Татар теле

Ахунова Венера Салиховна

Әлеге бүлектә татар теленнән дәрес өчен кирәкле материаллар урын алачак

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Ютазы муниципаль районы

 Урыссу гимназиясе

Гади һәм кушма җөмлә

(5 нче сыйныфта туган тел дәресе )

                                                                       

 Туган тел һәм туган тел әдәбияты

 укытучысы  Ахунова В.С.

                                                                               

2019

Тема:  Гади һәм кушма җөмлә

 Максат:   җөмлә турындагы белемнәрне тирәнәйтү; гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү ;

 җавапларны дәлилләп күрсәтә белүне, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

 үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру; туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре:  гади һәм кушма  җөмләне аеру,  җөмлә төрләрен аеру, кушма җөмлә арасында тыныш билгесен кую, дөрес куллану.

Танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын  файдалану, модельләштерү.  

Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.

Төп төшенчәләр: Җөмлә, гади һәм кушма җөмлә, хәбәрлек , оештыручы үзәк, җөмләнең баш кисәкләре

Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив.         

 Предметара бәйләнеш: туган тел әдәбияты, музыка

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.

Контроль: укытучы контроле, үзара , үзконтроль.

Чыганаклар : Татар теле. 5 сыйныф. Татар телендә  белем бирү оешмалары  өчен уку әсбабы.  

Мультимедиа проекторы, компьютер, презентация,   сүзләр язылган 2 конверт, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары.

        

Дәрес барышы:

  1. Оештыру –мотивлаштыру

Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.  

Укучылар !

Кул тотышып басыйк әле,

Нинди матур булды түгәрәк!

Әйтерсеңлә ләйсән яңгыр ява,

Тамчы тама, җиргә сибәләп.!

Мин сезгә хәзер, кул кысып, импульс  җибәрәм. Ә сез бер – берегезгә чылбыр буенча тапшырасыз. Мин җибәргән җылылык сезгә көн буена җитәрлек көч бирсен. Шушы күтәренке кәефтә, барыбыызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар , һәр өстәлдә кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Дәрестә эшләнгән бирем, әгәр сезгә ошаса, кояш рәсемен күтәрерсез, ә сорауларыгыз калса, болыт рәсемен күтәрергә тәкъдим итәм. 

Укучылар, әйдәгез күзләрне йомабыз һәм көйдә яңгыраганнарны күз алдына китерәбез.

 “ Тормыш көе”  яңгырый .        (тулысы белән 2 минут)

  •  Нинди тавышлар ишеттегез?.
  • Кошлар кайда сайрый?
  • Нинди су күз алдыгызга килде?

 

  • Мин дә сезне бүген Урманга, елга буена, яшел аланга сәяхәткә чакырам.  
  •   Ә сәяхәткә киткәнче, без календарьга күз салыйк. Ул безнең бик үзенчәлекле. Ул безгә үткәннәрне искә төшерергә, шушы белемнәргә таянып алга таба барырга ярдәм итәр.  Әйдәгез әле беренче битенә игътибар итик. Монда нәрсәләр күрәбез? (1 укучыдан укытабыз)
  • 2. Укучыларның белемнәрен тигезләү.
  1. Яңгыр, җил, яфрак. (Болар нәрсә, - сүзләр. Дөрес)
  2. Җылы яңгыр, көчле җил, сары яфрак (Бу сүзләр турында нәрсә әйтә алабыз. Монда сүзтезмәләр бирелгән. Дөрес. Рәхмәт)

Нәтиҗә. Укучылар, ә сүзләр һәм сүзтезмәләр ярдәмендә без нәрсә. Нинди берәмлек төзи алабыз? (Җавап: Җөмлә)

  • Ә хәзер икенче биткә күз салыйк.   Әйдәле   .... укы.
  1. Кыш килде.
  2. Ак карлы кыш килде.

- Бу ике җөмлә арасында нинди аерма бар? Кем әйтә?

(Җавап: 1 се – җыйнак җөмлә, икенчесе –җәенке җөмлә)

  • Ни өчен дип уйлыйсыз?

(Җавап: 1 се ия белән хәбәрдән тора, ә икенчесендә башка кисәкләр дә бар)

  • Дөрес. Алга таба 3 не битне ачабыз.Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә игътибар итәбез.
  1. Ямьле яз җитте. (Әйтү максаты буенча бу нинди җөмлә)
  2.  Син язны яратасыңмы? (Бу җөмләне нинди интонация белән әйтәбез?)
  3. Яз айларын сана! (Бу җөмлә нәрсә эшләргә куша, өнди? Тагын бер синонимын әйтегез әле – боера. Димәк, бу нинди җөмлә?)
  • Укучылар, бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә, нәрсә сурәтләнгән. (ел фасыллары). Монда  - көз, кыш, яз. Ә  без  җәйге ялларны күзаллап,  әйдәгез,  сәяхәтебезне башлыйбыз.

? Укучылар, биремгә сезнең бәя (кояш, болыт)

3. Уку мәсьәләсен кую.

Слайдка  карыйбыз. Монда безгә карта тәкъдим ителә.  Без урман аша, елга аша узып, яшел аланга чыгарга тиешбез. Бу аланда күргәнегезчә чәчәкләр үсми икән, шуңа күрә Күбәләк бездән ярдәм көтә. Аның чәчәктән чәчәккә кунып уйныйсы килә. Укучылар ярдәм итәбезме?

  • Урманга кергәндә, безне  кем  каршы ала?   Ул кайсы әкияттән?( “Ак бүре” әкияте). Ул безгә бирем әзерләгән.  
  • Бирелгән җөмләләрне укып чыгабыз, чагыштырабыз. Аларны ничә төркемгә берләштереп булыр иде. Охшаш җөмләләрне әйтегез. Аларның ияләре, хәбәрләре ничәү?(1,3. 2,4)Аларны нинди җөмләләр дип атап булыр иде. (Гади , кушма)
  • Укучылар. Димәк без бүген нинди җөмләләр турында сөйләшәчәкбез?.  Дәресебезнең темасы нинди булачак? (Гади һәм кушма җөмләләр)

Дәреснең максатын да ачыклап китик инде, МАксатыбыз нинди булыр? (җөмлә турындагы белемнәрне ныгытырбыз, гади һәм кушма җөмләләрне аера белү күнекмәләрен үстерербез).

