"Соңгы кыңгырау" бәйрәме сценарие

Әюпова Алсу Фаит кызы

Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau-2015.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

   

25 май бәйрәме

Рамилә. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар, кадерле кунаклар. Сезне 23 май көнендә мәктәбебездә уза торган бәйрәмебездә күрүебезгә без бик шатбыз. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек. Әйдәгез әле барыбыз да 11 һәм 9 классларны бирегә чакырыйк.

Әнә алар безнең унберенчеләребез һәм тугызынчыларыбыз!(Музыка астында 9-11 ләр  сәхнәгә үтәләр)

(Сүз директорга)

Килгән кунаклар тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.

Рамилә апа:Бездә бит соңгы кыңгырау

Бар да шат,бар да актан

Һәркем кулында чәчәкләр

Кызлар алъяпкыч япкан.  

Кичтән генә әле салкын иде

Бүген аяз, гүя безгә бүләге

Әллә  сизгән бәйрәм икәнлеген

 Кояш сибә нурын мул бүген

Кичә генә әле мәктәптә дә

Умартадай шаулы гөж иде

Бүген тынлык барлык сыйныфларга

Тантаналы аһәң-моң иңде.

- Сүзне  11 һәм 9 классларга бирәбез.

Җыр “Сау бул, мәктәп”

-Зәңгәр күк тә, былбыл баласы да

Күзен ачкан иртүк уянып

Чәчәкләр дә керфекләрен йоммый

Көтә алар-соңгы звонок

-Хәтереңдәме,  дустым

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек бергә.

-Хәтеремдә курка-курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем

Рамилә апа: 2004 нче һәм 2006 елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте.

 (1нче укытучыларга сүз)

-Бер-бер артлы еллар узсалар да

Маңгайларга салып эзләрен

Мин хәтерлим әле Лариса апаның

Ягымлы һәр җылы сүзләрен.

-Каршыңда-  үсмер егетләр

Матурдан матур кызлар

Алар бит синең җимешләр

Алар бит инде зурлар.

-Һәрвакытта күңелләрдә, Ләйсән апа,

Олы җанлы булып калдыгыз

Онытмабыз сезне, киләчәктә

Күп тапкырлар искә алырбыз.

-Җир  йөзендәге  иң-иң  матур  теләкләрне

Сорасалар,  багышларга  кемгә,  диеп.

Әсир  иткән  үзенә  бик  күп  йөрәкләрне

Фәридә апама,  дияр  идем,  башым  иеп.

Бала тапкан ана алдындагы

Нинди булган булса бурычлар

Укытучылар да, ата-ана кебек

Бала бәхете өчен тырышалар.

Гөлфия апа, Яшәгез сез озак-озак,

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан яктыртып торыгыз.

Роза  апа, Якты яздай матур бу бәйрәмдә

Кабат сезне күргән чагымда,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

Укытучым минем, Әнисә апа, сүнмәс назым

Якты язым-балачакларым.

Без гомергә, әнкәм белән бергә

Күңелездә Сезне сакларбыз.

-Хөрмәтле беренче укытучыларбыз, бу шигырь  юллары сезнең хөрмәткә яңгырады. Без Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

2)(Җыр “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

Чыңлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары.

Чишмә суы зур елгалар булып

Диңгезләргә барып тоташа

Мәктәп-чишмә, ә гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

-хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз.

-Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез Люция апа, Гүзәлия апа, Зөһрә апа!. Без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз кебек идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез Сез булдыгыз.

-Сезнең  алда тора күп бурычлар

Алларыгызда сезнең күп максат.

Укытучы икән-әйдә укыт !

Дию генә, дустым, бик ансат.

-Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә .. Сүз тыңламаган чаклар да булгалагандыр, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр.

-Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирдегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә  хәзер бар да үзебез өчен кирәк булганны аңлыйбыз. Кадерле апаларыбыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез. Бергә:Мең Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.

(сыйныф җитәкчесе котлавы) 

3) УКытучыма

Җыр. “Ком сәгате”.

Рамилә апа. Балачактан аерылуы бик моңсу икән. Ә беренче сыйныф укучысы бу апа-абыйларга карап ни уйлый икән? Әйдәгез Каринаны тыңлап карыйк.

(1 нче сыйныф укучысы сәхнәгә менә, котлау)

-1 нче сыйныф укучысы! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Сыйныф җитәкчегез белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.

-Сизелми дә үтеп китәр, синең дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзләре җиткерерсез.   (1 кл-ка бүләк)

Рамилә апа:Хөрмәтле укучылар! Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык – кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар. Алар – сезнең әти - әниләрегез.

  -Күңелебез далада ук булмаса да

Сизәм, җитеп бетми безнең җылы аңа.

Аңлатырлык сүзләр юктыр сөюемне

Әнием – бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.

-Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

-Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан әни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

 (   әти – әнигә сүз бирелә.)   (әти - әниләргә чәчәкләр бирелә).

-Кадерле, сөекле әти- әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз!

-Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән төннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен.

-Алдагы көннөрегездө безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез… (баш ию)

4)Җыр- “рәхмәтлемен ходаема”

-Без бүген 11 ел буена тәмледән-тәмле ашатучы ачык йөзле повар апаларыбыз Оркыя апа, Римма апа,

-чисталыкны саклаучы техничка апаларыбыз Гүзәлия апа, Фәнзилә апа, Татьяна апа, техник хезмәткәрләребез Илгизәр абый,

-мәктәбебезне күз карасыдай саклаучы Радик абый һәм Руслан абый, --

-мәктәпне җылытучы кочегар абыйлар һәм автобуста җилдертеп йөртүче абыйлар    (бергә): зур рәхмәт сезгә 

-Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, үз балаларыгызның игелеген күрегез.

