Татар теле

Галимова Гузалия Наилевна

Предварительный просмотр:

Карточка № 1

1. Схема  буенча җөмләләр төзергә:

(кайда), [шунда].         (-сә), [   ].               (кем), [шул].

2. Түбәндәге җөмләләргә синтаксик анализ ясарага:

1) Яз җиткәнгә, кошлар туган якларына кайталар.

2) Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

3) Кайчан ярдәм сорасалар, шул чакта уйлашырбыз.

__________________________________________________________________

Карточка № 2

1. Схема  буенча җөмләләр төзергә:

(кайчан), [шул чакта].         (-гә), [   ].          (-сә дә), [  ].

2. Түбәндәге җөмләләргә синтаксик анализ ясарага:

1) Көз килгәнгә, яфраклар коела.

2) Мин мәктәпкә килүгә, дәресләр башланды.

3) Мин шуны беләм: Резидә авылга бүтән килмиячәк.

__________________________________________________________________

Карточка № 3

1. Схема  буенча җөмләләр төзергә:

(ни хәтле), [ шул хәтле ].           (-еп), [   ].         (-кач), [   ].

2. Түбәндәге җөмләләргә синтаксик анализ ясарага:

1) Айназ мәктәпкә килмәде, чөнки аны уятучы булмаган.

2) Әти эштән кайтып керсә,

    Өйләр яктырып китә.

3) Көннәр җылыну белән, тәрәзәләрне буяп куйдылар.

__________________________________________________________________

Карточка № 4

1. Схема  буенча җөмләләр төзергә:

(  ), [шуңа күрә].         (-ү белән), [   ].             (-га), [   ].

2. Түбәндәге җөмләләргә синтаксик анализ ясарага:

1) Авыл өстендә сызылып таң атуга, әтәчләр уянды.

2) Сүзем шул: без аны көтәргә тиеш.

3) Никадәр тырышсаң, шулкадәр игелек татырсың.



Предварительный просмотр:

Килешләр

бакчадан

Галигә

китап

сумкада

әнинең

урманны

җилгә

тупка

айдан

безнең

Баш

Иялек

Юнәлеш

Төшем

Чыгыш

Урын-вакыт

_______________________________________________________________________________________________

Килешләр

урамда

мәктәптән

боз

алманы

безнең

аларга

чиләктән

билгене

алга

чананы

Баш

Иялек

Юнәлеш

Төшем

Чыгыш

Урын-вакыт

__________________________________________________________________________________________________

Килешләр

кояш

әтине

җирдән

Алмазның

ярдан

җиләккә

базда

сезнең

илдә

гөлне

Баш

Иялек

Юнәлеш

Төшем

Чыгыш

Урын-вакыт

__________________________________________________________________________________________________

Килешләр

эткә

укуның

суны

класста

ручкаңны

дәрес

укучыга

песинең

билгегә

дәфтәрдә

Баш

Иялек

Юнәлеш

Төшем

Чыгыш

Урын-вакыт



Предварительный просмотр:

Тема: Сүз ясалышы

Максат: 1) Тел белеме бүлекләре турындагы белемнәре тулыландыру, сүз ясалышын, тамырдаш сүзләрне өйрәнү;

 2) Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

 3) Бер-береңә ярдәм итү, үз эш-гамәлләреңә дөрес бәя бирү  сыйфатлары  һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тест эшләү, ребус чишү, төркемнәрдә эшләү, үзбәя, күнегүләр башкару һ.б.

Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Г.Рәхимовның “Үстерелешле укыту”  методикасы.

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина, 5 нче сыйныф), таҗларына тел белеме бүлекләре (фонетика, морфология, орфоэпия һ.б.) язылган ромашка чәчәге, ребус, аудиоязма (әкият “Тамырдаш сүзләр”), карточкалар, мультимедиа проектры, тема буенча презентация.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү  (өй эшен тикшерү, “Ромашка” уены)

5 мин

3

Төп өлеш (теманы өйрәнү, ребус чишү, кагыйдәне өйрәнү, “Тамырдаш сүзләр”  турында әкият тыңлау һ.б.)

15 мин

4

Ныгыту (төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару, карточкалар белән эш һ.б.)

20 мин

5

Өй  эше (кагыйдәне кабатларга; 1 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 мәкаль; 2 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 әйтем язып килергә)

1 мин

6

Йомгаклау

2 мин

5 нче сыйныф укучылары бик кызыксынучан. Алар төрле эш формаларын, күрсәтмә әсбаплар кулланганны яраталар. Шуңа күрә әлеге кереш дәрестә мөмкин кадәр күбрәк күрсәтмәчелек һәм төрле эш алымнары файдаланылды.

Билгеле презентацияләрне кулдан ясалган ребус һәм таблицалар белән алмаштырырга, бар укучыга да компьютер җитмәгәндә тестларның да кәгазь формасын кулланырга  була. Шулай ук  “Тамырдаш сүзләр” әкиятен укытучы аудиоязмадан түгел, үзе сөйләргә мөмкин.

Укучыларга дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирергә түбәндәге таблица ярдәмгә килә ала. Аларны дәрес башында ук һәр укучыга таратып чыгарга кирәк:

Укучының исеме

Өй эше

Ребус чишү

Сорауга җавап

Күнегүне эшләү

Карточка белән эш

Тест

Уртача билге

Алсу

4

5

5

4

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- исәнләшү;

- дежур укучы сүзе.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, Сезгә өй эше итеп лексикология бүлеге буенча башваткыч төзеп килергә иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк һәм “Иң оста башваткыч төзүче”не билгелик.

