Эссе

Минем педагогик осталыгым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_ostalygym.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Минем педагогик осталыгым        

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт:

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Заманының авырлыгын җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга.

                                                            Р.Харис

Заманча төзелгән матур мәктәпләргә ашкына-ашкына эшкә килүләр, яктылык, сафлык бөркелеп торган сыйныф бүлмәләренә атлап керүләр, ничәмә-ничә укучының җылы карашларын тою – болар барысы да укытучыны бәхетле итә.

Укытучы! Күпме сабыйларга җан җылысын биреп, үз канаты астына алган алдынгы карашлы, идеяләргә бай педагогик сәләте, психологик осталыгы белән замана баласына тормышта үз урынын, үз юнәлешен табарга ярдәм иткән укытучы!

Укытучы – укучы күңеленә җанлы сөйләме, ягымлы сизгер карашы белән йөрәк түренә кереп утырган иң изге кеше. Ул – балаларның җаннарына бәхет орлыклары чәчүче һәм ямь өстәүче. Үземнең беренче сыйныфка укырга баруым, укытучымның беренче хәрефне танырга, язарага өйрәтүләре әле дә истә. Аның дулкынландыргыч тәэсирләре, беренче укытучымның назлы карашы миңа яраткан һөнәремне сайларга этәргеч бирде.

Мин – укытучы. Үз һөнәрен яратып башкарган укытучы гына укучысының күңелендә тирән эз калдыра ала.

Мин үзем мәктәптә дә, өйдә дә үткән көнгә йомгак ясап, тирән фәлсәфи уйларга бирелеп утырырга яратам. Башта төрле-төрле уйлар бөтерелә, төрле идеяләр, сораулар... Бүген мин укучыларга нәрсә бирдем, ә нәрсәне биреп бетермәдем? Ничек һәрбер дәресне кызыклы, истә калырлык итеп үткәрергә? Моның өчен дәреснең нинди төрләрен кулланырга? Укучыларның сәләтен ничек үстерергә? Аларны ничек грамоталы итеп язарга өйрәтергә? Бүгенге көндә ничек итеп баланы сау-сәламәт үстерергә? Физик һәм рухи яктан аларга ничек ярдәм итәргә? Ничек итеп алардан үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләргә?

Бу сораулар, әлбәттә, һәр укытучыны да борчый торгандыр. Ә мәктәп программасында укытыла торган һәр предметтан укучы нинди дә булса ныклы белем алырга, белем генә түгел, хәзерге заманның культуралы кешесе дәрәҗәсенә дә күтәрелергә тиеш. Моның өчен укытучыга тырышырга, эзләнергә, иҗат итәргә кирәк. Һәм менә минем төп педагогик вазифаларым булып түбәндәгеләр тора:

  • аның укуда уңышларга ирешүе;
  • үсеш юнәлешен билгеләү;
  • сәләтен ачыклау һәм тормышта үз юлын табу белән шәхси проблемаларны чишүдә аңа педагогик ярдәм күрсәтү;
  • укучының физик һәм психик сәламәтлеге;

Ә төп фәлсәфәм нидән гыйбарәт соң? Әлбәттә, укучы белән бергәләп тормышның барлык уңай якларын өйрәнү, укучының шәхси кызыксынуларын һәм максатларын, мөмкинлекләрен һәм аның кешелек горурлыгын саклауга, укуда теләгән нәтиҗәләргә ирешүгә, фән өлкәсендә көтелмәгән ачышлар ясауга, үз-үзен тәрбияләүгә, аралашуга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга комачаулаучы каршылыкларны җиңү юлларын ачыклау, “Кеше” дигән сүзгә тап төшермичә, һәр яктан камил шәхес тәрбияләп үстерү. Моның өчен укытучы кешегә нинди тәрбияви таләпләрне белергә кирәк соң? Ә мин менә түбәндәге таләпләрдән чыгып эш итәм:

  • укучыларны тәрбияләгәндә катгый таләпләрдән чыгып эш итәргә түгел, ә бала шәхесенә шәфкатьле булу;
  • укучының фикерләрен тыңлау, аңа ярдәм итү юлларын эзләү;
  • үзеңне гади, гадәти тота алу, әмма укучыларны сөендерүче, кайгыртучы, алар күңелендә үз-үзләренә ышаныч, өмет чаткылары кабыза алучы иң изге, кирәкле кеше була белү.

Педагогик кредо.

  • Сак бул!
  • Ялгыша күрмә!
  • Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә яхшылык, матурлык, сәламәтлек телә!
  • Балага зарар китермә, аның сәламәтлеге өчен кайгыр!
  • Укучыңның ышанычы бул!
  • Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт!
  • Сәламәтлек - әле ул барысы да түгел, ә сәламәтлектән башка барысы берни түгел. Сәламәтлек физик көч булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә. Шуны син онытма!

Теләгем: дус, тату, бердәм коллектив оештыру.

        Мин бәхетле, чөнки минем яраткан һөнәрем бар. Һәр көн уянгач, фәлсәфи уйларымны таратырга ярдәм итүче эш урыным – мәктәбем, кабинетым бар.

       Татар теле һәм әдәбияты кабинеты – укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге. Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган төп һәм ярдәмче әсбапларның бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

      Әлбәттә, кабинетта татар теле һәм әдәбияты предметын укыту процессын тәэмин итүче материаль – техник чаралар да, китапханә фонды, компьютер һәм мәгълүмат чаралары, аудиовизуаль чаралар да булырга тиеш.

      Мин Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 17 ел инде татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барырга тырышам. Эшемдә төрле проектлар кулланам, укучыларга да өйгә эш итеп кызыклы проектлар ясап килергә кушам. Заманча укучы дәресләрне дә төрле компьютер программалары аша укырга, үзләштерегә тели. Хәзер укытучы гына түгел, укучы да дәрескә үз таләпләрен куя, әлбәттә, әлеге таләпләр үтәлергә тиеш. Укытучы гади дәресне дә мавыктыргыч итеп бирер өчен, ул интерактив такта һәм компьютер белән эшли алырга, аны дәрестә дөрес итеп куллана белергә тиеш. Моның өчен кабинетта техник чараларның да тәртиптә  булуы  кирәк. Әйтәсе килгән фикерем шул: укучы заман таләпләренә туры килсен өчен, укытучыга да “заманча” булырга кирәк. Балаларны көндәшлеккә сәләтле булырга, аларның эчке дөньясын яңа идеяләр белән баетырга, олыларны – олы, кечеләрне кече итәргә, техника белән кызыксынырга, ата-аналар, укытучылар бергәләп өйрәтелсә генә без заманча, зыялы, тәртипле шәхес тәрбияли алачакбыз.

             Мәктәптә заманча җиһазландырылган эш кабинеты булу, әлбәттә, укучыларның югары шәхси үсешенә ирешү өчен зур мөмкинлекләр тудыра дип уйлыйм. Моның өчен бары тик иренмәскә, күп эзләнергә, үзеңнең предметың буенча югары үсешкә ирешергә һәм һәрьяктан камил шәхес тәрбияләргә кирәк.

Минем дә үз ышанычымны аклый торган яраткан укучыларым бар. Алар укыткан укытучыларын һәрвакыт яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать  итсәләр, кунакка килеп хәл-әхвәлеңне белешсәләр, укытучы булуың белән горурлана аласың. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту - укытучы һөнәренең яшәү рәвеше ул.