Дәрес эшкәртмәләре

Шарапова Рамиля Мударисовна

"Акыллылар бәйгесе" ачык дәрес(районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршында күрсәтелде);

"Туган көн - күңелле бәйрәм" ачык дәрес (сингапур структурасын кулланып)

"Туган җирем - Татарстан" темасын йомгаклау (районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршында күрсәтелгән ачык дәрес)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

Акыллылар бәйгесе

(дәрес-  конкурс)

                                       Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы

                                                            I категорияле татар теле һәм әдәбият

                                     укытучысы

Максат:    - мәктәп һәм гаилә темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, системага    

        салу;

                - укучыларның сөйләм телен үстерү, диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү;

                 −  килешләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту;

                 − укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.

Тибы:           Үткән материалны кабатлау, ныгыту

Җиһазлау:  Темалар буенча рәсемнәр, кроссвордлар, экран, проектор, карточкалар.

                                     Дәрес – конкурс барышы

  1. Кереш өлеш (Уңай психологик халәт булдыру)

Бүген дәресебез кунаклары -районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Кадерле укучылар, бүген без сезнең белән “Акыллылар бәйгесе” дигән дәрес – конкурс үткәрәбез. Үткән темалар буенча сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез. Класс 2 командага бүленгән: “Кояшкай” һәм “Йолдызчык” командалары. Командаларның эмблемалары, капитаннары бар. Безнең команданы жюри бәяли.

Капитаннар үз командалары белән таныштырып китәләр.

 “Кояшкай”(гаилә)

Каршыгызда тора басып,

“Кояшкай” командасы

Зур уңышлар теләп безгә,

Калды каршы аласы-

Кояшкайның капитаны

Кирилл атлы егет мин

Каршыгызда:мин-Алия,мин-Алексей,

Мин-Денис,мин-Ангелина,

Мин-Салават,мин-Русалина булам,

Командабыз исеменнән

Ялкынлы кайнар сәлам

“Йолдызчык”(мәктәп)

Командабызның исеме

“Йолдызчык” дип атала

Белемлеләр,бик җитезләр,

Тырышлар сезнең алда.

Мин капитан-Павел булам,

Мин-Татьяна,мин-Валерия,

Мин-Ильвина,мин-Алексей,

Мин-Виталий,мин-Данил,ә мин-Надежда,

Я әйдәгез,бергәләшеп,безнең бәйгене карыйк.

  1. Конкурслар.
  1. “Акыллылар бәйгесе” темаларын белү өчен беренче конкурс – кроссворд чишү.

часы        ручка

посуда        урок

хлебушка        ученик

сестренка        доска

бабушка        тетрадь

        книга

Сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итеп кроссвордны чишәбез − димәк безнең темалар гаилә һәм мәктәп

  1. Килешләрне кабатлау конкурсы.

Карточкада җөмләләр язылган. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп исемнәрнең килешләрен билгеләгез.

 

Гаилә...  бәйрәмгә әзерләнә.(б.к)

Бу гаилә... эше күп.(и.к)

Гаилә... 5 кеше бар.(у-в.к)

Бүген бу гаилә... кунаклар киләчәк.(ю.к)

Кунаклар гаилә... бәйрәм белән котлаячак.(т.к)

Бу тату гаилә...  үрнәк алырга кирәк.(ч.к)

Мәктәптә  дәрес... башланды.(б.к)

Укытучы дәрес... темасын әйтте.(и.к)

Укучылар дәрес... күнегү язалар.(у-в.к)

Рөстәм дәрес... соңга калды.(ю.к)

Балалар дәрес... соң өйгә кайталар.(ч.к)

Өйдә  алар дәрес...  кабатлыйлар.(т.к)

        

    (җөмләләр слайтта яктыртыла)

Укучылар,бу сүз нинди килештә?

             

       3.Капитаннар конкурсы.

Капитаннарга шушы темалар буенча хикәя бирелә, шуны укып тәрҗемә итәләр.

“Ял көне”(гаилә)

      Безнең гаиләдә ял көне бик күңелле үтә. Иртән барыбызда йөгерәбез,салкын су белән юынабыз. Аннан соң иртәнге ашны ашыйбыз.

     Аштан соң апам тәлинкәләр,кашыклар юа. Сеңлем әбигә булыша. Мин әти белән кибеткә барам. Аннан соң без ял итәбез. Китап укыйбыз,телевизор карыйбыз.

    Әни кичке ашка бәлеш пешерә. Бәлеш бик тәмле була.

“Безнең сыйныф”(мәктәп)

      Без 5 нче сыйныфта укыйбыз. Безнең сыйныфта 16 укучы.

      Безне укытучы каршылый. Менә дәрес башлана. Укытучы сорау бирә. Без җавап бирәбез. Хаталар ясамыйбыз. Диктантлар язабыз,күнегүләр эшлибез.Укытучы матур хикәяләр укый. Без хикәяләрне яратабыз, тыңлыйбыз. Малайлар да, кызлар да әйбәт укыйлар. Алар-тырыш балалар.

4.Җөмләләр төзү.

Карточкаларда бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзиләр

   1) Әнинең, бүген, туган көне, булачак.

2) Бергәләп, әзерли, гаилә, табын.

3) Савыт-саба, сөртә, әниләре.

4) Тора, өстәл уртасында, чәчәкләр, матур, вазада.

5) Малайлары, куя, тәлинкәләр, өстәлгә.

6) Кызлары, куя, өстәлгә, калак, чәнечке.

7) Әтиләре, бирә, аларга, киңәшләр.

8) Песи, утыра, өстәл, янында.

9) Гаилә, бу, тату.

