Татар баласы - 2014
творческая работа учащихся (8 класс) на тему

Чүпрәле  муниципаль районы
МББУ “Марс гомуми урта белем бирү  мәктәбе”
Хуснутдинова  Илнара  Илдар  кызының  
“Татар баласы - 2014 ” бәйгесендә чыгышы
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh-_tatar_balasy_-2014-ilnara.docx17.86 КБ

Предварительный просмотр:

Чүпрәле  муниципаль районы

МББУ “Марс гомуми урта белем бирү  мәктәбе”

Хуснутдинова  Илнара  Илдар  кызының  

“Татар баласы - 2014 ” бәйгесендә чыгышы

Ильнара исемле кыз мин,              Бизнэ авылында

Чүпрәле якларыннан.                   Май  аенда туганмын.

Сезне таныштырып үтәм             Тату, матур гаиләдә

Бәләкәй чакларымнан.                Беренче бала булганмын.

“Татар баласы” бәйгесендә катнашуымның максаты: үземнең милли үзаңымны үстерү теләге булды. Үзебезнең әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләребезене саклау хисе мине монда алып килде. Үзебезнең татар милләтебез белән, татар телебез белән бик горурланам, шуңа күрә ,милләттәшләрем арасында үзебезнең саф, матур татар телебездә сөйләшү мөмкинлеге булуы минем өчен тагы бер этәргеч булды. Минем тормыштагы максатым да:

Үткәннәрне онытмаска,

Бүгенгенгә ышанырга,

Киләчәктән курыкмаска,

Тырышырга, тырышырга!

Хәлләрем бетте, димәскә,

Авырлыкка тез чүкмәскә,

Өметсезлеккә бирелмәскә,

Җигелергә эшкә, эшкә!

Үземнең көчемне сынап карарга  уйладым. Татар телендә мин беренче сүземне әйттем, укырга, язарга өйрәндем. Туган тел – халык язмышы, хәзинәсе, рухы, җаны. Шуның өчен татар кешесе үз телен белергә, балаларын өйрәтергә тиеш. Туган тел – туган җир кебек газиз һәм кадерле. Мин аны яратам, белүемә горурланам. Кайда гына булсам да, үз телем минем өчен җыр кебек.

Мин үземне татар авылында тууым, туган телемдә сөйләшә алуым, тату һәм мәхәббәт тулы гаиләдә үз традицияләребездә тәрбияләнүем белән бәхетле хис итәм. Татар телебезне өйрәтеп, саклап кечкенәдән үзебезнең телебездә белем, тәрбия биргәннәре өчен әни белән әтигә рәхмәтлемен. Туган телемне белүгә мин горурланам. Минем уемча, һәрбер кеше үз телен белергә, аны үзләштерергә тырышырга тиеш. Әйтеп киткәнемчә, татар кешесе үз телен онытырга тиеш түгел. Руслар арасында шәһәрдә яши, дип баланы сабый чактан рус теленә өйрәтәләр. Бу хәлгә мин бик борчылам, соңыннан ни хәтле теләсәләр дә татар телен өйрәтү бик кыен була ул. Шунысы менә кызганыч бит. Ә инде татар булуларына оялып йөргән кешеләргә сүзем дә юк. Дуслар, яратыгыз, өйрәнегез үз телегезне – бөек татар телен!

    Ә мин үзем- чын татар кызы. Вакытымны бер дә бушка уздырырга яратмыйм. Шукланырга яки биергә теләсәм, такмак әйтәм, күңел ачырга теләсәм, такмаза бар; Хыял диңгезендә яшим дисәм, әкиятләр укыйм, берәр фаҗигале хәлне күздән кичерим дисәм, бәет әйтәм, эчем пошканда җырлар җырлыйм.

Татар теле һәм  әдәбияты  дәресләре аша халкымның, милләтемнең, гасырлар буе тудырылган бай мирасы аркылы зиһенемне баетам, дөньяга карашымны киңәйтәм, тел байлыгымны арттырам, туган телемнең серләренә төшенергә омтылам. Халкымның үткән тормышын аңлап, аның караңгы күренешләренә нәфрәт белән карарга, авыр тормышның да матурлыгын күрә белергә өйрәнәм.

Шуңа да бу теләкләрне үтәүне бурычым дип санап, мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашам. Сыйныфымда төрле бәйрәмнәр үткәрүдә активлык күрсәтәм. Мәдәният- сәнгать яңалыклары белән танышып барам, вакытлы матбугаттан, Интернеттан оста файдаланам. Бөтен тирә- ягымны дусларым чолгап алган.

Татар җырларын бик яратып тыңлыйм һәм җырлыйм. Татар биюләрен яратып биим. "Мин – татар!” – дип горурланып әйтә алам.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Әйе,

Татар кызы мин,

Тарих биргән олы исем ул.

Минем буем,сыным,күз карашым,

Миндә генә булган

Төсем ул,

Горурлыгым,минем

Матурлыгым ул!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Демоверсия 2014 г Спецификация-2014 Кодификаторы-2014

материалы для подготовки к ЕГЭ...

Об особенностях формирования федерального перечня на 2014/2015 учебный год и обеспечении учебниками в 2014 году

Об особенностях формирования федерального перечня на 2014/2015 учебный год и обеспечении учебниками в 2014 году...

Открытый классный час "Заочное путешествие. Сочи - 2014: олимпийские и паралимпийские игры" 2014 год

Классный час предназначен для учащихся 7 класса, содержит познавательную инфомацию о  XXII ОЛИМПИЙСКИХ ИГРАХ  и XI ПАРАЛИМПИЙСКИХ ИГРАХ в Сочи, а также об олимпийских чемпионах Белгоро...

Приказ № 192 от 05.06.2014 года Об обеспечении обучающихся учебниками на 2014-2015 учебный год

Приказ № 192 от 05.06.2014 года Об обеспечении обучающихся учебниками на 2014-2015 учебный год. Организация деятельности по учебному книгообеспечению и максимального обеспечения обучающихся бесплатным...

Физика. Подг. ГИА 2014. Диагностич. работы_Вишнякова и др_2014 -136с

Физика. Подг. ГИА 2014. Диагностич. работы_Вишнякова и др_2014 -136с...