Әдәбият дәресендә матурлык идеалы тәрбияләү
материал

Әдәбият дәресендә матурлык идеалы тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_dreslrend_maturlyk_idealy_trbiyalu.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

МГББУ ”ТР Буа районы

Черки-Килдураз урта гомуми белем  мәктәбе”

Әдәбият дәресендә

матурлык идеалы тәрбияләү

                                                                                                      Башкаручы:

                                                              Килдураз урта гомуми белем бирү

                                                            мәктәбенең туган тел һәм әдәбият

                                                                      укытучысы  Яруллина Зөһрә Зәет кызы

   

                                           

         Татар халкы үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү өстендә  үзенең гажәеп бай мәдәниятен һәм эстетик идеалларын булдырган.

       Укучыларга тормыштагы матурлыкны күрә, таный белергә өйрәтү - эстетик тәрбиянең төп максаты.

    Бу эш табигатьтәге, сәнгатьтәге матурлыкны күрә, аңлый белүгә өйрәтүдән, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре тәрбияләүдән башлана. Балаларны кече яшьтән үк чын матурлыкны буш, мәгънәсез бизәкләрдән аера белергә өйрәтү мөһим. Бу уңайдан татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә халык тарафыннан яшь буынга күп кенә зирәк, тирән мәгънәле, файдалы киңәшләр бирелә. “Акылын, фигылен белмичә, алданмагыз матурга”, “Йөзе ак дип алданма, эче кара булмасын” һ.б. халык мәкальләрендә кешенең эчке дөньясы матур, якты, саф булырга тиешлеге, тышкы ясалма ялтыравыкка карап алданмаска кирәклеге турында әйтелә.

   Мәсәлән, Ә.Еникинең ”Матурлык” хикәясендә сүз матурлык турында бара.

   Матурлык сүзенә аңлатма бирсәк: 1) ул - барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә - күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре.

   2) матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек. Кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.

   Әмирхан Еники ”Матурлык” әсәрендә матурлыкны башкача сурәтли. Автор аны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик:

  1. Бәдретдинның күңел матурлыгы.
  2. Ана һәм бала мәхәббәтенең матурлыгы.
  3. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.
  4. Шәкертләрнең матур мөгәләмәсе.
  5. Табигать матурлыгы.

 Автор баланың кешегә күренми торган эчке матурлыгын анага булган тирән мәхәббәтен, олы хөрмәтен күрсәтә. Автор Бәдретдинне ничек итеп сурәтли? Ярлы гына бер шәкерт, иптәшләре аны ихтирам итә. Ул  бик ярдәмчел, сөйкемле, үзеннән ниндидер нур бөркелеп тора, киң күңелле малай. Нур бөркелеп торган малай янында, аның ямьсез әнисе сурәтләнә. (Әнисенең бите шадраланып, бер күзе кысылыбрак, ә икенчесе акаебрак тора. Аның бу кимчелекләре чәчәк авыруыннан калган була.)

   Бәдретдин әнисе өчен уңайсызланамы? Юк, чөнки аның өчен әнисе иң изге, илаһи зат, аның теләгенә беркайчан да каршы килми. Улының күзенә әнисе бер дә ямьсез булып күренми, чөнки улын ана шулай тәрбияләгән. Бәдретдин әнисе белән горурлана, хөрмәт итә, скрипкада да әнисе теләгән көйне уйный.

    Шәкертләр башта күргәннәренә хәйран калсалар да, Бәдретдиннең әнисенә чиркану  белән карасалар да, соңыннан үзләре бу уйларыннан оялалар, ямьсез ананың эчке матурлыгын үзләре күрә башлыйлар.

    Шәкерт исеменнән әйтелгән сүзләрне язып китәм. “Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә: “ямьсез” түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!”

    Эшемне йомгаклап, шуны ассызыклап үтәм: әдәбият дәресләрендә матурлык идеалын тәрбияләүгә мисал итеп Ә.Еникинең ”Матурлык” хикәясен алырга тәкъдим итәм.

      Сынлы сәнгать турында әңгәмәләр, музыка тыңлау, әдәби кичәләр, күмәк биюләр өйрәнү, табигатькә һәм музейларга экскурсияләр, кинофильмнар карау һ.б. укучыларга матурлыкны күрергә ярдәм итә һәм эстетик тәрбия бирүнең төп формалары булып тора.

      Хөрмәтле укытучылар, сезгә укыту – тәрбия эшендә зур уңышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

"Сихри матурлык" тәрбия сәгате

                      Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  « Сибгат Хәким исемендәге  Күлле  Киме урта...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Балаларда матурлык идеалы тэрбиялэу

Ата-аналар жыелышы очен доклад...

Әдәбият дәресендә рефлексия алымнары

Заманча дәрес этапларында рефлексия актуаль эш алымы....