Тамчы шоу
материал

Тамчы шоу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тамчы шоу27.36 КБ

Предварительный просмотр:

                                             МГББУ ”ТР Буа муниципаль районы

Черки - Килдураз урта гомуми белем мәктәбе”

Тамчы – шоу

(Дәрестән тыш чара)

                                          Башкаручы: МГББУ “ТР Буа муниципаль районы

        Черки - Килдураз урта мәктәбе”нең

                           туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

        Яруллина Зөһрә Зәит кызы

 "Бәйрәм бүген" көе яңгырый.

Укытучы:      Хәзер дуслар көч сынашыйк,

            Кыюлар алга чыксын.

            һәр укучы "Тамчы-шоу"да

            Уңганлыгын,  булганлыгын,

               Белемлелеген  күрсәтсен.

 - Кадерле укучылар! Без бүген”Трамматика бәйрәм”енә җыелдык.Ике команда көч сынаша. Бу уенга бары тик белемлеләр,  эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар гына җыела. Сезнең алда шундый ике команда. Бәйрәмегез котлы булсын! Зур уңышлар телим сезгә. Сизгер һәм кыю булыгыз. Белемнәрегезгә таянып эш итегез.

Ә хәзер уеныбызны башлыйк. Сезнең алдыгызда "Сандугач" һәм "Тургай" командалары көч сынаша.

Әйдәгез, танышыйп алыйк.Командалар бер-берсен сәламлиләр, үзләре белән таныштырып китәләр.

(Исем, девиз, эмблема, җыр).

1.Кем тизрәк, кем күбрәк уены.

(Сүзләр язу өчен, магнит тактага шакмаклар сызыла).

а)_________        

0

ы

0

ы

0

ы

0

ы

(Хөкем, төтен, көмеш, дөрес, йөзек, мөгез, сөлек, бөтен, йөзем, көтек, төрек, төзек).

2.Бирелгән сүздән кайсы команда күбрәк сүзләр төзи, бу уенда шул җиңүче була.

(Алтынчәч, көнбагыш, бакчачы, көндәлек).

Укытучы:     

      Туган телем!

Дөньяда иң - иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң - иң матур тел,
Ул – минем туган телем.

                      Энҗе Мөэминова

3. Ә хәзер, укучылар"Туган тел" шигеренең бер куплеты иҗекләргә таратылган, шуны дөрес итеп җыярга кирәк.

(Укучылар шигырь җыялар, шул вакытка бер татарча көй уйнатыла).

                 Укытучы: 

      "Сандугач"  һәм  "Тургай"

        Аерылмас дуслар иде.

        Бүген шушы дуслар монда

         Көч сынашыр өчен килде.

       

4.        һәр команданың капитанын мәйданга чакырабыз.

а)        Океан белән диңгез арасында нәрсә бар? (Белән)

б)        Яз белән көз ахырында нәрсә бар? (3 хәрефе).

в)        Кайсы нотага бер аваз кушсаң, шәһәр исеме барлыкка килә?( У-фа)

г)        Нинди ике нота бакчада үсә?( Фа-соль).

д)        Татарстанның кайсы шәһәрен табада кыздырып була? (Алабуга).

е)        Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казанда).

       -Яхшы, укучылар.Эшебезне дәвам итәбез.

5.        Укучылыр,  мин сезгә мәкальләрне сәламәтлек темасына алырга
уйладым. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез дәвамын.

а)        Байлык бер айлык, саулык-.. .(гомерлек).

б)        Саулыкны сатып ...(алып булмый).

в)        Авыруга бар нәрсә дә .. .(ачы)

г)        Сәламәт тәндә -.. .(сәламәт акыл).

  6.         Командаларга сораулар бирелә.

а)        Хата сүзен ике шакмакка сыйдырырга (хат рәс, а)

б)        Авазларны кайсы бүлектә өйрәнәләр?(Фонетика)

в)        Тыныш билгеләрен нинди бүлектә өйрәнәбез?
(Пунктуация).

г)        Кеше сөйләмен язуда үзгәртмичә ничек биреп була?

(Туры сөйләм белән).

д)        Ничә сүз төркемен беләсез?  

(Исем, сыйфат, фигыль, сан, алмашлык, рәвеш, хәбәрлек сүз, бәйлек, теркәгеч, кисәкчә, ымлык, аваз ияртеме - 12).

е)        Морфология нәрсәне өйрәнә?

7.        Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, игътибар белән  карагыз.

(Рәсемнәрдә нәрсә күрсәтелгән, санап чык).

8.        Ике командага да карточкалар таратыла.

1. Ил тамыры кергән кеше исемнәре язарга.

2. Гөл тамыры кергән кеше исемнәре язарга.

3. Язучы һәм шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?

4. "Яз" яки "Көз" темасына хикәя язарга.

9. Ике командага да берәр таблица бирелә.Таблицада бер сүз ничә тапкыр язылган булуын ачыкларга.

-Ә хәзер сүзне жюрига бирик, алар нәтиҗәне игълан итсеннәр.

Бу уенда катнашкан ике командага да рәхмәт әйтәсем килә.Аларга бик зур рәхмәт. Укуда да, эштә дә бер -берегез белән ярышып, ярдәмләшеп укыгыз һәм эшләгез. Уңышлар телим сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...