Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”

Хамадиева Гузель Рафаилевна

XI сыйныфта Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча йомгаклау дәресе.

 (Әдәбият һәм җыр фәне белән интеграль дәрес)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_eshkrtmse.doc75 КБ
Файл prezentatsiya.pptx2.34 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча

11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе

 (әдәбият һәм җыр фәне белән интеграль дәрес)

Укытучы :

Хәммәдиева Гүзәл Рафаил кызы

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесенең югары категорияле туган (татар) тел укытучысы;

 Әһлиуллина Гөлчәчәк Әсхәт кызы

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесенең I категориле  

җыр укытучысы

Нурлат

2022

Тема:  Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Галия образы. Бәхет өчен күп кирәкме?

Дәрес тибы: җыр  дәресе белән интеграль дәрес (йомгаклау дәресе)

Дәрес максатлары:

1. Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен укып чыкканнан соң геройларга характеристика бирү. (Өйрәтү максаты)

2. Укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү. (Үстерү максаты)

3. Гаилә тормышына аңлы караш, югары әхлак сыйфатлары тудыру. (Тәрбияви максат)

Җиһазлау:

- төп ресурслар: Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

- өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча диск

Эш формалары: группаларда эш, фронталь эш, индивидуаль эш.

Көтелгән нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: әсәрдә геройларга характеристика бирү;

- шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; гаилә, мәхәббәт төшенчәләрен аңлап кабул итү; башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

- метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек), сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру

Укытучы: -Хәерле көн,  укучылар. Мин – Хәммәдиева Гүзәл Рафаил кызы. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.  (Слайд 1- матур көй астында елга аккан күренеш)

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр

Ә тормышлар тормый дулкынсыз.

Тормыш дулкыннарын басар өчен

Яшәп булмый сөю, ялкынсыз!

Тормыш матур, аны сөйгәннәргә,

Матурлыгын тоя белгәннәргә!

Авырлыгын җиңеп, киләчәктә

Яшим диеп, янып-көйгәннәргә!

Югалтулар аша, алга атлап,

Яшь аралаш көлә белгәннәргә!

Егылса да, кабат торып басып,

Яшим әле, яшим дигәннәргә!

-Укучылар, шигырь  нәрсә турында?

(Тормыш, мәхәббәт, тормыштагы каршылыклар турында)

-Әйе, күп кенә язучы-шагыйрьләр тормыш итүне диңгез, елга кичүгә тиңлиләр!

-Ә елга һәрвакыт тыныч кына агамы?

(Юк, төрлечә ага: кайчакта гөрләп, кайнап, шаулап, ә кайчакта тыныч һәм салмак)

-Елганың гөрләп-шаулап агуына нәрсәләр сәбәпче була?

( Анда ташлар, киртәләр, буалар, борылышлар очрарга мөмкин).

II.  Актуальләштерү

-Без бүген алдагы дәрестә өйрәнелгән әсәрдәге төп геройның тормыш агышын  күзалларбыз.

-Нинди әсәр турында сүз бара?

(Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте)- Слайд 2

-Ә әсәрдә төп герой кем?

(Галия) – (Тактага Галия-төп герой дигән кәгазьне куябыз)

-Ә Галия бәхетлеме?

(Әйе,юк...)

-Ә бәхет өчен күп кирәкме? Дәрес буе шушы сорауга җавап эзләрбез

-Димәк, дәрес темасы да шундый булыр.- Слайд 3

III.  Өй эшен тикшерү

-Өй эшен тикшереп алыйк әле.

-Өй эше нинди иде?

( җыр һәм тормыш турында мәкальләр табып килергә)

- Әйдәгез,  рәхим итегез!

(Мисаллар: җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч; җыр – кешенең юлдашы; җырның канаты бар; җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый; ил җыр белән яши; җырның канаты бар; көй – күңелнең моңы)

-Бик матур мәкальләр тапкансыз! Әлеге мәкальләр арасыннан бүгенге дәресебезгә туры килгән бер мәкальне сайлап алыйк әле.

Җыр – кешенең тормыш юлдашы слайд 4

-Укучылар, ә җыр Галия тормышында нинди урын алып тора?

(Галия җырларга ярата, Галия үзенең “Тормыш турында җыр”ын башкарганда Искәндәр аңа игътибар итә.)

-Әйдәгез, “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча эшләнгән кинофильмнан өзек карап үтик. (Экранда фильмнан өзек-Галия җырлый. Тавыш тыела һәм минем тавыш белән  озвучка башлана) (Озвучка сүзләре: Бу зур кичә өчен мин “Тормыш турында җыр” әзерләдем. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Шулвакыт берәү: “Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы”.  Бу берәү-син идең. Минем күңелемдә көйрәп яткан яшерен мәхәббәтне дөрләп янган учакка әйләндерүче, син идең Искәндәр!)

