Татар теле һәм әдәбияты

Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

Максат: кушма сүзләр турында төшенчә формалаштыру; сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Коммуникатив максат:Укучылар дәрестә эзләнеп тапкан нәтиҗәләргә таянып эш итү.

Фәнни максат: кушма сүзләр турында тирән мәгълүмат бирү.

Тәрбияви:Кече туганнарыбыз – хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

II. Дәреснең бурычлары:

  1. Кушма сүзләрне танырга өйрәтү.
  2. Кушма сүзләрне куллану күнекмәләре формалаштыру.

III. Дәреснең принциплары:

  1. дидактик, фәннилек, күрсәтмәлек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш;
  2. лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш;
  3. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
  4. хосусый методик: лексик-схематик, морфологик-синтаксик;

IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү.

V. Укыту алымнары: укытучы сүзе, өстәмә материаллар кулланып фикер алышу, сорау-җавап, күнегүләр эшләү.

VI. Дәреснең тибы: уку максатын кую һәм чишү.

VII. Дәреснең төре: катнаш.

VIII. Җиһазлау: дәрес өчен видеоязма, презентация, карточкалар, дәреслек.

IX. Кулланылган әдәбият исемлеге.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Сезнең алдыгызда Кама Тамагы районы Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Кадрия Галимулла кызы.

Мин сезнең белән танышуыма, аралашуыма бик шатмын.

2. Белемнәрне тигезләү.

Ә хәзер әйдәгез, укучылар, дәрескә керешеп китик. Узган дәрестә сез сүз ясалыш ысулының беренче төркемчәсе – сүз ясагыч кушымча ялгану ысулын карап киттегез. Әйдәгез хәзер үткәннәрне бераз кабатлап китик.

- Сүз ясалыш ысуллары дип без нәрсәгә әйтәбез?

(Сүз ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар)

- Сүз ясалышының төп ничә ысулы бар?

(Алтау)

- Сүз ясалыш ысулларын санап чыгыйк әле. Ниндиләр алар?

(1. Сүз ясагыч кушымча ялгану.

 2. Сүзләр кушылу.

 3. Фонетик ысул.

 4. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү.

 5. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү.

 6. Сүзләрне кыскарту.)

- Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән нинди сүзләр ясала?

(Яңа сүзләр)

- Ягез әле мисал китереп китик әле?

(Авылдаш, тимерче, аша, һ.б.)

- Бик яхшы, укучылар.

3. Уку максатын кую ситуациясе.

- Әйдәгез, укучылар, хәзер без сезнең белән бер әсәрдән өзек карап китик. Өзекне сезнең кебек укучылар куйды. Караганда, хайван кушаматларына игътибарлырак булыгыз. Сез әзерме?

(Әзер)

- Әлеге өзек кайсы әсәрдән инде, укучылар?

(Авыл эте Акбай”)

- Аны кем язган?

(Т.Миңнуллин)

- Укучылар, сез әлеге өзектән нинди кушма сүзләрне хәтерегездә калдырдыгыз?

(Акбай, Тәмлетамак, Дүрткүз, Актырнак, Актүш)

- Бирелгән сүзләр төзелеше ягыннан нинди?

(Кушма)

- Кушма сүзләр сүз ясалышының кайсы ысулына карый?

(Сүзләр кушылу)

- Димәк, без бүген сүзләрне кушу ысулы ярдәмендә яңа сүзләр ясалу турында, төгәлрәге кушма сүзләр турында сөйләшербез.

II. Уку максатын адымлап чишү.

- Бүгенге дәресебезнең темасы: Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

- Бу ысул белән яңа сүзләр ике, сирәк очракларда өч сүзне кушып, теркәп яисә тезеп ясалалар. Төзелешләреннән чыгып, әлеге ысул белән ясалган сүзләрне кушма, парлы һәм тезмә сүзләр дип йөртәләр.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән кушма сүзләр турында гына сөйләшәбез.

- Менә без модельләр төзедек. Бүгенге теманы укучылар аңладыгызмы?

(Аңладык)

- Бик яхшы.

- Ә хәзер бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

(Егерме өченче март. Сыйныф эше. Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.)

1. Иҗади эш.

- Әлеге текстан кушма сүзләрне табарга. Экранда сүзләр бирелгән.  Алар белән кушма сүзләр төзеп язарга.

1нче төркемгә                                 2 нче төркемгә

1) кул; көн; тимер; ак;                          сабан; ил; үз; өч; буй;  .

2) як; яулык; чыбык; кош;                   почмак; аң; басар; сыну.

                  (биремне тикшерү)

Ял сәгате.

