Айнутдинова Дамирә Мөбәракша кызы

Чүпрәле муниципаль районы Марс гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Алга- алга, бары тик алга , заманадан артта калышмаска!

Профессия: укытучы

Профессиональные интересы: яңа педагогик технологияләрне дәресләрдә куллану

Увлечения: әдәби әсәрләр уку, яңалыклар белән даими танышып бару

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Чүпрәле районы, Татар Бизнәсе авылы

Место работы: МББУ "Марс гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/aynutdinova-damir-mobraksha-kyzy
Син белергә тиеш, укытучы, Ни сорыйлар - шуны белергә. Укытучы булу - бу шундый эш. Белгәнеңне кирәк бирергә.
К.Булатова

Хөрмәтле коллегалар!  Сезне  үз сайтымда  күрүемә  бик шатмын. Туган телебезне саклау, үстерү, яшь буынга  җиткерү өлкәсендә  бергәләп, тәҗрибә  алмашып, аралашып эшлик, яшик!

О себе

Татар Бизнәсенең суын эчтем,

                                                         Бизнәдә мин үсеп буй җиттем.

                                                       Авылыма лаек булырга

                                                           Ихлас күңелемнән ант иттем.

                                                 Нәселемнең алтын алмасы мин

                                               Авылымның уңган бер кызы.

                                             Татар Бизнәм- якты кояшым син,

Ә мин булыйм сүнмәс йолдызың.

                                                Әни назын, әти  игелеген

                                                Тоеп үстем изге нигездә.

                                           Авылымның кайнар туфрагында

                                      Калыр, калыр, минем эзем дә.

            

Мин, Айнутдинова Дамирә Мөбәракша кызы, ТР  Чүпрәле районы  Татар Бизнәсе авылында гади крестьян  гаиләсендә тудым. Туган мәктәбемдә 9нчы сыйныфка кадәр белем алгач, Арча педагогия училищесында укуымны дәвам иттем. 1994 нче елда аны тәмамлап, Казан  дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга кердем. Хезмәт юлымны  Татар  Бизнәсе  урта мәктәбендә  башладым.  Бүгенге  көндә Марс урта мәктәбендә   татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итәм. 22 нче елымны эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Ризаэддин Фәхреддин " Балаларга үгет-нәсыйхәт".

В.А. Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм".

Ш.А. Амоношвили "Исәнмесез , балалар".

Ф.Яруллин " Җилкәннәр җилдә сынала".

 

 

Мой взгляд на мир

Дөньяда  шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән  соң да үлмәслек булсын.                                               М.Җәлил.

Моё портфолио

Мәктәп – минем  өчен  иҗади  эш  бүлмәсе, укучыларымның  икенче йорты.    Мин  бәхетле,  чөнки    21 ел  буе иртән    мәктәп ишеген  ачып        керәм дә яраткан эшемә  чумам. Күңелле  ыгы-зыгы, балаларның  шат  тавышлары  каршы ала мине.  21 ел  буе  мин  һәр көнне  мәктәпкә  сөенеп, ашкынып  киләм. 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы