Тәрбия сәгатьләре өчен материаллар

Шарафеева Гулюса Расимовна

Тәрбия сәгатьләре өчен материаллар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгате.

Тема: Сабыр төбе – сары алтын.

Максатлар: Кешеләргә карата түземле, тыйнак, сабыр булуның мәгьнәсен төшендерү, эчтәлеген аңлату. Балаларда түземлелек, сабырлык, чыдамлылык, үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү; кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү; халык авыз иҗатында сабырлыкның чагылышы турында сөйләшү оештыру.

Җиһазлау: Мәкальләр язылган плакатлар, магнитофон, интерактив такта, “Көмеш сылу” әкиятләр китабы, Ш.Галиевның “Кем нәрсә ярата?”, Х.Халиковның “Бәхет чишмәсе”, Татар халык авыз иҗаты (мәкальләр, әйтемнәр) томнары, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Л.Галиева һәм Л.Баязитованың “Әдәплелек дәресләре” китаплары.

Дәрес барышы.

1. Сыйныф сәгате “Балан” җыры тыңлау белән башлана. (Татар халык җыры, Х.Мөдәрисова сүзләре.)

Укытучы:

-Бу җыр ничек атала? (1 слайд)

- Х.Мөдәрисова нәрсә турында әйтергә теләгән? (Түземлелек, чыдамлылык.)

2нче слайдтагы сүзләрне уку:

“Авыр чаклар бик күп була,

Түзәргә кирәк балам”.

-Нәрсә соң ул түземлелек?

3нче слайд.

Берәр читен хәлне кичергәндә, кешене көткәндә, эш эшләгәндә түземлелек, сабырлык кирәк.

-Әйе, түземлелек, сабырлык, чыдамлылык бер-берсенә охшаш сүзләр.

Ә нинди кешене түземле кеше диләр? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

4нче слайд.

“Төрле кыенлыкларны, авырлыкларны, күңелсезлекләрне сабырлык белән кичерә ала торган, сабыр, чыдам кеше.”

-Нәрсә ул түземсезлек?

-Берәр авырлыкны, хәлне кичерүдә, берәр кешене көткәндә, эш башкаруда түзем җитмәү, сабырсызлык, чыдамсызлык.

-Нинди кешегә түземсез диләр?

-Түземлелеге, сабырлыгы булмаган, сабырсыз, чыдамсыз кешегә.

-Әйе, укучылар, кеше сабыр булмаса, эшлисе эшенең мәгьнәсенә төшенмичә, ашыгып хата ясый, хәтта төзәтеп булмаслык хаталар ясый, уйламыйча гына җавап бирә, хисләргә генә бирелеп эшне хәл итә. Түзем кеше нинди генә авырлык килсә дә, барысына да түзә, һәм теләгенә, максатына ирешә. Тормышта үзең теләгән теләкләрне үтәп бетерү һич мөмкин түгел. Шул теләкләрне йөгәнләп, кысадан чыгармыйча, түзеп тора белергә, максатыңа ирешү өчен тырышырга кирәк.

2. -Хәзер без сезнең белән бер әкияттән өзек укып китәрбез.

-...Кәҗә көтүенә җитә һәм аннан тагын бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач кич җитә. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. “Инде нишләрмен?”-дип, баягы сүзләрне кат-кат әйтеп елый.

   Менә ул еракта гына бер ут шәүләсе күрә.

-Укучылар, әйтегез әле, бу өзек кайсы әкияттән?

-Татар халык әкияте “Үги кыз”.

-Үги кыз нинди булган?

-Намуслы, түземле, тыйнак, эшчән булган. Ул әбигә һәрьяклап булышкан.

-Убырлы карчык, гадәттә, әкиятләрдә уңай герой түгел. Ул ни өчен үги кызга шундый хөрмәт күрсәткән?

-Яхшылык белән генә теләгеңә ирешеп була. Хәтта убырлы карчык та яхшылыкка яхшылык белән җавап биргән.

-Ә үз кызлары нинди булган?

-Түземсез, әдәпсез.

-Ни өчен убырлы карчык ике кызга ике төрле мөнәсәбәттә булган?

-Чөнки үги кыз яхшы, ә үз кызлары начар булган.

3. “Мәкальләрне әйтеп бетер” уены. Слайдта мәкальнең башы чыга, ахырын соңыннан тикшерәләр.

Түзгән – тимерне (өзгән).

Сабыр иткән- (морадына ирешкән).

Сабыр төбе – (сары алтын).

Сабыр итсәң – шатланырсың, (ашыксаң – үкенерсең).

Сабыр чыдый – (сабырсыз – елый).

Сабырлык куанычка илтер, (ашыгу көенечкә илтер).

Сабырсызның эше – (тамырсыз).

4. Сабырлык, түземлелек турында шигырьләр тыңлау.

Шаярасы килә.

Эчемдә, ахры, әби әйтмешли –

“Шайтан утырадыр” –

Үзем дә көтмәгәндә,

Торып-торып шул котырадыр...

Ни хикмәттер, менә тиктомалга

Шаярасы килә.

“Бәйдән ычкынасы” килә:

Тып-тын классны яңгыратып

Әтәч булып кычкырасы килә!

Алда утырган шып-шыпырт Эльвираның

Чәченнән тартасы килә.

Бөтенесен шаккаттырып, кызыктырып,

Берәр әкәмәт эшләп атасы килә.

Кинәт кенә куеннан алып

Карга очырасы иде.

