9 класс укучыларына татар теленнән БРТ (милли мәктәпләр)

Әюпова Алсу Фаит кызы

Яңа үрнәктә төзелгән БРТ биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_nche_variant.docx21.2 КБ
Файл 2_nche_variant.docx21.14 КБ
Файл 3_nche_variant.docx39.2 КБ
Файл 4_nche_variant.docx20.89 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.  

 1 Текстны тыңлагыз hәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста  hәм танырлык итеп языгыз.

I I бүлек

Текстны  укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне  үтәгез.

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз  күчереп алыгыз. Һәр хәрефне  һәм санны  аерым  шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.

Әни

1)Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 2)Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 3)Кышын да шулай, көзен дә.

4)Әнинең кулында – озын ыргак. 5)Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. 6)Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

7)Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 8)Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).

9)Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. 10)Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. 11)Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.

12) – Җитәр инде, әни, бик авыр була, - дигәч, күтәрелеп карады. 13)Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. 14)Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.

15) – Нишлим соң, улым? 16)Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. 17)Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде, - диде.

18)Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

19) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. 20)Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә... – 21)Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, - дип төзәтеп куйды.

(Гомәр Бәширов)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган  сүз кулланылган  җөмләне күрсәтегез.

1. Алар мәңгегә синең белән.

2. Беренче укытучысын хөрмәт белән искә алмаган кешене минем очратканым юк.

3. Яшьлектә алган сабаклар онытылмый.

4. Сәер хәл бит!

  Җавап:___________.

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

2) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма.

3) Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...

4) Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, - дип төзәтеп куйды.

Җавап:___________.

4. 12-15 нче җөмләләрдән  иялек килешендәге зат алмашлыгын күчереп языгыз.

Җавап:___________.

5. 4-8 нче  җөмләләрдән  аныклагыч булган җөмләнең санын языгыз.

  Җавап:___________.

6.  12-14 нче җөмләләр арасында кереш сүз булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:___________.

7. 7 нче җөмләдәге грамматик нигез(ләр)нең санын языгыз.

Җавап:___________.

8. 2 нче җөмләдә тартым  белән  төрләнгән ничә исем  бар?

Җавап:___________.

9.  12-16 нчы җөмләләрдән кушма  сүзне  табып  языгыз.

Җавап:___________.

10.  17-19 нчы җөмләләрдән иярчен кушма җөмләнең санын күрсәтегез.

Җавап:___________.

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

III бүлек

2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан  сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1 “Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә... – Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, - дип төзәтеп куйды” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау  өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын  языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2  Әни – җирдә иң зур кеше, - диелә татар җырында. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение языгыз.Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

2 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.  

1 Текстны тынлагыз hәм кыска изложение языгыз. 

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста  hәм танырлык итеп языгыз.

I I бүлек

Текстны  укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне  үтәгез.

Совет сугышчысы

1)Карт сөйләргә кереште. 2)Ул русчаны начар белә иде. 3)Ләкин без әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясеннән, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтеннән дә аңлап алдык.

4) Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр. 5)Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. 6)Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаган. 7)Егет егылган, канга баткан килеш пычракта озак аунап яткан. 8)Фашистлар, аны аңына китерергә теләп, өстенә салкын су сипкәннәр. 9)Егет аңына килгәч, немец офицерлары аңардан тагын сораган:

 - Иптәшләрең кайда синең? 10)Кая киттеләр алар? 11)Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?.. – дигән.

12)Егет җавап бирмәгән.

13) – Юк, - дигән ул аларга нәфрәт белән, - мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. 14)Мин – совет сугышчысы! 15) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..

(Гомәр Бәширов)

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз  күчереп алыгыз. Һәр хәрефне  һәм санны  аерым  шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган  сүз кулланылган  җөмләне күрсәтегез.

1) Егет җавап бирмәгән.

2) Юк, - дигән ул аларга нәфрәт белән, - мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!..

3) Мин – совет сугышчысы!

4) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..

Җавап________________________.

