Мастер-класс 2019

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

 Эссе  “Минем методик табышларым“

“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

(Ризаэддин Фәхреддин

     Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

    Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора.

    2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. Башкалабызда үткәреләчәк илкүләм чарага  килүче яшь һөнәрчеләрнең дә башында укытучылар тора.Димәк әлеге дөньякүләм чемпионатның үткәрелүендә   укытучының да өлеше зур дип әйтергә була.

      Укытучы булу теләге миндә 2нче  сыйныфта укыганда туды. Шул вакытта мин үземә “укытучы булам” дидем.Укытучы һөнәренә мәхәббәт уятучы -  минем беренче укытучым Булатова Җәмилә Хаҗи кызы булды.Ул безне, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Менә шул чагында укытучы апа минем кечкенә йөрәгемә сүнмәслек зур дәртләр салды. Минем дә аның кебек буласым килде. Бу теләк көннән-көн арта барды. Аның һәр дәресе мавыктыргыч, кызыклы иде.Өлкәнрәк сыйныфларда укыганда, “нинди һөнәр сайларга ?”соравына минем җавабым әзер. Әти –әнием “Табиб буласыңмы әллә, кызым?”-дисәләр дә, минем балачак хыялыма каршы килмәделәр. Балачак хыялым чынга ашты. Мин бәхетле. Мин укытучы. Татар теле укытучысы.Шул көннән башлап, мин бөтен күңелемне биреп дәресләремне үткәрәм. Балаларны, туган телем  – татар телемне яратуым мине татар теле укытучысы иткәндер.

Татар телен укучыларыма өйрәтү - минем өчен шатлык, горурлык. Аларга  телебезнең байлыгын, гореф гадәтләрен  җиткерә алуым белән мин бәхетлемен.

Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә  балаларым : “Исәнмесез,” – дип каршы ала, кайтып киткәндә: “Сау булыгыз”, - дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелне ниндидер рәхәт, җылы хисләр биләп ала.

             Һәр сыйныфтагы һәр укучы - индивидуаль шәхес. Араларында бик сәләтлеләре дә, фәнгә бармак аша караучылары да булгалый. Шулай да һәрберсе белән уртак тел табып эшләргә тырышам. Иң зур теләгем: укучым үзенең фикерен кыю итеп башкаларга җиткерә алсын, матур сөйләмгә ирешсен. Ә укучыларны укуга ничек җәлеп итәргә? Бу сорау бүгенге көндә күпләрне борчый, авыл җирендә бигрәк тә. Чөнки мәктәп баласының укудан тыш, өйдә дә эшләре күп: мал- туар карау, кар көрәү, язын, көзен бакчада эшләү һ.б.  Шуңа карамастан балаларны ничек тә булса кызыксындырырга, укуга юнәлтергә кирәк. Ә эш сөйгән бала, минемчә, укуга битараф була алмый.Әлбәттә монда укытучының роле бик зур.

     Мин һәр  балада татар теленә, укуга кызыксыну, мәхәббәт уятырга тырышам.Дәресләребез уен җыр, сәяхәтләр  формасында үтә. Дәрескә укучыларның теләп , шатланып керүләре минем өчен зур бәхет.Безнең мәктәп рус мәктәбе булса да , бер генә укучы да телебезгә битараф түгел.

Шактый укучыларыбыз татар газета –журналларын һәрдаим алып баралар. Китапханәләрдән татар язучыларының әсәрләрен алып укыйлар. Әдәбият дәресләрендә әсәрләр укуга кызыксыну уята алуыма мин чиксез шатмын. Ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү эшемә зур бәя дип саныйм.Телефон, компьютер заманында бала китап өстендә утыра икән,бу телебезнең ни дәрәҗәдә гүзәл, мөһим икәнен дәлилли. Китап сөйгән бала укуда да алдынгы була.Сингапур методикасы элементларын куллану да , укучыларның укуга, фәнне үзләштерүгә кызыксынуларын арттыра.Чөнки һәр бала уйлаганын, фикерләгәнен әйтергә тырыша, иптәшләре ярдәменә таяна.

Мәктәптә  "Туган тел" көне, язучылар иҗатына багышланган кичәләр, КВН нар уздырылып барыла.Укучылар  һәркайсында теләп катнаша. Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшенең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуында. Минем уйлавымча,укучы нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын- ул үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш. Мин үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.

“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел” ди Ш.Маннур.Бу сүзләрнең мәгънәсенә инде укучыларым төшенде диясем килә. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр ,аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары баллар ала алмаган укучыларым район күләмендә генә түгел, республика этабында да  татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышлар казаналар.

   Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән.

      Рус баласының китапханәдән татар китаплары,газета-журналлары алып  укуы, татар телендә тапшыруларны кызыксынып каравы, фәнне өйрәтүдә 1 адым алга атлау дип саныйм. Укучыларым белән дәрестә генә түгел, тәнәфестә, ашханәдә дә гел татар телендә генә сөйләшәм.Иң куанычлысы: алар да  тырыша -тырыша татар телендә җавап бирергә тырышалар.