Укучыларга дәрестә башкарачак һәр эшләре өчен билге куеп барырга кушыла

- Укучылар, әйдәгез “Ромашка” уены уйнап алыйк. Әлеге ромашка гади генә чәчәк түгел. Аның сабагына тел белеме дип язылган (чәчәкнең сабагы күрсәтелә), ә таҗларына аның бүлекләре (фонетика, морфология, графика, орфоэпия, орфография, фразеология, синтаксис, пунктуация).  Әлеге таҗларны өзәргә һәм анда язылган тел белеме бүлегенең нәрсә өйрәнгәнен әйтергә.

Укучылар берәм-берәм чыгып таҗларны өзәләр, җавап бирәләр. Бер  таҗ чип-чиста, аңа бернәрсә дә язылмаган була

III. Төп өлеш:

1) Ребус чишү.

- Рәхмәт, укучылар! Бик дөрес, тулы җавап бирдегез. Менә бер таҗыбызга берни дә язылмаган. Ул тел белеменең нинди бүлеге икән?!

Тел белеменең әлеге бүлеген белү өчен безгә ребус чишәргә кирәк (презентация – 1 слайд). Игътибар итегез, әлеге бүлек сүз төзелешен һәм ясалу ысулларын өйрәнә.

Укучылар ребусны чишәләр һәм җавап бирәләр – сүз ясалышы

- Бик дөрес, укучылар! Булдырдыгыз (презентация – 2 слайд)! Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

Укучылар слайдта язылган кагыйдәне дә дәфтәрләренә күчерәләр. Укытучы аларны дәреснең максатлары белән таныштыра.

2) “Тамырдаш сүзләр” әкияте.

- Укучылар, минем Сезне “Тамырдаш сүзләр” дип аталган әкият белән дә  таныштырасым килә (презентация – 3 слайд – аудиязма). Игътибар белән тыңлагыз.

Тамырдаш сүзләр

Борын-борын заманда кешеләр сәер генә бер тамырга юлыкканнар. Әлеге тамырның исеме - “ЮЛ”, ди. Кешеләр әлеге тамырны утыртканнар, карап, тәрбияләп торганнар: су сипкәннәр, төбен йомшартканнар. Тора-бара бу тамырдан зу-у-ур агач үсеп чыккан. Әлеге агач күп ботаклар җибәргән, ә һәр ботакта “ЮЛ” тамырыннан ясалган сүзләр язылган, ди. Мәсәлән, юлчы, юлдаш, юллык һ.б. Менә шул көннән башлап андый сүзләрне тамырдаш сүзләр, дип атый башлаганнар.

- Укучылар, әкият ошадымы?

- Димәк, тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

3) Дәреслек белән эш (кагыйдә).

- Ә хәзер барыбыз да дәреслекнең 128 нче битен ачыйк. Игътибар белән кагыйдәне укыйк. Сүз ясалышы турында без тагын нәрсәләрне әйтмәдек?

Укучылар кагыйдәне укый һәм сорауга җавап бирәләр, кагыйдәне тулыландыралар

Физкульттәнәфес. Ш.Галиевның “Физарядка ясый куян” шигыренә

IV. Ныгыту:

4) Күнегү эшләү.

Укучылар 2 төркемгә бүленә

259 нчы күнегү, 128 нче бит:

1 нче төркем

- күнегүдән тамыр сүзләрне күчереп яза;

 2 нче төркем

- ясалма сүзләрне күчереп ала.

Укучыларның җаваплары тикшерелә

5) “Сүз төзүчеләр” уены. Укучыларга тамыр сүзләр бирелә, алардан тамырдаш сүзләр ясарга кушыла.

1 нче төркем  - ЭШ тамыры,

2 нче төркем – БАШ тамыры (презентация – 4 слайд)

Укучыларның җаваплары тикшерелә, тулыландырыла  

(презентация – 5 слайд)

6) Карточка белән эш (Һәр төркемгә берәр карточка бирелә, дөрес интонация белән укырга, тамыр сүзләрне табарга).

1 нче төркем  - Карточка № 1

Ә авызың нәрсә эшли?

Шикәр, конфет суыра.

Ә чәчләрең нәрсә эшли?

Баш өстендә тик тора!

2 нче төркем -  Карточка № 2

Кояш матур итеп карый

Нурлар сибеп бар җиргә,

Елмаеп-көлеп тә ала

Кызык кебек аңарга.

- Укучылар, бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучысы – Корычбаева Диләрә Илдар кызы язды. Әдәбият дәресләрендә без Диләрәнең шигырьләре белән якынрак танышырбыз.

7) Тест эшләү.

“Татар теле 5” ,“Сәләт” программасы. Сүз ясалышы темасы.

1 нче төркем – 1 нче вариант.

2 нче төркем – 2 нче вариант.

V. Өй эше: кагыйдәне кабатларга;

1 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 мәкаль;

2 нче төркем – ясалма сүзләр кергән 5 әйтем язып килергә (презентация – 6 слайд).

VI. Йомгаклау:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән дәрестә нинди яңа белемнәр алдык?

- Тел белеменең сүз ясалышы бүлеге нәрсәне өйрәнә?