2. Дәреслектәге 291нче күнегүне тактада эшләтү.

акколак – ак + колак – с + ис

агымсу – агым + су – ис+ ис

озынборын – озын + борын – с+ис

үзбушаткыч- үз + бушат + кыч – ал + ф

тизйөрешле – тиз+ йөр + еш + ле - р + ф

ассызыклау – ас + сызык + ла + у – с +ис

мөгезборын – мөгез + борын – ис + ис

Илгизәр – ил + гизәр – ис + ф

бертуктаусыз – бер + бер + туктау + сыз – сан + ф

һәрбер – ал + сан

өчаяк – сан + як

унбереллык – ун + бер + ел + лык - сан  + ис

ярымуртау  - ярым + утрау – с + ис

искиткеч – ис + кит + кеч – ис + ф

Илшат – ил + шат – ис + р

тиктормас – тик + тор + мас – р + ф

көнчыгыш – көн + чыгыш – ис + ис.

 III. Өйгә эш. 1 төркемгә 292 нче күнегү.

                       2. төркемгә 293 нче күнегү.  

IV. Рефлексия, бәяләү

  1. Тест
  2. Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (кушма сүзләр)
  3. Теманы аңладыгызмы?
  4. Сез кушма сүзләрдән торган этләрнең, мәчеләрнең,  атларның тагын нинди кушаматларын беләсең? (Җавап тыңланыла)

 Яхшы, укучылар. Менә без хайваннарны, җәнлекләрне яратырга тиешбез. Бервакытта да  аларны кыерсытмагыз. Ә бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрне онытмагыз. Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам. Актив катнашып утыруыгыз өчен рәхмәт. (билгеләр кую)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Үткәннәрне кабатлау Сорау Сүз ясалыш ысуллары дип без нәрсәгә әйтәбез? Җавап Сүз ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар

Слайд 2

Сүз ясалышының төп ничә ысулы бар? Сорау Җавап Алтау

Слайд 3

Сүз ясалыш ысулларын санап чыгыйк әле. Ниндиләр алар? Сорау Сүз ясагыч кушымчалар ялгау. Сүзләр кушылу. 3. Фонетик. 4. Сүзләрнең мәг ъ нәсен үзгәртү. 5. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү. 6. Сүзләрне кыскарту. Җавап

Слайд 4

Яңа сүзләр. Мәсәлән: авылдаш, тимерче, аша Сорау Җавап Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән нинди сүзләр ясала? Мисаллар китерегез

Слайд 5

Авыл эте "Акбай"

Слайд 6

Акбай Тәмлетамак Дүрткүз Актырнак Актүш

Слайд 7

Уку максатын кую Бирелгән сүзләр төзелеше ягыннан нинди? Кушма сүзләр сүз ясалышының кайсы ысулына карый? Кушма Сүзләр кушылу

Слайд 8

Дәреснең темасы Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

Слайд 9

Максат - кушма сүзләр турында төшенчә формалаштыру; - сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Слайд 10

Тест Авылдаш сүзендә сүз ясагыч кушымчаны күрсәтегез. а) – ш; ә) – аш; в) – даш.

Слайд 11

Тест 2. Тимер сүзенә сүз ясагыч кушымча ялгагач, нинди яңа сүз барлыкка килә? а) тимердән; ә) тимерче; б) тимергә.

Слайд 12

Сүзләр кушылу ысулы кушма парлы тезмә ияртелү бәйләнеш тезүле ияртелү ? ? ? Аккош ата-ана җидегән йолдыз

Слайд 13

Кушма сүзләр ? ? ? ике сүз кушылып, бер мәг ъ нә белдерә кушымчалар да өстәлә ала кушылып языла баш + ват + кыч күз + ал + ла сер + тот + мас бала + чак=балачак баш + кала=башкала сабан + туй=сабантуй ис + ис башваткыч күзалла сертотмас

Слайд 14

Иҗади эш I төркемгә II төркемгә кул, көн, тимер, ак як, яулык, чыбык, кош сабан, ил, үз, өч аң, туй, почмак, басар

Слайд 15

Ял сәгате

Слайд 16

Өйгә эш I төркемгә II төркемгә 292 нче күнегү 293 нче күнегү



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Бәйләнешле сөйләм үстерү,

проектлар яклау дәресе

5 нче сыйныф

Дәрес үткәрүче: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Кадрия Галимулла кызы

Тема: Елның дүрт фасылы (бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар яклау дәресе).

