Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы
материал

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы һәм аның рецензиясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Авторлык программасы59.5 КБ
PDF icon Рецензия42.86 КБ

Предварительный просмотр:

МГББУ ”ТР Буа районы

Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Вахит Хаковның фәнни мирасын

тирәнтен өйрәнү өчен

авторлык программасы

Башкаручы:

Килдураз урта гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы

Яруллина Зөһрә Зәет кызы

    Җитәкче:

филология фәннәре кандидаты,

доцент Кузьмина Халисә Хатиповна

Буа - 2018

Аңлатма язуы

Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы һич бәхәссез. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, сөя, үз милләте, үз якташлары өчен янып-көеп йөрүче һәм шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганак – иге-чиге булмаган әдәбият дәрьясы,  камил булган туган телебез. Һәр төбәкнең үзенең  күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә,   яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү  максаты куела. Укучыларга якын җирле материал зур кызыксыну уята.

Бүгенге көндә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгәндә  күренекле тел галиме, тәҗрибәле педагог, филолог- тюрколог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе  Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның  иҗатын тирәнтен  өйрәнүне   максат  итеп куям.

Безнең алда түбәндәге бурычларны хәл итү тора:

- күренекле тел  галименең  тормышы белән  тулысынча танышу;

- галимнең хезмәтләреннән  рухи ризык алу;

- галимнең  тәрҗемәи хәле, хезмәтләре үрнәгендә  тормышка әзер  шәхес тәрбияләү;

- укучыларга Вахит Хаковның хезмәтләре аша милли рух иңдерү, милли тәрбия бирү .

Эшнең актуальлелеге:

Күренекле тел галиме Вахит Хөҗҗәт улы Хаков үзенең бөтен гомерен татар телен саклап калуга, аның тарихи серләрен өйрәнүгә һәм дөньяга таратуга багышлаган. Галимнең исеме төрки дөньяга  гына түгел, ә чит илләрнең телче-галимнәренә дә таныш. Якташ галимнең хезмәтләрен  тирәнтен өйрәнү, аңлау,  анализлау зарур. Укучылар Вахит ага Хаков турында  мөмкин кадәр күбрәк белемнәрен арттырсыннар өчен шушы  авторлык программасы  төзелә.

     Бу программа буенча   9 сәгать  вакыт бирелә.

Программаның эчтәлеге

  1. Тема:  Тормыш юлы белән танышу. -1 сәгать.
  2. Тема: “Тел – тарих көзгесе”
  3. Тема : “Вахит Хаков Һәм стилистика”
  4. Тема:  ”Тел күрке – сүз”                                                                                                            
  5. Йомгаклау.  1 сәгать .  

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Укучылардан галимнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган эшләрен яклату.  
  2. Презентацияләр ясау.
  3. Якташыбыз, татар теленең олы галиме Вахит ага Хаковка  багышланган кичә.

                                                                                                                                 

                         

Материалны тематик планлаштыру

Сәгатьләр саны

Тема

Эш төрләре

Әдәбият, җиһазлау.

1. Вахит Хаковның  тормыш юлы белән танышу

1 сәгать

Галимнең тәрҗемәи хәле

В.Хаковның тормыш юлы белән танышу, якташ галимнең хезмәтләре турында әңгәмә оештыру

“Буа ягым – тау ягым”җыентыгы;

”Туган як һәм туган тел хисе” китабы;

“Хаков укулары-11”,

”Хаков укулары-12”  конференция матуриаллары. Презентация, видео язмалар

2. Тел – тарих көзгесе”

2 сәгать

Вахит  Хаковның  төп фәнни юнәлеше – төрки һәм әдәби телләр тарихы, андагы стилистик категорияләрнең үсеше, татар язма истәлекләренең теле

Галимнең шушы өлкәдә эшләгән хезмәтләре, китаплары турында лекция уку

“Тел – тарих көзгесе” хезмәте

Тел турында мәкальләр тупланмасы

  1. Стилистика

2 сәгать

“Вахит Хаков һәм стилистика”

Галимнең стилистика өлкәсендә эшләнгән хезмәтләре, китаплары турында укучылар белән түгәрәк өстәл уздыру

Галимнең “Мәктәптә стилистиканы өйрәнү”,  “Стилистика һәм сүз сәнгате” хезмәтләре,  интернет материаллары

4. Вахит Хаков – телебезнең зур галиме

2 сәгать

Галимнең иҗтимагый эшчәнлеге һәм шәхси тормышы

Вахит Хаковның КДУда үткән язмышы, хезмәтләре, студенлары турында презентация әзерләү

Вахит Хаков тәҗрибәле педагог, филолог- тюрколог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветеранының истәлекле язмалары

5. ”Тел күрке – сүз”

1 сәгать

”Тел күрке – сүз” Галимнең 40 елдан артык Татарстан радиосында ”Тел күрке – сүз” тапшыруларының оештыручысы һәм алып баручы эшчәнлеге

Дисктан өзекләр тыңлау, фикер алышу

”Туган як һәм туган тел хисе” китабы, диск, интернет материаллары

6. Йомгаклау

1 сәгать

Йомгаклау

1.Галимнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  эшләрне яклау 2.Презентацияләр ясау.                                                                                                                                  3.Якташыбыз, телебезнең зур галиме Вахит ага Хаковка багышланган кичә

Күргәзмәдә китаплары,төрле елларда басылган газета материаллары, каләмдәш дусларының истәлекләре

9 сәгать

Кулланылган әдәбият

1. Буа ягым – тау ягым.  – Казан: Тат.китап нәшрияты, 2000.  –  ... б.

2.  Хаков В.Х. Туган як һәм туган тел хисе.  – Казан: КДУ нәшрияты,

2007. – 220 б.

3. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003. – 295  б.

4. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 158 б.

5. Хаков В.Х. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1970. – 127 б.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...