ФӘН ИМАМЫ
статья (9 класс)

Гомеренең күп елларын Уфада үткәргән

                                           якташым Равил ага турында язар  өчен

кулыма каләм алуым юкка гына түгел. Күренекле татар галиме,энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә  ия булган шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәрими –минем авылдашым,әтиемнең замандашы.Башкортстанда да,Татарстанда да яхшы беләләр иде аны,чөнки ул язган фәнни хезмәтләрнең исәбе-хисабы юк.Аларны туплап нәшер итсәң,берничә китаплык булачак.Равил ага гомере буе Татарстан һәм Башкортстан вакытлы матбугат басмалары  белән тыгыз хезмәттәшлек итте.Аның газета-журналларда төрле темаларга дөнья  күргән мәкаләләре дә меңләгән.

       

     Башкортстанда һәм Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдин хакында тәүге мәгълүматларны халыкка һәм матбугатка җиткерә башлаучыларның берсе күренекле галимебез, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәрими булды. Нәкъ менә ул иң беренчеләрдән булып безгә Ризаэтдин Фәхретдиннең бай мирасына ишекләрне ачты.

1984 елның гыйнварында Башкортстан Фәннәр академиясендә чыгыш ясап, Равил ага Ризаэтдин Фәхретдиннең исемен киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарды. Шул чыгышында тынгысыз милләттәшебез, барлык төрки халыклар галимнәренә мөрәҗәгать итеп, Ризаэтдин Фәхретдиннең гыйльми хезмәтләрен бөртекләп өйрәнергә, җиң сызганып эшкә керешергә чакырды.

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәнең беренче ректоры,мөгаллим булып эшләгән елларында аеруча бәяләп бетергесез игелекле эшләр башкарды. Ризаэтдин Фәхретдиннең каберен эзләп табып,аны һәрдаим  тәрбияләп торды ул.Равил агабыз аның дөньякүләм дәрәҗәдәге  зур галим булуын  күрсәтә һәм исбат итә алды.Р.Фәхретдиннең архивын айлар,еллар буе өйрәнеп,байтак кына хезмәтләрен  башка төрки телләргә тәрҗемә итеп,матбугатка  тәкъдим итте.Шул тынгысыз хезмәтенең нәтиҗәсе булып “Җәвәмигул кәлим  шәрхе”китабы булды.Соңрак ул аны башкортчага да тәрҗемә иттереп,”Агыйдел” журналында да бастыруга  ирешә.

 

 Гомумән,Равил ага Үтәбай-Кәрими,гарәп теле,ислам дине белгече буларак,рус,татар,башкорт,үзбәк,казах,төрек һәм башка телләрдә Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелеге тарихын яктырткан  мәкаләләр бастыра.Ул ислам  дине тарихы һәм кануннары буенча белешмәлекләр дә төзегән.

  ТР Милли китапханәсендә сакланучы Р.Үтәбай-Кәрими фонды 600 гә якын саклау берәмлегеннән тора. Галим тарафыннан китапханәгә тапшырылган коллекциядә иске басма һәм хәзерге заман китаплары бар. Алар арасында татарның дин һәм җәмәгать эшлеклелеләре Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, К.Тәрҗемани, М.Бубый һәм башкаларның автографлары булган басмалар аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге фонд хәзерге сирәк басмалар, шәркыять, исламият, гарәбияткә караган китаплар, Коръәннең кыйммәтле нөсхәләре, чит телләрдә басылган күптомлы энциклопедияләр һәм сүзлекләр булуы белән дә үзенчәлекле китап коллекциясен тәшкил итә.

Замандашлары да Равил аганың бик көчле рухлы,киң карашлы шәхес  булуы турында сөйлиләр.Сәгатьләр буе ораторларча кыю фикерләре белән чыгыш ясавына сокланып карыйлар.

 

Моннан берничә ел элек Казанда “Милли китап” нәшриятында аның турында “Шәркыять илчесе” дип исемләнгән җыентык басылып чыкты.Аның рухи мирасын барлап торуда  хатыны  Маһинур апа Мөхлис кызы күп көч куйды.2023 нче елда  мөхтәрәм шәхесебезнең тууына 90 ел тула.Шул уңайдан без аның хакында матбугат чараларында кызыклы язмаларның  чыгуына өметләнеп торабыз.

  Әйе,үзеннән соң игелекле хезмәт калдырган Равил агабызны без –авылдашлары, горурланып искә алабыз.Аның дәвамчысы булган кызы белән араны өзмибез,очрашуларга чакырабыз,аның турында булган истәлекләрне барлыйбыз.Равил агабызның каберенә эзне суытмыйбыз.

Равил аганың күп кенә хезмәтләре безгә  яшәешне аңларга өйрәтә, кыю фикерләре  уйланырга мәҗбүр итә.

 

    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fn_imamy.docx1.14 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вахит Имамов иҗаты

Тарихчы Вахит Имамов турында...

Внеклассное мероприятие, посвященное дню рождения Имама Шамиля

Было проведено внеклассное мероприятие в 8 классе, посвященное дню рождения Имама Шамиля. Провела учитель информатики и икт - Абдулаева Асият Магомедовна...