1) Җыештыралар, дәрестән соң, балалар, дежур, сыйныф бүлмәсен.

2) Рөстәм, белән, чүпрәк, сөртә, тактаны.

3) Сөртә, Зөһрә, укытучы, өстәлен.

4) Марат, себерә, идәнне, чиста, бик.

5) Света, сөртә, яфракларын, гөл.

6) Ул, су сибә, аннары, гөлләргә.

7) Укучылар, бүлмәсен, сыйныф, җыештыралар, чиста,

8) Тырыш, эшчән, укучылар, алар.

9) Яраталар, мәктәпләрен, бик, укучылар.

  1. Схема буенча диалог төзү.

Укучыларга 2-3 минут вакыт бирелә. Һәр командадан 2 укучы диалог сөйли.

                 

                  - сәламләү

          -  сәламләү

                  - сорау

                  - җавап, сорау

                  -җавап

  1. Рәсемнәр буенча эш.

           хикәя төзү(4-5 җөмләле)

  1. Төшеп калган репликаларны өстәп диалогларны укыгыз:

  • ........
  • Безнең гаиләдә 5 кеше.
  • Син әниеңә булышасыңмы?
  • ..........
  • Ничек булышасың?
  • .......

  • ......
  • Без бишенче сыйныфта укыйбыз.
  •  Сезнең сыйныфта ничә укучы?

                     -     ........

    -     Син ничәнче  ел татар телен өйрәнәсең?

-      .......

        8. Җөмләләрне киңәйтеп әйтегез:

Әни  кайтты.                    Дәфтәр бар.

Әни эштән кайтты.           Сумкада дәфтәр бар.

Әни бүген эштән кайтты.                            Сумкада шакмаклы дәфтәр бар.

Әни бүген эштән иртә кайтты.                   Сумкада өч шакмаклы дәфтәр бар.

                                                         

  1. Бирелгән темалар буенча шигырьләр сөйләү.

“Гаилә” темасы. “Дәү әнием”шигыре (Салават )

        “Мин әнигә булышам”(Русалина)

        “Әнием” (Алия)

“Мәктәп” темасы  “Мәктәптә”шигыре)(Надя)

        “Укытучыма”(Ильвина)

                                 “Мәктәпкә барасы бар”(Ш.Алексей)

Шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйлиләр һәм укыйлар.

  1. Җыр җырлау.

“Кояшкай” командасы “Һәрвакыт булсын кояш” җырын җырлый.

“Йолдызчык” командасы “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын җырлый.

  1.  Жюри нәтиҗәләр ясый.
  2.  Билгеләр куела, укучыларга грамоталар бирелә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе Акыллылар бәйгесе ( дәрес - конкурс) Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2013 нче ел

Слайд 2

- мәктәп һәм гаилә темасы буенча алган белемнәрне ныгыту , системага салу; - укучыларның сөйләм телен үстерү , диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү ; - килешләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту ; - укучыларда дуслык , туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итү . Максат :

Слайд 3

Командалар : Йолдызчык Кояшкай

Слайд 4

Кроссворд чиш ү

Слайд 5

Темалар: Гаилә Мәктәп

Слайд 6

Килешләрне кабатлау конкурсы Мәктәптә дәрес ... башланды . Укытучы дәрес ... темасын әйтте . Укучылар дәрес ... күнегү язалар . Рөстәм дәрес ... соңга калды . Балалар дәрес ... соң өйгә кайталар . Өйдә алар дәрес ... кабатлыйлар . Гаилә ... бәйрәмгә әзерләнә . Бу гаилә ... эше күп . Гаилә ... 5 кеше бар. Бүген бу гаилә ... кунаклар киләчәк . Кунаклар гаилә ... бәйрәм белән котлаячак . Бу тату гаилә ... үрнәк алырга кирәк .

Слайд 7

Бу сүзләр нинди килештә? Мәктәптә дәрес башланды . Укытучы дәреснең темасын әйтте . Укучылар дәрестә күнегү язалар . Рөстәм дәрескә соңга калды . Балалар дәрестән соң өйгә кайталар . Өйдә алар дәресне кабатлыйлар Гаилә бәйрәмгә әзерләнә . Бу гаиләнең эше күп . Гаиләдә 5 кеше бар. Бүген бу гаиләгә кунаклар киләчәк . Кунаклар гаиләне бәйрәм белән котлаячак . Бу тату гаиләдән үрнәк алырга кирәк .

Слайд 8

Капитаннар конкурсы “Ял көне ”( гаилә ) Безнең гаиләдә ял көне бик күңелле үтә . Иртән барыбызда йөгерәбез,салкын су белән юынабыз . Аннан соң иртәнге ашны ашыйбыз . Аштан соң апам тәлинкәләр , кашыклар юа . Сеңлем әбигә булыша . Мин әти белән кибеткә барам. Аннан соң без ял итәбез . Китап укыйбыз,телевизор карыйбыз . Әни кичке ашка бәлеш пешерә . Бәлеш бик тәмле була . “ Безнең сыйныф ”( мәктәп ) Без 5 нче сыйныфта укыйбыз . Безнең сыйныфта 16 укучы . Безне укытучы каршылый . Менә дәрес башлана . Укытучы сорау бирә . Без җавап бирәбез . Хаталар ясамыйбыз . Диктантлар язабыз , күнегүләр эшлибез.Укы-тучы матур хикәяләр укый . Без хикәяләрне яратабыз , тыңлый-быз . Малайлар да, кызлар да әйбәт укыйлар . Алар-тырыш балалар .