Максат: 1.Үткәннәрне кабатлау. Табигать, ел фасыллары турында белгәннәрне искә төшерү һәм бу темага язылган шигырьләр, хикәяләр укуга кызыксыну уяту, күнегүләр эшләү.  

             2. Ел фасылларына багышланган проектлар аша укучыларның логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм үстерү эшен дәвам итү.

             3. Туган як табигатен ярату, табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Мультимедиапроектор, ноутбок, компьютерда ел фасылларына фонетик күнегү, ел фасылларына рәсемнәр, И.И.Шишкин, И.И.Левитан рәсемнәре, “Нәни йөрәккә зур бүләк” дигән аудиоҗыентыктан “Ямьле язлар җиткәч” җырының караокесы, карточкалар, дәреслек.Татар теле. 5 класс. Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина.

Дәрес тибы: Катнаш дәрес.

Дәрес төре: Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар яклау дәресе.

Дәрес алымнары: Укытучы сүзе, өстәмә материаллар кулланып фикер алышу, иҗат итү, сорау-җавап, укучылар чыгышы.

Яңа педагогик технологияләр: Үстерелешле укыту һәм укытуда проектлар методының элементларын куллану.

Милли төбәк компоненты. Туган як табигатенең фотоларын куллану.

Предметара бәйләнеш: Татар әдәбияты, сәнгать.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар.Кәефләрегез ничек? Без бүген алдагы дәресләрдә үткән материалны бераз искә төшереп китәрбез һәм гаҗәеп  бер тема турында сөйләшербез.

  • 2. Фонетик күнегү. Әйдәгез, хәзер тиз генә бер фонетик күнегү эшләп алыйк. (слайд). Компьютер кулланып ,сүзләрнең транскрипциясен төзик. Җәен ([җ] [ә] [й][э][н]),  кышын ([къ] [ы] [ш][ы][н]),

язын  ([й] [а] [з] [ы] [н]), көзен ([к] [ө] [з] [ө] [н]).

3. Белемне тигезләү өлеше. Ә хәзер игътибарыбызны, укучылар, экранга юнәлтик. (слайд)

Монда Г.Тукайның “Бу кайчак була?” шигырь-табышмакларына җавап әйтеп карыйк һәм бераз сезнең кагыйдә белү дәрәҗәгезне дә тикшерик.

Табышмаклар

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, -

Бу кайчак була?                          (Җәй)

Ни өчен й хәрефе астына сызылган? Кагыйдәне искә төшерик әле (икенче һәм өченче хәрефләре и, й  булса, сүз башында җ  хәрефе языла).

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт ?

Я, әйтеп кара.        (Яз)

Ни өчен я хәрефе астына сызылган? (я ике авазга билге булып йөри [й] һәм [а] авазы кушылмасын белдерә)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?                                                         (Көз)

Ни  өчен к хәрефе астына сызылган? (нечкә әйтелә)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил,буран,-

Бу кайчак, туган?                                   (Кыш)

(к хәрефе калын [къ ] авазын белдерә).

3. Уку максатын кую ситуациясе.              

Димәк, укучылар бүгенге тема “Елның дүрт фасылы” дип атала (число, тема яздырыла).

II. Уку максатын чишү.

Әлеге слайдларда И.И.Левитан картиналары сурәтләнгән. Әйдәгез, әлеге картиналарны игътибар белән карыйк әле.

1 нче төркем яз көнен күзәтә һәм түбәндәге сүзләр белән җөмлә төзи.

Ләйсән яңгырлары, кошларның чыр-чулары, гөрләвекләре, чирәмнәре, умырзаялары, яз.

(Яз – ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан кошларның чыр-чулары, кар эрегәч, шытып чыккан умырзаялары белән гүзәл.

2 нче төркем җәй көненә җөмлә төзи.

Укучылар әлеге картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (җәй)

Әйдәгез хәзер картина астында язылган сүзләр белән җөмлә төзик.

Кып-кызыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, чәчәкләре, җылы яңгырлары, җәй, иген кырлары.

(Җәй – кып-кызыл, сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, хуш исле чәчәкләре, мул иген кырлары, шифалы җылы яңгырлары белән соклангыч).

3 нче төркем көз көненә җөмлә төзи.

Көз, сары яфраклары, шыксыз салкын көннәре, мул уңышлары.

(Көз – мул уңышлары, шыксыз салкын көннәре,  алтынсу сары яфраклары белән матур).

4 нче төркем кыш көненә җөмлә төзи.

Ябалак-ябалак, кар, ап-ак, буран, бәс, карлы рәсемнәр, боз, чаңгы, көрт, кыш.

