9 нчы сыйныфта татар теле дәресләре

Каримова Гульгена Саетовна

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кәримова Г.С. Телнең функциональ төрлелеге гади сөйләм , функциональ стильләр һәм аларның жанрлары

Слайд 2

Әдәби сөйләм – билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең , гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, фикерне аңлаешлы һәм төгәл итеп җиткерүләре ул.

Слайд 3

Сөйләм стиле – язганда яки сөйләгәндә, алга куелган максатка яраклы рәвештә тел-сурәтләү чараларыннан файдалану үзенчәлекләре ул.

Слайд 4

Сөйләм стиленең төрләре 1 – әдәби стиль 2 – публицистик стиль 3 – фәнни стиль 4 – рәсми стиль 5 – сөйләмә стиль (хатлар стиле)

Слайд 5

Стиль – 1. Сәнгатьтә билгеле бер чорның, юнәлешнең яки аерым авторның иҗат эшчәнлегенә хас булган үзенчәлекләр 2. Берәүнең эш алымнарына, берәр төрле эшчәнлек өлкәсенә хас билгеләр 3. Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнары

Слайд 6

Әдәби стильнең үзенчәлекләре - әдәби телнең нигезен тәшкил итә, -башка стильләргә караганда күбрәк кулланыла, -әдәби тел нормалары бу стильдә эшкәртелә, -бу стиль белән барлык әдәби әсәрләр языла, -әдәби стильдәге әсәрләрдә кулланылучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләр эстетик хис тәрбиялиләр (матурлык тойгысы уяталар), -һәртөрле сурәтләү чаралары (эпитет, метафора, чагыштыру, гипербола һ.б.) күбрәк кулланыла, -персонажларның кара-каршы сөйләшүләре (диалог) кулланыла, -халык авыз иҗаты әсәр тукымасына кертелә, -аерым персонажларның тел үзенчәлекләренә урын бирелә (диалекталь, һөнәрчелек һ.б.ш. сүзләр кулланыла ).

Слайд 7

Публицистик стиль -бу стильдә газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, өндәмәләр, юлъязмалар, очерк, фельетон, репортаж, памфлет, рецензия, ачык хат иҗат ителә -төп максаты – яңалыкны хәбәр итү, авторның уй-фикерләрен халыкка җиткерү -аларда иҗтимагый вакыйгалар, икътисади таләпләр чагылдырыла, аларга бәя бирелә фикереңнең хаклыгына ышандырырлык сурәтләү чаралары, сүзләр кулланыла -сәясәткә караган терминнар һәм төрле кичерешләрне (ирония, нәфрәт, үз итү) белдерүче сүзләр куллану Һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылуы шарт публицистик текстларның төп компонентлары - факт, фикер, аргумент, проблема. концепция, нәтиҗә.

Слайд 8

Рәсми стиль Юридик эш кәгазьләре, карар, беркетмә, гариза, аңлатма, ышаныч язуы, акт, резюме, белдерүләр языла Һәркайсында үзенә бер хас калып белән сүзләр кулланыла Озак еллар дәвамында үзенең тотрыклылыгын саклап килә

Слайд 9

Фәнни стиль Гыйльми мәкалә, китаплар, белешмә, дәреслекләр, диссертацияләр языла Махсус фәнни терминнар күбрәк кулланыла, сүзләр туры мәгънәсендә бирелә Кереш сүзләр күп урын ала, аныклагычлар еш кулланыла Хәбәре төшем юнәлешендәге, III зат күплек сандагы фигыль белән белдерелгән гади җөмләләр кулланыла Мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләр дә билгеле бер үзенчәлек бирә

Слайд 10

Сөйләмә стиль Көндәлек аралашу вакытында кулланыла Башлыча диалог (кара-каршы сөйләшү) формасында төзелә Гади, ким җөмләләр, һәр кешегә аңлаешлы сүзләр күбрәк урын ала Алдан уйланып язылмый, аралашу барышында ясала, телдән сөйләү формасында яши Персонажларның үзара сөйләшүе формасында матур әдәбиятта һәм хатлар язганда кулланыла.

Слайд 11

Белемегезне тикшерегез 1.Нәрсә ул әдәби сөйләм? 2. Стиль сүзен нинди очракларда кулланалар? 3. Хәзерге татар сөйләме нинди стильләрне үз эченә ала? 4. Стилистика фәне нәрсә өйрәнә? 5. Һәр стильгә хас булган төп үзенчәлекләрне санап чыгыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

№ 57,58 Кыскартылган сүзләрне дөрес әйтү. Орфоэпик сүзлекне файдалану. Сөйләмдә исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану. Әдәби әсәрләрдә исем, сыйфат һәм фигыльләрнең кулланылышын күзәтү.

Слайд 2

Сүз ясалышы бүлегендә өйрәнелә Татар телендә сүз ясалышы ысулларының берсе: сүзләрне кыскарту. Әйе кыскарту ул нәрсәнедер киметү, азайту, дигәнне аңлата. Димәк, телдә сүзләрне кыскарту, иҗекләрен киметү юлы белән сүзләр ясалалар. Төгәлрәк әйткәндә, кыскарту юлы белән кулланыштагы тезмә сүзләрне кыскартып яңа сүзләр ясалалар. Мәсәлән, Казан дәүләт университеты сүзләре тезмәсеннән баш хәрефләрен генә алып КДУ сүзе ясала . Яки медицина училищесы сүзләреннән медучилище сүзе ясала һ.б. - Үзегез дә мисаллар китереп карагыз әле, укучылар.

