Мои видеозаписи

Тазеева Гульнур Агзамовна

Чуваш халык әкияте "Төлке-биюче"

Әкиятләрне укырга гына түгел уйнарга да яратабыз. "Мина әкият сөйлә" региональ семинарда катнашып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Артистларыбыз: әби- 1кв.категорияле тәрбияче Галеева Әнисә Әдъгам кызы, бабай- югары кв.категорияле тәрбияче Фаизова Рәзинә Хаҗи кызы, төлке- 1 кв.категорияле татар теле тәрбиячесе Тазеева Гөлнур Әгъзәм кызы.

Тазеева Гульнур Агзамовна

Алиянең туган көне

Балалар бакчасында татар теле эшчәнлеге атнага өч тапкыр алып барыла. Өченче эшчәнлектә без татар мультфильмнары, әкиятләре карыйбыз, уеннар уйныйбыз, төрле ситуацияләрнең эзлеклелеген уеннар аркылы ныгытабыз. Бу эшчәнлек шундыйларның берсе. Балалар эшчәнлек вакытында чын-чынлап үзләрен туган көн бәйрәмендә итеп тойдылар. Бүләк алу, күңел ачу, уен уйнау, табында утыру кебек бәйрәм элементлары аша өйрәнгән сүзләр искә төшерелде һәм ныгытылды.

 
Тазеева Гульнур Агзамовна

А.Алиш әкияте "Сертотмас үрдәк"

"Теремкәй" балалар бакчасында "Әкият дөньясында" исемле түгәрәк эшли. Түгәрәкә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары йөри. Балалар әкиятләрдә бик теләп катнашалар, әти-әниләр дә читтә калмый, алар балаларга костюмнар, әкиятләргә декорацияләр ясарга булышалалар. Түгәрәкне мин Гөлнур Әгъзәм кызы һәм тәрбияче Фәридә Харис кызы җитәклибез. А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен рус телле балалар башкарды. Алар үзләренә бирелгән геройны характерыпа туры китереп уйнадылар.