-Әсәрдәге вакыйгалар үстерелеше Галия-Искәндәр мөнәсәбәтен ачу рәвешендә бара. Димәк, Искәндәр нинди герой?

(Искәндәр-ярдәмче герой) (Тактага Искәндәр-ярдәмче герой дигән кәгазьне куябыз)

-Геройларның иң яшерен, серле хисләрен чагылдыру өчен автор нинди стильне сайлый?

(Эпистоляр, хат рәвешендә)-Слайд 5

-Бу безнең әсәрнең исемендә дә чагыла. Ә ни өчен тапшырылмаган хатлар?

(Чөнки хатлар иясенә тапшырылмый)

-Ә әсәр үзе нинди жанрда язылган?

(Повесть)

-Повесть нәрсә турында?

(Мәхәббәт, гаилә, гаиләдәге җавапллылык) (Повесть темасы-Слайд)

-Ә нинди проблемалар күтәрелә? Бу сорауга җавап бирү өчен хатларның эчтәлеген искә төшерик)

-Барлыгы ничә хат язылган?

(4 хат)

-Әлеге 4 хатта Галянең бөтен тормыш юлы сурәтләнгән)

Игътибар  банерга: -Әйдәгез, бу елганы Галиянең тормыш елгасы дип күз алдыбызга китерик. Елга агышына төрле ташлар, киртәләр комачаулаган кебек Галиянең тормыш юлында төрле проблемалар очрый. Ә аларны чишкәндә Галия үзенә күңел юлдашы итеп җырны сайлый. Дәрес барышында төп героебызның төрле күңел халәтенә туры килгән җырлар яңгырар. Ә без аларның Галия тормышының кайсы чорларына туры килүен ачыкларбыз.

1нче җыр – Галия-Заһир җырыннан өзек

-Укучылар, җыр нәрсә турында?

(Бу җыр Галия белән Искәндәрнең бер берсенә гашыйк булуы турында, мәхәббәт турында)

-Укучылар китаптан да әлеге урыннарны укып күрсәтегез әле.

 (28нче бит- 1 укучы - Искәндәр: “Мин сезнең кара күзләрегезне яратам... Алар әллә ничек ягымлылар...Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм.”

2нче укучы -  Галия: “Бу кичне син гаҗәп игътибарлы идең. Сүзләрең җылы, тавышың йомшак иде. Нинди бәхет! Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын”.)

-Бу өзекләр  кайсы хаттан?

(1нче)

-Ләкин автор бер-берсенә үлеп гашыйк булган Галия белән Искәндәр мөгамәләсендә ниндидер проблема да күрә. Без дә эзләп карыйк әле.

(Галия Искәндәрне икенче кыз белән күрә)

-Бу Искәндәрне кайсы яктан ача?

(Җилбәзәк, күңеле чуар, хисләре самими түгел) (Тактага-Искәндәр язуы астына Җилбәзәк дигән язу куела)

-Бу Галия –Искәндәр тормышындагы 1нче проблема була

 1нче таш- Искәндәр хисләренең җилбәзәк булуы

2нче җыр- “Мин- яфрак, син- чәчәк”(өзек)

-Бу җыр аша яшьләр тормышының кайсы вакыты ачыла?

(Галия белән Искәндәр тормыш коралар)

-Бәхетлеме алар?

(Алар бер-берсен ярата, алар бәхетле)

-Галия ничек бәхетле? Шул урыннарны дәреслектән табып укыйк әле.-31бит

Ә Искәндәр? -31 бит

-Ләкин тормыш бертөрле генә акмый, каршылыклар барлыкка килә.

-Гаилә тормышында 1нче каршылык нәрсә булыр?

(Галия мед.университетка керәм ди, ләкин Искәндәр риза булмый)

-Әйдәгез бу өлешләрне сәхнәләштереп узыйк әле.

Сәхнәләштерү №1:

 Галия: -Искәндәр, минем бик шатлыклы бер хәбәрем бар.Мин Казан университетының медицина факультетына укырга кердем.

Искәндәр:-Ничек укырга кердең? Белемең болай да җитәрлек.Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул! Күгәрченнәр күк гөрләшеп торыйк, укымы, җаным!

Димәк, Искәндәр нинди?

Тактага- Искәндәр- Үз-үзен яратучы

-2нче каршылык нәрсә булыр?

