Рәсәйкүләм туган тел укытучылары өчен “Туган тел” мастер-класс бәйгесе

Зиятдинова Чулпан Хайдаровна

Рәсәйкүләм туган тел  укытучылары  өчен

 “Туган тел”  мастер-класс бәйгесенең

район этабында катнашу өчен гариза.

 

Район

Белем бирү учреждениесенең

юридик исеме, адресы, телефоны

Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, телефоны

Укытучы турында мәгълүмат(вазыйфасы, кв. категориясе, гомуми эш стажы, соңгы эш урынындагы стажы)

Материаллар урнаштырылган шәхси яки мәктәп сайтына сылтама

Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәгариф учреждениесе «Каратун урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе», Каратун станциясе, Школьная урамы, 2а йорты, 88437632654

Зыятдинова Чулпан Хәйдәр кызы, 89372898185

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,гомуми эш стажы – 10 ел, соңгы эш урынындагы стаж – 1 ел.

«https://nsportal.ru/chulpan-khaidarovna» - Сайт учителя родного языка и литературы.

 

 


 

 

             Укытучы турында белешмә:

 

Фамилиясе:                     Зыятдинова

Исеме:                             Чулпан

Әтисенең исеме:            Хәйдәр кызы

Туган елы:                       1985нче ел, 9 нчы август

Туган авылы:                  Апас районы Югары Балтай авылы

Милләте:                        татар

Адресы:                           Татарстан Республикасы Апас муниципаль   районы, Каратун станциясе, Зирекле урамы, 6нчы йорт.

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Минем педагогик осталыгым”.


“Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә,

хезмәттән башка кеше үзенең

кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.

Л.Н.Толстой

    Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым.Кулга “указка”  тотып, тирә-күрше балаларын бергә утыртып дәрес бирә идем.Мәктәптә укый башлагач та, барлык укытучыларымны яраттым.Язмышыма рәхмәтле мин, чөнки бердәм, тупланган коллективка килеп эләктем.Беренче көннәрдән үк хезмәттәшләремнең ярдәмен тоеп,балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп эшләргә тырышам.Тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас күңелдән яратучы олы җанлы хезмәттәшләремә һәрьяктан охшарга омтылам.Укытучы һөнәренә мәхәббәт шуннан башланадыр.

   Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

     Бу һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Безнең гаиләдә укытучылар юк. Әнием – гади сыер савучы, әтием – механизатор. Әти-әни безнең тәртипле, гадел булып үсүебез өчен тырыштылар. Гаиләдә укытучылар булмаганга, мин укытучы һөнәрен сайладым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогика университетының  татар филологиясе факультетына укырга кердем. Университетта уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин балалар укытачакмын!..

     Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

    Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш.

     Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә... 
     Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми.Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – мәгълүмати-коммуникатив технологияләр.
 Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

    Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

    Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

      Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Бу татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына кагылмый. Өйдә күнегү эшләгәндә дә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Шул күнегүне укучыларның мөмкинлекләрен искә алып әллә нәрсәләр эшләтергә мөмкин. Сыйныфта утыручы балаларның белем дәрәҗәсе төрле. Кемгәдер күчереп язу да авырлык белән генә бирелә. Шуңа да инде укытучы дәреслек биремен балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә хаклы. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм. “Син бит булдырасың, балам!”— балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын. Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар.

    Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле алымнар уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм.  

     Сүземне бөек әдибебез Туфан Миңнуллинның сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан”.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда алган белемем, ирешкән казанышларым, балаларга үз ана телебездә белем бирүем миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде.

Ясамадым олы ачышлар,

Менгәнем юк минем галәмгә.

Бары гади укытучы булып

Хезмәт итәм шушы гамәлдә.

Мин бәхетле, нәни күңелләргә

Бәрәкәтле орлык сибәмен.

Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,

Хыялларын шундук сизәмен.

 

Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу - мин сайлаган язмыш та.

 



Предварительный просмотр:

Татарстанның халык язучысы

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевкә 90 яшь тулу хөрмәтенә

“Әтәч менгән читәнгә” әсәре буенча оештырылган

бәйге.

 Бәйгене максаты:

1.Әсәрдә уздырылган  төп фикерне   ачыклау.

2.Образларга бәя бирү.

3.Повестьнең сонгы еллар  әдәбияты өчен яңалыгын күрсәтә алу.

4.Укучыларда телгә, кешеләргә  ихтирам тәрбияләү.

Дәрес ике команда арасында ярыш формасында үтәчәк.

1 команда                                                                           2 команда

Сәләхетдин                                                                        Мирфатыйх

командасы                                                                         командасы

Бурыч:җәвапларны җитез әзерләргә,анык җавап бирергә.

Күгәзмәлелек: 1.Аяз Гыйләҗевның портреты

                             2.Китаплары.

                             3.Әдәби әсәрләре.

Команда әзерлеге:           

Сәләхетдин командасы                                

       Девиз: “Берәүгә дә баш бирмә ,  җиңелгәнне җиңгә төрәләр”

Эмблема:чия төсле Москвич рәсеме

Мирфатыйх    командасы

Девиз:   “Җиңелмәскә !Бирешмәскә!”     

Эмблема:сары төсле Жигули рәсеме.

  Шулай итеп,әдәби көч сынашуны башлыйбыз.

Уен барышы.

