрессия корбаннарыннан беренче булган Җамал Вәлиди

               Күренекле әдәбият  белгече, тәнкыйтьче, тел галиме һәм фольклорчы Җамалетдин Җәләлетдин улы  Вәлидов Апас районы Апас авылында туа. 1908 нче елда Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлый. 1911 нче елда Оренбургка күчеп китә. Шул еллардан башлап, аның эшчәнлеге ике өлкәдә - укытучылык һәм фән өлкәсендә бара.

1911-1918 нче елларда ул Оренбургка барып, “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлагач, Казанга кайта һәм Көнчыгыш педагогия институтында белем ала. Шул вакытларда ук Җамал Вәлиди  революцион-демократик карашлары, әдәби хәрәкәттә бара торган вакыйгаларга үзенчәлекле мөнәсәбәте белән башкалардан аерылып тора.Ул күңелендә бөреләнгән фикерләрен кәгазьгә төшереп, “Шура”, “Аң” журналларында үткен-үткен мәкаләләр бастыра башлый. Тора –бара ул үзен  әдәбият-сәнгать әсәрләрен тирәнтен аңлаучы һәм аларга төпле бәя бирүче тәнкыйтьче итеп таныта. 1918  нче елдан алып 1931  елга кадәр Җамал Вәлиди  Арча, Тәтеш шәһәрләрендә укытучылык итә, Казандагы  Шәрык академиясе рабфагында укыту эшләре мөдире була, Казан дәүләт университетының рабфагында белем бирә, Казан педагогия институтында эшли, доцент вазифасын башкара.

Беренче чыгышлары белән үк Җ. Вәлиди үзен Г.Курсави, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри кебек, ислахчылык һәм татар иҗтимагый фикерен яңарту тарафдары буларак күрсәтә. Җәдитчелекнең бер вәкиле сыйфатында ул мөселман мәктәбен үзгәртеп кору, дөньяви мәгариф системасын булдыру, мәдәни тормышны заманчалаштыру өчен тырышлык куя. Аның татар җәмәгатьчелеген яңартуга этәргеч бирүче иҗтимагый алгарыш турындагы уй – фикерләре дә шуннан килеп чыга.

Җ. Вәлиди карашлары татар җәмәгатьчелегенә фәкать мөселман мәхәлләсе дип кенә карауның искергәнлеген гәүдәләндерүче фикри агымның ачык бер чагылышы булып тора. XVI гасырда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларның үз дәүләтчелеге булмау аркасында, берничә гасыр буена аларга мөселман мәхәлләсе гамәлдә барлык иҗтимагый – сәяси һәм милли институтларны алыштыра. Болар XIX – XX гасырлар чигенә кадәр татарларда милли үзаңны дини инану белән тәңгәлләштерүгә сәбәпче була. XIX гасырда мөселман җәмгыяте эчендә туган ислахчылык хәрәкәте, Җ. Вәлиди фикеренчә, яңа милли аң барлыкка килүгә шартлар тудыра.

Россиядә 1905 нче ел революциясе барышында килеп чыккан иҗтимагый  - сәяси үзгәрешләр, көчәя барган татар җәмәгатьчелеген яңарту процессына киң юл ача. Нәтиҗәдә иҗтимагый – мәдәни тормыш торган саен дөньяви төсмер ала бара, чагыштырмача сәяси ирекләр бирелгән шартларда гомум- төрки бердәмлек зарурлыгы турындагы идеяләр дә туа. Җ.Вәлиди гомумтөрки бердәмлек формалаштыруның гамәлгә ашмаслыгына һәм мөстәкыйль татар милләтенең котылгысыз рәвештә  барлыкка килүенә башлап игътибар итүчеләрнең берсе була.

Татар милләте формалашуның теоретик проблемаларын өйрәнеп, Җ. Вәлиди диннең һаман да җитди роль уйнавын таный. Ул гына да түгел, татарлар сыман изелгән халыклар тормышында аның роле үсә барачак, дип саный. Шул ук вакытта  ул махсус үзенчәлекләргә ия булган һәм дини нигезгә түгел, ә этник компонентларга таянган милли үсешнең үз табигатен аерып карый. Этник яктан караганда, халыкларның формалашуы, аныңча, берничә этап аша уза. Аның нәсел һәм кабилә кебек гади төрләреннән халыклар килеп чыга, ә аннан соң милләтләр барлыкка килә , ди ул. Җ Вәлиди милләт барлыкка килүнең закончалыклы булуын ассызыклый, аның үсешен тоткарларга яки бастырып тотарга мөмкин, ләкин көч белән җиңеп булмый, ди . “Милләт яши, - дип яза ул,- ул – табигыйлыкның һәм тарихның баласы”.

Милләт бөтенлеген тәэмин итүче билгеләр арасында Җ. Вәлиди аның килеп чыгышының, теленең , диненең, гореф – гадәтләренең һәм ватанының уртаклыгын атый. Милләт билгеләре арасында  телне һәм әдәбиятны аерып күрсәтә, әдәбият дигәндә, халыкның барлык фәлсәфи, иҗтимагый, фәнни һәм сәнгати фикерен күздә тота.

XX йөз башында татарларның милли бердәмлеге көчәя, әмма ул бик каршылыклы шартларда бара. Җ.Вәлиди татар милләтенә Казан татарлары гына түгел, мишәрләр һәм башкортлар да керә дип саный. Күпчелек гореф – гадәтләр, дини бердәйлек һәм барысы өчен дә уртак булган әдәбият әлеге этник төркемнәрне бер милләткә туплый, борынгыдан килгән Ватаннарына – Идел – Уралга берләштерә.

Җ.Вәлиди милләтне ничек яклау һәм аның үсешенә ярдәм итү турында җитди уйлана. Милләтне ассимиляциядән саклауның иң көче инструменты, аныңча, мәдәниятнең һәрьяклап үсеше. Ләкин мәдәният башка халыклардан күчереп алынган булырга тиеш түгел, ә үзенең тарихына, гореф – гадәтләренә нигезләнеп корылган үзенең мәдәнияте булырга тиеш. Татарлар арасында ислам һәм гомумтөрки традицияләрнең уңай ролен танып, бер үк вакытта ул милләтнең үсеш тенденциясенә объектив бәя бирә. Аның киләчәген Европа, Көнбатыш дөнья белән тыгыз берләшүдә күрә. Бу турыда галим “Татар әдәбиятының барышы” (1912) дигән хезмәтендә язып чыга. Соңрак, 1916 нчы елда “Аң” журналында басылган “Шәрыктан Гаребкә” дигән зур мәкаләсендә ул татар җәмгыятенең Көнбатыш цивилизациясе белән хезмәттәшлегенә тайпылышсыз хәрәкәтен исбатлый. Шулай итеп, XX  гасыр башы тарихи чоры үзе үк татар милләтенең Көнбатышка йөз тоту зарурлыгын дәлилли, ә бу яңа социаль – мәдәни бергәлеккә якынаюга сәбәп була.

Җ. Вәлиди каләме астыннан Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш.Камал һәм башка фикер ияләре, язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ һәм югары бәя бирелгән хезмәтләр чыга. 20 нче елларда ул эмиграциягә киткән язучы – реалист Г.Исхакыйның күркәм исемен саклап кала. Шул ук елларда татар грамматикасының фәнни нигезләрен булдыру буенча башлаган эшен дәвам итә, әлеге проблема буенча берничә хезмәтен бастыра. Аның мәшһүр “Очерк истории образованности и литературы татар” китабында    ( 1923) татар җәмәгатьчелек фикере үсешенең һәм мәктәп эшендә җәдитчелек дип аталган яңа агым барлыкка килүнең төп чорлары җентекләп тикшерелә. [ 3,203 ]

Шулай итеп, Җамал Вәлиди үзенең  15-20 еллык хезмәт гомерен искиткеч зур эшчәнлек белән уздырган. Шуңа күрә 20 нче гасыр башының  күренекле галиме-филологы булып танылган.

II бүлек.  Җамал Вәлиди фаҗигасе

Җамал Вәлиди  өстендә кара болытлар куера башлый.  1931 нче елның  6 нчы маенда 44 яшьлек галимне   гаепләп кулга алалар. Туктаусыз дәвам иткән сорау алулар, кыйнаулар, мыскыл итүләр  Җамал Вәлидинең түземлеген соңгы чиккә җиткергәннәрдер, күрәсең.

Әлеге тикшеренү эшенең эзләнү этабында без Рафаил Мостафинның Җамал Вәлидигә 110 ел тулу уңаеннан бастырылган мәкаләсенә юлыктык. Автор галимнең кызы Әминә Вәлитованың истәлекләре белән уртаклаша.

Әлеге төнне мин гомерем буена саклыйм. Бу вакытта миңа 12 яшь иде, мин туганыбыз Садри Җәләлләрдә кунакта идем. Төн уртасында ниндидер хәрбиләр килеп ишек шакыдылар. Безнең барыбызны, шул исәптән балаларны да, йөзебез белән стенага борылып басарга куштылар. Дөрес, киенергә рөхсәт иттеләр итүен. Тенти башладылар. Бөтен әйберне актардылар, нәрсәләрнедер алып, төенчек итеп төйнәделәр. Мин куркуымнан, дер-дер итеп калтырап, хәзер барыбызны да кулга алалар да, аталар икән диеп уйладым Әмма бары Садри Җәләлне генә кулга алдылар. Ә ул каты авырып менә ничә айлар инде урын өстендә ята, өстәвенә сукыраеп бара иде, аны сөйрәп диярлек алып чыгып киттеләр.

Яктырганны көчкә көтеп алып, мин бу куркыныч хәбәрне җиткерер өчен өйгә чаптым. Ләкин мине анда тагын да коточкычрак хәбәр көтә иде – шушы ук төндә әтине дә кулга алганнар икән. Шундый ук хәрбиләр килгән, тентү үткәргәннәр, ниндидер кәгазьләр һәм китапларны алганнар һәм әтине дә үзләре белән алып киткәннәр.

-Мин әтиемне бик тә, бик тә ярата идем. Бөтен кызлар да шулайдыр, мөгаен. Мин аның гаепле булуына аз гына да ышанмадым. Бер мин генә түгел, барыбыз да шулай уйлый идек. Әтинең тормышы барысының күз алдында иде бит. Ул яхшы күңелле, сөйкемле кеше, чын татар зыялысы иде. Мин моны әтием булганы өчен генә әйтмим, ул чынлап бик намуслы, гадел, ярдәмчел кеше иде. Хәер, ул елларда бу сыйфатлар кимчелек буларак кабул ителгәннәрдер. Корбан буларак, беренче чиратта, нәкъ менә шундыйлар сайланды да инде.

Тиздән ачыкланганча, әтине Черек күлгә алып килгәннәр һәм эчке төрмәдәге ялгыз камераларның берсенә ябып куйганнар. Башта аның эшен болай ярыйсы гына тоелган тикшерүче алып барган. Озак кына сорау алган, әмма сорау алганда кыйнамаган, түбәнсетмәгән. Туганнары, якыннары белән дә күрештергән. Мин төрмәгә, әтием белән күрешергә, әнием, иеке абыем белән барганымны хәтерлим.

Бервакытны без күрешергә килдек, ә әтиебез безнең янга чыкмады. Соңыннан гына әни сорашып белде: Бикчәнтәев фамилияле тикшерүче килгән икән... Бу кешене үлгәндә дә каргап үләрмен, мөгаен. Куллары гына корысын ул бәндәнең. Әтиемне шулкадәр кыйнаган ки, шул хәлдән соң әтием озак кына аягына баса алмаган.

Берәр ай үткәч, безгә тагын күрешергә рөхсәт иттеләр. Кыйналганнан соң әтием әле терелеп тә җитмәгән, хәтта утыра да алмый, шуңа күрә басып сөйләшә иде. Аның тикшерүче турында әйткән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый, “Ничек аны җир йотмый!” –дигән иде ул. Шул кыйналудан соң әти бөтенләй йокысыз калды. Бик нык ябыкты һәм сизелерлек картайды. Яңаклары батып керде, сакал-мыеклары чаларды. Берничә ай эчендә ул бетәшкән картка әйләнде. Ә бит юкса аңа ул вакытта бары тик 45 яшь кенә иде.

Ул тикшерүче әтине тагын нәрсәләр эшләткәндер, анысын белмим, әмма кыйналулар һәм мыскыл итүләр дәвам иткән. Ә беркөнне әтинең түземлеге  чигенә җиткән, күрәсең, ул тотканда өченче каттагы тәрәзәдән сикергән. Бөтен газапларына  берьюлы чик куймакчы булгандыр инде. Бик нык имгәнеп, кул-аякларын сындырса да исән калган. Моннан соң аны Вахитов урамындагы шифаханәгә күчерәләр. Без озак кына күрешә алмадык. Берничә айдан соң, ниһаять, күрешергә рөхсәт иттеләр. Әти безнең янга култык таякларына таянып чыкты.

Аның көннәре санаулы гына калган иде инде. Әтинең аякларында гангрена башланган. Әлбәттә, вакытында операция ясаган булсалар, аны коткарып калырга да мөмкин булыр иде. Әмма “халык дошманы” кемгә кирәк соң? Соңгы мәртәбә без аның белән 1932 нче елның 29 нчы ноябрендә күрештек. Әтием аңында түгел иде инде, шулай итеп без аның белән сөйләшә дә алмый калдык. Икенче көнне ул аңына да килә алмыйча үлгән. Ә бәлкем аңына килгәндер, тик янәшәсендә берәү дә булмаган”. [  2, 85 ]

Гаҗәбе шул: тикшерү материалларында Җамал Вәлидинең ни үзен-үзе үтерергә омтылуы, ни үлеме чагылыш тапмаган. Бары тик тоткыннар дәвалана торган шифаханәгә “хроник плеврит белән авыру сәбәпле күчерелде” генә диелгән.

1932 нче елның 11 нче маенда Җамал Вәлидигә суд карары чыгарыла. Дәүләт сәяси органы карарында: “Солтангалиев оешмасы филиалы”ның җитәкчесе булуда, “үзәк”нең легаль булмаган җыелышларын уздыруда, халык арасында һәм матбугатта буржуаз милли идеяләр таратуда гаепләнеп, Вәлидов Җ.Җ. биш елга хөкем ителә” диелгән. [ 5, 185 ]

Тагын бер ялган: Җамал Вәлидинең “эше”ндә ул “Башка тоткыннар белән бергә Беломорбалтлагерьга озатылды” диелгән.

Җамал Вәлиди кызының сүзләренә караганда, әтисе үлеп өч атна үткәч, 1932 нче елның декабрь азагында Мәскәүдән аның гаебе кичерелү турындагы кәгазь килеп төшә. Әмма бу кәгазь якыннары күңеленә хәсрәт кенә өсти, чөнки инде соң була.

§1.  Яшь тәнкыйтьчеләрнең фикер бәрелеше

Җамал Вәлиди XX гасырның унынчы еллары тирәсендә Иж-Буби мәдрәсәсендә укыткан чагында актив яза һәм матбугатта еш басыла башлый. Беренче фәнни һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре татар гәзитләре “Йолдыз” да, “Вакыт” та һәм “Шура” журналында дөнья күрә.

Аның кискен аналитик мәкалә һәм күзәтүләренә танылган язучы Галимҗан Ибраһимов игътибар итә, аларны “акыллы, эчтәлекле һәм киң колачлы” дип атый. Ә Вәлиди үзен, Ш.Мәрҗанидән соң, “яңа гасырның беренче тәнкыйтьчесе” дип белдерә. Г.Ибраһимовка Җ.Вәлидинең сабыр, ышанычлы итеп язуы ошый. Язучы әле ул чагында – унынчы еллар башында Җ. Вәлиди белән киләчәктә үзенең дә кискен бәхәскә керәчәген күз алдына да китерми.

Икенче күренекле тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин күпкә соңрак, инде илленче елларда Җ.Вәлидине “Беренче Тукайчы”, “Тукай иҗатын тулы мәгънәсендә иң беренче булып чын тикшерүче” дип белдерә. Чыннан да, Җ.Вәлиди Г.Тукайның төп китапларын үзе исән чагында ук рецензияли. Татар әдәби җәмәгатьчелеге арасында аның фикере иэ абруйлылардан санала.

Җ.Вәлиди белән Г.Ибраһимов арасындагы беренче бәхәс нәкъ менә шул нигездә килеп чыга. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” повестена һәм аның татар грамматикасы китапларына уңай рецензияләр язган чакта, язучы да яшь тәнкыйтьченең фикерләрен тиешле эш кебек кабул итә.Ә индн Г.Ибраһимов үзенең “Әдәбият кануннары” дигән китабында Г.Тукай иҗатына беръяклы, дөрес булмаган, кимсетүле бәя биргәч, Җ.Вәлиди аңа кискен каршы чыга һәм аның фикерләренең ялгыш булуын ышанычлы рәвештә исбатлап күрсәтә. Әмма Г.Ибраһимов бик каты үпкәли, яшь тәнкыйтьче турындагы фикерен кискен үзгәртә һәм аны “чәнчеп” алу мөмкинлеген беркайчан да ычкындырмый.

Шулай булуга да карамастан, 1918 нче елда Г.Ибраһимов Җ. Вәлидине яңадан үз вакытының иң абруйлы тәнкыйтьчесе дип таный.

Тәнкыйтьченең иҗаты гаять дәрәҗәдә бай. Биредә борынгы татар әдәбиятына җентекле анализ да, әдәбият яңалыкларын күзәтү дә, халык авыз иҗаты мәсьәләләре дә, сәясәт тә, фәлсәфә дә, тарих та бар. Аның фәнни мирасында тел белеме зур урын алып тора, бу өлкәдә байтак хезмәтләр калдыруы өстенә, лингвистиканың кайбер өлешләрендә ул өр-яңа ачышлар ясаган кеше. Ул, чыннан да, акыл иясе – энциклопедист, иҗади сәләт киңлекләре ягыннан чагыштырсаң, Җ.Вәлиди Г.Ибраһимовка тиң.