(Кыш – ябалак-ябалак булып яуган карлары, агачлардагы ап-ак бәсләре, ялтырап торган)бозлары, дуамал бураннары, көрәп бетерә алмаслык көртләре, тәрәзә пыялаларындагы карлы рәсемнәре белән матур.)

  1. Уку максатын  ныгыту.

Укучылар, сез үзегез ел фасылларына нинди табышмаклар һәм сынамышлар беләсез? Әйдәгез, сүзне беренче табышмаклардан башлыйк.

Ала сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә. (Яз)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Язгы тамчы)

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү)

Кигән киеменең бизәге

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй)

  1. Сынамышлар:

Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – ел салкын килә.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.

  1. Мәкаль һәм әйтемнәр (карточкалар белән эшләү):

Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.

Кышның корсагы киң.

Көзге көннең көлүе, көлүе дә җылавы.

Язгы көн ел туйдыра.

Язның байлыгы – кояш , көзнең байлыгы – уңыш.

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

  1. Дәреслектәге 159 нчы күнегүне телдән эшләү.
  2. Физкультминутка.

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая (утырган килеш кулларын як-якка җәяләр).

Каңгылдашып торналар (басалар, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Төзелеп үтте бая (кулларын өскә күтәрәләр).

Инешләрдә коена (чуму, йөзү хәрәкәтләре белән)

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

  1. Проектлар яклау.

Әйдәгез, хәзер укучылар, ел фасылларының гүзәллеген сурәтләгән проетларыгызны яклауга керешәбез.

1 нче проектны яклау

Яз

Мин язны бик яратам. Шуңа күрә проектымны Мөнир Мазуловның шигыре белән башлыйсым килә.           Яз килә.

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә сибеп көмеш тамчы -

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә, -

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Яз көне кояш җиргә җылы нурларын сибә. Көннәр җылына. Бөтен әйләнә-тирә яшеллеккә күмелә. Табигать матур ямь-яшел төсен ала. Кошлар да туган якларын сагынып кайталар. Аларның чыр-чу тавышлары безнең күңелләребезне дәртләндерә. Кешеләр күтәренке кәеф белән яши башлыйлар.

Ничек инде язны яратмыйсың? Яз – иң кояшлы ел фасылларының берсе. Менә шуның өчен мин аны яратам. Кояш ныграк җылыткан саен, түбәдән тып-тып итеп тамчы тама. Юлларда сузылып-сузылып гөрләвекләр ага. Шул гөрләвекләрдә кәгазь көймәләр йөздереп уйнау үзе рәхәт. Тирә-юньне хуш искә күмеп, шомырт, сирин һәм башка агачлар чәчәк ата. Урамнан керәсе дә килми башлый. Елгада бозлар ага, тезелеп –тезелеп кыр казлары, кыр үрдәкләре кайта. Язын кошлар бигрәк тә матур итеп сайрыйлар, оя ясыйлар, бала чыгаралар. Алар кешеләргә дә бик күп файда китерәләр. Мәсәлән, без дә сыерчыкларга оя ясыйбыз, һәр ел саен аларны шатландырабыз.

Их, яз көне өйгә керәсе дә килми, чөнки урамда шундый күңелле, рәхәт!

Язучылар, шагыйрьләр язны мактап, шигырьләр, хикәяләр язганнар.

Мәсәлән, Әхмәт Ерикәй “Яз килде”, Бари Рәхмәт “Сыерчык”, Шәүкәт Галиев “Яз”, Саҗидә Сөләйманова “Яз яме чәчкә белән”, Муса Җәлил “Боз ага”, “Яз” шигырьләре миңа бик тә ошады. Дусларым, сезгә дә аларны укырга тәкъдим итәм.

2 нче проектны яклау

Җәй

Җәй айлары бигрәк матур була. Ул яшел болыннар, тәмле җиләкләргә сокланып туймыйм мин. Мин җәй айларын бик яратам. Җәй ул бик ямьле. Матур кошлар, ямь-яшел агачлар, җәйнең муллыгы. Мин матур чәчәкләр, җиләк җыярга бик яратам. Җәй вакыты бик кызу була. Күлдә малайлар, кызлар су коеналар. Болында кечкенәләр яланаяк йөгереп йөриләр. Балалар өчен җәй бик матур, кызык, ямьле, күңелле вакыт. Менә мин җәйне шуның өчен дә яратам.

Бу матурлык Иван Иванович Шишкин рәсемнәрендә чагыла. Мин аның күп рәсемнәрен карап чыктым. Үземә ошаган рәсемнәрне сезгә күрсәтү өчен алып килдем. Менә ул рәсемнәр: “Урмандагы абагалар”, “ Нарат урманында иртә”, “Имәннәр”,  “Урман кисү”,  “Урман аланындагы чәчәкләр”. Карагыз әле, нинди матур күренешләр.

