Үзем турында сүзем

                                                                   Татар Бизнәсенең суын эчтем,

                                                         Бизнәдә мин үсеп буй җиттем.

                                                       Авылыма лаек булырга

                                                           Ихлас күңелемнән ант иттем.

                                                 Нәселемнең алтын алмасы мин

                                               Авылымның иркә бер кызы.

                                             Татар Бизнәм- якты кояшым син,

Ә мин булыйм сүнмәс йолдызың.

                                                Әни назын, әти  игелеген

                                                Тоеп үстем изге нигездә.

                                           Авылымның кайнар туфрагында

                                      Калыр, калыр, минем эзем дә.

              Мин авыл баласы. Татар Бизнәсе авылында тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Туган авылым миңа көч – дәрт, дәрман бирде. Олы тормыш юлына басарга ярдәм итте.

            1990 нчы елда Татар Бизнәсе тугызьеллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Хыялым – укытучы булу иде.  Ул чынга ашты.Укытучы һөнәренең серләренә  Арча педагогия училищесында, Казан Дәүләт педагогика университетында төшендем.

   Туган   авылым мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнеп, үземне укыткан укытучылар белән эшләү бәхетенә ирештем. Алар белән беррәттән, коллективта читтән килгән укытучылар да хезмәт юлыма зур этәргеч бирделәр. Бүгенге көндә, мәктәпнең  башлангыч класска гына калуы сәбәпле, хезмәт юлымны күрше авыл мәктәбендә,    һәрберсе белән уртак тел табып,  дәвам иттерәм .

   Мәктәп бит ул - гаҗәеп дөнья, аның бер көне икенчесенә охшамаган. Һәр мизгеле - ниндидер яңалык, кызыклы вакыйга; ниндидер ачышка тап  була-сың. Ачуланышырга да, көнне бушка үткәрергә дә  вакыт булмаган  дөнья. Һәр укучы киләчәкне төзүче, димәк, белем иленең  барлык яшәүчеләре  киләчәк өчен җаваплы. Тирә- юньдәгеләрне кызыксындыру өчен һәрвакыт ашыгырга, өлгерергә, күп нәрсәне үзләштереп калырга, башкаларга үз энергияңне, белемеңне, күнекмәләреңне бирергә, яңалыкны белеп калырга, иң мөһиме - соңга калмаска. Шуңа  күрә монда бары тик түземле, эчкерсез, җаваплы, кыю йөрәкле, әхлаклы, кешелекле  кешеләр генә яши ала. Болар: белем нурын таратучылар – укытучылар.  

                 Билгеле, бу илнең төп яшәүчеләре – балалар. Бары алар гына безне  шундый  итә ала. Укучыларны үз фәнең белән кызыксындыра алу, мәхәббәт хисләре  тәрбияләү -  без һәрвакыт омтылган педагогик осталык булып тора да инде.  

  Инде хәзер үзем укыткан укучылар да бик күп, аларның күбесе  минем  юлымнан киттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып, төрле мәктәпләрдә белем бирәләр. Кайберләре белән бер коллективта киңәшләшеп, ярдәм итешеп яшибез. Укучыларымның Чын кеше булып үсүләрен күрү – минем өчен бәхет ул.

   Балалар белән эшләү елларымда шуңа инандым: баланың тырышып белем алуына ирешү өчен, иң беренче чиратта, анда кызыксыну уятырга, белем алу процессын кызыклы, файдалы һәм аңа шатлык китерерлек итеп оештырырга кирәк.

     Укытучы замана белән бергә атларга тиеш. Мин дә уку – укыту өлкәсендәге яңалыклар  белән даими кызыксынам, өйрәнәм, кулланам. Үземнең белемемне күтәрү өстендә даими эш алып барам. 2015 нче елда  Казанда курсларда булып кайттым . Аның темасы : “ Современный урок татарского языка и литературы в аспекте требований нового ФГОС: өели, содерңание, критерии оөенки и анализа. ”

    Һәр  ел саен мәгълүмат күләме икеләтә арта бара. Ә кеше белемнәрне тулысынча үзләштереп, файдаланганчы, алар искерә дә башлый. Заманага яраклашып  яшәү өчен балалар  да үзгәрешләргә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә дә иҗади  сәләтне үстерү заманча белем бирү һәм  тәрбия өлкәсендә төп максатларның берсе булып тора.