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

(укучыларга үзбәя таблицаларына нигезләнеп, бүгенге дәрескә үзләренә билгеләр куерга кушыла)

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.



Предварительный просмотр:

Укыгыз, җөмләләрнең төрен билгеләгез. Тезмә кушма җөмләләрне генә күчереп языгыз.

1. Болар чирәмлеккә чыгуга, барлык кош-корт тынып калды. 2. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. 3. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аңардан бизгән. 4. Нәкъ шулвакыт күз ачыргысыз әче салкын җил исте, ком бураны дөньяны томалады. 5. Хатип килеп чыкмаса, мин дә алар янында калган булыр идем. 6. Сәлмән дә сикереп торды, ләкин Шиһаб аның чабуыннан тотып калырга өлгерде.

________________________________________________________________________

Укыгыз, җөмләләрнең төрен билгеләгез. Тезмә кушма җөмләләрне генә күчереп языгыз.

1. Болар чирәмлеккә чыгуга, барлык кош-корт тынып калды. 2. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. 3. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аңардан бизгән. 4. Нәкъ шулвакыт күз ачыргысыз әче салкын җил исте, ком бураны дөньяны томалады. 5. Хатип килеп чыкмаса, мин дә алар янында калган булыр идем. 6. Сәлмән дә сикереп торды, ләкин Шиһаб аның чабуыннан тотып калырга өлгерде.

________________________________________________________________________

Укыгыз, җөмләләрнең төрен билгеләгез. Тезмә кушма җөмләләрне генә күчереп языгыз.

1. Болар чирәмлеккә чыгуга, барлык кош-корт тынып калды. 2. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. 3. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аңардан бизгән. 4. Нәкъ шулвакыт күз ачыргысыз әче салкын җил исте, ком бураны дөньяны томалады. 5. Хатип килеп чыкмаса, мин дә алар янында калган булыр идем. 6. Сәлмән дә сикереп торды, ләкин Шиһаб аның чабуыннан тотып калырга өлгерде.

________________________________________________________________________

Укыгыз, җөмләләрнең төрен билгеләгез. Тезмә кушма җөмләләрне генә күчереп языгыз.

1. Болар чирәмлеккә чыгуга, барлык кош-корт тынып калды. 2. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. 3. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аңардан бизгән. 4. Нәкъ шулвакыт күз ачыргысыз әче салкын җил исте, ком бураны дөньяны томалады. 5. Хатип килеп чыкмаса, мин дә алар янында калган булыр идем. 6. Сәлмән дә сикереп торды, ләкин Шиһаб аның чабуыннан тотып калырга өлгерде.

Тезмә кушма җөмләләрнең  төрен билгеләгез, бәйләүче чараларны атагыз.

1) Ул салмак кына борылып китмәкче булды, тик Мидхәт аның каршына басты.

2) Бик биектә сыек ак болыт дулкыннарына тия-тия очты торна, ә тавышы бөтен күк гөмбәзен иңрәтеп таралды.

3) Мичтәге бәрәңге кайный башлады, күбекләнеп, су ташып чыкты.

4) Азат белән Айдар аны капка төбендә көтәләр, этләр дә шул тирәдә чуала иде.

5) Уллары-киленнәре эштә, ә бала-чага уйнарга чыгып киткән иде.

6) Куркудан йөрәге дөп-дөп сикерә, тәне дер-дер калтырый иде.

7) Тамаклары ничек армыйдыр да, канатлары ничек талмыйдыр.

8) Чикерткә кычкыра, бал кортлары, шөпшәләрнең чәчәктән чәчәккә күчеп выжылдаганы ишетелә.

9) Шуннан аның бәхете артамы, яки китек дөньясы түгәрәкләнәме?



Предварительный просмотр:

     Дәреснең темасы: Сыйфат дәрәҗәләре. 6 сыйныф.

     Дәреснең тибы: УМ кую һәм чишү.

     Дәреснең максаты: 1. Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди      

     билгесен   белдерүе,   асыл, нисби булуы турында белемнәрен системалаштыру,  сыйфатка хас -  

     дәрәҗә категориясе белән таныштыру;

     2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели  

     белү         күнекмәләрен формалаштыру;

      3.Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә,

       табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы

 1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.(1 мин.)

 

- Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Уң як күршегезгә, сул як күршегезгә елмаю бүләк итеп алыгыз әле. Утырыгыз.

Укучылар, бүгенге дәресебез гадәти генә дәрес түгел. Чөнки бүген безгә кунаклар килде. Өйгә кунак килү-ул зур шатлык санала. Шулай булгач, бүгенге дәресебез күтәренке кәеф белән җиңел үтәр дип ышанып калам.  Слайд 1

Әйдәгез дәресне башлыйбыз, иң элек мөһим кагыйдәләрне искә төшереп үтәбез. Слайд 2

-Сыйныфта бүген кем дежурный? (Дежур укучы сүзе тыңлана).

Ә. Белемнәрне актуальләштерү. Слайд 2 (8 минут)

-Үткән дәрестә без нинди УМ тикшердек?

Көт.җ. (үткән дәрестә без сыйфат сүз төркеме турында сөйләштек).

