дәрес эшкәртмәләре

Шарафеева Гулюса Расимовна

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Татар теле минем, туган телем,

 Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

 Шул тел белән көйлим...

 Шул тел белән сөйлим

 Милләттәшем булган һәркемгә.

        Әйе, бу шигырь юлларын мин тикмәгә генә алмадым. Минем татар теленә булган мәхәббәтем киләчәк язмышымны да шушы тел белән бәйләде. Мин ТГГПИны тәмамлап , кулга диплом алгач, Казан шәһәре Мәскәү районының 99нчы урта мәктәбенә эшкә урнаштым һәм инде менә 15 ел татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам.

       Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем  өчен  укытучы - һөнәр  генә, җәмгыятьтәге  урын, мавыккан  эш  кенә  түгел, минем  өчен  укытучы -  бөтен  тормышымның  мәгънәсе.

Минем методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру”.

Шушы темадан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым:

        1). үз халкыңа, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;

2). ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү;

3) үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак,

төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү; укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү.

           Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, укытучы үз туган телен, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш. Укытучы буларак мин үз укучыларым алдында үрнәк булырга тиеш, шуңа күрә мин бертуктаусыз камилләшү өстендә эшлим.  

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыруда укытуның актив формаларын куллану төп факторларның берсе булып тора. Шуны истә тотып, үз практикамда әкият – дәрес, сәяхәт – дәрес, ярыш – дәрес кебек формаларны кулланам.

 Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Башлангыч сыйныфта укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игътибар зур булырга тиеш. Шуңа күрә мин һәр дәрестә укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә игътибар итәм. Балаларның фикерләре белән кызыксынам: “Синеңчә ничек?”, “Син ничек уйлыйсың?” кебек сораулар бирәм, үз җавапларын дәлилләргә кушам.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирәм. Аларны гаҗәеп кызыклы “Нәни ачышлар аланына”, “Серле хәзинә”дөньясында туган телебезнең кыйммәтле энҗе бөртекләрен табарга өйрәтәм. Мәсәлән, бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә бирәм, икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өчечеләре-нә - темага карата табышмак иҗат итәргә.

Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә зур игътибар бирәм. Мәсәлән, мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр, күзәтүләр ясау, фикерләү таләп итүче мәсьәләләр чишү, хикәя язу өчен үзлекләреннән план төзү һ.б. биремнәр.

Дәресләрдә педагог – нрваторларның эш тәҗрибәләрен кулланырга тырышам.

Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: дәресне сюжетлы уеннарга, әкиятләргә нигезләнеп үткәрүтагын да отышлы. Мәсәлән, “Килешләр иленә сәяхәт”, “Татар халык авыз иҗаты”, “Әдәплелек иленә сәяхәт” дәрес-ләрен әйтә алам. Шулай ук дидактик уеннардан файдаланам: алма җыю, зоопаркта һ.б.ш.

Дәресләрдә перфокарта һәм тестлар да файдаланам. Алар ярдәмендә укучылар үзләре дә белемнәренә бәя бирә алалар.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш.

Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү һәрберебезнең бурычы- Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр  урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Шуңа күрә укучыларның яшь һәм психологик, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.



Предварительный просмотр:

 Яратабыз сине,

                      Татарстан”

                   (бәйрәм кичәсе)

Зал Республиканың дәүләт гербы, милли бизәкләр белән бизәлгән. Татарстан флагы куела. Талгын музыка яңгырый.  Сәхнәгә ике алып баручы чыга. Алар татар милли халык  киеменнән.

1нче алып баручы: Хәерле көн,  кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген бездә бәйрәм. Бәйрәмебез  “Яратабыз сине ,  Татарстан!” дип атала. Аны Туган җиребез, Ватаныбыз - Татарстанга багышлыйбыз. Бәйрәмебез күңелле үтсен!

2 нче алып баручы: Туган ил ул – алтын арышлар,

                                  Туган ил ул – зифа камышлар.

1нче алып баручы:  Туган ил ул – иркен болыннар,

                                  Болыннарда нәни колыннар.

2 нче алып баручы: Дөньяда иң-иң матур ил –

                                  Ул синең туган илең.

1 нче алып баручы: Дөньяда иң-иң матур тел –

                                  Ул синең туган телең.