Залда күңелле көй яңгырый,укучылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар,хәерле көн хөрмәтле укучылар! Укучылар сезгә, барыгызга да бу бәйгедә уңышлар телим. Бәйгебезне башлап җибәрү өчен, жюри әгъзалары кирәк булыр. Мин сезгә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнур Фазыловна һәм Сәвия Маликовна, мәктәбебезнең тәрбия эшләре завучы Гөлчәчәк Тагировнаны тәкъдим итәр идем. Жюри әгъзаларының урыннарына утыруларын сорыйбыз.Һәрбер дөрес җавапка 5 балл куябыз.

Бәйгебезнең тәртибенә килгәндә, Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәре буенча ике команда арасында ярыш. Беренче командабыз – Сәләхетдин командасы, ярышта капитан – Сәләхетдин үзе. Икенче командабыз – Мирфатыйх командасы, капитан- Мирфатыйх үзе.

Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез.Алар безне үзләре белән таныштырсыннар әле.

1нче тур .”Сәламләшү”.

1.Сәләхетдин командасы

   Сәләхетдин Мөхетдинов-гаилә башлыгы,ярышта капитан.

2.Мирфатыйх командасы.

  Мирфатыйх-гаилә башлыгы,капитан.

 

2нче тур. “Сорау бездән – җавап сездән” дип атала.

Һәр команда бер-берсенә сораулар бирә.

1.Сәләхетдин командасы.

-мунча түбәсендә,каен себеркеләр арасында чуар тавык ничә йомырка салган?

-Гәрәй –ханның гауга күтәргән көне ничәнче числога туры килә?

-Язкилде урманнарын автор нәрсәгә тиңли?

2.Мирфатыйх командасы.

-“Классташлары аның әрем теленнән бик күп җафа күрделәр”.Кемнән?

-Җәлил мәктәпкә ярышка барырга чыккан көнне нинди карчык аяк чала?

-Язкилдедә иң оста кыяр тозлаучы.

3 нче тур. “Әсәр героена характеристикат бирү” туры булыр.

Һәр командага берәр геройга характеристика бирергә.

1.Сәләхетдин командасына                                

                                                         Хәйдәр образына характеристика бирергә.

                                 

    Хәйдәр-Гөлбикә белән Сәләхетдинненң өченче улы.Мәктәптә укуы-“өчле-тугызлы”,тәртибе кеше арасында килделе-киттеле булса да,өйдә бик яшьли кул арасына керә.Әнисенә җеп эрләгеч ясый.Шартлаткыч агрегат та эшләп карый,ансы килеп чыкмый.Сигезенчене теләр-теләмәс тамамлый,аны мәктәптән этеп-төртеп чыгаралар.

   Бер җәй комбайнчы ярдәмчесе булып йори дә, көзгә Чистайга авыл хуҗалыгы техникумына  укырга керә.Әтисе ана чия төсле “Москвич “ алып бирә.

   Армияда хезмәт итеп кайткач,авылда механизатор булып эшкә керә.Җете соры күзле,юка ирене һәрчак  кысылган Хәйдәр,акчасы әз дип,авылдан чыгып китә.Үз ишләреннән 7 кешелек бригада туплап,күрше район колхозларының берсендә ,договор белән терлекчелек комплексы төзиләр.

   Үзен дә аямый,иптәшләренең дә ушын ала.Эшләгән эшләре дә көлеп тора,акчасын да уч тутырып алалар.Акча!Акча дип таң аттыра Хәйдәр,акча дип көчен озатып җибәрә.Аңа өйләнергә кирәк иде.Язкилдедән дә,Түбән авылдан да үзенә яраклы кәләш алмады Хәйдәр.Ул кызны Байголды дигән авылдан тапты,Гөлсабира исемле кыз.Яратмады аны Хәйдәр,ләкин өр-яңа Жигулие бар иде кызның.Шунысы бигрәк кызыксындырды аны.

2. Мирфатыйх командасына

                               Хәйретдин агайга характеристика бирергә.

Хәйретдин агай-авылдагы иң абруйлы кешеләрнең берсе.Ул заманында балта остасы,пыялачы,итек төзәтүче,дуга,тәртә бөгүче,тегермән ташы тешәүче,тагы бик күп һөнәр иясе,бик булдыклы ир иде!Бала-чагага бик күп уенчык эшлэде,балчыктан сыбызгы әвәләде,талдан кәрҗин үрде,кыз-кыркынга җиләккә йөрергә каен тузыннан тырыс текте.Карчыгы белән балалар тәрбияләп үстерделәр.Олы кызы Майбәдәрнең үлемен авыр кичерә,бу кайгыдан түшәккә егылган карчыгын ничәмә-ничә еллар җилкәсендә мунчага алып барып йөри.Карчыгын җирләгәч,бөтен сагышын үзәгенә сеңдерә.Кайгы-шатлыгын уртаклашырга ул бер кем белән дә уртаклашырга ашыкмый.Ул аз сүзле,сабыр холыклы.Аның чәчләре.сакал-мыеклары көмешләнгән,биле бөкрәйгән.Ике кулына бер эш дип аны мәктәпкә завхоз итеп куялар.Монда да

ул барысын да шаккатырып тәртип урнаштыра.Акчага да кызмый.Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды.Ике мәртәбә авыр яра алган,кан койган кеше.

 -Ике кулга бер эш юк!Эше юкның җаны тыныч түгел,даваегыз егетләр,бер эш табың миңа!-дип бара ул идарәгә.

   Шулай итеп ул янгын сараенда дежур булып тора башлый.

