Яруллина Зугря Загитовна

Сайт учителя татарского языка и литературы Яруллиной Зугры Загитовны

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: использование новейших технологий

Увлечения: чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ"Черки-Кильдуразская СОШ Буинского муниципального района РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/yarullina-zuhra-zagitovna
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай

О себе

     Укытучы, педагог, мөгалим сүзләрен ишетү белән күз алдыма үземне укыткан укытучыларым килеп баса, шул ук вакытта колагымда Ф.Яруллинның укытучыларга багышланган җыр сүзләре яңгырый:

               Килгән чакта башка авырлык,

               Җитми калса көч, я сабырлык,

               Сиздермичә  ярдәм иткәнсез,

               Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

     Бу шигъри юлларга өстәп, мин укымышлы, зыялы, гыйлемле сүзләрен дә янәшә куяр идем.

     Укытучыларымның: "Гыйлемне һәрвакыт сөегез! Гыйлеме күп булган кешеләргә карап, аз белемле булудан оялмагыз, әмма белергә кулыгыздан килә торган нәрсәләрне белми калудан оялыгыз. Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәгә ирештерер. Гыйлем - һич бетми торган байлыктыр", - дип әйткән сүзләре ,аларның шәхси үрнәге миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирде.

     Мин, Яруллина Зөһрә Зәет кызы, Буа районының искиткеч гүзәл, күркәм табигатьле, җыр-моңга оста, эш сөючән , күренекле шәхесләргә бай булган Килдураз авылында тудым,шунда яшим. Бүгенге көндә  авылым мәктәбендә туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләре буенча белем бирәм. Үз эшемне бик яратып башкарам. Төп максатым - балаларны туган телдә  аралашырга өйрәтү,аң – белемнәрен үстерү, үзләре яшәгән җиргә мәхәббәт уяту, шушы якның тарихын өйрәнү, бу төбәктә яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләү.

     Шул максаттан чыгып, дәресләремдә яна технологияләрне кулланып, заман таләпләренә туры килгән  алымнар белән эшлим. Укучыларым  белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә, күргәзмәләрдә актив катнашам, әдәби кичәләр үткәрәм. 

    Нинди милләт кешесе булуына карамастан, үз телен, халкын ихтирам иткәннәр, кайда гына булсалар да югалып калмаслар. Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.
 

   Укытучыма

Языйм әле Сезгә – Укытучым

Күңелемдәге олы хөрмәтне.

Гаиләмдә минем әби һәм әнием

Сайлаганнар шушы хезмәтне.

     Авыл йоклый, төн уртасы инде

     Сезнең тәрәзәдә ут яна,

     Ә бакчада сирень куагында

     Сандугачлар сайрый моңлана.

Сезнең хезмәт – изге хезмәт бит ул,

Балаларга белем бирәсез.

Үзегезнең эчтә ни булса да,

Безнең хәлебезгә керәсез.

     Рәхмәтем зур Сезгә, Укытучым,

     Исән – имин, рәхәт яшәгез.

     Гомер буе сезне яратып без,

     ”Абый, апа”,- диеп дәшәрбез.

 

                                                                     Алмаз Яруллин

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык” хикәясе,

Г.Бәширов “Туган ягым яшел бишек”

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

А. Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”

Добавить грамоту в портфолио