2 нче алып баручы: Ике телдә дә сөйләшәм,

                                  Яшим туган илдә.

1 нче алып баручы: Туган ил дигән сүзне дә

                                  Әйтәм мин татар телендә.

2 нче алып баручы: Гөлшат Зәйнашева “ Туган җирем – Татарстан”.

( Шигырьдән соң 4 сыйныф укучылары  башкаруында  “ Туган ягым минем- Татарстан” исемле җыры тыңланыла.)

2 нче алып баручы: Әйе, гүзәл дә, нурлы да, моңлы да ул безнең Татарстаныбыз.

 1 нче алып баручы: Быелгысы елның август аенда чал чәчле Казаныбыз  1000 еллыгын күңелле итеп билгеләп үтте. Казан –Татарстаныбызның данлыклы башкаласы.

2 нче алып баручы:  Ә хәзер сүз 5 сыйныф укучыларына бирелә. Рәхим итегез!

(Сәхнәдә 5 сыйныф укучылары)

Аделя: И, Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!Нурлы Казан!

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур.

Марсель: Әйе, сөекле шыгыйребез Габдулла Тукай да мәшһүр башкалабызга карап шулай сокланган.

Аделя: Шул вакыттан күпме сулар аккан...Инде шәһри Казаныбызга бер мең яшь тулды.

Аделя: Әй, Казаным, әй, башкалам,

          Зур тарихлар шаһите.

          Халкыбызның көче сине

          Юк урында бар итте.

Марсель: Җир ананың көләч йөзен сибеп,

              Нур сибелә якты Казаннан.

              Күңелләрдә, йөрәкләрдә яши,

              Татарстан матур җыр сыман.

                                                                                                               

(5 сыйныф башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры  җырлана.)

Карина :   Мәшһүр Казаныбыз Идел елгасының сулъяк

ярында урнашкан. Аның мәйданы – 288 кв.км. Казанда  1 млн.87 мең кеше яши. Казан –бик борынгы шәһәр. 1438 елдан  ук ул Казан ханлыгының башкаласы була.

Дамир: Рәшит Әхмәтҗановның “ Казанга мәдхия”исемле шигырен укый.

Диана: А сейчас информация на русском языке. Ребята, а вы знаете, что в 9 веке на этих землях существовало государство Волжской Булгарии? Это было государство предков татарского народа.

 Волжская Булгария была одной из крупнейших государств в Восточной Европе. В очень короткие сроки Волжская Булгария, благодаря своему географическому положению, превращается в международный центр торговли. Торговый пригород Булгара Ага Базар часто посещают купцы из Руси, Средней Азии, Ирана, Византии и далёкого Китая.

В Булгарах творили учёные и поэты. Города Булгар и Биляр являлись политическими и культурными центрами. И тогда, в далеком прошлом, прекрасна была наша земля!

(Музыкаль пауза.  Дилә Әхмәдиева сүзләре, Рамил Ибәтуллин көенә « Данлы Казан» исемле  җыр яңгырый.)

1 нче алып баручы:

Сәхнәгә 9 сыйныф укучылары чакырыла һәм сүз аларга бирелә.

Марсель: Ә туган илебезнең  тарихы турында без нәрсәләр беләбез соң?

1990 елның 30 августында Татарстан мөстәкыйль дәүләт итеп игълан ителде.

Диляра: Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә куәте буенча алдагы урыннарда тора.

   

Марсель: Республика территориясе – 67 млн.кв.км.( саннар аерым плакатларга язылган). Халык саны – 3 млн. 705 мең кеше. Алар төрле милләт вәкилләре.

Диляра:  Республикада 19 шәһәр, шәһәр тибындагы 22 поселок, 829 авыл, 43 административ район.

Марсель: Ә сез дуслар, Ватаныбызны яхшы беләсезме?

Хәзер, сезнең игътибарыгызга викторина тәкъдим итәбез. Дөрес җавап бирүчегә жетон бирелә.( Жетоннарны Диана белән Карина

өләшә.)

Диляра: Викторинабызны башлыйбыз. ( Викторина барышында салмак кына музыка яңгырый.) Республикабызның башкаласы нинди шәһәр? ( Казан шәһәре)

Марсель: Казан Кремлендә иң матур манараны әйтегез?