Чырылдаган кызларның

Котын очырасы иде.

....Юк шул.

Тыеп үземне,

Йөгәнләп әби әйткән “шайтанны”,

Йодрыкка туплап бар түземне

Дәрестә шып-шыпырт утырам,

Китапка текәп күземне...

Утырам инде, утырам, ачуланмагыз.

Тәртип ягым да ярыйсы, ярыйсы инде.

Ә шулай да...

Тып-тын дәрестә бер

Әче итеп сызгыртып карыйсы иде! (Ш.Галиев).

Үземне җиңдем.

Кызык соң бу уен!

Уйныйсың, уйныйсың.

Һәр көнне уйнап та,

Һич уйнап туймыйсың!

Бүген дә эшемне

Кем генә белмәде!

Уйнарга чакырып,

Кем генә кермәде!

“Юк, - дидем, - дусларым,

Үпкәләш булмасын:

Эш бетми уйнарга

Чыкмыйм мин моннан соң!”

Иң элек дәресне

Әзерләп бетердем.

Аннары бар җирне

Тәртипкә китердем.

Эш беткәч, үземә

Шаккаттым үзем дә:

Ни итсәм иттем бит,

Тордым бит сүземдә!

Бүген мин дөньяда

Иң көчле, түземле:

Үземне җиңдем мин,

Үземне! (Х.Халиков.)

5. Әдәплелек турында берничә педагогик мәсьәлә чишү.

     1. Айдарга иптәшенең кулы ялгыш кына тиеп китте. Ул парта өстеннән китабын алып, аның белән иптәшенә сукты. Иптәше елый башлады. Айдар нинди хаталар җибәргән?

     2. Илдар белән Илшат кинога кергәннәр. Алар кесәләренә көнбагыш та салып килгәннәр һәм аны кино караганда да ашап утырганнар. Малайлар нинди хаталар җибәргәннәр?

    3. Наил алдына куйган ризыкны ашыкмыйча чәйнәп утыра. Аның утырган өстәле дә чиста. Ул ашап бетергәч, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгып китә. Наил нинди малай?

     4. Алсу дәресен әзерләмичә килгәч, укытучы “2”ле куя. Алсу елый. Иптәшләренең җавап бирүен, укытучының аңлатуын игьтибар белән тыңламый, укытучы апасына ачуланып карый. Алсуга хаталарын төзәтергә кем ярдәм итә?

      5. Ашханәгә йөгерә-йөгерә укучылар килеп керделәр. Илнур иң беренче булып утырды һәм ашыгып ашый башлады. Укытучы :”Ашыгыз тәмле булсын!” дигәч, ашавын дәвам итеп, “Рәхмәт!” диде. Илнур нинди хаталар җибәргән?

      6. Рәмис иптәшенең ручкасын ялгыш кына төшереп җибәрде. Рәмис тиз генә ручканы урынына алып куйды, иптәшеннән гафу үтенде. Рәмис нинди малай?

Һәр ситуациягә нәтиҗә ясала.

6. Укытучы:

-Ә хәзер укучылар, балаларның сөйләшүе турында шигырьләр тыңлап китик:

Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам!

Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

Мин үзем әти булам!

Ә мин дәү әти булам!

Үскәч кем буласымны,

Мин әле әйтми торам!

Мин батыр солдат булам!

Ә мин космонавт булам!

Ә мин Гата Камский кебек

Шахматта җиңеп чыгам!

Мин Рудольф Нуриев кебек

Булам оста биюче!

Ә мин аучы булам да,

 Көн дә йөрим сунарга!

Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга!

Ә мин бик озын булам,

Үсәм әле тагын да.

Ә мин бик көчле булам,

Әтием төсле булам!

Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

Ә миңа әни, үскәч ,

Куша кеше булырга!

Укытучы:

  • Әйе, кеше булу өчен әдәпле, тырыш, эшчән, түземле, сабыр булырга, алга карап бүгенге көн яхшы, киләчәгем тагын да яхшырак булыр дигән ышаныч белән яши белергә кирәк. Бу хакта халкыбыз үтемле, зирәк бәет иҗат иткән. “Синең биш асылың” дип атала ул.

         (Слайдта “Синең биш асылың”- татар халык бәете. Намус, гакыл, әдәп, күңел, сабыр дип язылган.)

Бәетне слайдтан уку.

Кеше өчен иң әвәл – намус, дигән.

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе – гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Гакылсызда амус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән.

Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җирдә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы:

  • Без бүген кайсы асылга тукталып киттек?
  • Түземлелек, сабырлык, шул сыйфатның эчтәлеген ачтык, мәгьнәсенә төшендек.
  • Түзем, сабыр булу өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз: (Слайдтан уку).

1. Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. кычкырма, кешеләрнең кәефен бозарлык авыр сүз әйтмә!

2. Һәрвакыт ярдәмчел бул!

3.Иптәшләрең белән әйбәт мөгамәләне сакла: кушаматлар такма, “тылсымлы” сүзләр әйтергә онытма. Кешеләр белән очрашканда – исәнләш, аерылышканда – саубуллаш!

4. Әләкче булма! Әгәр дә иптәшең нинди дә булса ярамаган эш эшли икән, бу турыда башта аның үзенә әйт, дустыңны начар эш эшләүдән тый!

5. Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма. Иптәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт!

Укытучы: Укучылар, мин сезнең барыгызның да теләгән максатларыгызга ирешүегезне, түзем, сабыр, тыйнак булуыгызны телим!