Слайд 3

Яхшы. Укучылар, безнең көндәлек тормышта бик еш кулланыла торган кыскартылма сүзләр теләсә нинди сүзне, теләсә-ничек кыскартудан барлыкка килмәгәннәр. Чөнки сүзләр кыскартып ясауның үз кагыйдәсе бар Кыскартылган сүзләр берничә төрле юл белән ясалалар. 1. Беренче юл сүзләрнең беренче авазлары гына алына. Мәсәлән, БМО (Берләшкән милләтләр оешмасы), ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге), ТР (Татарстан республикасы) һ.б. 2. Икенче юл кыскартылма сүзләр беренче сүзнең бер өлешенә икенче сүзне тулысы белән кушып ясала. Мәсәлән, драмтүгәрәк сүзе драматургия сүзенең I иҗегенә түгәрәк сүзе кушып ясалган . 3. Өченче юл. КамАЗ, КамГЭС кебек сүзләр беренче сүзнең бер өлешенә калган сүзләрнең беренче хәрефләрен кушып ясалалар. Мәсәлән, АлАЗ – Алабуга автомобиль заводы. 4 . Дәртенче юл : Һәм соңгы, сирәгрәк очрый торган, кыскартылма сүзләр тезмә сүзләрнең берәр өлешләрен кушылып ясала, ягъни ике сүзнең дә берәр өлеше алына. Мәсәлән, татфак татар факультеты сүзләренең беренче иҗекләрен кушып ясалган. Аңлашыламы?

Слайд 4

Кыскартылма сүзләрне сөйләмдә куллану. Әлеге сүзләрнең кыскартылма вариантларын яз(дәфтәренне ватсапка төшереп җибәр): Татарстан Республикасы – Драма түгәрәге – Кама автомобиль заводы - музыка факультеты - Казан дәүләт университеты - Авиация училищесы - Америка Кушма Штатлары - Укучылар, без һәркөн, һәрвакыт үзара сөйләшәбез һәм без үзебездә сизмәстән сөйләмебездә кыскартылма сүзләр кулланабыз. Сүзләрне кыскарту татар теленә рус теленнән кергән. Кыскартылма сүзләр дигәндә без тезмә сүзләрнең кыскарып яңа сүз барлыкка китерүен күздә тотабыз

Слайд 5

Орфоэпик сүзлекне файдалану Сәлимов, Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. — Казан: Яңалиф, 2004. — 192 б. Бу сүзлек гомум кабул ителгән һәм татар теленең Академик грамматикасында тасвирланган орфография, дөресәйтү кагыйдәләре нигезендә төзелг ән . Сүзлектә әйтелеш-язылыш арасында беркадәр аерма булган, авыррак язылышлы һәм әйтелешле 10 000 артык сүз теркәлгән. Сүзләрнең язылышы кириллицида һәм 1999 елда кабул ителгән латин графикасында бирелә, шуннан соң гадиләштерелгән гамәли транскрипциядә сүзнең әйтелеше (авазларның әйтелеше, сүз басымы һ.б.) күрсәтелә. Сүзлек мәктәп укучылары, студентлар, татар теле укутучылары, радио-телевидение хезмәткәрләре һәм, гомумән, киң катлау укучылар өчен гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. https://suzlek.antat.ru/about/aboutOrf2004.html

Слайд 6

Сөйләмдә исем,сыйфат һәм фигыльләрне дөрес һәм сәнгатьле әйтү. Әдәби әсәрләрдә исем, сыйфат һәм фигыльләрнең кулланылышын күзәтү . Хәзерге татар телендә – телдән сөйләмдә дә, язма сөйләмдә дә – лексика өлкәсенә караган ялгышлар йөзләрчә һәм хәтта меңнәрчә. Без монда мисал итеп аларның берничәсен карап китәрбез.

Слайд 7

Әлеге мәгълүмат Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл ага ЮСУПОВ ның хезмәтеннән алынды Беренчесе Грамматикада үткән заман хикәя фигыльләре дип аталган һәм төрле мәгънә төсмерләренә ия булган сүзләрнең барды, барган, бара иде, барган иде, барган була (булган), бара торган иде, бара торган була (булган) формалы сүзләр урынына сөйләмдә һәм мәгълүмат чараларында , нигездә, барды формасын гына куллану гадәткә кереп бара. Нәтиҗәдә телебезнең байлыгы киметелә, тиешле мәгънәне белдерү мөмкинлекләре чикләнә. Мәсәлән, «1917нче елда октябрь революциясе булды», «Мин фәлән елда тудым» дип әйтү һич кенә дә татарча була алмый, дөресе: «1917нче елда октябрь революциясе булган», «Мин фәлән елда туганмын». Хәлбуки, мондый тупас ялгышлар белән сөйләү һәм язу хәлләре шактый еш булып тора

Слайд 8

Әлеге мәгълүмат Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл ага ЮСУПОВ ның хезмәтеннән алынды Икенчесе Учы/-үче кушымчалы хәзерге заман сыйфат фигыль формаларын урынсыз куллану күренеше дә киң таралды. Мәсәлән, «Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл куелды», «Чылтырап агучы чишмәләр» рәвешендә сөйләү һәм язу очраклары бар. Дөресе: «Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләргә һәйкәл куелды», «Чылтырап аккан чишмәләр».

Слайд 9

Әлеге мәгълүмат Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл ага ЮСУПОВ ның хезмәтеннән алынды Хәзер безнең телдә менә шушылай механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында барлыкка килгән табигый булмаган меңнәрчә әйтелмәләр (сүзтезмәләр) кулланылышта йөри. Мәсәлән: тирән рәхмәт (чын татарча – зур рәхмәт), тирән ихтирам (чын татарча- зур ихтирам), тирән кызыксыну (чын татарча-нык кызыксыну), тирән белем (чын татарча-ныклы, төпле, яхшы белем) һәм башкалар.

Слайд 10

Кулланылган фигыльләрне күзәтик Иртәгә “плащадка” ябыласы дигән көнне Габдуллаҗан Нәҗипне алырга килмәде, шактый озак көтте аны Бибинур, көн дә явымлы, аяк асты да бик пычрак булганга, сабыйның үзен генә кайтарып җибәрергә дә яхшысынмады. Караңгылык куерып беткәч, кичке аш вакыты узгач, малайны күкрәгенә кысып күтәрде дә галошы белән урам сазын изеп югары очка менеп китте. Габдуллаҗанның җиргә үк салынган иске капкасын иңе белән этеп ачып ишегалдына керде, ишек ачык иде, өйгә үк үтте.