Ул ничә яруслы? ( Сөембикә манарасы, 7 катлы)

    Диляра: Чираттагы сорау. Кама елгасының борынгы исеме ничек булган? (Чулман)

Марсель: КамАЗ  йөк машиналары кайсы шәһәрдә җитештерелгән? ( Чаллы шәһәрендә)

Альберт: Алабуга шәһәрендә нинди танылган рәссам туган?

 ( И.И.Шишкин?)

Диляра : Чистай шәһәрендә нинди завод бар?

 (Сәгать заводы)Альберт: Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай кайсы районда туган?

Марсель: Татарстан Республикасында күпме халык яши?

Диляра: Сез татар халкының нинди милли ашларын беләсез?

 ( өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый һ.б.)

Марсель: Элек сандыкта иң кадерле әйберләр саклаганнар.Менә шул кайбер  кадерле әйберләрнең исемнәрен атагыз әле. ( Калфак, түбәтәй, читек).

Диляра: Викторина тәмам.  Зур рәхмәт.Җиңүчеләрне билгелик.

 ( Җиңүчеләр ачыклана. Бүләкләр тапшырыла ). Җиңүчеләрне чәйгә чакырабыз. Жетоннарыгыз белән килүегезне сорыйбыз.

Марсель: Ә хәзер барыгыз өчен дә ике Лена һәм Динара башкаруында татар халык биюен тәкъдим итәбез.Рәхим итеп карагыз!

 (Татар халык   биюе башкарыла.)

(Татар халык биюеннән соң, сәхнәгә 5 укучы чыга.

Укучылар чыгышы:

 

 1 нче укучы: Бөек Казаныбызда Николай Лобачевский, Лев Толстой, Максим Горький, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һәм башка бик күп күренекле шәхесләр яшәгән. Аларның һәрберсе гүзәл Ватаныбызны, туган илебезне чын күңелдән сөйгән.

 2 укучы:     Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

                      Төрле-төрле милләт булсак та.

                      Тик бер безнең туган илебез,

                      Тик бер генә безнең туган җиребез.

3 укучы:       Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

                      Төрле-төрле исем йөртсәк тә,

                      Тик бер генә туган илебез,

                      Тик бер генә туган җиребез.

4 укучы:       Дус яшибез, ярдәмләшеп,

                      Беркемне рәнҗетмибез.

                      Ачу килгән чакта да без

                      Авыр сүзләр әйтмибез.

5 укучы:        Юмарт синең җирең, Татарстан,

                      Илгә байлык өсти кырларың.

                      Уңышларың якты табыннарга

                      Алып килә шатлык җырларың.

Безнең Татарстаныбыз бик бай. Аның киң һәм зур елгаларын, бөдрә каеннарын, зур-зур шәһәрләрен, дан казанган КамАЗларын, кара алтынын, зиннәтле мехларын, уңдырышлы кара туфраклы җирләрен мактап данлыйбыз без.

1 алып баручы:    Кадерле кунаклар!

                              Рәхмәт сезнең барыгызга,

                              Кунак булып килгәнсез.

                              Рәхмәт сезнең барыгызга,

                              Безне аңлый белгәнсез.

2  алып баручы:  Рәхмәт сезгә, барыгызга да,

                              Безне зурлап килгән өчен,

                              Рәхмәт безгә сезнең алда,

                              Биеп-сөйләгән өчен.

Мәктәп хоры башкаруында ( Л.Батыр-Булгари көе,  Ә. Рәшитов сүзләре) “Кояшлы ил” җыры яңгырый. Шушы чыгыш белән бәйрәм тәмамлана.  

   

 



Предварительный просмотр:

Физминут 1.

  • -Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк тамыр була    (басалар)
  • -Су, сулык, сулы –тамырдаш сүзләр                         (басалар)
  • -Татар алфавитында 33 хәреф бар (утыралар)
  • -Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез (басалар)
  • -Апа сүзе нечкә әйтелешле сүз

(утыралар)

  • -О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла     (басалар)

 

Физминутка 2

-Елның ничә фасылын беләсез ? Шул санча төркемнәргә берләшегез.     4

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә.  

-Бүген сезнең класста ничә укучы бар? Укучы санынча төркем барлыкка китерегез.     16

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә.