  • Дөрес. Бик яхшы.
  • Ә 1 ия һәм 1 хәбәрдән торган җөмләнең ничә грамматик нигезе бар дип әйтә алабыз? Димәк, гади җөмләдә ничә грамматик нигез була?. Нинди җөмләне без гади җөмлә дип атарбыз?
  • Ә 2 яки берничә иясе һәм хәбәре булган җөмләдә ничә грамматик нигез була? Димәк, Нинди җөмләне без кушма җөмлә дип атыйбыз.
  •  Укучылар, биремгә сезнең бәя (кояш, болыт)
  • Ачабыз дәфтәрләрне , язып куябыз бүгенге числоны, теманы.

 Өченче декабрь.

Гади һәм кушма җөмләләр.

4. Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

  • Сәяхәтебезне алга таба дәвам итәбез. Алда без кайсы геройны күрәбез? (Шүрәле) Ул кайсы әкият герое, аның авторы кем?.

Әйдәгез әле Шүрәле нинди бирем әзерләде икән? Ул безгә конвертта сезгә таныш булган 1 җыр җибәргән, ләкин сүзләре урыннарын югалтканнар. Укучылар , безгә хәзер аларны җырдагыча урнаштырырга, гади һәм кушма җөмләне табарга кирәк. Сезгә ярдәмгә җыр көе яңгырый.  (Әпипә көе яңгырый).Кайсы төркем эшләп бетерә, шул кечкенә кыңгырауны чыңлата.

Җавапларны тыңлыйбыз. (Бас , кызым, әпипә – гади җөмлә. Син басмасаң, мин басам – кушма җөмлә)

Укучылар, беренче төркем  Алсу 1 нче җөмләне укы. Бу нинди җөмлә? Ни өчен?

Икенче төркем, Алсу, 2 нче җөмләне укы. Бу нинди җөмлә? Ни өчен?

  • Укучылар, биремгә сезнең бәя (кояш, болыт) Рәхмәт. Яхшы булдырдыгыз!

5. Белемнәрне ныгыту.

Су анасы биремен үтәп карыйк.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын җилкәдәш партнерларына бирәләр . Әлеге битләр тагын уртага бүленә. Битнең берсен каршы як партнерыгызга бирәсез. Битнең астының 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызның җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды . (Таймер куела)

Кәгазь битләре әзер була. Укучылар 2 минут вакыт эчендә кәгазьнең аскы өлешенә бер җөмлә язалар, ә өске өлешенә җавабын язып бөкләп, яшереп куялар.

- Вакыт бетте .

- Хәзер сез торасыз, урындыкларны рәтлисез,кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң ,иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез.Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт. миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды.” Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

  • Укучылар, биремгә сезнең бәя (кояш, болыт). Рәхмәт.

Алдагы бирем, белемнәрне тикшерәбез, алдыгызда тест сораулары.

1.Бер генә грамматик нигездән торган җөмлә нинди җөмлә була?

а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

2.  Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?

            а) бер грамматик нигездән торган җөмлә;

           б)ике яки берничә  гади җөмләдән торган җөмлә;
           в)ике баш кисәге дә булган җөмлә.

3. Җөмлә төрен билгеләгез : Яз җитте, ләкин көннәр һаман да җылытмый.

            а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

4. Җөмләнең төрен билгеләгез.Агач башына кечкенә генә  кошчык килеп кунды һәм сайрый башлады.

            а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

5. Җөмләнең төрен билгеләгез.Кар ява, ләкин балалар урамнан кермиләр.

            а) кушма җөмлә

            ә) гади җөмлә.

Дөрес җаваплар:

  1. Ә     2. Б    3. А     4. Ә    5. А

Күршегез белән биремнәрне алышабыз һәм тикшерәбез. Билге куябыз.

Җаваплары чыга, тикшереп, үзләре билгә куя.

  • Укучылар, кемнәрнең  “5”ле ?
  • Укучылар, кемнәрнең  “4”ле ?
  • Укучылар, кемнәрнең  “3”ле ?

 

  • Укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек? (Укучыларның җавабы)
  • Нинди җөмләгә гади дибез, кайсысы кушма була?

Өй эше.

  1. Текстан гади һәм кушма җөмләләрне аерып язарга.
  2.  Табигать турында 5 мәкаль язып килергә
  3. “ Кышкы табигать” темасына кечкенә генә хикәя язып килергә.

6. Рефлексия.

 Укучылар , менә без аланга да килеп җиттек. Аланны чәчәкләр белән бизәү өчен без алдагы биремне үтәргә тиешбез. Сезнең алда Ромашкалар ята, ләкин аларның таҗлары юк. Хәзер, әгәр сез  бүген дәрестә мин аңладым һәм башкаларга аңлата алам дип уйлыйсыз икән ромашкага ак таҗ ябыштырасыз, әгәр аңладым, ләкин аңлата алмыйм дип уйлыйсыз икән, алсу таҗ ябыштырасыз, әгәр аңлап җиткермәдем, дип уйлыйсыз икән, кызыл таҗ яштырасыз. ( 2 мин)        

  •   Ә хәзер аланга үзегезнең чәчәкләрегезне чыгып беркетеп куегыз.
  • Укучылар, игътибар итегез әле, нинди матур булды безнең аланыбыз.Аның матурлануында безнең өлешебез бармы? Табигатьне кешеләр кулында дип әйтә алабызмы?
  • Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Табигать белән бергә булыйк, аны саклыйк!
  •   Менә күбәләгебез дә очып килеп җитте. Рәхмәт сезгә , укучылар, Сез бик тырыш һәм ярдәмчел икәнегезне күрсәттегез. Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин.

Алдагы бирем, белемнәрне тикшерәбез, алдыгызда тест сораулары.

1.Бер генә грамматик нигездән торган җөмлә нинди җөмлә була?

а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

2.  Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?

            а) бер грамматик нигездән торган җөмлә;

           б)ике яки берничә  гади җөмләдән торган җөмлә;
           в)ике баш кисәге дә булган җөмлә.

3. Җөмлә төрен билгеләгез : Яз җитте, ләкин көннәр һаман да җылытмый.

            а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

4. Җөмләнең төрен билгеләгез.Агач башына кечкенә генә  кошчык килеп кунды һәм сайрый башлады.

            а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

5. Җөмләнең төрен билгеләгез.Кар ява, ләкин балалар урамнан кермиләр.

            а) кушма җөмлә

            ә) гади җөмлә.

Алдагы бирем, белемнәрне тикшерәбез, алдыгызда тест сораулары.

1.Бер генә грамматик нигездән торган җөмлә нинди җөмлә була?

а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

2.  Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?

            а) бер грамматик нигездән торган җөмлә;

           б)ике яки берничә  гади җөмләдән торган җөмлә;
           в)ике баш кисәге дә булган җөмлә.

3. Җөмлә төрен билгеләгез : Яз җитте, ләкин көннәр һаман да җылытмый.