Слайд 9

Җөмләләр төзү конкурсы 1) Әнинең , бүген , туган көне , булачак . 2) Бергәләп , әзерли , гаилә , табын . 3) Савыт-саба , сөртә , әниләре . 4) Тора, өстәл уртасында , чәчәкләр , матур , вазада . 5) Малайлары , куя, тәлинкәләр , өстәлгә . 6) Кызлары , куя, өстәлгә , калак , чәнечке . 7) Әтиләре , бирә , аларга , киңәшләр . 8) Песи , утыра , өстәл , янында . 9) Гаилә , бу , тату. 1) Җыештыралар , дәрестән соң , балалар , дежур , сыйныф бүлмәсен . 2) Рөстәм , белән , чүпрәк , сөртә , тактаны . 3) Сөртә , Зөһрә , укытучы , өстәлен . 4) Марат, себерә , идәнне , чиста, бик . 5) Света, сөртә , яфракларын , гөл . 6) Ул , су сибә , аннары , гөлләргә . 7) Укучылар , бүлмәсен , сыйныф , җыештыралар , чиста, 8) Тырыш , эшчән , укучылар , алар . 9) Яраталар , мәктәпләрен , бик , укучылар .

Слайд 10

- сәламләү - сәламләү - сорау - җавап , сорау - җавап Схема буенча диалог төзү

Слайд 11

Рәсемнәр буенча эш

Слайд 12

Төшеп калган репликаларны өстәп диалогларны укыгыз : - ........ - Безнең гаиләдә 5 кеше . - Син әниеңә булышасыңмы ? - .......... - Ничек булышасың ? - ....... - ...... - Без бишенче сыйныфта укыйбыз . - Сезнең сыйныфта ничә укучы ? - ........ - Син ничәнче ел татар телен өйрәнәсең ? - .......

Слайд 13

Җөмләләрне киңәйтеп әйтегез: Әни кайтты . Дәфтәр бар.

Слайд 14

“ Һәрвакыт булсын Кояш ” җыры Кояш нуры , саф күк йөзе Бу – бер малайның рәсеме . Ясаган ул ап- ак биткә Һәм язып куйган читкә : Һәрвакыт булсын кояш ! Һәрвакыт булсын һава ! Һәрвакыт булсын әни ! Һәрвакыт булыйм мин! Нәни дустым , тугры дустым ! Һәркем тели тынычлыкны . Безнең йөрәк һич туктамый , Гел тибә армый - талмый . Һәрвакыт булсын кояш ! Һәрвакыт булсын һава ! Һәрвакыт булсын әни ! Һәрвакыт булыйм мин!

Слайд 15

Каләм тотып кулларга , Хәрефләрне тезәргә . Өйрәтәләр мәктәпләрдә , мәктәпләрдә Тапкырларга , бүләргә , Нәниләрне сөяргә . Өйрәтәләр мәктәпләрдә , мәктәпләрдә Тапкырларга , бүләргә , Нәниләрне сөяргә . Өйрәтәләр мәктәпләрдә , мәктәпләрдә Бишне бишкә кушарга , Иҗектән сүз ясарга . Өйрәтәләр мәктәпләрдә , мәктәпләрдә Белер өчен бик күпне , Яратырга китапны . Өйрәтәләр мәктәпләрдә , мәктәпләрдә “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе”

  Туган көн – күңелле бәйрәм

(Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

                                                           

          Укытучы: Шарапова Р.М                                                                        

                 

                                                   2014 нче ел.

           

Класс: 6а сыйныфы

Дәреснең темасы: Туган көн – күңелле бәйрәм

Дәреснең максатлары:

- укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү ;

-  укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

-  укучыларда татар теленә һәм  халык иҗатына карата җылы хис-тойгыларны, бер-беренә карата ихтирамлылык тәрбияләү, укуда һәм хезмәттә белем-күнекмәләр булдыруга дәрт-теләкне үстерү;

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, карточкалар, картинкалар  һ.б.

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты:

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

-Бүген дәресебездә кунаклар да бар.

-Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле!

-Исәнмесез!

-Барыгызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз.

2. Дәреснең темасын ачыклау.

Экранда картинкалар һәм җыр куела.

Әңгәмә: - Сез нәрсәләр күрәсез? Нинди җыр тыңладыгыз?

-Ничек уйлыйсыз, бу нинди бәйрәм?

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып барабыз инде?

Әйе, бәйрәмнәребезнең иң олысы-туган көн бәйрәме.

Дәресебез “Туган көн – күңелле бәйрәм” дип атала.

Димәк, без бүгенге дәрестә туган көн турында сөйләшәбез.

Моның өчен кайбер авазларның әйтелеше өстендә эшләп алыйк.

3.Фонетик  зарядка.

Авазларны кабатлап әйтү. [к], [къ], [г], [гъ]    (Слайдта яктыртыла)

 [к], [къ], [г], [гъ]  авазлары язуда г, к хәрефләре белән белдерелә.  

Ә хәзер укучылар, шул хәрефләр кергән сүзләр языгыз. Һәр укучыга 4 кәгазь бите ята, шул кәгазь битләренә

ДЖОТ  ТОТС  структурасын кулланып (темага караган сүзләрне кычкырып әйтәләр, кәгазь битләренә язалар, өстәлнең уртасына язылган ягы белән (лицевой стороной вверх) куялар. һәр участник 4 кәгазьне тутыра,барлыгы өстәлдә 16 кәгазь булачак, 1 минут вакыт бирелә) Сүзләрне укыту.    (Һәр укучы аерым сүзләр яза)   (Кем әзер?- Пыш)

(Көн, туган, күңелле, кызлар, күрше, китап, нык, сәламәтлек, Камил, открытка, чәчәк, бүләк, котлыйм, кунак, күп һ.б)

Өстәлләрегездә 9 кәгазь калдырасыз, бутыйсыз, 3х3 форматында тезегез (перемешайте листочки и разложите 9 листочков в формате 3х3)

ТИК-ТЭК-ТОУ структурасын кулланып (төрле рәттәге өч сүзне кулланып, вертикаль, горизонталь, диагональ буенча җөмләләр төзү, 1 минут вакыт бирелә) Җөмләләрне укыту.  (Җөмләләрне бергә төзиләр).