  • Ә хәзер, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Музыкаль сәлам. (1җыр)

(Җырлый Алсинә Рахматуллина)

4 нче тур.”Әдәби герой исеменнән яшәү принцибы белән таныштыру” дип атала. Ике командага да геройлар бүлеп бирелгән иде, сүз сезгә командалар.

1. Сәләхетдин командасы   (укучылар таныштыра)                            

 Җәмил-мин бәхетле егет.Моны алдан ук белдереп куям.Бәхетне һәркем үзенчә аңлый.Мин үземнең көчемә таянам,үземә ышанам.Бәхет өчен җиңү кирәк,алга бару кирәк.Мәктәптә физкультура һәм географияны яраттым.Күрше Түбән авылда укыганда мәктәпкә чаңгыда бардым.Башта мәктәп,аннары район ярышларында катнаштым.Район чемпионы дигән исем белән армияга киттем.Хезмәтемнән соң Түбән авыл мәктәбендә укыта  башладым.Казан педагогия институтына  читтән торып укырга кердем.Мин авылны.авыл спортын,авылның киләгәчәген яшьләр белән ныгытырга уйлыйм.Ни өчен  Голландия,Бельгия кебек бәләкәй генә илләрдән менә дигән футболчылар чыга да,нигә безнең татар балалары футбол уйнамаска тиеш? Минем максатым-авыл балаларыннан көчле спортчылар тәрбияләү.

2.Мирфатыйх командасы (укучылар таныштыра)

Вәзилә-мин егетләрне бик яшьли яраттым.5-6 классларда гел өчлегә генә укый башладым.Минем башымда уку түгел,шәһәр,аның шаулап торган урамнары күз алдымнан китми.Өчлеләр  белән югары уку  йортына керә алмадым.минзәлә медучилищесына кереп ,аны тәмамладым.Авылга эшкә кайттым,бары тик Җәлил өчен генә!Җәлилнең башын әйләндереп ,аны шәһәргә алып чыгып китәчәкмен.Шәһәр хатыны булып яшәячәкмен!

5нче тур. “Каршымдагы сурәт” дип атала.

Күрше командасының рәсеме буенча сөйләргә.

Һәр командага өйгә эш итеп рәсем төшерергә кушылган иде.Әсәрнең эчтәлегеннән чыгып рәсемнәрне тасвирларга тиеш буласыз. Ә аның өчен ике команда да бер-берсе белән рәсемнәрне авышалар.

1.Сәләхетдин командасы                                

Гөлбикә ике төрле сүрәттә.

-Ак алъяпкыч ябынган чәч толымнарына тәңкә таккан кыз.

-Юантык,ачуы кабарып утырган,кулында каләм.

   Җавап.Рәсемдә Гөлбикә образы.1нче рәсемдә аның яшь чагы,акыллы сабыр чагы.Икенче  рәсемдә ару гына юанайган,усалланган Гөлбикәне күрәбез.Аның кулында каләм.Улы белән авариядан соң аптырап басып тора.

2.Мирфатыйх командасы.

Сүрәттә Зөфәр белән Җәмил күрешеп торалар.

Җавап.Уеннан соң Түбән авыл буасына төшеп су коендылар.Зөфәр тренерын читкәрәк алып китеп күңел серен чиште:

-Апа артыннан йөремә,бетерәчәк ул сине.

Һәм өйдәге булган мәкерле килешүне түкми-чәчми абыйсына сөйләп бирде.

6нчы тур. “Мин – әсәр герое” дип атала.

Ике командага да өйгә эш итеп бер өзекне сәхнәләштерергә бирелгән иде. Ә хәзер рәхим итеп, карап китик.

1. Сәләхетдин командасы  .                              

Әнәс,Зәйтүн тиргәшә.Зәйтүнненң кулында рогатка.(Халыкка төзи.)

  • Нигә атасың безнең әтәчкә.бүксә Зәйтүн?
  • Менә кара!Бармы әйберем ,бармы?
  • Син аттың аңа,бүксә,син!
  • Атмадым,сезнең карт әтәчегез үзе егылып төште.
  • Безнең әтәч картмы?Безнең әтәчме?
  • Карт,карт.Безнең әтәч сезнең карт йолкышны борып  кына сала.
  • Ала?Җанынмы?Килеп кенә карасын!Сезнең ул ябык каздан бәбкә дә булмый әле!
  • Ә безнең сыер ике бозау китерде.Икене!
  • Һе,икене!Берсен фермадан урлап кайткач икәү инде!

2. Мирфатыйх командасы.

Гөлбикә.Хәйдәр монологы

  • Әни,мин өйләнәм.Килен ерактан,Байголды дигән авылдан.
  • Килен буласы кеше ябыкмы,симезме?
  • Тап-таман
  • Кайсы ягын ныгырак яраттың?
  • Аз сөйләшә
  • Хуп,әйбәт сыйфат.Тагы кайсы ягы охшады?
  • Өр-яңа Жигулие бар.
  • Бәрәкалла,нигә сүзне шуннан башламадың?Ничә яшьтә?
  • 4 Яшькә зур,29 яшьтә
  • Әйдә кадереңне белер.Машинасы өр-яңа ич,яшь машина!Хәере белән килсен!

7нче тур “Журналист сораулары” дип атала.

1. Сәләхетдин командасына:                              

-Кем ул Миңниса карчык? (Чиләбедәге улында торып кайтканнан сон Хәйретдин агайны йортка керткән ялгыз карчык)

-Хәйретдин картның төпчеге яшәгән шәһәр. (Чиләбе)

-Әсәрдә нинди 11 бүре турында сүз  бара?