            а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

4. Җөмләнең төрен билгеләгез.Агач башына кечкенә генә  кошчык килеп кунды һәм сайрый башлады.

            а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә.

5. Җөмләнең төрен билгеләгез.Кар ява, ләкин балалар урамнан кермиләр.

            а) кушма җөмлә

            ә) гади җөмлә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Здравствуйте, дети! - Hello , children . Sit down, please. - Исәнмесез, хәерле иртә!

Слайд 2

Девиз моей жизни – золотая середина во всём.(Гораций) 2. Бу юлы да алтын урталыкка алып чыкты безне. (В.Нуруллин) 3. It's very difficult to strike a golden middle and make it right for everybody. ( JackLondon )

Слайд 3

«Фразеологизмы в английском, в русском и татарском языках».

Слайд 4

Углубить и расширить… 2. Уметь … 3. Сравнить…

Слайд 5

Углубить и расширить знания о фразеологизмах; 2. Уметь употреблять фразеологизмы в речи; 3. Сравнить фразеологизмы в русском, татарском и английском языках.

Слайд 6

“Соберите лото” 1. to strike / each other’s hands 2. to bend / the stick 3. leave / with his nose 1 .Душа / в пятки ушла 2. Без ц аря / в голове 3. Семь пядей / во лбу 1. Сүзгә / кесәгә кермәү 2. Шайтан /аяк сындырырлык 3. Очып кына/ кайту

Слайд 7

Я сегодня встала ни свет, ни заря - Я сегодня встала _________________ Приехала к вам из-за тридевять земель – Приехала к вам ___________________________ Очень хачется, чтобы наш урок прошёл без сучка и без задоринки - Очень хачется, чтобы наш урок прошёл _________________ А для этого нам надо работать не покладая рук – А для этого нам надо работать ____________________

Слайд 8

Ул чагында инде Гафиятулла да авызны чөйгә элеп калмас – Ул чагында инде Гафиятулла да ____________ калмас Отряд килү турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде – Отряд килү турындагы хәбәр __________таралып өлгерде Агай, аны күрү белән, бөтенләй коелып төште – Агай, аны күрү белән, бөтенләй __________________ Сибгать дус та хәзерге шикелле карт төлке түгел иде әле - Сибгать дус та хәзерге шикелле __________түгел иде әле.

Слайд 9

John was leading in the race, and the whole crowd was cheering him on – John was leading in the race, and the whole crowd _______ Bill is always at sixes and sevens when he’s home by himself – Bill is always ______________ when he’s home by himself Please don’t talk about me behind my back – Please don’t talk about me ________________ I had to bite my tongue to keep from telling her what I really thought – I had to ________________ to keep from telling her what I really thought .

Слайд 10

Домашнее задание. Написать небольшой рассказ на тему “Один день из моей жизни” , используя фразеологизмы. Можете выполнить работу на русском, на татарском или на английском языках.

Слайд 14

Я сегодня встала очень рано. ни свет, ни заря Очень хочется, чтобы наш урок прошёл замечательно Приехала к Вам издалека . из-за тридевять земель без сучка, без задоринки А для этого нам нужно работать хорошо не покладая рук



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет

 гомуми белем бирү учреждениесе

“Каралды”                               “Килешенде”                                             “Раслыйм”                                                                      

Методик берләшмә җитәкчесе      Уку-укыту эшләре буенча     “Урыссу гимназиясе” директоры:                                                                                                                                                                          __________/ Ф.И.Садыйкова/         директор урынбасары                 __________   /Г.Н.Белалова/

Беркетмә № 1                            _______/  А.Ф. Шамсуллина/          Боерык № _____

“____” август 2019 нчы ел          “__28_” август 2019 нчы ел            “__28_” август 2019 нчы ел          

 5 нче Б сыйныфы   өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                         Төзүче: I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты

                                                           укытучысы Ахунова В.С.              

                                 

 

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде

                                               1 нче номерлы беркетмә

                                                “____” август 2019 нчы ел          

ш.т.Урыссу бистәсе, 2019

5 нче сыйныф

Диктант күләме

Ел башы  60-70 сүз

Ел ахыры 70-80 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.  

Кереш     диктант  

Максат:   үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Татарстан  

       Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик күӊелле үтәчәк.      

       Аныӊ табигате бик төрле. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында учар  мөгезле пошилар, бурсыклар, кырларында төлкеләр, бүреләр дә очрата аласыӊ.       Безнеӊ республиканы зур елгалар да, кечкенә инешләр дә бик ямьләндерә. Тау асларындагы  чишмәләр дә бик матур.  

      Безнеӊ якларныӊ климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Кышлары чамасыз салкын

түгел,  җәйләрен хәтта челлә вакытында да түзмәслек эссе булмый. (71 сүз)

     Һәр шәһәрнеӊ, хәтта һәр авылныӊ үз күрке, үз яме бар. Һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм.  (Г.Бәшировтан) (87 сүз) 

                                                     

Контроль диктант (I чирек өчен)  

Максат: I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.          

Бирем: 

1)  ЯТКАН сүзен хәреф һәм авазларга таркатып язарга, хәреф һәм авазларын чагыштырырга.

2) ЕЛГАДА сүзен хәреф һәм авазларга таркатып язарга, хәреф һәм авазларын чагыштырырга.

3)*беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә,өсләренә нинди сүз төркеме белән белдерелүен язарга.

Җавап:      Зөфәр(исем) Көмеш(сыйфат) елгада(исем) күп(рәвеш)  коенды(фигыль), бик күп(рәвеш) балык(исем) тотты(фигыль).

 

                                                                 Көмеш елга

      Зөфәр Көмеш елгада күп коенды, бик күп балык тотты. Ул аныӊ баш күмелерлек урыннарын да, тубыктан гына җирләрен дә белә. Яр буендагы яшел үлән арасыннан әллә никадәр җиләк җыйганы бар аныӊ. Кыш җитсә, шугалак та ясап торасы юк. Зәп-зәӊгәр шома боз өстен кардан әрчергә генә иренмә. Җил шикелле сызгырып очарлык була аныӊ өсте. Боз астында калган куыкларны тишеп, кислород яндыру үзенә бер кызык була. Бакча яннарыннан гына агып яткан бу елганы Зөфәр бик ярата.  

(Л.Ихсановадан) (74 сүз)

     

                                                 

Контроль диктант (II чирек өчен)  

Максат: I I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Бирем:

  1. текстның беренче җөмләсен сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә;  
  2. шул ук җөмләдән ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен ике баганага язарга.
  3. * Туган як табигате турында 3-4 җөмлә язарга.

