Вахит Хаков - телебезнең зур галиме
материал

Вахит Хаков - телебезнең зур галиме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vahit_hakov_-_telebeznen_zur_galime.docx20.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа районы

Ч.Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе

Доклад

Вахит Хаков -телебезнең зур галиме

                                                                    Туган (татар) тел һәм

                                                                     әдәбият  укытучысы

        Яруллина Зөһрәнең эше.

Һәркемнең үзенә якын һәм кадерле туган ягы бар. Минем дә туган авылым бик матур урында урнашкан .Ул үзенең челтерәп аккан чишмәләре, калын, шомлы һәм серле урманнары, гореф - гадәтле, эшчән, акыллы кешеләре белән атаклы.

   Моннан күп еллар элек, бөек Иделгә барып кушыла торган Зөя буена Ураз бабай килеп йорт салган, җирләрен эшкәрткән. Ару – талуны белмәүче Ураз бабай шушы урынга нигез салган йортны Ураз килде дип атаганнар. Тора – бара бу җирләрне Килдураз дип йөртә башлаганнар. Авыл үскән, зурайган, көннән көн матурайган. Тирә – якта даны арткан. Килдураз белән чиктәш авыллар: Өчмунча, Күзби, Бәбки, Үгез куагы, Кабалан халкы элек – электән дус, тату яшәгән. Балалары Килдураз мәктәбендә белем алганнар. Бу хәзер дә шулай дәвам итә. Хәзерге вакытта авылларны”Коммуна” күмәк хуҗалыгы берләштерә. Бу авыллардан күп кенә күренекле һәмданлыклы кешеләр чыккан: Ренат Харис, Шәриф Хөсәинов, Марс Әхмәтов, Шамил Нигъмәтуллин, Вахит Хаков, Җәләлетдинов Рәшит, Әюпов Ренат, Скиргайло Тамара һ.б., шулардан иң өлкәне - Вахит Хаков.

   Күренекле тел галиме, укытучы – педагог, Вахит Хөҗҗәт улы Хаков 1926 нчы елның 16 нчы августында Татарстанның матур урынында урнашкан Буа районының Күзби авылында дөньяга килә. Аның әтисе – Хөҗҗәтелислам акыллы, тырыш кеше, бөтен гомерен балалар укытуга багышлый. Педагог әтисенә ияреп, малай да китап яратып үсә.

    Башлангыч белемне ул Күзби авылында мөгаллимлек иткән  әтисеннән ала. Бу мәктәпне”5”ле  билгеләренә генә тәмамлап, ул укуын Килдураз мәктәбендә дәвам итә, 8 нче классны бетергәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган малай чак кына еламый кала.” Ничек кенә авыр булмасын, укый күр, улым,” – дигән әтисенең сүзләре колагында яңгырый.

    1943 елда 17 яше тулмаган Вахитны армиягә алалар. Җиде ел хәрби хезмәттә булып, яраланып, сугышчан медальләр, Верховный Командующийның рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләнеп, 1949 елда яшь солдат тыныч хезмәткәисән – имин әйләнеп кайта.  

    Туган якларына әйләнеп кайткач, ул төрле мәктәпләрдә балалар укыта, үз белемен күтәрү өстендә эшли.Тәтеш педагогия училищесын”бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Егет укуын дәвам итү өчен Казан дәүләт университына укырга керә, аны кызыл дипломга бетерә. Аспирантураны тәмамлап”Татар әдәби теленең барлыкка килүе, үсеше һәм аның стильләре” дигән докторлык диссертациясе яклап,филология фәннәре докторы дигән югары гыйльми дәрәҗә ала.Тагын өч елдан аңа профессор исеме бирелә. Менә нинди тырыш, үҗәт булган  безнең якташыбыз.

     Вахит ага, чыннан да, әтисенә биргән сүзендә тора. Зур уңышларга ирешә, тел галиме дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул 40 ел дәвамында студентларга белем бирә, шәхеснең шәкертләре бөтен дөньяга таралган, алар арасыннан фән докторлары, фән кандидатлары, эшмәкәрләр үсеп чыккан..Әлбәттә, һәрбер галимне аның фәнни  хезмәтләре бизи. Вахит ага Хаков, фән кысаларында гына бикләнеп калмыйча, гомере буе татар халкының язмышын кайгыртып яшәде. Ул 40 елдан артык Татарстан радиосында”Тел күрке – сүз” тапшыруларының оештыручысы һәм алып баручысы булды, берничә буын бу тапшыруларны тыңлап, тәрбияләнеп үсте. Вахит Хөҗҗәт улы берничә яклау Советының хөрмәтле әгъзасы булып торды, төрле югары уку йортларына методик яктан зур ярдәм күрсәтте.