-Хәйдәр белән Мидхәт бергә кайда укыйлар? (Чистайда техникумда укыйлар)

2. Мирфатыйх командасына:

-Мидхәт белән Хәйдәр нәрсә ярыштыра?( ДТ-75 тракторы ярыштыралар)

-Кем ул Сәкинә? ( Былтыр гына унынчыны бетереп сыер саварга калган кыз)

-Өч җәпле пәкене ятим Мөхетдингә кем биргән?

-Хәертдин аганың васыятеннән кем курка?

-Кала кунакларына хәзер нәрсә генә эләгә? ( Кала кунакларына хәзер яңа сауган сөт тә, яңа язган май да эләкми, алар аертылган сөткә Зәйдән кайткан ипине генә манып ашыйлар)

8 нче тур. “Әсәрнең ахыры хәерлеме?” дип атала. Ике команданың да фикерләре тыңланыла.

1. Сәләхетдин командасы  (укучылар фикере)                            

Без әсәрнең ахыры хәерле дибез,чөнки байлык артыннан куып,инде күңелләре шактый тупасланган образлар үзләренең гәепләрен аңлыйлар.

2. Мирфатыйх командасы (укучылар фикере)

Авторның вакыйгалары уңай хәл ителешенә Хәйретдин абый образы ярдәмгә килә.Хәйретдин абый үзен яңа зиратка күмергә куша.Бу васыяте туганнарына куркыныч .чөнки яңа зиратка беренче күмелгән кеше туганнарын үз янына тартып китерә,имеш.Шулай да ,гомере буе ялгыз яшәгән Хәйретдин абзыйның әллә каян туганнары да килеп чыга.Баксаң алар шул ук Сәләхетдин белән Мирфатыйх икән.Яшәргә омтылыш аларны Хәйретдин каршына алып килә.Ике бертуган узләренең гәепләрен аңлыйлар.

    Музыкаль пауза (кызлар биюе)

                                      9.Йомгаклау.

Сүз жюрига бирелә.



Предварительный просмотр:

                     Дәрестән чара

ТЕМА:  Гали  Хуҗи  – фронтовик шагыйрь.
Максатлар: Якташыбыз Гали Хуҗиның сугыш чоры иҗаты белән якыннанрак таныштыру; сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү.

Бурычлар: Гали Хуҗи калдырган әдәби мирасның кадерен белү, шигырь - поэмаларын мәңгеләштерү, күпкырлы  таланты алдында баш ию.
Җиһазлау : Гали Хуҗи портреты, “Якташ шагыйребезгә 105 яшь” дип язылган плакат, Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе,сугыш һәм тыл ветераннары хакындагы альбомнар.

   Чара барышы.


1 нче алып баручы: Кеше китә — җыры кала, диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып калсын йөзләргә.

2 нче алып баручы: Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.


1нче алып баручы:  Хәерле көн, кадерле дуслар – туган телне сөюче, аның чишмәдәй саф үзенчәлекләрен күз карасыдай саклаучы, яшь буынга җиткерүче, күңел байлыгы өләшүче сүнмәс дәрт, бетмәс көч белән иҗади эшләүче хезмәттәшләребез һәм якын дусларыбыз! Бүген без сезнең белән, бердәм дус гаилә булып, Татар совет поэзиясендә күп еллар тырышып эшләгән һәм бай әдәби мирас калдырган Гали Хуҗиевка багышланган “Фронтовик шагыйрь” дигән әдәби кичәбезгә җыйналдык.
Һәр төбәкнең үз җырчысы була. Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан шагыйребез– туган ягыбыз горурлыгы, солдат шагыйребез – ул безнең якташыбыз – Гали абый Хуҗиев.

2 нче алып баручы: Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

1 нче алып баручы: Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.

2 нче алып баручы: Татар авылының шагыйре безнең арадан китеп барды. Ләкин бездә аның кабатланмас рухи мирасы – 31ләп китабы, дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле поэма, баллада,шигъри цикллары калды. Без якташыбызның мирасын халыкка җиткерүдә үз көчебезне кызганмабыз.
Гали Хуҗины безнең арадан мәңгелеккә алып киткән көннәр саны арта барган саен, аны юксыну һәм сагынуыбыз да арта гына бара.

(  “Моңнар кайтсын авылга” җыры. Татар халык җыры ) 

1нче алып баручы: Ирексездән күзләр әдипнең җылы эзләрен саклый торган яшел хәтфәгә төренгән, табигатьнең илаһи матурлыгына чумган күрше Карамасар авылына төшә. Ул йортка кайткан кунаклары арасыннан күңелем белән Аны эзлим. Кулларын артка куеп, моңсу гына уйланып, бик дикъкать белән әле һаман да тирә-юньне күзәтеп йөри кебек. Аның “Таш белән атканга аш белән ат”, - дип, бик еш кабатлый торган мәкален искә төшереп, эчкерсезлеген искәрттеләр. Туры сүзлелеген, икейөзләнә белмәвен ассызыкладылар.


2 нче алып баручы: Гали Хуҗиның тормыш юлы, безнең барлык замандашларыбызга хас булганча, гади дә, якты һәм зур да.Ул 1912нче елның 17нче октябрендә Татарстанның Кайбыч районы Карамасар авылында (хәзерге Апас районына керә) крестьян гаиләсендә туа.Аның туган авылы турында ерак Польша җирендә, Сандомир плацдармында чакта, Мөхәммәт Садри шундый сүзләр язган:

Карамасар яны кара урман,

Җир җиләге пешә балланып;

Сандугачлар сайрый, чишмә ага

Таң кояшы белән алланып.