Җавап: Ял(исем) сәгатьләрен(исем) без(алмашлык) Гөлнур(исем) белән(бәйлек) үткәрдек.(фигыль)

Ялгызлык исем: Гөлнур

Уртаклык исем: ял,сәгатьләрен.  

 

                                   Тукран баласын коткару

Ял сәгатьләрен без Гөлнур белән үткәрдек:  кырмыскаларны күзәттек, төн уздырырга әзерләнгән кошларны тыӊладык.

Бервакыт чәрдәкләнеп беткән нарат төбендә кычкырып яткан ике-өч тукран баласын шәйләп алдык. Без якынлашкан саен, кошчыкларныӊ авазлары шомлырак була барды. Менә алар югары күтәрелделәр. Ә берсе, тибенә-тибенә, җирдә ятып калды.  

  Гөлнур   хәлсезләнгән тукран баласыныӊ томшыгын  тартып чыгарды. Агач ярыгыннан бөҗәк чүпләгәндә, аныӊ томшыгы кысылып калган икән. Ул әле ныгып җитмәгән томшыгын кайрыга батырган да кире ала алмаган. (70 сүз)

  Без бу нәни “урман табибына” яратып карап тордык. Ул бик тиз исенә килде һәм очып китте.  

(И.Гайфуллин) (86 сүз)

                               

Грамматик биремле контроль диктант (III чирек өчен)  

Максат: III чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Бирем:

1)ЯФРАК сүзенә фонетик анализ ясарга;

2)ЙӨГЕРЕК сүзенҽ фонетик анализ ясарга.    

3)* Авылларда чишмәләр күпме? Аларны ничек сакларга? 3-4 җөмлә белән аңлатырга.      

Җавап: яфрак   -[ йаф-ракъ]  -5 хәреф,6 аваз.

         Й-  [й] –яңгырау,парсыз,тел уртасы тартыгы  

А-[а] –иренләшмәгән,парлы,түбән күтәрелешле,арткы рәт сузыгы.

Ф-[ф]-  саңгырау,парлы,ирен- теш тартыгы

Р-[р] –яңгырау.парсыз,тел- теш тартыгы

К- [къ] –саңгырау,парлы,кече тел тартыгы

 

Й-[й] –яңгырау,парсыз,тел уртасы тартыгы 

Ә-[ә] –иренләшмәгән,парлы,урта күтәрелешле,алгы рәт сузыгы

Г-[г] –яңгырау,парлы,тел  арты тартыгы

Р-[р] –яңгырау.парсыз,тел- теш тартыгы

К- [к] – саңгырау,парлы,тел арты тартыгы            

 

Урман чишмәсе

     Урман тын. Җәй уртасы булганга, кошлар да җан-фәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан шаян җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә зирек агачы төбеннән бәреп  торган чишмә тавышына урман күнеккәндер инде. Туктаусыз челтери бит ул, гүя җыр суза. Бу җырын кемгә багышлаганын белсәм икән. Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән әллә үзенә чакыра микән урман кизләве? Чишмәнеӊ салкын суы белән тамакны чылаттык та сукмакка каршы ярдагы куаклар арасына яттык. Чишмәнеӊ йөгерек суында, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Узышлый гына булса да, кызыл кәләпүшле тукран кызган томшыгын чишмә суында суытып китте. (83 сүз) Чишмә ерганагында, көмеш суга канатларын бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде. Урман кошлары һәм җәнлекләре бик рәхмәтледер бу чишмәгә. (М.Рафиков) (99 сүз) 

  Контроль диктант (IV чирек өчен)  Максат: IV чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Бирем.

1).Авазлары хәрефтән күбрәк булган 6 сүзне күчереп язарга.

2).к, къ авазлы 3әр сүз аерып язарга.

3)* “Җәйге урман” темасына 3-4 җөмлә язарга.

                                             Җырчы юкәләр.

 

         Төн җәймәсе астында изрәп йоклаган урманга көн килде.Агачлар уянды.

Юкә бик кәефле, ул бүген гаҗәп матур киенгән иде. Өстендә – яшел төсмерле ак җилән. Ул иртәнге кояш яктысында энҗе карлар кебек җемелди.

Кояш югарырак үрләде, юкәне буеннан – буена яктыртты. Юкә тагын да чибәрләнде, ул кызыл җиләкләр сибелгән яшел келәм өстендә үк басып тора икән.

Бераздан юкә җыр сузды. Бу җыр урман битендәге умарталыкка кадәр сузыла иде. Гүя бөтен җиһан көяз юкәне тыңлый. Аның җыры көйле, моңлы. (75 сүз)Мин ул җырны бизәкле җир келәменә чалкан ятып тыңлыйм. Рәхәт була андый чакта! (88 сүз) ( М. Рафиковтан.)

 

                               

                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет

 гомуми белем бирү учреждениесе

“Каралды”                               “Килешенде”                                             “Раслыйм”                                                                      

Методик берләшмә җитәкчесе      Уку-укыту эшләре буенча     “Урыссу гимназиясе” директоры:                                                                                                                                                                          __________/ Ф.И.Садыйкова/         директор урынбасары                 __________   /Г.Н.Белалова/

Беркетмә № 1                            _______/ А.Ф. Шамсуллина/          Боерык № _____

“____” август 2019 нчы ел          “__28_” август 2019 нчы ел            “__28_” август 2019 нчы ел          

 6 нчы А, 6 нчы Б сыйныфлары   өчен туган (татар) телдән

контроль - үлчәү биремнәре

                                                      Төзүче: I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты

                                                           укытучысы Ахунова В.С.              

                                 

 

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде

                                               1 нче номерлы беркетмә

                                                “____” август 2019 нчы ел          

ш.т.Урыссу бистәсе, 2019

6 нчы сыйныф

Диктант күләме

Ел башы  70-80 сүз

Ел ахыры 80-90 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куел

 Кереш диктант  

Максат:   үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Керпе һәм аның балалары.

Быел керпе дөньяга биш бала китерде  Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре   чәнечкеләр белән алышынды.  

Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә.   Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.(71 сүз)

Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты.  (84сүз)

Контроль диктант (I чирек өчен)  

Максат: I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.          

                  Бирем:

1. Тексттан исем     исем сүз төркеменә 5 мисал табып язарга;

               2.   Аккош, матурлык, суда сүзләрен ясалышы ягыннан билгеләргә.

              3* Безнең якта нинди кошларны күргәнегез бар? Шул турыда 3-4 җөмлә языгыз

Аккош

       Аккош – иң зур һәм көчле кошларның берсе. Ул бик борынгы заманнардан бирле матурлык һәм мәхәббәт, сафлык һәм нәфислек үргәне булып тора. Аның матурлыгы турында җырлар җырлыйлар, хикәятләр сөйлиләр.

