"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесе

Хамадиева Гузель Рафаилевна

11нче сыйныфта үткәрелгән Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" романыннан өзек буенча дәрес эшкәртмәсе

 Презентация: https://cloud.mail.ru/public/4etV/5jeLgJCu3

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx29 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романы

Максат:

1. Укучыларны Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романыннан өзек белән таныштыру.

2.”Җидегән чишмә” әсәрендә табигать һәм шәхес мөнәсәбәтләре темасының югары дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтү, романдагы идея-проблематиканы ачыклау. Логик фикер йөртү, чагыштыру аша нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен үстерү.

3. Авторның экологик һәлакәткә китерүче сәбәпләрне кешенең әхлакый, рухи ярлылынуы белән бәйләвен, романның бүген һәм киләчәктә дә актуаль булачагын дәлилләү. Кешенең эчке дөньясына, күңел кичерешләренә бәя бирергә өйрәтү.

Материал:

Г.Бәширов портреты, китаплары, Гомәр Саттар-Мулилленең “Исемең матур,

 кемнәр куйган” китабы, карточкалар

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше. Сыйныфта психологик уңай халәт тудыру.

(Слайд 1-Чишмә чылтырап аккан видео+”Җидегән чишмә” җырының 1нче куплеты яңгырый)

Укытучы: - Хәерле көн, укучылар. Хәерле көн, килгән кунаклар!

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез, су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап.

                                                   Ә.Исхаков.

  1. Актуальләштерү 

Укытучы:-Сезгә җыр ошадымы? Ни өчен?

-Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Аның исеме ничек?

-Ә бу җырның авторлары турында нәрсәләр әйтә аласыз? Оныткан булсагыз, гаджикларыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Алар турында кыскача мәгълүмат табыгыз әле.

1нче өстәл- Г.Бәширов турында

2нче өстәл-С.Садыйкова турында

Укытучы:- Кем ул Гомәр Бәширов? (Слайд 2-Г. Бәширов портреты)

(Балаларның җаваплары)

Укытучы:- Ә Сара Садыйкова турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Слайд 3- С.Садыйкова портеты)

Укытучы:-Җырның туу тарихы турында Сара Садыйкова болай ди:...(Слайд 3-аудиоязма-С.Садыйкова)

Укытучы:- Слайд 4. –Ә инде җырны беренче булып ул вакытта яшь җырчы Зөһрә Сәхәбиева башкара. “Җыр җырланып беткәч, халык нигәдер тынып кала. Әллә ошатмадылар инде”,-дип уйланып куя җырчы. Бераздан, җыр тәэсиреннән айнып, халык кул чабарга тотына. Җырны кабатлап җырлавын үтенәләр. Җырның бу яктан да бәхете була. Ул нәкъ “үз җырчысына” килеп эләгә.

Укытучы:-Ә беләсезме, укучылар, бу җырның сүзләре Г.Бәширов иҗат иткән бердәнбер  шигыре икән!

Укытучы:-Ә бу шигырьне язарга Г.Бәшировка нәрсә этәрде икән? Кайчан туды икән бу шигырь юллары?

(Фикерләр: Ул табигать турында әсәрләр язган, табигатьне яраткан....)

Укытучы:- Әйе, нәкъ менә җыр исеме белән тәңгәл килгән “Җидегән чишмә” романын иҗат иткән вакытта туа бу искиткеч халыкчан матур җыр юллары!

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы:- Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән?

(Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романы) :- Слайд 5

-Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз?

-Әйе, бүген без әлеге романның дәреслектә бирелгән өзекләрен укып анализлар-

быз. Автор күтәргән проблемаларга тукталып, әсәр аша кеше һәм табигать мөнәсәбәтләрен ачыкларбыз.

-Укучылар, ә ни өчен “Җидегән чишмә”?

(Җиде сүзеннән, җиде улактан агып чыкканга күрә.)

-Без дә дәресебезне, чишмәбез 7 улактан агып чыккан кебек, 7 яктан анализларбыз (Тактада чишмә рәсеме, икенче ягына Г.Бәширов “Җидегән чишмә”; аннан 7 улакка киткән уклар, һәрбер улак рәсеменең икенче ягына язылган сүзләр: жанры-роман, язылу вакыты, төп герой-Гайнан, ярдәмче геройлар..., тел сурәтләү чаралары-троплар-чагыштыру, темасы-кеше һәм табигать (мәңгелек тема), проблемасы-табигатьне саклау)

-Игътибар итик, әсәр нинди жанрда?

(Роман) (улак № 1)  

-Ә роман үзе нинди жанр төренә керә әле?