- Аккош сүзе ничә тамырдан тора Шул санча төркемнәргә берләшегез.   2

-Молодцы, укучылар.  Сез бик игътибарлы булдыгыз.Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк.

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

 -Балыкчы һәм балык сүзләрендә нинди охшашлык бар?

-Нәрсә соң ул тамыр?

Тамыр ул сүзнең үзгәрми торган кисәге

- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?

- Болар нинди сүзләр? (авылдаш, сыйныфташ, партадаш, )

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була.

-Балык сүзенә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була?

-Тактадагы сүзләргә карагыз әле, аларга нинди кушымчалар ялгана?

-ни өчен кибетчегә –че кушымчасы, ә сатучыга –чы кушымчасы ялгадыгыз?

Релли  тэйбл структурасы

(Төркемдәге  янәшә партнерлар, билгеле  бер вакытта,   бер кәгазь  битендә,    бер - бер артлы язма эш башкаралар)

Хәзер мин сезгә тамырдаш сүзләр язылган карточкалар таратам. Шушы сүзләрне кертеп  кечкенә генә хикәя төзеп язабыз. Хикәяне А партнерлар  яза башлый.

3минут вакыт бирелә.

-Рәхмәт. Ә хәзер,әйдәгез әле, белеп алыйк, кайсы пар  ничә җөмлә язган икән?

-Җөмләләрне тыңлап китик.

(Берничә өстәлдән укытырга)

-Молодцы, укучылар! Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез!

-Ә хәзер без сезнең белән бер әкият тыңлап китәрбез. Әкиятне игътибар белән тыңлагыз һәм тамырдаш сүзләрне истә калдырыгыз.

- әкияттә нинди тамырдаш сүзләр ишеттегез?

-Бу сүзләр нәрсәне аңлата соң? Әйдәгез карап китик.

Юлдаш- Юлчы- Юлаучы-  Юлбасар-

 -Безнең дә алмагачабыз үскән. Хәзер алмагачтан алмалар җыябыз. Һәр төркемнән 2нче ноиерлы укучы такта янына чыгып 4 төстәге 4  алма ала һәм төркемдәге укучыларга өләшә. Һәр алма артына бер тамыр сүз язылган. Төркемнәрдә яңа сүзәлр  ясап алга куелган битләргә язабыз.

Моның өчен сезгә 30 секунд  вакыт бирелә.

-Ә хәзер үзегез ясаган сүзләрне төркемнәрдә укыйбыз. Төркемдәге 1нче укучыдан башлыйбыз.

- Ә хәзер 3нче номерлы укучы такта янына чыгып үзенең сүзен тактага яза һәм тамырын билгели, ә калганнар бу эшне дәфтәрләрдә эшлиләр.

- бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.

-Нинди сүзләр ясалды?

-Ә хәзер берәр сүз белән җөмләләр төзеп карыйк. (1минут)

-Җөмләләрне үзара укыгыз, уңышлы дип санаган җөмләгезне 4нче номерлы укучы укып күрсәтер.

-Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Артык сүзне тап уенын уйныйбыз.  (15 секунд)

Рефлексия.

-Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз.

- Без бу дәрестә нәрсәләр белдек?

-ничек белдек?

-Сезгә дәреснең кайсы өлешләре ошады?

-Бу дәрестә һәркем үзенә билге куйсын әле. Кем үзен 5лелек эшләде дип уйлый?

-Кем үзен 4лелек эшләде дип уйлый? Кул күтәрәбез.

-Өй эше 194 нче күнегү (аңлатам) һәм теләгән кешеләргә мин тагын бирем бирәм. Миннән килеп ала аласыз.

бакча,     бакчачы,      бакчалы

кибет,     кибетче,        кибетле

чаңгы,    чаңгычы,    чаңгылы

тоз,       тозлы,        тозсыз

Урман – урманчы – урманга – урманлы

Җыр – җырчы – җырның –җырлый

Гармун- гармунчы – гармунсыз – гармунда

Таш –ташчы – ташка - ташлык

 

Урман – урманчы – урманга – урманлы

Җыр – җырчы – җырның –җырлый

Гармун- гармунчы – гармунсыз – гармунда

Таш –ташчы – ташка – ташлык

Урман – урманчы – урманга – урманлы

Җыр – җырчы – җырның –җырлый

Гармун- гармунчы – гармунсыз – гармунда

Таш –ташчы – ташка – ташлык

Урман – урманчы – урманга – урманлы

Җыр – җырчы – җырның –җырлый

Гармун- гармунчы – гармунсыз – гармунда

Таш –ташчы – ташка - ташлык

 

Кибет

Сату

-чы

-че

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Карт әбием – Зәйнәпбикә хәтирәләре 99 нчы мәктәп Автор: Шәрәфиева Г.Р.