  Аккош суда җиңел һәм тавышсыз йөзә, аккош узган урында су ялтырап, яктырып кала. Аның һәр хәрәкәте кабатланмаслык нәфис.

    Алар – искиткеч сизгер һәм сак кошлар. Балаларның ана кош белән ата кош бергәләп тәрбияли.

Ак төстәге аккош кулга тиз ияләшә. Бу матур, мәһабәт, горур кошлар   сулыкларга ямь биреп торалар.(75 сүз)

Аккош – табигатьтә иң гузәл зат, ләкин ул аз калган.    (84 сүз)

                                             

Контроль диктант (II чирек өчен)

Максат: I I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем:

1).  Беренче абзацта ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр кергән сүзләрнең астына сызарга.

2). Төнлә, тавышы сүзләрен транскрипциядә күрсәтергә.

3)*.Кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәргә? Шул турыда 3-4 җөмлә язарга.

 

Ябалак

Ябалак – төнге ерткыч кош. Ул агачлы урыннарда яши. Ябалакның да томшыгы ыргак сыман бөгелгән, бармаклары озын һәм көчле, тырнаклары шулай ук бөгелгән була. Тәнен куе  каурый япмасы каплаган. Ул тавышсыз оча. Каурыйлары соры-көрән төстә. Күзләре зур, караңгыда күрә. Бик яхшы ишетә. Барлык кошлар арасында бары ябалакның гына колак яфраклары бар. Ауга төнлә чыга. Табышын тавышы буенча таба. Тычкан, куян, тиен, керпе, вак кошлар белән туклана.

Ябалаклар гомер буе парлашып яши. Алар оя ясамый. Аулак урыннарны, агач куышын  яраталар.(79 сүз)

Ябалак – авыл хуҗалыгы өчен файдалы кош. Аны сакларга кирәк.

(Т. Шакирова) (88 сүз)

  Контроль диктант (III чирек өчен)

 Максат: III чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Бирем.

  1. Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр - җөмләсен сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә
  2.  Һәр җирдә тереклек, хәят күңеллелек башлана - җөмләсен сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә
  3. * Кайсы ел фасылын яратасыз? Шул турыда 3-4 җөмлә язарга.

                                                                     

Яз.

    Яз март аеннан башлана. Инде көн урталарында кояш шактый җылыта башлый.

Кояш инде күктә, кыштагы кебек күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара.

    Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар, ак паруслар пәйдә була.

     Кышның озынлыгыннан ялыккан кошлар, хайваннар  җанланалар.  Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар.

     Кыйбла якка вакытлыча киткән канатлы кунаклар үзебезгә кайталар. Кырларда, болыннарда яшеллекләр күренеп, агач башларында кошлар чырылдаша башлыйлар.

      Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр.

      Һәр җирдә тереклек, хәят күңеллелек башлана. (80 сүз.)

Контроль диктант (IV чирек өчен)

Максат: IV чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем. 

  1.  Без алмашлыгын  килешләр белән  төрләндерергә.
  2. Мин алмашлыгын  килешләр белән  төрләндерергә.
  3. * Кошларның файдасы турында 3-4 җөмлә язарга

Сыерчыклар килгән!

      Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәнен әйтте.

   Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

    Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

          Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

      Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар! (90 сүз)

 

Керпе һәм аның балалары.

Быел керпе дөньяга биш бала китерде  Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре   чәнечкеләр белән алышынды.  

Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә.   Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты.

Керпе һәм аның балалары.

        Быел керпе дөньяга биш бала китерде  Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

      Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре   чәнечкеләр белән алышынды.  

       Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә.   Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

      Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты.

Керпе һәм аның балалары.

           Быел керпе дөньяга биш бала китерде  Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

            Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре   чәнечкеләр белән алышынды.  

           Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә.   Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

        Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты.

Ябалак

Ябалак – төнге ерткыч кош. Ул агачлы урыннарда яши. Ябалакның да томшыгы ыргак сыман бөгелгән, бармаклары озын һәм көчле, тырнаклары шулай ук бөгелгән була. Тәнен куе  каурый япмасы каплаган. Ул тавышсыз оча. Каурыйлары соры-көрән төстә. Күзләре зур, караңгыда күрә. Бик яхшы ишетә. Барлык кошлар арасында бары ябалакның гына колак яфраклары бар. Ауга төнлә чыга. Табышын тавышы буенча таба. Тычкан, куян, тиен, керпе, вак кошлар белән туклана.

Ябалаклар гомер буе парлашып яши. Алар оя ясамый. Аулак урыннарны, агач куышын  яраталар.(79 сүз)

Ябалак – авыл хуҗалыгы өчен файдалы кош. Аны сакларга кирәк.

(Т. Шакирова) (88 сүз)

Ябалак

Ябалак – төнге ерткыч кош. Ул агачлы урыннарда яши. Ябалакның да томшыгы ыргак сыман бөгелгән, бармаклары озын һәм көчле, тырнаклары шулай ук бөгелгән була. Тәнен куе  каурый япмасы каплаган. Ул тавышсыз оча. Каурыйлары соры-көрән төстә. Күзләре зур, караңгыда күрә. Бик яхшы ишетә. Барлык кошлар арасында бары ябалакның гына колак яфраклары бар. Ауга төнлә чыга. Табышын тавышы буенча таба. Тычкан, куян, тиен, керпе, вак кошлар белән туклана.

Ябалаклар гомер буе парлашып яши. Алар оя ясамый. Аулак урыннарны, агач куышын  яраталар.(79 сүз)

Ябалак – авыл хуҗалыгы өчен файдалы кош. Аны сакларга кирәк.

(Т. Шакирова) (88 сүз)

Ябалак

Ябалак – төнге ерткыч кош. Ул агачлы урыннарда яши. Ябалакның да томшыгы ыргак сыман бөгелгән, бармаклары озын һәм көчле, тырнаклары шулай ук бөгелгән була. Тәнен куе  каурый япмасы каплаган. Ул тавышсыз оча. Каурыйлары соры-көрән төстә. Күзләре зур, караңгыда күрә. Бик яхшы ишетә. Барлык кошлар арасында бары ябалакның гына колак яфраклары бар. Ауга төнлә чыга. Табышын тавышы буенча таба. Тычкан, куян, тиен, керпе, вак кошлар белән туклана.

Ябалаклар гомер буе парлашып яши. Алар оя ясамый. Аулак урыннарны, агач куышын  яраталар.(79 сүз)

Ябалак – авыл хуҗалыгы өчен файдалы кош. Аны сакларга кирәк.

