Тестлар

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test_sannar.docx13.56 КБ
Microsoft Office document icon urta_gasyr_test.doc36.5 КБ
Microsoft Office document icon test_11_kl_ed-t_olimp.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

1.Найдите слова отвечающие на вопрос ничә?

А) дүрт

Б) бишенче

В)икенче

2. На какой вопрос отвечает слово өченче?

А)нинди

Б)ничәнче

В) ничә

3.Соотнеси правильно цифры со словами

5                                        егерме

12                                      җиде

20                                      биш

7                                         унике

4.Ответьте на вопрос.

Атнада ничә көн?

А) алты

Б)җиде

В)сигез

5.Выберите правильный перевод словосочетания

Восемь тетрадей

А) җиде дәфтәр

Б)сигезенче дәфтәр

В)сигез дәфтәр

6.Выберите правильное слово.

Безнең мәктәп......... катлы.

А)бер

Б)ике

В)өч

1.Найдите слова отвечающие на вопрос ничә?

А) дүрт

Б) бишенче

В)икенче

2. На какой вопрос отвечает слово өченче?

А)нинди

Б)ничәнче

В) ничә

3.Соотнеси правильно цифры со словами

5                                        егерме

12                                      җиде

20                                      биш

7                                         унике

4.Ответьте на вопрос.

Атнада ничә көн?

А) алты

Б)җиде

В)сигез

5.Выберите правильный перевод словосочетания

Восемь тетрадей

А) җиде дәфтәр

Б)сигезенче дәфтәр

В)сигез дәфтәр

6.Выберите правильное слово.

Безнең мәктәп......... катлы.

А)бер

Б)ике

В)өч



Предварительный просмотр:

Борынгы әдәбият буенча  тест .

 

1. Язу һәм язма әдәбият туу һәм үсү өчен нинди шартлар кирәк?

а) дәүләтчелек, утрак тормыш, шәһәрләр булу, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү;

ә)  дәүләтчелек, күчмә тормыш, күчеп йөрү өчен җәйләүләр, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү;

б) аерым – аерым кабиләләр булып яшәү, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү.

2. Туран (һун) язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?

а) каберташлар;

ә) савыт – саба, алкалар;

б) язма әдәбият.

3. Рун алфавиты кайсы чорларда гамәлдә йөри?

а) V – X  гасырда;

ә) XII  йөзләрдә;

б) VII, VII – XIV  йөзләрдә.

4. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә? 

а) язма әдәбият;

ә) савыт – саба, алкалар;

б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;

5. “Диване лөгатет төрек” (“Төрки телләр сүзлеге”) җыентыгының авторы кем?

а) Йосыф Баласагунлы;

ә) Мәхмүт Кашгарый;

б) Әхмәт Йүгнәки;

6. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны кайсы чорга карый?

а) Алтын Урда чоры;

ә) Иң борынгы язма әдәби мирас;

б) Болгар чоры;

7. “Кыйссаи Йосыф”ның төп өлеше ничә фасылдан тора?

а) 15;

ә) 8;

б) 18;

8. Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатлар?

а) укымышлылык;

ә) сабырлык, тугрылык;

б) шәфкатьлелек;

9. Кол Галинең фикеренчә бәхетле тормышның нигезе – 

а) бердәмлектә, татулыкта, кешелекле мөнәсәбәтләрдә;

ә) Йосыф кебек һәрьяктан камил затларда;

б) матурлыкта, көчтә, алдан күрүчәнлектә;

10. “Хөсрәү вә Ширин”ның авторы?

а) Хәрәзми;

ә) Котб;

б) Сәйф Сараи;

11. Рәдиф нәрсә ул?

а) шигырь төзелеше;

ә) Сәйф Сараи әсәренең исеме;

б) газәлдә кабатланып килүче аерым сүз яки сүзләр төркеме;

12.  Сәйф Сараи кайда туган?

а) Казан шәһәрендә;

ә) Камышлы шәһәрендә;

б) Сарай шәһәрендә;

13. Сәйф Сараиның әсәрләре?

а) “Идегәй”; “Кодатгу белек”;

ә) “Гөлстан бит-төрки”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Хөсрәү вә Ширин”, “Күңел”;

14. Газәл жанрына хас сыйфатлар?

а)  тартмалы композиция;

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

15.  “Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,

        Җир әйләнгән төсле кояш тирәли.” Бу өзекләр кайсы әсәрдән алынган?

а) “Хөсрәү вә Ширин”,

ә) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Идегәй”;

16. “Идегәй”нең жанры?

а) поэма;

ә) дастан;

б) әкият;

17.  “И Идел йорт, Идел – йорт

Идел эче имин йорт, 

Атам кияү булган йорт, 

Иелеп хөрмәт кылган йорт;

Анам килен булган йорт, 

Иелеп сәлам биргән йорт; ...” Бу юллар кайсы әсәрдән алынган?

а) “Кодатгу белек”;

ә)  “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Идегәй”;

18. Идегәйнең чын исеме?

а) Идегәй;

ә) Котлыкыя;

б)Туктамыш;

в)  Кобыгыл;

19. Дастанга хас сыйфатлар?

а) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана. 

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) лиро-эпик характердагы әдәби әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара үрелеп бара. 



Предварительный просмотр:

                                                          11 сыйныф әдәбият

1.Бу өзек кем әсәреннән? 
“ Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
“ Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?”
А) А. Алиш
Б) Ф.Кәрим
В) М. Җәлил
2. “
Партизан хатыны” поэмасының авторы: 
А) М. Җәлил
Б) Ф. Кәрим
В) Х. Туфан
3.
Бу юлларның авторы кем? 
“ Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте ...
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне”,
А) М.Җәлил
Б) С.Хәким
В) Х. Туфан
4. Кайсы шагыйрь татар поэзиясен яңа типтагы строфа белән баетты? 
А) И. Юзеев
Б) Х.Туфан
В) С. Хәким
5. Т. Миңнуллинның “ Үзебез сайлаган язмыш” драмасында үз һөнәрен акламаган персонаж 
А) Нурия
Б) Динә
В) Мөнирә
6. Бирелгән өзекнең авторы кем?
“ Икеләнгән, каушап калган акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, коралларга куллар ныграк тотынды. Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле!”
А) М. Хәбибуллин
Б) Р. Батулла
В) Н. Фәттах
7. М. Хәсәновның “ Язгы аҗаган” әсәрендә кайсы герой “ фәрештә” кушаматы ала? 
А) Гази
Б) Таҗи
В) Һади
8
. Сталин репрессиясенә эләккән татар әдибе:
А) М. Җәлил
Б) К. Тинчурин
В) Г. Афзал
9. Тарихи романнар белән танылган язучы:
А) М. Мәһдиев
Б) М. Хәбибуллин
В) А. Гыйләҗев
10. “Утызынчы ел” романының авторы:
А) Р. Хәмит
Б) Ф. Хөсни
В) Х. Вахит
11. Ә. Еникинең “ Әйтелмәгән васыять” әсәрендә төп каршылык : 
А) туганнар арасында
Б) ир белән хатын арасында
В) ана һәм балалар арасында
12. Н. Фәттахның “ Итил суы ака торур” романы нинди төргә карый? 
А) детектив
Б) биографик
В) тарихи
13. Биредә тропның кайсы төре?
“ Көн яңгырлы иде... Берсен- берсе
Этә- төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...” ( М. Җәлил)
А) сынландыру
Б) чагыштыру
В) литота
14. Г. Кутуйның “ Тапшырылмаган хатлар” әсәренең төп герое: 
А) Галия
Б) Вәли
В) Искәндәр