Слайд 10

Рол ь ләрне башкардылар: Бану - Сәләхова Гөлнур 10а сыйныфы укучысы Зәйнәп – Шәмсетдинова Диләрә 6к сыйныфы укучысы Бануның улы – Борһанов Илназ 10а сыйныфы укучысы Хат ташучы - Яруллина Диләрә 5к сыйныфы укучысы Солдатлар – Шәмшетдинов Рушан, Хисамов Кәрим 9а сыйныфы укучылары Кызлар – Дмитриева Диана, Ибрәева Лилия, Каюмова Карина, Әхмәтшина Карина 6к һәм 5к сыйныфы укучылары Күгәрчен – Санникова Ангелина 6к сыйныфы укучысы Агачлар – Кан ьшина Анастасия, Захаров Святослав, Градинар Диана, Яшкова Ксения 6к һәм 5к сыйныфы укучылары Яшь солдат – Зиатдинов Дамир 5к сыйныфы укучысы Хор – 3а һәм 2а сыйныфы укучылары



Предварительный просмотр:

Тема: Кешелекле һәм мәрхәмәтле булыгыз!

(Башлангыч сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Форма: Әңгәмә.

Максат: Җәмгыятьтә кулланыла торган кешелекле һәм мәрхәмәтле булу нормалары буенча фикер йөртү, үзләштерү, аларның асылын аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

Алып баручы: Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек , һәр җан иясе өчен шатлана һәм кайгыра белү – болар барысы да кеше бәхетенең нигезе булып тора. Игелеклелек һәм бәхет төшенчәләренең бердәмлеген үтеп кереп күп кенә атаклы фәлсәфәчеләр үзләренең фикерләрен йөрткәннәр. Мәсәлән, IV гасырда, безнең эрага кадәр, борынгы Юнан фәлсәфәчесе Платон: “ Кеше бәхете турында кайгыртып, без үз бәхетебезне табабыз”,- ди. Шул ук фикерне безнең эраның I гасырында Рим фәлсәфәчесе Сенека дәвам итә: “Үз-үзе турында гына уйлаучы кеше, һәр эштә үзенә генә файда эзләүче кеше бәхетле була алмый. Үзең өчен яшисең килсә – кеше өчен яшә”, - ди ул. Шулай ук Л.Н.Толстой сүзләрен дә искә алып китик: “Тормышта һичшиксез бер генә бәхет бар – кеше өчен яшәү.” Кеше шәфкатьлеге җәмгыятькә, гаиләгә, һәр кешегә, беренче очракта балаларга, карт кешеләргә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, хайваннарга, табигатькә, кеше бәхетсезлегендә ярдәм итү мөнәсәбәте белән белдерелә.

 Элек- электән үк безнең эрага кадәр IV гасырда Юнан фәлсәфәчесе Фалес төпле һәм акыллы искәртмә калдырган: “Истә тотыгыз! Балаларыгызның сезгә булган мөнәсәбәте, сезнең ата-анагызга булган карашка, мөгамәләгә тәңгәл булачак.”

 Кайвакыт балалар ата-аналары белән үзләрен бик тупас тоталар, борчыйлар. Сез сөйкемле, мәрхәмәтле, игьтибарлы уллар һәм кызлар булыгыз! Сезне бу дөньяга китергән, аякка бастырган, көннәрен һәм төннәрен сезне кайгыртап яшәгән кешеләргә яратуыгызны, рәхмәтегезне белдерегез! Әти-әниләргә игьтибарлы булыгыз, аларның тынычлыгын саклагыз, бигрәк тә карт кешеләргә, әби-бабайларга ярдәмчел булыгыз! Алар безнең әти-әниләргә гомер биргәннәр, бик күп авырлыклар кичергәннәр!