(Гаиләдә бала туа)

 Сәхнәләштерү №2:

Галия: -Искәндәр, җаным, без нинди бәхетле! Безнең балабыз булачак!

Искәндәр:-Без әле яшь! Мин-артист. Мин-иҗат кешесе. Бала икебез өчен дә тере богау булачак. Мине яратсаң,бала китермә!

-Бу өзектә Искәндәрнең нинди ягы ачыла?

Тактага- Искәндәр- ирек яратучы, каты бәгырьле

3нче җыр “Әйтмә син авыр сүз”

-Ә бу җыр Галиянең нинди халәтен чагылдыра?

(Бу авыр сүзләрне ул бик авыр кичерә....)

-Ләкин Галия гаиләне саклап калырга тырыша. Искәндәрне үзгәртергә тели. “Гаилә дәфтәрен” булдыра.

-Ләкин Галиянең хыяллары тормышка ашмый, чәлпәрәмә килә. (Слайд-фильмнан өзек-Искәндәр ташлап чыгып китү)

-Бу өзектә Искәндәр нинди?

(Авырлыкларга түзә алмый, балаларны ташлап чыгып китә...)

Тактага- Искәндәр- авырлыкларга түзә алмый

Гомумиләштерү

-Укучылар, әйдәгез, гомумиләштереп, бер нәтиҗә чыгарыйк. Искәндәр белән Галия тормышының җимерелүенә китергән проблеманы атыйк

(Яшьләр иртә гаилә коралар, бер-берсен якыннан белмиләр, тормышка карашлары төрле)

2нче таш- Яшьләр арасында идея сайланышы – тормышка, җәмгыятькә, эшкә карашның бердәмлеге булмау

4нче җыр- “Үгетләмә”(3нче куплет)

-Бу җыр да безгә Галиянең иң авыр минутларында кайнаган хисләрен җиткерде. Ә ни өчен Галиягә авыр?

(Галиягә бу минутларда бик авыр, чөнки ул 2 бала белән берүзе кала. Ләкин Галия үзен кулга ала. Яраткан эшеннән һәм балалар тәрбияләүдән тәм табып, авырлыкларга бирешмичә тормышын дәвам итә)

-Ә 3нче хатта  вакыйгалар кайда бара?

(Әдрәс авылында. Галия ике баласы белән авылга кайта. Врач булып эшли башлый)

-Аны биредә дә яңа каршылыклар көтә. Ниндиләр?

(Яшәү урыны булмау, аптекада кирәкле дарулар җитмәү, больница ташландык хәлдә)

3нче таш-  Яшәү һәм эшләү шартларының начар булуы

-Ә бу чорда Галия образы нинди яклар белән ачыла?

(Ул- эш сөючән, тирән белемле, үз эшенә җаваплы карый, ярдәмчел, һәрвакыт кешеләр арасында була, балаларын ярата...)

-Димәк, Галия нинди?

Тактага- Галия – акыллы, сабыр, эш сөючән, тирән белемле, ярдәмчел, балаларын яратучы)

-Әйе, Галиянең шушы сыйфатларын бик тиз үз итәләр. Аңа сокланып карыйлар. Галия халык арасында олы хөрмәт казана.

-Ә бит кешенең күңел дәрьясы да бар! Ә аның күңеле нинди?

(Нечкә, саф)

Тактага- Галия – нечкә, саф күңелле

-Ә аның күңелендә нинди хисләр ташый икән?

5нче җыр-“Сагышлы җыр” (Эчем ялкын, тышым салкын,белдерәсем килмидер)

-Әле яшь күңелнең сыкрануына өстәлеп,  балаларның әтисез үсүләрен уйлау да йөрәген әрнетә

Озвучка: -Әнкәй, нигә безнең әтиебезюк. Минем әтием кемгә охшаган? Ник ул хат язмый?

-Әтиегез Мәскәүдә укый. Укып бетергәч кайтыр. Сезгәбүләкләр китерер

-Галия алдында тагын зур шәхси проблема туа

4нче таш- Балаларның әтисез үсүе

-Галия бу проблемадан ничек чыга?

(Хыялый әти уйлап чыгара)

-Әйе, Галия балаларына “хыялый әти” уйлап чыгарырга мәҗбүр була.

-Ә кемне сайлый соң ул?

(Вәли)

-Вәли кем ул? (Ярдәмче образ. (Тактага Вәли-ярдәмче образ дигән язу куела)

Рабфакта Галия белән бергә укыган, аларның фамилияләе дә бер, Студент чакта Вәли Галияне яратып та йөргән).-40 бит

-Ә Вәли нинди?

