Авторлык программасы

Әхмәтсәгыйрова Әнисә Касыйм кызы

Нурлат төбәгенең үткәне һәм бүгенгесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nurlat_tobgenen_utkne_hm_bugengese.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе

“Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе»

 

                 

Нурлатым -туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе

( авторлык программасы)

                                                                                             

                                                      Башкаручы: Нурлат  гимназиясенең

                                                                            югары категорияле  туган (татар) теле һәм әдәбияты

                                                                                укытучысы   Әхмәтсәгыйрова Әнисә Касыйм кызы

                   

ЭЧТӘЛЕК

бит

Аңлатма язуы.................................................................................................3

Программаның максаты, бурычлары...........................................................4

Көтелгән нәтиҗәләр........................................................................................5

Авторлык программасының календарь-тематик планы...............................6

Кулланылган әдәбият исемлеге......................................................................7

Аңлатма язуы

    Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары,үткәне, бүгенгесе балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

     Укучыны шәхес итеп формалаштыруда  әхлак  тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим. Узен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, аңа хыянәт итә алмый. Үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән башлана: җиреннән,шәһәреннән, районыннан, урамыннан. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше.

      Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.

      Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде.

      Бүгенге көндә электив курслар үткәрү – көнүзәк проблемаларның берсе булып килеп басты. Бу – заман таләбе. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, аларны эзләнергә өйрәтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф- гадәтләренә ихтирам хисләре уяту – бүгенге уку-укыту өлкәсендәге төп таләпләр булып исәпләнә. Программа 7-9 нчы сыйныфлар өчен оештырылып 21 сәгатькә исәпләнә.

     Курс өйрәнгәндә укучылар тарафыннан интеллектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә укучылар татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

    Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Укучылар лекция-практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Парлы һәм группалы эш алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр.

     Электив курсның эчтәлеге турыдан-туры мәктәптә татар әдәбиятын укыту буенча төп курс программасына өстәмә буларак тәкъдим ителә. Шулай ук туган төбәге белән кызыксынган, матур әдәбият әсәрләрен укырга яраткан  укучыларга түгәрәк эше планы буларак та тәкъдим итәргә мөмкин.

3

Курсның максаты һәм бурычлары:

  • районыбызның үткәне һәм бүгенгесен чагыштырып аның            аның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, мәдәният үсешен    эзлекле күзәтү.
  • районыбыз һәм шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән һәм тарихта эз калдырган шәхесләребез белән танышу.
  • укучыларның туган як  белән кызыксынуын үстерү,туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү      

                                                                             

4

Көтелгән нәтиҗәләр

  1. Телдән һәм язма сөйләмдә:
  • репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
  • продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.
  1. Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку һәм анализлауга ирешү.
  2. Караган фильм яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.
  3. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.
  4. Нурлат төбәгендә яшәп иҗат итүче әдипләрнең һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү.
  5. Тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү.
  6. Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.
  7. Әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү
  8. Укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.
  9. Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү  һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

                                                                                                                                                       5

Программаның эчтәлеге

       Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Туган як нәрсәне өйрәнә?Шәһәребез һәм районыбыз тарихы

1

Лекция -әңгәмә

2

Район исеме ни сөйли?

1

Мәгълүмат туплау

3

Район мәгарифе тарихы, мәгарифнең үткәне

1

Телдән экскурсия

4.

Шәһәрдә һәм районда(промышленность)үсеше

1

Лекция- әңгәмә

5.

Нурлат тимер юлы станциясе, шикәр заводының төзелеше

1

Әңгәмә

экскурсия

6.

Райондагы нефть разведкасы

1

Әңгәмә

7.

8.

Нурлат һәм Октябрь районы халкы.Бөек Ватан сугышында

-фронтта катнашучыларны

- фронтта якташларның батырлыгы

- Советлар Союзы геройлары һәм аларның орденнары

2

Лекция - әңгәмә

9.

Югары хәрби бүләкләргә лаек булган якташлар турында сөйләшү

1

Әңгәмә

10.

11.

Нурлат районының якташ язучылары һәм шагыйрьләре

2

Рефератлар тыңлау

12.

Спорт белән хезмәт бергә баралар. Районның атаклы спортсменнары

1

Лекция- әңгәмә

Мин – спорт яклы. (инша язарга)

13.

Туган ягымның күренекле рәссамнары.Плониш Н.И,Родионов Н.

1

Әңгәмә

14.

Районның сәнгать эшчеләре

1

Рефератлар тыңлау

15.

 Нурлат районының танылган галимнәре

1

Лекция- әңгәмә

16.

НГДУ ның барлыкка килүе һәм аның тарихы

1

Әңгәмә

17.

Туган ягым табигате

1

Экскурсия

18.

Киләчәккә зур өметләр баглап

1

шәһәр төзелеше турында әңгәмә

19.

Кемнән үрнәк алырга? (Укытучылар династиясе)

1

Хронологик таблица. Мәктәбебездәге яки районыбыздагы абруйлы укытучылар династиясе

20.

Нурлат төбәк  музеена сәяхәт

1

Инша

21

Туган ягым буйлап сәяхәт

1

Түгәрәк өстәл

6

Файдаланылган  әдәбият исемлеге.

  1.  Нурлат газ чыгару идарәсе. “ Нурлатнефть” – 2001 нче ел
  2.  НГДУ “Нурлатнефть: вчера,сегодня,завтра”, Казань, 2004г
  3. “Гордость земли Нурлатской” – 2005 г
  4.  РТ Нурлат – 2005г
  5. “Хәтер китабы”, Казан, 2005 нче ел
  6. “Нурлатым нурлы атым” Татарстан китап      нәшрияты,Казан,2006 нчы ел
  7. “Нурлат йолдызлыгы, Казан,2007 нче ел.
  8.  И.Диндаров “Нурлат җирлегенең күренекле кешеләре”. Казан, 2018нче ел.
  9. “Они вернулись с победой”, Казань, 2008год.

10.“Гордость земли Нурлатской”, Казань, 2008год.

7