3 нче проектны яклау

Көз – матур

Менә хәйләкәр көз-матур да килеп җитте. Ул бигрәк матур, шаян: әле кояш җылыта, ул да булмый салкын яңгыр яки бозлы кар да явып куя. Шуңа да карамастан, мин бу ел фасылын бик яратам. Нигә дисезме? Чөнки, карагыз әле без кайчан шундый тәмле алмалар, җиләк-җимешләр ашыйбыз, кайчан без алтынга буялган агачларны күрәбез дә, кайчан җиргә түшәлгән алтын келәмнән йөрибез. Әлбәттә инде көз аенда.

Көзнең табигате бик матур. Ләкин кичләрен өздереп-өздереп сайраучы кошларның моңы җитми. Мин аларны бик сагынам.

Шулай да көзнең үз матурлыклары да җитәрлек. Иртәләрен ап-ак булып кырау төшә, агачлардан төрле төстәге яфраклар коела. Урамнар тып-тын. Барыбер көз кайбер кешеләргә ошамый: “Көз көне салкын, шыксыз, юллар пычрак”, - диләр. Көз аен яратмыйлар.

Ә мин бу фикер белән килешмим. Дөрес, көз көне юллар начар, көн саен яңгыр, кар явып тора. Көзнең бит әле “әбиләр чуагы” дигән вакыты бар. Нинди матур, нинди җылы була бит ул вакытта. Кояш җылыта, пәрәвезләр очып йөри, җәй көне дә, яз һәм кыш көннәрендә дә күреп булмый бит мондый гүзәллекне... Менә шул гүзәллекне шигырьләремдә дә чагылдырырга тырыштым, икесен сезгә дә укып китәм.

             

        Көз

Менә алтын көз җитте

Кошлар көньякка китте

Без урамда уйныйбыз,

Яңгыр диеп тормыйбыз.

Яшел киемле агачлар

Киемнәрен салдылар,

Басуларда иген бетте,

Кырлар буп-буш калдылар.

Сәлам диеп кычкырдылар

Кара болытлар безгә.

Кошлар да канат болгады,

Кайтырбыз диеп сезгә.

                              Көзге эшләр

Көз көне эшләр кайный,

Бәрәңгене алалар.

Суган, кыяр, чөгендерне

Капчык-капчык салалар.

Кемдер ташый, кемдер җыя,

Кемдер гел тик утыра.

Кемдер хәйлә белән генә

Капчыкны тотып тора.

Менә шундый инде ул көз. Шуңа күрә мин аны яратам да.

4 нче проектны яклау

Көзге күренеш

Мин бүгенге проектымны үзем ясаган рәсемнәр буенча якларга телим. Шушы рәсемнәрнең эчтәлеге минем шигыремдә чагыла һәм сезгә дә тәкъдим итәм.

       Көз җитте

Җәй үтә дә көз җитә,

Бик күңелле чак җитә.

Кояш безгә түбән карый

Аны болытлар каплый.

Саргаеп яфрак кипте

Кошлар көньякка китте

Төннәр хәзер озынайды,

Ә көннәр бик кыскарды.

Басу-кырда эш бетте

Эшчеләргә ял җитте.

Бакчаларда кешеләр

Уңыш алырга китте.

Салкын җилләр исәләр,

Яңгырлар да явалар

Җәй үтә дә көз җитә,

Бик күңелле чак җитә!

5 нче проектны яклау

Кыш килде.

Менә үзенең салкыннары белән ак сакаллы кыш та килеп җитте. Бар дөнья ап-ак. Кыш – аклык, сафлык ул.

Миңа кыш көне авылым бигрәк тә ошый. Йортларда утлар яна, урамда тып-тын, әйтерсең лә бар дөнья татлы йокыга талган. Таңда ак карга басып, уйга батып барасы  да барасы килә. Карлы юллар тауларга, урман кырларга алып чыгар шикелле.

Әйе, кыш айлары кемнәргә генә ошамый икән? Балалар рәхәтләнеп чаңгы-чана шуып булганга яраталар. Әле бит  балалар ярата торган бәйрәм дә бар. Бу – “Яңа ел” бәйрәме. Кыш бабай белән кар кызы нинди генә бүләкләр бирми бит аларга!