Слайд 11

Нәрсә ул этикет? «Этикет» терминын кулланылышка француз короле Людовик XIV (унд үртенче) кертте. Король кунакларны кабул иткәндә, аларга әдәп кагыйдәләре язылган карточка (этикетка) бирделәр. Әмма әлеге термин барлыкка килгәнче, өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен шәрыкъ халкы төзеде. Людовик XIV

Слайд 12

Бирем -Шулай итеп, укучылар, без бүген сезнең белән кыскартылма сүзләрне сөйләмдә куллану турында сөйләштек. Шулай ук сөйләмдә исем,сыйфат һәм фигыльләрне дөрес һәм сәнгатьле әйтүне, әдәби әсәрләрдә исем, сыйфат һәм фигыльләрнең кулланылышын күзәттек Нинди сүзләр инде алар? - Нинди юллар белән ясала инде алар? Жавапларыгызны дәфтәрләрегезгә язып, (яки гул классның лента битенә язып) мина җибәрегез


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ундүртенче май Тема: Фольклор һәм әдәби әсәрләрдә , тарихи текстларда туган телнең милли-мәдәни берәмлеген билгеләү , лингвистик сүзлек ярдәмендә аларның мәгънәсен билгеләү

Слайд 2

Дәреснең максатлары 1.Фольклор һәм әдәби әсәрләрдә , тарихи текстларда туган телнең милли-мәдәни берәмлеген билгеләү , лингвистик сүзлек ярдәмендә аларның мәгънәсен аңлату;татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү ; 2.Татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү ; 3.Туган телгә , татар теленә игътибарлылык , хөрмәт , ярату , кызыксыну уяту ;

Слайд 3

Дәреснең бурычлары: татар милли әдәби теленең формалашу этапларын, үзенчәлекләрен, сәбәпләрен ачыклауга ирешү; хәзерге татар милли әдәби теле нигезендә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен формалаштыруга игътибарны юнәлтү; мәкальләрне балаларның сүзлек байлыгына кертүгә ирешү;

Слайд 4

Актуальләштерү Укучылар, узган дәрестә сезгә өй эше итеп, сочинение бирелгән иде (тикшереп, билеләрен журналга куярмын, хаталар өстендә эшне алдагы дәрестә үткәрербез). Әйдәгез, аңа кадәр каралганнарны искә төшерик. (Татар сөйләм теленең кагыйдәләре һәм үзенчәлекләре. Татар сөйләм этикеты)

Слайд 5

Яңа белемнәрне “ачу” Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз: “Фольклор һәм әдәби әсәрләрдә, тарихи текстларда туган телнең милли-мәдәни берәмлеген билгеләү, сүзлек ярдәмендә аларның мәгънәсен билгеләү”

Слайд 6

Түбәндәгеләрне укыгыз.Әлеге мәкальләрдән сез нәрсә аңлыйсыз? Алар нәрсә турында? Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел. Тәмле тел- дару, ачы тел – агу. Тел ташны эретә. Бәхетленең теле тәмле. Кешенең телендә ни булса, күңелендә шул булыр. Татлы сүздән тел корымый. Туган телем – иркә гөлем. Иле барның теле бар. Телләр белгән – илләр белгән. Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы. Тел елата да, юата да. Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел . Тел – күңелнең көзгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Слайд 7

Көтелгән җавап Бу мәкал ь ләр барысы да тел турында. Аларда телне белүнең һәр кешегә кирәк икәнлеге, аның үзенчәлеге, сыйфатлары күрсәтелә. Тел балага туу белән бирелә, ул үсеп телен баета, матур итеп сөйләшергә өйрәнә. Тел ярдәмендә кешеләр үзара аралаша. Һ.б.

Слайд 8

Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта без аралаша торган татар теле элек тә шундый булганмы?

Слайд 9

Көтелгән җавап Татар теле күп гасырлар дәвамында үсеш кичерә, хәзерге тел ул – шул үсеш нәтиҗәсе.

Слайд 10

Без татар язма әдәби теле тамырларының бик борынгы чордан килүен һәм аның берничә буынны үтүен билгелик: 1.Борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр ) 2.Иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр) 3.Иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр) 4.Т атар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр). Татар милли әдәби теле, икенче төрле, хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә. Әйдәгез , әлеге чорларны дәфтәрләрегезгә теркәп куегыз.

Слайд 11

Ни өчен иске татар әдәби теле милли әдәби телгә алмашына соң? Хезмәт бүленешенең үсеше нәтиҗәсендә, товар алмашу, эчке базар барлыкка килә. Халык үзара тыгыз аралаша, үзен башкалардан аерылып торган аерым милләт итеп хис итә башлый. Татар халкы, XIX гасыр урталарыннан башлап, шактый нык оешкан милләткә әйләнә. Иске татар әдәби теле үзара тыгыз аралашу ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп җиткерә алмый, чөнки махсус өйрәнмәгән кешеләргә ул аңлашылып җитми. Тыгыз аралашу иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуны, ягъни татар милләтенең һәммәсенә дә аңлашылырлык әдәби тел төзүне таләп итә. Иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайту барышында татар милли әдәби теле формалаша

Слайд 12

Лингвистик сүзлеккә мөрәҗәгать итик https://intertat.tatar/pages/c-zlek-onlayn-s-zlekl-rne-elektron-fondy