1 укучы сыйфат турындагы кагыйдәләрне сөйли, такта янында җөмләләр язып җөмлә кисәге ягыннан тикшерә, сыйфатланмышны күрсәтә. Нәтиҗә ясый, с. күбесенчә аергыч, сирәк очракта хәбәр һәм хәл булуын әйтә. Слайд 3

Көтелгән җавап:(1.Салкын кыш килде. Агачларны ап-ак бәс сарып алды.

салкын , ап-ак сүзләре нинди?  соравына җавап бирәләр, сыйфатлар.Алар исемне ачыклыйлар. Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш д.а. (күрсәтә)Җөмлә кисәге ягыннан тикшерәбез (салкын, ап-ак сүзләре -аергыч)

2.Бүген көн салкын. (бу җөмләдә көннең салкын булуы хәбәр ителә, димәк хәбәр була).

  • Сыйфат билгене белдерә дидек, укучылар ә нинди билгеләр турында сүз бара соң?

(2 че укучы сөйли) Слайд 4

   Сыйфат предметның төрле билгесен белдерә алалар.

Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык) 

Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма) 

Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта) 

Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл) 

Массасын ( җиңел, авыр) 

Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке) 

- Сыйфат нинди ике төргә бүленә? (асыл һәм нисби) Слайд 5

Сыйфатлар белдерә торган мәгънәләренә һәм грамматик үзенчәлекләренә карап асыл һәм нисби сыйфатларга бүленәләр.

Асыл сыйфатлар- предметның төп билгесен белдереп, аның төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклыйлар:кызыл алма, зәңгәр күк, биек агач, озын юл һ.б.

Нисби сыйфатлар- бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы урман, әдәби әсәр, сәяси мәсьәлә, җәйге вакыт һ.б.

Асыл сыйфат белән нисби сыйфатны җиңел һәм тиз генә аеру өчен аларны дәрәҗәгә куеп карарга кирәк. Әгәр дәрәҗәгә куеп була икән ул – асыл сыйфат була. Мәсәлән: кызылрак алма, зәңгәррәк күк, биегрәк агач, озынрак юл дип әйтә алабыз, ягъни дәрәҗәдә килделәр. Ә менә нисби сыйфатны дәрәҗәгә куеп булмый. Мәсәлән: әдәбиерәк әсәр, сәясиерәк мәсәлә, җәйгерәк вакыт дия алмыйбыз, чөнки дәрәҗәгә куеп булмый.

- Дөрес, утырыгыз.

--укучылар , сез минем белән яңа дәрес өйрәнергә әзерме? Әзер булсагыз, баш бармагыгызны өскә күтәреп , БЕЗ ӘЗЕР! дип әйтәбез.

 -ll. УМ кую cитуациясе. (2 минут)

Укучылар бүгеге дәреснең темасын белү өчен чираттагы слайдка карап алабыз. Слайд 6

(бу сүзтезмәдәге сыйфатлар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Шуннан чыгып, дәрескә УМ билгеләгез)

  1. Яшел яфрак,  җылы көн.
  2. Яшелрәк яфрак,   җылырак көн.
  3. Ямь-яшел яфрак,   җып-җылы көн.
  4. Яшькелт яфрак,   җылымса көн

Көт.җ. Бу мисалдан аңлашылганча, предмет билгесен чагыштырып аның я кимрәк, я артыграк булуы турында сүз бара. Димәк, без бүген сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләшербез.

 -Әйе, бик дөрес. Бүген сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.

Тема тактага һәм дәфтәргә языла.

-lll. УМ өлешләп чишү.(13 мин)

Слайд 7  Дәрәҗә

Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә. Сыйфатларның 4 дәрәҗәсе бар.

Слайд 8. Җөмләне укыгыз. Сүз нәрсә турында бара?

  1. Агачларны ак бәс сарган..  

Көт.җ. Бу җөмләдә бәснең (карның) ак төстә булуы әйтелә. Слайд 9

-Әйе, бу җөмләдә без бәснең бары тик ак икәнен генә беләбез. Һәм бу сыйфатның гади дәрәҗәсе була. Махсус кушымча ялганмый.

Гади д.мисаллар китерелә. Ак, зәңгәр, матур, яшел, сары, чибәр, зур, кечкенә. Слайд 10

2)Лимон бананга караганда сарырак.  Слайд 11

Көт.җ. Бу җөмләдә сыйфат лимонның сарырак икәнен хәбәр итә, ягъни аны банан төсе  белән чагыштыра. Слайд 12

Гади дәрәҗә + рак, - рәк кушымчасы= чагыштыру дәрәҗәсе Слайд 13

Мисал:Кызылрак, зәңгәррәк, олырак, кечкенәрәк, матуррак, озынрак.  Слайд 14

3) Бу алма кып – кызыл булып пешкән Слайд 15

Көт.җ. Бу җөмләдә сыйфат алманың нык кызыл булуын, артыгыннан бигрәк кызаруын күрсәтә. Слайд 16

1.Көчәйткеч кисәкчә(кып-,кап-зәп-, сап-,ямь-)+ гади дәрәҗә=  артыклык дәрәҗәсе

Слайд 17

   2. Иң, үтә,дөм, җете кисәкчәләре + гади дәрәҗә =  артыклык дәрәҗәсе

   3. Сыйфатларның кабатлануы = артыклык дәрәҗәсе

Мисал: Кып- кызыл, җете кызыл, Кызылның кызылы.(арт.дәрәҗ-ң 3 төрле юлы )

-Сап-сары, кап-кара, зәп-зәңгәр, ямь-яшел. Слайд 18

- Иң матур, үтә чибәр, дөм сукыр.