(Эпик төргә)

  1. Уку мәсьәләсен чишү 

Укытучы:-Әйдәгез, әсәрне өйрәнүгә керешик. Дәреслекнең 124 нче битен ачыгыз. Романнан бирелгән өзекнең башын рольләргә бүлеп, сәхнәләштерү отышлы дип уйлыйм. Сезнең алдыгызда әлеге күренеш сурәтләнгән битләр ята. Моның өчен безгә автор, Сәет һәм Гайнан образлары  кирәк булачак)

(Сәхнәләштерү, рольләргә бүлеп уку) 

Автор: Авыл башына чыккач, тегермәнгә кадәр сухыдып киткән агачлы юлда Гайнанның элекке укытучысы Сәит күренде. Ул килә, килә дә, нигәдер гаҗәпләнгәндәй беравыкка туктап, Ык ягына карап ала иде.

Гайнан:- Исәнмесез, Сәит  абый!

Сәит:- Ә, саумы, Гайнан! Беләсеңме, бездә Аксаков булган! Аксаков, төшенәсеңме?

Гайнан: - Юк, Сәит абый! Кем? Нинди Аксаков?

Сәит:- Кем булсын, язучы Аксаков, Казан университетының беренче студенты! Слайд 6

Гайнан:-Кайчан килгән? Ник килгән?

Сәит:-Син нәрсә? Әһә, әнә ничек икән! Урта мәктәптә узылмый бит . Русның талантлы язучысы Аксаков Сергей Тимофеевич! Моннан 150 еллар чамасы элек безнең Алтынбикә тугаенда булып киткән, тәгаен булган! Карале син! Абыең миннән Ык буйларының борынгы заманнары турында лекция сөйдәвемне үтенде. Шуңарга әзерләнгәндә Аксаков әсәрләренә юлыктым. Шунда язылганнарны бу яклар белән чагыштырып карасам, нәкъ безнеке!

________Пауза __________________________________________________________

Укытучы:- Укучылар, Аксаков әсәрендә кайсы елга сурәтләнә?

(Ык елгасы. Аның янындагы Алтынбикә тугае)

Укытучы: -Алтынбикә тугае 150 ел элек нинди булган? Ә хәзер бу тугай нинди хәлдә? Бергәләп эшләп алыйк әле.

1нче өстәл- Алтынбикә тугаеның 150 ел элекке күренеше.(слайд№7)

2нче өстәл-Әлеге тугайның бүгенге хәле ничек? Дәреслектән эзлибез.(Слайд№8)

Укытучы:-Ә хәзер әйдәгез җавапларны укыйбыз.

Укытучы:- Слайд 9. Безнең күз алдыбызга Ык елгасының элекке һәм хәзерге хәле килеп басты. 150 ел-ул тарих- өчен бик зур вакыт түгел! Ни өчен табигать шундый хәлгә килгән? Моңа кем гаепле?

(Кеше)

-Әйе, кеше һәм аның эшчәнлеге. Илебез тарихына күз салсак, цивилизация чорында,адәм баласы, үзенә ясалма җәннәт тудырам дип, чын җәннәт-табигатьтән аерыла бара, аны корыта, агулый. Кешелеккә куркыныч алып килгән шушы әһәмиятле мәсьәлә Г.Бәшировны күптәннән борчыган. 60нчы елларда илдә иҗтимагый-рухи җанлану башлангач, ул татар әдәбиятында, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау проблемасын бөтен җитдилеге белән күтәрде. Шул рәвешле әлеге роман туды да. Романның язылу вакыты да шул чорга туры килә. (улак № 2)  

Укытучы:- Балалар, әйдәгез, Гайнан  укытучысы Сәит белән сөйләшүен тыңлап бетерик әле.

Гайнан:-Беләсезме, кайчакларда мин Мәскәү радиосы аша бөтен дөньяга чаң кагардай хәлгә җитәм.Аңлагыз, шуны аңлагыз, зинһар! Хәзер табигатьнең бер генә бөртеген исраф итү дә киләчәккә зур зыян китерәчәк. Хәзер табигатьне яңача аңларга кирәк! Яшеллекнең һәр яфрагын, һәр кыягын, суның һәр тамчысын, һаваның һәр йотымын күз карасыдай кадерләп саклар чак җитте! Төшенегез шуны, төшенегез!

Сәит:-Синең юлың җиңел түгел. Әмма иң дөрес, иң гадел юл!        