Җ.Вәлиди 1922-1924 нче елларда, матбугатта “плолетар культурасы” турында бәхәсләр куера башлагач, Г.Ибраһимов белән икенче тапкыр бәрелешә. Бу вакытта большевиклар ягына күчеп беткән Г.Ибраһимов һәр милли культурада ике культура булырга тиешлеге турындагы Ленин тәгълиматын кайнар яклый. Әлеге тезиска таянып. Вульгарлаштыручылар (бозып күрсәтүчеләр) революциягә кадәрге бөтен мәдәниятне “буржуаз” дип атыйлар, ә пролетариат, җимерекләрдән чистартылган өр-яңа җирдә шулай ук яңа, моңарчы күрелмәгән сәнгать булдырырга тиеш, дип раслыйлар.

Җ. Вәлиди курыкмыйча әлеге идеологик тезиска каршы чыгучы аз санлы кыюларның берсе була. Ул әдәби әсәрләрне “пролетар” һәм буржуаз”га, ә язучыларны “безнеке” һәм “безнеке түгел”гә бүлгәләүне кискен тәнкыйтьли. Әдәби әсәр, барыннан да элек, аның “үзгәрмәс сәнгатьчә кыйммәте” ягыннан карап бәяләнергә тиеш, ди ул. Әгәр дә әсәр шундый кыйммәткә ия икән, кем тарафыннан язылуына кармастан, ул “гомуми байлык” булып саналырга хаклы.

“Сыйнфый яктан ялгыш карарлары” өчен бер Вәлиди генә түгел, иҗат юлларын Октябрьгә кадәр башлаган тулы бер төркем язучылар – М.Галәү, С.Җәләл, Ф.Кәрими һ.б. да гаепләнә. Егерменче елларда “иске” язучыларны әхлакый яктан изсәләр, утызынчы елларда аларны физик юкка чыгару башлана. Аннары инде, утызынчы еллар ахырында, “буржуаз” язучылар калмагач, “пролетарлар”ына да чират җитә.

Менә шушындый шартларда Җ.Вәлиди бәхәсләшә алу түгел, матбугатта басылу мөмкинлеген дә югалта. Шулай да 1923 нче елда ул Петербургта “Идел буе татарларының мәгърифәте һәм әдәбияты тарихы турындагы очерк” исемле монографиясен бастырып чыгара әле.

Җамал Вәлиди, Садри Җәләл, Гали Рәхим һәм башка язучылар, нәширләр, җәмәгать эшлеклеләрен кулга алганнан соң, Казан ГПУы Мәскәүгә горурлык белән хәбәр итә: “ТАССР ГПУ органнары тарафыннан буржуаз-милләтче зыялыларның һәм сәүдә-сәнәгать буржуазиясенең контрреволюцион төркеме ачылды һәм юк ителде”. [ 2, 86]

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: бу сүзләрдә хаклык бар. Татар зыялылары арасында большевизмның беренче корбаннарының берсе булган Җ.Вәлидинең исеме онытылуга дучар ителә, күмелгән урыны да бүгенге көнгәчә ачыкланмаган.

Йомгаклау

Сталин режимының авырлыгы бөтен халык җилкәсенә төшә. Беркем дә үзен ирекле, имин дип сизә, тыныч яши алмый. Күршең, танышың, туганың синең сәяси ышанычлыгың турында шик белдерсә, бигрәк тә шикаять язса, язмышың хәл ителгән дип сана, төнге бердә төрмәгә алып китүне,  ахыр җәзаны көт тә тор.

Бай һәм олы тарихлы татар халкы аеруча зур югалтулар кичерә. Ун ел эчендә 2 тапкыр әлифба алыштыру, матбугатны кысу, татар мәктәпләрен ябу өстенә, намуслы, әхлаклы акыл ияләре күпләп юк ителә. Сталинның канлы балтасы татар әдәбияты муенына иң үткен чагында төшә. Каһәрле еллар бик күпләрне рухи имгәтә.

“Халык дошманы” дигән нахак бәла ягулар 50 нче еллар уртасына кадәр дәвам итә. Шул чор рәсми мәгълүматлары буенча 3 778 234 кешегә хөкем карары чыгарыла, аларның 78 698-е атып үтерелә.

Шул өермәгә эләгеп, халкыбызның иң күренекле уллары- милләтебезнең даны, горурлыгы булган бик күп асыл затлары Сталин төрмәләрендә эзсез югала. Ә алар арасында Җамал Вәлиди дә бар.

Белем – иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап  та ди халык мәкале. Танылган  тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм философ  Җамал Вәлидинең   исеме, иҗаты үлми-югалмый, рухи хәзинәбезнең бер бизәге булып тарихыбызда  саклана.

Файдаланылган әдәбият

  1. Галиуллин Т. Утызынчы еллар әдәбияты.// Мәгариф, № 6, 1998.
  2. Мостафин Р.Ә. Җамал Вәлиди фаҗигасе// Татарстан, № 5,6, 1998.
  3. Мөхәммәтшин Р.М. Татар зыялылары: тарихи портретлар.- Казан: Мәгариф, 2003.
  4. Нәбиуллина Г. Йөрәк каны белән язылган әсәрләр, яки әдәбиятта шәхес культы темасы// Мәгариф, № 4, 1997.
  5. Хаклык аклаган исемнәр. Документаль очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.



Предварительный просмотр:

Урыссу бистәсе тарихында

Хафизовлар гаиләсенең

тоткан урыны.

(Туган ягымда -  нәсел шәҗәрәсе)

                                                Башкарды: 11 а сыйныф укучысы

Хафизова Әдилә Ринат кызы

Укытучылар : Ахунова Венера Салих кызы,

Газиева Алсу Ильяс кызы.

                                               

2015 нче ел

Эчтәлек.

Кереш өлеш.

Төп өлеш.

  1. Урыссу бистәсенең  барлыкка килү тарихы.
  2. Мемориал комплекс  төзелү тарихы.
  3.  Бөек  Ана -   Хафизова Бибирузателҗинан апа истәлеге.

  Йомгаклау.

  Кулланылган әдәбият.

Батырлар тудырган, үстергән

һәм тәрбияләгән аналарга дан!

      Без яшәгән җир, ил картасында бер нокта гына булса да, ул ил һәм республика күләмендә күренекле. Без районыбызның кыска гына вакыт эчендә өзлексез үсеп баручы территория булуына бик шатланабыз, аның белән горурланабыз.

     Яше бик аз булуга карамастан, бай тарихы, тормыш сөючән халкы, искиткеч матур табигате, танылган шәхесләре байтак. Шушы уйлар безгә  эзләнү эше башларга  зур этәргеч булды. Максатыбыз итеп түбәндәгеләрне билгеләдек:

  • бистәбездәге тарихи вакыйгаларны  күзәтү;
  • Бөек Җиңүнең 55 еллыгына багышлап ачылган  мемориал комплексның тарихын өйрәнү;
  • Хафизова Бибирузателҗинан апаның  аянычлы   язмышын күзаллау.

Предмет: бистәбездәге тарихи вакыйгалар.

Объект:  Иске Урыссу авылыннан Җинан Хафизованың яу кырыннан әйләнеп кайтмаган җиде улы белән төшерелгән сурәтле барельефы.

  1.  Урыссу бистәсенең  барлыкка килү тарихы.

     Республикабызның көньяк – көнчыгышында урнашкан, Башкортстан белән чиктәш Ютазы районы үз кунакларын җырдагыча бөдрә таллары белән каршы ала. Аның табигате гаҗәеп матур: иркен кырлар, басулар, берсеннән-берсе биек таулар, кереп адашырлык карурманнар, бормаланып аккан Ык, Дим һәм Бәйрәкә елгалары...  Һәркем  шушы матурлыкка  хозурланып, диңгез дулкыннарында чайкалып йөзгән кебек, бер күтәрелеп, бер төшеп барган юллардан туган ягын сагынып кайтадыр. Ютазы районының үзәге булган Урыссу бистәсе ничек барлыкка килгән соң?

   Урыссу - Ульяновск–Уфа тимер юлындагы станция¸шәһәр тибындагы бистә. Ул Казаннан 450 км ераклыкта урнашкан.

    1942нче елда бистә урынында сазлык һәм куаклыклар, Байлар авылы янында, хәзер ГРЭС торбалары торган җирдә атлар сарае булган.

    Көнчыгыш нефть сәнәгате министрлыгы 1942нче елда Туймазы бистәсе районында нефть чыгара башлый, ләкин электр проводыннан башка скважиналар  бораулау  һәм нефть чыгаруның нәтиҗәсе аз була,өстәвенә күп көч  кую да таләп ителә. Электр приводы өчен көчле электр энергиясе чыганагы кирәк була.   Шуннан соң электр станциясе проектын эшләргә дигән фәрман бирелә. Мәйданчык Ык елгасы белән Бөгелмә – Уфа тимер юл магистрале кисешкән урыннан сайлана. 1943нче елның апрелендә эшкә тотыналар.

    1947 нче елда ГРЭС ныклап эшли башлый. Бистә төзелеше дә шул ук вакытта алып  барыла.Төзүчеләрнең  беренче торагы сазлыкларны киптереп, куакларны кисеп төзелгән җир йортлар була. Җир йортларның тирән чокырларына  куактан үрелгән челтәрләр түшәгәннәр. Акрынлап җир йортлар урынына яхшы бүрәнә йортлар төзелә. Бистәнең беренче урамы Горький урамы була, аннан Ленин, Пушкин урамнары барлыкка килә. Әкренләп бистә үсә: мәктәпләр төзелә, кибетләр, прилавкалар һәм чәчтарашханәләр ачыла. Акрынлап хастаханә шәһәрчеге тергезелә, предприятиеләрнең эше үсеш ала. Ялан кыр уртасында эшчеләр бистәсе барлыкка килә.

    1947нче ел – рәсми рәвештә бистә барлыкка килгән ел дип исәпләнелә. Иң башта аны “Электроток” дип атарга уйлыйлар. Ә Урыссу исеме барлыкка килү турындагы юрамаларның берсе болайрак: хәзерге Кече Урыссу һәм Иске Урыссу авыллары арасыннан Казаннан Оренбург далаларына илтүче кәрван юл үткән. Иске Урыссу авылы  урынында элеккеге патша укчысы йорт төзегән һәм кое казыган. Казан сәүдәгәрләре биредә туктап ял иткәннәр, чәй эчкәннәр, бу рус кешесенең тәмле суын мактаганнар. “Ырыс суы ” - бәхет суы. Урыссу дигән исем шуннан килеп чыккан.

   Хәзергесе көндә бистәдә төрле сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр, мәдәни-агарту учреждениеләре,  банклар бар. Бистә халкына үзәк район хастаханәсе ярдәм күрсәтә.

    Хәзерге бистәдә ике, өч, дүрт, биш катлы йортлар һәм төп торакның 50 проценты диярлеген тәшкил иткән зур, яхшы йортлардан торган шәхси сектор бар.

     Ютазы районы 1935 нче елда оеша һәм тулы вакыйгаларга бай тормыш белән яши башлый.

     Ютазылылар – хезмәт  сөючән,  тырыш  халык. Ютазы районы алдынгылар рәтенә кертелә.  Данлыклы һәм мактаулы Ютазы районы 1961 нче елга кадәр яши. Шул ук елларда ул реорганизацияләнү аркасында зурайтылган  район составына  кертелә. Бөгелмә һәм Баулы районнары белән берләшә. Алдан уйланылмаган эксперимент бик тиз арада тәмамлана – районнар кабат бүленә. Ләкин, ни сәбәпледер, Ютазы районы онытылган сыман була, аңа керүче авылларны Баулы һәм Азнакай районнарына тараталар. Шулай итеп  1965 елда аерым Баулы районы төзелүгә бәйле рәвештә, бу территория Баулы районына кертелә.  Бары 1991 нче елның 6 апрелендә генә ТАССР  Югары Советы указы нигезендә Ютазы районы яңадан торгызыла. Шушы вакыттан Ютазы районының яңа тарихы башлана.                    

2.  Мемориал комплекс  төзелү тарихы.

     Ютазылылар якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елъязмасында батырларча көрәше дә мактаулы урын алган дип горурланалар.

    Сугыш елларында фронтка ютазылылардан 5427 кеше мобилизацияләнә. Сугыш һәр гаиләгә кайгы,  “өчпочмаклы” хатлар китерде.  Ил өчен корбан булганнар арасында ютазылылар 2607 кеше санала.

     Бөек Җиңүнең 55 еллыгына (9нчы май, 2000нче ел) район үзәгендә ватаныбыз, киләчәк буыннарның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен иң кадерле булган гомерләрен дә кызганмаган ютазылылар хөрмәтенә мемориал комплекс торгызылды.

   Обелискның уң ягы буйлап 3 метр биеклектәге алтмыш метрлы мемориал стена урнаштырылган. Мәрмәр ташларда 2400гә  якын герой- якташларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Шулай ук    Бәйрәкә-Тамак авылында туган Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповның бакырдан эшләнгән рельефлы бюсты стенаны бизәп тора. Иске Урыссу авылыннан Җинан Хафизованың яу кырыннан әйләнеп кайтмаган җиде улы белән төшерелгән сурәтле барельеф үзәк өлешне тәшкил итә. “Ана” скульптура группасы кайгылы         өч Ана– татар, башкорт, рус хатыннарын гәүдәләндергән. Мемориал композицияне әфган һәм чәчән сугышында һәлак булучылар истәлегенә мәңгелек ут куелган корылма тәмамлый.

  Урыссу шәһәр тибындагы бистәдә мемориал комплекс торгызу район хакимияте башлыгы Ф.М. Дәүләтов идеясе, аның беренче урынбасары Р.М. Әхмәтҗанов төзелешне җитәкли, финанс эшләрен район хакимияте алып бара. Корылма авторлары – Башкортстан рәссамнары берләшмәсенең әгъзалары, Октябрьский шәһәре  “Рөстәм”  сәнгать остаханәсе скульпторлары  Д.В. Йосыпов(җитәкче),  В.Х.Хайров  һәм Баулыдан аларның коллегасы Р.Р. Шәрифуллин.

    Һәр Җиңү бәйрәме шушы комплекста уздырыла.

    Барыннан да бигрәк  Бөек Ватан сугышында җиде улын һәм киявен югалтуга карамастан, яшәүгә ышанычын һәм өметен югалтмыйча барлык авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән бөек Ана Хафизова Бибирузателҗинан апага багышланган барельефка берәү дә битараф калмый. Без дә аның турында белемнәребезне тирәнәйтергә уйладык.

    3. Бөек  Ана -   Хафизова Бибирузателҗинан апа истәлеге.

      Ул 1870нче елда крестьян гаиләсендә туган. Уллары, күршеләре аның яшен сораганда, ул шаярулы җавап биргән: “Мин Ленин бабагыз белән бер елны туганмын”. Җинан апаның ире Хафизов Хафиз озак яшәмәгән. Ватан сугышы башланганга кадәр үлгән.

    Җинан әбинең уллары һәм кияве фронтка сугышның башында китеп, 1942-1943нче елларда барысы да һәлак булганнар.

   Җинан әби белемле булмаса да образлы фикер йөрткән, бик акыллы һәм зирәк сүзләр кулланган.  

  З.З Әбрарова әбинең шушы сүзләрен исендә тота: “Өйнең бүрәнәләренә балаларымның тавышы сеңеп калган ахрысы. Тәннәрем җиде җирдә сызлап ала. Бер үзем уйланып, хыялланып, җырлап йөрим инде хәзер.”

     Җыр аның белән янәшә атлаган. Вәсилә апа (оныгының кызы) безгә менә нинди сүзләр әйтте:

 “Бибирузателҗинан әбинең күңел сыкраулары,   ачы    күз   яшьләре аша тормышның иң авыр     мизгелләрендә  җырлаган җыры:

          “Ачы җилләр ачып ташлый

            Җиһан карчык капкасын

           Эче ялкын, тышы ялкын

           Итәгенә капмасын...”

      Әбинең юмартлыгы турында да оныклары гел сөйләп торалар. Хафизов Насыйх абый  хәтерли: “Без, оныклар, каникуллар вакытында әби йортына гел кунакка килеп тора идек. Ул үзе ярлы яшәсә дә, бервакытта да безгә караңгы чырай күрсәтмәде. Булган ризыгы белән безне сыйларга тырыша иде.”

   Авылдашлары, оныклары сөйләве буенча,  Җинан әби өшкерүче дә, күрәзәче дә булган. 93 ел, бер гасырга якын яшәсә, әллә нинди һөнәрләргә өйрәнеп бетә икән кеше. Әбинең туруны Рәсилә Сабирова: “Авыл кешеләре чирләп китсә дә, көтүдән малы кайтмаса да, әби йортына килгәннәр. Ул өшкереп шифалы су биргән яки мал кайтсын өчен догаларын җилгә укыган. Шуннан соң ничектер чирләгән кеше терелгән, югалган мал кайткан. Әбинең сәләте миңа да күчкәндер инде, мин кешене массаж белән дәвалый алам”, - дип сөйли.

     Җинан әбинең язмышы турында әңгәмә алып барганда, авылдашы С.Ш. Хөснетдинова фронтта җиде улын югалткан ялгыз ананың тормышы бик ярлы һәм авыр булуы хакында сөйли. Авыл Советы, күмәк хуҗалык идарәсе, җәмгыять ягыннан Җинан  әбигә карата һич тә игътибар күрсәтелмәгән. Аңа гына түгел, тол калган бүтән аналарга да шундый ук мөнәсәбәт булган. Ярлы кешеләр ындыр табагыннан коелып калган икмәк бөртекләрен җыеп, киптереп, кул тегермәнчегендә үткәреп, ботка пешереп ашаганнар.