Карамасар авылы – изге бишек!

Сандомирда сине белдем мин,

Җыр һәм штык белән сугышучы

Солдатыңда сине күрдем мин.

( “ Совет солдаты” җыры. Г.Насрый сүзләре, З.Хәбибуллин музыкасы)

1нче алып баручы:  Шагыйрьнең патриотизм темасы Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында аеруча калку чагыла. Фронт тормышы тәэсирендә туган күп санлы лирик шигырьләреннән тыш, ул бу чорда күләмле биш поэма “Зоя Космодемьянская” (1942ел), “Россия” (1944ел), “Яу күрке” (1944ел), “Дуслык хикәясе” ( 1944ел), “Гражданин солдат шагыйрь” (1945ел) әсәрләрен яза.

  “Россия” поэмасыннан өзек сөйләнелә (1нче укучы)

Яуды өскә көн-төн яңгыр,

Кайнар җилләр исте яндырып.

Ул сугышка барды ничә тапкыр,

Дусты белән иңгә-иң торып.

Бергә узды ничә окоп төне,

Сәлам хатлар бергә укылды;

Түшәк булды җылы учак көле,

Бер йотым су бүлеп йотылды.

Кызды һөҗүм...Хәтта яралылар

Калдырмады сафны бу чакта;

Ата-ата шуышып барды алар,

Егылгач та әле аяктан...

Җиттек килеп Прут буйларына,

Елга тутырып бозлар киткәндә,

Көч бирде җир үзе улларына,

Якыннарга тормыш илткәндә...

   2 нче алып баручы: 1942 елда Гали Хуҗи үз теләге белән фронтка китә һәм Җиңү көненә кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы секретаре булып эшли. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

   “Шинель” ( 2нче укучы)

Теккән аны кайсы уңган кыз,

Үткән нинди оста куллардан?

Бер туфракта, беләм, туганбыз,

Шуңармы ул чыкмый уйлардан?

Ялкынмы бу баскан эземдә,

Сизәмме мин җирнең сулышын?

Шинелемме саклый үзендә

Бөтен илнең йөрәк җылысын?-

Җылыта ул салкын окопта,

Килсә яңгыр җилләп яварга.

Өч ел буе ничә походта

Күпме тирем сеңгән аңарга!..

Өч ел буе озын юлларның

Кунган аңа күпме тузаны;

Ә чәчләргә шушы елларның

Кунган күпме көмеш бураны.

Җирдә эле дары сөреме,

Көйри туфрак янгын көленнән.

Сирәк төшә соры шинеле

Сугыштагы солдат иңеннән.

Сугыш бетәр. Безнең арадан

“Арыды” димәс мине һичкем дә;

Ил чакырса – таңда яңадан

Соры шинель булыр өстемдә.

1 нче алып баручы: Шушы дәһшәтле елларда шигырь көрәш коралына, яуга чыккан халыкның сугышчан коралына әверелде.Шагыйрьләр ут-ялкыннарда бик тиз чыныктылар. Гали Хуҗи поэзиясе дә бу чыныгуны бик тиз үтте. Фронт шартларында туган нечкә тойгылар сугышчылар йөрәгенә барып җиттеләр.Иң яхшы шигырьләрне солдатлар күңелләренә ятлап алдылар, фронттан җибәрелгән өчпочмаклы хатларда үзләренең җан сөйгәннәренә күчереп язып җибәрделәр.

      “Дүрт елга илендә” (3нче укучы)

Ерактан, Идел буеннан

Хат килә айда гына,

Китмисең, иркәм,уемнан

Булсам да кайда гына.

...Син бүген миннән еракта,

Дүрт елга илендә син.

Икебез туган туфракта,

Без үскән Иделдә син.

Иделдә дулкын тынса да,

Хисләр соң ничек тынсын?!

Аралар ерак булса да,

Йөрәкләр якын булсын.

2 нче алып баручы:  Гали Хуҗиның Фатих Кәримгә багышланган поэмасы “Гражданин, солдат, шагыйрь” дип атала. Ул үзе дә бөтен гомере буена чын мәгънәсендә гражданин, солдат, шагыйрь булды.Безгә мирас булып калган әсәрләрендә гражданин, солдат, шагыйрь Гали Хуҗиның янар йөрәге, юмарт йөрәге тибә.

 Кеше күңеле – үзе бер дәрья ул,

Кем соң аны  шулай димәсен?

Ә кузгалган чакта җил – давыллар,

Нәрсә әйди аның көймәсен?

Хәтәр җилләр, беләм, сез тормышта

Күп дәрьялар аша искәнсез.

Чын мәхәббәт белән җырдан башка –

Күнел – дәрья, гүя, җилкәнсез.

1 нче алып баручы:  Һәрчак безгә кояш көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.

Без – яшь буын.

Иң бәхетле буын –

Дары исен белми күбебез.

( “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры яңгырый. Л.Ошанин сүзләре, А.Островский музыкасы)


  Укытучы:    Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

    Бүгенге кичәбезне 1966 нчы елның 13 нче октябрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән якташ шагыйребез   Гали Хуҗиның якты истәлегенә багышладык. Исән булса 17 нче октябрьдә аңа 105 яшь тулган булыр иде.

 Син үлмәдең,дустым!

Син үлмәдең,шагыйрь, яшисең.

 Синең гомерең - илең өчен яну,

Ә җырларың – гомер чәчәгең.