Безнең мәктәбебезнең  җитәкчесе Равил Миннеразиевич!  Мәктәбебезнең уңышлары сезнең  турыдан-туры хезмәт җимешегез. Сез укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә. Хөрмәтле физкультура һәм ОБЖ  укытучыбыз Равил Миннеразиевич! Спортзалга йөгереп без керәбез,

Йөгереп чыгабыз чыкканда.

Физкультура фәне  кирәк бит

Олы юлга аяк басканда.

ОБЖ фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Молодец та  үзебез.

Хөрмәтле Татар теле укытучыларыбыз Дания Мирзовна һәм Алсу Фаитовна!

Әдәбиятка керәбез дө,

Әсәр- шигырь укыйбыз.

Моны ничек сөйләрбез, дип,

Уйлыйбыз да уйлыйбыз.

Хөрмәтле инглиз теле укытучысы Гүзәлия Рамилевна! Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз телен өйрәнәбез,

Бик тырышып укыйбыз

Хөрмәтле математика укытучысы Руслан Фидельянович!

Кушу, алу, бүлү һәм тапкырлау –

Хисап фәнен өйрәнгәндә 4 төп гамәл

Шатлыгыңны куштың, укытучым, безнекенә,

Зур өлешен алдың, кайгы килсә әгәр.

Хөрмәтле Рәис Миннерафикович! Ньютонның өч законын да,

Архимед сүзләрен дә

Барысын да өйрәтәләр

Физика дәресендә.

Без интернет челтәрендә

Балык кебек йөзәбез.

Бөтен җиргә керәбез дө,

Чыгалмый интегәбез.

Хөрмәтле тарих укытучыбыз Хамис Сәүбәнович! Тарих, җәмгыять белеме-

Калдырма бу дәресне.

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.

Хөрмәтле химия һәм биология укытучысы зөһрә Ринатовна Химияне укыганда

Реакцияне аңлыйбыз.

Практик эштә ни булса да

Шартлатмыйча калмыйбыз.

Укытучы эше җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Һәр баланың чиста күңеленә

Саласың син белем, табышың.

Хөрмәтле Технология укытучысы Әбүзәр Хәйдәрович!

Кисәбез дө, кагабыз да,

Ни дә булса төзибез.

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.

Хөрмәтле География укытучысы Регина Айдаровна!

Дөнья картасына карап

 Без бар җирне дә табабыз.

Географияне белгәч,

Бер җирдә югалмабыз.

Хөрмәтле Әлфия Равилевна, Галина Николаевна, Олга Александровна!

Рус телен без өйрәнәбез-

ЕГЭ мәҗбүри, чөнки.

Тормыш итә башлагач та

Кирәк булырга мөмкин.

- Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!

-Кадерле кешеләребез,

Сезне без бик яратабыз.

Сезгә бүген чәчәкләрнең

Матурын таратабыз. (чәчәкләр )

Рамилә:  Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын.Укуда да,  хезмәттә дә сынатмагыз.
Тормыш юллары сезгә киң ачык.Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз.Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын,тагын да кыюрак атларга чакырсын.

5)Җыр Сау бул, мәктәп – р. Рахмат.

 Рамилә апа: Хөрмәтле 2015 елныӊ чыгарылыш укучысы! Яна тормыш бусагасында иптәшләреӊ, әти-әниегез, укытучыларыгыз, авылдашларыгыз, туганнарыгыз  алдында:

  1. Гомереӊ буе сине укытканнарны һәм синеӊ белән укыганнарны онытмаска; Бергә: - Ант итәбез
  2. Кадерле мәктәбеӊне онытмаска, укытучыларны хөрмәт итәргә; - ант итәбез..
  3. Иптәшләреӊ, классташларыӊ, укытучыларыӊ белән биш елга бер булса да очрашуга килергә;  
  4. Киләчәктә балаларыӊны шушы мәктәпкә укырга бирергә;
  5. Һәрвакытта, сезне мәктәптә өйрәткәнчә, максатчат, принципиаль, ярдәмчел, ихлас һәм гадел булып калырга;
  6. Бер урында тукталып калмаска, ирешкән уӊышларыгызны, алган белемнәрегезне һәрвакыт тулыландырып торырга, акыл белән эш итәргә ант итәсезме?

Укучылар бергәләп: Ант итәбез..

          -Артта калды  хәзер дәрес аңлатулар,

“Соңга калдым,”-диеп борчылулар..

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар.

       -Өркә-курка сынауга барулар ,

Тәнәфестә тузан туздырулар,

Тактадагы акбур язулар,

Артта болар, әмма алда көтә:

Безне зур  сынаулар, имтиханнар

Классташлар, сезне сагынулар...

6)Җыр – Классташым

Бар гомерне җитәр яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

Бию:  “Саубуллашу  вальсы”

Рамилә апа: Эзләмәгез ераклардан –

Бәхет безнең кулыбызда

Телебездә, җырыбызда

Тота белик кулыбызда.

      Хәерле  юл! Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл! Ярты юлда юллар өзелмәсен,

Хәерле юл сезгә, хәерле.

Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет

Эзләүчеләр безгә кадерле!(имтихан-да уңышлар)

7)Җыр “Мәктәп еллары” (САГЫНЫП ИСКӘ АЛАСЫҢНЫ…)

Хәерле  юл! ( 1нче сыйныф укучысы кыңгырау шалтырата, 11ләрдән  берәү  белән икесе әйләнеп чыгалар).