    Җинан әбигә 25 сутыйлы бакчасын сөрергә атлы сабан бирмәгәннәр. Бәрәңгене көрәк белән утыртып, аның биле бөкрәеп беткән, соңгы елларны туры басып йөри алмаган.Утын әзерләү дә зур михнәт булган, бу эштә дә ярдәм тимәгән. Җәйге вакытта әби ерак урманнан бәләкәй арба белән кипкән агач ботакларын үзе тартып алып кайтып кышкылыкка әзерләп куйган. Ул запас озакка җитмәгәч, ат тизәге белән саламнан кирпечләр ясап, киптереп, шуларны ягып, өен җылыткан.

   Озак еллар ялгыз яшәү, ярлылык һәм михнәтләр Җинан әби Хафизованы баса алмаганнар, бернәрсәгә карамастан, ул оптимист, шаян хисле булып калган.

   Бер мисал китерик. Бөкре әбисе бәләкәй арба белән утын алып кайтырга җыенган вакытта, кечкенә оныгы жәлләү хисе белән: “Әби, кире кайтканда ул утын төягән авыр арбаны ничек тартып алып кайтырсың микән?” – диеп сораган. Әби елмаеп: “Йөк белән кайтканда минем ярдәмчеләрем бар”, - дигән. Оныклары, бик кызыксынып, беркөнне әбинең ярдәмчесен күрергә барганнар. Карасалар, бәләкәй арба үзе төшеп килә таудан, ә әби ял итеп арттан кайта. Ярдәмчесе тау булып чыккан икән.

     Җинан әбинең зирәк һәм тапкыр булуы турында тагын  бер мисал: пленда булып районда эшләгән немецлар сарыкларын урламасыннар өчен әби аларны төнгелеккә сарайдан өйалдына кертеп торган. Бурларны куркыту өчен, сугышта булган улларының исемнәрен чиратлап кычкырып әйтеп, алар белән сөйләшкән. Кем белә инде аны... Бәлки, ялгыз ана шулай итеп улларын сагынуын, йөрәге януын баскандыр. Ходай язмасын инде хәзерге аналарга шундый үкенечле язмышны кабатларга.

    Хезмәт ветераны М.Г.Гарифуллин сөйләве буенча, 93 яшьлек Җинан әби оҗмахка китәр алдыннан якында яшәгән оныкларын, аларның балаларын өенә чакырган һәм васыятен әйткән: “Балаларым! Якынрак килегез, әйтер сүзем бар. Мин гомеремнең соңгы минутларына кадәр кадерле улларымның өйгә әйләнеп кайтуларына ышанып яшәдем. Әгәр мин вафат булгач кайтсалар, минем аларга аталган бәхиллек сүзләремне әйтегез! Әгәр инде алар чыннан да һәлак булган булсалар, мәрхүм улларыма багышлап сәдака биргәндә, тулы исемнәрен әйтегез!”

    Әбинең 10 оныгы, 38 туруны (правнуки), 31 кеше туруннарының балалары бар. Бүгенге көндә оныкларының оныклары үзләре инде әти-әниләр булдылар. Шулай да,  әби – бабаларының Бибирузателҗинан апа турында истәлекләрен кызыксынып тыңлыйлар. Аның тормыш авырлыкларын җиңеп чыга алуы белән горурланалар.

C:\Users\user\Pictures\2014-10-31 хафизова биб шәҗәрә\хафизова биб шәҗәрә 001.jpg

   Менә нинди эшчән һәм түземле, ярдәмчел һәм кешелекле, горур һәм бала җанлы анага багышланган Ютазы районы мемориал комплексындагы изге һәм мәһабәт барельеф! Ул героик анадан үрнәк алыгыз!

   Туган  ягыбызның тарихы бик тә кызыклы һәм хөрмәткә лаек. Яшь буынга үз әби-бабасы, әти-әнисе туып үскән җирлек тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган ягың белән горурлану хисләре тәрбияләүне без үз өстебезгә бурыч итеп куйдык. Бөек Җиңүнең 55 еллыгына төзелгән бу мемориал комплексны өйрәнү төп эшебезнең бер юнәлеше булып тора.

Безнең уйлавыбызча, туган төбәгебезнең   кадерле хатирәләрен барлау, саклау һәм барлыкка килүен өйрәнү киләчәгебезнең ышанычлы икәнен белдерә.  Киләчәктә без  бу эзләнү эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз,  тагын да тулыландыра алырбыз  дип ышанып калабыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. “Батырлар тудырган аналарга дан!” // У. Уралов   Ютазы таңы. № 30, июнь, 2000 нче ел.
  2. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!”. //Р.Хәсән. Ютазы таңы. №21,22 , 9 май, 1998 нче ел.
  3. “Тарих битләре” // М.Муратова  Ютазы таңы, сентябрь, 2002 нче ел.
  4. “Хәтер битләре....”  // Ютазы таңы, №56, 20 июль, 2011 нче ел.
  5. “Юбилей  - якташларыбызның горурлыгы”.С.Төхбәтуллин. Ютазы таңы. №46,47. 1994 ел.
  6. Ютазы районы (Ютазы районы төзелүенең 20 еллыгына багышланган информацион чыгарылыш). М.З.Зәкиев. Р.М.Зәкиев. С.Р.Төхбәтуллин.М.З.Шәйдуллин.  Казан, 2011 ел.
  7. “Ютазы – таулар иле”.// Ә.Фәйзрахманов. М.Әһлиуллин. А.Хәсәнов. Татарстан журналы. Казан. №1.2001 ел.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Урыссу гимназиясе

Күренекле мәгърифәтче, галим  Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган IX республика фәнни эзләнү укучылар конференциясендә катнашу өчен Урыссу гимназиясенең 11”Б” укучысы Шакирҗанова Алиянең эше

Тема:

“Дөнья мәдәнияте һәм диннәр тарихы”

 

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы Ахунова Венера Салих кызы

2014нче ел,гыйнвар

Эчтәлек

Фәнни эшнең максатлары һәм бурычлары ..............................2 бит

1.Дөнья мәдәниятенең асылын аңлау, мәдәни кыйммәтләрнең юнәлешләрен ачыклау.

2. Киң таралыш алган диннәрнең тарихларын өйрәнү.

3. Башка диннәр арасында ислам диненең урын билгеләү.

  1. Кереш. Мәдәният кыйммәтләрен ачыклау.............................1- 4 бит
  2. Төп өлеш. Диннәр тарихы.
  1. Будда..........................................................................................5-9 бит.
  2. Христиан...................................................................................10-12 бит
  3. Ислам........................................................................................13-18 бит

  1. Йомгаклау. Ислам диненең хәзерге көндә роле....................19 бит
  2. Кулланылган әдәбият......................................... .....................20 бит

  1.  Нәрсә ул мәдәният, аның асылы һәм эчтәлеге нәрсәдән гыйбәрәт? Аны өйрәнүдә, таратуда мәктәпнең роле нинди? Мәдәният дин белән бәйләнгәнме?

    Бу фәнни эшемдә шушы сорауларга җавап табарга тырыштым. Мәдәният һәм дин хәзерге вакытта җәмгыятьтә бик актуаль булып бара. Ни өчен дигәндә, хәзерге явызлык, алдакчылык, әләк һәм урлау чәчәк аткан заманда кешелекне матурлык, ягъни мәдәният һәм дин генә дөрес кыйблага карата ала, минемчә.

    Мәдәният, культура кыйммәтләрен үзләштерү механизмы - сайлап алу характерында, ул һәр   шәхеснең үзенчәлекләреннән , сәләтеннән , юнәлешеннән һәм талантыннан этәрелергә тиештер . Мәдәниятнең чиксез дөньясында шуларның берсе музыкада туктала , икенчесе – сынлы сәнгатьтә , өченчесе – шигърияттә , кемдер үзен сәнгатьнең берничә төрендә күрсәтә , әмма беркем дә аның бөтен гаммасын да колачларга сәләтле түгел .

  Кешеләр гасырлар дәвамында бөтенлек турында берничә төр күзаллану формалаштырды, һәм аларның  һәрберсе мәдәният  төрләрен күп яктан билгеләп куйды .

Мондый күзаллауларның әүвәлгеләре – бөтенне өлешләр суммасы буларак күзаллау. Бу – Мисыр , Вавилон мәдәниятләрендә шактый ачык күренә, ул , мәсәлән ,яңадан-яңа территорияләрне яулап алу сәясәтендә үзен белдерә.Аларның кушылуы державаның бөеклеген көчәйтү, куәтен арттыру буларак  каралды. Бөтенлекнең бу тибы гамәли сәнгатьтә дә үз урынын тапты: бер киңлек (вазалар, диварлар, колонналар) бөтенләй башка төрле орнаменталь бизәкләр белән, берничә сюжет белән тутырылуы мөмкин.

Бөтенлек турындагы күзаллау күп очракта греклар тарафыннан «ярашучанлык», «пропорциональлек», «гармония» буларак кабул ителә һәм еш кына антропоморф характерда була. Әлеге принцип буенча скульптура һәм архитектура кануннары барлыкка китерелә. Сиземләүгә һәм илһамлануга буйсынып, даһи скульптор статуя тудыра,  ул аңарда кеше тәненең гармониясе, аның пропорцияле гармониясе, хис һәм интеллект моделе гармониясе турында үзенең күзаллавын гәүдәләндерә. Шуннан соң аның дәвамчылары һәм укучылары, статуя кисәкләрен үлчәү «алгебрасы» ярдәмендә кул чуклары һәм башның гәүдә озынлыгы һәм башкалар белән нисбәтен теркәп, ул тудырган гармонияне тикшергәннәр. Статуяны тудырган чакта кеше тәне гармониясен өр-яңадан барлыкка китерү кануны менә шулай формалашкан. Тән пропорцияләренә, күзаллауны кабул итү үзенчәлекләренә якынча туры килгән шул ук принцип буенча храмнар төзелгән. Фикерләүнең интеграцияләүче принцибы үзен сәяси төзелештә ачык күрсәтте, шуның чагылышында Греция шәһәр-полисларның органик берлеге буларак тәкъдир ителде.

    Мәдәниятнең бөтен җиргә дә үтеп керү сыйфаты аны өйрәнү, саклау, тарату һәм алга таба үстерү буенча шундый ук киң, күптөрле һәм җәмгыяви мөһим эшчәнлекне тудырды. Дәүләт һәм иҗтимагый институтлар, рухи тормышның төрле өлкәләрендә активлык күрсүтәче аерым шәхесләр һәм социаль бердәмлекләр аның субъектлары булырга мөмкин.

   Бу активлык беренче юнәлешне профессиональ белгечләр (галимнәр , язучылар, композиторлар, дизайнерлар) генә түгел, социаль, сәнгати һәм фәнни-техник иҗатны яратучылар гамәлгә ашыра торган мәдәни кыйммәтләрне булдыруга бәйле.

    Мәдәни кыйммәтләрне үзләштерү, өйрәнүнең күпкырлы процессын чагыдыручы икенче юнәлеш гамәлдә планетаның бөтен халкын берләштерә, аның һәр вәкиле мәдәниятнең һәр компонентын — санитария-гигиена, коммуникатив, (гаилә- көнкүрештән алып, сәнгати, әхлакый, хокукый, икътисади,) сәяси, экология, физик һәм башка шундый компонентларны эзлекле үзләштерү субъекты булып китә. Кемдер мәдәниятнең иң гади, элементар нигезләрен үзләштерсә, кемнәрдер энциклопедик белемгә ирешә һәм интеллектуаль-эстетик иҗатның чын биеклегенә күтәрелә, әмма цивилизацияле җәмгыятьнең үзенчәлеге шунда: Җир йөзендә туган һәр шәхес (индивид) азмы-күпме дәрәҗәдә социаль-мәдәни эшчәнлек субъектына әйләнә.

Чорлар бәйләнешен, мәдәният варислыгын һәм аның казанышларын буыннан буынга тапшыруны тәэмин итүче өченче юнәлеш музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, реставраторлар, архив эше белгечләре эшчәнлегендә, мәгълүматта һәм матди, рухи, мәдәни кыйммәтләрне, тарихи хәтерне, милли-мәдәни мирасны саклауның башка формаларында чагылыш тапты.

Дүртенче, мәдәни кыйммәтләрне таратуга йөз тоткан юнәлеш лекторлар, экскурсовод, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре эшчәнлегенә һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенең төрле формаларына карый. Беренче чиратта, ул Укытучы дигән бөек исемне йөртү хокукы алган һәм үзен үсеп килүче буынның һәм халыкның башка төркемнәренең дөньякүләм һәм илебез мәдәнияте казанышларын үзләштерүе процессына җитәкчелекнең гаҗәеп катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә багышлаган түбәндәге затларны берләштерде:

  • мәктәпкәчә, гомуми белем бирүче, махсус урта һәм югары уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, белгечлекне күтәрү системасының педагогика хезмәткәрләрен;
  • ачык социаль мохиттә шәхесне мәдәнияткә тартуның күп аспектлы һәм шәхси юнәлеш алган процессларын көйләүне гамәлгә ашыручы социаль педагогларны.

      Алга таба мәдәниятне үстерүдә, аның эчтәлеген баетуда, чагылыш формаларын киңәйтүдә тупланган һәм беренче чиратта социаль-мәдәни өлкә менеджерлары тарафыннан тәкъдим ителгән бишенче юнәлеш танып белү-белем алу, сәнгати-иҗади, күңел ачу-уен, спорт-савыктыру һәм мәдәният өлкәсендәге активлыкның башка төрләрен стимуллаштыручы оештыру-арадашчы, административ-идарә, психологик-педагогик эшчәнлекне үзенә алды.

   Мәдәнияткә үзүсештәге системага караган кебек караш аның табигатенә нык туры килә.

Моңа бәйле рәвештә беренче чиратта билгеләнергә тиешле нәрсә: мәдәният—гаять катлаулы тайпылучан система. Ул, көнкүрешкә, сәясәткә, дин, фән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә, сәнгать һәм җитештерүгә үтәли кереп, меңләгән якларга (чикләргә) һәм төсмерләргә ия. Аның мәдәният контекстында чагыштырмача бәйсез статуска: сәнгати, санитария-гигиена, көнкүреш, җитештерү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт культурасы һ.б. шундый культураларга дәгъва кылучы якларын аерып күрсәтү очраклы гына түгел. Бу якларның чиксез төрлелеген өйрәнеп, культурология үзе шактый төрле рәвештәге юнәлешләргә ия буларак формалашты.

  1. Диннәр тарихы.

   Кешеләрнең илаһи көчкә инануы кешелек җәмгыяте белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Борынгы кешеләр үк инде сихергә һәм тылсымга, гадәттән тыш затлар- күзгә күренми һәм кул белән тотып карап булмый торган рухлар булуына ышанганнар . Аларга инану һәм табыну дин дип атала.

   Кешелек җәмгыяте белән бергә диннәр үсеш  кичерә һәм безнең заманнарга кадәр сакланып килә. Илебездә бөтен дөньяга таралган диннәрнең барлык дәвамчылары да (ислам, христиан (православие, католицизм, протестантизм), будда, яһүд диннәре) үзара татулыкта һәм тынычлыкта яши. 

   Хәзерге вакытта төп диннәр булып Буддизм, христиан һәм ислам санала.

  1.  Беренче дин: Будда

   Будда дине - дөньядагы иң борынгы диннәрнең берсе булып санала. Ул христианлык белән исламнан да элегрәк барлыкка килгән. Буддизм б.э.к. VI—V гасырларда Борынгы Һиндстанда барлыкка килә. Аны нигезләүче булып Сиддхйртха Гаутама (Будда) санала. Б. э. ның I гасырында буддизм ике юнәлешкә: хинаяну һәм махаяну юнәлешләренә бүленә, һиндстанда буддизмның чәчәк ату чоры б. э. к. V гасырга  б. э. ның I меңъеллыгы башына туры килә. Ул Көньяк-Көнчыгыш һәм Үзәк Азиядә киң тарала, өлешчә Урта Азиягә һәм Себергә, шулай ук Россиянең башка төбәкләренә үтеп керә.

Риваять буенча, Сиддхартха Гаутама Непал һәм Һиндстан чигендә урнашкан кечерәк кенә дәүләт белән идарә иткән патша — Шакьялар ыругы вәкиле Суддходана улы була. Вессака аенда (8 апрельдә) Суддходананың һәм аның хатыны Майяның улы Сиддхартха туа. Астролог аның киләчәктә бөтен дөньяны яулаячак бөек падишаһ яки атаклы дәрвиш булачагын әйтә. Әлеге сүзләрнең беренче өлешенең тормышка ашуын аеруча нык теләгән Суддходана, тәхет варисының бернинди дә борчу-мәшәкатьләре булмасын өчен, өч сарай төзергә һәм улының иминлеген кайгыртырга боера. 19 яшендә Сиддхартха үзенең туганнан туган сеңлесе Яшодхарага өйләнә. 29 яше тулгач, аның улы Рахула туа.

   Дүрт вакыйга принцның борчу - мәшәкатьсез тормышына чик куя: ул хәлсез картка, махау чире белән авырулы берәүгә һәм мәет озатуга юлыга, сәйяр дәрвиш белән очраша. Бу очрашулар Сиддхартханы байлык һәм төрле рәхәтлекләрдән гыйбарәт яшьлегенең мәңгелек түгеллеге, киләчәктә аның, һичшиксез, чирләр-авырулар белән алмашыначагы, картлык һәм үлем барлык кешеләр өчен дә табигый булуы турындагы тирән уйларга этәрә. Котылу юлын Сиддхартха һәртөрле рәхәтлекләрдән тулысынча баш тартуда күрә. Төнлә Сиддхартха үзенең сараен ташлап китә һәм сәйяр дәрвишкә әверелә. Ул 6 ел буе Ганг үзәнендә каңгырып йөри, акыл ияләре һәм вәгазьчеләр белән очраша, ризыктан тыела.

Будда, бервакыт төнлә, тирән гарешкә китеп, Гаутама дөньядагы бар нәрсәнең газапларга дучар булуына төшенә. Бу газапларның сәбәбе кешеләрнең белемсез-мәгълүматсызлыгыннан гыйбарәт. Уйлануларын дәвам итеп, Гаутама газаплардан арыну юлын таба. Ул тулысынча чистарына һәм җитлегә, дөнья яралуның һәм яшәешнең барлык серләренә үтеп керә, гадәттән тыш сәләтләргә ия була, нирванага — абсолют буйсыну һәм тынычлык халәтенә ирешә. Шулай итеп, ул Буддага әверелә («Будда» сүзе «уянган», «күңеле тынычланган» мәгънәләренә ия). Бу вакыйга аңа 35 яшь вакытта була.