Мин 5нче сыйныфны җитәклим. Сыйныфымда 11 укучы.Кечкенә кошчыкларым-укучыларымны үз балаларымдай  бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Сыйныф житәкчесе буларак, укучыларның әти- әниләре белән дә тыгыз хезмәттәшлектә эшлим. Тәрбия өлкәсендә халык педагогикасына таянам, милли гореф-гадәтләр, бәйрәм- йолалар нигезендә толерант шәхес тәрбияләүне, укучыларда булган сәләт - мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны  үстерүне төп бурычым итеп саныйм.

“Укытучыларның үз балаларына вакытлары калмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.Мин бу сүзләр белән килешмим.Беренчедән аның мәктәптәгеләре дә “үз балаларыбыз”, икенчедән, вакытны дөрес бүлә белсән, бар нәрсәгә дә вакыт җитә. Яраткан эшемә мин куанып, очып барам. Анда мине яраткан укучыларым көтә. Алар белән бергә куанам, алар белән бергә кайгырам мин. Без дус бер гаилә булып яшибез.

“Уку – инә белән кое казу” дигән татар халык мәкален белмәгән кеше сирәктер. Ай-һай, инә белән кое казып була микән? Бәлки, буладыр, тик моның өчен гомер буе эшләргә кирәк. Димәк ,укуны  да гомер буе дәвам итәргә, тукталып калмаска кирәк. Укытучы, нәкъ менә шушы авыр хезмәтнең – укуның кирәклеген бала күңеленә сеңдерергә һәм аңа бу кыен эштә ярдәм итәргә тиешле кеше. Мин укучыларымны мәктәп бусагасын атлап,тормыш юлына чыкканда 2 телне дә камил белгән, бар яклап җитеш, үз –үзен яклый алырлык шәхес итеп күз алдына китерәм.Мәктәпне тәмамлаган кайбер укучыларым килеп, “татарча сөйләшергә өйрәткәнегез өчен рәхмәт” дигән сүзләрен ишетү, минем өчен әйтеп бетереп булмый торган бәхет ул. Димәк ,тырышлыгым юкка китмәгән.  Минем эшемне дәвам итеп, югары уку йортында, татар теле укытучысы булырга теләгән  укучыларым бар. Минем өчен бу зур мәртәбә, үз  эшемә  иң зур бәя дип саныйм.Укучыларымда үз эшемнең  нәтиҗәләрен күрү, мине яңа үрләргә омтылдыра.Укучыларым, мәктәбем, һөнәрем  – минем тормышым. Татар теле укытучысы булуыма мин чиксез горурланам. Минем өчен иң зур, алтынга тиң, табыш ул- укучыларым , алар китергән югары нәтиҗәләр, яраткан эшем, мәктәбем.

Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шундый булачак. Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!



Предварительный просмотр:

Укытучы

Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы

Предмет, сыйныф

Татар теле , 6 сыйныф(татар төркеме)

Тема

Алмашлыкларның  ясалышы ягыннан төрләре .

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:

-Татар телендә аралашуга уңай караш булдыру һәм өйрәнү теләге формалаштыру.

Алмашлыкның  ясалышы ягыннан төрләре  үзләштерү.

Газета-журналлар, китаплар укуга кызыксыну уяту.

Танып-белү УУГ:

- Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

-ясалыш юлларын аера белергә өйрәтү

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

–Диалог төзүдә катнашу.

-Парларда,төркемнәрдә  актив эшләү күнекмәсен үстерү

- Фикерне  җиткерә белү

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үзләрендә формалаштыру.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белдек, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү)

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: Алмашлыкларның ясалышы  темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү,булган белемнәрне күнегүләр эшләгәндә актив куллана.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерүне дәвам итү

 

 

Предметара бәй-ш

Уку дәресе .

Эшне оештыру

 төркемдә, парларда, индивидуаль


 

                                                                 Дәрес планы.

Тема :Алмашлыкларның ясалышы ягыннан төрләре .

 Максат:

1.Белем бирү ,ясалышлары буенча алмашлыкларны төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;

2.Үстерү:фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

3.Тәрбияви : туган телгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау,патриотик хисләр тәрбияләү, газета – журналлар укуга кызыксыну уяту

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек ( Максимов “Татар теле “6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2015 ел, карточкалар

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. Оештыру өлеше.

а)Класста психологик уңай халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар! Хәерле имин көннәр барыгызга да!

Минем исемем Гөлия Вазыгуллаевна.Буген сездә татар теле дәресен мин алып барам.

Көнне башланганда, һәрбер кеше изге теләкләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Бүген безгә кояш та елмая.

Елмай әле, дустым, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше

-Сезнең һәрберегезнең алдыгызда кояш елмаеп ята.(кояш рәсеме). Үзегезнең кояшыгызны янәшәдәге дустыгыз белән алышыгыз, узегезнең җылыгызны, елмаюыгызны дусларыгызга да бүләк итегез.