Бүгенге темага караган сүзләрне өйрәндек, җөмләләр төзедек. Дәресебезне дәвам итәбез.

3. Яңа материалны өйрәнү.

 Слайдта текст. (Өстәлгә 2 шәр текст  бирелә)

Саша  кичә  Таняның туган көненә барды. Табын янына утыргач, Саша берсен дә көтмичә ашый башлады. Ул салатны үз янына куйды һәм авызын чапылдатып, сөйләшә-сөйләшә ашады. Аш чыгаргач, ул аштан итне кулы белән алды да, өстәлгә куйды. Өстәл өсте пычранды. Туган көн күңелсез узды. Балалар Сашага гаҗәпләнделәр.

Укучылар сез ничек уйлыйсыз, нилектән шулай?

 -Укучылар, сезгә текст аңлашылдымы?

Әйдәгез, фила (FILA) таблицасын кулланып, бу проблеманы чишик?

Өстәлләрдә кәгазь битләре ята. ачабыз. Карандашларыбызны алабызда, кәгазьләрне 4 кисәккә бүләбез. Номерлап  чыгабыз (1,2,3,4) - Фактлар, гипотеза, обучающие вопросы, план действие дип язабыз)

СИНГЛ РАУНД РОБИН  структурасын кулланып (проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз, 1 минут вакыт бирелә)  

  1. Фактлар

- Саша кичә  Таняның туган көненә барды.

- Саша авызын чапылдатып ашады.

- Саша сөйләшә-сөйләшә ашады

- Итне кулы белән алды да,өстәлгә куйды.      

- Өстәл өсте пычранды.        

- Туган көн күңелсез узды.                                                                                      

(Туган көн ни өчен күңелсез узган? Саша

нәрсәне белми?).

2. Гипотеза(сәбәпләр)

- Саша табын янында утыру кагыйдәләрен  белми.

-  Итне кул белән алырга ярамаганлыгын белми.

- Итне тәлинкәгә салырга икәнен белми.

- Әти-әнисе табын янында дөрес  утыру кагыйдәләрен аңлатмаган.

- Саша өендә дә  табын янында шулай утыра.

 - Мәктәптә укытучы өйрәткәнне тыңламаган.

- Туган көндә җыр-уен булмаганга күңелсез булган.

 (Туган көн күңелле узсын өчен нәрсәләрне белергә кирәк?)

  1. Обучающие вопросы(сораулар)

- Табын янында утыру кагыйдәләре нинди?                           

- Өстәл артында ничек  дөрес ашарга?

- Үзеңне ничек дөрес тотарга?

- Кунакта үзеңне ничек тотарга?

- Туган көнне ничек бәйрәм итәргә?  .

(Укучылар бу сорауларга җавапны кайдан табарга була?)

4. План действий(эш планы)

- Дәреслектән уку.

- Әти-әниләрдән, олылардан сорашу.

- Укытучыдан сорашу.

- Интернеттан  карау.

        

        

          Һәрбер бүлек слайдта яктыртыла. Тактага язылып бара.

Туган көн бит ул – бәйрәм. Туган көн күңелле булсын өчен,табын янында утыру кагыйдәләрен үтәргә һәм кызыклы уеннар уйнарга кирәк.        

           Физкультминут

           Әйдәгез, бездә ял итеп,  бу уеннарның берсен уйнап китик әле. 

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп, уртадагы баланы «кысып» куялар. Җырлары:

Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!

Уртадагы бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Шул ук уенның «коймаклар» дип аталган төре дә бар:

Булатның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шундый күпергән;
Менә шулай җәелгән;
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!

  1. Ныгыту өлеше. Дәресебезне дәвам итәбез.( Слайд яктыртыла. Обучающие

вопросы (сораулар) күрсәтелә) Алдагы соравыбызга әйләнеп кайтыйк.

       Укытучы: Саша бу сорауларга җавапны белми? Шуңа күрә дә ул табын янында дөрес утырмый. 

       Ә бәлки балалар, сез бу сорауларга җавапларны беләсездер?

-Табын янында ничек утырырга кирәк?

-Табын янында утыру кагыйдәләре нинди?

-Өстәл артында ничек  дөрес ашарга?

 -Үзеңне ничек дөрес тотарга?

-Кунакта үзеңне ничек тотарга?

-Туган көн күңелле үтсен өчен ниләр эшләргә кирәк?

- Туган көнне ничек бәйрәм итәргә?

 Әйдәгез, бергәләшеп уйлашыйк һәм җавап бирик.

СИНГЛ РАУНД РОБИН  структурасын (проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз,1 минут вакыт бирелә) кулланып эшлик әле.

            5. Йомгаклау.  Өй эше бирү. “Туган көнне ничек бәйрәм итәргә?” дигән темага кечкенә хикәя язарга.

-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Нинди проблеманы чиштек? - (Табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен белдек)

Әйе, укучылар, табын янында, кунакта әдәпле булырга кирәк.

         Татар халкы “Әдәп төбе – матур гадәт”, ”Кунак булсаң, тыйнак бул” дип юкка гына әйтмәгән бит.

