Сыйныфтан тыш эшчәнлек
Сыйныфтан тыш эшчәнлек
2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы https://edu.tatar.ru/buinsk/alshikhovo/sch/page445...
Герой шагыйрь - Муса Җәлил иҗаты мәңгелек. 9 нчы сыйныф укучылары әсирлеккә төшкәч тә, каләме белән көрәшкән героебыз иҗаты турында сөйләделәр. Җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыкларына сокландылар. Алар Муса Җәлил белән горурлануларын әйттеләр https://edu.tatar.ru/buinsk/alshikhovo/sch/main-news
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул максаттан 3-4 сыйныф укучылары белəн мəктəптə "Туган тел дөньясы" дип исемлəнгəн квест-уен үткəрелде. Уенда тел белән бәйле табышмаклар, мəкальлəр кулланылды. Балаларга кызык булды. https://edu.tatar.ru/buinsk/alshikhovo/sch/main-news
Без бүген Буа районы музеенда "Буяуларда хисләрем" дип аталучы рәсем күргәзмәсендә булдык. Резидә Юсупованың рәсемнәре белән таныштык. Ул Буа районы Иске Тинчәле авылында туып үскән. Хәзерге вакытта ТР рәссамнар Союзы әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре. https://disk.yandex.ru/i/ZPdzlrkAaz-U4Q https://disk.yandex.ru/i/X6yKcOs8dRmV8A https://disk.yandex.ru/d/LcAXAHcUkl06Cw
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 670.57 КБ | |
| 2.2 МБ | |
| 1.54 МБ | |
| 274.5 КБ | |
| 243.39 КБ | |
| 638.66 КБ | |
| 734.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат : Туган телгә мәхәббәт , ихтирам , кызыксыну тәрбияләү . Аның кулланылышына ирешү , саклау һәм үстерү Катнашучылар : 5-11 сыйныф укучылары , тел белән кызыксынучылар
Татарстан- минем республикам Тел дигән дәрья бар Без- Тукайлы халык Хәзерге әдәбият 100 200 200 200 200 100 100 100 500 500 500 500 800 800 800 800
ТР Президентының әтисе ? Нургали
ТР гербының авторы кем? Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы - Риф Фәхретдинов
Татарстанны ни өчен « Дүрт елга иле» дип атыйлар ? ТР аркылы Идел, Чулман , Агыйдел , Нократ елгалары ага- шуңа күрә
"Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында " закон кайчан кабул ителгән ? 1992 елның 8 июлендә
Татар телендә ничә сузык аваз бар? 12 сузык аваз бар
-а-а, ый-ый , и-и - ып , - еп , -п - гач , - гәч , - кач , - кәч ; - ганчы , - гәнче , - канчы ,- кәнче Сүз нәрсә турында ? Хәл фигыль кушымчалары турында
Фигыльл әрдә билгеле үткән заман кушымчасы - ды \-де -ты\-те
Сузыкларның үзара ярашуы нәрсә ул ? Сингармонизм
Г . Тукай үзе турында нинди әсәр яза ? « Исемдә калганнар »
Кырлай авылы белән хушлашкач , Тукай кайда яши башлый ? Уральскида ( Җаекта )
Менә бераздан Сабан туе җитте . Мине Сабан туе кѳнне иртүк уятып , кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар . Мин шул капчыкны тотып авыл буенча киттем Ѳзек кайсы әсәрдән алынган ? “Исемдә калганнар”
Күз ачып йомганчы , һичшиксез җыярсың бер чиләк ... Нинди шигырьдән алынган ? “Шүрәле”
Рәсемдә кем сурәтләнгән? Рабит Батулла
Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? Шәүкәт Галиев Роберт Миңнуллин
“Терелсәм, бер көн дә кичекми илтеп бирәм”, -дип, тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим. Картлар бөтенләй телсез калдылар..... Әсәрнең исемен, авторын атагыз. Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар”
Татар әдәбиятының чорларга бүленешен атагыз Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты; 19 йөз әдәбияты; 3 . 20 йөз башы әдәбияты; 4 . 20 гасырның 20 елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган әдәбият.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максатыбыз : Үзебез укыган мәктәп тарихы белән таныштыру . Шул мәктәп белән тыгыз бәйләнеше булган бабам турында сөйләү .