Ә хәзер әйтегез әле, сез якын кешеләрегезгә, туганнарыгызга ничек ярдәм итәсез?

1 укучы:  Тамагыннан өзеп, безгә диеп

 Әзерләде һаман ашларны.

Гомер җепләреннән бәйләгәндер

Безгә дигән оекбашларны.

2 укучы: Гаиләбез – гөл бәйләме сыман,

Әнкәй аның кояш чәчәге.

Яктырталар кара төннәрне дә

Әнкәемнең ап-ак чәчләре. (Р.Газизов “Әни”)

Алып баручы: Мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек турында сөйләшкәндә “кечкенә дуслар” турында да онытырга ярамый. Шул уңайдан “Моңсу эт баласы” дигән хикәядән өзек карап китик.

Эт баласы: Нинди матур көн! Ә миңа шундый күңелсез... Нигә дисезме? Чөнки мин матур түгел, йонлач, төрле төсле. Минем шулай берәр кешегә ошыйсым килә. Ул минем хуҗам булса, мин аны бик яратыр идем.

(Бер кыз килеп чыга. Аның эт баласын сыпырасы килә. Әнисе килә.)

Әнисе: Тимә аңа, бәлки ул котыргандыр. Тешләр. Киттек әйдә. (Кызны алып китә)

Эт баласы: Минем беркайчан беркемне тешләгәнем юк, алыгыз мине үзегез белән.

(Сәхнәнең икенче ягыннан үтеп баручы килеп чыга. Эт янында туктый.)

Үтеп баручы: Бу нинди этләр! Авылда эт оясында тотарга кирәк аларны. Шәһәрдә мин аларны.... (Эткә таяк күтәрә. Эт эскәмия артына кереп кача.)

Алып баручы: Ник сез алай итәсез? Сез кызганмыйсызмыни аларны? Сез хайваннар яратмыйсыз. Бәлки сез балыклар яратасыздыр?

Үтеп баручы: Мин тәртип яратам! (Китеп бара.)

(Эт эскәмия артыннан чыга. Бер малай фотоаппарат белән килә.)

Малай: Нинди кызык эт баласы! Хәзер мин сине фотога төшерәм. Син курыкма, тик кенә тор! (Төшереп ала, әнисе килеп чыга.)

Әнисе: Тапкансың нәрсә төшерергә! Урам этен!

Малай: Әнием, ул шундый матур!  Кара, аның күзләре нинди ягымлы! Әйдә үзебез белән алыйк!

Әнисе: Нәрсәне? Бу котсызнымы?

Малай: Юк, ул андый түгел!

Әнисе: Без сиңа породалы эт алабыз, медальлене! Алып баручы: Гафу итегез, ләкин этләр медаль белән тумыйлар! Аларны үстерергә, өйрәтергә кирәк!

Әнисе: Сез нигә безнең сөйләшүгә кысыласыз? (Малайны алып китә)

Алып баручы: Әйе, бик авыр хәл! Эт тә бүтән өрми, алсыннар дип сорамый.

Эт (авыр сулап): Ә нигә өрергә? Мин бер кешегә дә кирәк түгел, мине беркем дә алмый.

(Сәхнәгә сукыр карт килеп чыга. Аңа онышы ярдәм итә. )

Малай: Утыр, бабай. Ял ит! (Малай этне күрә). Ой, бабай, нинди матур эт баласы! Аның хуҗасы кая микән?

Эт: Минем хуҗам юк!

Малай: Бабай, ишеттеңме? Ул хуҗасыз! Әйдә аны үзебез белән алыйк!

Бабай: Дәресеңне кайчан карарсың? Минем белән дә мәшәкать күп бит сиңа... Эт тә кызганыч...

Эт: Алыгыз мине үзегез белән! Мин үскәч сезне үзем урамда йөртермен.

Бабай: Карале, нинди кайгыртучан эт! Ә син игелекле эт! Үзең бик акыллы. Я, син хуҗасыз булгач, безнеке буласың! Әйдә киттек!

(Эт шатлыгыннан өрә башлый, барысы да китәләр.)

Алып баручы: Безнең табигать үзенең гүзәллеге белән һәр кешене тетрәндерә. Ул кешегә матурлык, күңел тынычлыгы, сәламәтлек бирә. Табигатьне сакларга кирәк.

