Әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре

Шарапова Рамиля Мударисовна

Төрле темаларга әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhlil-2017.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең 111 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

(Звучат аккорды к песне “Мои песни” (слова М. Джалиля, музыка С. Сайдашева).

 Сәхнә артында тавыш.

"Бөтен дөнья поэзиясе тарихында  күп кенә гүзәл, яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен, зур поэзиясеннән тыш, үзенең геройларча батырлыгы, тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез исеме белән дә мәңгеләштерә алганнар; инглиз шагыйре Байрон, венгр  шагыйре бөек Петефи, Чехословакиянең Юлиус Фучигы һәм туган шагыйребез Муса Җәлил – шундый шагыйрьләр".

 

Алия.  Хәерле көн,  хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар!  Шушы көннәрдә Татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 111 ел була. Бүген  мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.

 “Туган көн” җыр Хуснимарданова

 В    Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә.  

Сафиуллина Азалия” Кечкенә Муса”

 В. Муса 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. Аның тормышы да, иҗаты да балалар  белән бәйле.Ул шук, тырыш, эшчән һәм тәртипле балаларны ярата.Үзе дә бала чагында шундый була. Балалар өчен ул шигырьләр,җырлар,пьесалар иҗат иткән.

Ә хәзер,әйдәгез,аның балалар өчен язылган шигырьләрен тыңлыйк.

1. “Сәгать”; 2 а класс;
2. “ Куян”; 2б класс;
3. “ Бакчачы бабай”;   3а класс;

4. “ Карак песи”, 4а класс. Җыр
5.”Кызыма” 1 кл Сибгатуллина

В.  Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан университетына укырга керә.Университетны тәмамлаганнан соң, аны журналист итеп Мәскәүгә җибәрәләр. Монда ул Мәскәү университетына укырга керә. Муса Җәлилнең дуслары бик күп була. Намуслы һәм чын дус булганга күрә, аны хөрмәт иткәннәр.Чөнки ул дусларын беркайчан да авыр хәлдә калдырмаган.

В. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

                  Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

                 Әкрен генә поезд кузгалды

                 Калды Казан, киттең син сугышка

                  Ерак иде солдат юллары.

  Гилемханова   Зилә   үзе  язган шигырен   сөйли.”Батыр абый”

В. Сугыш башлангач, шагыйрь югалып калмый. Муса инде сугышның беренче көннәреннән үк яуга әзер була, корал алып көрәшкәнчегә кадәр, кулына каләм тотып көрәшкә күтәрелә. Шагыйрь соңгы сулышына кадәр фашистларның илебезгә басып керүенә нәфрәтен белдерә.

  Гөлназ.          Ә син, илем, мине кеше иттең,

                        Илһам бирдең,   шагыйрь иттең син;

                        Сулар сулышым булып әверелдең

                        Һәм йөрәгем булып типтең син!

                        Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас

                        Синең өстә чакта аяклар.

                       Аның исеме белән ачылган тел

                       Үлгәндә дә аны кабатлар.

    Алия.             Кыен чакта өметләрем киселеп,

                        Тормышымнан күңел суынса,

                        "Көрәш, дускай, көрәш, туктама", - дип,

                        Эндәшәсең кебек син, Муса.

                        Каның белән язган шигырьләрең

                         Тетрәп укый синең бөтен җир,

                        Буыннардан буыннарга килер,

                        Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!        

 В.1942 нче елның җәендә Муса Җәлил көрәшкән икенче удар армия тулысынча әйләндереп алына һәм төп көчләрдән  аерыла. Каты сугышларның берсендә авыр яраланган шагыйрь фашистларга әсирлеккә эләгә. 

Залеева Алсу “Сонгы җыр”

 Мисалова Алина “Тик булса иде ирек”

Кувшинова Илвина башкаруында “Дулкыннар” җыры.

В. Моабит төрмәсе.... Анда язылган шигырьләр,  иң югары шигърият үрнәге генә түгел, Муса Җәлилнең батырлыгын раслаучы документ та.

 “Вәхшәт” Валиева Алия

В. Шагыйрьне  бөтен дөньяга таныткан “Моабит дәфтәрләре”циклының бөеклеге – шагыйрь хисләренең ихласлыгында. Без шагыйрьнең һәр сүзенә ышанабыз, аның үлем көткәндәге халәтен аермачык күз алдына китерәбез. Шигырьләрендә аерылу газабын да, ирекне сагыну да,үкенү дә, шикләнү дә, үлемгә һәм дошманнарга карата нәфрәт тә – барысы да күңелнең иң нечкә хисләрен тибрәтерлек итеп сурәтләнгән.

Габидов “Бер үгет”

Биктимеров “Ышанма”

В.Шагыйрьнең якты киләчәккә ышанычы шулкадәр ныклы була ки, ул хәтта сугышның иң кызган вакытында да шигырьләр яза .

”Кызыл ромашка” Талия или Оксана

 В. Җәлил фашистларга каршы көрәштә ялгыз булмый. Халкыбызның азатлыгы өчен алар –Җәлилчеләр соңгы минутларына кадәр бергә булалар. Фашизмга каршы көрәшнең бөтен авырлыкларын бергә кичерәләр.

1944 нче елның 25 нче августында  Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил белән бергә  тагын 11 Җәлилченең гомере өзелә.

В.  Без татар көрәшчеләре, җәлилчеләр-      Абдулла Алиш                                    

Әхмәт Симаев

Рәхим Саттаров

Гариф Шабаев

Фуат Булатов

Зиннәт Хәсәнов

Абдулла Батталов

Әхәт Әтнашев

                                              Фуат Сәйфелмөлеков

Сәлим Бохаров

Муса Җәлил

Гайнан Кормаш            алдында баш иябез.

Бер минут тынлык игълан ителә.

 В.Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында тугрылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. 

Укучы Көннәрегез авыр булды сезнең,

           Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

           Ә шулай да, борчылмагыз,

           Ватан өчен җанын биргәннәр

          Мәңге яши, алар үлемсез!

укучыАрабыздан үзе югалса да,

        Юк, суытмас һични бу эзне.

       Көрәштәге Муса,

      Солдат Муса,

     Йөрәктәге Муса ул безнең.

Укучы Шагыйрьне үтерсәләр дә,фашистлар аның ялкынлы җырларын,көчле рухын юк итә алмадылар.Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

“Җырларым” Ахметгалиева Алинә

Әйе, Муса Җәлилнең батырлыгы туган илебезгә җыр булып кайтты.

Җыр “Салют ,сиңа  Муса Җәлил”.