Ә өлкәннәр өчен инде бу ял айлары кебек. Көзге кыр эшләрен, җәйге бакча эшләрен бетереп, җылы өйләрдә җәй, яз һәм көз айларында тир түгеп эшләгән хезмәт җимешләреннән авыз итеп, уңышның муллыгына сокланып, җәйнең әйбәт көннәренә рәхмәт әйтеп, яңадан язны көтеп, җәй айларын сагынасы гына кала.

Менә мин иртә белән мәктәпкә барам. Нинди матур икән ич бүген! Агачлар үзләренең ап-ак күлмәкләрен кигәннәр, әйтерсең лә алар шулай мәктәпкә барган балалар һәм яшьләрне, эшкә ашыккан өлкәннәрне озаталар иде. Янәсе алар өлкәннәргә һәм баларга хәерле юл телиләр.

Әнә, кояш та чыгып килә. Ул бүген бигрәк тә матур! Ул да безгә сәлам бирә кебек. Кинәт ачы җил исеп куйды. Ул гүя җирдә яткан карларны себереп, кешеләргә юл чистарта иде. Юл кырыенда үсеп утырган каен да миңа сәлам әйткән кебек, тыныч кына селекенеп куйды. Мин дә аңа хәерле иртә теләп юлымны дәвам иттем.

Кыш турында сынамышлар да өйрәндем.

Төтен җиргә төшсә, кар явар.

Кыш көне мәче яки эт аунаса, буран булыр.

Кыш көне кар күп яуса, җәй яңгырлы булыр.

6 нчы проектны яклау

Мин үземнең проект эшемдә туган ягымның матур табигатен фотоларда күрсәтәсем килде.

Мин бик тә фотога төшерергә яратам. Туган ягымның табигатен елның дүрт фасылында чагылдырырга тырыштым. Менә бу слайдларда сез туган ягымның табигатен күрә аласыз.

  1. Рефлексия, бәяләү.

Игътибар итегез әле, балалар, ел фасыллары бер дә буталмыйча, тәртип бозмыйча, берсе артыннан берсе килә. Чөнки алар табигать - анага буйсыналар, ә табигать үз чиратында безне җылы кояшында кыздыра, суларында йөздерә, урман-болыннарында ял иттерә, җиләк-җимешләре белән безне сыйлый. Шуның өчен без дә аңа рәхмәтле булып, яхшылык эшләргә тиешбез. Сулыкларны, әйләнә-тирәне чистарту, кошларга ярдәм итү, агач-чәчәкләр утырту – безнең бурычыбыз.

(Укучыларга билгеләр кую)

Дәрес тәмам.



Предварительный просмотр:

Тема: Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

Максат: кушма сүзләр турында төшенчә формалаштыру; сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Коммуникатив максат:Укучылар дәрестә эзләнеп тапкан нәтиҗәләргә таянып эш итү.

Фәнни максат: кушма сүзләр турында тирән мәгълүмат бирү.

Тәрбияви:Кече туганнарыбыз – хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

II. Дәреснең бурычлары:

  1. Кушма сүзләрне танырга өйрәтү.
  2. Кушма сүзләрне куллану күнекмәләре формалаштыру.

III. Дәреснең принциплары:

  1. дидактик, фәннилек, күрсәтмәлек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш;
  2. лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш;
  3. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
  4. хосусый методик: лексик-схематик, морфологик-синтаксик;

IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү.

V. Укыту алымнары: укытучы сүзе, өстәмә материаллар кулланып фикер алышу, сорау-җавап, күнегүләр эшләү.

VI. Дәреснең тибы: уку максатын кую һәм чишү.

VII. Дәреснең төре: катнаш.

VIII. Җиһазлау: дәрес өчен видеоязма, презентация, карточкалар, дәреслек.

IX. Кулланылган әдәбият исемлеге.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Сезнең алдыгызда Кама Тамагы районы Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Кадрия Галимулла кызы.

Мин сезнең белән танышуыма, аралашуыма бик шатмын.

2. Белемнәрне тигезләү.

Ә хәзер әйдәгез, укучылар, дәрескә керешеп китик. Узган дәрестә сез сүз ясалыш ысулының беренче төркемчәсе – сүз ясагыч кушымча ялгану ысулын карап киттегез. Әйдәгез хәзер үткәннәрне бераз кабатлап китик.

- Сүз ясалыш ысуллары дип без нәрсәгә әйтәбез?

(Сүз ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар)

- Сүз ясалышының төп ничә ысулы бар?

(Алтау)

- Сүз ясалыш ысулларын санап чыгыйк әле. Ниндиләр алар?

(1. Сүз ясагыч кушымча ялгану.

 2. Сүзләр кушылу.

 3. Фонетик ысул.

 4. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү.

 5. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү.

 6. Сүзләрне кыскарту.)

- Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән нинди сүзләр ясала?

(Яңа сүзләр)

- Ягез әле мисал китереп китик әле?

(Авылдаш, тимерче, аша, һ.б.)

- Бик яхшы, укучылар.

3. Уку максатын кую ситуациясе.

- Әйдәгез, укучылар, хәзер без сезнең белән бер әсәрдән өзек карап китик. Өзекне сезнең кебек укучылар куйды. Караганда, хайван кушаматларына игътибарлырак булыгыз. Сез әзерме?

(Әзер)

- Әлеге өзек кайсы әсәрдән инде, укучылар?

(Авыл эте Акбай”)

- Аны кем язган?

(Т.Миңнуллин)

- Укучылар, сез әлеге өзектән нинди кушма сүзләрне хәтерегездә калдырдыгыз?

(Акбай, Тәмлетамак, Дүрткүз, Актырнак, Актүш)

- Бирелгән сүзләр төзелеше ягыннан нинди?

(Кушма)

- Кушма сүзләр сүз ясалышының кайсы ысулына карый?

(Сүзләр кушылу)

- Димәк, без бүген сүзләрне кушу ысулы ярдәмендә яңа сүзләр ясалу турында, төгәлрәге кушма сүзләр турында сөйләшербез.

II. Уку максатын адымлап чишү.

- Бүгенге дәресебезнең темасы: Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

- Бу ысул белән яңа сүзләр ике, сирәк очракларда өч сүзне кушып, теркәп яисә тезеп ясалалар. Төзелешләреннән чыгып, әлеге ысул белән ясалган сүзләрне кушма, парлы һәм тезмә сүзләр дип йөртәләр.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән кушма сүзләр турында гына сөйләшәбез.

- Менә без модельләр төзедек. Бүгенге теманы укучылар аңладыгызмы?

(Аңладык)

- Бик яхшы.

- Ә хәзер бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

(Егерме өченче март. Сыйныф эше. Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.)

1. Иҗади эш.

- Әлеге текстан кушма сүзләрне табарга. Экранда сүзләр бирелгән.  Алар белән кушма сүзләр төзеп язарга.

1нче төркемгә                                 2 нче төркемгә

1) кул; көн; тимер; ак;                          сабан; ил; үз; өч; буй;  .

2) як; яулык; чыбык; кош;                   почмак; аң; басар; сыну.

                  (биремне тикшерү)

Ял сәгате.

2. Дәреслектәге 291нче күнегүне тактада эшләтү.

акколак – ак + колак – с + ис

агымсу – агым + су – ис+ ис

озынборын – озын + борын – с+ис

үзбушаткыч- үз + бушат + кыч – ал + ф

тизйөрешле – тиз+ йөр + еш + ле - р + ф

ассызыклау – ас + сызык + ла + у – с +ис

мөгезборын – мөгез + борын – ис + ис

Илгизәр – ил + гизәр – ис + ф

бертуктаусыз – бер + бер + туктау + сыз – сан + ф

һәрбер – ал + сан

өчаяк – сан + як

унбереллык – ун + бер + ел + лык - сан  + ис

ярымуртау  - ярым + утрау – с + ис

искиткеч – ис + кит + кеч – ис + ф

Илшат – ил + шат – ис + р

тиктормас – тик + тор + мас – р + ф

көнчыгыш – көн + чыгыш – ис + ис.

 III. Өйгә эш. 1 төркемгә 292 нче күнегү.

                       2. төркемгә 293 нче күнегү.  

IV. Рефлексия, бәяләү

  1. Тест
  2. Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (кушма сүзләр)
  3. Теманы аңладыгызмы?
  4. Сез кушма сүзләрдән торган этләрнең, мәчеләрнең,  атларның тагын нинди кушаматларын беләсең? (Җавап тыңланыла)

 Яхшы, укучылар. Менә без хайваннарны, җәнлекләрне яратырга тиешбез. Бервакытта да  аларны кыерсытмагыз. Ә бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрне онытмагыз. Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам. Актив катнашып утыруыгыз өчен рәхмәт. (билгеләр кую)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Матур язу. Табышмак . Барда юк, юкта бар

Слайд 2

-Укучылар, әлеге табышмакның җавабын табыйк әле. -Ул алфавитның ничәнче хәрефе? Сораулар:

Слайд 3

Җаваплары

Слайд 4

Тема: [йу],[йү]аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

Слайд 5

1 нче нәтиҗә Ю хәрефе калын сүзләрдә [йу], нечкә сүзләрдә [йү] булып укыла: юка [йукъа],юкә[йүкә].

Слайд 6

125 нче күнегү (телдән). Бирем . Табышмакның җавабын әйт. ю хәрефе ничек укыла ? Моны ничек аңлатып була ? Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.

Слайд 7

Аю [айу]

Слайд 8

Физкультминутка

Слайд 9

Песи йоклый. Никтер бердә Ябынганы юк аның Алып бирмәгән әнисе Аңа нәни юрганын . ( Рифат Сәлах) -юк, юрганын сүзләрен авазларга таркатып языгыз.

Слайд 10

Электрон китап буенча эшләү. http://tatarschool.ru/media

Слайд 11

Өй эше . 127 нче күнегү . ю хәрефе кергән сүзләр белән өч җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

                            Тема:  [йу],[йү]аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

Максатлар:

1.Белем бирү. [йу],[йү] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү  һәм язу күнекмәләрен формалаштыру;

 2.Шәхесне үстерү. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү. Дәрестә өйрәнелгән белемнең кирәген аңлау, уңай мөнәсәбәт күрсәтү;

3.Тәрбия бирү.Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Дәрес тибы: яңа белем ачу.

Җиһазлау: проектлы экран, презентация, компьютер, дәреслек (“Татар теле” 2 сыйныф. Ф.Ф. Харисов, Ф.Ф.Харисова, А.К. Ч.М.Җәләлиева. Казан:”Татарстан китап нәшрияты”, 2017.)

        Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

                 Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр!Кәефләрегез яхшымы?

-Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәеф белән         дәресебезне башлап җибәрик эле.

. II Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Матур язу. Табышмак.

         Барда юк, юкта бар

  1. Актуальләштерү.

-Укучылар, әлеге табышмакның  җавабын табыйк әле.

-Ул алфавитның ничәнче хәрефе?

III Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Димәк , без бүген кайсы хәрефне өйрәнәбез?

(  [йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе.)

-Дәреслектәге биремне карау.(124 нче күнегү) Кайсы сүзләр калын, кайсылары нечкә әйтелә? Ю хәрефе нинди аваз кушылмаларын белдерә?

-Нәрсәгә игътибар иттегез?

-Кыенлык нәрсәдә туды?

1 нче нәтиҗә.

Ю хәрефе калын сүзләрдә [йу], нечкә сүзләрдә  [йү] булып укыла: юка  [йукъа],юкә[йүкә].

-125 нче күнегү (телдән).

-Бирем. Табышмакның җавабын әйт.

  • ю хәрефе ничек укыла?Моны ничек аңлатып була?

Җәен урманга патша,

      Кышын кардан да аста.

                                       (аю)

-Аю сузе ничә аваздан тора?

                                         (өч)

IV. Модельләштерү

-үтәгән биремнәрдән  чыгып, белемнәрне модельләштерегез.

*  калын сүздә ю хәрефе [йу] дип укыла.

* нечкә сүздә ю хәрефе [йү] дип укыла.

Бирем. Кагыйдәне үз-үзегезгә сөйләгез; парларда бер-берегезгә сөйләгез.

126 нчы күнегү.(төркемнәрдә эшләү.1нче төркемгә-1, 2нче төркемгә-2, 3төр төркемгә-3 җөмләне  нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп күчереп язарга)

Нәтиҗә. ю, юынам, юа сүзләрен кулланып җөмләләр яздык.  Калын сүзләрдә ю хәрефе  [йу ] булып укыла.

Физкультминут (электрон белем бирү ресурсы)

V Күнекмәләрне ныгыту.

Песи йоклый. Никтер бер дә

Ябынганы юк аның

Алып бирмәгән әнисе

Аңа нәни юрганын.(Рифат Сәлах)

-юк, юрганын сүзләрен авазларга таркатып языгыз.

Электрон китап буенча  эшләү.

http://tatarschool.ru/media 

VI.Дәресне йомгаклау. Рефлексив бәяләү этабы.

-Без бүген сезнең белән нәрсәләр белдек?

-Ничек белдек?

  1. Башта укыгыз, аннан соң тактага чыгып языгыз.

[йулчы]             [йүкә]             [йулбарыс]           [йукъа]

Язуыгызның дөреслеген “Татар теленең орфографик сүзлеге”ннән карап тикшерегез.Үзегезне бәяләгез.

Дәрескә үзебезгә билге куябыз.

Өй эше.1     127 нче күнегү.(Бирем.Укы һәм русчага тәрҗемә ит.)

              2     ю хәрефе кергән сүзләр белән 3 җөмлә язарга.