Кешегә игьтибарлы, кайгыртучан кеше генә үзен бәхетле хис итә. Киресенчә, әгәр үз-үзен генә кайгыртып, яратып яшәгән кеше – бәхетсез була. И.С.Тургенев болай язган: “Үз-үзен яратучан кеше – ялгыз, кысыр агач кебек кибә.” Эгоист кешенең дуслары, иптәшләре булмый, тормышның авыр минутларында ул ялгызы кала, өметсезлектән ул кайгыра, газаплана. Шуңа күрә бу урында без Экзюпериның сүзләрен искә төшереп китәбез: “Иң зур зиннәт ул – кеше белән аралашу.”

Һәр кеше белән аралашканда, аның мәшәкатьләренә кызыксыну белдерегез, аның фикерен тыңлап, кайгысын уртаклашыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

-Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк !

Слайд 2

БЕЛМӘМЕШКӘ БУЛЫШ! 1 7 2 10 5 9 3 4 6 8

Слайд 3

Фатир, алты, кунак бүлмәсе, унсигез, тәрәзә төбе, утыз җиде, кырык алты, көзге . САННАРНЫ ТАП!

Слайд 4

Фатир, алты , кунак бүлмәсе, унсигез , тәрәзә төбе, утыз җиде , кырык алты , көзге. САННАРНЫ ТАП!

Слайд 5

Тема: Саннарны кабатлау Максат: 1) сан турында белемнәрен ныгыту;2) фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү;3) санны тану буенча фикерләү ысуллары формалаштыру;4) саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

Слайд 8

Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис тоташтыруга игътибар итәргә

Слайд 9

Нинди сан төшеп калган? 15 17 14 16 12 14 11 13 18 20 19 20 16 15 13 12 19

Слайд 10

Саныйбыз: 10-ун 60-алтмыш 20-егерме 70-җитмеш 30-утыз 80-сиксән 40-кырык 90-туксан 50-илле 100-йөз

Слайд 11

тәрҗемә итәбез 19 мальчиков 15 девочек 34 ученика второй класс сорок пятый дом шестьдесят четвертая квартира УНТУГЫЗ МАЛАЙ УНБИШ КЫЗ УТЫЗ ДҮРТ УКУЧЫ ИКЕНЧЕ СЫЙНЫФ КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЙОРТ АЛТМЫШ ДҮРТЕНЧЕ ФАТИР

Слайд 12

Мәктәптә 100 укучы. Сыйныфта 25 бала. Өстәлдә 14 дәфтәр. Әти 19 уенчык алды. Алсу 2 пиро ж ный ашады . УКЫЙБЫЗ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ ИТӘБЕЗ

Слайд 16

КАГЫЙДӘ -Саннар нәрсәне белдерә? (что обозначает имя числительное?) (предметның санын, числоны) ( количество предметов, число, порядок предметов при счете

Слайд 17

Өй эше Саннар белән җөмләләр төзергә

Слайд 18

РӘХМӘТ!!! САУ БУЛЫГЫЗ!!!



Предварительный просмотр:

Тема : Саннарны кабатлау.

Максат: 1) сан турында белемнәрен ныгыту;2) фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү;3) санны тану буенча фикерләү ысуллары формалаштыру;4) саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

Дәрес тибы: Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.

Җиһазлау: дәреслек,  биремле карточкалар, сан кергән табышмаклар, мәкальләр язылган карточкалар, презентация

                                      Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар, бүген ничәсе?

Бүген 30нчы октябрь, җомга.

Бүген көн нинди?

2. Сорау-җавап күнегүләре.

-Левани, син  ничәнче йортта яшисең?

-Айсылу, син ничәнче фатирда яшисең?

-Сережа, син ничәнче сыйныфта укыйсың?

- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

-Сыйныфта ничә укучы бар?

-Сыйныфта ничә кыз һәм ничә малай бар?

3. Өй эше тикшерү. Мәкальләр  уку, тәрҗемә итү.

Укучылар, әйдәгез атна көннәрен кабатлап китик әле:

Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье.

Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

Чәршәмбе атнаның ничәнче көне?

Шимбә атнаның ничәнче көне?