Укучылар, сезнең өстәлләрдә стикерлар бар. Әгәр сезгә  дәрес ошаган икән, “во” диеп күрсәтәсез. Ә кайберләргә, бәлки, авырлыклар тугандыр... алар киресен күрсәтәләр.

-Рәхмәт, укучылар, сезгә дәрес ошаган икән. Мин дә бик шат. Миңа да сезнең белән эшләү бик ошады.

Ә хәзер шул кәгазьләрегезгә үзегезнең дәрестән алган тәэсирләрегезне, (впечатление) сорауларыгызны язып, шул парковкага беркетегез. Алдагы дәресләрдә  сезнең сорауларыгызга җавап бирермен.

Рәхмәт сезгә.  Сау булыгыз.

Табын янына утыргач, башкаларны көтәргә.

Авызны чапылдатып ашамаска кирәк.

Өстәл уртасында торган салатны үз яныңа куярга ярамый.

Ашаганда сөйләшергә ярамый.

Аштан итне кул белән  алырга ярамый.

Итне  ашъяулыкка куярга ярамый.

Итне, салатны аерым  тәлинкәгә  куярга  кирәк.

Ашаганнан соң өстәл өсте чиста калырга тиеш.

Ашап туйганнан соң, хуҗаларга  рәхмәт әйтергә кирәк.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Туган көн – күңелле бәйрәм

Слайд 4

Дәреснең максатлары: укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү ; укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү ; укучыларда татар теленә һәм халык иҗатына карата җылы хис-тойгыларны, бер-беренә карата ихтирамлылык тәрбияләү, укуда һәм хезмәттә белем-күнекмәләр булдыруга дәрт-теләкне үстерү ;

Слайд 5

Фонетик зарядка [ к], [къ], [ г ] , [гъ]

Слайд 6

ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Слайд 7

Саша кичә Таняның туган көненә барды. Табын янына утыргач, Саша берсен дә көтмичә ашый башлады. Ул салатны үз янына куйды һәм авызын чапылдатып, сөйләшә-сөйләшә ашады. Аш чыгаргач, ул аштан итне кулы белән алды да, өстәлгә куйды. Өстәл өсте пычранды. Туган көн күңелсез узды. Балалар Сашага гаҗәпләнделәр.

Слайд 8

FILA таблицасы 1. Фактлар - Саша кичә Таняның туган көненә барды. - Саша авызын чапылдатып ашады. - Саша сөйләшә-сөйләшә ашады - Итне кулы белән алды да, өстәлгә куйды. - Өстәл өсте пычранды. - Туган көн күңелсез узды.

Слайд 9

Фактлар - Саша кичә Таняның туган көненә барды. - Саша авызын чапылдатып ашады. - Саша сөйләшә-сөйләшә ашады. - Итне кулы белән алды да, өстәлгә куйды. - Өстәл өсте пычранды. - Туган көн күңелсез узды. 2. Гипотеза ( сәбәпләр) - Саша табын янында утыру кагыйдәләрен белми. - Итне кул белән алырга ярамаганлыгын белми. - Итне тәлинкәгә салырга икәнен белми. - Әти-әнисе табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен аңлатмаган. - Саша өендә дә табын янында шулай утыра. - Мәктәптә укытучы өйрәткәнне тыңламаган. - Туган көндә җыр-уен булмаганга күңелсез булган.

Слайд 10

Фактлар - Саша кичә Таняның туган көненә барды. - Саша авызын чапылдатып ашады. - Саша сөйләшә-сөйләшә ашады - Итне кулы белән алды да , өстәлгә куйды. - Өстәл өсте пычранды. - Туган көн күңелсез узды. 2. Гипотеза ( сәбәпләр) - Саша табын янында утыру кагыйдәләрен белми. - Итне кул белән алырга ярамаганлыгын белми. - Итне тәлинкәгә салырга икәнен белми. - Әти-әнисе табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен аңлатмаган. - Саша өендә дә табын янында шулай утыра. - Мәктәптә укытучы өйрәткәнне тыңламаган. - Туган көндә җыр-уен булмаганга күңелсез булган. 3. Обучающие вопросы ( сораулар) - Табын янында утыру кагыйдәләре нинди? - Өстәл артында ничек дөрес ашарга? - Үзеңне ничек дөрес тотарга? - Кунакта үзеңне ничек тотарга ? - Туган көнне ничек бәйрәм итәргә?

Слайд 11

Фактлар - Саша кичә Таняның туган көненә барды. - Саша авызын чапылдатып ашады. - Саша сөйләшә-сөйләшә ашады - Итне кулы белән алды да , өстәлгә куйды. - Өстәл өсте пычранды. - Туган көн күңелсез узды. 2. Гипотеза ( сәбәпләр) - Саша табын янында утыру кагыйдәләрен белми. - Итне кул белән алырга ярамаганлыгын белми. - Итне тәлинкәгә салырга икәнен белми. - Әти-әнисе табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен аңлатмаган. - Саша өендә дә табын янында шулай утыра. - Мәктәптә укытучы өйрәткәнне тыңламаган. - Туган көндә җыр-уен булмаганга күңелсез булган. 3. Обучающие вопросы ( сораулар) - Табын янында утыру кагыйдәләре нинди? - Өстәл артында ничек дөрес ашарга? - Үзеңне ничек дөрес тотарга ? - Кунакта үзеңне ничек тотарга? - Туган көнне ничек бәйрәм итәргә? 4. План действий ( эш планы) - Дәреслектән уку. - Әти-әниләрдән, олылардан сорашу. - Укытучыдан сорашу. - Интернеттан карау.

Слайд 12

Физкультминутка Булатның туган көненә Без пешердек ак калач; Менә шулай ул биек, Менә шулай тәбәнәк; Менә шулай киңлеге. Менә шулай тарлыгы; Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!