   Будда Шакьямуни үз тәгълиматын 45 ел буе тарата. Вакытлар узу белән, аның шәкертләрнең саны ике меңнән артып китә. 80 яшенә җиткәч, Вайсали шәһәрендә ул авырый башлый һәм өч айдан соң нирванага керәчәге хакында әйтә. Будда Кусинагара шәһәре читендәге урманга керә һәм ике биек агач арасында җиргә сузылып ята. Биредә ул соңгы сулышына кадәр шәкертләренә үгет – нәсыйхәтләрен, киңәшләрен тапшыруын дәвам иткән хәлдә тын гына нирванага керә.

  Кусинарга шәһәре халкы һәм Будданың барлык шәкертләре тирән кайгыга баталар. Будданың яраткан шәкерте Ананда кушуы буенча, алар үз остазларының гәүдәсен утта яндыралар. Будда җәсәденең калдыклары кисәкләргә бүлгәләнә һәм ул вакытта Һиндстанда яшәгән барлык халыкларының вәкилләренә таратыла. Шуннан бу дин башка илләргә таралган. Будда дине күпләп Азиядә таралыш алган. Һиндстаннан кала буддачылар Кытайда, Япониядә, Монголиядә, шулай ук Россиянең көнчыгыш районнарында  яшиләр . Россия халыклары арасында калмыклар, бурятлар,тувалылар будда динен тота.

Һәрбер буддачы үз диненен дүрт күркәм хакыйкатенә инана.

  • Беренче хакыйкать туу, картаю, авырулар, үлем, теләккә ирешмәү һ. б. барысы да газап дип исәпли. Яшәү,— димәк, газап чигү.
  • Икенче хакыйкать буенча, газапның сәбәбе — тойгылы ләззәтләргә ашкыну, яшәү һәм үлгәннән соң терелү. Газапларның сәбәбе теләкләрдән гыйбарәт.
  • Өченче хакыйкать - газаптан котылу юлы сәбәпне бетерүгә бәйле дип икърар итә. Газаплардан котылу өчен, теләкләрдән азат булырга кирәк.
  • Дүртенче хакыйкать -моның өчен Сигезле юлны, яки Урта юлны тәкъдим итә. Бу юл сигез баскычтан тора:

      1) Канунны тою;

     2) аның турында фикер йөртү;

     3) дөрес сөйләү;

     4) үз-үзеңне дөрес тоту;

     5) дөрес тормыш рәвеше алып бару;

     6) көчне дөрес сарыф итү;

     7) дөрес хәтер;

     8) үз-үзеңне дөрес юнәлдерү.

    Башка диннәрдә кебек үк, буддачылыкта да төрле юнәлешләр бар.Төп юнәлешләр өчәү. Алар арасындагы аерма,башлыча, нирванага ирешү хакындагы карашлар белән бәйле.

1)хинаяна

2)махаяна

3)важраяна

      Буддачылыкның иң киң таралган юнәлеше булып Махаяна тора.Чөнки кешегә гадәти тормышында әхлакый юнәлеш бирүче - нәкъ менә махаяна. Махаяна тарафдарлары Канунга - Дхармага нигезләнеп камилләшә дә ала , шул ук вакытта аның итекче, тимерче һ.б  булып калу мөмкинлеге дә бар.

   Буддачы монахлар медицина өлкәсендә белем туплау белән генә чикләнмичә,барлык мохтаҗларны түләүсез дәвалау белән дә шөгыльләнәләр.

  Монастырьлардагы төп урын - җамигъ храмы, буддачы монахлар анда даими җыелып, бергәләп гыйбәдәт кылалар. Җамигъ храмы янында еш кына ступа урнашкан була.Ступада буддачыларның изге саналган әйберләре саклана.

   Көндәлек тормышларында буддачылар ай календареннән файдаланалар, бәйрәмнәрнең еллык циклы, нигезендә, Будда тормышындагы вакыйгалар белән бәйле. Аларның күпчелеге ай тулган көнгә (айның 15 нче көненә) туры килә.

Будда дине таралган илләрнең кайберләрендә Яңа елны февраль һәм март айларында, кайберләрендә - март, апрель айларында бәйрәм итәләр. Яңа елда буддачылар комнан яисә башка материаллардан зур булмаган калкулыклар өяләр. Мондый калкулык алар өчен изге Меру тавын символлаштыра. Әлеге бәйрәм вакытында кешеләр бер- берсе өстенә су коялар, Будда сынына су чәчрәтәләр. Бу көнне иске, кирәксез әйберләрне яндыру гадәте дә яши.

  Апрель—май айларында барлык буддизм монастырьларында берьюлы өч бәйрәм (Будданың тууы, аның рухи тынычлыкка ирешүе һәм нирванага китүе) уздырыла. Бу көннәрдә монастырьларда гыйбадәт кылалар, дин тотучыларга Будданың һәм аның шәкертләренең тормышы турында сөйлиләр. Тантана монахлар общинасы әгъзаларына ризыклар һәм бүләкләр бирү белән тәмамлана.

  Сиддхартханың туган көнендә «Будданың чистарыну көне» үткәрелә. Храмнарда һәм өйләрдәге алтарьларда буддаларның сыннарын һәм сурәтләрен баллы су белән юалар, чәчәкләр белән бизиләр, кич җиткәч, ут кабызган лампалар тотып, урамнарда йөриләр.

Шушы ук вакытта буддизмны тоткан барлык илләрдә «Мәрхүмнәрне искә алу көне уздырыла (кыт. Юйланыгёнь, монг. Маньхонйл, пали Улламбана, япон. Ураббн). Бу көндә ата-бабаларның каберләренә баралар, аларны чистарталар, тәртипкә китерәләр, хәерчеләрне ашаталар. Кичен елга һәм сулыкларга кабызылган кечкенә фонарьлар төшерәләр. Июнь— июль айларында, яңгырлар башлангач, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә «Будданың күккә ашуы» бәйрәме билгеләп үтелә. Октябрь уртасыннан ноябрь уртасына кадәр «Будданың җиргә иңүе» бәйрәм ителә. Бәйрәмдә махсус тантаналар, төрле утлар кулланылган чаралар, йолалар башкарыла, монахлар Будда сыннарын, сурәтләрен күтәреп йөриләр. Бу көндә монахларга кием-салым бүләк итү гадәткә кергән.

Июнь—июль айларында җиргә Майтрёйя — якынлашучы Будда килү бәйрәме билгеләп үтелә.

   25 декабрьдә Тибетта, Монголиядә, Бурятиядә, Калмыкиядә һәм Тувада (Тывада) Тибеттагы Гэлуг мәктәбенә нигез салган Цзонхаваның туган көнен билгеләп узалар.

2.2. Икенче дин : Христиан

    Б.э.ның I гасыры башында үзенә зур  територияләрне буйсындырган көчле" дәүләт — Рим империясенең формалашуы төгәлләнә. Үзенең борынгы дини традицияләрен саклаган кечкенә Иудея да Рим хакимлегенә буйсына. Мәҗүси диннәрдән аермалы буларак, аларда күк җисемнәренә, табигать көчләренә, хайваннарга, каһарманнарга һәм хакимнәргә табыну хуп күрелә; Иудея халкы, борынгы яһүдләр күзаллаганча, җиһанны барлыкка китергән һәм аның кауннарын билгеләгән бер Аллага табына. Яһүд диненең төп фикерләре һәм яһүд халкы тарихы «Иске Васыять» («Вётхий Завёт»)   (килешү, васыять) изге китапларында бәян ителгән. Шул исәптән анда кешенең яратылышы, аның гөнаһлары, Алланың кешелек дөньясын явызлык хакимлегеннән «Йолучы» («Искупитель») җибәреп коткарырга вәгъдә итүе турында да сөйләнелә.

   Христианнарның ышануы буенча, моннан 2 мең еллар элек Алла Улы, дөньяны Коткаручы туа; ул, гаепсезгә җәза күреп, кешелек гөнаһларын үзенә ала. «Ул безгә хезмәт итүче кешегә  әверелде. Үзенә иң начарны кабул итеп, иң яхшыны бирде; Аның  фәкыйрьлегеннән без баесын өчен фәкыйрьләнде; без азат булсын өчен Үзе кол рәвешен алды; без күтәрелсен өчен түбән төште; без җиңсен өчен вәсвәсәләнде; без дан алсын өчен хурлыкка дучар булды; коткару  өчен үлде; гөнаһ белән түбән төшкәннәрне үзенә җәлеп итү өчен күтәрелде»,— дип язган изге Григорий Богослов.

Иисус Христосның бу дөньядагы тормышы вакыйгалары — аның Кыз Мариядән тууы, Алланың патшалык итүе турындагы вәгазе, җәфа күрүләре һәм үлүе, ә аннары яңадан терелүе Инҗил (Евангелие: грек. яхшы хәбәр») китапларында бәян ителәчәк. Риваятьләр буенча, алар Христосның укучылары — апостоллар (грек. «җибәрелгәннәр»)  тарафыннанан язылган. Дүрт Инҗил «Яңа Васыять» изге китапларының төп өлешен тәшкил итә; аларга шулай ук Иисус шәкертләренең, ягъни Апостолларның эш-гамәлләре һәм аларның өндәмәләре дә керә. Инҗил өйрәтмәләренең төп мәгънәсе нәрсәдә? Иң әһәмиятлесе — Аллага һәм якыннарыңа мәхәббәт; ул Иске Васыятькә караганда тулырак һәм күтәренке рухтарак бирелгән. Христос варисларына бик югары таләпләр Иисус тарафыннан Тау вәгазендә

( «Нагбрная проповедь» ) язылган. Бу — рәнҗетүләрне гафу итү һәм дошманнар өчен дога кылу, гыйффәтлелек һәм тыйнаклык, җанны коткару турында кайгырту һәм шәфкатьле эш-гамәлләр. Христианнар өчен, әлбәттә, Иске Васыятьтәге (аның Ун канунындагы) «үтермә», «урлама», «анаң һәм атаңны хөрмәтлә», «зина кылма», «ялган сөйләмә» дигән һ. б. әхлакый нигезләмәләр дә үз көчендә кала. Чиркәү өйрәтмәсе буенча, рухи үсешнең иң югары ноктасы — кешенең аллалашуы (оббжение) ул. Алла Улы кешегә әверелгән кебек үк, кеше дә Аллага якыная ала. Бөек Афанасий сүзләренчә, «Кеше аллалашсын өчен, Алла кеше рәвеше алды».

   Иисусның бала чагы һәм үсмерлек еллары турында бернәрсә дә диярлек билгеле түгел. Утыз яшьлек чагында ул, гөнаһсыз булса да, «Крестителъ» (Чукындыручы) дип аталган Иоанн пәйгамбәрдән чукындыру (иудеялыларда барлык явыз көчләрдән арындыруны гәүдәләндерүче суга чумылдырып алу йоласы) кабул итә һәм чүлдә кырык көнлек посттан соң үз тәгълиматын тарата башлый. Аны һәр җирдә унике яраткан укучысы — дин таратучы апостоллар озатып йөри, ә Христосның бу дөньядагы хезмәтләре гадәти булмаган хәлләр: авыруларны савыктыруы, явыз рухлардан азат итүе, хәтта үлгәннәрне терелтүе кебек вакыйгалар белән чиратлаша. Күп кешеләр ышануынча, ул — Алла вәгъдә иткән дөньяны Коткаручы. Әмма икенче берәүләр көтелгән Мессияне, барыннан   да элек, сәяси юлбашчы, азат итүче патша итеп күзаллый. Иисусны дини  тормыш һәм җәмәгать тәртибенә куркыныч тудыручы хөр фикер иясе дип күргән Иудея аксакаллары (ыру башлыклары) Христосны юк итәргә булалар. Аны дошманнар кулына тапшырырга вәгъдә биргән хыянәтче дә табыла, ул унике апостолның берсе — Иуда була.

  Иудеяда Пасха бәйрәме якынлаша. Үзенең тәредә үләчәген белеп торучы Иисус (ул бу вакытта Иерусалимда була) кичтән үзенең шәкертләре белән соңгы тапкыр бергә аш өстәле янына утыра. Әлеге очрашу «Яшерен кичә» («Тайная вечёря») дигән исем ала. Икмәкне сындыргалап, Коткаручы аларны апостолларга бирә һәм болай ди: «Бу — Минем тәнем, ул сезгә күчә». Аннары шәраб салынган касәне эчәргә фатиха биреп әйтә: «Аннан барыгыз да эчегез, чөнки бу — күпләрне гөнаһлардан коткару өчен түгелә торган Минем Яңа Васыять Каным». Әлеге серле йоланы Хода, Аны искә алу буларак, һәрвакыт үтәргә куша; ул йола евхарйстия (грек. «илтифат, хөрмәт күрсәтү») дип йөртелә башлый.

Шуннан соң барысы да Иерусалимнан ерак түгел урнашкан Зәйтүн
тавына китәләр. Андагы Гефсиман бакчасында Иисус елый һәм гөнаһлы дөньяны коткару өчен кирәкле газапларны кичерергә әзерләнеп, Күкләр Атасына гыйбадәт кыла. Апостоллар исә тирән йокыга тала. Алар арасында инде Иуда булмый. Ул тиздән Рим сугышчылары белән килеп җитә һәм, Иисусны үбеп, аны солдатларга күрсәтә. Апостол Петр каршылык күрсәтә, әмма Христос (КүкләрАтасына буйсынучы буларак) аны туктата.  Кулга алынган Иисусны рухани йортына алып китәләр, анда тиз арада җыелган иудеялылар шурасы — синедридн ялган шаһитлар ярдәмендә аны үлемгә хөкем итә. Үлем карарын Иудеяның ул вакыт тагы прокураторы Понтий Пилат рас-
ларга тиеш була. Рим чиновнигы (түрәсе) дини бәхәсләрдән ерак тора, кулга алынучы аңа ошый да. Ул хөкем ителүчегә        ярдәм итәргә тели, чөнки аның бер гаебен дә күрми, әмма ахыр чиктә аны җәзаларга рөхсәт бирә. Җомга көн көндезге уникедә моңа кадәр солдатлар рәхимсезлегеннән һәм мәсхәрәләвеннән газапланган Иисус Христосны халык алдында җәзалау үткәрә торган урында-Голгофа тавында –кул аякларыннан тәрегә кадаклап куялар. Анда ул,үлгәнче , тагын берничә сәгать буена газаплана, әмма шунда да үзен газаплаучылар өчен дә дога кыла.

  Христосның гәүдәсен кыяга уеп ясалган кечерәк кенә мәгарәгә урнаштыралар һәм аңа керү юлын авыр таш белән каплап куялар. Иисусның гәүдәсен урлап китүләре бар дип, анда сакчы да куела. Әмма якшәмбе көнне хатын-кызлар (Христосның укучылары) тиешле йолалар үтәргә килгәч, ташның читкә этәрелгәнен, сакчының булмавын, төрбәнең буш икәнлеген күреп гаҗәпкә калалар... Төрбә эчендә утырган фәрештә шатлыклы хәбәр җиткерә: Христос яңадан терелгән! Чынлап та, тиздән Иисус үз шәкертләре янына килә, 40 көн дәвамында алар белән аралаша һәм аларның күз алдында күккә аша.

Иисус тарафдарлары кыска гына вакыт эчендә Инҗил тәгълиматын бөтен Рим империясенә тараталар.

  1. Ислам дине

    Нәрсә ул ислам? Бу сорауга без, ислам — иң элек цин ул, дип җавап бирербез (соңрак без аның дингә генә кайтып калмавы, бу сүзнең мәгънәсе бик киң булуы хакында да белербез). Өстәвенә, ислам — дөньякүләм таралган дин, ягъни аны дөньяның төрле илләрендә яшәүче төрле халыклар тота. Бүгенге көндә 900 млн. чамасы кеше үзен мөселман дип исәпли. Ислам, иудаизм һәм христианлык кебек үк, күп санлы аллаларга түгел, ә рәхимле һәм шәфкатьле бердәнбер Аллага табына. Мөселманнар, хәтта рус телендә сөйләшүчеләре дә, әлеге Илаһи затны Аллаһы (гарәп телендә «Алла бу» дигәнне аңлата, шул ук вакытта Алланың исеме дә) дип атыйлар.

Бу — бердәнбер Алла — бөтен Галәмне, күкне, җирне бар итүче. Алай гына да түгел, ул — бөтен дөнья белән идарә итүче дә. Аннан башка дөнья бер генә мизгел дә яши алмас иде. Ул — Галәмнең бердәнбер һәм чын хуҗасы, бар кешенең язмышы һәм дөньядагы бөтен нәрсә бары тик аңа гына бәйле. Моннан тыш, ул — Кыямәт көнендә кешеләрдән бердәнбер хисап алучы да. Кайчан да булса яшәгән һәрбер кешенең алдагы язмышын бу көнне бары тик ул гына билгели: Алла үлгәннәрне яңадан терелтә һәм диндарларны оҗмахка, гөнаһ кылганнарны тәмугка озата.

    Икенче төрле әйткәндә, ислам Алланың берлеген яисә бер генә Аллага ышануны таный. «Ислам» сүзе гарәп телендә үзеңне Аллаһыга тапшыру мәгънәсен аңлата (кайвакыт буйсыну дип дөрес тәрҗемә итмиләр). Безгә яңгырашлары буенча бер-берсенә охшамаган кебек тоелган «мөселман» һәм «ислам» сүзләре гарәп телендә бер үк фигыльдән ясалалар, һәм «мөселман» сүзе үзен бердәнбер Аллаһыга тапшырган, аның берлегенә ышанган дигәнне аңлата.