(Тыйнак, горур, тормышка акыл белән карый, Галия мәхәббәтенә тугры, белемле, сабыр)

Тактага- Вәли –тыйнак, сабыр, горур, Галия мәхәббәтенә тугры, тормышка акыл белән караучы)

6нчы җыр-“Арала бу газаптан”

-Укучылар, ә “Хыялый әти” хыялда гына каламы?

(Юк, алар очрашалар, аңлашалар. Гаилә корып, яши башлыйлар)

-Ниһаять, Галиягә дә бәхет елмайды.

-Ни өчен Галия-Вәли язмышы Галия-Искәндәр язмышыннан аермалы буларак бәхетле булды?

(йөрәк рәсемнәре)

 -Ләкин бәхеткә ирешү өчен аңа күпме каршылык үтәргә туры килде.

-Укучылар, әйдәгез Галия хаталарын кабатламас өчен бу проблемаларны чишеп карыйк.

(Такта янына чыгып, ташларны алалар)

1таш-Минем уйлавымча, яратышкан гашыйк парлар бер-берсенә тугры булырга тиеш

2 таш-Уртак тормыш корганчы яшьләр бер-берсенең характерын өйрәнергә тиеш. Аларның тормышка , гаиләгә, бала үстеүгә карашлары  бертөрле булырга тиеш.

3таш- Егет кеше гаилә корганчы яшәү шартларын тудырырга тиеш. Тормыш алып бару өчен акчасы, эше булуы мөһим.

4 таш- Монысы, укучылар, бүгенге көндә дә бик актуаль проблема. Игътибар экранга. Статистика

-Бүгене көндә язылышкан  парларның яртысыннан күбрәге аерылыша. Димәк, күпме бала әти назыннан мәхрүм кала. Ә сугыш, сугыштан соңгы авыр чорлар белән чагыштырсак, бик аянычлы хәл күрәбез. Тормышыбыз матур, тыныч, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Балалар тулы гаиләдә үссен өчен әти-әнигә, яшь парларга нинди булырга кирәк?

(Сабыр булырга, бер-береңә юл куярга, бала мәнфәгатен кайгыртырга кирәк..)

-Укучылар, сез дә тиздән гаилә корырсыз. Мин ышанам, сез Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повестеннан сабак алып,гаилә кору,бала тәрҗияләүгә җаваплы карарсыз һәм бик бәхетле тормыш итәрсез.

7нче җыр- “Бәхет өчен күп кирәкми”

-Ә өй эше итеп мин сезгә Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча төшерелгән фильмны карап чыгарга тәкъдим итәм. Һәм бүләккә сезгә әлеге дискларны бүләк итәм.

 

Файдаланылган әдәбият:

  1. Әдәбият дәреслеге, 11нчые сыйныф
  2. Г. Кутуй  “Тапшырылмаган хатлар” повесте


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повесте

Слайд 2

Д әрес темасы:

Слайд 3

Д әрес максаты:

Слайд 4

Җыр – кешенең гомер юлдашы

Слайд 5

Язылу стиле: эпистоляр, хат рәвешендә

Слайд 6

Ж анры - повест ь

Слайд 7

Повестьта к үтәрелгән тема: мәхәббәт, гаилә, гаиләдәге җаваплылык

Слайд 8

Галия-Заһир җыры Йолдызларга йолдыз атылганда , Очрашканнар көннәр төн белән . Бу дөньяны белгәнемнән алып , Синең барлыгыңны мин беләм .

Слайд 9

“Мин - яфрак, син - чәчәк” җыры "Пар килгәннәр болар " диеп Соклансын башкалар да. Мин яфрак , син чәчәк булып Тибрәлик бакчаларда .

Слайд 10

Гаилә тормышындагы каршылыклар

Слайд 11

“Әйтмә син авыр сүз” җыры Әйтмә син авыр сүз , әйтмә син ! Йөрәк бит болай да яралы . Җырларны шаулатып җырлыйсы , Гөрләтеп яшисе бар әле .

Слайд 12

“Үгетләмә мине” җыры Кайтмавыңны белдем мин, Кыен булды — түздем мин. Йөрәгемә куштым сабыр итәргә. Үкенеп хатлар язасың син, "Кичер мине, гафу ит!" дип, Мөмкинме соң гафу итәргә

Слайд 13

“Сагышлы җыр” Эчем ялкын , тышым салкын , Белдерәсем килмидер .

Слайд 14

«Арала бу газаптан » җыры Нигә элек күрмәдем? Белмәдем бит белмәдем — Бу дөньяда син барын Ягымлы, назлы ярым.

Слайд 16

“ Бәхет өчен күп кирәкми” җыры