Безнең йөрәктәге ялкынлану,

Бу синең дә җирдә яшәвең.

    «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән канатлы гыйбарә бар. Гали ага Хуҗиның тормышы һәм иҗаты, якташларыбыз, авылдашларыбыз турындагы истәлекләр киләчәк буынны бәхетле итәргә, иманлы, кешелекле итеп тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.Үлгәннәрнең каберен дә, кадерен дә белеп яшик!


2 нче алып баручы: Шуның белән әдәби кичәбезне тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр.
Кичә тәмам.

Кулланылган әдәбият

1. “Апасым – гомер бишегем “ , Казан , 2000 .

2.  Гали Хуҗи. “Таныш күзләр, таныш карашлар”. Казан, Татарстан китап нәшрияты,1990.

3. Өйрәнелә торган язучыларның әсәрләре.Ш. Галиев, Г. Хуҗи, Х. Ибраһим.

4. Х.Бадретдинов .” Шагыйрь Гали Хуҗи токымы.” Мәдәни җомга газетасы,13нче  март,2015ел.

5. Халык җырлый = [Народ поет]: җырлар җ-гы / төз. З. Хәйруллина. – Тулыл. 4-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 659 б.

6. Хуҗи Г. Шигырьләр. Поэмалар /Г.Хуҗи; төз. Г.Хуҗиева; кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 303 б.

7. Гәрәй Р. Җыры атлый безнең сафларда /Р.Гәрәй //Казан утлары. – 1982. – № 10. – Б. 177-179.

8. Интернет һәм музей материаллары.



Предварительный просмотр:

        “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Мөхәммәт Гайнуллин иҗатын куллану” темасына доклад.

    Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Көндәшлеккә сәләтле, заман  шартларына яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган иҗади шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә  ул   туган илен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Тәрбия бирү шәхесне формалаштыруда катлаулы һәм дәвамлы эш. Шуңа күрә яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, табигатьне, туган шәһәреңне, авылыңны ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын, кызларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә,  заман таләпләренә  туры килерлек итеп алып барырга тырышабыз.

      Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр.Татар милләте-тарихта тирән эз калдырган халык. Иң зур байлыгы-бөек шәхесләре. Якташ шагыйрьләребезне һәм галимнәребезне барлау үзе бер горурлык. Теманы сайлавыбыз бик урынлы: беренчедән Апас төбәгеннән булган әдәбият галиме, профессор Мөхәммәт ага Гайнуллинның тормыш юлына күзәтү ясаганда, туган ягым өчен горурлану хисләре кичердем.

    Максатым-тел,әдәбият язмышы белән кызыксынучыларны күренекле якташымның иҗаты, хезмәтләре белән таныштыру; күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор иҗатына зур кызыксыну уяту. Минем бурыч- районыбыз җирлегеннән чыккан, татар әдәбияты тарихын өйрәнү-барлауга зур өлеш керткән галимебезнең хезмәтләрен өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә ни рәвешле куллануны аңлату.Сезне әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге турында, якташ галимебез Мөхәммәт ага Гайнуллинның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып үтәм.

   Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 августында  хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәйрулла абзый игенчелектән тыш читкә йөреп балта эше белән дә шөгыльләнгән һәм дөньяда кешечә яшәү өчен белем-һөнәр кирәклеген үз җилкәсендә татып, балаларын кечкенәдән үк укытырга, һөнәрле итәргә тырышкан. Мөхәммәт башта авылның җиде сыйныфлы җәдитчә мәктәбен тәмамлый, аннары, Октябрь инкыйлабыннан соң, Тәтеш шәһәренә барып, укытучылар әзерли торган берьеллык курсларда укый. 1920нче елдан аның педагоглык хезмәте башлана: дүрт ел чамасы хәзерге Апас районы Тутай авылындагы беренче баскыч мәктәптә, аннан соң туган авылы Коллар мәктәбендә балалар укыта. 1924нче елда мәгариф бүлеге аны Казанга, Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТҮБК) каршында ачылган Татар телен гамәлгә кертү курсларына укырга җибәрә.

    Курсларны тәмам иткәч, комиссия Мөхәммәт Гайнуллинны Тәтешкә эшкә билгели. Биредәге хезмәте турыдан-туры әдәбият белән бәйләнмәгән булса да, Мөхәммәт Гайнуллин шәһәрнең Мәдәният йортында чыккан стена газеталарында әдәби темаларга мәкаләләр бастыра, мәктәпләрдә уздырылган әдәбият-сәнгать кичәләрендә докладлар сөйли, бер үк вакытта укый-яза белмәүчеләр өчен оештырылган кыска курсларда укыта.

   1928нче елның җәендә Мөхәммәт Гайнуллин янәдән Казанга килә һәм өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра. Бу шөгыль тора-бара аны әдәбият тарихын системалы рәвештә өйрәнүгә этәрә.            Ватан сугышы чорында М.Гайнуллин Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында өлкән укытучы һәм доцент, 1943–1944нче елларда Татарстан дәүләт нәшрияты  җитәкчесе, аннары Казанда яңа оешкан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында директор вазифаларын башкара. 1945нче елның декабрендә аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп раслыйлар. Җаваплы административ эшләр башкару белән бергә ул педагогия институтында лекцияләр укуын һәм гыйльми хезмәтләр язуын дәвам иттерә. Шушы елларда галимнең «Горький һәм татар әдәбияты» (1944), «Каюм Насыйри» (1945) исемле монографик китаплары дөнья күрә, көндәлек матбугатта татар һәм рус телләрендә дистәләгән мәкаләләре басыла. 1946 елда ул «ХIХ гасыр ахыры һәм ХХ йөз башы татар әдәбияты турында тикшеренүләр» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