    Исламны Ибраһим дине дип тә атыйлар, чөнки Ибраһим (христианнар аны Авраам дип йөртәләр) Алланың берлегенә ышанган, язмышын аңа тапшырган һәм шуның белән бары тик әлеге Аллага гына табынырга омтылганнарга үрнәк булган беренче кеше була. Яһүдиләр (иудейлар) һәм христианнар да Ибраһимга нәкъ менә шуның өчен хөрмәт белән карыйлар.

     Иудаизм һәм христианлык кебек үк, ислам да ихлас дин, Вәхи дин, ягъни Изге китаплы дин санала. Бу китап аша Алла кешеләр белән сөйләшә, аларга үзе турында хәбәр бирә. Ислам динендә Коръән әнә шундый китап булып тора.

Шул рәвешле, ислам — дөнья халыклары дине, Аллаһының берлегенә ышанучы дин, Ибраһим дине, Изге китаплы дин.

    Ислам диненә Мөхәммәд пәйгамбәр нигез сала. Барлык мөселманнар да аны аеруча ихтирам итәләр һәм, исемен әйткәндә, «Рәсулулла салләлаһу галәйһи вә сәлләм», ягъни «Аллаһы Тәгалә аңа хәер-догасын һәм сәламен юлласын» дип тә өстиләр.

610 елларда Мөхәммәд үзенең кабиләдәшләрен ислам диненә өнди башлый. Аның беренче вәгазьләре бик гади була. Ул Алланың бердәнбер булуы, аннан

бүтән аллаларның юклыгы, Алланың балалары булмавы һәм бары тик аңа гына табынырга кирәклеге турында сөйли. Ул күкне, йолдызларны һәм тауларны, хайваннарны һәм кешене бар итүче кодрәтле Алла булуы турында аңлата. Дөньяда бөтен нәрсә Алла кушуы буенча эшләнә, барысы да аның хөкемендә, ул бөтенесен дә күрә һәм бернәрсәне дә аннан яшереп калып булмый. Аллаһы Тәгалә рәхимле вә шәфкатьле, ул үзенә табынганнарны һәм изге гамәл кылучыларны юмарт бүләкли. Ләкин үзенә ышанмаган һәм яманлык кылган бәндәләргә карата кырыс та була белә. Аларны коточкыч газаплар көтә.

   Мөхәммәд кеше гомеренең ахыры гына түгел, бөтен кешелек дөньясының да җирдә яшәүдән туктау көне киләчәк дип әйтә. Бу көннең кайчан җитәчәген бер Алла үзе генә белә, ләкин ул һичшиксез җитәчәк. Бу Кыямәт көне булачак, ул вакытта Алла Адәмнән башлап барлык кешеләрне яңадан терелтәчәк һәм барысын бергә җыячак, кылган эшләре өчен берәм-берәм хисап алачак. Турылыклы, гадел һәм изгеләрне оҗмах рәхәтләре, эсседә күләгәсе белән җанны рәхәтләндерә торган агачлар, сихәтле һава көтә. Бозык һәм явызларны тәмуг газаплары, ут-ялкын һәм суык көтә.

     Гаять мөһим бер нәрсәне дөрес аңларга кирәк. Мөхәммәд берөзлексез түбәндәгеләрне тәкрарлап тора: халыкка аның тарафыннан җиткерелгән сүзләрнең берсе дә аның үз сүзләре түгел, ә Аллаһы Тәгаләнеке, ә ул, Мөхәммәд, әлеге сүзләрне тапшыручы гына.

Әлеге фикерне раслау өчен, Мөхәммәд башка халыкларга аңа кадәр Алла тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрне һәм илчеләрне атый. Адәм, Нух, Лут « Ибраһим, Муса, Дауд, Сөләйман, Гайсә һәм башкалар — барысы да Коръәндә пәйгамбәр һәм илче дип аталганнар. Алар үз халыкларына Алла сүзләрен җиткерүчеләр булалар. Үз пәйгамбәрләрен тыңлаган халыкларга Алла иминлек һәм муллык иңдергән. Ә үз пәйгамбәрләре артыннан бармаган халыкларны ул каты җәзага тарткан, аларга күп санлы бәла-казалар  җибәргән яисә тулысынча юк иткән. Мөхәммәд кавеменең дә язмышы аның үз пәйгамбәренә нинди мөнәсәбәттә торуына бәйле була.

 Әмма Мөхәммәднең кабиләдәшләре Мөхәммәдне Алланың илчесе итеп күрергә теләмиләр. Үзләренең күп санлы потларына табынуларын дәвам итәләр, Аллаһы Тәгаләнең ачуы төшүгә ышанмыйлар, теге дөньяда көтәчәк җәзалардан курыкмыйлар. Ул гына да түгел, алар аны шашкан Иблискә санап мыскыл итә һәм көлә башлыйлар. Мөхәммәд бу гаепләүләрне кире кагып: «Сезнең дустыгыз шашмаган... Бу Иблис сүзләре түгел... Изге илче сүзләре бу!» -ди.

Тиздән кайбер мәккәлеләр Мөхәммәднең вәгазенә колак сала башлыйлар, һәм ул әкренләп үзенең беренче тарафдарларын таба. Башта алар бик аз булалар Ләкин инде шушы хәл үк аның дошманнарын сагаерга мәҗбүр итә.

      Нәкъ менә Мәдинә шәһәрендә иң беренче мөселманнар өммәте барлыкка килә башлый, ә Мөхәммәднең тормышы әкренләп тулаем үзгәреш кичерә. Туктаусыз эзәрлекләнгән дингә өндәүчедән ул мөселман общинасының — өммәтенең —абруйлы, дәрәҗәле җитәкчесенә әверелә бара. Ул дин башлыгы гына түгел, ә мөселман өммәте кануннарын билгеләүче, аларның үтәлешен күзәтүче сәяси, хәрби юлбашчы, баш казый да булып тора.

   Хәзер инде үзенең вәгазьләрендә Мөхәммәд бердән бер Аллаһыга табыну, Кыямәт көне һәм элеккеге пәйгамбәрләр турында гына түгел, ә ни рәвешле гыйбадәт кылу, мөселманның үз өммәтендә һәм гаиләсендә нинди кануннар буенча яшәргә тиешлеге, кайсы ризыкларны ашарга ярый, кайсыларын ярамый, христианнарга һәм яһүдиләргә нинди мөнәсәбәттә булу,  табышны ничек бүлү турында да сөйли.

   Мөхәммәд дини эшчәнлекне дәүләт эшчәнлегеннән аерып карамый. Мөселман өммәте кануннары һәм кагыйдәләренең аннан түгел, ә Алладан булуына  үзе дә һәм барлык мөселманнар да нык ышана. Һәр өммәт үзе дә бер үк вакытта һәм дини, һәм сәяси оешма була. Ислам динендә христиан җәмгыятендәге кебек чиркәүгә һәм дәүләткә бүлгәләнү юк. Мөселман җәмгыяте бер үк вакытта дини бергәлек тә һәм дәүләт тә булып тора.

    Мөхәммәднең һәм барлык мөселманнарның ышануынча, Аллаһы Тәгалә үзенең вәхиен — дини ышануларны, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм кануннарын — Коръәндә бәян итә. Коръән,— христианнарның Библиясе кебек үк, мөселманнарның дини тәгълиматында беренче һәм иң әһәмиятле чыганак булып торучы изге китап. Чынбарлыкта мөселманнарның Коръәнне аңлавы, христианнарның Библияне аңлавыннан шактый нык аерыла.

      Библия (Иске һәм Яңа Васыять тә) — Алла тарафыннан сайланган һәм Изге Рух тарафыннан рухландырылган кешеләрнең төрле чорларда иҗат иткән китаплар тупланмасы ул. Христианнар ул китапларны язарга Алла илһам биреп торган дип ышаналар. Алар Алла сайлаган аерым кешеләр тарафыннан язылалар. Әмма бу сайланган кешеләр дә кеше булып калалар һәм аларның күзаллаулары, мөмкинлекләре шул чор һәм үз мәдәниятләре белән билгеләнә. Башкача әйтсәк, Библия Алла белән кешенең уртак хезмәт җимеше булып тора.

     Мөселманнар өчен Коръән — Аллаһының Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәдкә җиткергән сүзләре ул. Мөхәммәд исә Аллаһының барлык әйткәннәрен, үзеннән бернәрсә дә өстәмичә, башта үзенең мәҗүси кабиләдәшләренә, соңрак мөселман тарафдарларына, аның эшен дәвам итүчеләргә тапшыра. «Коръән» сүзе гарәп телендә кычкырып яттан уку мәгънәсен белдерә. Без инде Аллаһының Мөхәммәдкә иң беренче тапкыр мөрәҗәгать итүендә үк укырга кушуы турында беләбез. Ә Мөхәммәд, Аллаһы аңа үзе кычкырып укырга тотынмый торып, үзенең нәрсә укырга тиешлеген белми. Аллаһы сөйләгәннәрне хәтерендә калдырып, Мөхәммәд аларны кешеләргә җиткерә. Христианнар өчен Алла Иисус христоста гәүдәләнеш тапса, мөселманнарда ул изге китап - Коръән.

Коръән 114 сүрәгә,  ә һәр сүрә аятьләргә бүленә.Традиция буенча сүрәләрне ике зур төркемгә бүләләр: пәйгамбәргә Мәккәдә иңгән сүрәләр һәм Мәдинәдә иңгән сүрәләр.

      Ислам динен тотучы халыклар куллана торган календарь — ай календаре. Б. э. ның 622 елына туры килгән һиҗрәт елы ел исәбенең башы дип санала. Бары тик 637 елда гына ел исәбен һиҗрәттән саный башлаганнар. Мөселман календаре 12 айдан тора. Так айларда — 30, җөп айларда 29 көн. Мөселман календаре буенча, ай исемнәре түбәндәгеләр:

1 — мөхәррәм; 2 — сәфәр; 3 — рабигыләүвәл; 4 — рабигылахир; ә — җөмадиәләүвәл; 6 — җөмадиәлахир; 7 — рәҗәб; 8 — шәгъбан; 9 — Рамазан; 10 — шәүвәл; 11 — зөлкагдә; 12 — зөлхиҗҗә.

Алар арасыннан иң күркәме — ураза ае — тугызынчы ай Рамазан. Елның соңгы аенда Мәккәгә хаҗ кылына, бу аның зөлхиҗҗә, хаҗ ае дигән исемендә дә чагыла. Дүрт ай — 1, 7, 11, 12 нче айлар изге санала. Бу вакытта сугышлар башларга ярамый, күбрәк вакытны изге гамәлләргә багышлау тиешле.

      Ай календаре буенча ел кояш календаре елыннан 11 тәүлеккә кыскарак. Шуның өчен мөселман елының башы, мөселман календареның башка даталары кебек үк, кояш елының төрле көннәренә туры килә, юлиан һәм григориан календарьларының төрле даталары буенча күчеп йөри.

     Мөселман календаре рәсми рәвештә Согуд Гарәбстанында кабул ителгән. Кайбер мөселман илләре (мәсәлән, Төркия) гражданлык максатларында григориан календарен кулланалар.

      Мөселман елының истәлекле даталары.

Мөселман елының төп истәлекле көннәре түбәндәгеләр (хронологик тәртиптә): Яңа ел (Ниҗрәт көне; 1 мөхәррәм), Гашура (10 мөхәррәм) — әлеге көн мөселман-шигыйлар өчен бик зур әһәмияткә ия, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне (12 рабигыләүвәл), Мөхәммәд пәйгамбәрнең җиденче кат күккә ашуы — Мигъраҗ (27 рәҗәбкә каршы төн), Бәраәт кичәсе (шәгъбан аеның уртасы), Кадер кичәсе (27 Рамазанга каршы төн), Ураза гаете (1 шәүвәл) һәм корбан гаете(10 зөлхиҗә)шулай ук Бәраят кичәсе, Кадер кичәсе, ураза гаете, корбан гаете.

    Ураза һәм корбан гаетләре - исламдагы иң зур бәйрәмнәр.

    Шулай ук мөселманнар язу сәнгате-каллиграфиядә зур уңышларга ирешкәннәр Сөнни мөселманнар, нигездә, шигәрият һәм философияне үстергәннәр. Шигыйлар, тыюларны узып , үзләренең сынлы сәнгать һәм китап миниатюрасы мәктәпләрен ачканнар.

  1. Диннәр — безнең тарихыбызның мөһим бер өлеше. Без нинди генә дәүләт яисә цивилизация үсешен алмыйк, аларда диннәр үз йогынтысын ясаган һәм ясый. Дөрес, диннәрнең җәмгыятьтә тоткан урыны, мәдәният үсешенә керткән өлеше, чыгышыбызда  күренгәнчә, һәрвакыт үзгәреп тора. Ләкин нинди генә чорны алсак та, без диннәрнең җәмгыять тормышыннан юкка чыкмаганлыгын күрәбез. Хәтта идеологиясе атеистик принципка корылган Совет хакимияте елларында да дин үзенең җәмгыятьтәге йогынтысын тулысынча югалтмады. Чөнки диннәр йола, гореф-гадәт системасы һәм догмалар тупланмасы гына түгел. Диннәр — дөньяга үзенчәлекле караш системасы, дөньяны танып белү рәвеше, үз эченә төрле мәдәни формалар алган могҗизалы бер җиһан. Шуңа күрә дә диннәргә гади һәм примитив караш аларны аңлауда зур каршылык кына булып тора.

Диннәр — җәмгыятьнең асылын билгеләүче бер мөһим фактор. Шуңа күрә дә теге яки бу цивилизациянең үзенчәлеген һәм үсеш юлларын билгеләгәндә, дини факторны читкә кую мөмкин түгел. Төрле мәдәниятләрнең асылына төшенү өчен дә, диннәрнең йогынтысына игътибар итү мөһим.

   Мин Урыссу бистәсендә яшим. Бистәбездә татарлар, руслар, марилар, башкортлар һәм башка милләрләр яши. Алар бер – берсен аңлап, ярдәмләшеп, бик тату гомер итәләр. Бу һичшиксез диннәрнең изге булуы, цивилизация үсешенә уңай йогынты ясавы дип уйлыйм. Гимназиябездә ислам дине кануннары буенча киенеп йөрүче укучыларның елдан – ел арта барулары да мине шатландыра, киләчәкнең якты булачагына өметемне арттыра.

  1. Кулланылган әдәбият.

1. А.Н. Сахаров, К.А. Кочегаров.  Россия халыкларының дини мәдәнияте. 4 сыйныф. Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2011.

2. А.Н. Сахаров, К.А. Кочегаров, Р.М. Мөхәммәтшин. Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре. Гомуми белем бирү учреждениеләренең 5 сыйныфы өчен дәреслек. Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2012 -110б.

3. Л.Г.Жукова, А.В. Журавский, А.В. Пименов, Н.В. Шабуров. Дөньякүләм таралган диннәр: Татар урта белем мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек.М.:Дрофа; Казан : Мәгариф, 2002.- 240 б.

4. Диннәр тарихы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен уку әсбабы.- Казан: Мәгариф, 2008.- 407б.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы Урыссу гимназиясе

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Рәсем сәнгатендә Муса Җәлил образы

Эшне башкарды: 9нчы сыйныф укучысы

 Миннеханова Ландыш Алмаз кызы

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы Ахунова Венера Салих кызы

Урыссу, 2016 нчы ел

Эчтәлек

Кереш.........................................................................................................................................3

I  бүлек. Рәссамнар иҗатында каһарманлык үрнәге ........................................................... 5

II бүлек. Мансур Рәхимовның яшь буынга үткәннәрдән сәламе .......................................8

Йомгаклау ................................................................................................................................10

Кушымта ..................................................................................................................................11

Файдаланылган әдәбият .........................................................................................................15

Кереш

Сынаулары белән сыный тормыш,

                                                                                                 Моабитлар аша үткәрә...

                                                                                            Рух вә җаны көчле булганнарны

                                                                                    Йолдыз итеп күккә күтәрә!

                   Шаһинур Әхмәтсафа

    Муса Җәлил татар, Россия һәм дөнья әдәбияты тарихына каһарман – шагыйрь булып керде. Без быел тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәк Габдулла Тукай кебек үк, Муса Җәлил дә татар халкының аерым бер горурлыгы һәм бәхәссез милли – рухи символы булып тора. Ул – безнең күпмилләтле әдәбиятыбызда үлгәннән соң иң югары ике хөкүмәт бүләгенә: Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән шәхси батырлыгы һәм искиткеч кыюлыгы өчен – Советлар Союзы  Герое исеменә һәм “Моабит дәфтәре” шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек булган бердәнбер вәкил. Әлеге факт шагыйрьнең тормыш һәм иҗат батырлыгының аерылгысыз бердәмлеген раслый. Аның тормышы – Ватанга тугрылык , чын күңелдән бирелгәнлек югары кимәлдәге шигърият белән ныгытылган чын батырлык үрнәге. Ә инде шигърияте – барыннан да элек Моабит циклы үзенең чынбарлыгы, тормышчанлыгы, яхшылыкка ышанычы белән сокландыра. Мондагы һәр шигъри юл иң югары бәя белән  - шагыйрьнең үз гомере һәм каны белән түләнгән.

     М.Җәлил иҗаты – ул үзе бер дөнья, анда милли кыйммәтләр һәм мотивлар гомумкешелек кыйммәтләре белән тыгыз бәйләнгән. Ул үз эченә ихлас лириканы да, ачыктан – ачык публицистик, хәтта өндәмә рәвешендәге шигырьләрне дә, эпик поэмаларны да, балалар өчен шигырьләрне дә, драматик либреттоларны да, көн кадагына суккан фельетоннарны да, шигъри репортажларны да сыйдырган. Иң югары шигъри биеклеге – “Моабит дәфтәре” циклы барлыкка килгәнче үк, Муса Җәлил киң билгеле, танылган шагыйрь була, аның шигырьләре мәктәп хрестоматияләренә кертелә. Аның сугыштагы тиңсез каһарманлыгы – көндәлек гражданлык батырлыгының, шигъри иҗат батырлыгының табигый дәвамы.

