Сыйныфтан тыш эшчәнлек

Сыйныфтан тыш эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Һөнәрләр дөньясында 16.73 КБ

Предварительный просмотр:

МГББУ ”ТР Буа муниципаль районы

Черки - Килдураз урта гомуми белем мәктәбе”

Тема: Һөнәрләр дөньясында

                                          Башкаручы: МГББУ “ТР Буа муниципаль районы

        Черки - Килдураз урта мәктәбенең

                           Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

        Яруллина Зөһрә Зәит кызы

Темасы: ”Һөнәрләр дөньясы” (Проект эше)

Максат: 1) Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру;

                2)Төрле файдалы якларын ачыклау;

                3) Хезмәт тәрбиясе бирү;

Дәрес барышы:

1) Оештыру олеше, психологик уңай халәт тудыру.

- Укучылар, бер-беребез белән танышыйк. Мин Зөһрә апагыз булам.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн безгә! Хәерле көн һәркайсыбызга! Кәефләрегез ничек соң?

-Яхшы кәефләр белән сыйныф сәгатен башлап җибәрик.

-Укучылар, утырыгыз. Ә хәзер тактага карыйбыз, монда кроссворд эленгән. Буш шакмакларын тутырырга кирәк. Мин соравын әйтәм, ә сез җавабын әйтәсез.

- Яхшы, укучылар. 8 нче сан астында нинди сүз килеп чыкты. (Һөнәрләр). Слаидка карыйбыз, дөреслеген тикшерәбез.

- Мин сезгә сүзлекләр бирәм, һөнәр сүзенең аңлатмасын карап әйтегез эле. Молодцы!

- Димәк, без бүген һөнәрләр турында сөйләшербез. Дәреснең максатын да бергәләп табыйк эле. Слаидтан тикшерик. Бик әйбәт.

-Укучылар, психолоклар сөйләве буенча һөнәрләрне 5 төркемгә бүлеп карыйлар.

Кеше-кеше (табиб, тәрбияче, сатучы, укытучы)

Кеше-табигать (агроном, терлекче, бакчачы)

Кеше-техника (машина йөртүче, тимерче, эретеп ябыштыручы)

Кеше- билгеләр системасы (тәрҗемәче, хисапчы)

Кеше – сәнгать образы (рәссам, буяучы, бизәүче)

-Эшебезне дәвам итәбез. Без җырлардан өзекләр тыңларбыз. Җырда сүз нинди һөнәр ияләре турында бара, шуны әйтерсез. (Укытучы, табиб, полиция, агроном).

- Хәзер проект эшен төркемнәрдә эшләү булыр.(Эшнең төре аңлатыла. Кирәк-яраклар таратыла. Кирәкле киемнәрне үзегез аласыз. Менә шушы ак битләргә рәсемнәр ябыштырырга, синквейн төзергә, бутап биргән сүзләрдән җөмләләр төзеп, ябыштырырга. Төркемнәрдә уйлашыгыз, киңәшегез, әти-әниегез, туганнарыгыз шушы һөнәр ияләре булса, алар турында да әйтеп китә аласыз). Бер укучыга такта янына чыгып якларга кирәк булыр. Бер дә борчылмагыз, булышабыз. Эшебезне озакка сузмыйча эшләргә кирәк булыр. Барысы да аңлашылдымы? Эшли башладык.

(Вакыт калса, табышмаклар әйтешү булыр).

Рефлексия.

-Укучылар, без бүген нинди эшләр башкардык? Нинди һөнәр ияләре турында өйрәндек?

-Сыйныф сәгате ошадымы?

-Таратылган смаиликларны күтәрик эле.

-Рәхмәт, укучылар. Калган һөнәр ияләрен алдагы сыйныф сәгатьләрендә өйрәнербез.

Җыр, шигырь белән тәмамлана.

Сау булыгыз ,укучылар.

Сыйныф сәгатенә класс  җитәкчесенең үзанализы

“Һөнәрләр дөньясы” дип исемләнгән тәрбия сәгате шәхескә юнәлтелгән технологияне  файдаланып үткәрелде.

Тәрбия сәгатенең максаты: 1) Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру;

2) Аларның файдалы якларын ачыклау;

3) Хезмәт тәрбиясе бирү дип билгеләнде.

  Шәхескә юнәлтелгән технологиянең төп максаты - һәрбер укучының индивидуаль шәхес буларак үсешенә ярдәм итү.

Сыйныф сәгатенең темасын да укытучы үзе генә түгел, ә укучылар белән бергә билгеләде. (Сез моны бүгенге дәрес мисалында ачык күрдегез).

  Дәрестә укучыларның активлыгын һәм кызыксынучанлыгын үстерү өчен мин төрле методлар файдаланырга тырыштым. Мәсәлән, кроссворд чишү, синквейн төзү, табышмакларның җавабын табу һ.б. Укучылар бик теләп катнаштылар.

   Балалар 7, 8 нче сыйныфта гына укысалар да сорауларга төгәл җавап бирергә тырыштылар.

Шәхескә юнәлтелгән технологиянең берсе – ул укучының уйлану сәләтен үстерү.

 Үткәрелгән сыйныф сәгатендә балалар үзләренең нинди өлкәдә сәләтле икәнлекләрен таныттылар.

  Сыйныф сәгатен йомгаклап, укытучы һәр һөнәрнең кирәклеген аңлатты, тик хәзергә балаларның иң төп бурычлары уку икәнлеген искәртте.