     Без әлеге, югарыда санап кителгән Мөхәммәт ага Гайнуллинның югары эшчәнлеген укучыларга да җиткереп, яңалыклар белән танышып, аларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга тырышабыз. Укучыларыбыз белән уку-укыту, тәрбия процессында мәшһүр якташларыбыз иҗатын өйрәнүгә күп көч куябыз. Мәктәптә аларның  хезмәт батырлыклары турында хикәяләр, документлар, фоторәсемнәр тупланган альбомнар төзелде. Ул кешеләрнең исемнәрен атап китү генә дә укучыларыбызда туган як белән горурлану хисе уята. Кеше, өйдән ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, шуның кебек укучылар да туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмыйлар дип саныйбыз.

    Туган авыл тарихын, төбәкнең гореф-гадәтләре, йолаларын, аның күренекле кешеләрен белү; район тарихы һәм райондашлар турында мәгълүматлар туплау; аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу бала өчен буыннар чылбырының нигезе дип уйлыйбыз. Туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләми торып,  яшьләрне үз төбәгебездә калдыру мөмкин түгел. Төпләнеп калу өчен, беренче чиратта, туган туфрактан, ата-баба нигезеннән аерыла алмау кирәк. Моның өчен яшьләрне төбәкнең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, аларны шул җирлектә тәрбияләү шарт. Моның өчен без татар әдәбияты дәресләрендә үзебезнең авылдан чыккан әдәбият галиме, профессор, филология фәннәре докторы Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллинны искә алырга һәм аның эшчәнлеген дә киң кулланырга тырышабыз. Мисал өчен, 5нче сыйныфта әдәбият дәресеннән үзебезнең мәктәбебездә урнашкан Мөхәммәт Гайнуллин музеена юнәләбез, андагы мәгълүматлар белән танышканнан соң, ирекле темага инша язып, өйрәнгәннәрне гомумиләштерәбез. 6нчы сыйныфта исә,Сәгыйть Рәмиев, Галиәскәр Камал иҗатларын өйрәнеп, фикер алышканда  Мөхәммәт Гайнуллин эшчәнлегенә тукталабыз,аның мәкаләләренә нигезләнеп яңа теманы аңларга тырышабыз.Утызынчы еллар дәвамында газета-журнал битләрендә яшь галимнең татар әдәбияты тарихына караган, аерым алганда, Г.Тукай, Ш.Камал кебек классик язучылар иҗатында чагылган иҗтимагый мәсьәләләрне яктырткан тикшеренү мәкаләләре басылып чыга. Шушы ук елларда М.Гайнуллин егерменче йөз башы татар әдәбияты буенча дәреслек-хрестоматия төзергә керешә. Г.Тукай, М.Гафури, Г.Коләхмәтев, Г.Камал, Ш.Камал иҗатлары белән бергә утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында иҗатлары һәм шәхесләре тәмам читкә тибәрелгән, матбугатта әсәрләрен басу тыелган Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирханнарның иҗат биографияләрен һәм шактый санда язган әсәрләрен дә үз эченә туплаган 710 битле бу зур дәреслек-хрестоматия автор-төзүченең рәсми хакимият оешмалары белән шактый озакка сузылган көрәшеннән соң, ниһаять, 1947нче елда матбугатта басылып чыга (1954–1957 елларда китапның тулыландырылган яңа басмалары да дөнья күрә). Хезмәт озак еллар дәвамында югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен бердәнбер бай мәгълүмат чыганагы ролен үти икәнлеген укучыларга аңлатып китәбез. 7нче сыйныф татар әдәбиятында Каюм Насыйри һәм аның “Әбугалисина әсәре өйрәнелә. Әлбәттә инде Каюм Насыйрины өйрәнгәндә Мөхәммәт Гайнуллинның “Унтугызынчы йөз татар әдәбияты” 124-142нче битләреннән файдаланмый мөмкин түгел. Шулай ук Дәрдемәнд иҗатын өйрәнгәндә М.Гайнуллиннның “Татар әдипләре” җыентыгын кулланабыз, “Туган як зыялылары безнең өчен үрнәк” дәрес темасы астында компьютер презентацияләре эшләп, проектлар яклап укучылар бер-берләренә төрле өстәмә материаллар тапшыралар. Шулай эшләгәндә дәресләребез кызыклы һәм нәтиҗәле булып үтә дип саныйбыз.

   Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә мәктәбебездәге Мөхәммәт Гайнуллин музеена сәяхәт оештырабыз, мәктәп алдына куелган һәйкәлгә чыгып, күренекле әдәбият галиме, авылдашыбыз Мөхәммәт Гайнуллинны искә алабыз.