М.Җәлил шигърияте бүгенге заман укучысын сирәк очрый торган сүз һәм эшнең аерылгысыз булуы белән үзенә җәлеп итә. Аның шигърияте еллар үтсә дә тоныкланмый, хәтта, киресенчә, елдан – ел яктырак һәм күпкырлырак булып балкучы әдәби күренешләрнең берсен тәшкил итә. Бу хакта шагыйрьнең күп телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләренең ел саен басылып чыгуы һәм китапларының миллионларча тиражлары да ачык күрсәтеп тора. [5, 26]

Чал тарих битләрендә мәңгелеккә урын алган бөек шәхес Муса Җәлил төрле чорда яшәгән зыялыларның, рәссамнарның, әдипләрнең күңел кылын тибрәткән, аларны яңадан – яңа образлар тудыруга илһамландырган, иҗатларына дәрман, куәт өстәгән. Муса Җәлил образының рәсем сәнгатендә бирелешен өйрәнүне эшебезнең максаты итеп алдык.

Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • шагыйрь образының рәссамнар иҗатында чагылышын өйрәнү;
  • Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасының язылу тарихын ачыклау;
  • күренекле рәссам Мансур Рәхимов иҗатында Муса Җәлил образының тоткан урынын билгеләү.

Фәнни эшнең актуальлеге:

      Шагыйрьнең тормышы, аның иҗаты һәм шулай ук Муса Җәлилнең фашист гильотинасында каһарманнарча үлеме чыннан да моңлы җырга, яхшылыкның явызлыкны һичшиксез җиңәчәге, шигъри сүзнең куркулардан һәм онытылулардан өстен булган илаһи көче турында гүзәл халык эпосына тиң. Шушы образ аша туган илгә, туган халкыңа яхшылык эшләүнең бар нәрсәдән дә өстен икәнлеген балаларга җиткерү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.

Фәнни эшнең яңалыгы: Муса Җәлил образын тудырган рәссамнарыбыз иҗаты укучыларыбызда яхшылык кылырга өнди.

Өйрәнү объекты һәм предметы – Муса Җәлил образын тудырган рәссамнарыбыз иҗаты

Тикшерү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары кулланылды.

Эшне язу барышында нигезләнгән төп чыганаклар: “Татарстан” журналы (№2, 2006), “Сабантуй” газетасы (№6, 2006).

I бүлек. Рәссамнар иҗатында каһарманлык үрнәге

Онытмагыз, изгеләрне, яманнарны.

                                                                         Өйрәнегез һәр адымын

                                                                       Үзе өчен, сезнең өчен

                                                                                    Башын җиргә салганнарның.

        Ю.Фучик

Муса Җәлил дөньяның һәр мәдәниятле кешесенә дә билгеле шәхес. Аны фашизмга каршы көрәштә гадәттән тыш батырлык күрсәткән патриот шагыйрь дип беләләр.

Бөтен халык бәйрәм иткән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык юбилей тарихыннан күренгәнчә, җәмгыятьтә солдат – патриот каһарманлыгына карата булган игътибар әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә үзенең көчен югалтмый. Муса Җәлил исеме сатылмас намус, нык ихтыр һәм Ватанга мәхәббәт  символы булып тора. Аның гражданлык һәм иҗади каһарманлыгы чын мәгънәсендә легендар булып китте.  

Муса Җәлил образы рәссамнар иҗатында да күренекле урын тота. Шуларга мисал итеп, түбәндәгеләрне санап китәргә була.

Харис Якупов  “Хөкем алдыннаан (Муса Җәлил 1944 елда Берлинның Моабит төрмәсендә)”

Әмир Вәлиәхмәтов   “Герой Муса Җәлил Моабит төрмәсендә”

Виктор Куделькин “Политрук  шигырьләре”

Валерий Скобеев “Җәлил блокадада” , “Җәлил һәйкәле янында”

Абрек Азгильдин “Багышлау”

Искәндәр Рафиков “Җәлилчеләр”

Рада Нигъмәтуллина “Моабитта төш” (“Төрмәдә төш”)

Алексей Бурлай “Җәлил һәм Алиш Моабит төрмәсендә”

Фәрит Якупов “Шагыйрь һәм палач”

Рәшит Госманов “Биредә Муса Җәлил яшәгән”, “Шагыйрь васыятьләре”

Виктор Игнатьев “Җәлилчеләр”

   Харис Якупов – РСФСРның һәм СССРның Халык рәссамы, Дәүләт һәм Г. Тукай исемендәге  премияләре лауреаты, 300дән артык картина, шул исәптән 20 киндергә ясалган зур картина, 500 дән артык график әсәрләр, әсәрләргә ясалган бик күп иллюстрацияләр авторы.

Бөек Ватан сугышы темасы рәссам иҗатында зур урын алып тора. Автор көчле, батыр, авырлыкларга баш имәгән совет сугышчыларын соклану, горурлану хисе белән сурәтли. Мәсәлән, “Хөкем алдыннан”, “Михаил Девятаевның батырлыгы”, “Фронт юллары”, “Елец шәһәрен азат итү”, “Мария Щербак”, “Рәссам”. Шулар арасында иң күренеклесе – “Хөкем алдыннан” картинасы. 1954 нче елда дөнья күргән әлеге картина герой – шагыйрь темасын зур осталык белән ачучы гаҗәеп уңышлы әсәрләрнең берсе булды. Ул кыю йөрәкле Муса Җәлилнең Ватанга тугрылыгына тирән ышанычын, какшамас рухын чагылдыра. Рәссам өчен иң мөһиме - халык тарихында шәхеснең әһәмиятен сурәтләп бирү, һәм ул моңа ирешә дә.

Әлеге картинаның язылу тарихына күз салсак, Х.Якуповның истәлекләрендә шундый юллар бар: “Без фронтовик рәссамнар, Бөек Ватан сугышы турында хәтердә калганнарга мөрәҗәгать итәбез.

Мин Муса Җәлилне шәхсән белми идем. Дөрес, ул сугышка кадәр сәнгать кешеләре белән без укый торган 13 нче мәктәпкә килгән иде. Әмма аның образы минем хәтердә сакланмаган.

1950 нче еллар башында без шагыйрьнең якын дусты Нәҗип Җиһанов белән очраштык. Алар бергә “Алтынчәч” операсын язганнар. Ул миңа Җәлил турында картина язарга тәкъдим итте, ә үзенең “Шагыйрь” дигән опера язачагын әйтте. Шулай итеп, мин “Хөкем алдыннан” картинасын эшли башладым. Ул вакытта әле фашистлар тылында эшләгән Җәлил һәм җәлилчеләрнең яшерен группасы акланмаган булуы картинаны эшләүдә кайбер кыенлыклар тудырып, хәтта саграк эш итү сорала иде” [ 4, 29 ]

 “Мин ул чакта булачак әсәремнең төп герое Муса турында мин нәрсә белә идем соң? Ул Волхов фронтында каты яраланып фашистлар кулына әсирлеккә эләгә һәм аларга каршы көрәшүе өчен җәзалап үтерелә. Яшерен оешмадагы дуслары белән бергә гильотинада башлары киселә. Бу котычкыч хәл 1944 нче елда Берлин төрмәсендә була...

Шагыйрьне фашист башкисәрләре арасында сурәтләргә булдым. Җәлилдән сорау алу мизгеленә тукталдым. Нәкъ менә шунда каршылыклы хәл тудыру, ягъни капма – каршы көчләрне сурәтләү мөмкинлеге бар кебек тоелды миңа.

Караңгы төрмә бүлмәсе... Диварда Гитлер портреты, фашистлар әләме. Тоткыннар турындагы мәгълүматлар урнаштырылган шкаф. Алгы планда үз – үзенә нык ышанган хәтәр гестапо генералы, ә аның янында бераз иелебрәк торучы тәрҗемәче. Өстәл артында, телефоннан сөйләшеп, тикшерүче утыра. Бүлмәнең караңгырак ягында әсирне җәзаларга әзерләнгән тагын бер палач. Шул фонда дошманнар оясында кыю һәм рухы сымаган шагыйрь басып тора. Рәссам өчен аның тышкы кыяфәтен бирү бик мөһим. Бу турыда Җәлилне күреп белгән кешеләрдән ныклап сораштым. Ул кыскачарак буйлы (156 сантиметр), кыска муенлы, киң җилкәле һәм таза гәүдәле булган. Әлбәттә, буе аны сурәтләү өчен бик үк отышлы түгел. Шуңа карамастан, мин шагыйрьне мәһабәт сынлы, фашистлардан  өстен итеп, зур планда бирдем. Җәлилнең йөзен Әминә ханымнан алган фотолар буенча яздым. Аны сакал – мыек үскән каратут йөзле, сызылып  киткән озын кашлы, очкын чәчеп торган күзле, яндырып ала торган карашлы итеп ясадым. Өстенә гимнастерка һәм окопларда таушалып беткән фронтовиклар телогрейкасын (сырмасын) кидердем. Муенына әсир икәнлеген күрсәткән “SU” – “совет унион” билгесен элдем. Җәлилне хәрби әсир түгел, ә сәяси әсир буларак хөкем иткәннәр. Ихтимал, ул төрмә халатында яки гади киемдә булгандыр.  Ә мин тоткынны хәрби киемдә бирдем, чөнки ул сугышчы һәм фашистлар тоткынлыгына да хәрби әсир буларак килеп  эләккән. Безнең сугышчының фашистлардан әхлакый өстенлеген һәм аның характер ныклыгын күрсәтәсем килде. Картинадагы образ шагыйрьнең:

Мин тез чүкмәм катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә,-

дигән шигъри юллары белән аваздаш булырга тиеш иде.

Бу картина беренче мәртәбә 1954 нче елда Мәскәүдә Россия рәссамнары күргәзмәсендә, аннары Третьяков галереясендә булган Бөтенсоюз художество күргәзмәсендә халыкка күрсәтелде. Бөтенсоюз күргәзмәсенең нәтиҗәләре буенча укылган докладында академик Иогансон әсәремә зур бәя бирде.

 “Хөкем алдыннан” әсәре Рус музеенда, Ташкентта, Алма – Атада , Батуми һәм башка шәһәрләрдә дә күрсәтелде, халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Мусаның каһарманлыгына багышланган илебез рәсем сәнгатендә бу беренче әсәр булды.

        Аны иҗат иткәндә Муса Җәлилгә әле Советлар Союзы Герое исеме бирелмәгән һәм “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясенә тәкъдим ителмәгән иде. Минем сугыш чорында немец - фашист илбасарларына каршы көрәштә үлемсез батырлыклар күрсәткән кыю милли каһарман образын сурәтлисем бик килгән иде һәм шул максатка ирештем бугай”.

[ 6, 47]

Нәтиҗә ясап әйткәндә, күренекле рәссам Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасын өйрәнгәннән соң, Муса Җәлилнең милли каһарман образына әверелүенә инандык.

II бүлек. Мансур Рәхимовның яшь буынга үткәннәрдән сәламе

«Тарихын онытканның киләчәге юк!” Бу – күренекле рәссам Мансур Зыятдин улы Рәхимовның яшәү принцибы. Ул шушы кагыйдәгә һәрвакыт тугры калды. Сугыш темасы – М. Рәхимов иҗатының төп юнәлеше, чөнки ул аның үз язмышы да. Мансур ага һәр рәсеменең язылу тарихын дулкынланмыйча сөйли алмый. “Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә”, диләр бит. Шуңа да аның күп санлы күргәзмәләргә куелган рәсемнәре бер генә кешене дә битараф калдырмый. Сугыш темасына кагылышлылары арасында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган әсәрләр аерым урын били. Менә яшь Җәлил портреты.  Күзләр дөньяга сөеп карый, йөздә – мөлаемлык, күңелнең бик тә якты, тыныч вакыты. Икенче рәсемдә Җәлил бераз өлкәнәйгән ир – ат буларак дикъкатьне җәлеп итә.Бу инде – күпне күргән, үлемнең күзенә карарга туры килгән, физик һәм рухи газапларны шактый кичергән шәхес сурәте. Шагыйрьнең Моабит төрмәсе диварларын җимереп ташларлык әрнү белән язылган “Кичер, илем!” ( июль, 1942) шигыренә иллюстрацияне дә тәэсирләнеп карыйсың. Кулын күкрәгенә куйган Җәлил бары тик иле, халкы алдында гына гафу соравын белдерә.

Атаклы “Кызыл ромашка” (июль, 1942) шигырен хәтерлисезме?

... Аның батыр ал каны

  Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга...

Кан, көл белән укмашкан туфракта кып – кызыл чәчәк үсеп чыккан. Кызыл чәчәк – кан төсе, фаҗигале хәлләрнең шаһиты булу билгесе. Кешелеккә төбәлгән чәчәкнең өнсез тавышында уяулыкка чакыру, кисәтергә теләү авазлары тоемлана.

Ә Җәлилчеләрнең соңгы минутларын тасвирлаган “Җәза алдыннан” картинасында М.Җәлил, Абдулла Алиш алларында изге китап – Коръән. Фанилыктан бакыйлыкка күчү алдыннан була торган мизгел. Татарның ике бөек улы үлемсезлек чиген узарга әзерләнә. Йөзләрендә, үз – үзләрен тотышларында -  уйчанлык, моңсулык белән өретелгән горурлык. Иң мөһиме – алар үз гамәлләренең хак икәнен беләләр, соңгы сулышларына кадәр Ватан алдында биргән антларына тугрылыклы булып калалар  һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәткән сынмас, сыгылмас фидакарь җаннар  сыйфатында тарихта урын алалар.

Фронтовик рәссам Бөек Ватан сугышына ревизия ясарга теләүчеләрнең соңгы вакытта ишәя баруларына да борчыла. “Күпләр оныта бу тарихны,- ди ул әрнеп. – Ул мәгънәсез кан коюлар гына булган, имеш. Кем кемне җиңгән булып чыкты соң? Традицияләр онытылган  чакта башта шундый уйлар да туа. Сугыш кырларында, диңгез төпләрендә ятып калган каһарманнарыбызны, милләттәшләребезне онытырга хакыбыз юк! Бу хакта яшь буын да белеп торырга тиеш!” [1, 8]

Шулай итеп, рәссам Мансур Рәхимовның иҗаты яшь буынга тарихыбызны онытмаска, туган илебезне, милләтебезне яратырга, кирәк чакта яклап күтәрелергә өнди.

Йомгаклау

Муса Җәлил — фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган киләчәк һәм үткән гасырларның бөек шагыйре, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес, герой-шагыйрь буларак хәтеребездә мәңге сакланыр.

Муса Җәлилнең рухи мирасы, аның образы чагылыш тапкан әдәби әсәрләр, сәнгать әсәрләре үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, патриотик хисләр тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Без яшьләрдә яшьтән үк әти-әни, гаилә, туган җир, туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе тәрбияләргә тиешбез.

 Ә яшь буында патриотизм хисен уятуда  рәсем сәнгатенең дә роле бик зур. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр, картиналар укучылар өчен тәрбияви яктан әһәмиятле. Патриотизмның иң яхшы үрнәге  – герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Аның шигырләрендә патриотизм ярылып ята.

Шулай итеп, тарихи шәхес образын тасвирлау 60 нчы еллардан соң рәсем сәнгатендә киң колач җәя.

Безнең тарафтан рәсем сәнгатендә Муса Җәлил образының бирелеше анализланды. Бу максаттан Харис Якуповның “Хөкем алдыннан”  һәм Мансур Рәхимовның Җәлилгә багышланган картиналарының язылу үзенчәлекләре тикшерелде.

Рәссамнарыбыз Мансур Рәхимов, Харис Якупов иҗат иткән картиналар Муса Җәлилнең сугыш вакытында күрсәткән батырлыгына кайтаваз булып яңгырый. Ә бу үз чиратында шундый бөек шәхесебезгә, тыныч тормыш бүләк иткән өчен, татар халкының рәхмәте булып ирешә.

Герой – шагыйрьнең үлемсез батырлыгы безнең барыбызны да һәрвакыт шулай бөек эшләргә һәм гамәлләргә рухландырып торсын.

 

 

 

 

Файдаланылган әдәбият

  1. Вагыйзова Ф. Үткәннәрдән киләчәккә китеп барыш // Сабантуй, №6 , 11 февраль, 2006.
  2. Мостафин Р.Ә. Муса Җәлил эзләре буйлап.- Казан: Тат.кит.нәшер.,1968.
  3. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: очерклар, җәлилчеләр иҗаты.- Казан: Тат.кит.нәшер., 1988.
  4. Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез.- Казан: Яңалиф, 2002.
  5. Шәймиев М. Ш. Каһарманлык үрнәге // Татарстан, №2, 2006.
  6. Якупов Х. Хөкем алдыннан // Татарстан, №2, 2006.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Каюм Насыйри тәрбияләренең Сабантуй бәйрәмендә чагылышы

Слайд 2

Т икшеренү эшемнең максаты итеп түбәндәгене билгеләдем: Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасының хәзерге көндәге ролен билгеләү. Тикшеренүнең бурычлары: 1.Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасын өйрәнү; 2. Сабантуй бәйрәменең тарихын өйрәнү.Бүгенге көндә үткәрелү тәртибенә бәяләмә. 3. Каюм Насыйри хезмәтләренең милли бәйрәмебездә чагылышын ачыклау. Тикшеренү ысуллары: - әдәбиятны теоретик яктан өйрәнү; - анкета ысулын куллану; - күзәтү. Гипотеза: Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасын өйрәнеп эш иткәндә, һичшиксез татар милләтенең киләчәге өметле һәм ул тәрбияле, укымышлы, әхлаклы яшьләр кулында булачак

Слайд 3

Татар халык педагогикасын һәм аның культурасын булдыруда күп көч куйган мәгърифәтчеләребез: Шиһабеддин Мәрҗани, Галимҗан Сәйфетдинов, Галимҗан Ибрагимов, Каюм Насыйри, Хөсәен Ямашев, Нәкый Исәнбәт. Каюм Насыйри Х өсәен Ямашев Г алимҗан Ибраһимов Нәкый Исәнбәт Шиһабеддин Мәрҗани

Слайд 4

Каюм Насыйри эшчәнлеген ике юнәлештә карарга мөмкин 1) әдәби – тәрҗемәчелек 2) гыйльми – мәгърифәтчелек. Гыйльми – мәгърифәтчелек хезмәтләреннән тәрбия мәсьәләсенә караган хезмәтләрен аерып карарга кирәк. Алар “Әхлак рисаләсе”, “ Тәрбия”, “ Балаларга тәгълим бирмәк ”,“ Китаб-әт-тәрбия” хезмәтләре балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булуын күз алдында тотып язылган.

