Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Галиахметова Ильфира Фаритовна

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.bshirov_srend_mkal-ytem_kullanylyshy.docx17.16 КБ

Предварительный просмотр:

Г.БӘШИРОВНЫҢ «ТУГАН ЯГЫМ – ЯШЕЛ БИШЕК» ӘСӘРЕНДӘ МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘРНЕҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ ҺӘМ РОЛЕ

Галиахметова И.Ф.

Ачыктан-ачык сизелмәсә дә, әдәбиятның даими рәвештә иҗади бәйләнештә тора торган бер “туганы” бар. Ул – халык авыз иҗаты. Үзенә туу һәм үсеп китү өчен беренче җирлек хезмәтен үтәгән халык иҗаты белән язма әдәбият элек-электән үк инде “кан алмашып” яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә фольклор казанышларын киң файдаланган. Әлеге процесс, әлбәттә, татар әдәбиятына да хас булган һәм халык иҗатында эшләнгән мифологик һәм традицион-символик образларны, мотивларны, сюжетларны, прогрессив идеяләрне үзләштерү һәм ары таба үстерү рәвешендә барган. Халыкның сурәтле фикерләвенә хас алымнарны үзләштерү әдәбиятның образлы егәрлеген һәм эмоциональ-эстетик тәэсир көчен бермә-бер куәтләндерүгә, традиция белән яңачалыкның гармоник берлегенә нигезләнгән әдәби әсәрләр тууга китергән. Моңа мисал итеп Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш”, Һ. Такташның “Җир уллары трагедиясе”, М.Фәйзинең “Галиябану”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”, “Сандугач һәм чишмә”, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек классик әсәрләрен телгә алу да җитә.

Матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр.Бу ике арадагы бәйләнеш әдәби әсәр теленең матурлануына, баюына һәм камилләшүенә һәрьяклап ярдәм итә.

Гомәр ага Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” повесте -  әдәбиятыбыз барышында зур урын алган әсәр. Әдип әлеге повестьта аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик бай  мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли... “Телемне баету, әсәрләремдәге тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә – халык иҗатына, халыкның сөйләү теленә мөрәҗәгать итәргә булдым”, - дип яза үзе Гомәр ага Бәширов.

Повестьнең теле, аһәңе хакында Х.Сарьян болай дип язды: “... халыкның үткәнен, аның телен өйрәним дисәгез, гомумән, чын язучы булыйм дисәгез, иң әүвәл Гомәр аганың шушы әсәрен укыгыз!” [Сарьян Х. 1971: 3]

Г.Бәшировныңиҗатыначынмәгънәсендәхалыкчанлыкхас. Фольклор ашаәсәрләренеңтеленхалыксөйләменәякынайткан, образлылыгынкөчәйтүгәкитергән. Әнәшулайүзеннән-үзеҗырлапторучы  Г.Бәширов теле беләнхалык теле аерылмасбербөтеннетәшкилитә.

Халыкафоризмнарыарасындаәдәби-эстетик кыйммәтебуенча да, сан ягыннан да төпурынны, һичшиксез, мәкальләрһәмәйтемнәралып тора. Мәкальһәмәйтемнәр структур яктанүзгәрмиторганобразлы, иңкечкенәкүләмлехалыкиҗатыәсәрләре. Бу жанр халыкиҗатындабиккүптәннәнбарлыккакилгән. Элек-электәнхалыкныңаерылгысызюлдашы, киңәшчесебулган. Мәкальһәмәйтемнәргәтирәнфикернеҗыйнакитепәйтепбирүхас. Алардаанателебезнеңматурлыгыһәмкамиллеге, үткенлегеһәмбайлыгычагыла.

Мәкальсезсүзсакалсызияккебек. Мәкальләрһәрвакытхикмәтле, акыллы, тирәнмәгънәлесүзтезмәсебулубеләнбергә, телнеңшигърибизәгедәбулыпторалар. Эчтәлегебиктәкиңһәмтирәналарның, шуңакүрә, “Мәкальсакалданолырак”, - дипәйтәләр.

Мәкальһәмәйтемнәрдәнәдәбииҗатэшендәнәтиҗәлефайдалануныңгүзәлүрнәкләрен без Г.Бәшировның «Туганягым – яшелбишек» әсәрендәкүрәбез.

Мәкальнеңэшчәнлегенә, хәрәкәтенә, яшәешенәкүзсалыйк. Мәкальләрнеңүзләренгенәәйтү, бер-берартлытезепсөйләүмәгънәсезҗөмләләргенәтудыраала, шуңакүрә автор аларныүзеияргәнвакыйгабеләнбәйләнештәбирә. Югыйсә, урынсызәйтелгәнмәкальвакытсызкычкырганәтәчшикелле.