Слайд 13

- Табын янында утыру кагыйдәләре нинди? - Өстәл артында ничек дөрес ашарга? - Кунакта үзеңне ничек тотарга? - Туган көн күңелле үтсен өчен ниләр эшләргә кирәк?

Слайд 14

Өй эше бирү. “Туган көнне ничек бәйрәм итәргә?” дигән темага кечкенә хикәя язарга.



Предварительный просмотр:

Тема :   Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-   гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

Максат: 1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау

2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;

3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ;

4. Милли үзаң тәрбияләү.

Материал: Г.Бәширов портреты , китаплары , магнитофон , туган як турында мәкальләр язылган плакат.

                                            Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син !

                                                         Үткәннәрне онытма син.

                                                          Бел син ерак бабайларның

                                                          Ничек итеп көн иткәнен.

                                                           Нинди уйлар , нинди моңнар

                                                          Безгә калдырып киткәнен.

                                                                            Р.Фәйзуллин.

    План.

1. Актуальләштерү.Класста Психологик уңай халәт тудыру.

     Якты чырай , якты кәеф

     Күрәм мин йөзегездә.

     Исәнмесез , хәерле көн,

     Телим мин барыгызга.

 Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, сез үз фикерләрегезне кыю һәм уйлап әйтерсез дип ышанып калам.

Безнең илдә гореф-гадәтләргә гел уңай караш кына яшәп килде дип әйтеп булмый. Киресенчә, озак еллар буена алар дини карашлар белән, совет кешесенә кирәксез борынгылык, кадимилек, искелек белән бәйле бер нәрсә дип исәпләнде. Безгә бәйрәмнәребезне, аларга нисбәтле аерым йолаларның сәламәт, халыкчан рухын кире кайтару кирәк. Бу җиңел булмаган юлыбызда безгә Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре шактый ярдәм итәр.

Яңа тема

-Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган ?

-Әйе , һәрбер халыкның үзенең гореф-гадәтләре , йолалары , бәйрәмнәре , моңнары була. Безнең дәресебезнең эпиграфы белән танышып китик әле. (бер укучыдан укыту)

- Шагыйрь Р.Фәйзуллин бу юллар аша нәрсә әйтергә тели ?

-Әйе , һәрбер кеше үзенең халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

а) –Без дәрестә Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек “ әсәреннән өзекләр укыдык. Әсәр нәрсә турында ? ( кечкенә Гомәр, аның бала-чагы , туган як табигате , кешеләре , гореф-гадәтләре  турында )

- Сезнеңчә , Г.Бәширов әсәрен ни өчен шулай атады икән ?

- Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган ?

-Әсәрдә гади авыл халкының тормышы яктыртыла. Халык эшли дә , ял да итә белә. Г.Бәширов бу әсәрендә халкымның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Ул халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да күрсәтә.

 Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты , үз тәртибе бар. Без нинди гореф-гадәт һәм йолалар белән таныштык ? ( Сабантуй бәйрәме , чәчүгә чыгуның беренче көне, каз өмәсе , кич утыру һ.б.)

б) Әйдәгез әле һәрбер йола турында кыскача гына искә төшереп китик.

-Сабантуй бәйрәме ничек уздырыла?

-Каз өмәсе кайчан,ни рәвешле уздырыла?һ.б.сораулар биреп искә төшерелеп китә.

-Ә хәзер Сабан туй бәйрәменә аерып тукталып узыйк.

Сингапур структурасы:МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР эшләп алыйк.

Өстәлдәге ак битләрне алабыз,2гә,аннан тагы 2гә бөклибез,йомык почмагын бөклибез.Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап чыгабыз.һәр килеп чыккан өлешкә номер сугабыз.Уртага һәркем “Сабантуй” дип язып куя.1нче өлешкә бәйрәм хас характеристика ,2нче өлешкә бәйрәмгә бик хас булмаган характеристика, 3нче өлешкә бәйрәмдә уйнала торган уеннар,4 нче өлешкә бәйрәмдә уйналмый торган уеннар.

 

Физкультминутка Әйдәгез әле без дә “ Йөзек салыш” уйнап алыйк.

в)- Әсәрдә бирелгән йолаларның  кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ? Бүгенге көн һәм элекке көн арасында нинди аермалар күрәсез ? Мәсәлән , сабантуй бәйрәме нәрсә белән аерыла?

-Чәчүгә чыгуның беренче көне зур бәйрәм булган. Ни өчен ?

- Безнең Ютазы ягында халкыбызның нинди гореф-гадәтләре һәм йолалары үткәрелә ?

( Нәүрүз , Сабантуй , Карга боткасы, Каз өмәсе һ.б. ) Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар. Болар кеше тормышындагы онытылмаслык вакыйгалар.

Укучылар, әсәрдә бирелгән барлык бәйрәм һәм йолалар да хәзерге көндә үткәреләме?

 Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. “Бу кыйммәтле рухи хәзинәбезнең бер өлешен генә булса да теркәп калуым белән мин үземне бәхетле саныйм” ди Г.Бәширов. Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирешкәннәр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер. 

3.     Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сорауларга җавап бирү: 1) Ничек уйлыйсыз: автор фикеренчә, ул заманнарда авылда яшәү җиңел булганмы? (Авылда тормыш авыр: физик хезмәт, җир җитмәү, хәерчелек, ач-ялангачлык хөкем сөрә.)

2) Шулай да халык нинди кәеф белән яши? (Өмет белән карый. Бер өмет өзелсә, тагын яңа ышаныч туа. Кешене шул яшәтә.)