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә, кунакларга хәерле кояшлы иртә телик.

– Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып,үзебезне бәхетле тоеп, тәмле сүзләр генә әйтеп, дәресебезне башлыйк әле.

II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

-Укучылар, сез укырга яратасызмы? Нәрсәләр укырга яратасыз?(укучылар җавабы)

Ә газета -журналлар , китаплар укырга яратасызмы? Нинди газета –журналлар беләсез, укыйсыз?

Мин газета –журналлар укырга бик яратам. “Сөембикә” журналын, «Ватаным Татарстан» газетасын аеруча яратып укыйм. (газета –журналлар турында бераз мәгълүмат бирелә)

“Сөембикә” – “Азат хатын”

“Ватаным Татарстан” – “Кызыл Татарстан” булган.Исемнәре алышса да , алар тагын да баерак, кызыклырак булып чыга башлаганнар. Рубрикалары да кубәйгән. Ул рубрикаларга без бүген дәрестә тукталырбыз.

1. Тарих битләреннән. “Үткәнне белми, алга барып булмый” рубрикасы.

Без газета –журналларның исемнәре алмаштырылган дидек. Ә телебездә алмаштырып килә торган сүз төркеме бармы икән? (укучылар җавабы)

-Ә сез алмашлык  турында нәрсәләр беләсез соң?Үткәнгә күз салыйк әле. Әйдәгез тикшереп карыйк.Сезнең алдыгызда ак битләр бар, алар “Байлык туплау” битләре,шул биткә кирәкле яңа мәгълүматларны язып барырсыз. 1 нче эш булып алмашлыкларга бәйле бирем үтәп алыйк. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз.

(Биремнәр карточкада таратыла, экранда ачыла)

1.Алмашлык ________________________ алмаштырып килә торган _________________ сүз төркеме.

2.Үзе алыштырып килгән сүз төркемнәренә 1 мисал языгыз. (м-н исем- агач, сыйфат – зур, рәвеш- тиз, сан- биш)

 Алдыгызда маршрут кәгазе дә бар.Һәр биремнән соң үзегез эшләгән эшкә бәя куярга кирәк булачак.(вакыт бирелә)

Укучылар 12- 19 мартка кадәр Татарстанда  “Мәрхәмәтле Татарстан” дигән акция үткәрелә. Төрле чаралар үткәрелә: яхшы эшләр эшләү, китаплар уку, китапханәләргә йөрү, бер береңә ярдәм итү .Сез дә читтә калмассыз дип уйлыйм.Хәзер без дә бер беребезгә ярдәм итик.(курше өстәлгә).Аларның җавапларын укып чыгыгыз,  җитеп бетмәгәнне өстәргә мөмкин. Үзегезгә дә мәгълүмат ала аласыз.(укучылар курше өстәлгә күчеп, алмашлык турында укыйлар, кирәк булса өстәмәләр кертәләр)  (1-2 укучы җавап бирә)

(дөрес җавап экранда ачыла)

III.Тема билгеләү.Яңа теманы аңлату.        

-Сөйләшүебезне дәвам итик. Укучылар , газета –журналлар ничек барлыкка килә икән, ничек ясыйлар икән аларны? (экранда рәсемнәр)

-Әйе газета –журналлар барлыкка килсен өчен кешеләр күп көч түгәләр.Материал җыялар. Рәсемнәр ясыйлар, рубрикаларын тезеп куялар, билгеле бер темага материаллапрны кушалар.

- ә алмашлыклар ничек ясала икән, балалар? Ничек уйлыйсыз?(балалар җавабы)

-Димәк, без бүген  дәрестә алмашлыклар ясалышы турында сөйләшәчәкбез.Алар нинди юллар белән ясалалар икән.?

2. “Яңа көн – яңа хәбәр” рубрикасы

(Алмашлыклар  ясалышы өстендә эш.)        (төркемнәрдә эш, текст бирелә, алмашлыкларны табарга)

Укучылар, без алмашлыклар турында азмы- күпме беләбез, башлангыч сыйныфларда да тукталган идек. Текстны укып , алмашлыкларны табыгыз әле.

Без Татарстанда яшибез.Туган җир, туган туфрак һәркем өчен изге сүз.Туган җирне барлык кеше дә ярата. Әллә нинди матур җирләр булса да, туган илгә җитми. Теге-бу илләр искитмәле дисәләр дә, туган җиребез ямьлерәк.

-Балалар, бу сүзләргә карагыз әле.Ясалышларына игътибар итегез әле, барысы да бертөрлеме?(юк)

-Нәрсә белән аерылалар? Без нинди ясалу ысулларын беләбез?(кушма, парлы, тезмә, кыскартылма,ясалма, тамыр).