Слайд 13

Татар милли әдәби теленең беренче үрнәкләрен без Г.Кандалый, К.Насыйри (“Кырык бакча”, “Әбүгалисина”), Яков Емельянов (“Әләк”, “Улым ”, “Ярлы тормыш”), Габдрахман Ильяси (“Бичара кыз” драмасы), Фатих Халиди (“Рәдде бичара кыз”) һ.б. иҗатларында күрәбез. (Аларның портретлары күрсәтелә.) Алга таба Г.Тукай һәм аның чордашлары, искелек яклы кешеләргә иске әдәби телдә җавап бирә-бирә, яңа милли әдәби телне тагын да үстерәләр. XX йөзнең 20 нче елларына кадәр татар милли әдәби теленең барлык төп стильләре дә формалашып җитә, бары тик фәнни стиль генә иҗтимагый- сәяси атамалар өлкәсендә иске татар язма теле традицияләрен дәвам итә. 1920 нче еллардан соң татар милли әдәби теле үзе генә кулланыла башлый, иске татар әдәби теле кулланылыштан төшеп кала. Димәк, укучылар, без татар теле үсеше этапларын, үзенчәлекләрен өйрәндек. XIX йөзнең 2 ярт. башлап татар милли әдәби теле формалаша. Бу әдәби тел татарларның һәммәсенә дә аңлашылырлык, уртак була.

Слайд 14

Ныгыту Татар телендә аралашучы бөтен кешеләргә аңлаешлы телнең кайбер якларын хәзер мисаллар өстендә күзәтербез һәм чыннан да аның хәзерге татар әдәби теле булуын дәлилләрбез. Иң беренче итеп, дәреслектәге 113 нче күнегүгә игътибар итегез әле. Хәзер игътибар белән үрнәкләрне укып чыгыгыз. Укып бетергәч, сөйләмә телгә якын якларны билгеләгез

Слайд 15

Көтелгән җавап (1 нче үрнәк) Абыстай берлә икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп, Тавык , күркә, казын ашап, Ки кайтып йокыга талдың. Тавык төштә тары күрә, Синең дә ашларың керә, Йокыңда сөйлисең нигә: “ Абыстай, чык, кеше керә ”. (19 йөз уртасы) Беренче юлда абыстай – мулла хатыны, берлә - белән (аваз күчеше), икәүләп - хәзер дә шулай кулланыла; икенче юлда – мужикның – авыл кешесе, крестьянның мәгънәсендә, сыртын игәүләп – фразеологик әйтелмә, актив кулланыла; өченче юлда – тавык, күркә (индюк ), каз – кош атамалары, дүртенче юлда – кайтып йокыга талдың. Икенче строфада тавык төшенә тары керә - хәзер дә кулланыла торган әйтем, аны “тавык төшенә тары керер” дә дияләр һ.б.

Слайд 16

Көтелгән җавап (2 нче үрнәк) Тор гадел , Чыкма , йөрмә , Йөр шиксез , Барма , кермә , Бул изге , Берәүне белмә , Кыл яхшы , Шиклән , биклән , Уйла туры, Яклан , саклан , Сөйләш чын , - Башыңнан каплан , - Буяр әләк ! Сизәр әләк ! (19 йөзнең икенче яртысы ) Бу өзектә бөтен сүзләр дә - хәзер без аралашуда куллана торган сүзләр. Әлеге сүзләрнең бирелешендә нинди үзенчәлек күрәсез? Автор кешедә булырга тиешле сыйфатларны санап чыга, соңыннан әләк турында әйтеп куя. Бу теземгә туры килә: башта санау өлеше килә, соңыннан гомумиләштерүче фикер килә. Беренче строфада сүзләр кире тәртиптә бирелә. Автор ни өчен сүзләрне кире тәртиптә бирә дип уйлыйсыз? Автор әлеге сүзләрнең тәэсир көчен арттыра дип уйлыйм. Икенче строфа турында нәрсә әйтерсез? Икенче строфа саналмыш рәвешендә халык авыз иҗатында бар.

Слайд 17

Көтелгән җавап (3 нче үрнәк) Бер балага анасы итек сатып алып бирде , 75 тиенгә . Угылы итекне киде дә китте . Бөтен көн пычрак сөреп йөрде . Иртәгесен нишләсен , итекне аягына кияр хәл юк : каткан . Бала анасыннан : “ Тагы яңа итек алып бир ”, - дип сорый башлады . Ул баланың бер тутасы бар иде , моны ишетте дә энесенә әйтте : Синең хәтереңдә бармы, абый безгә бервакытны бер сүз әйткән иде . Сүзе шул иде : елда 365 көн дигән иде . Син исәпләп чык әле . Әгәр дә әни сиңа көн дә , мин сораган саен , яңа итек алып бирсә , ничаклы акча кирәк булыр ? – диде . (19 йөзнең икенче яртысы ) Әлеге күнегүдәге мисаллардан без нәрсә күрдек , балалар ? Мисалларда сүзләр халыкның сөйләмә телендә бирелгән , аермалы яклар очрамый диярлек . Бу үрнәкләрне укуда һәм аңлауда кыенлыклар тумый .

Слайд 18

Рефлексия Юкка гына “Әйт кенә матур сүз- иркәләр күпме күз!”- димиләр. Менә шул татлы туган телнең серләренә, матурлыгына , байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү кирәк. Татар теле искиткеч бай, матур . Татар телендә яхшы аралашсаң , башка төрки халыклар белән дә кыенлыкларсыз аңлашып була .

Слайд 19

Шулай итеп, укучылар, бүген нинди теманы өйрәндек? Фольклор һәм әдәби әсәрләрдә, тарихи текстларда туган телнең милли-мәдәни берәмлеген билгеләү, лингвистик сүзлек ярдәмендә аларның мәгънәсен аңлату

Слайд 20

Татар милли әдәби теле кайчан формалаша инде? Татар милли әдәби теле XIX йөзнең 2 ярт. формалаша. Татар милли әдәби теле нинди шартлар нәтиҗәсендә формалашкан ? Милли әдәби тел татарлар милләт булып оешкач формалаша. Иске татар әдәби теле аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый, тыгыз аралашу исә иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуга китерә.