3) Халык матди авырлыкта яшәсә дә, аның нинди байлыгы зур? (Күңел байлыгы яки рухи байлыгы.)

Укытучы: Укучылар, ә хәзер дәфтәргә таблица ясап, беренче баганага үзебездә сакланып калган гореф-гадәтләрне (Сабантуй, Каз өмәсе, туй үткәрү, балага исем кушу…), икече баганага әсәрдә искә алынгән барлык йолаларыбызны, милли бәйрәмнәребезне язып чыгабыз. (Сабантуй, Каз өмәсе, Тула өмәсе, киндер тукмаклау, урак уру, чәчүгә, печәнгә төшү, яңгыр боткасы һ.б. Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар…)

 

Әсәрдә искә алынгән   барлык йолалар һәм милли бәйрәмнәр.

Үзебездә сакланып   калган йолалар һәм милли бәйрәмнәр .

Сабантуй, Каз   өмәсе, Тула өмәсе, киндер …

Сабантуй, Каз   өмәсе, туй үткәрү, балага исем кушу…

Стенд, күргәзмә материаллар белән танышу.

4. Нәтиҗә ясау.

1) Әсәрдә автор әйтергә теләгән фикер. (Тормыш авыр, катлаулы булса да, кешеләрнең күңелләре киң, гореф-гадәтләр саклана, яхшы яшәргә өмет бар.)

2) Әсәр “Туган ягым – яшел бишек” дип атала. Ни өчен бишек икән? Туган якны бишек белән чагыштырып, нәрсә әйтергә тели? (Бишек – баланың үсә торган, рәхәтләнеп ял итү урыны. Г.Бәширов та туган җирендә үскән, халык язучысы булып танылган. (Тактада: бишек – туган як) Бишек үрелеп ясалган. Туган якта бик күп хатирәләр саклана. (бишек – туган якталчыбык – хатирәләр) Димәк, туган як бишеге соклану, моңланулардан, сагыну-сагышлардан үрелгән.)

3) Әсәрнең эчтәлеген бер вакыйга белән генә сөйләп буламы? (Юк. Автор күп вакыйгалар тасвирлый.)

4) Алар ничек тасвирлана? (Матурлап, һәр сүз тиешле урында кулланылып язылган. Әсәрне уку барышында, үзебезне шул чорда (20 нче йөз башы) итеп хис итәбез. Моңа туган тел аша ирешәбез.)

 Халкымның күңел байлыгы турында сөйләшкәндә, Г.Бәшировның сүзләренә тукталмыйча мөмкин түгел. “…Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”, – ди ул.  

Боларны саклау – һәркемнең изге бурычы. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ата- бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телим.

(Билге кую)

5. Өй эше бирү.  Берәр йоланы алып МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР төзергә.



Предварительный просмотр:

                                       Дәреснең план-конспекты

ФИО                             Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы

Эш урыны                   Тукай районы Бәтке урта гомуми  белем бирү   мәктәбе    Хезмәте                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                 Татар теле

Класс                              6  (рус төркеме)

Дәрес темасы            “Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау

Дәреслек                    Р. З. Хәйдарова , Күңелле татар теле, “Татармультфильм” 2014    

Үткәрү вакыты                          09.02.2017 нче ел

Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ. 

Бурычлар:

Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

               укучыларның диалогик, монологик, сөйләм телен , ишетеп - аңлау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: Туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; Туган илебезгә  карата мәхәббәт, горурлык  хисе тәрбияләү.

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

Предметара бәйләнеш: география

Предмет  дәреслек, карточкалар белән эшли белү.

Дәреснең тибы:  кабатлау

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз:компьютер, проектор, презентация, дәреслек,  таратма материал, ватман, фламастерлар

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

                                                              Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез!

-Хәерле көн!

 -Кәефләрегез ничек? -

-Яхшы,укучылар,кәефлә-регез яхшы булгач,бер-берегезгә уңышлар теләп,сәлам бирегез!

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк . Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

     Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын  йөзебез!

Дөрес, матур утырыйк,

   Тырышып  җавап бирик.

Кояшлы көннәр кебек.

Тукай теле- татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

(Бер- берсенә уңышлар теләп елмаялар, кулларын сугалар)

-Ксения, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Класста кем юк? Бүген көн нинди? (Бүген көн җылы, кар яумый,  җил исә).

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү. Ишетеп- аңлау күнегүләре.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1. Послушайте и укажите количество слогов в словах: башкала, манара, Ватаным, шәһәр, халкым,Чаллыдан,тел.

2. Послушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них местоимения минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның. Татарстан, тел, ил.

3. Послушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос кайда?(где?)

Татарстанда, Казанга, авылга, шәһәрдә, Зәйгә, Алабугадан, Әлмәттә.

Баш-ка-ла,ма-на-ра,Ва-та-ным шә-һәр, Чал-лы-дан,тел.

Минем Татарстаным

Синең Татарстаның

Аның Татарстаны

Безнең Татарстаныбыз

Сезнең Татарстаныгыз

Аларның Татарстаннары

Татарстанда, Казанга, авылга, шәһәрдә, Зәйгә, Алабугадан, Әлмәттә.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

- Ә хәзер видеоролик карап китәрбез,игътибар белән  карагыз.

(Подумайте, о чем мы будем сегодня разговаривать? -Уйлагыз, бүгенге дәреснең темасы ничек?

 СЛАЙД №1

- Димәк, дәрестә нишлибез?

- Димәк, дәреснең максаты нинди була инде?

- Чему должны научиться? цель урока какая?

Татарстан турында

-Туган җирем - Татарстан

 

- Дәрестә Татарстан Республикасы турында  сөйләшәбез, үткән темаларны кабатлыйбыз.

-Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтәбез. 

Татарстан - минем республикам!

Россиянең матур җирендә.

Халык аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Карлары бар аның, язлары бар-

Ташкыннары аның ни тора?

Еракларга киткән тургайлар да.

Сагынып кайта туган йортына.

(Дәфтәрләргә число,тема язу)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча иптәшеңне тикшерү.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү 

1.Индивидуаль эш.  Ак битләрне алыгыз. Сүзләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.)

- Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме?

СЛАЙД № 2 - Күршеңнең эшен тикшер, билге куй (бәя бирү) (взаимопроверка)

1. Бу сүзләр белән җөмләләр төзегез (2 минут вакыт)

2.Парларда эш.(Карточкаларда)

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.(1өстәлгә)

Спроси у друга:

 -знает ли он государственные символы  Татарстана?

 -какие национальности живут в Татарстане?

(2 өстәлгә)

Спроси у друга:

- что изображено  на гербе Татарстана?

- кто первый президент Татарстана?

(3 өстәлгә)

Спроси у друга:

- какие цвета есть на флаге Татарстана?

- как зовут президента Татарстана?

СЛАЙД №3

Укытучы:

Как скажете о том,что:

-Татарстан – самая большая и богатая Республика.

-Вы в школе изучаете два государственных языка;

-Вы любите природу Татарстана;

Ватан – Родина

Дәүләт – государство

Милләт – национальность

Тел – язык

Шәһәр- город

Башкала – столица

Халык- народ

Ил-страна

Туган җир-родная земля

-Ангелина, син Татарстан дәүләт символларын беләсеңме?

Әйе, беләм. Татарстанның дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн.

Ксюша, Татарстанда нинди милләтләр яши?

Татарстанда руслар, татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар һ.б. яши.

-Полина, Татарстан  гербында нәрсә сурәтләнгән?

-Татарстан гербында канатлы  ак барс сурәтләнгән.

-Лиана , Татарстанның беренче президенты кем?

-Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев.

–Алина, Татарстан флагында нинди төсләр бар?

-Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр  бар.

-Максим, Татарстан президентының исеме ничек?

- Татарстан президенты – Рөстәм Нургалиевич Миннеханов.

-Татарстан- иң зур һәм бай республика.

-Без мәктәптә ике дәүләт теле өйрәнәбез.

-Без Татарстанның табигатен яратабыз.

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Физкультминутка.

Күзләрне ял иттерү.

3. Карта белән эш.

1).Татарстан шәһәрләрен искә төшерәбез.

2).Татарстан елгаларын искә төшерәбез.

 3). Татарстан Республикасына чиктәш Республикаларны,

өлкәләрне  искә төшерәбез.

( 3 укучы такта янына чыга һәм карта өстендә эшли. )

СЛАЙД №4

4.Төркемдә  эш. 3 өстәлгә дә сораулар бирелә,укучылар  5әр сүз язалар, җөмләләр төзиләр.

СЛАЙД №5

5.Дәреслек белән эш.

98 бит, 3 нче күнегү

СЛАЙД №6

6.Төркемнәрдә  эш - проек эшен башкару(3-4 минут)

1.Татарстан Республикасының дәүләт символлары; (1 өстәл)

2.Татарстанның табигате;

(2 өстәл)

3.Татарстан халкы;(3 өстәл)

Кунакларга эш- проект

Вадим, син Татарстандагы нинди зур шәһәрләрне беләсең?

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә....

Амир,Татарстан аркылы нинди елгалар  ага?

Татарстан аркылы Идел, Чулман,  Агыйдел, Нократ елгалары ага.

Максим,Татарстан Республикасына чиктәш булган Республикаларны,өлкәләрне  беләсеңме?

Әйе, беләм. Татарстан  Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия  һәм  шулай ук Самара, Ульяновск, Киров, Оренбург
өлкәләре белән чикләшә (граничит).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары белән эш.

(урманга,өйдән,мәктәптә,ки-беткә,партада,шәһәргә,авылдан,

Бабайдан, әбидә  һ.б

Дәфтәрләрдә эшләү,уку,тикшерү                

“Туган җирем - Татарстан

Укучылар чыгыш ясый, проектны яклый.

Татарстан Республикасының киләчәген ничек күз алдына китерәсез?(теләкләрегезне,уй-фикерләрегезне языгыз, ясагыз)

Иптәшең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый  белү . (сорауларны тыңлап, җавап бирә белү) (Коммуникатив УУГ)

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы,укучы- укучы) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

Әйе, балалар Татарстаныбыз турында бик матур итеп проект эшен якладыгыз.

 Чыннан да,Татарстаныбыз дөньяда иң матур республика-ларның берсе. Татарстан – ул дуслык дәүләте, тынычлык дәүләте, кунакчыл дәүләт. Без- барыбызда, Татарстан Республикасын яратабыз.

-Үзегезгә төсле кәгазьләрегезне алыгыз.

-Кемгә дәрес ошады, дәрестә җиңел  булды?(кызыл йолдызларны күтәрә)

-Ә кемгәдер авырырак булгандыр,бәлки? (алар яшел йолдызларны күтәрә)

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

ӨЙ ЭШЕ

1.106 нчы бит,6 нчы күнегү;

2.Интернет аша ”Татарстанның кошлар  дөньясы”,

”Татарстанның хайваннар дөньясы” темаларына материаллар тупларга.

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

- Татарстан турында сөйләштек

- Татарстан минем Ватаным      

“Туган җирем – Татарстан”

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укучылар дәрестә ничек эшләүләренә карап, үзләренә билге куялар, аңлаталар.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

“Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлыйбыз      СЛАЙД №