(Т. Шакирова) (88 сүз)

 



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет

 гомуми белем бирү учреждениесе

“Каралды”                               “Килешенде”                                             “Раслыйм”                                                                      

Методик берләшмә җитәкчесе      Уку-укыту эшләре буенча     “Урыссу гимназиясе” директоры:                                                                                                                                                                          __________/ Ф.И.Садыйкова/         директор урынбасары                 __________   /Г.Н.Белалова/

Беркетмә № 1                            _______/ А.Ф. Шамсуллина/             Боерык № _____

“____” август 2019 нчы ел          “__28_” август 2019 нчы ел            “__28_” август 2019 нчы ел          

  7 нче Б сыйныфы   өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                                      Төзүче: Төзүче: I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты

                                                           укытучысы Ахунова В.С.              

                                 

 

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде

                                               1 нче номерлы беркетмә

                                                “____” август 2019 нчы ел          

  

ш.т.Урыссу бистәсе, 2019

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Диктант күләме

ел башы

80-90

ел ахыры

90-100

        

7 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.

 

                                   Кереш диктант

Максат:   үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

                                                     Туган ягым.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез  адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (80 сүз)

       

   I чирек өчен контроль диктант                                       

Максат:  беренче чиректә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем.

  1. Тиңдәш кисәкле җөмләне табып, астына сызарга.
  2. *Бакчада нәрсә эшләргә яратасыз? Шул турыда 3-4 җөмлә язарга 

                                     

Алмаз бабай бакчасы.

       Алмаз бабайның бакчасы Хәкимне генә түгел, башка балаларны да үзенә тарта. Андый бакча авылда бер генә шул.

       Хәкимнең бу алма бакчасына кергәне бар. Ул үзенең матурлыгы һәм төрле җиләк-җимешләре, алмалары белән тирә-якта дан тота. Бабай үзе дә гел шунда кайнаша: җир йомшарта, чүп утый, яралы, авыру агачларны дәвалый. Ә җәйләрен анда чия, кура җиләге, тагын башка җимешләр берсе артыннан берсе пешеп тора. Көз көне хуш исле, тәмледән-тәмле, төрледән-төрле алмалар, алланып пешеп, агач ботакларында бәйрәм утлары кебек эленеп торалар. Өз дә аша, өз дә аша... (88 сүз)

                         

II чирек өчен контроль диктант

Максат:   икенче чиректә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем.

  1. Соңгы җөмләне сорау, боерык җөмләләргә әйләндереп язарга.
  2. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар – җөмләсеннән җыйнак җөмлә ясап язарга.
  3. * “Минем яраткан дәресем” темасына 3-4 җөмлә язарга

Кадерлеләрнең кадерлесе.

        Кеше олыгая, җитлегә барган саен аның укытучысына мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә. Тирә-якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән..

        Укытучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.

        Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар. Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый. Мәсьәләне алай куярга ярамый. (101 сүз).

 

                                    III чирек өчен контроль диктант

Максат:   өченче чиректә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем.

  1. 2   нче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
  2. 3 нче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
  3. * Сезнең өчен чын бәхет нәрсә? Шул турыда 3-4 җөмлә языгыз.

                                               Чын бәхет.

      Көн дәверендә без әллә ничә мәртәбә бәхет дигән сүзне кулланабыз. Берәр сөенечле хәбәр ишетсәк, сөенәбез, куанабыз, үзебезне дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саный башлыйбыз. Тик без бәхетне, бәхетле булуның нәрсәдә икәнен аңлап бетермибез. Ниләр кирәк бәхетле булу өчен?  Минемчә, бәхетле кеше ул- әти-әнисе янәшәсендә, дус, тату гаиләдә үскән кеше. Әти-әниең, апа-абыйларың һәм дус-туганнарың булса, алардан да зуррак хәзинә юктыр. Алар янәшәңдә булса, димәк, сине яратучылар, яклаучылар, сиңа ярдәм итүчеләр бар. Син дә аларны ярат, аларга ярдәм ит һәм сакла аларны! (82 сүз)

(А.Латыйповадан)

                           Еллык  йомгаклау контроль  диктанты

Максат:     ел буена  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем.

  1. 1,3 нче җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
  2. 6,7 нче җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
  3. * “Җыр – кешенең гомерлек юлдашы” темасына 3-4 җөмлә язарга

Язгы урманда.

        Без урманга килеп тә җиттек. Әллә ни биек булмаган калкулык өстендә торабыз. Язгы саф һаваны туйганчы иснисе килә.

        Әле яңарак кына кар суларында коенып чыккандай зәңгәрсуланып торган урманның эченәрәк үтәбез. Анда без генә белә торган күлләр, сулыклар бар. Урман эчләтеп барабыз. Дымлы һавада җиңелчә калтырата. Шиңгән яфрак, изрәгән туфрак исе. Гөмбә исе. Яшь бөреләр исе. Әчкелтем тал, яшь тупыл кайрысы исе. Язның сагышлы көенә моң өстәгәндәй, берьюлы мең төрле кошлар сайрый. Туган якларына әле яңарак кына кайткан кошларның аһәңле тавышлары күңелләрне әллә нишләтә. Шунда йөрәктән хисләр ургый, күңелнең бар байлыгы, иң кадерле уй-кичерешләре ачыла. Үзең дә сизмәстән, күңелең түрендә җанга рәхәт өстәүче тылсымлы җыр тугандай була. Рәхәтләнеп яшисе килә. (110 сүз) (М.Хәсәнов)

Кереш диктант. 7 нче сыйныф

                                                     Туган ягым.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез  адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (80 сүз)

                           

                              Кереш диктант. 7 нче сыйныф

                                                     Туган ягым.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез  адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (80 сүз)

                          Кереш диктант. 7 нче сыйныф

                                                     Туган ягым.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез  адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

       Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (80 сүз)



Предварительный просмотр:

Старт контроль эше өчен грамматик биремле диктант  

Максат: лексикология,сүз ясалышы бүлегендә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Чыганак: 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2006.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин. Контроль диктантны бәяләү:

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.  

Бирем:

1.   Беренче кызыл юлдагы җөмләләрдә баш кисәкләрнең астына сызарга.

Чәчәк-күбәләк

  Булатның куллары чәчәккә үрелделәр. Ул килеп кагылуга, чәчәк зур кызыл күбәләк булып күтәрелде дә икенче бер куакка күчеп утырды.   Булат тагын аңа якынлашты, тагын сакланып кына кулларын сузды. Гөләп куагы салмак кына чайкалып куйды, тураеп, башын читкә борды, һәм тылсымлы чәчәк, тагын куактан аерылып, күбәләк булып очты.