(һәр сүзне тикшереп чыгалар)

һәркем(кушма рәвеш, чөнки ике тамырдан тора), без(тамыр), чөнки бер тамырдан тора,теге -бу(парлы,чөнки сызык аша язылалар), барлык (ясалма, чөнки тамыр һәм  -ча рәвеш ясагыч кушымчадан тора),әллә нинди(тезмә), чөнки ике сүздән тора.

 Димәк алмашлыклар нинди юллар белән ясала? (тезү, кушу, парлау, ясалу, тамыр)

(экранда ачыла слайдларда – кагыйдә.)  (Маршрут битендә билге куела.)

-Алмашлыклар  ясалышы ягыннан 5 төрле булалар икән.(  схемасы укучыларга таратыла)

-”Байлык туплау” кәгазенә беркетеп  куегыз.

IV. Теманы ныгыту

1. “Фикер”  рубрикасы

 -Сезгә карточкалар бирелә, аларда җөмләләр язылган.(парлап эшләү) Җөмләдә билгеләнгән сүзләрне 1 сүз белән (алмашлык) алыштырырга кирәк .Күршегез белән фикерләшеп эшлисез.

1. Алмаз, Айрат, Асия ( ___________) Әлфия апага ярдәм итәләр.

2. Кышын, язын, көзен, җәен (_____________) төрле эшләрен эшләргә  булышалар.

3. Әлфия апага ярдәм иткәннәре өчен, абыйлар да , апалар да , әти-әниләр дә (_______________ )рәхмәт әйтәләр.

Сайлап алу өчен алмашлыклар: һәрвакыт, ничә, кемдер, алар, барысы, мин.

Каршыдагы дусларыгыз белән алышып тикшерегез .Ясалышы ягыннан нинди алмашлыклар кулландыгыз?

 (дөрес җавап экранда ачыла) Билге куела.

2. “Сәламәтлек” рубрикасы. Физминутка.        

     Бигрәк шаян һәрберебез. 

Тик тормыйбыз бер дә без. 

Барыбыз да чүгәлибез, 

Башны уңга борабыз. 

Аннан сулга карыйбыз 

Һәм сикерә баш лыйбыз. 

Кулларны күтәрәбез,         

Шул арада иелеп, 

Басарга өлгерәбез. 

Тирән итеп суладык, 

Үз урыныбызга утырдык. 

(слайдта ачыла)

3. “Матур әдәбият” рубрикасы.

(”Конэрс” структурасы.)

Бу рубрикада хикәяләр, шигырләр, романнар басыла.

-Өстәлдә конверт ята.Шул конвертта 4 карточка. Анда шигырь юллары.Шул юлларны укып, алмашлыкларны  табарга, ясалышы ягыннан кайсы төргә кергәнен билгеләп, кирәкле почмакка барырга кирәк..

( 4 почмак: тамыр: ясалма;    кушма;    тезмә)

А)Һәрвакыт йөрәктә

Җанымның кайгысы

Еракта.еракта

Б)Әллә кайдан, урамнан

Ачык тәрәзә аша

Очып керә бал корты.

В) Шаулаштылар күлнең камышлары,

Нәрсәдәндер боегып, зарыгып.

Г)Тынлык иде алгы окопларда

Без шахматта көчне сынаштык.        

(экранда ачыла) 

-Яныгыздагы дустыгыз белән фикерләшеп алыгыз, ни өчен әлеге почмакны сайлады икән.

(1-2 укучыны тынлыйбыз)

-Укучылар бу шигырьләрнең исеме, авторы сезгә танышмы?

-Әлеге шигырь юллары Әхмәт Фәйзи шигырләреннән алынды.(китабы күрсәтелә)

(экранда портреты күрсәтелә )

А)Һәрвакыт йөрәктә

Җанымның кайгысы

Еракта.еракта     ( “Еракта,еракта...” Ә.Фәйзи)

Б)Әллә кайдан, урамнан

Ачык тәрәзә аша

Очып керә бал корты.  (“Бал корты” Ә.Фәйзи)

В) Шаулаштылар күлнең камышлары,

Нәрсәдәндер боегып, зарыгып.  ( “Көз” Ә.Фәйзи)

Г)Тынлык иде алгы окопларда

Без шахматта көчне сынаштык.   (“ Дуслык” Ә.Фәйзи)

                              (Слайдта ачыла)

( “Байлык туплау” кәгазенә язып куялар. Маршрут кәгазенә бәя куялар.)

-Димәк алмашлыклар  шигырьләрдә дә куп очрый икән. Ә ни өчен Әхмәт Фәйзи шигырләреннән мисал китердегез дип сорасагыз, чөнки ул минем яраткан шагыйрьләремнең берсе, һәм аңа 11 мартта 115 яшь тулды.

Менә без сезнең белән “Ватаным Татарстан” газетасы рубрикалары буенча сәяхәтебезне тәмамлыйбыз.. Балалар , әйтегез әле, бу газета кайчан чыга башлады икән?

(12 март 1918 елда)        

Димәк республикабызның төп газеталарының берсенә 100ел. 100еллык тарихы бар.