    Галимнең 30 га якын монографиясе, дәреслекләре, уку-укыту әсбаплары 500дән артык фәнни һәм фәнни методик хезмәтләре басыла. Әле шулар янына төрле китапларда, җыентыкларда, шул җөмләдән чит ил басмаларында мәсәлән,  Төркиядә дөнья  күргән 350 гә якын фәнни мәкаләләрне өстәргә кирәк.

     Вахит Хаковның фәнни эшчәнлегенә бәя биргәндә бер моментны аеруча басым ясап күрсәтеп үтәргә кирәк: ул безнең тел белеменең катлаулы һәм аз өйрәнелгән өлкәсен күтәреп алып китте. Аның төп фәнни юнәлеше – төрки һәм әдәби телләре тарихы, андагы стилисик категорияләрнең үсеше, татар язма истәлекләренең теле.

    Татар галименең исеме һәм хезмәтләре Татарстанда һәм Русиядә генә түгел, төрки дөньяда да бик яхшы билгеле. Ул Мәскәү. Алма-ата, Ташкент, Ашхабад, Нальчик шәһәрләрендәге тюркологлар белән тыгыз иҗади элемтәдә тора, тәҗрибә уртаклаша, төрки телләр буенча конференцияләрдә катнаша.

   Милләт язмышы, халык мәнфәгате турындагы уйлар китергәндер егетне бу юлга, эшлекле, булдыклы ир – егет гомерен татар телен өйрәнүгә, аны баету -

га ,пропагандалауга багышлый. ”Мәктәптә, югары уку йортларында тел укытуны ничек тә саклап калырга, газиз туган телебезне өйдә генә сөйләшергә ярый торган тел итеп калдырмаска! Дәрәҗәсен төшермәскә!- ди галим. Халык туган телдән бизмәсен, сөйләшү – аралашуда, язуда күбрәк куллансын, матурлыгын, ләззәтен тойсын дип тырышты Вахит ага. Тел бит ул бер – берең белән аралашу коралы гына түгел, ул – фикерләү чарасы да. Тел кешенең фикерләвен, дөньяны танып белүен дә үстерә. Без, татар теле укытучылары, телебезнең зур галиме язып калдырган хезмәтләрен, дәреслекләрен һәм укытучылар өчен методик  ярдәмлекләрен кулланып, эш итәргә тиеш һәм шулай эшлибез дә.  Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны күз карасы кебек саклау – үз анаңны , илеңне хөрмәтләү дигән сүз.

   “Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар”-дип, халкыбыз телнең иксез – чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Димәк, тел – ул кешенең, шәхеснең беренче күрсәткече, хәтта акыл мөмкинлекләренең күрсәткече. ”Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы” -, диләр бит.

   Татар теле, катлаулы үсеш юлы үтеп, хәзерге көндә төрки телләр төркеменә керүче бай телләрнең берсе булып санала.        

    Вахит Хаков тәҗрибәле педагог, филолог – тюрколог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны белән чын йөрәктән горурланабыз, чөнки ул безнең горурлыгыбыз. Безнең күңелләрдә ул һәрвакыт олы җанлы, сабыр, тирән белемле туган тел сагында торучы, хөрмәтле остазыбыз булып сакланыр.                                                                          

Кулланылган әдәбият:

  1. М.Әһлиуллин.Зөя буе – туган җирем. Казан: “ Матбугат йорты” нәшрияты, 2005нче ел.
  2. Буа ягым – тау ягым.  Казан: Татар.китап нәшрияты,  2000нче ел.
  3. ”Байрак” 13нче март, 1997нче ел. №29-30
  4. Ф.М.Хисамова. Туган як һәм туган тел хисе. Казан университеты нәшрияты, 2007нче ел.
  5. tatar-islam.ru›analyst/?ID=8307


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күрше хакы- тәңре хакы

Күрше хакы- тәңре хакы, диләр. Укучыларда әти- әниләренә хөрмәт тәрбияләгән кебек, күршеләренә дә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү- безнең бурычыбыз....

күрше хакы - тәңре хакы

5-8 сыйныф укучылары өчен ачык чара...

Вахит Имамов иҗаты

Тарихчы Вахит Имамов турында...

8 класс - Пифагор теоремасы. Грек галиме-Пифагор

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4. Яңа дәрес материалын аңлату.5. Яңа дәрес материалын ныгыту.6. Физкультминут.7.Язма эш.8. Дәресне йомгаклау.9. Өй эше...

Телебезнең чишмә башы.

Телебезнең чишмә башы....

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы һәм аның рецензиясе....

Әдәбият белеме галиме Дания Заһидуллина

Әдәбият белеме галиме Дания Заһидуллина тормыш юлы һәм эшчәнлеге буенча чыгыш...