Слайд 21

Өй эше Укучылар, киләсе дәрескә өйгә эшне язып куегыз. 35,36 параграфларны укырга, күнегү 115 (ватсаптан җибәрергә) Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

№ 59 Хәзерге татар теленең норматив сүзлекләре ( орфоэпик сүзлек , аңлатмалы сүзлек , орфографик сүзлек ), аларның хәзерге татар әдәби телен үзләштерүдәге роле.

Слайд 2

Орфоэпик сүзлек Сәлимов , Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге . — Казан: Яңалиф , 2004. — 192 б. Бу сүзлек гомум кабул ителгән һәм татар теленең Академик грамматикасында тасвирланган орфография, дөресәйтү кагыйдәләре нигезендә төзелг ән . Сүзлектә әйтелеш-язылыш арасында беркадәр аерма булган , авыррак язылышлы һәм әйтелешле 10 000 артык сүз теркәлгән . Сүзләрнең язылышы кириллицида һәм 1999 елда кабул ителгән латин графикасында бирелә , шуннан соң гадиләштерелгән гамәли транскрипциядә сүзнең әйтелеше ( авазларның әйтелеше , сүз басымы һ.б .) күрсәтелә . Сүзлек мәктәп укучылары , студентлар , татар теле укутучылары , радио-телевидение хезмәткәрләре һәм , гомумән , киң катлау укучылар өчен гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә . https://suzlek.antat.ru/about/aboutOrf2004.html

Слайд 4

Аңлатмалы сүзлек Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге XIX гасыр ахырында дөнья күрә . Ике кисәктән торган сүзлекне , 1895 һәм 1896 елларда « Ләһҗәи татари » (Татарское наречие) исеме белән , күренекле галим , татархалкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри бастырып чыгара . Сүзлек 20 меңгә якын сүзне туплап бирә . Бу юнәлештә башланып киткән эшнең дәвамы буларак , 1927, 1929 елларда Җамал Вәлиди тарафыннан аңлатмалы сүзлек шәкелендә әзерләнгән «Татар теленең тулы сүзлеге » бастырып чыгарыла .

Слайд 5

Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эше , 1950 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына караган Тел, әдәбият һәм тарих институтында Г.С. Әмиров җитәкчелегендә лексикография бүлеге ачылгач кына , кабаттан торгызыла . 1962 елда төзелә башлаган күләмле хезмәт – өч томнан гыйбарәт «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге » - 1977-1981 елларда дөнья күрә . Аны эшләүдә танылган тел галимнәре И.А. Абдуллин, Ф.Ә. Ганиев, М.Г . Мөхәммәдиев , Г.Х. Ахунҗанов , Ш.Р. Ханбикова , Р.Г . Әхмәтьянов , С.Б. Вахитова , Ф.М. Газизовалар катнаша . (47 мең сүз һәм фразеологик берәмлекне туплаган )

Слайд 6

Өч томлык аңлатмалы сүзлек фәнни әйләнешкә кертелгәннән соң , тагын шактый вакыт үтте . Табигый ки , шул вакыт эчендә телдә , аның лексик системасында барлыкка килгән һәртөрле үзгәрешләрне кабат күз алдыннан үткәреп , яңа сүзлекләрдә чагылдыру бурычы туа . Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ( ТӘһСИ ) лексикография бүлегендә хезмәт куйган ике буын галимнәрнең уртак тырышлыгы белән төзелеп , 2005 елда нәшер ителгән бер томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге » нәкъ менә шушы бурычны үти . Ул тупланган сүзләрнең күләме белән элегрәк дөнья күргән өчтомлыктан шактыйга артыграк . Чагыштырмача җыйнак булуына карамастан , сүзлеккә барлыгы 58 мең мөстәкыйль сүз һәм фразеологик берәмлек теркәлгән .

Слайд 7

2010 елда ТӘһСИнең лексикография бүлегендә тагын бер зур хезмәт - «Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге » эшләнеп бетеп , 2013 елда басылып чыга . Бу сүзлек күләм ягыннан кыскарак , куллану өчен уңайлы итеп , мәктәпләр өчен махсус төзелгән Соңгы вакытта басылып чыккан сүзлекләрдәнпрофессор Ф.Ә. Ганиев авторлыгындагы ике кисәктән торган « Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге»нә (2009 , 2012) татар телендә еш очрый торган тезмә фигыльләр тупланып бирелгән .

Слайд 8

С оңгы чирек гасыр эчендә татар әдәби телендә тагын шактый гына яңа лексик берәмлекләр барлыкка килде , телебезнең лексик системасында башка күпсанлы үзгәрешләр теркәлде . Аларның барысын бергә туплап тасвирлау ихтыяҗы туды . Бу бурычны үтәү максатында , татар теленең яңа зур фундаменталь аңлатмалы сүзлеген төзү кирәклеге көн үзәгенә басты . Сүзлек Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафын­нан профессор Ф.Ә. Ганиев әзерләгән Инструкция нигезендә төзелде

Слайд 9

Татар телене ң аңлатмалы сүзлеге

Слайд 10

Орфографик сүзлек Сүзлектә хәзерге татар телелексикасының төрле катламнарытамыр сүзләр , ясалма сүзләр һәмкушма сүзләр , төп сүзләр һәм алынма сүзләр , гамәлдәге терминнар һәм башка берәмлекләр ), шулай ук кулланыш тагы сүзясагыч элементлар (авиа..., авто ...,социал- һ. б.) урын ала. Сүзлеккә 46 000 чамасы сүз керә һәм анда өч миллионлап исем (22 меңнән артыграк сүз ) белән фигыль (9 меңнән артык сүз ) формаларының ясалышы һәм язылышы турында мәгълүмат бирелә . Сүзлек соңгы елларда кулланышка кергән лексик берәмлекләр исәбенә тулыландырылды .

Слайд 11

Татар теленең орфографик сүзлеге : Сүзлекне төзүчеләр : К. Р. Галиуллин , Р. И. Раскулова ; фәнни мөхәррир Г. Р. Галиуллина . – Тулыландырылган 2 нче басма. - Казан: Татар. кит. нәшр ., 2017. - 423 б .