V.Йомгаклау

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Ясалышы ягыннан алмашлыклар нинди була? Ничә юл белән ясалалар? Нинди яңа мәгълүмат белдегез?

2.Өй эше.(карточкаларда таратыла) Үзегез теләгән өй эшен сайлап алып эшләргә.

1. дәреслек буенча эш

2. Алмашлыкларның һәр ясалыш төренә шигырьләрдән мисал табарга..

3. Ясалышы ягыннан  төрле алмашлыклар  кулланып , “Минем яраткан китабым” темасына кеченә инша язарга (10-12 җөмлә)

3. Бәяләү.

Маршрут битләрегездә нинди билгеләр кубрәк?

-Сезнең бүген дәрестә эшләвегез миңа бик ошады. (билгеләр куела)        

4.Рефлексия “Чыгу билеты”

-Сезнең өстәлләрегездә  билетлар бар. Шул билетларны тутырып, миңа тапшырыгыз.(экранда ачыла)

1. Сиңа дәрестә барысы да аңлашылдымы?(әйе, юк, өлешчә) _____________

2. Ясалышы ягыннан кайсы алмашлыкларга  күбрәк тукталыр иден?___________

3.Синең дәрескә карата теләкләрең.___________________________________________________

-Укучылар, Татарстанда мәрхәмәтлек акция бара дидек.Сез бу атнада гына түгел, һәрвакытта да мәрхәмәтле булсагыз иде, бер берегезгә ярдәм итүдән ямь табып яшәгез. Мин китап сөюче буларак, сезгә дә кечкенә бүләкләр әзерләдем.Шушы шигырләр тупланган җыентык сезнең дустыгыз булсын. Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым.

Дәрес тәмам.Сау булыгыз.

Кайбыч муниципаль районыЕ.Г.Тутаев исемендәге

Федоровск урта гомуми белем бирү мәктәбе”

АЛМАШЛЫКЛАР

ЯСАЛЫШЫ

 Камалиева Г.В,

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

2018 ел



Предварительный просмотр:

Дәрес планы.

Тема :Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре .Кушма, парлы, тезмә рәвешләр.

Максат:        

1.Белем бирү ,ясалышлары буенча рәвешләрне төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;

2.Үстерү:фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

3.Тәрбияви : туган телгә,М.Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау,патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек ( Максимов “Татар теле “6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2015 ел, карточкалар

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. Оештыру өлеше.

а)Класста психологик уңай халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар! Хәерле имин көннәр барыгызга да!

– Көнне башланганда, һәрбер кеше изге теләкләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Иртәне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр, диләр. Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә, кунакларга хәерле иртә телик.

-Укучылар, мин бүген сезгә чүлмәк алып килдем.Ул гади чүлмәк түгел.Ул “Бәхет чүлмәге”.Чүлмәк бәхет белән тулы. Чүлмәкне күтәреп, өстебезгә бәхет койыйк.(экранда күрсәтелә).

– Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып,үзебезне бәхетле тоеп, тәмле сүзләр генә әйтеп, дәресебезне башлыйк әле.

II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

-Укучылар, сез бәйрәмнәр яратасызмы? Нинди бәйрәмнәр яратасыз?(укучылар җавабы)

-Ә минем иң яраткан бәйрәмем – ул туган көн.Ә беләсегез киләме минем туган көнем кайсы ел фасылында?Минем туган көнем кышын. Ә сезнең кайчан? (экранда ел фасыллары ачыла)

- Һәрбер ел фасылының үз билгесе бар. (өстәлдә билгеләр)

Сез шулар ярдәмендә күрсәтерсез.(м-н кыш- кар бөртеге, яз – умырзая, җәй- җиләк,  көз – сары өрәңге яфрагы.)

-Ә бүген берәрегезнең туган көне түгелме?

-Укучылар ,экранга карагыз эле(экранда ел фасыллары рәсеме һәм сүзләр кышын, язын, җәен, көзен, бүген) әлеге сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?(кайчан?)   Нинди сүз төркеменә карыйлар? (рәвеш –экранда ачыла)

-Ә сез рәвешләр турында нәрсәләр беләсез соң? Әйдәгез тикшереп карыйк.Сезнең алдыгызда ак битләр бар, алар “Байлык туплау” битләре,шул биткә кирәкле яңа мәгълүматларны язып барырсыз. 1 нче эш булып рәвешләргә бәйле бирем үтәп алыйк. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз.

(Биремнәр карточкада таратыла, экранда ачыла)

(Рәвеш ............ сүз төркеме.

Рәвеш  ........................... белдерә.

Рәвеш ............................  сорауларына җавап бирә.

