Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы
материал

Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

МГББУ ”ТР Буа муниципаль районы

Черки-Килдураз урта гомуми белем мәктәбе”

           

Тема: Шагыйрьләр иҗатында

табигатьне саклау проблемасы

                                                                   Килдураз урта гомуми

                                                                    белем мәктәбенең

                                                       туган (татар)  тел һәм әдәбият                                            

                                                                           укытучысы  Яруллина Зөһрә

                                                                           Зәит кызының эше

Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы

     Дөньяда иң мөһим, кирәкле нәрсәләр арасында, әлбәттә, чиста су, саф һава, файдалы азык булу төп шарт. Экология турында һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйлиләр. Гадәттәге тормышта кайберәүләр бу юнәлештә бик ук эшләргә теләми. Бу сер түгел. Чөнки Ходай яраткан, гасырлар буе сакланган җирнең халәте хәзерге индустрия, кеше яшәве тәэсирендә үзгәреп, начарланып, пычранып бара. Ләкин без яшь буын моңа каршы көрәшергә тиешбез.

     Без, җирдә яшәүче һәр кеше, табигать биргән байлыктан файдаланабыз. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез. Алай гына да түгел, без аның белән мәктәп программасына кертелгән әдәби әсәрләр аша якынаябыз. Мәсәлән, Шәүкәт Галиевнең шигырьләрендә нигездә табигатьнең серләрен ачу, аны танып - белү, өйрәнү игътибар үзәгендә тора. Ул табигатькә сак караш  тәрбияли торган шигырьләр иҗат итте. “Нефть таптык”, “Тургайлар министрына хат” – әнә шундыйлардан.

           Автор баланы кешелекне борчыган  олы, тирән  каршылыкларына да алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы  кеше итеп тәрбияләргә омтыла.

    Якташыбыз Р. Харис иҗатында да кеше һәм табигать мәсьәләләре чагыла. ”Яфракларың гәрәбә”, “Коела яшел яфрак”, “Казма” шигырьләрендә җәмгыять һәм  кешеләр өчен  гыйбрәтле хәлләрне күп таба әдип.  Аның “Казма”га багышлап язылган шигыре – авылның бай табигате, инеш – елгалары, елның төрле фасылында шундый матур, якын, искиткеч гүзәл сүзләр белән үрелгән.

Лашчы үрләреннән, Казма,
Син бик матур күренәсәң –
Зөя суы тукып биргән
Өрфиягә төренәсең.
Суыкларда иңнәреңә
Ябынасың көмеш парча...
Яши беләсең син, Казма,
Җәен – гөлчә, кышын – карча...
Елларның һәр фасылында
Син үзеңчә якты, күркәм...
Шигыремнең һәр хәрефен
Зөяң суы белән сөртәм.

Син Казмамы, Казылмамы?

Исемеңнең бар бит сере.

Серне ачарлык биеклек

Булса икән Лашчы үре!..  

       Димәк, халык борынгыдан ук табигать белән игелекле, якын бердәмлек мул - имин тормышның беренче шарты булуын аңлаган. Ягъни яшәү өчен, кеше дә изге хисләр тәрбияләү өчен табигать кирәк. Шуңа күрә үзен белә башлаганнан бирле кеше табигатьне өйрәнгән. Халыкның тормыш тәҗрибәсе hәм табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туган кыска, ләкин тирән мәгънәле өйрәтүләре бик гыйбрәтле.

      Туган як һәм табигать! Бу төшенчә һәркемне  дулкынландыра, берләштерә. Минем туган жирем - Буа районы, Килдураз авылы. Минем авылым да бик матур урында урнашкан. Нинди бай, нинди матур бу җирләр! Тауга менгәч, тирә-якка күз төшерү белән үк, син аның матурлыгына, табигатенең байлыгына сокланып, үз-үзеңне онытып, тынып каласың һәм берничә  минут шулай аның көмештәй ялтырап яткан күлләреннән, агым суларыннан, дулкынланып күзеңне ала алмыйча хәйран булып карап торасың.

      Табигатьне саклау максатыннан бездә төрле чаралар үткәрелә. Без бу эшләрдә бик теләп катнашабыз. Мәктәп укучылары белән һәрвакыт чишмәләрне чистартабыз, шул ук вакытта аның матурлыгы, хозурлыгы белән сокланабыз. Чишмәләр бит табигатьнең хикмәтле һәм могҗизалы бүләге, яшәешнең саф нигезе  ул!  Урман буйларындагы  чүп – чарларны да  җыябыз. Аның сый-нигъмәтләрен  еш кулланабыз: дару үләннәре дисеңме, җиләк, гөмбә, болар барысыда табигать җимешләре. Элек-электән әби-бабаларыбыз гына түгел үзебез дә  җиләк яфракларын, мәтрүшкәләрне  чәй өчен кулланабыз. Балаларга ютәлдән,  бүгенге көндә дә юкә чәчәген җыеп файдасын күрәбез. Димәк, табигать кеше сәламәтлеген арттыручы да.

      Һәр яз саен  мәктәп бакчасында берсеннән-берсе матур, аллы-гөлле чәчәкләр утыртабыз. Алар җәй буе  шау чәчәктә утыралар. Моның өчен күп көч сарыф ителә, тик аларның  матурлыгын күрүгә барчасы да онытыла.

     Урманарда янгыннар чыгармау, чүп өемнәрен булдырмау максатыннан укучылар белән төрле әңгәмәләр оештырыла..

     Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.

     Табигатьне  үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.
    Табигать ул — безнең әйләнә-тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез... Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне тудыра, безгә дәрт-дәрман биреп тора, көч-куәт өсти. Ул безне сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра, илһамландыра...
   Туган як табигате һәр кешегә газиз, якын, шуңа күрә аның кадерен белеп яшәргә кирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Сыйныф сәгате "Табигатьне саклау"

Сыйныф  сәгате табигатьне  саклауга  багышланыла. Һәр  укучы  үз  фикерен  белдерә.Мондый  сыйныф  сәгатьләре  укучыларга  бик ошый....

Класс сәгате "Табигатьне саклау безнең бурыч".

             Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге...

Проект "Табигатьне саклау өчен без нишли алабыз?"

Проект "Табигатьне саклау өчен без нишли алабыз?"...

Һади Такташның "Пи-би-би-бип" шигырендә туган телне саклау проблемасы

Урок татарской литературы в 6 классе, проведённый в городе Тетюши Республики Татарстан на зональном этапе Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы".  На уро...