Мәсәлән, әсәрдәБәшир ага кадим мәктәпләрнеяклапкияүләреМөхәммәтҗанбеләнбәхәскәкерә.Ул язу-сызу эше белмәгән кеше булмаганда һич югы Ясин укучы булыр дип киявенә аңлатырга тырышканда, Мөхәммәтҗан аның әйтергә теләгән фикерен бер мәкаль белән аңлата: «Ит югында үпкә тансык». Бәшир ага киявенең аңа китаптагы акыллы сүзләренең халыктан кергәнлеген расларга тырышуыннан көлә. Аңа югары сикермәскә куша. «Күккә төкермә - күкрәгеңә төшәр», - дигән халык мәкален куллана.  

Кайбер очракта мәкаль һәм әйтемнәр кешегә кыен очраклардан җиңел генә чыгарга да ярдәм итәләр. Мәсәлән, аулак өйдә Сәхипҗамал егетләрне бер дә теленнән төшерми башлагач, кызлар берәрсен көтәсеңдер әле дип шаяртырга керешәләр. Халыкның тапкыр сүзе бу юлы да аңа иптәшләреннән җиңел котылырга ярдәм итә: «Үзем күптән атлы-тунлы күршеләрне кайгыртам». Шулай итеп, ул кунак кызын кайгырткан атлы булып кылана. Сәхипҗамал әсәрдә шаян, җор телле, чая кыз буларак сурәтләнә. Аның телгә осталыгын курсәтүдә язучыга халык әсәрләре ярдәмгә килә. «Табаларга май кирәк, һәрбер эшкә җай кирәк», ди ул егетләргә. Бер сөйләгәндә бер төрле сөйләп, икенче минутта ук үзе әйткәннең киресен эшләүче Хисамны җайлап кына үз урынына «утырта»: «Егет егет булыр, егет сүзе бер булыр».

Мәкальләр арасында кешенең характер үзенчәлегенә, аның эчке дөньясына, рухи халәтенә кагылышлылары да шактый урын алып тора. Мисалга, әсәрдә Әхәтнең өзелеп сөйгән ярын башка егеткә кияүгә бирәләр. Шушы хәлләрдән соң Әхәтнең рухи халәтен бирүдә язучы бик уңышлы мәкаль куллана: «Аңа хәзер ике чабата бер кием, ике дөнья бер тиен», ягъни кая барып, кайда яшәсә, нәрсә эшләсә дә - аның өчен барыбер.

Очраклы рәвештә генә Гомәр зур кызлар арасында кала. Кызлар шаяртып аны кочаклый, үбә башлыйлар. Гомәр баштарак читенсенсә дә, соңрак кыюлык керә: кызларның әле берсен, әле икенчесен кочаклый, үбә башлый һәм үзенең бу адымын «Куркакны озак кусаң, батырга әйләнә» дигән халык мәкале белән аңлатып бирә.

Димәк, мәкальләрдә халыкның әдәп-әхлак кануннары, эш сөючәнлеге, өлкәннәргә мөнәсәбәте, дуслык, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба. Мәкаль-әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән халыкны, әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Алар әсәрнең эмоциональ көчен арттыру өчен, телен сәнгатьчә бизәү, фәлсәфи-дидактик хөкем чыгару, киңәш-нәсыйхәт бирү,- әсәрнең эчтәлеген ачар өчен, шул чордагы тормыш-көнкүрешне, халыкның көндәлек тормышын, рухи-әхлакый сыйфатларын, дөньяга карашларын ачык итеп күз алдына китерүдә искиткеч әһәмиятле роль уйныйлар.

Әдәбият

1) Бәширов Г. Туганягым – яшелбишек / Г. Бәширов. И язмыш, язмыш: Повестьлар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1990. – 477 б.

2) Татар фольклоры / М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. –  358 б.

3) Татар халыкиҗаты / Ф.И. Урманче, К.М.Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 2002. – 334 б.

4) Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халыкиҗатыәсәрләрен система итептикшерүтәҗрибәсе. – Казан: КДУ нәшр., 1987.  – 154 б.

5) Исламов Ф.Ф. Мәктәптәхалыкавызиҗатыәсәрләренөйрәнү. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.

6) Сарьян Х. Нәкбезнеңчә. “Татарстан яшьләре”, 1971, 7 январь