Слайд 12

Укучылар, татар телендә сүзлекләрнең электрон фондыннан ничек файдаланырга? https ://intertat.tatar/pages/c-zlek-onlayn-s-zlekl-rne-elektron-fondy

Слайд 14

Башкала сүзен эзлик Нәтиҗә

Слайд 15

Бирем . Ничек уйлыйсыз , сүзлекләрнең хәзерге татар әдәби теленүзләштерүдәге роле нинди ? Укучылар , без сезнең белән дәрест ә “ Хәзерге татар теленең норматив сүзлекләре ( орфоэпик сүзлек , аңлатмалы сүзлек , орфографик сүзлек )» турында сөйләштек . Аларның электрон форматыннан ничек файдаланып булуын күзәттек .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Егерме беренче май. Татар сөйләмә теле кагыйдәләрен укуда һәм көндәлек тормышта куллану. Использование норм татарской разговорной речи в повседневной жизни и в учебе

Слайд 2

Татар халкының сөйләмә теле ИКЕ ТӨРГӘ булеп өйрәнелә Беренчесе- Халык авыз иҗаты теле Икенчесе- Сөйләмә тел . Сөйләмә тел, икенче төрле әйтсәк, тәртипкә салынмаган көндәлек сөйләмә тел- диалект дип атала.

Слайд 3

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч төркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур.

Слайд 4

Татар теле өч диалекталь берәмлеккә бүленә: 1) урта диалект; 2) көнбатыш диалект (мишәр); 3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).

Слайд 5

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре: 1) җ-ләштерү: җул, җегет. 2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга, къамыш; 3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар. 4) ф//п күчеше: Патыйма; 5) х//к күчеше: катын; 6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы; 7) инфинитив формасы -мага, -малы: бармалы. (Дәреслектән урта диалект турында укырга (106 бит)

Слайд 6

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре 1) й-ләштерү: Йамали, йаңы; 2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала; 3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш; 4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм; 5) [къ], [гъ] авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу; 6) ц-лаштыру: пыцак, бырцак; 7) ч (тч)-лаштыру. (Дәреслектән көнбатыш диалект турында укырга (107 бит)

Слайд 7

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы (яңгырау тартыкларны саңгыраулаштыру): Пыел урашай полса ярар иде; Хәзерге заман хикәя фигыл ь нең 3нче затына –ты, -те кушымчасын ялгап сөйләү: [ параты ] -барды, [ сөт планын та тутырып килә w эс ] -сөт планын да тутырып киләбез. (Дәреслектән көнчыгыш диалект турында укырга (107 бит)

Слайд 8

Сүзлек татар теленең барлык диалектлары буенча тупланган якынча 40000 берәмлекне үз эченә ала. Сүзләрнең мәгънәләре татарча аңлатыла, рус теленә тәрҗемә ителә һәм бай иллюстратив материал белән раслана. Китап тел галимнәренә, укытучылар һәм студентларга тәкъдим ителә. Хезмәт шулай ук башка өлкәдә эшләүче галимнәр һәм, гомумән, татар мәдәнияте, тарихы, сәнгате белән якыннан кызыксынучы киң даирә укучылар өчен дә файдалы булыр.

Слайд 9

Дәреслек белән эш Күнегү 117 (биреме буенча эшләргә, ватсаптан җибәрергә) Күнегү 120 (биреме буенча эшләргә, ватсаптан җибәрергә) Эшләрегезне алганнан соң нәтиҗә ясыйм, билгеләр куям. Уңышлар сезгә!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең , Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешенең һәм урынының телдә чагылышы . Отражение в языке культуры и истории татарского народа, его место и связь с другими народами, живущими в России . Кәримова Г.С.

Слайд 2

Татар халкы тарихының һәм мәдәниятенең телдә чагылышын күзәтү ; Татар халкының Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешен белгеләү ; Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; Татарча википедиядәне куллану https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D1%80%D0%BA%D0%B8_% D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%80 Татарча электрон сүзлекләр фондыннан файдалану https://suzlek.antat.ru/ Белем ру сайтыннан мәгълүматлар алу https://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html Дәреснең максатлары һәм бурычлары:

Слайд 3

Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре Гомеремдә җыйдым гыйлем – Мөгаллимнәр бирде белем. Күңелемә якын итеп Алган сабак – туган телем. Илдус Гыйләҗев

Слайд 4

К.Җ. Кеше гомер буе өйрәнә , гыйлем , тәҗрибә туплый . Ул аның тормышында аерылгысыз төшенчә . М әңгелек кыйммәтләрнең берсе дә , аның туган теле дип саныйм . Чөнки ул кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә . Телдә аның яшәү рәвеше дә , мәдәнияте дә чагылыш таба . Илдус Гыйләҗев белән килешәсезме?

Слайд 5

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең телдә чагылышы Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле . Тел – халыкның яшәү асылын , гореф-гадәтен , дөньяга карашын , фәлсәфәсен , тарихын , безнең заманнарга кадәр китереп җиткерүче зур хәзинә . Тел барлыкка килеп , яшәешнең бөтен этапларында да җәмгыять белән аерылгысыз бәйләнештә булган . Аралашу ихтыяҗы булмаса , кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмас иде .

