Дәрес эшкәртмәләре

Әхмәтсәгыйрова Әнисә Касыйм кызы

3 нче сыйныф,рус төркеме өчен "Дуслар"хикәясе темасына дәрес эшкәртмәсе.

Үткәннәрне кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_kl.deres_eshker.se_.docx17.13 КБ
Файл utknnrne_kabatlau.docx30.84 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: «Дуслар» хикәясе

Максат:

1.        Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.

2.        Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3.        Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, индивидуаль эш биремнәре, таратма карточкалар.

Материал: 3 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге .

I .Оештыру моменты.

1)Исәнләшү.

- Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

2) Уңай психологик халәт тудыру.

Бер-беребезгә карадык, елмайдык, хәерле көн теләдек.

- Хәерле көн!

-Хәерле көн!

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген ничәнче число?

- Атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

- Рәхмәт!

Бүген әдәби уку дәресен мин алып барам.

Актуальләштерү.

-        Укучылар, без бүген дәрестә нинди хикәя укырбыз икән? Ничек уйлыйсыз?

-        Моны белер өчен, мин сезгә карточкалар өләшәм, сезгә хәрефләрдән сүз җыярга кирәк.

-Нинди сүз булды? (дуслар)

- Яхшы.

- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

- дуслар....

- Әйе, бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында сөйләшербез, яңа сүзләр белән танышуны дәвам итәрбез.

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1) сүзлек өстендә эш.

- Текстны өйрәнү алдыннан, яңа сүзләр белән танышып китик.

- Игътибар белән экранга карыйбыз.

а) - Әйдәгез әле, укучылар, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Хор белән эш

а)- Ә хәзер, укучылар, бу сүзләрне сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (сүзләрне язалар).

б)- Әйдәгез әле, бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез.

Сүзтезмәләр төзү. Фронталь эшләү.

в) - Ә, хәзер укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр төзибез.

2) Текст белән эш

а) - Укучылар, 22 нче биттәге “Дуслар” дигән текстны табыгыз.

Текстны игътибар белән тыңлагыз.Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

б)текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

Кем текстның эчтәлеген русча сөйли?

Сорауларга җавап бирү.

1. Игорь белән Федя ни өчен бергә? (Чөнки алар дуслар, бергә футбол уйныйлар, чаңгы шуалар).

2. Чаңгы ярышында нәрсә булды? (Игорь егылды, аның чаңгысы сынды)

в) - Текстны тулырак аңлау өчен, укып чыгабыз, тәрҗемә итәбез. Игътибар белән, аңлап укыгыз.

- Ә хәзер, текстны тәрҗемә итәбез.

г) Тәрҗемә эше.

- Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранга карыйбыз. Сезнең алда сораулар:

-Федяга нишләргә?

–Син Федяга нинди киңәш бирер идең? (булышырга)

Таймд пэа шэа (30 сек. Вакыт бирелә)

(Укучыларның җаваплары)

-Молодцы

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, дуслар нинди булырга тиеш? (Модельләштерү)

-Дус нинди булырга тиеш?

-Дус нинди булмаска тиеш?

- Балаларның җаваплары. (Минемчә, дус .....булырга тиеш. Минемчә, дус .....булмаска тиеш).Җаваплары критерийлар белән бәяләнә.

Физ. Минут

V. Яңа материалны ныгыту.

- Ә хәзер, төркемнәрдә эшлибез. Рәсем буенча бирелгән сүзләрне кулланып, дуслык турында хикәя төзү.

Дуслар.

1.Игорь белән Федя .......

2. Кыш көне алар........ шуалар.

3. Алар икесе дә бик .......шуалар.

4. Бүген алар .....чаңгы ...... киттеләр.

5. Кинәт Игорь …….

6. Финиш бик........

(Җавапларны язалар).

Һәр төркемнән 1 укучы җавап укый.

VI. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа сүзләр белдек?

- Дуслар турында.

2. Рефлексия

3. Өй эше.

-        Текстны укырга, тәрҗемә итәргә

-        Эчтәлеген сөйләргә.

-        “Дуслык” темасы белән бәйле мәкальләр алып килергә

4.        Саубуллашу.



Предварительный просмотр:

Тема: Үткәннәрне кабатлау.

Максат: - сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту;

  • авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;
  • мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү;
  • дәреслектә ориентлаша белү;
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • күршең белән хезмәттәшлек итү.

Җиһазлау: карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

Орг. момент.

  1. Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!
  • Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.
  • Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Терсәкләр? Парта читендә.

  • Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:
  • Шауламаска!
  • Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
  • Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
  • Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
  • Бүгенге безнең дәресебезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту.

  1. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

- Дәресебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

  1. нче тур. Сорауларга җавап бирү.

- Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)

- Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан)

- Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)

- Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)

  • Татар телендә сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)
  • Татар телендә бу ([о], [ы], [э(е)] – күрсәтелә) авазлар ничек әйтелә?(тар)
  • Рус теленнән кергән сүзләрдә бу авазларны ничек әйтәбез?(сузыбрак)
  • Каен, бала, балан, карбыз, кабак- сүзләре нечкәме, калынмы??(калын)
  • Ни өчен бу сүзләр калын әйтелешле?(сузык авазлары калын булганга)
  • Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)
  • Яңгырау тартыклар ничек ясала?(азрак тавыш һәм шаудан)
  • Саңгырау тартыклар ничек ясала?(шаудан гына тора)
  • Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.
  • [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)

  1. нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә?

а) авыл, савыт, тавыш

б) чаңгы, миңа, зәңгәр

в) һәйкәл, һәм, һәрбер

г) җиде, җиңел, җим

д) үсә, үлән, үрдәк.

  1. нче тур. Сорау- табышмаклар.

- Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)

  1. нче тур. Артык авазны табу.

- Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)

1 команда- [б], [в], [д], [у], [ж]

2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]

  1. нче тур. Буталган хәрефләр: (слайд)

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

6 нчы тур. “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата: -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

7 нче тур. Авазларның парларын табу.

- Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

- Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. “Мәктәп, дәрес” сүзләре. Шушы сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (1-2 баланың җөмләсе укыту)

8. Физминутка.

9нчы тур.

Төлке , борын , эшче.

- Бу сүзләр кайсы кагыйдәгә туры килә?

10 нчы турТылсымлы чылбыр.

- Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

1 вариант: авазирәкагыйдә

2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

III. Дәреслек белән эш.

  1. Мөстәкыйль эш.
  • Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?
  • Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

11 нче тур.

- “Баскыч”

- 1 рәт“Б” хәрефенә башланган сүзләр төзи; 2 рәт- “Д” хәрефенә башланган сүзләр төзи.

  • Укучылар безнең дәресебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт.
  • Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.
  1. Өй эше бирү.
  1. Йомгаклау.
  • Укучылар дәрестә нәрсәләр эшләдек?
  • Сезгә аеруча нәрсә ошады?
  • Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?