 Алдыгызда маршрут кәгазе дә бар.Һәр биремнән соң үзегез эшләгән эшкә бәя куярга кирәк булачак.(вакыт бирелә)

Укучылар туган көндә кунакка баралар, хәзер без дә күрше өстәлгә кунакка барабыз.Аларның җавапларын укып чыгыгыз,  җитеп бетмәгәнне өстәргә мөмкин. Үзегезгә дә мәгълүмат ала аласыз.(укучылар курше өстәлгә күчеп, рәвеш турында укыйлар, кирәк булса өстәмәләр кертәләр)  (1-2 укучы җавап бирә

(дөрес җавап экранда ачыла)

III.Тема билгеләү.Яңа теманы аңлату.        

-Сөйләшүебезне дәвам итик. Туган көн кубебезнең яраткан бәйрәме дидек. Туган көн дигәч , барыбызныь да күз алдына торт килеп баса торгандыр.Сез торт әзерли беләсезме? Аның өчен нәрсәләр кирәк?Ничек торт ясала икән?

(экранда рәсемнәр)

-Әйе торт ясар өчен бөтен әйберләрне тезеп куярга кирәк, аннары аларны кушып , масса ясыйбыз,әзер массадан торт пешерәбез.

- ә рәвешләр ничек ясала икән, балалар? Ничек уйлыйсыз?(балалар җавабы)

-Димәк, без бүген  дәрестә рәвешләр ясалышы турында сөйләшәчәкбез.Алар нинди юллар белән ясалалар икән.?

2.Рәвешләр ясалышы өстендә эш.

Туган көнгә әзерләнгәндә  без барыбыз да көнозын әзерләнәбез, кунакларны күп чакырабыз,берсен берсе этә-төртә дусларыбыз килә,чын күңелдән котлыйлар, татарча теләкләр телиләр. ( сүзләр тактага беркетелә)

-Балалар, бу сүзләргә карагыз әле, алар нинди сорауга җавап бирәләр?( ничек) Димәк, рәвешләр. Ә ясалышларына игътибар итегез әле, барысы да бертөрлеме?(юк)

-Нәрсә белән аерылалар? Без нинди ясалу ысулларын беләбез?(кушма, парлы, тезмә, кыскартылма,ясалма, тамыр).Исемнәр ничә юл белән ясала(6)

(һәр сүзне тикшереп чыгалар)

Көнозын(кушма рәвеш, чөнки ике тамырдан тора), күп(тамыр), чөнки бер тамырдан тора,этә-төртә(парлы,чөнки сызык аша язылалар), татарча (ясалма, чөнки тамыр һәм  -ча рәвеш ясагыч кушымчадан тора),чын күңелдән(тезмә), чөнки ике сүздән тора.

 Димәк рәвешләребез нинди юллар белән ясала? (тезү, кушу, парлау, ясалу, тамыр)

(экранда ачыла) 

-Рәвешләр ясалышы ягыннан 5 төрле булалар икән.

-Дәреслектәге кагыйдәләргә куз төшереп алыйк әле.

-”Байлык туплау” кәгазенә язып куегыз.

IV. Теманы ныгыту

1.Рәвешләрен ясалышын билгеләргә .”Сүзсез уйнау” уены.

-Сезгә карточкалар бирелә, аларда рәвешләр белән сүзтезмәләр язылган.(төркемдә эш)

а) рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләрен билгеләргә

б) Шуларны сүзсез уйнап күрсәтергә кирәк.(төркемдә барысы да күрсәтә)

-Ярый, рәхмәт, укучылар, бераз ял да итеп алдык.

(тиз-тиз ашау,  картларча йөрү, бертуктаусыз сөйләү,чын йөрәктән  рәхмәт әйтү, күп уйлау)

(дөрес җавап экранда ачыла)

2.”Конэрс” структурасы.

-Өстәлдә конверт ята.Шул конвертта 4 карточка. Анда шигырь юллары.Шул юлларны укып, рәвешләрне табарга, ясалышы ягыннан кайсы төргә кергәнен билгеләп, кирәкле почмакка барырга кирәк..

( 4 почмак: тамыр, ясалма;    кушма;   парлы;    тезмә)

Сирәк-мирәк , тимер челтәр аша,

Таң нурлары күктән коела.

Миллионнарча минем дусларым

Илгә биргән йөрәк тибешен.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым

Быел абзар артына

Чәчтем кызыл кәбестә.        

(экранда ачыла) 

(Сирәк-мирәк (парлы) ,миллионнарча (ясалма),тузан бөртегедәй (тезмә) ,быел (кушма)

-Яныгыздагы дустыгыз белән фикерләшеп алыгыз, ни өчен әлеге почмакны сайлады икән.

(1-2 укучыны тынлыйбыз)

3. Муса Җәлил, аның шигырь юллары  турында сөйләшү.

-Укучылар бу шигырьләрнең исеме авторы сезгә танышмы? Бу шигырь юлларының авторы кем икән?(укучылардан М.Җәлил дигән җавап көтелә)

-Дөрес, укучылар, алар барысы да патриот шагыйребез М.Җәлилнең шигырьләре.