Мәктәбебез тарихыннан 2013 елда безнең мәктәпкә 97 яшь була . Кайчандыр бу мәктәпкә Кара Китә , Кызыл Каен , Таң авылларыннан балалар килгән . Балалар саны да 520 булган . Шунлыктан ике сменада укыганнар . Мәктәпнең ераграк тарихына күз салсак , 1924 елда беренче тапкыр укытырга сыйныф тупланган,сыйныфта төрле яшьтәге балалар җыелган . 8х6 м лы бүлмә булган ул
Мәктәпнең беренче бинасы
1928 елда шәхси хуҗалыкта мәктәп була . Хуҗасы - Потапов А.В . 1931 елда икенче шәхси хуҗалыкта мәктәп оеша . Хуҗасы - Федоров О. 1933 елда кулак дип сөрелгән крестьян йортыннан мәктәп ясыйлар .
Алар безнең мәктәптә эшләгәннәр 1933 елдан алып 1953 елга кадәр башлангыч мәктәпнең җитәкчесе булып Владимирова Елена Никитична эшли . Беренче укытучылар : Муртазина Хадича Сиразеевна , Аксаков Николай Павлович, Арланова Софья Михайловна, Маслова Мария Архиповна, Владимирова Елена Никитична булалар .
1947 елдан бу башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә 1957 елдан сигезеллык , ә инде 1975 елдан урта мәктәпкә әйләнә
1977 елда урта мәктәптә беренче чыгарылыш була . Барлыгы 50 укучы була . Бу вакытта бабам директор вазифасын башкара . Завуч булып Сәгъдиев Зиннәт Шәвәлиевич эшли , оештыручы Быкова Муза Ильинична була . 1975 елда мәктәптә 520 бала була . 32 укытучы эшли
Минем бабам- үзенчәлекле шәхес
Бабам- Кәримов Илдус Галим улы 1942 елның 20 нче январенда Буа районы Теңкәш авылында туа . Алших авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач , Буадагы М.Вахитов исемендәге мәктәптә укуын дәвам итә . Бу мәктәптә 10 нчы сыйныфны тәмамлап , пединститутның физика һәм математика бүлегенә укырга керә . Ә 1961 елны ул Советалар Армиясенә хезмәткә алына .
Армиядән кайткач , институтта укуын тәмамлый . Чирмешән районына физика укытучысы итеп җибәрелә .
Чирмешәндә эшләгәндә , ул әбием – математика укытучысы - Кәримова Кәүсәрия Мөхәррәм кызы белән очраша . Шулай ике яшь йөрәк кавыша . 1970 елда алар туган якларына әйләнеп кайталар . Иске Суыксу урта мәктәбендә эшлиләр .
1975 елда бабамнар Алших урта мәктәбенә укытырга кайталар . Мәктәп 320 кешегә исәпләнсә дә , укучылар саны күпкә артык була - 520. Шунлыктан ул вакытта 2 сменада укыганнар . Өченче сменада да эшләргә туры килгән икән . Таң авылында ( Алшихтан 18 км ераклыкта ) кичке мәктәп оештырылган.Атнага 3 тапкыр кичләрен трактор арбасында шунда бара торган булганнар .
Тырыш укытучының сәләтен күреп , 1977 нче елда аны Алших мәктәбенә директор итеп билгелиләр . Аннан партком секретаре итеп күчерелә . 1981 елда кабат директорлыкка әйләнеп кайта . 1992 елдан 2007 елга кадәр физика укытучысы булып эшли . Гадел җитәкче , белемле һәм абруйлы укытучы Хезмәт ветераны, Халык мәгарифе отличнигы дигән исемнәр ала.