 3.  13 нче җөмләдәге нәфрәт сүзенә синоним сүзне языгыз.

   Җавап:___________________

 4. 6-9  нчы җөмләләрдән инфинитивны күчереп языгыз.

   Җавап:___________________.

 

 5. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төркемчәсен языгыз.

Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр 

Җавап:_______________.

6. 6-8 нче җөмләләрдән  җылы сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:_______________.

7. 2 нче җөмләнең грамматик нигезен язып алыгыз.

8. 4-7 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын билгеләгез.

Җавап:_______________.

9. Аныклагычка бәйле куелган тыныш билгесенең  номерын языгыз.

   – Юк,(1) - дигән ул аларга нәфрәт белән, (2) - мин сезгә, (3) фашист этләргә, (4) бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!..

Җавап:______________.

10.  8-11 нче җөмләләрнең кайсында кире сүз тәртибе күзәтелә?

Җавап:_______________.

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

III бүлек

2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан  сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1 «– Юк, - дигән ул аларга нәфрәт белән, - мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. Мин – совет сугышчысы!  Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау  өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын  языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2  “Батырлыкта – матурлык” дигән әйтемнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм  танырлык итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

3 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.  

1 Текстны тынлагыз hәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста  hәм танырлык итеп языгыз.

I I бүлек

Текстны  укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне  үтәгез.

                           

Үлемнән көчлерәк

1)Немец тубы ата башлады. 2)Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла. 3)Ләкин Шамил әйтерсең боларны бөтенләй сизми дә иде. 4)Менә гитлерчылар кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар. 5)Шул чакта Шамил ут ачты. 6)Гитлерчыларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды, берничә секунд эчендә эреп бетте.

7)Шул чакта дзот янәшәсендә бер-бер артлы ике снаряд ярылды. 8)Шамил пулемётны тупка каршы борды. 9)Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды...

10)Шамил һәлак булган.11)Соңыннан миңа сөйләделәр: Шамил үлгәндә дә пулемётын кулыннан ычкындырмаган.

12)...Айлар, еллар үтәр. 13)Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр. 14)Карт солдат Василий Веденин да, яшь солдат Ибраһим Төхфәтуллин да җиңүдән соң өйләренә тыныч хезмәткә кайтып китәрләр. 15)Ротага яңа сугышчылар килерләр. 16)Шамил Әнвәров һәрвакыт исемлектә булыр. 17)Иртәнге һәм кичке проверка вакытларында уң флангтагы сугышчы горур тавыш белән һәр көн саен:

               - Сержант Шамил Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды! – дип кычкырыр.

18)Батырның исеме мәңге онытылмас. 19)Ул күктәге балкыш кебек һәрвакыт нур чәчеп торыр.

 Габдрахман Әпсәләмов

 

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз  күчереп алыгыз. Һәр хәрефне  һәм санны  аерым  шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган  сүзләр кулланылган  җөмләне күрсәтегез.

1)Немец тубы ата башлады.

2)Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла.

3)Ләкин Шамил әйтерсең боларны бөтенләй сизми дә иде.

4) Шул чакта Шамил ут ачты.

Җавап____________.

3.  Кайсы җөмләдә антоним сүзләр кулланылган?

1) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла

2) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды...

3) Соңыннан миңа сөйләделәр: Шамил үлгәндә дә пулемётын кулыннан ычкындырмаган.

4) Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр.

 Җавап_____________.

4. 10-12 нче җөмләләрдән чыгыш килешендәге исем булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________.

5. 16 нчы җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча  схемасына туры килгән сүзне языгыз.

Җавап:______________

6. 12 нче җөмләдәге хәбәрне нинди синоним сүз белән алмаштырып була?

7.  9 нчы җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

 Җавап:_____________.

8. 9-11 нче җөмләләрдән иярчен тәмамлык җөмләнең номерын язып алыгыз.

Җавап:_____________.

 9.  Бирелгән җөмләләрнең кайсында өтер ике җөмлә чигендә куелган?

1) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла. 

2) Гитлерчыларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды, берничә секунд эчендә эреп бетте.

3) ...Айлар, еллар үтәр. 

4) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды...

10. 17-19 нче җөмләләрнең кайсында чагыштыру алымы кулланылган?

        

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

III бүлек

2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан  сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Батырның исеме мәңге онытылмас. Ул күктәге балкыш кебек һәрвакыт нур чәчеп торыр” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын  языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2 Батыр яуда сынала, диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение  языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм  танырлык итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

4 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.  

1 Текстны тынлагыз hәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста  hәм танырлык итеп языгыз.

I I бүлек

Текстны  укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне  үтәгез.

Иске йорт

1)Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә. 2)Шушы газиз почмак та булмаса, кайда бәрелер дә, кайда сугылыр Гайшә карчык зур өйдә берүзе? 3)Яңа өй бер дә начар түгел. 4)Анда бик рәхәт, бик җайлы. 5)Рәисе аның эчен заманча корып бетерде. 6)Тик анда бик буш шул. 7)Анда Гайшә карчык бик ялгыз шул...

8)Гайшә әби, караңгы төшә башлагач кына, яңа йортка кереп йокларга ятты. 9)Күзләрен йокы алмады да инде, дөресен генә әйткәндә. 10)Моңсу уйларына бирелеп, уйланды да  уйланды Гайшә карчык. 11)Әйтерсең лә үткән гомерен сызып ташларга җыеналар. 12)Әйтерсең лә ул гомере белән саубуллаша...  13)Аңламыйлар шул аны яшьләр, аңламыйлар...  14)Шулай ачы күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына яткач, таң алдыннан гына йокыга китте Гайшә карчык.

15)Иртән ул ишек алдыннан шак-шок килгән тавышларга уянып китте. 16)“Сүтә дә башлаганнар...” үпкә катыш уйлады ул. 17)Ятып буламы соң мондый чакта тыныч кына?! 18)Аяклары аны үзләреннән-үзләре иске йортка алып чыкты. 19)Тик иске йортны сүтәргә дип кайткан Рәис ... йортның кыйшайган ишеген төзәтеп ята, ә улы Ринат болдыр такталарын ныгытып ята иде. 20)Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, - дип әйтеп салды. 21)Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. 22) Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар...”, - дип пышылдадылар...

Физәлия Дәүләтгәрәева

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз  күчереп алыгыз. Һәр хәрефне  һәм санны  аерым  шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган  сүз кулланылган  җөмләне күрсәтегез.

1) Яңа өй бер дә начар түгел.

2) Анда бик рәхәт, бик җайлы.

3) Рәисе аның эчен заманча корып бетерде.

4) Тик анда бик буш шул.

  Җавап:___________.

3. 2 нче җөмләдән үзара синоним булган сүзләрне язып алыгыз.

  Җавап:___________.

4. Икенче абзацтан  кереш җөмлә булган  җөмләнең номерын языгыз.

    Җавап:___________.

5. 4-7 нче җөмләләрдән ясалма рәвешне күчереп  языгыз.

   Җавап:___________.

6. Билгеләнгән  сүз  нинди җөмлә  кисәге  булып  килә?

Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә.

   Җавап:___________.

 7. 21 нче җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

     Җавап:___________.

 8. 14 нче җөмләдән юнәлеш  килешендәге исемне табып, күчереп  языгыз.

     Җавап:___________.

 9. 1-7 нче җөмләләр арасыннан  иярчен шарт җөмләнең санын күрсәтегез.

      Җавап:___________.

 10.  Бирелгән  җөмләдән хәл фигыльне табып, күчереп языгыз.

   Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды

      Җавап:___________.

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

III бүлек

2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан  сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1 “Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, - дип әйтеп салды. Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар...”, - дип пышылдадылар...” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын  языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2 “Туган-үскән йорт” мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шушы темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.