(экранда исемнәре күрсәтелә

Сирәк-мирәк , тимер челтәр аша,

Таң нурлары күктән коела.(М.Җәлил “Хыял”)

Миллионнарча минем дусларым

Илгә биргән йөрәк тибешен.(М.Җәлил “Дусларым”)

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым (М.Җәлил “Кичер илем”)

Быел абзар артына

Чәчтем кызыл кәбестә.(М.Җәлил “ Күршеләр”)

 ( “Байлык туплау” кәгазенә язып куялар. Маршрут кәгазенә бәя куялар.)

-Димәк рәвешләр шигырьләрдә дә куп очрый икән. Ә ни өчен М.Җәлил шигырьләрен алдык икән буген? (чөнки туган көне)

-Әйе, укучылар, бүген патриот шагыйребез М.Җәлилнең туган көне. Аңа 112  яшь тула. Дәрес башындагы бүген?соравыбызга да җавап бирдек. Сез аның иҗаты, шигырьләре белән әдәбият дәресләрендә таныштыгыз.

(экранда М.Җәлил фотосы,туган елы, үлгән елы)

        

V.Йомгаклау

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Ясалышы ягыннан рәвешләр  нинди була? М.Җәлилнең нинди шигырьләренә тукталдык?

2.Өй эше.(карточкаларда таратыла) Үзегез теләгән өй эшен сайлап алып эшләргә.

1. 133 бит 190 күнегү (дәреслек), рәвешләрне табарга, ясалышларын аңлатырга.

2. Рәвешләрнең һәр ясалыш төренә мәкаль, табышмаклардан мисал табарга..

3. Ясалышы ягыннан  төрле рәвешләр кулланып дустыңа туган көн котлавы язарга.

3. Бәяләү.

Маршрут битләрегездә нинди билгеләр кубрәк?

-Сезнең бүген дәрестә эшләвегез миңа бик ошады. (билгеләр куела)        

4.Рефлексия “Чыгу билеты”

-Сезнең өстәлләрегездә  билетлар бар. Шул билетларны тутырып, миңа тапшырыгыз.(экранда ачыла)

1. Сиңа дәрестә барысы да аңлашылдымы?(әйе, юк, өлешчә) _____________

2. Ясалышы ягыннан кайсы рәвешләргә күбрәк тукталыр иден?___________

3.Синең дәрескә карата теләкләрең.___________________________________________________

-Укучылар, бүген без туган көн турында да , рәвешләр турында да сөйләштек. Шагыйребез Муса Җәлилне искә төшердек, чөнки аның туган көне бүген.Туган көн бәйрәме бүләкләрсез булмый. Мин дә сезгә кечкенә бүләкләр алып килдем. Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы ул.Элек –электән  иң затлы , иң кыйммәтле бүләк - китап булган. Бу китапчык сезнең юлдашыгыз, дустыгыз булсын.

Бәхет чүлмәгендәге судай,бәхетегез ташып торсын. Дәрес өчен сезгә барыгызга да рәхмәт.Сезнең белән эшләве бик рәхәт булды.

Дәрес тәмам.Сау булыгыз.



Предварительный просмотр:

МБОУ «Фёдоровская СОШ имени Е.Г. Тутаева

Кайбицкого муниципального района РТ»

Выступление на тему:

«Роль классного руководителя 
в профессиональной ориентации учащихся»

Камалиева Гулия Вазыгулаевна

классный руководитель 10 класса,

первой квалификационной категории

- 2016 -


               
Под “жизненными планами” мы понимаем
стремление личности через постановку
и достижение тех или иных целей
построить свою жизнь определенным образом.
Плаксий С.

            Выбор будущей профессии – сложный и ответственный шаг в жизни каждого человека. От продуманного выбора профессии зависит будущая судьба, свое место в жизни. Как правило, молодые люди не знают своей индивидуальности, особенностей своей психики, нервной системы, темперамента, волевой сферы. Предпрофильная работа классного руководителя способствует более гибкому подходу в получении знаний и умений учащимися, их профессиональному самоопределению.