Бабамның укучылары бүген үзебезнең мәктәптә безгә белем бирәләр М әктәбебезнең физика һәм математика укытучысы- Паллин Сергей Алексеевич-бабамның укучысы
Караваев С.А. Буа шәһәренең №5 гимназиясендә шулай ук физика укыта (“ Мәгариф ” өстенлекле программасында ул Җиңүче була ).
Йомгаклау “ Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк ”, - дигән мәкаль белән бик килешәбез без. Бүген мәктәптә балалар саны, элекке чор белән чагыштырганда аз булса да, аның 1 гасырга якын тарихы , горурланырлык директорлары , абруйлы һәм белемне укытучылары бар. - Нәтиҗәле эшләре һәркемне сокландырырлык . Бабам һәм әбиемнәр кебекләргә лаеклы алмаш мәктәбемне ерак чорларга кадәр саклар әле .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
План 1. Кереш . Максат һәм бурычлар 2. Төп өлеш 2.1. АЛШИХ УРТА МӘКТӘБЕНДӘ УКЫГАН ТАРИХ ФӘННӘРЕ КАНДИДАТЫ-РИФКАТЬ ГАЗИЗОВ 2.2. РЕНАТ ХАРИС ШИГЫРЬЛӘРЕНЕҢ БАШКА ТЕЛЛӘРГӘ ТӘРҖЕМӘСЕ. ШАГЫЙРӘ ЛИЛИЯ ГАЗИЗОВА ИҖАТЫ . 3 . Йомгаклау
АЛШИХ МӘКТӘБЕНДӘ УКЫГАН ТАРИХ ФӘННӘРЕ КАНДИДАТЫ – РИФКАТЬ ГАЗИЗОВ КЕШЕ КАЙЧАН МАТУР БУЛА? КЕШЕ МАТУР ШУЛ ВАКЫТ ИЛЕ ӨЧЕН, ХАЛКЫ ӨЧЕН ЯШӘГӘНДӘ ҖАН АТЫП. (РЕНАТ ХАРИС)
Ул 1942 елда Буа районы Теңкәш авылында туа . Алших авылындагы җидееллык мәктәптә укый . (1947-1957 елларда мәктәп җидеелык була , 1975 елдан гына урта мәктәпкә әйләнә .). Рифкать Газизов спортсмен, тарих фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе . 80 гә якын фәнни мәкалә авторы. Ул үзенең төп эшчәнлеген спорт белән дә уңышлы чиратлаштырып барган .
Лилия Газизова
Рифкать Газизовның кызы шагыйрә Лилия Газизова . Буа - галимнәргә бай тәбәк ул. Шулай ук язучылар , рәссамнар , шагыйрьләр , җырчыларны мулдан биргән як та әле . Шундыйлардан шагыйр ә – Лилия Газизова. Ул – рус телендә иҗат итүче шагыйрә. Аның шигырьләре җете ялкынлы учак төсле. Ул учакның балкышында гаҗәеп сурәтләр, могҗизаи күренешләргә тап буласың. Шагыйрә иҗаты яктылык белән бәйле- ул шуңа да үзен якты күләгә белән чагыштыра.
Ялгышу(Индус Сирматов тәрҗемәсе) Җиңелме үзең җибәрәгән Хатаңны үзең тою, Бер битен ертып , тормышның Дәфтәрен ябып кую ( Ялгышу ) Ә язмыш түтине Җиңүе бик авыр . Тик керсәк бәхәскә , Бирешмәм барыбер ( Исемсез шигырь )
Беләм , сине гашыйк итте Чибәрлегем , гүзәллегем , Татарга хас сагышларым , Төгәллеге сүзләремнең ...