- матурның матуры, сарының сарысы.

4) Күлнең суы зәңгәрсу  төстә иде.      Слайд 19

Көт.җ. Бу җөмләдә сыйфат күлнең зәңгәрдән ачыграк булуын күрсәтә, кимлек билгесен өсти.             Слайд 20

Гади дәрәҗә + -су, -гылт,  -кылт, -келт, -кылтым, - келтем, -елҗем, -сыл кушымчалары    

                 = кимлек дәрәҗәсе .        Слайд 21

Мисал:Зәңгәрсу, кызгылт, ачкылт, яшькелт, ачкылтым, төчкелтем, күгелҗем, аксыл Слайд 22

Слайд 23 сыйфат дәрәҗәләре кушымчалары белән.

Орфографик күнекмә

Кушымчаларны дөрес язу , к-г га алмашыну очракларын аңлатып үтү.

  • Физкультминутка  -Микс фриз групп.  

       Баш кисәкләр? (Ия, хәбәр)

      Иярчен кисәкләр? ( хәл, тәмамлык аергыч, аныклагыч)

  • Татар телендә килешләр? (6)
  • Нинди сузыклар бар? (калын, нечкә) яки (иренләшкән, иренләшмәгән)
  • Тартыклар ничә төргә бүленә? (яңгырау, саңгырау)
  • Алфавитта татар авазларын гына белдергән  хәрефләр (ә,ө,ү,җ,ң,һ)
  • Сингармонизмның төре ( рәт гармониясе, ирен гармониясе)

IV.Яңа теманы ныгыту.(14 мин.)

1.Утырабыз. Өстәлдә төрле сүзләр язылган карточкалар бар. Бу нинди сүзләр? (Сыйфатлар) Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп дәфтәрегезгә язып аласыз. Слайд 24

1 нче өстәлгә: Салкын, ак , җылы, авыр,  матур.

Слайд 25   Тикшерү.

 Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча 

Ак Аграк Ап-ак Аксыл 

Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса 

Авыр Авыррак Бик авыр ----------- 

Матур Матуррак Бик матур ------------ 

2 нче өстәлгә: Яшел, әче, усал, татлы, йомшак

Яшел,  яшелрәк, ямь-яшел, яшкелт

Әче,  әчерәк, бик әче, әчкелтем

Усал, усалрак, усалның усалы, ----------

Татлы, татлырак,  бик татлы, -----------

Йомшак, йомшаграк, бик йомшак,-------------

Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп  буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?Авыр, матур сыйфатларның кимлек дәрәҗәгә куеп булмый.Бу очракта  аларның антонимнарын кулланабыз. Нинди  сүзләргә антоним дип әйтәбез? Антонимнарын әйтегез. Нинди  сүзләргә синонимнар дип әйтәбез? Матур сүзенең синонимнарын әйтегез.

1.СИНГАПУР СТРУКТУРАСЫ   КОНЭРС (4 почмакка 4 дәрәҗә исеме язылып  эленгән)

Укучылар өстәлдә вак карточкалар ята. Һәрберегез берне ала. Анда  язылган сүз буенча   тиешле почмакка барып  басып, җөмлә уйлап әйтәсез. (Мәс: салкынча сүзен алган укучы кимлек дәрәҗәсе почмагына барып баса һәм шул дәрәҗәгә җөмлә әйтә).

Таймд пэа- шэа. Күршедәге почмак белән парлашалар. 30 секунд вакыт бирәсең, Кем озынрак шул башлый дисең дә, үзең тыңлап йөрисең бер-берсенә үзләренең сайлаган почмаклары турында сөйлиләр, аннан тагын 30 секунд бирәсең, бу юлы икенче ләре сөйли.

1.Дәреслек белән эшләү. 131 бит 211 нче күнегү.Өзекләрне укыгыз, сыйфатларны гына күчереп языгыз, җәяләр эчендә аларның дәрәҗәсен күрсәтә барыгыз.

2.Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз. Слайд 26

           ... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый. 

... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт. 

Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле, яшел. 

Тикшерү Слайд 27

Җәйге җылы көн. Болында ак, зәңгәр чәчәкләр үсә. Аяз күктә төрле-төрле кошлар сайрый. Яшел үлән арасында кызыл җиләкләр пешеп утыра. Нинди күңелле вакыт!

  • Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен киррәк? 
    IV. Йомгаклау.( 3 минут)

- Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Сыйфатлар турында)

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4 дәрәҗәсе бар)

- Дәрәҗәләрне санап чыгыгыз. (Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре)

- Телдә сыйфат дәрәҗәләре ни өчен кирәк?  (Сөйләм матуррак, баерак булсын өчен; кешеләрне, предметларны бер-берсе белән чагыштырыр өчен)

- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (дәрәҗә кушымчаларының дөрес язу кагыйдәләрен өйрәндек, һ.б.)

- Сезгә дәрес ошадымы ? ни дәрәҗәдә охшавын, сез үз фикерегезне смайликлар белән күрсәтегез әле. ( уртача, бик ошады, ошамады)

- Билгеләр кую.

V. Өй эше. (1 минут)

1. Сыйфат дәрәҗәләре турында сөйли белергә.