Укытучы: - Укучылар, сәхнәләштерү вакытында без нинди геройлар белән таныштык? Сезнеңчә, төп герой кем? (Гайнан) (улак № 3)  

-Ә ни өчен автор аңа Гайнан исеме кушты икән? Гомәр Саттаровның “Исеме матур, кем куйган?” китабыннан бу исемнең мәгънәсен табыйк әле. (Слайд №10)

(Гайнан-1. Ике күз, чишмә,чыгынак. 2. Чын дөрес, асыл төп)

Укытучы:-Ә Гайнан нинди дөрес юлны сайлаган? (Табигатьне саклау)

-Ә ни өчен бу юл җиңел түгел?

(Чөнки каршы торучы көчләр, кешеләр күп)

-Ләкин Гайнан ялгыз түгел!

-Әсәрдә вакыйгалар үстерелеше табигатькә карашлары белән капма-каршы булган геройларның каршылыклары, конфликтлары аша бара. Хәзер шул геройларны әйткән сүзләре, кылган гамәлләренә карап, 2 төркемгә бүлик.(Слайд №11)

-Димәк, укучылар. Уңай геройларны нәрсә берләштерә? Ә тискәре геройларны?

(Фикерләр)

-Укучылар, әгәр Гайнан төп герой булса, болары кемнәр? (ярдәмче геройлар) (улак №4)  

Укытучы:- Шунысы сөенечле: табигатьне саклау өчен көрәшнең башында сезнең кебек яшь егет тора. Ә Гайнанда табигатькә карата мәхәббәтне кем уяткан икән? Бу видеоны караганнан соң сез бу сорауга җавап табарсыз.(Слайд №12 –видео-торналар биюе, әбисе белән кечкенә Гайнанның сөйләшүе)

Укытучы:-Торналар биюен кемнәр күзәтте?

(Гайнан белән әбисе)

Укытучы:- Әбисе Гайнанны кечкенәдән нәрсәгә өйрәткән? (Слайд №13)

(Туган як табигатенең матурлыгын күрергә, аның гүзәллегенә сокланырга өйрәткән)

-Автор бабасының чалгы тавышын нәрсә белән чагыштыра? (торналар тавышы белән)

-Автор тел сурәтләү чараларын оста куллана(улак №5)  

Укытучы:-Әсәрдә табигатькә булган мөнәсәбәт аша геройларның кешелек сыйфатлары, әхлак йөзләре дә билгеләнә. Моңа дәлил итеп, дәреслекнең 129 нчы битне рольләргә бүлеп укыйк әле һәм сорауларга җавап эзлик.(Өстәлләрдә эш- өзекне рольләргә бүлеп уку, 3-әр сорауга җавап бирү)

-Дәреслектә бирелгән өзекләр тәмам. Ничек дәвам итәр икән романыбыз? Әсәрнең чишелешен беләсегез килсә, романның тулы вариантын укып бетерергә тәкъдим итәм.

- Ләкин шулай да әсәрнең төп герое Гайнанны төрле  яклап ачарга тырыштык. Әйдәгез, хәзер фикерләребезне бергә туплап, Гайнанга характеристика бирик әле.

(Укучыларны тыңлау)

  1. Рефлексия.

Укытучы:- Димәк, укучылар, әсәрнең төп темасы нинди? (улак №6-Кеше һәм табигать)  

-Автор үзен борчыган, җәмгыять өчен бик актуаль булган нинди проблеманы күтәрә? (улак №7)  (Табигатьне саклау, аны коткару).

-Ә бу проблема бүгенге көндә 21 нче гасырда актуальме?

-Ә сез- бүгенге яшь Гайнаннар табигатьне саклау, яклау буенча нинди эшләр башкарасыз?

-Мин сезнең белән горурланам! Сезнең кебек Гайнаннар булганда безнең киләчәк бәхетле булыр!

-Слайд №14-Чишмә чылтыравы белән дәресебезне башладык һәм инде дәресебезне дә чишмә тавышы белән тәмамлыйк әле. Бирегә чишмә буена килегез әле, укучыларым!

-Чишмә суы элек-электән шифалы, изге булган. Аның суы күп кенә сырхаулардан булышкан. Ә яшьләр чишмә буенда төрле милли уеннар уйнап күңел ачканнар.

Укытучы:-Әйдәгез, без дә бер уенны уйнап ял итеп алыйк әле. (“Йөзек салыш” уены)(Слайд №15)

Кемдә йөзек, сикереп чык. Кемдә йөзек, шул сорауга җавап бирә .

  1. Йомгаклау өлеше. Билге кую

Укытучы:- Слайд №16 Бүгенге дәресебезне йомгаклап, Аксаков Сергей Тимофеевич сүзләрен китерәсе килә: “Табигать белән аралашу кешеләрне бер-берсенә якынайта һәм җәмгыятьнең сафлануына ярдәм итә.”

(Слайд 16)+ “Җидегән чишмә” җырының соңгы куплеты)