Булат, сихерләнгән кебек, аның артыннан йөгерде. Чәчәк-күбәләк, куактан куакка, агачтан агачка кунып, бик озак очып барды, үлән асларына кереп качты, биеккә-биеккә, зәңгәр һаваларга күтәрелде, тагын түбән төште, тагын урман аланнары буйлатып, Булатны үчектереп йөрде. Булат тәмам хәлдән тайгач, киселгән агач төбенә утырды. Ә күбәләк, әйтерсең шуны гына көткән, Булатның нәкъ каршысына ук килеп төште дә кунды... (104 сүз) (Габделхәй Сабитов)

 

Контроль диктант (I чирек өчен)  

Максат: I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Чыганак:  5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2006.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

         Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион          хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле          куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле          куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.  

Бирем. 1. Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга.

              2. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.

Җылы яңгыр.

          Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрд яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

      Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

        Шаулап килгән яңгыр болыты   үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде. (87 сүз.)

                                          Контроль диктант (II чирек өчен)  

Максат: I I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Чыганак:  5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2006,  

Үткәрү вакыты: 45 мин. Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела 

Бирем. 1.   Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

  2. Беренче ике җөмләне сүзтезмәләргә аерып язарга.

 

Көртлек

Әле кайчан гына яшел диңгез булып чайкалган тугай ап-ак карга күмелде. Тугайның бер очы каенсарга барып тоташа, ә ул каенсарны, икегә ярып, чана юлы уза. Әнә шул юлдан печәнгә дип килгәч, эшли башларга һич ашыкмыйсың,  әйләнә-тирәгә күз саласың. Шул чагында синең игътибарыңны сәер койрыклы чем-кара кошлар җәлеп итә.  

Биредә кошлар ашаган азыкларын сеңдерәләр. Гадәттә, алар көнозын ешлыкта булалар. Бары көн уртасында урман авызына чыгалар: үзләренчә кояшта кызыналар. Ә кичен йокы симертүне карый бу кошлар. Биек көрт – менә нәрсә хуш килә көртлекнең күңеленә! Һәрбер кош утырган ботагыннан шунда атыла. Атыла, тирән карга күмелә. Кар эченнән күпме ара үтә дә, төн тикле төнне туңмый гына үткәрә. Көннәре шулай тәгәрәпме-тәгәри. Һаман бер үк төрле, һаман үзгәрешсез тәгәри. (Гарәфи Хәсәнов) (113 сүз)

Грамматик биремле контроль диктант (III чирек өчен)

 Максат: III чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Чыганак: 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2006  

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела 

Бирем 

1. 5 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатырга.

2. Хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләргә ике мисал китерергә.

 3. Түбәндәге мәгънәләргә туры килердәй итеп сүзтезмәләр төзергә:

Төс+предмет

Вакыт+эш-хәл

Сан+предмет

Урман тургае

Урман тургае! Табигатьтәге иң серле кошларның берсе. Иң уңган, иң түземле, иң моңлы кош ул...

        Бу кош җылы яклардан иң беренчеләрдән булып кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә урман тургаеның тавышы чишмәдәй челтери башлый инде. Ул үзе сабан тургаена охшаган, әмма аннан кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе була. Анысы – илаһилык билгесе. Иң кызыгы: җәйге төннәрдә урман тургае, урман кошы булса да, агач башында йоклап утырмас. Ул бу вакытта ак болытлар янында. Табигатькә мәдхия җырлап оча. Ә көндезен җыр өчен вакытлары калмый бу кошларның. Көне буе алар бала тәрбияләү белән мәшгуль. Шуңа күрә күк йөзенә кичкә табан гына күтәреләләр. Аларның җырлары да бишек җырын хәтерләтә. Әнә бит: “Әллү-лү-лү... Лү-ли-ли-ли...”. Татарда да нәкъ шулай: “Әллү-бәллү-лү...”.(Л.Шәех) (114 сүз)

 Грамматик биремле контроль диктант (IV чирек өчен)

 Максат: IV чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Чыганак: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма.

Үткәрү вакыты: 45 мин. Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела 

Бирем. 1. Кушма җөмләләрне табып язарга.

2. Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Торна

Яз инде бусаганы атлый берзаман, шунда биектә тансык авазлар да яңгырый.

Һи, без көткән торналар кайта икән ич! Алар, соклангыч бер өчпочмак ясап, төркем-төркем булып кайталар. Һәркайсыбыз аларны шатланып каршы ала:

-Торналар кайта, торналар!

Алар яз саен бер үк сазларына кайталар. Саз да зур, кошлар көтүе дә зур. Ләкин ник берсе торган урынын бутасын!  Кайта да түмгәккәен барлап оча әткә кош. Үзе биектә озын канатларын җилпи, үзе өзлексез  кычкыра. Әле янында сайлаганы оча, аның сүзен кабатлый.  Чөнки торналар монда да, җылы якта да парлашып яшиләр.

Үз сазы һәрбер торнага да кадерле, ул – аның туган йорты. Шунда дәү үсәр ул, зур бер төркемгә дә кушылыр. Ул да, киткәндә, “тор-рыйк” дип әйтер дә шул өне белән күңел кылын тибрәтеп җибәрер. (Гарәфи Хәсәнов) (118 сүз)



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет

 гомуми белем бирү учреждениесе

“Каралды”                               “Килешенде”                                             “Раслыйм”                                                                      

Методик берләшмә җитәкчесе      Уку-укыту эшләре буенча     “Урыссу гимназиясе” директоры:                                                                                                                                                                          __________/ Ф.И.Садыйкова/         директор урынбасары                 __________   /Г.Н.Белалова/

Беркетмә № 1                            _______/ А.Ф. Шамсуллина/          Боерык № _____

“____” август 2019 нчы ел          “__28_” август 2019 нчы ел            “__28_” август 2019 нчы ел          

  9 нчы А,  9 нчы Б  сыйныфлары   өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                                      Төзүче: Төзүче: I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты

                                                           укытучысы Ахунова В.С.              

                                 

 

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде

                                               1 нче номерлы беркетмә

                                                “____” август 2019 нчы ел          

 

ш.т.Урыссу бистәсе, 2019

9 нчы сыйныф

Диктант күләме

Ел башы  90-110 сүз

Ел ахыры 110-120 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.  

Кереш диктант

Максат: лексикология,сүз ясалышы бүлегендә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем:

1. Тиңдəш кисəклəре булган җөмлəлəрне күрсəтергə.

2*.   “Минем якын дустым” темасына 3-4 җөмлә язарга.

Туган як

 Кеше күңеле өчен туган як кирəк. Еракка китсə, сагыныр өчен, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсə, яклар өчен. Ерак җирлəрдə йөргəндə кеше читтəге матурлыкны  əнə шул үзенең туган ягы белəн чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккə сикерү ноктасы, гүзəллек үрнəге булып хезмəт итə. Әлфия менə шушы гүзəллек үрнəген Дамирлар авылында тапты. Рухи яктан ул шушында туды. Кошларның сайравына, урманнарның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешелəргə сөйлəмəгəн  уй-хыялларын  җырчы усакларга, иркə юкəлəргə сөйлəде.  Табигать аны читкə  какмады, аңлады һəм серен бүлеште, кирəкмəгəн сораулар бирмәде.

 Әтисенең ду кубып китəргə җыенуын ишеткəч, Әлфиянең күз алдыннан əнə шулар үтте. Лəкин йөрəгендə кайнаган  кичерешлəрен сөйлəп бирə алмады. Әтисе аңардан ни өчен китəргə телəмəвен сорагач:

         - Минем монда дусларым бар!- дип кенə əйтə алды.(107 сүз)

          Дуслар рəтенə ул шушы төбəкнең җирен, күген, күктə йөзгəн  болытларын, урмандагы кырмыскаларын,  умарта кортларын - һəммəсен кертə иде.  (124 сүз)    (Ф. Яруллиннан)

Контроль диктант (I чирек өчен)  

Максат: I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

          Үткәрү вакыты: 45 мин.          

Бирем:

  1. Саф сүзенә синонимнар язарга
  2. Яшь, бай сүзләренең антонимнарын язарга
  3. * “Табигатьтә яз билгеләре” темасына 3-4 җөмлә язарга.

 Язгы урманда.

          Без урманга килеп тә җиттек. Әллә ни биек булмаган калкулык өстендә торабыз. Язгы саф һаваны туйганчы иснисе килә.

          Әле яңарак кына кар суларында коенып чыккандай зәңгәрсуланып торган урманның эченәрәк үтәбез. Анда без генә белә торган күлләр, сулыклар бар. Урман әчләтеп барабыз. Иртәнге мул чыктан урман сукмагы төтенләп, буланып тора. Дымлы һавада җиңелчә калтырата. Шиңгән яфрак, изрәгән туфрак исе. Гөмбә исе. Яшь бөреләр исе. Әчкелтем тал, яшь тупыл кайрысы исе. Язның сагышлы көенә моң өстәгәндәй, берьюлы мең төрле кошлар сайрый. Туган якларына әле ңарак кына кайткан кошларның аһәңле тавышлары күңелләрне әллә нишләтә. Шунда йөрәктән хисләр ургый, күңелнең бар байлыгы, иң кадерле уй-кичерешләре ачыла. Үзең дә сизмәстән, күңелең түрендә җанга рәхәт өстәүче тылсымлы җыр тугандай була.      Рәхәтләнеп яшисе килә. (120 сүз) (М.Хәсәнов)

                                          Контроль диктант (II чирек өчен)  

Максат: I I чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

 Бирем. 

           1). Кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табып язарга.

2). Тезмә кушма җөмләләрне табып, җөмлә чикләрен билгеләргә, схемасын сызарга.

3)* Сезнеңчә,  адашкан баланы Зариф коткарачакмы? Шул турыда 3-4 җөмлә язарга

Бала

Самолет ераклашты, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Урыныннан кузгалды Зариф. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп алды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф янә балага карады, бала чыннан да ялгыз иде. Ул  бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә  җәйге пальто, башында   кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы. (126сүз) (Әмирхан Еники)

Грамматик биремле контроль диктант (III чирек өчен)

Максат: III чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 мин.

Бирем.

1). Соңгы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан  тикшерергә, асларына сызарга.

2).  Беренче җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын сызарга.

3)* “Минем йорт хайваным” темасына 3-4 җөмлә язарга

  

Колын

Өммикамал апай зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен, ул   сөйкемле тавышлар чыгара.

Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып,  колын тирәсендә бөтерелә башладым.

Иртән тордыммы, ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул, якын-тирәдә кеше күрүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора-бара акрынлап ияләнде.   Бераздан кыйгачланып, матур гына уелып кергән борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары тагын да кыюлана төште. Көл төсле зәңгәрсу соры, йомшак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары   алырга өйрәнде.

Хәзер инде җирән кашка миннән курыкмый. Ялларын, маңгай чәчләрен сыйпаганда, зәңгәрсу күзләрен әллә кайларга төбәп, тын гына рәхәтләнеп тора иде. Мин аңа, тизрәк үссен дип, өйдәгеләрдән яшереп кенә  ипи сыныклары каптырам.   (Г. Бәширов)   (115 сүз)

  Контроль диктант (IV чирек өчен)

 Максат: IV чиректә  үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

 Үткәрү вакыты: 45 мин.

 

Бирем. 

  1. Ышанучылар да табылды – җөмләсен җәенкеләтеп язарга.
  2. Тәнәфестә, кызларны җыеп, Мөслимә турында сөйли башладылар – җөмләсен җыйнакландырып язарга.
  3. * Начар гадәтләр һәм аларны ничек бетерергә? Шул турыда 3-4 җөмлә язарга.

Гайбәт әйбәт түгел...

          Безнең сыйныфта ике Лилия бар. Икесе бергә утыралар, икесе дә матур киенәләр, чиста йөриләр. Әйбәт укыйлар да. Аларны һәрвакыт үрнәк итеп сөйлиләр.

        Математика дәресендә бер мәсьәләне беркем дә, хәтта ике Лилия дә чишә алмады. Ә Мөслимә дигән кыз чиште, җавабы дөрес булып чыкты. Моңа кадәр гел алдан кул күтәрә торган ике Лилия авызларын ачып калдылар. Шуннан соң үзара чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Тәнәфестә, кызларны җыеп, Мөслимә турында сөйли башладылар.

         Янәсе Мөслимә укытучы өстәле каршында утыра, укытучы дәфтәреннән  мәсьәләнең җавабын чәлдерә. Ул акыллы булып күренер өчен күзлек киеп йөри.  

            Лилияләрнең сүзләренә күпләр ышанмады, чөнки Мөслимәнең әдәпле, тырыш, тыныч кыз икәнен беләләр. Ышанучылар да табылды.

        Кешене начар итеп күрсәтергә тырышып, аның турында ялган сөйләү – гайбәт дип атала. Кеше турында гайбәт сөйләү – әдәпсезлек, әхлаксызлык. Гайбәт сөйләүдән сак булыгыз! Гайбәткә юл куймагыз! (127 сүз)