2. 212 нче күнегүне язарга.( Күрсәтелгән кушымчаларны ялгап сыйфатларның кимлек дәрәҗәсен язарга). “Слайд 28

3.  Туган ягым кышы” темасына сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, кечкенә күләмле хикәя язып килергә.

Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                                        

                                              Татар теле һәм әдәбияты атналыгы

                                                                                                      Укытучы: Галимова Г.Н.

Апрель, 2014 ел.

                              Гыйнвар 2015 нче ел.

Әгәр вакыт калса запас вариантлар!

Көчле, урта, йомшак  укучыларга биремнәр белән карточкалар  бирелә.

 Карточка №2 (Көчле укучы )

антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер. 

Кышын көн кыска, ә төн ... . 

Җәен көн аяз, ә көзен ... .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... . 

Китап калын, ә дәфтәр ... . 

Алма баллы, ә лимон ... . 

Кар йомшак, ә боз ... . 

Шикәр ак, ә күмер ... .

 

       

      Карточка№4(Урта укучы эшли)

Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз. 

Җилсез .        чәчәк 

Хуш исле .     иртә 

Көчле .           дәрес 

Кызыклы .     бала 

Уңайлы .        тавыш 

Тәмле .            өстәл 

Матур .          аш 

      

Карточка №6(Йомшак укучыга)

Уен. Карточкадагы  “артык сүзне тап”. 

Кыяр, яфрак, яшел, агач. 

Алма, карбыз, җиләк, тәмле. 

Эшчән, кыз, укучы, малай. 

Җил, кояш, кар, кечкенә. 

Дәфтәр, каләм, китап, чибәр. 

Сыер, кәҗә, кызыл, сарык. 

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә. 



Предварительный просмотр:

АЛМАШЛЫК. АЛМАШЛЫК ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ

Дәреснең максатлары:

1) укучыларның алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

 2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

 3) төрле милләт вәкилләренә, кешеләргә карата толерантлык (сабырлык, шәфкатьлек, игелеклелек) тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес (яңа материалны аңлату)

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тренинг, ребус чишү, төркемнәрдә эшләү, синквейн, күнегүләр башкару һ.б.

Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш”  технологиясе

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Н.М.Максимов, М.З.Хәмидуллина, 6 нче сыйныф), җөмләләр язылган карточкалар, ребус, аудиоязма, перфокарта, мультимедиа проектры, тест,  тема буенча презентация.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү  (дуслык, толерантлык турында әңгәмә)

5 мин

3

Төп өлеш (теманы өйрәнү, ребус чишү, кагыйдәне модельләштерү, “Алмашлык төркемчәләре”  турында әкият тыңлау һ.б.)

15 мин

4

Ныгыту (төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару, карточкалар, перфокарталар белән эш һ.б.)

20 мин

5

Өй  эше (1 вариант – 239нчы күнегү, 141нче бит – бирем буенча;

2 вариант – алмашлыклар кулланып күрше шәһәрдә яшәүче дустыгызга хат языгыз;

3 вариант – алмашлыклар кулланып “Минем дустым” темасына кечкенә хикәя язарга)

1 мин

6

Йомгаклау

2 мин

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- Хәерле көн, укучылар! Бүген без татар теле дәресен төркемнәргә бүленеп үткәрербез. Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам. Иң әвәл исәнләшик әле. Бүген без Сезнең белән төрле милләтләрнең бер-берсен сәламләвен (испаннар, инглизләр, руслар, татарлар) кулланырбыз.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, игътибар белән тактадагы эпиграфка карагыз әле. Сез аны ничек аңлыйсыз?

- Ә толерантлык сүзен Сез ничек аңлыйсыз? Аңа нинди синонимнар табып була?

III. Төп өлеш:

1)  Укучылар, мин Сезгә хәзер җөмләләр язылган карточкалар таратам, ә Сез анда төшеп калган сүзләрне куярсыз?

-Укучылар, нинди сүзләр төшеп калган?

Алар нинди сүз төркеменә карый?

- Чыннан да, шулаймы икән? Тактадагы ребусны чишик әле. Татар телендә кулланыла торган хәрефләрне сызып барыйк.

Һ а ә ң л м җ а ү ш л ы ө к

- Алмашлык русча ничек була?

- Укучылар, ә хәзер тактада бирелгән текстны укып чыгыгыз әле.

Марат мәктәптә бик тырышып укый.

Марат мәктәптә бик тырышып укый.

Марат – 6нчы сыйныф укучысы.

Ул – 6нчы сыйныф укучысы.

Маратка 12 яшь.

Аңа 12 яшь.

Маратның дуслары күп.

Аның дуслары күп.

 - Укучылар, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

- Әлеге алмашлыклар нинди сүз төркемен алмаштырып килгән?

- Ә хәзер әйтегез әле  кайсы текст матуррак яңгырый? Нигә? Әлеге сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

- Димәк, укучылар, алмашлыкларның төп вазыйфасы нидән гыйбарәт?

Алмашлык

алмаштырып килә

җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч

кабатлаулардан коткара

- Ә хәзер 3 төркемдә дә бергәләшеп алмашлыкның кагыйдәсен языйк.

Дәреслек белән эш.