    Бүген, педагогик  эзләнүләр баскычыннан үрләгәндә, педагогика өлкәсендә күп эзләнергә, заманча программаны  үзләштерергә,  яңа техниканы өйрәнергә икәнне яхшы аңлыйм. Балаларның аңына  үтеп керерлек тәрбия бирүдә энциклопедияләр уку, белешмә материаллардан файдалану, үзеңә файдалы шәхси позицияне сайлап алу-  әһәмиятле эш булып санала.

     Мин эшемдә заманча педагогик технологияләр кулланып эшләргә тырышам.    Элек дәресләремдә видеофильмнар кулланып эшләсәм, хәзер компьютер технологияләрен куллану дәресләрне тагын да нәтиҗәлерәк кулланырга ярдәм итә. Укучыларның мөстәкыйль эшен оештырганда, тыңлап аңлау күнегүләрен эшләгәндә һәм белемнәрен тикшергәндә, компьютер миңа зур ярдәм күрсәтә. Баланың фикер йөртү, иҗади эзләнү, хәтердә калдыру, уйлап табу эшчәнлеген камилләштерә. Компьютер ярдәмендә грамоталылыкны үстерүгә бәйле төрле уеннар, биремнәр, тестлар, һичшиксез, белем сый

фатын күтәрергә уңай йогынты ясый.

    Белгәнебезчә, белем һәм тәрбия бирү аерым бер дәрестә генә түгел, ә билгеле бер эзлеклелектә һәм дәвамлы вакытта гамәлгә ашырыла. Һәрбер дәрес-тә тәрбия бирү моментларын кулланып үткәрәм.

     Һәр көн баланың иҗади сәләтен, фикерләвен үстерергә, белемен арттырырга, рухи дөньясын баетырга тиеш дип уйлыйм мин. Шул максаттан, дәрес – турнир, дәрес – сәяхәт, дәрес – КВН, дәрес – уен төрләреннән отышлы фай-даланам, укучыларда  милли үзаң тәрбияләү, аларның бәйләнешле телдән һәм язма сөйләмен  үстерү, туган тел, туган төбәккә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү юнәлешендә эш алып барам.

“ Эндәш сүзләр дәрьясы”, “Фонетик КВН”, “Лингвистик хоккей уены”, дәрес- презентация, дәрес- пресс- конференция кебек  стандарт булмаган дәресләр ярдәмендә укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятам.

Дәрестән тыш чараларда бөек әдипләребезнең иҗатларына багышланган әдәби- музыкаль кичәләр оештырып, шәхесләр иҗатына мәхәббәт хисләре, халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын чагылдырган бәйрәмнәр үткәреп, укучыларда  милли үзаң тәрбиялим. Бу эшләрне оештыруда укучыларның  фикерләренә дә таянып эш итәм. Иҗади эшләргә дә урын бирәм. Укучылар кечкенә шигырьләр, әкиятләр язарга ярата. Аларның “беренче иҗаты”ннан альбомнар төзибез, күргәзмәләр оештырабыз. Укучыларны олы тормышка әзерләү- минем төп бурычларымның берсе.                                  

    Биш  ел  мәктәптә гуманитар  фән укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләдем.  

Хәзер без һәрберебез авыр заманда  яшибез, кыен вакытлар кичерәбез.Аеруча татар теле  укытучысы һөнәренең әһәмияте кими бара шикелле. Чөнки телевидениедә, вакытлы матбугат битләрендә телебезгә “балта чабарга” теләүчеләр күренә. Ләкин бу     авыр һәм җаваплы эштә армый- талмый хезмәт итеп, укучыларыбызда гына түгел, киң җәмәгатьчелек арасында да телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияли алсак, телебез, һичшиксез, яшәячәк дигән теләктә калам һәм сүземне Әнвәр Шәриповның  телебезнең югалмавына инандыручы шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә :

   И мөкатдәс әткәм- әнкәм теле!

Изге телем, газиз телем син!

           Югалмассың, туган халкымны син

Ерак гасырларга илтерсең.