Слайд 6

Бирем. Күрсәтелгән сылтаманы кулланып, түбәндәге сорауга җавап бирегез. Беренчеләрдән булып төрки халыкларның классификациясе кайсы хезмәттә бирелә ? https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D1%80%D0%BA%D0%B8_% D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%80

Слайд 7

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең телдә чагылышы https://suzlek.antat.ru / Татар теленең сүз байлыгын тарихи яссылыкта өйрәнгәндә , сүзлекләр аеруча мөһим урын тота . Сез нинди сүзлекләр барлыгын беләсез? Аларны кайдан табарга мөмкин? Бирем. “Аҗун” сүзенең аңлатмасын этимологик сүзлектән табып укы. Нәтиҗә яса. Әйе, әлеге сүзнең мәгънәсе безгә т арихыбызны барларга ярдәм итүен билгелибез

Слайд 8

Татар халкының Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешенең телдә чагылышы Дөньядагы бер генә телнең дә сүзлек составы саф , асыл хәлдә , ягъни беренчел халәтендә яши алмый . Халыклар бер-берсеннән матди байлык кына түгел , рухи байлык – сүз байлыгы да алышалар . Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый . Мәсәлән , пилмән , бүкән , миләш , морж, поши , пурга, норка, пихта, камбала. Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү , аралашу җирлегендә һинд , кытай сүзләре ( алма , әрдәнә , җиз , сан, тәңре , энҗе , түбән , чан, хан, чәй , җуа , дәү , юан , шан , чын , чирү , дию ), монгол теленнән ( чаган , дилбегә ) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Слайд 9

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп , фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора Төрки – татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр . Рус язма ядкаре булган “Игорь полкы турында җыр”да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин . https://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html

Слайд 10

Төрки халыклар үзләре дә русларга күп сүзләр биргәннәр һәм аларның күбесе киң кулланылышта йөри . Мәсәлән : айран, лошадь, алмаз, алтын , амбар, аргамак, атаман, бай, барс, башмак, беркут, бугай, буза, деньга, джигит, изюм, ишак, кабан, кафтан, камыш, капкан, караван, карандаш, кинжал, кирпич, курага, чалма, ямщик, ярлык һ.б . Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар . Мәсәлән : арыш , сука, буразна , уҗым , эскерт . Әвән , мич , гөрәнкә , сохари , чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар . Татар халкының Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешенең телдә чагылышы

Слайд 11

Телебездәге алынмаларны өйрәнгән галимнәр А. Нуриева татар телендәге алынмаларны 6 төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә :

Слайд 12

Телебездәге алынмаларны өйрәнгән галимнәр Аерым алганда , телдә киң кулланылган гарәп -фарсы алынмаларын төрле чорларда К. Насыйри ,, Җ. Вәлиди , Ә. Максуди , Ш . Рамазанов, К. Хәмзин , Г. Сәйфуллин , М. Мәхмүтов , И. Әүхәдиев Ә . Йосыпова , Р. Мөхиярова һ.б . хезмәтләрендә рус- европа алынмалары төрле аспектта яктыртыла Татар теленә мөнәсәбәтле рәвештә монгол алынмалары Р. Әхмәтьянов хезмәтләрендә тикшерелә Рус (славян) һәм һинд-европа алынмаларын өйрәнү шактый яхшы башкарылган . Ә. Ахунҗанов , Ф. Фәсиев , Ф. Сафиуллина,

Слайд 13

Тел һәм мәдәният ... Бу ике төшенчә арасында уртаклык бармы? Минемчә , тел мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмыйм . Халыкның тормышы , мәдәнияте телнең сөйләм һәм язма формаларында сакланып калган. Димәк , һәр халыкның мәдәнияте – аның сүзләрдә гәүдәләнгән тарихи хәтере . Тел мәдәниятнең бөтен байлыгын үзенә туплый . Шулай итеп , телне җәмгыятьтән һәм мәдәнияттән аерып карап булмый . Аның үсеше-үзгәреше җәмгыятьнең үсеше , аның матди һәм рухи мәдәниятенең үсеше белән бәйле . Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе.

Слайд 14

Өй эше Телне куллануда нинди проблемаларны билгеләп булыр иде? Төп проблема телебезнең кулланылыш дәрәҗәсе түбән булуда : татар китапларын укучылар аз, җәмәгать оешмалары рус теленә күчә , радио- телевивидениедә эшләүче дикторларның кайберләре генә чиста әдәби телдә сөйли . Татар теленең киләчәге безнең кулда . Шуңа күрә , әйдәгез без аны саклыйк , яклый , үстерик …


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең , Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешенең һәм урынының телдә чагылышы . Отражение в языке культуры и истории татарского народа, его место и связь с другими народами, живущими в России . Кәримова Г.С.

Слайд 2

Татар халкы тарихының һәм мәдәниятенең телдә чагылышын күзәтү ; Татар халкының Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешен белгеләү ; Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; Татарча википедиядәне куллану https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D1%80%D0%BA%D0%B8_% D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%80 Татарча электрон сүзлекләр фондыннан файдалану https://suzlek.antat.ru/ Белем ру сайтыннан мәгълүматлар алу https://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html Дәреснең максатлары һәм бурычлары:

Слайд 3

Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре Гомеремдә җыйдым гыйлем – Мөгаллимнәр бирде белем. Күңелемә якын итеп Алган сабак – туган телем. Илдус Гыйләҗев

Слайд 4

К.Җ. Кеше гомер буе өйрәнә , гыйлем , тәҗрибә туплый . Ул аның тормышында аерылгысыз төшенчә . М әңгелек кыйммәтләрнең берсе дә , аның туган теле дип саныйм . Чөнки ул кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә . Телдә аның яшәү рәвеше дә , мәдәнияте дә чагылыш таба . Илдус Гыйләҗев белән килешәсезме?

Слайд 5

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең телдә чагылышы Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле . Тел – халыкның яшәү асылын , гореф-гадәтен , дөньяга карашын , фәлсәфәсен , тарихын , безнең заманнарга кадәр китереп җиткерүче зур хәзинә . Тел барлыкка килеп , яшәешнең бөтен этапларында да җәмгыять белән аерылгысыз бәйләнештә булган . Аралашу ихтыяҗы булмаса , кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмас иде .