Слайд 5

Язгы бәйрәм - Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы календарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк

Слайд 6

К.Насыйри үзенең хезмәтләрендә : -туган як табигатен яратырга, аның белән горурланырга чакыра; - патриотик тәрбияне тар милләт мәнфәгатьләре белән генә чикләми, милләтләр арасындагы бәйләнешне , дуслыкны ныгытуга чакыра; - яшьләргә дусларны дини һәм милли үзенчәлекләренә карап түгел, ә акылларына , эчке сыйфатларына карап сайларга киңәш итә; - олыларның һәрвакытта да кечеләргә үрнәк булып торырга тиешлеген билгели; - “ сәламәт тәндә – сәламәт акыл ” , дигән әйтемгә мөрәҗәгать иткән. Кеше сәламәтлеге өчен физкультура һәм йокының әһәмиятенә, азык, чиста су, саф һава мәсьәләләренә зур урын биргән. - физик тәрбиядә халыкның хәрәкәтле уеннарын, бәйрәмнәрен файдаланырга кирәклеген әйткән; физик тәрбиянең батырлык, кыюлык, тәвәккәллек, сүзеңдә торучанлык, ихтыяр көче һәм башка сыйфатлар тәрбияләүгә йогынтысын галим яхшы аңлаган.

Слайд 7

Сабантуй бәйрәменең төп тәрбияви максатлары күмәк бәйрәмгә чакыру традициясе ( җырлы-биюле уеннар, такмак әйтешүләр, изге теләкләр, милли киемнәрдә чыгышлар, кыш буе әзерләгән кул эшләре һ.б.) ипи – тоз белән каршы алу; кыр батырын, авыл уңганнарын олылау; кечкенә балаларның музыкаль сәләтләрен ачу; бәйрәмнең табигать кочагында үткәрелүе, аның матурлыгын ачарга этәргеч бирә; яшьләр дуслары белән аралаша, яңа дуслар таба; мәйдан уртасында уздырылган төрле көч сынашулар; кешеләр арасындагы туганлык хисләрен яңарта, ныгыта; бу чара бәйрәмдә катнашкан һәр милләтне таныштыра, дуслаштыра.

Слайд 8

Сабантуй күренешләре

Слайд 9

Тикшеренү нәтиҗәләре. 5-8 нче сыйныфлар арасында анкета уздырылды. Сорау алынган 55 укучының барысы да “ Гаилә бәйрәмнәре ” н санап бирә алганнар. Шулар арасында иң популяр җаваплар: Туган көн; Яңа ел; 8 нче Март; “ Корбан бәйрәме ” н - 10 укучы, “ Белем бәйрәме ” н – 7 укучы, “ Җиңү бәйрәме ” н 5 укучы атаган. “ Туганнарыгыз белән нинди бәйрәмнәрдә аралашасыз ” , дигән сорауга 45 укучы “ Сабан туе ” нда, дип җавап биргән. “ Каз өмәсе ” бәйрәмен - 16 укучы,Туй мәҗлесен - 4 укучы , “ Корбан бәйрәме ” н 10 укучы билгеләгән. Укучыларыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – “ Сабантуй ” (25 укучы), аннан кала “ Туган көн ” – 18 укучы, “ Яңа ел ” – 12 укучы. “ Нинди уеннарда актив катнашасыз ” дигән сорауга, йөгерүне - 16 укучы, капчык киеп йөгерүне – 13 укучы, чүлмәк ватуны – 30 укучы, авыш баганага менүне – 24 укучы, музыкаль чыгышны 5 укучы күрсәтеп киткән. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларыбыз халкыбызның милли бәйрәмнәрен беләләр, аларда актив катнашалар. Үзләре дә сизмәстән, физик көч туплыйлар, рухи яктан байыйлар, милли үзаңнарын үстерәләр .

Слайд 10

Кулланылган әдәбият. · Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2003.- 150 б. · Низамов Р.А., Нигъмәтов Җ.Г. Татар халык педагогикасы: Уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2002.- 111б. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлдары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 287б..: рәс. б-н. Татар календаре . 1996. / Зәбиров Ш., Хуҗахмәт Ф.- Казан: Татар. газета- ж урналлар нәшр., 1995. Татар милләт календаре. 2003./ Зәбиров Ш., Хуҗахмәт Ф.- Казан: Татар. газета- ж урналлар нәшр., 2002. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.- 256 б. Каюм Насыйри. Избранные произведения. – Казан ь: Татарское книжное издательство, 1977. Курмаева Р.Р. К.Насыйри “ Китаб-әт тәрбия ” хезмәте.- Ачык дәрес. Июн ь 2007. Җәләлиева Ш.Ш. Татар халык педагогикасы: Татар гимназияләре һәм лицейларының 11 нче сыйныфы, педагогия колледжлары, училищелары өчен дәреслек хрестоматия.- Казан: Мәгариф. 2000.-183 бит. Көч һәм рух тамырлары:Әдәплелек дәресләре: К11 5-11нче сыйныфлар өчен хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2000.-207 бит. Татар зыялылары:тарихи портретлар: Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы/Төз.Р.М.Мөхәммәтшин. Русчадан Ә.М. Камаловтәрҗ.- Казан:Мәгариф, 2003.- 208 б.

Слайд 11

Игътибарыгыз өчен рәхмәт



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районының

Урыссу  гимназиясе

 Каюм Насыйри тәрбияләренең Сабантуй бәйрәмендә чагылышы

                                           Урыссу татар гимназиясенең XI класс  

                                         укучысы   Шакирҗанова Алия эше

                                                   Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Ахунова В.С.

 

Эчтәлек

Кереш.

  1. Тикшеренү эшенең төп өлеше.
  1. Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасы.
  2. Күркәм бәйрәм – Сабантуйның барлыкка килү тарихы. Бәйрәмнең бүгенгесе һәм киләчәге.
  3. Каюм Насыйри хезмәтләренең милли бәйрәмебездә чагылышы.
  1. Тикшеренү нәтиҗәләре.

Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият.

Кушымта.

Мин үземнең фәнни эшемне Каюм Насыйри тәрбияләренең Сабантуй бәйрәмендә чагылышы дип атадым.Ни өчен дигәндә , Каюм Насыйриның эшчәнлеген өйрәнеп , аның тәрбияви ысулларының чагылышын үзебезнең милли бәйрәмебез Сабантуйда да күрдем.Каюм Насыйриның тәрбияви хезмәтләрен без фәнни яктан өйрәнә алсак,ә сабантуйда без моны практик яктан күрәбез.Үземнең фикерләремне сезнең белән дә уртаклашып китәсем килә.

Җәмгыятебездә зур үзгәрешләр бара . Ул үзгәртеп корулар иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә чагылыш таба.

     Без хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, ялгышлар, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан – ачык сөйләшә алабыз, аларны төзәтү юлларын эзлибез. Элек мәктәпләрдә төрле оешмалар булган. Алар билгеле бер яшьтәге укучыларны үз эченә алган, үз тәрбия ысулы, үз кодекс – кануннары булган. Хәзерге вакытта эзләнү бара: кайсы юнәлешне сайларга, ничек тәрбияләргә? Ә шул арада бушлык хасил була, ә буш урынны теләсә нинди начарлыклар биләргә мөмкин.

Әйтик, эчүчелек, наркомания, җенси азгынлык, җинаятьчелек һәм башкалар.  Ләкин җәмгыять шундый начар гадәтләрнең чәчәк аткан вакытында  да ак белән караны аерырлык дәрәҗәдә аек акыллы, бик зур ихтыяр көченә, ориентлаша, гыйбрәт ала белү сәләтенә ия булган яшьләр тәрбияләргә тиеш.

    Тормышта очрый торган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел-ыруын пычырата, ата-бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чыратында, милләтнең, халыкның, ил-җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.

   Татар халкы бай тарихлы халык. Чөнки ата- бабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гына да гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаган.

    Безнең, XXI гасыр балаларының, бу мирасыбызны тырышып өйрәнү, барлау, җентекләп тикшерү, киләчәктә кулланылышын булдыру - төп максатларыбызның берсе. Бабаларыбызның бай тәҗрибәсеннән , әхлак кагыйдәләреннән, тәрбия ысулларыннан үрнәк аласы бар. Бу юнәлештә мине Каюм Насыйри хезмәтләре зур кызыксыну уята.

   Каюм Насыйри өчен дә тәрбияле бала ул рухи яктан  да,  физик яктан да сәламәт булырга тиеш.

   Каюм Насыйри хезмәтләрен бәяләп: “Шул заманның яңару омтылышларына беренче аяк атлаучы ул”, - дип язды Г. Ибраһимов.

    Ә 1880 нче елда русларның күренекле шәхесе В.В. Григорьев: “Мин татарлар арасында мондый кеше булыр дип һич уйламый идем”, - дип К. Насыйри эшчәнлегенә һәм берникадәр татар милләтенә дә бәя биргән.

    Халкыбыз: “Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү үзеңнән”, - дип, бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Әнә шул изге мирасны үзләштереп, яшь кеше үзенең рухи тормышын, әдәп- әхлагын, чынбарлыкка карашын һәм гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, үзенең яшәү рәвеше итеп кабул итә алса, андый инсан киләчәктә үзенә дә, гаиләсенә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә иманлы, бәрәкәтле яшәү үрнәкләре күрсәтә алачак.  Шушы ларны күздә тотып, тикшеренү эшебезнең максаты итеп түбәндәгене билгеләдек:  Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасының хәзерге көндәге ролен билгеләү.

Тикшеренүнең бурычлары: 1.Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасын өйрәнү;

2. Сабантуй бәйрәменең тарихын өйрәнү.Бүгенге көндә үткәрелү тәртибенә бәяләмә.

3. Каюм Насыйри хезмәтләренең милли бәйрәмебездә чагылышын ачыклау.

Тикшеренү ысуллары:

-  әдәбиятны  теоретик  яктан өйрәнү;

  - анкета ысулын куллану;

  - күзәтү.

Гипотеза:

Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасын   өйрәнеп эш иткәндә, һичшиксез татар милләтенең киләчәге өметле һәм ул тәрбияле, укымышлы, әхлаклы яшьләр кулында булачак.

  1. Тикшеренү эшенең төп өлеше.
  1. . Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге мирасы.

Кешелек барлыкка килү белән бергә хезмәт эшчәнлеге процессында тәрбия дә туган һәм, мәңгелек категория, кыйммәт буларак, анда һәрвакыт яши. Тупланган тәҗрибәне өлкән буын яшьләргә тапшырырга, ягъни аларны эшкә, хезмәткә әзерлекле итеп тәрбияләргә тиеш. Шул ук вакытта тәрбия тәҗрибәсен гомумиләштерү зарурилыгы да туа. Шулай итеп, тәрбия тәҗрибәсен туплау һәм буыннан буынга тапшыру ихтыяҗы халыкта педагогик фикерләр һәм идеяләр үсүгә йогынты ясый.

  Әйтелгәннәрдән чыгып, “халык педагогикасы” төшенчәсенең асылын болай аңлатырга мөмкин: халык педагогикасы ул – тәрбия өлкәсендә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тәҗрибәгә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәре, халык өйрәтүләре, кыскасы, аның тәрбия тәҗрибәсе.

Халкыбызның рухи-әхлакый идеалларын чагылдыручы татар халык авыз иҗаты – шуларның беренчесе.

         – Акыл хезмәте культурасы тәрбияләү, кеше тормышында гыйлемнең урыны. “Җирнең нуры – кояш, кеше нуры – гыйлем”, - дип әйткән халык үзе дә.

   – Халкыбызның хезмәт тәрбиясе тәҗрибәсе һәм хезмәт традицияләре, традицион һөнәрләре. “Балага мирас итеп байлык түгел, данлы исем, игелекле һөнәр иясе булу серләрен калдыр”, - дип өйрәтә татар халкы.

Халык педагогикасының дүртенче состав өлеше – халык педагогикасында физик тәрбия, уеннар һәм сәламәтлек турында кайгырту.

    Бишенче – халык бәйрәмнәре педагогикасы.

Шулай итеп, халык педагогикасы – киң һәм күп төрле белемнәр җыелмасы, ул – халыкның барлык төр белемнәрендә чагылыш тапкан.

Татар халык педагогикасын һәм аның культурасын булдыруда Шиһабеддин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Галимҗан Ибрагимов, Нәкый Исәнбәт күп көч куйган мәгърифәтчеләребездән.

    Шуларның берсе булган Каюм Насыйрига тукталып китик.

Каюм Насыйри (1825-1902) – татар халкының атаклы галиме, педагог, мәгърифәтче. Каюм Насыйри – XIX йөз татар мәгъфәтчеләре арасында иң алдынгысы һәм эшлеклесе.

      К.Насыйриның әхлак һәм укыту-тәрбия мәсьәләләренә караган “Кырык бакча” (1880), “Балаларга тәгълим бирмәк” (1882), “Китап-әт-тәрбия” (1891) кебек бай эчтәлекле хезмәтләре хәзер дә бик заманча яңгырый.

Каюм Насыйри бу эшләрендә халкыбызның тормыш-көнкүреше, үзара мөнәсәбәте, эчке кичерешләре, тәрбия тәҗрибәсе тасвирлана. Галим үзенең хезмәтләрендә, укытучылык эшчәнлегендә халыкның педагогик мирасына, тәрбиядә халыкчанлыкка, гуманлылыкка зур өстенлек бирә, һәм бу аның төп педагогик принцибы булып әверелә. Ул халык тәрбиясенең кешене белем-гыйлемле һәм әдәп-әхлаклы итеп үстерүгә гаять зур өлеш кертүен дәлилли, татар халык педагогикасын һәрьяклап өйрәнүгә күп көч куя. Кыскасы, аның хезмәтләре татар халкының тәрбия тәҗрибәсенә нигезләнеп иҗат ителә.

Каюм Насыйриның тәрбия турындагы фикер-карашлары, халык тәрбиясе тәҗрибәсеннән туплаган тәгъбир-нәсыйхәтләре татар халкын, аеруча яшьләрне рухи-әхлакый саф, әйләнә-тирәдәге тискәре, җинаятьчел күренешләрдән гыйбрәт ала белә торган, “нәфеснең җинаять җитәкчесе” булуын аңларга сәләтле шәхес итеп агарту-формалаштыруда гаять бай һәм үзенчәлекле чыганак булып торалар. Аларда явызлыкны күралмау, аңа нәфрәт, яшьләрне андый гамәлләрдән йолып калу, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү төп максат итеп карала. Ничек булырга кирәклек  турында вәгазь уку, үгетләү аның өчен тәрбиядә төп принцип түгел, ул яманны һәм яхшыны, явызлыкны һәм тәүфыйклылыкны, нәфесне һәм чик-чаманы янәшә куеп, чагыштырып төшенергә ярдәм итә. Бу уңайдан аның “Китаб-әт-тәрбия” дигән хезмәте – аеруча кыйммәтле һәм бай чыганак. Ул һәр тәрбияче-укытучының, ата-ананың, яшүсмернең өстәл китабы булырга хаклы.

    Каюм Насыйри эшчәнлегенә күз салсак, аны ике юнәлештә карарга мөмкин

1)  әдәби – тәрҗемәчелек

2) гыйльми – мәгърифәтчелек.

     Гыйльми –   мәгърифәтчелек хезмәтләреннән тәрбия мәсьәләсенә караган хезмәтләрен аерып карарга кирәк. Алар “Әхлак рисаләсе”, “Тәрбия”, “Балаларга тәгълим бирмәк”, “Китаб-әт-тәрбия” хезмәтләре  балаларның  тәрбияле, белемле һәм сәламәт булуын күз алдында тотып язылган.

  Һәм бүген кеше булып калу өчен нәкъ “Китаб-әт-тәрбия” китабын белергә кирәк.

  Үзенең фәнни хезмәтләре  һәм күпкырлы эшчәнлеге белән Каюм Насыйри татар мәдәнияте  һәм иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырды. Бар гомерен, акылын һәм әдәби сәләтен ул мәгърифәт нуры таратуга багышлады. Татар теле һәм тарихы буенча хезмәтләре белән К.Насыйри туган халкына үзенең тарихи үткәнен һәм мәдәни мирасын аңлауга сизелерлек ярдәм күрсәтте. Матур әдәбият әсәрләре һәм әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән ул хәзерге татар әдәбиятының нигезен салуга үзеннән зур өлеш кертте. Аның фәнни һәм әдәби мирасы татар мәдәнияте тарихында лаеклы урын алып тора.

1.2.        Күркәм бәйрәм – Сабантуйның барлыкка килү тарихы. Бәйрәмнең бүгенгесе һәм киләчәге.

Язгы бәйрәм - Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы календарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк. Язның килүе хакында ераклардан очып кайткан кара каргалар хәбәр иткән (шуның хөрмәтенә Сабан туе алдыннан "Карга боткасы" дигән йола башкарылган).

      Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? Кызганыч ки, без хәзерге вакытта аның башлангыч чорын тәгаен генә атый алмыйбыз. VI гасыр ахырына караган "Вэйшу" дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.

 Сабантуйның нигезендә, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола - табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы-нәсел-ыруның яңаруы, аның көч-кодрәте һәм байлыгы артуы - гомумән табигатьнең яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә уздырылган. Сабан туена бәйле күп кенә йолалар безнең борынгы бабаларыбызның тормышы таулар белән бәйле булуы хакында сөйли. Әлеге бәйрәм ярышларын уздыру урынын кайбер җирләрдә "бәйге" (көч сынашу урыны), ә кайбер төбәкләрдә "сабан" дип атаганнар.