- Әйдәгез, дәреслекне ачып кагыйдәне укып чыгыйк, без берни дә төшереп калдырмадыкмы икән? (140нчы бит)

- Димәк, алмашлык исемнәрне генә түгел, сыйфатны, сан һәм рәвешне дә алмаштырып килә торган сүз төркеме икән. Укучылар, шунсын да әйтергә кирәк алмашлыклар җөмләдә шулай ук хәбәр дә, хәл дә булып килә алалар. Кагыйдәләрегезне тулыландырып куегыз.

- Ә хәзер, алмашлык турында бер әкият тыңлап китегез.

Борын-борын заманда алмашлыкның бер дусты да булмаган, аңа бик күңелсез, ямансу булган. Көннәрдән бер көнне юл юлга, дуслар эзләргә чыккан, атнаның һәр көнендә ул үзенә яңа дуслар тапкан, шул көннән башлап ул дусларыннан бер дә аерылмый, алар белән гел бергә икән, гел бергә булганга әлеге дусларны алмашлыкның төркемчәләре дип атаганнар.

- Әйтегез әле,  укучылар, атнада ничә көн? Димәк, алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? Дөрес, укучылар, алмашлыкның мәгънә ягыннан җиде төркемчәсе бар.

- Тактага карагыз, анда алмашлыкның төркемчәләре  бирелгән. Укучылар карагыз әле, зат, сорау, күрсәтү алмашлыкларының  сүзләре буталып беткән, аларга ярдәм итик әле, буталган сүзләрне үз ияләренә дөресләп кайтарыйк (мин, кем, нинди, нишли, бу, теге, шул, әнә).

Физкульттәнәфес.

- Бик әйбәт. Ә хәзер мин Сезне уенга чакырам. Парлашып бер-берегезгә карап басыгыз, Һәм минем арттан кабатлагыз.

Менә мин нинди үстем,

Син дә шактый үскәнсең,

Менә минем күзләрем,

Менә синең күзләрең,

Менә минем сул кулым,

Менә минем уң кулым,

Уң кулларны бирешик

Булырсың минем дустым.

- Рәхмәт, укучылар. Әлеге уенда без Сезнең белән алмашлыклар кулландыкмы? Нидиләрне?

- Бик әйбәт. Ә хәзер мин Сезгә нәни генә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. Җырны игътибар белән тыңлагыз, кулланылган алмашлыкларны язып алырга тырышыгыз, аннан бергәләп без аларның төркемчәләрен билгеләрбез.

- Укучылар, җырда нәрсә турында сүз бара? Җырлаучының дуслары нинди милләттән? Ә Сезнең дусларыгыз бармы? Алар нинди милләттән? Сез алар белән нинди телдә аралашасыз?

IV. Ныгыту:

Тест

1. Алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

           1) модаль сүз төркеменә

           2) мөстәкыйль сүз төркеменә

           3) бәйләгеч сүз төркеменә

2. Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар?

             1) өч

             2) дүрт

             3) биш

             4) җиде

3. Бу, теге, әнә, шундый, тегеләй, болай – нинди алмашлыклар?

            1) билгеләү алмашлыклары

             2) күрсәтү алмашлыклары

             3) сорау алмашлыклары

              4) тартым алмашлыклары

4. Алмашлык җөмләдә

              1) ия, хәбәр, тәмамлык

              2) аергыч, хәл, хәбәр

              3) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

4) аергыч, тәмамлык, хәл

булып килә

V. Өй эше: 

1 вариант – 239нчы күнегү, 141нче бит – бирем буенча;

2 вариант – дуслык турында, алмашлыклары булган, 5 мәкаль, яки әйтем язып килергә;

3 вариант – алмашлыклар кулланып күрше шәһәрдә яшәүче дустыгызга хат языгыз.

VI. Йомгаклау:

- Укучылар, Сез төрле милләттән дусларыгыз барлыгын әйттегез. Барлык милләтләр дә кайда яши? Ә җир шары нинди? Әйдәгез без дә түгәрәккә басыйк, бер адым алга атлыйк, бер-берегезнең җилкәләрен тоясызмы? Мин Сезгә киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегез дә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

Алмашлык төркемчәләре

Зат алмашлыклары

Тартым алмашлыклары

минеке, синеке, аныкы, сезнеке, аларныкы, безнеке,

Күрсәтү алмашлыклары

Сорау алмашлыклары

Билгеләү алмашлыклары

барлык, бөтен, һәммә, һәр, һәрбер, һәркем, бары, үз(е)

Билгесезлек алмашлыклары

кайсыдыр, кемдер, нәрсәдер, ниндидер, әллә кайсы, әллә кем, әллә нәрсә, әллә нинди һ.б.

Юклык алмашлыклары

беркем, һичкем, һичнәрсә, бернәрсә, һичнинди, бернинди, һичкайчан, һичкайда, берни һ.б.

  1. ...              дусларым белән саф һавада уйнарга яратам.
  2.  ...         китап             ..., ә дәфтәр Гөлназныкы.
  3.   ...                китәләр, ә ...               каласыз.
  4.  ...         Казанда булдыңмы?
  5.  Дустың ...            яши? 

  1. ...              дусларым белән саф һавада уйнарга яратам.
  2.  ...         китап             ..., ә дәфтәр Гөлназныкы.
  3.   ...                китәләр, ә ...               каласыз.
  4.  ...         Казанда булдыңмы?
  5.  Дустың ...            яши? 