Лилия Газизова тәрҗемәләре Егылсам егылам — тезләнмәм ! Барыбер тураям — бөгелсәм ! Тамырым өстенә туфрак ит , шигыремдә шартлап бер үлсәм ... (Ренат Харис ) Коль упаду — не встану на колени, Коль суждено согнуться — распрямлюсь. И прахом став, укрою корни, если однажды вместе со стихом взорвусь . (Лилия Газизова )
Оҗмахларга җитеп булмас баскыч куеп , җәһәннәмгә төшеп булмас кое казып ... Берсенә дә ашыкмыйкчы , ашкынмыйкчы — җир өстендә барлык савап , барлык язык . (Ренат Харис ) Лестницей до рая не добраться. И в колодце ада не найти. Есть черед всему. И прежде надо по земному нам пройти пути.(Лилия Газизова )
РАВИЛ БОХАРАЕВ
Равил Бохараевның инглизчәгә тәрҗемәсе You cannot get to paradise by a ladder. You cannot get to hell through a pit. Should we rush and hurry to the here after, when this world houses all bliss and all inferno. ( Равил Бохараев )
Йомгаклау Туган якка булган мәхәббәт - үзеңнең җиреңне ярату , халкыңны ихтирам итү , аның күренекле шәхесләрен искә алу һәм хөрмәт итүдән башланадыр , мөгаен . Шуны күздә тоткан хәлдә , бер гаиләдән чыккан якташларымның әдәби һәм фәнни эшләрен яктыртырга омтылдым . Ренат Харис шигырьләре укучыны битараф калдырмавын күрсәтергә тырыштым . Билгеле алда әде өйрәнәсе , беләсе килгәннәр шактый .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат Ни өчен күп еллардан бирле халыкның шагыйр ь не олылавын, аны әдәбиятыбызның йолдызы итеп каравын билгеләү; Тукай исеменең онытылмау серләрен ачыклау 27 еллык гомере эчендә шагыйрьнең иҗат мирасының искиткеч бай булуын күрсәтү .
Бурычлар Тукайга багышланган әсәрләрне уку, Ренат Харис һәм Әхсән Баян әсәрләре белән танышу; Тукайның мәгърифәтче, публицист, шагыйрь буларак ачучы галимнәрнең хезмәтләрне өйрәнү; Презентация әзерләү
Ренат Харис Ренат Харис — күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре.
һәр язучы, шагыйрь, драматург Тукай образын ачканда аны үзенчә ача, үзенчә сурәтләп бирә. Бу уңайдан, без Р. Харисның поэмасыннан өзек китерә алабыз: Татарның һәр соравына Үз Тукае җавап бирә. Һәр татарның йөрәгендә Үз Тукае шуңа күрә.
“ Тукайның мәхәббәт төшләре” Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” әсәрендә фәрештә (Газраил), шүрәле образлары сурәтләнгән. Гадәттә, халык үлем фәрештәсен усал, каты күңелле, рәхимсез итеп күзаллый. Р.Хариста бу фәрештә мәрхәмәтле. Ул егетнең җанын алып китәргә теләми, киресенчә, яшәвен тели: Яшә, шагыйрь, Шуңа күрә Мин өнеңә кермим, Әлегә төшләреңә генә керәм.
Габдулла Тукай халыкның ирекле булуын, үз сүзен әйтә белүен теләгән.Халыкның надан булуы, бигрәк тә татар хатын-кызының изелеп яшәве шагыйр ь не борчуга салган. Бу күренешне Ә.Баянның “Каракош” шиг ъ ри трагедиясендә күрергә мөмкин. Әсәрдә иреннән аеруын сорап килгән Мәфтуханы хәзрәт кире борып җибәрә. Ни өчен? Чөнки шәригатьчә “талак” сүзен ир кеше әйтергә тиеш. Әмма хатын китәргә теләгән очракта, ир кеше аны мәҗбүриләп тотарга тиеш түгел, чөнки Аллаһ Тәгаләнең законы шундый..
Йомгаклау Язучылар, шагыйрьләр Тукайны сурәтләүдә төрле яктан якын килгәннәр. Бу шулай булырга тиеш иде дә инде. Бер үк төрле сюжетлы, бер үк төрле образны чагылдырган әсәрне укып тору кызык та булмас иде. Ә болай һәрберсен укып, үзеңә төрле нәтиҗәләр чыгарасың. Һәр әсәрне укыганнан соң, үзеңнең күңелеңдә Тукайны ничек күз алдыңа китерәсең, чагыштырып карыйсың. Әйе, Р.Харис бик дөрес тә әйткән шул: “Һәркемнең күңелендә үз Тукае яши”.