           Система профориентационной работы осуществляется посредством изучения учебных предметов, что можно рассматривать согласно Концепции профильного образования как «разнообразные пробы по выявлению у учащихся отношений, интересов и способностей к тем или иным видам деятельности, учебным предметам, образовательным областям». 
Среди десятков, сотен, тысяч принимаемых решений ни одно не может сравниться по своему значению, по влиянию на судьбу с решением о выборе профессии. Кем стать, по какой дороге пойти? К сожалению, профессиональное самоопределение молодёжи часто происходит стихийно. И ответственность за эту стихийность несёт в том числе и школа. 
         Классный руководитель, задумавшийся над этим вопросом, должен прежде всего для себя определить, что же мы понимаем под профессиональной ориентацией. Профессиональная ориентация – это система мероприятий, направленных на оказание помощи школьнику в выборе профессии с учётом его интересов, склонностей, способностей и потребностей государства в профессиях. 
        Именно классный руководитель больше всех в школе знает о своём воспитаннике. Классный руководитель, сотрудничая с учителями-предметниками, получает информацию об интересе к предмету, знает, кто из ребят любит растения и животных, кто читает технические журналы, кто с удовольствием работает на уроках технологии. Классный руководитель может судить, как долго сохраняется тот или иной интерес, устойчивый он или поверхностный. Одна из задач классного руководителя – выявлять и поддерживать интерес к различным учебным предметам, побуждать к самостоятельной работе по изучению интересующей сферы деятельности, вовлекать детей в различные виды внеучебной общественно-полезной деятельности. 
        Однако не секрет, что часто интересы ученика разноплановы: он любит и математику, и историю, охотно занимается иностранным языком, к тому же посещает какой-нибудь кружок технического творчества или спортивную секцию и успешно с этим справляется. Немало и таких ситуаций, когда интересы и склонности вообще не проявляются. Как быть в такой ситуации? Классный руководитель должен помочь учащимся разобраться в себе, выявить профессиональные предпочтения, помочь определиться с путями получения профессионального образования. 
        Одним из важных направлений в  своей деятельности считаю  профессиональное просвещение. Оно предполагает знакомство учащихся с миром профессий, с основным правилом выбора профессии («хочу, могу, надо»), с требованиями, которые предъявляет профессия к человеку. Ведь главная задача профинформации – воспитание любви к любому виду трудовой деятельности, знакомство с потребностями народного хозяйства страны в целом и конкретного региона в частности в специалистах на современном этапе и на ближайшую перспективу. Она также должна поднимать престиж востребованных на рынке труда профессий.

        Может быть вы спросите: Когда начинать эту работу? А начинать можно с 5 класса, постепенно расширяя и усложняя круг сведений. 
Самой распространённой формой работы в деятельности  является классный час.  Но при его проведении следует отказываться от традиционных методов обучения и воспитания – воздействие учителя на ученика. Чаще обращайтесь к интерактивным методам, основанным на диалоговой форме общения между учителем и учениками, учеников между собой. Формы классного часа могут быть самыми различными. Их выбор зависит от уровня развития коллектива, особенностей класса, возрастных отличий детей. 
         Встречая новых воспитанников в 5 классе, провожу классный час «Все профессии важны», в форме КВН, можно включить работу с пословицами о труде, загадками о профессиях, решение кроссвордов, а также исполую литературный материал - «Чем пахнут ремёсла» Д. Родари, «А что у вас?» С. Михалкова, которые ребята инсценировали с удовольствием.
          Разговор о важности выбора профессии может возникать случайно. 
Предложите пятиклассникам написать сочинение «Кем быть?» В центре внимания могут быть такие вопросы: Какую профессию ты хотел бы выбрать в будущем? Почему тебе нравится именно эта профессия? Что делают люди этой профессии? Какие качества нужны человеку этой профессии, чтобы хорошо работать? Есть ли у тебя такие качества? Анализ этих работ позволит вам познать внутренний мир ребёнка посредством выяснения личностных мотивов выбора профессии и знаний о многообразии профессионального труда. Сохраните эти сочинения до 9 класса,  и ваши  ребята смогут посмотреть, сохранились ли их детские предпочтения, связанные с выбором профессии. 
            В 6-8 классах можно провести игру «Аукцион». Цель: актуализация знаний о профессиях. Учащиеся знакомятся с делением профессий на несколько типов: «человек-человек», «человек-природа», «человек-техника» и т.д.   Ребята  постарались представить «Энциклопедию профессий», где рассказали  о той или иной профессии, интересные факты, иллюстрации, фоторепортажи, интервью, стихи и т.д. 
        В 9 классе проводили деловую игру «Оптимисты и скептики». Цель игры – осознание привлекательных и непривлекательных сторон любой профессии, возможности ошибок и их последствий. С помощью этой игры ребята научились объективно анализировать различные профессии, учитывать их требования к человеку, задумываются над наличием требуемых качеств.
         В старших классах, безусловно, важны классные часы, на которых проводятся различные диагностики. Профессиональная диагностика – один из элементов профориентации. С помощью анкетирования изучаются профессиональные интересы, намерения, увлечения в свободное время. Эта информация может определить устойчивость профессиональных интересов школьника. 
         Жизнь показывает, что в случае правильного выбора молодым человеком профессии в выигрыше не только общество, получившее активного, целеустремлённого деятеля общественного производства, но, главное, личность, испытывающая удовлетворение и получающая широкие возможности для самореализации. Ведь ещё Эзоп сказал: «Истинное сокровище для людей – умение трудиться». Именно поэтому каждому классному руководителю стоит уделять должное внимание вопросам профориентации, способствовать формированию мотивов, потребностей и интереса к выбору профессии.

             И закончить свое выступление я хотела бы грузинской пословицей: «Научи ребенка какому-нибудь ремеслу, иначе он будет несчастным». Так давайте, уважаемые коллеги, попытаемся сделать наших детей счастливыми.