Вахит Имамов иҗаты
статья на тему

Даутова Кадрия Нургаяновна

Тарихчы Вахит Имамов турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tarihchy-galim_vahit_imamov.docx17.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тарихчы – галим Вахит Имамов

   Вахит Шаихович Имамов 1954 нче елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Байсар авылында туа. Туган авылында унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Казанга килә һәм 1971 нче елдан 1973 нче елга кадәр заводта токарь булып эшли. 1973 нче елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 нче елда ул читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Балык Бистәсе районының “Октябрь юлы” газетасында әдәбият хезмәткәре булып эшкә урнаша. Ләкин озак эшләргә туры килми – армиягә алалар. Армиядән кайткач, ул шул эшен хатлар бүлегендә мөдир булып дәвам итә.

     Беренче хикәяләре һәм новеллалары республика матбугатында һәм район газеталарында бастырыла. Иң беренче хикәяләре “Ир канаты”  җыентыгында 1988 нче елда дөнья күргән. 1991 нче елда “Васыять” исемле повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы бастырылган. Шушы әсәрләре буенча Казан телевидениясендә нәфис фильм төшерелгән.

     1982 нчы елда ул Яр Чаллыга күчеп китә. КамАЗ заводында мастер, мәктәптә тарих укытучысы, КамАЗ заводында газета - журнал нәшриятында төп мөхәррир булып эшли.

Үзенең әсәрләрен 1977 нче елда республика газетларында “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”,”Казан утлары”, “Идел”, “Татарстан” журналларында бастырып чыгарган.

    “ Ир канаты” исемле китабы 10 хикәядән һәм повестьтән төзелгән. Өч елдан соң “Нәзер” исемле китабы дөнья күрә. Бу җыентыктагы әсәрләрендә авыл тематикасы һәм сугыштан соң авыр тормыш сурәтләнгән.

       1982 нче елда Вахит Имамов татар халкының тарихы турында фәнни – эзләнү эшләрен башлый һәм “Сәет батыр” исемле тарихи әсәрләр җыентыгын бастыра. Бу хезмәте өчен ул Гаяз Исхакый премиясенә лаек була. Әдәбият өлкәсендә һәм җәмгыятьтә актив хезмәте өчен аны СССР ның Язучылар Берлегенә алалар.

     1982-1994 нче еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына.  

2002 нче елда язылган “Тозлы яра» романында, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын тасвирлый.  
      2005 нче елда Вахит Имамов татар халкына “Казан крепосте” исемле тарихи романын бүләк итә. Шул ук елны роман рус теленә тәрҗемә ителә.

Китап аша кешеләргә проблеманы чишү юлларын күрсәтү – иң уңай алымнарның берсе. Аның укучылар өчен язган әсәрләрен тормыш әлифбасы дип тә әйтергә була. Алар барысы да туган телне, гореф-гадәтләрне,шәхес язмышы, гаилә язмышы, җәмгыятьне саклау, татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта.

     Вахит Имамов —  гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче язучы. Галим буларак, үткән вакыйгаларга һәм фактларга ул үзенең төпле бәясен, аңлатмасын бирә. Язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә.

2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

В.Имамов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан Язучылар берлегендә хәзер өч йөзгә якын  әдип исәпләнә. Вахит Имамов — шулар арасында. Өстәвенә, ул әле тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып бара. Бу әдипнең үзе исән чакта кадерен белергә иде.

                                Файдаланылган әдәбият исемлеге:

      1.Вахит Имамов. Тозлы яра: Роман. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2004.

       2.Вахит Имамов.Сәет батыр. Татарлар Пугачёв явында (тарихи роман һәм   тарихи очерк). – Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1994.

3Вахит Имамов. Яшерелгән тарих. - Яр Чаллы: ”КАМАЗ” газета – китап нәшрияты, 2003.

4.Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. – Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

5.Рәшит Бәшәр. Кыйбласы – хакыйкать. "Мәйдан" № 6, 2002 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы һәм аның рецензиясе....

Вахит Хаков - телебезнең зур галиме

Вахит Хаков - телебезнең зур галиме...

Внеклассное мероприятие, посвященное дню рождения Имама Шамиля

Было проведено внеклассное мероприятие в 8 классе, посвященное дню рождения Имама Шамиля. Провела учитель информатики и икт - Абдулаева Асият Магомедовна...

ХӘЙ ВАХИТ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН – КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ

Х.Вахитны әдәбият мәйданында таныткан беренче әсәре - «Беренче мәхәббәт».Әсәрдә Рәхилә образы үзенең оригинальлеге белән аерылып тора. Автор бу кызның табигый тотышына нык игътибар б...

ФӘН ИМАМЫ

Гомеренең күп елларын Уфада үткәргән                           ...