Слайд 6

Бирем. Күрсәтелгән сылтаманы кулланып, түбәндәге сорауга җавап бирегез. Беренчеләрдән булып төрки халыкларның классификациясе кайсы хезмәттә бирелә ? https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D1%80%D0%BA%D0%B8_% D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%80

Слайд 7

Татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең телдә чагылышы https://suzlek.antat.ru / Татар теленең сүз байлыгын тарихи яссылыкта өйрәнгәндә , сүзлекләр аеруча мөһим урын тота . Сез нинди сүзлекләр барлыгын беләсез? Аларны кайдан табарга мөмкин? Бирем. “Аҗун” сүзенең аңлатмасын этимологик сүзлектән табып укы. Нәтиҗә яса. Әйе, әлеге сүзнең мәгънәсе безгә т арихыбызны барларга ярдәм итүен билгелибез

Слайд 8

Татар халкының Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешенең телдә чагылышы Дөньядагы бер генә телнең дә сүзлек составы саф , асыл хәлдә , ягъни беренчел халәтендә яши алмый . Халыклар бер-берсеннән матди байлык кына түгел , рухи байлык – сүз байлыгы да алышалар . Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый . Мәсәлән , пилмән , бүкән , миләш , морж, поши , пурга, норка, пихта, камбала. Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү , аралашу җирлегендә һинд , кытай сүзләре ( алма , әрдәнә , җиз , сан, тәңре , энҗе , түбән , чан, хан, чәй , җуа , дәү , юан , шан , чын , чирү , дию ), монгол теленнән ( чаган , дилбегә ) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Слайд 9

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп , фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора Төрки – татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр . Рус язма ядкаре булган “Игорь полкы турында җыр”да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин . https://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html

Слайд 10

Төрки халыклар үзләре дә русларга күп сүзләр биргәннәр һәм аларның күбесе киң кулланылышта йөри . Мәсәлән : айран, лошадь, алмаз, алтын , амбар, аргамак, атаман, бай, барс, башмак, беркут, бугай, буза, деньга, джигит, изюм, ишак, кабан, кафтан, камыш, капкан, караван, карандаш, кинжал, кирпич, курага, чалма, ямщик, ярлык һ.б . Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар . Мәсәлән : арыш , сука, буразна , уҗым , эскерт . Әвән , мич , гөрәнкә , сохари , чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар . Татар халкының Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешенең телдә чагылышы

Слайд 11

Телебездәге алынмаларны өйрәнгән галимнәр А. Нуриева татар телендәге алынмаларны 6 төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә :

Слайд 12

Телебездәге алынмаларны өйрәнгән галимнәр Аерым алганда , телдә киң кулланылган гарәп -фарсы алынмаларын төрле чорларда К. Насыйри ,, Җ. Вәлиди , Ә. Максуди , Ш . Рамазанов, К. Хәмзин , Г. Сәйфуллин , М. Мәхмүтов , И. Әүхәдиев Ә . Йосыпова , Р. Мөхиярова һ.б . хезмәтләрендә рус- европа алынмалары төрле аспектта яктыртыла Татар теленә мөнәсәбәтле рәвештә монгол алынмалары Р. Әхмәтьянов хезмәтләрендә тикшерелә Рус (славян) һәм һинд-европа алынмаларын өйрәнү шактый яхшы башкарылган . Ә. Ахунҗанов , Ф. Фәсиев , Ф. Сафиуллина,

Слайд 13

Тел һәм мәдәният ... Бу ике төшенчә арасында уртаклык бармы? Минемчә , тел мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмыйм . Халыкның тормышы , мәдәнияте телнең сөйләм һәм язма формаларында сакланып калган. Димәк , һәр халыкның мәдәнияте – аның сүзләрдә гәүдәләнгән тарихи хәтере . Тел мәдәниятнең бөтен байлыгын үзенә туплый . Шулай итеп , телне җәмгыятьтән һәм мәдәнияттән аерып карап булмый . Аның үсеше-үзгәреше җәмгыятьнең үсеше , аның матди һәм рухи мәдәниятенең үсеше белән бәйле . Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе.

Слайд 14

Өй эше Телне куллануда нинди проблемаларны билгеләп булыр иде? Төп проблема телебезнең кулланылыш дәрәҗәсе түбән булуда : татар китапларын укучылар аз, җәмәгать оешмалары рус теленә күчә , радио- телевивидениедә эшләүче дикторларның кайберләре генә чиста әдәби телдә сөйли . Татар теленең киләчәге безнең кулда . Шуңа күрә , әйдәгез без аны саклыйк , яклый , үстерик …


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Утызынчы апрель Тема: Татар сөйләм теленең кагыйдәләре һәм үзенчәлекләре . Татар сөйләм этикеты. Нормы и особенности татарской разговорной речи. Татарский речевой этикет

Слайд 2

Дәреснең максатлары һәм бурычлары Татар сөйләм теленең кагыйдәләре һәм үзенчәлекләрен күзәтү . Татар сөйләм этикеты нинди ул ? с оравына җавап табу

Слайд 3

Түбәндәге сылтама белән керегез, аны игътибар белән укыгыз. https://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/4___. html

Слайд 4

Түбәндәге сорауларга җавапларыгызны гугл лентага языгыз. Татар телендә сөйләшүчеләрнең сөйләм процессында үз-үзләрен тотуы нәрсә белән бәйле ? Тәкъдим ителгән темаларның берсен сайлап, татар сөйләме үзенчәлекләрен күрсәтүче диалог языгыз: “Якын кешең белән аралашу”, “Өстәл янында сөйләшү”, “Түгәрәк өстәл артында әңгәмә”, “Сезгә үтенечем бар”

Слайд 5

Йомгаклау Димәк , сез татар сөйләм теленең кагыйдәләре һәм үзенчәлекләрен күзәттегез . Татар сөйләм этикеты белән таныштыгыз . Татар сөйләм этикеты нинди ул ? соравына җавап табу өчен диалог яздыгыз . Әлеге эшләрегезне алганнан соң , мин дәрескә билгеләр куям , укучылар . Уңышлар сезгә . Сорауларыгыз булса , лентага языгыз