  1. ...              дусларым белән саф һавада уйнарга яратам.
  2.  ...         китап             ..., ә дәфтәр Гөлназныкы.
  3.   ...                китәләр, ә ...               каласыз.
  4.  ...         Казанда булдыңмы?
  5.  Дустың ...            яши? 

Тест

1. Алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

           1) модаль сүз төркеменә

           2) мөстәкыйль сүз төркеменә

           3) бәйләгеч сүз төркеменә

2. Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар?

             1) өч

             2) дүрт

             3) биш

             4) җиде

3. Бу, теге, әнә, шундый, тегеләй, болай – нинди алмашлыклар?

            1) билгеләү алмашлыклары

             2) күрсәтү алмашлыклары

             3) сорау алмашлыклары

              4) тартым алмашлыклары

4. Алмашлык җөмләдә

              1) ия, хәбәр, тәмамлык

              2) аергыч, хәл, хәбәр

              3) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

4) аергыч, тәмамлык, хәл

булып килә .



Предварительный просмотр:

Тема:Туры һәм кыек тәмамлыклар.

Максат: Туры һәм кыек тәмамлыклар турында төшенчә бирү;

укучыларның танып белү активлыгын, мөстәкыйллеген үстерү; патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица; тест; перфокарта.

Материал: М.Җәлил.Шигырьләр җыентыгы.

Дәрес барышы: I. Оештыру моменты.Исәнләшү.

Укучыларны ике төркемгә бүлү. II. Актуальләштерү.1)һәр төркем үз исемен ребусны чишеп таба.

I        төркем- "ТУРЫ ТӘМАМЛЫКЛАР",

II        төркем-"КЫЕК ТӘМАМЛЫКЛАР" дип атала.
2)Дәреснең темасын,максатын ачыклау.Дәфтәргә число ,тема язып куела.
3)Тактадагы җөмләләр өстендә эш.

Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләрен табарга,тәмамлыкларның килешен билгеләргә.

"Туры тәмамлыклар"төркеменә:

1.М.Җәлилнең әсәрләрен яратып укыйлар.

2 .Шагыйрьнең әсәрләре тормыштагы матурлыкны күрергә чакыра.

З.Мин хат укыйм.

4.Без чәчәкләр җыябыз.

"Кыек тәмамлыклар"төркеменә:

1 .Шагыйрь үлемгә елмайган хәлдә бара.

2.Ул тормыш турында уйлый һәм яхшылыкның явызлыктан өстен чыгачагын белә.

III.  Яңа теманы аңлату.

1 .Җөмләдә Т.к. -дәге исем,яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз белән белдерелгән тәмамлык туры тәмамлык дип атала.

Туры тәмамлыклар конкрет билгеле булганда, әйберне,затны белдергән очракта Б.к. формасында киләләр.

Мәсәлән:Мин хат укыйм.(Хат кемнеке икәне билгесез.) Шулай ук тәмамлыклар фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәге алдыннан янәшә урнашканда туры тәмамлыклар булалар. Мәсәлән:Без чәчәкләр җыйдык.

Ияртүче сүзгә Ю.к.,Ч-к.9У-В.к. кушымчалары яки бәйлектәйлек сүз белән бәйләнгән тәмамлыклар кыек тәмамлыклар дип атала. 2.Дәреслектәге кагыйдәне уку.

IV. Практик күнекмәләр формалаштыру. 1 .һәр төркем үзенә мисал уйлап әйтә. 2.73нче күнегү.

а)Тексны тулысыңча бер укучы укып чыга.

б)Тәмамлыкларны табып үзләре ачыклап килгән җөмлә кисәге белән әйтәбез.

в)2нче абзац."Үзеңне үзең тап" уены.һәр төркем үзен эзли. "Туры тәмамлыклар"-туры тәмамлыкларны таба. "Кыек тәмамлыклар"-кыек тәмамлыкларны таба. г)Калга өлеше язмача. "Күршеңне тап"уены. "Туры тәмамлыклар"-кыек тәмамлыкларны табып яза, "Кыек тәмамлыклар"-туры тәмамлыкларны табып яза. (телдән тикшерелә).

3 .Физкультминутка.

4.Сәләтле балалар аерым карточка белән эшли. Калган укучылар М.Җәлилнең шигыре өстендә эшлиләр.

Син бастыңмы сафка,кыенлык, Кайгы йөгең илен тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда.

Йөрәк елый,таныш яңакларда Канлы яшь һәм сулган төс күреп, Күргәннәрем шомлы әкият кебек, Кичергәнем авыр төш кебек.

Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас, Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас.

Бирем: тәмамлыкларны табып төрен билгеләргә.

Нәрсәне? Илне тартканда- йөген (Т.к.)

Кемне? Сыный батырны (Т.к.)

Нәрсәдә? Кыенлыкта

Нәрсәләрдә? Яңакларда (сәләтле балаларның эше тикшерелә)

5.Перфокарталар белән эш.(Тест)

Зсорау.һәр сорауга Зәр җавап. Сайлап алынган җавапны җиңелчә генә тишәсез. Кызыл чыкса, җавап дөрес, (үз эшләренә үзләре нәтиҗә ясыйлар) У.Иомгаклау.

V. Нәтиҗә ясау. Нәрсә турында белдек? Тәмамлык /     \ Туры   кыек ?        ?

VI. Өй эше. 1.Кагыйдә, 2.72нче күнегү. Кучереп яз. Тәмамлыкларны күрсәт.