II. Төп өлеш.

1. Актуальләштерү.

-Укучылар, тактага карыйк әле. Белмәмешкә булышабыз. (2нче слайд)

3нче слайд.

-Укучылар, тактадагы сүзләргә карагыз әле, әлеге сүзләр арасыннан саннарны табып укыйбыз.

Фатир, алты, кунак бүлмәсе, унсигез, тәрәзә төбе, утыз җиде, кырык алты, көзге.

-Ни өчен без саннарны таптык?

-Чөнки саннарны өйрәндек.

-Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

-Саннар турында.

-Әйе, бүген без сезнең белән саннар турында алган белемнәрне ныгытырбыз.

-Хәзер дәфтәрләрне ачабыз. Число, сыйныф эше язабыз.

Матур язу күнегүе өстендә эш.

Тактадагы слайдтан саннарны күчереп язабыз. Алты, унсигез, утыз җиде, кырык алты.

  • Ә хәзер тактага карыйбыз. (10 слайд. Нинди сан төшеп калган уены)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

-Слайдтан дистәләрне кабатлау. (11 слайд)

- Тәрҗемә итү. (12 слайд)  13,14,15,16 слайдлар.

Сан сүз төркеменең кагыйдәсен әйтәбез

-Саннар нәрсәне белдерә?

(что обозначает имя числительное?)

(предметның санын, числоны)

( количество предметов, число, порядок предметов при счете

Физкультминутка .

1,2,3 безнең кулда көч,

1,2,3 бездә бик күп көч!

3.Карточкалар белән эш (язмача)

№ 1

Бирем: саннарны сүз белән язарга.

7,28, 44, 72, 100

№ 2

Бирем: күчереп язарга, саннарның астына сызарга.

Мин илле икенче йортта утыз дүртенче фатирда яшим. Безнең фатирда дүрт бүлмә бар. Аш бүлмәсендә ике урындык, бер өстәл, бер тәрәзә, дүрт гөл бар. Кунак бүлмәсендә бер телевизор, өч урындык, бер диван, ике тәрәзә бар. Минем бүлмәмдә бер карават, ике шкаф, бер киштә һәм бер урындык бар.

3

Бирем: русчага тәрҗемә итегез.

Мин туксан тугызынчы мәктәптә укыйм. Безнең сыйныфта егерме биш укучы. Унбер кыз һәм ундүрт малай. Безнең сыйныфта унбиш парта, утыз урындык бар.

№ 4

Бирем: саннар белән җөмләләр төзергә.

5 китап, 12 укучы, 74нче йорт.

5

Бирем: -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.

Мин 2 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем 1... сыйныфта укый. Галия 6 ... партада утыра. Мин сәгать 8... дә йокыдан торам.

4. Предмет ара бәйләнеш:

-Инглизчә 1- 10га кадәр санарга;

-Русча унга кадәр санарга;

-Татарча уннан кирегә санарга.

Йомгаклау .

Бүген без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Дәрес сезгә ошадымы?

Өй эше.

1) Саннар кертеп җөмләләр төзергә;

2) Карточка буенча җөмләләрне тәрҗемә итәргә;

3) Күчереп язып, саннарның асларына сызарга

Билгеләр кую.

 Җиде кат үлчә, бер кат кис.- Семь раз измерь, один раз отрежь.

Көче булган берне егар, белеме булган меңне егар. - у кого́ си́льные ру́ки - побо́рет одного́, у кого́ есть зна́ния - победи́т ты́сячу.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.- Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

Җиде йортның телен бел , җиде төрле белем бел.- Знай язык семи домов, имей семь знаний.

Белемсез бер яши, белемле мең яши. -Без знаний день живет, со знанием вечно живет.

Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье.

Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

Чәршәмбе атнаның ничәнче көне?

Шимбә атнаның ничәнче көне?

Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье.

Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

Чәршәмбе атнаның ничәнче көне?

Шимбә атнаның ничәнче көне?

Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье.

Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

Чәршәмбе атнаның ничәнче көне?

Шимбә атнаның ничәнче көне?

Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье.

Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

Чәршәмбе атнаның ничәнче көне?

Шимбә атнаның ничәнче көне?

Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье.

Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

Чәршәмбе атнаның ничәнче көне?

Шимбә атнаның ничәнче көне?