Башта Сабан туе мәйданында фәкать ирләр генә катнашкан, андагы уеннар һәм ярышлар, бигрәк тә сөлге тотып көрәш һәм ат чабышлары (ат кояшка тиңләштерелгән), изгеләштерелгән характерда булган дип фаразларга нигез бар.

Тауга каршы йөгерү (дөнья агачы кебек үк, тау борынгы төркиләрдә күк белән җирне, Тәңре белән аңа табынган кешеләрне тоташтырып торучы чара дип исәпләнелгән), җәядән ату (беренче язгы кояш символы), шар сугу - шулай ук кояш символына бәйле, аркан тарту (мифологик өске дөнья белән бәйләнеш символы), йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү (күк һәм җир, тормыш, өмет һәм уңыш символы), "сөрән сугу" (ат белән бүләк, кагыйдә буларак, йомырка җыю, шуннан соң бүләк җыючыны куып тоту уены башланган) кебек ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрнең өлешенә әверелгән ярышлар һәм уеннар Сабан туе программаларында бик борынгы заманнардан ук сакланып килгәннәр. Шулай ук бер генә Сабан туе да баганага яисә колгага үрмәләп менү ярышыннан башка узмый. Башка күп кенә халыклардагы кебек үк төркиләрдә дә багана - мул уңыш, ә багана очына куела торган бүләк - әтәч кояшны символлаштырган. Кагыйдә буларак, багананы түгәрәк рәвешендәге мәйдан уртасына утыртканнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сабан туе бәйрәмендә "түгәрәк уен", "түгәрәк", "әйлән-бәйлән" һәм башка төрле уеннар, биюләр башкарыла. Тагын бер момент игътибарга лаеклы: күчмә халыкларга хас булганча, Сабан туен елга буендагы болыннарда һәм урман-күлләр тирәсендә, тау итәкләрендә уздыру хәзерге вакытка кадәр сакланган.

Сабан туе йолаларын уздыру вакыты да канунлаштырылган булган, аның ярышларын һәм уеннарын үткәрү, җыр-биюләр башкару тәртибе дә күп гасырлар дәвамында үзгәрмәгән. Болар бар да халыкның бик борынгыдан калыплашкан тәрбия системасы хакында сөйлиләр. Аларда шулай ук нәселне дәвамитү, яшәешнеңмәңгелегехакындагыпланетар идея дәачыкчагыла. Әйтик, ярышларныбалаларһәмаксакалларныңачыпҗибәрүе, узганелгы Сабан туеннансоңкияүгәчыкканяшькиленнәрнеңбәйрәмгәатапаныңиңзурһәмәһәмиятлебүләгебулганчиккәнсөлгебирүләреһ.б. Хәзерге Сабан туендаяңаөйләнешүчеләрне, дөньягакилгәнсабый-нарасыйларны, өлкәняшьтәгеләрнекотлау, мәйдантирәли .бәйрәмгәнияткылыпчиккәнсөлгеләрентотканяшькиленнәр парады үткәрүтрадицияләредәулйолаларнытабигыйрәвештәтулыландыракилә. Чиккәнсөлгеләр, кулъяулыкларҗыюһәмөләшү, Сабан туе батырынатәкәбүләкитүкебекйолаигеннәрмуллыгын, терлек-туарныңүрчүентәэминитүнекүздәтотканһәмулмәҗүсилекзаманнарындакүкһәмкояшТәңресенәкорбанкитерүнеалмаштырган. Ултатарларда "келәкылу" буларак та билгеле. Тагыншунысын да әйтепүтәргәкирәк, бүләкбирүнеңасылы, ягъникитерәсекорбанныаның башка төребеләналыштыруидеясе Сабан туенабүләкҗыйгандатөпнигезбулып тора. Егетләрнең (аларны "бирнәҗыючылар", "сөлгеҗыючылар" дипатаганнар) кыңгыраулыатлардабүләкҗыюыүзеүкбәйрәмтөсен ала, җырһәмуен-көлкебелән бара. һәмбубүләкләрбирүченеңдә, алучының да иңмөкатдәстеләкләренгамәлгәашыругаярдәмитүчетылсымкөченәиябулганәйберләрдип кабул ителә. Халыкбәйрәменеңтөппринцибы да нәкъменәшушыизгегамәлгәкайтып кала - Сабан туе мәйданыннанбергенәкешедәбүләксезкитәргәтиештүгел. Әйтик, безнеңборынгыбабаларыбыздасарыктәкәсесаба (сабан) дигәнизгесавыттагыкымыз, әйрәняисәсөтбеләнбергәТәңрегәкорбангакитереләторганхайванбулган. Себергалимнәрефаразлавыбуенча, борынгыбәйрәмебезнеңисемедәнәкъменәшушыйолагабарыптоташа. Димәк, Сабан туе алып-батыры халкыбызныңиңизгебүләгеилаһикүктәкәгә лаек булганолугзат. БорынгытөркиләрдәТәңренеңҗирдәгеилчесеитепсаналганяңасайланган хан кебекүк, Сабан туе батыры да, тәкәнетерекояшкебек баш өстенәкүтәреп, йолабуенчатүгәрәкмәйданныәйләнепчыга. Азактанкилгәнйөгерүченедә, ярышатын да өлешсезкалдырмыйлар. Әйтик, улатныңмуенынаһәркешечиккәнсөлгеләрһәмкулъяулыкларбәйләргәтырыша. Беренчекарашкаәллә ни әһәмиятлебулмаганйолада ха-лыкныңолыҗанлылыгы, киңкүңеллегечагыла. "Нәзераты" буларакмәгълүмәлегейоланыңнигезенәтагын да тирәнрәкмәгънәсалынган. Улбәла-казаданкотылуһәмбуяктыдөньяданкиткәнәби-бабаларныңрухларынолылау, киләчәккәөметһәмышанычбеләнбәйле.

Соңрак, вакытлар узу белән, дин әһелләре, Сабан туена, Җыенга каршы торган башка көчләр һәм хәтта аерым галимнәр аны сый-хөрмәткә мул булган, татар аш-сулары белән сыйлана торган, язгы кыр эшләре башлану уңаеннан уздырылучы милли сәнгать һәм спорт бәйрәме - "праздник плуга", рәвешендә генә шәрехләүгә кайтарып калдырганнар. Асылда бу, Сабан туена, татарлардагы ыруның изге билгесе ак бүре кебек, төрки телле кабиләләр мохитендә бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, үзенең үсешендә камилләшә һәм: байый барып, гасырлар чоңгылыннан безнең көннәргә кадәр килеп җитәргә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта нәкъ Сабан туе мәдәни мирасыбызның иң күркәм үрнәкләрен - халыкның җырларын һәм биюләрен, уеннарын, ярышларын, гаять үзенчәлекле физик күнегүләрен саклап калган. Соңгы елларда уздырылган Сабан туйлары программасында гадәти буларак, спортның егермедән артык милли төрләре, уеннар һәм ярышлар урын ала. Аларның кайберләре халыкара бәйгеләр белән кушылып китте һәм гомум кабул ителгән, кагыйдәләр нигезендә уздырыла. Икенчеләре хәзерге спортка хас сыйфатлар белән тулыландылар һәм төгәл кагыйдәләргә буйсыналар. Физик тәрбия бирүдә әһәмиятле булган кайбер халыкчан спорт төрләре фәкать әлеге бәйрәмнең йөзек кашы булып кала бирә. Ә аерым өлешләре татар халкының уен фольклоры буларак кына файдаланыла.

Соңгы елларда Сабан туйларының эчтәлеге баюы, традицион йолаларның киңрәк тарала баруы күзәтелә. Иң куанычлысы, бу күркәм бәйрәм хәзер кечкенә авылларда да, дөньяның татарлар тупланып яши торган бик күп төбәкләрендә дә уздырыла башлады.

Туган төбәгебез Ютазы районы  Урыссу бистәсендә дә бу юнәлештә эш алып барыла. Авылларда гына түгел, якташларыбыз тарафыннан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен Сабантуй бәйрәме оештыру матур традициягә әйләнеп китте. (Мәсәлән, Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә).

Бүгенге көндә Сабантуй бәйрәменең асылы – бәйрәмнең һәркем өчен ачык булуында, теләгән һәр кеше Сабан туеның барлык уеннарында актив катнаша алуында, ә мондый мөмкинлек, үз чиратында, халыкның рухи тормышын баета, физик чыныгу алуга этәргеч ясый.

1.3.        Каюм Насыйри хезмәтләренең милли бәйрәмебездә чагылышы.

     Милләтебез тормышы тарихында хезмәт белән күңел ачу һәрвакыт янәшә торган. Бүгенге көндә дә Сабан туе үзенең чын милли йөзен саклап калып, милли һәм рухи багланышларыбызны ныгытуга  зур өлеш кертә. Россиядә генә түгел, дөнья халыкларының да уртак бәйрәменә әверелеп бара, җәмгыятебездә татулык, бердәмлек, социаль тотрыклылык саклауга хезмәт итә.

    Каюм Насыйри да бит үзенең хезмәтләрендә халыкчанлык белән гуманлылыкны тәрбиянең төп принциплары итеп санаган. Күренекле мәгърифәтче  яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрлык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.

   “Этика турында кыскартылма китап”та ул: “Ашаган, эчкән, йоклаган кеше(хайван да шулай эшли) түгел, ә әдәпле итеп сөйләшә, уйлый, эш итә белгән кеше генә чын кеше була ала”, - дип яза. Яхшы холыклы кешене генә бөтенесе дә хөрмәт итә, ә начар холыклының тормышы да, кешеләр белән мөнәсәбәте дә начар булачак. Баланың ихтыяр көчен дә ныгытырга кирәк. Әгәр дә кеше үзе белән идарә итә алмаса, башкалар белән дә идарә итә алмый. Кешегә сәламәт акыл, ихтыяр көче кирәк. Кешенең уңай характерлы билгеләре бары тик хезмәт процессында гына формалашканын  К.Насыйри бик яхшы аңлаган.

      Әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп галим хезмәт тәрбиясен алган. “Кеше хезмәттән һәм кайгыртудан аерылмаска тиеш.  Баланы хезмәт тәрбияли.  Гади крестьян гаиләсендәге балалар кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсә.  Мондый гаиләләрдә тәрбиясез, бозык кешеләр сирәк очрый”, -  дип яза К.Насыйри , “Кабуснамә” китабында.  Ул үзе дә хезмәт сөючәнлеге белән балаларга үрнәк булып торган. Акыл хезмәте белән физик хезмәтне оста чиратлаштыра белгән.

“Әгәр дә яхшы яшисең килсә, үз эшеңне яхшылап башкар, синең эшеңне башкалар да хөрмәт итсеннәр”. К.Насыйри үзенең хезмәтләрендә :

-туган як табигатен яратырга, аның белән горурланырга чакыра;

- патриотик  тәрбияне тар милләт мәнфәгатьләре белән генә чикләми, милләтләр арасындагы бәйләнешне , дуслыкны ныгытуга чакыра;

- яшьләргә дусларны дини һәм милли үзенчәлекләренә карап түгел, ә акылларына , эчке сыйфатларына карап сайларга киңәш итә;

- олыларның һәрвакытта да кечеләргә үрнәк булып торырга тиешлеген билгели;

-“сәламәт тәндә – сәламәт акыл” , дигән әйтемгә мөрәҗәгать иткән. Кеше сәламәтлкге өчен физкультура һәм йокының әһәмиятенә, азык, чиста су, саф һава мәсьәләләренә зур урын биргән.

- физик тәрбиядә халыкның хәрәкәтле уеннарын, бәйрәмнәрен файдаланырга кирәклеген әйткән; физик тәрбиянең батырлык, кыюлык, тәвәккәллек, сүзеңдә торучанлык, ихтыяр көче һәм башка сыйфатлар тәрбияләүгә йогынтысын галим яхшы аңлаган.

Шушы сыйфатларны кеше кечкенәдән  үк үзендә булдырыга тырышса, ул чын мәгънәсендә зур шәхес булып формалашыр иде. Мин үземнең тикшеренү эшемдә бу сыйфатларның   Сабантуй бәйрәмендә чагылышын таптым. Мәсәлән:

  • күмәк бәйрәмгә чакыру традициясе ( җырлы-биюле уеннар, такмак әйтешүләр, изге теләкләр, милли киемнәрдә чыгышлар, кыш буе әзерләгән кул эшләре һ.б.)
  • ипи –тоз белән каршы алу;
  • кыр батырын, авыл уңганнарын олылау;
  • кечкенә балаларның музыкаль сәләтләрен ачу;
  • бәйрәмнең табигать кочагында үткәрелүе, аның матурлыгын ачарга этәргеч бирә;
  • яшьләр  дуслары белән аралаша, яңа дуслар таба;
  • мәйдан уртасында уздырылган  төрле көч сынашулар;
  • кешеләр арасындагы туганлык хисләрен яңарта, ныгыта;
  • бу чара  бәйрәмдә катнашкан һәр милләтне таныштыра, дуслаштыра.

    Һәрдаим уздырылган Сабантуй  -  халыкның тынычлык һәм иминлеккә омтылышын чагылдыручы иң борынгы һәм сыналган формаларның берсе.Тынычлык принципларын саклау һәм һәрдаим яңартып тору, иминдлек, татулык идеясен һәм кешелек кыйммәтләрен алга сөрү, табигать белән, үз – үзең белән, кешеләр белән килешеп һәм аңлашып яшәү, ел саен зур эшләр алдыннан рәхәтләнеп ял һәм күңел ачып алу –Сабан туеның иң югары әхлакый асылы шунда.

  1. Тикшеренү нәтиҗәләре.

5-8 нче сыйныфлар арасында анкета уздырылды. Сорау алынган 55 укучының барысы да “Гаилә бәйрәмнәре”н санап бирә алганнар. Шулар арасында иң популяр җаваплар:

  • Туган көн;
  • Яңа ел;
  • 8 нче Март;

“Корбан бәйрәме”н  - 10 укучы, “Белем бәйрәме”н – 7 укучы, “Җиңү бәйрәме”н  5 укучы атаган.

“Туганнарыгыз белән нинди бәйрәмнәрдә аралашасыз”, дигән сорауга 45 укучы “Сабан туе”нда, дип җавап биргән. “Каз өмәсе” бәйрәмен - 16 укучы,Туй мәҗлесен - 4 укучы ,“Корбан бәйрәме”н   10 укучы билгеләгән.

     Укучыларыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе  – “Сабантуй” (25 укучы), аннан кала  “Туган көн” – 18 укучы, “Яңа ел” – 12 укучы.

     “Нинди уеннарда актив катнашасыз” дигән сорауга, йөгерүне - 16 укучы, капчык киеп йөгерүне – 13 укучы, чүлмәк ватуны – 30 укучы, авыш баганага менүне –24 укучы, музыкаль чыгышны 5 укучы күрсәтеп киткән.

    Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларыбыз халкыбызның милли бәйрәмнәрен беләләр, аларда актив катнашалар. Үзләре дә сизмәстән, физик көч туплыйлар, рухи яктан байыйлар, милли үзаңнарын үстерәләр.

Йомгаклау.

Каюм Насыйри  “тәрбия” сүзенең эчтәлеген билгели, гаилә тәрбиясе белән иҗтимагый тәрбиянең үз вакытында һәм күбрәк булырга тиешлегенә басым ясый. Бүгенге көндә гаилә тәрбиясе көн кадагында тора. Аның башлангычын  һәм киләчәген милләтебезнең буыннан – буынга килгән гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәр тәшкил итә. Ата-ана – үсеп килүче яшь буынны киләчәк тормышка әзерләүче, балаларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсен үстерүче, киң күңеллелек һәм түземлелек орлыклары сибүче илаһи зат. Ул бары тик үзенең  шәхси үрнәгендә генә  тәрбия мәсьәләләрен хәл иткәндә уңышка ирешә ала.  Ә аңа ярдәмгә К.Насыйри тәрбияләре  нигез булып тора.  Мәгърифәтчебезнең  барлык теләкләрен милли бәйрәмебез “Сабантуй” тормышка ашырырга сәләтле дигән нәтиҗәгә киләбез.

   И гүзәл соң безнең Сабантуйлар,

Халкым кебек тыйнак, ягымлы,

  Халкым кебек олы, киң күңелле,

    Халкым кебек дәртле һәм моңлы.

Кулланылган әдәбият.

    1. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2003.- 150 б.

2. Низамов Р.А., Нигъмәтов Җ.Г. Татар халык педагогикасы: Уку      ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2002.- 111б.

  1. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлдары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 287б..: рәс. б-н.

  1. Татар календаре . 1996. / Зәбиров Ш., Хуҗахмәт Ф.- Казан: Татар. газета-журналлар нәшр., 1995.

  1.  Татар милләт календаре. 2003./ Зәбиров Ш., Хуҗахмәт Ф.- Казан: Татар. газета-журналлар нәшр., 2002.

  1. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.- 256 б.

  1. Каюм Насыйри. Избранные произведения. – Казань: Татарское книжное издательство, 1977.

  1. Курмаева Р.Р. К.Насыйри “Китаб-әт тәрбия” хезмәте.- Ачык дәрес. Июнь 2007.

  1. Җәләлиева Ш.Ш. Татар халык педагогикасы: Татар гимназияләре һәм лицейларының 11 нче сыйныфы, педагогия колледжлары, училищелары өчен дәреслек хрестоматия.- Казан: Мәгариф. 2000.-183 бит.

  1. Көч һәм рух тамырлары:Әдәплелек дәресләре: К11 5-11нче сыйныфлар өчен хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2000.-207 бит.

  1. Татар зыялылары:тарихи портретлар: Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы/Төз.Р.М.Мөхәммәтшин. Русчадан Ә.М. Камаловтәрҗ.- Казан:Мәгариф, 2003.- 208 б.