Туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Туган телем.22.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Апас муниципаль районының “М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

                       Тема:     “Туган телем – анам теле!”

               Башлангыч сыйныф укучылары  өчен  әдәби кичә.

Әзерләде: Бадртдинова Гөлгенә Фәрит кызы

                                                                   башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: “Туган телем – анам теле!”

 Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.

Максат: туган телгә - ана телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү,телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар ("Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз", "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел", "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш").

Кичә барышы.

    Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул. Шуңа да  без телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә бурычлыбыз. Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Әйе,менә бүген дә телебезгә карата булган хисләребезне “Туган телем – анам теле!” дип аталган кичәдә күрсәтербез.

1 нче укучы.

Бик борынгыдан

бабалар аша

миңа да килеп җиттең.

Бирдең аң.

бирдең белем.

Хәзер инде

офыктагы маяк булып

алга чакыр,

татар теле,

Тукай теле,

туган теле.

2 нче укучы.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

3нче  укучы

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. 

 

 

 

 

   Алып баручы.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә анам теле дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.

“Туган тел” җыры

 

1 нче укучы

Татар теле минем туган телем

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

2 нче укучы

Татар теле минем туган телем,

Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм

Тоям аның һәрчак сафлыгын.

 

3 нче укучы

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы

Илең йөрсен уйда гел бергә.

 

                   Алып баручы. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыклар, киртәләр белән очрашып тора. Безнең телебезне күпме кыерсытсалар да, без ана телебезне саклап калырга бурычлыбыз. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

1 нче укучы.

Күп  телләрне  белү — яхшы шөгыль,

туган телең үги  калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.

 2 нче укучы

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да…

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

иман иңә кеше җанына!

 

  Алып баручы. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, аны онытмау. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

   Әйе,безнең телебез - Тукайлар, Җәлилләр теле дә әле ул. Без яшь буын бөек шәхесләребезнең мирасын күз карасы итеп сакларга бурычлыбыз.

 4 нче укучы.

“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел”не безгә

Җырларга да әле җырларга!

(“Туган тел” җыры башкарыла).