    9нчы сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнгәндә һәр дәрестә диярлек “Татар әдипләре”, “Татар әдәбияты XX йөз” мәкаләләреннән файдаланырга тырышабыз. Илленче-алтмышынчы елларда М.Гайнуллин, унтугызынчы гасыр һәм егерменче гасыр башы татар әдәбиятын өйрәнүгә игътибарын тагы да көчәйтеп, шул чорга караган тарихи-әдәби һәм публицистик чыганакларны барлап чыга, Каюм Насыйри, Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Закир Һади, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Шакир Мөхәммәдев кебек язучыларның тормыш юллары һәм иҗат эшчәнлекләре турында шул заманның көндәлек матбугат битләреннән, архивлардан, замандашлары, әдипләрнең туганнары, балалары-оныклары истәлекләреннән бик күп яңа фактик материаллар, мәгълүматлар туплый һәм аларны фәнни кулланышка кертеп җибәрә. Аның әлеге фәнни эшләре 9,10,11нче сыйныф укучыларына һәр дәрестә тирәнтөн өйрәтелә. Шулай ук ул татар әдәбияты тарихында хаксызга онытыла башлаган Газизә Сәмитова, Маһруй һәм Мәхмүдә Мозаффарияләр, Хәбирә Насыйрия, Фәхрелбәнат Сөләймания, Мәхбүбҗамал Акчурина, Хәдичә Шаммасова, Мәфтуха Вәлидия, Зәйнәп Сәгыйдә, Фәрханә Алушева, Рокыя Ибраһимова кебек хатын-кыз каләм ияләренең, Риза Фәхретдинев, Фатих Кәрими, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай кебек күренекле әдипләрнең иҗатларын барлап, аларның татар әдәбияты тарихындагы урыннарын ачыклый. Әдәбият тарихы белән бәйләнештә галим татар иҗтимагый фикер үсеше, мәгърифәтчелек, җәдитчелек хәрәкәте, татарда көндәлек матбугат барлыкка килү, публицистика, әдәби тәнкыйтьнең туу һәм үсеше баскычлары, татар әдәбиятының багланышлары турында да бай материал туплый. Шушы тикшеренүләр нигезендә М.Гайнуллин 1958нче елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Соңыннан (1966 һәм 1983 елларда) бу диссертация, монография рәвешендә язылып һәм яңа материаллар белән тулыландырылып, «Татарская литература и публицистика начала ХХ века» исеме белән аерым китап булып басылып чыга.

      Шулай ук татар теле дәресләре өчен тематик план төзегәндә, һәр сыйныф укучыларының үзенчәлекләреннән чыгып, милли-төбәк компонентларын куллануның юнәлешләрен керттек. Милли төбәк компонентларын татар теле дәресләрендә дә киң кулланырга мөмкин. Мәсәлән, “Исем” темасын үткәндә, укучыларга райондагы авыл исемнәрен язарга, үз авылларының тарихы турында белешмә тупларга тәкъдим иттек.Татар теле дәресләрендә шулай ук төбәгебез язучылары әсәрләреннән җөмләләр сайлап язу, схемалар төзү кебек эш төрләре дә кулланыла. Диктантлар язганда да текстларны якташ язучыларыбыз әсәрләреннән сайларга тырышабыз.

   Әдәбият фәненең күп тармакларында нәтиҗәле эш алып баруы белән бергә М.Гайнуллин озак еллар буе Казан дәүләт педагогия институтында, Казан дәүләт университетында лекцияләр укый, тәҗрибәле педагог-остаз буларак, студентларның диплом эшләренә җитәкчелек итә, дистәләрчә аспирантларны тәрбияләп, фән юлына озата. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1945–1953, 1959–1961) булып эшләгән елларында исә татар филологиясенең алга таба үсешен тәэмин итү өчен зур оештыру эшләре башкара.

   М.Гайнуллинның татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язу, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының (К.Насыйри, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Г.Камал, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, З.Бәшири, З.Ярмәки) сайланма әсәрләрен төзү, матбугатка әзерләү яки редакцияләүдә якыннан торып катнашу, тугыз томлы русча «Кыскача әдәбият энциклопедиясе» («Краткая литературная энциклопедия», 1962–1978) басмасының редактор-консультантларыннан берсе буларак, татар әдәбияты буенча анда урнаштырылган мәкаләләрне әзерләүдәге фидакарь хезмәте һәрьяктан мактауга лаек.

    Күпьеллык нәтиҗәле гыйльми һәм педагоглык хезмәтләре өчен М.Гайнуллинга 1963нче елда – Татарстанның, 1973нче елда Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 1985нче елның 24нче маенда Казанда вафат була.

    Бу кыска гына күләмле чыгышымда Апасның горурлыгы булган Мөхәммәт ага Гайнуллинның эшчәнлеген тулысынча бәяләү мөмкин түгел. Аның тормыш юлы, милләтебезгә кылган изге гамәлләре миндә зур соклану һәм горурлык хисләре уята. Безнең районыбыздан чыккан әлеге әдәбият галиме турында һәркем белергә тиеш. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм акыллы сүзләре бар: “Әдип һәм галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык көчсез.....”.

   Без бик тә бәхетле, чөнки әдипләребез, галимнәребез чиксез күп безнең.

   Олуг затларыбызны онытырга, көчсез халык булырга хакыбыз юк!

   

        



Предварительный просмотр:

Тема. Әниләрнең олы йөрәгенә

         Изгелекнең сыйган барсы да.

Максатлар:

 1. Укучыларны Сибгат Хәким иҗаты белән таныштыру, сөйләм телен үстерү;

 2. Сибгат Хәкимнең әниләр турында язган шигырьләрен өйрәнү;

 3. Шагыйрьнең шәхесенә һәм иҗатына карата хөрмәт хисе, әниләргә мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү;

 4. Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру;

Материаллар: дәреслек (Д.М.Абдуллина,Л.К.Хисмәтова,Ф.Х.Җәүһәрова.          ,,Әдәбият”7 нче сыйныф) 5-8 нче битләр; С.Хәким ,,Яшә, борчулы җаным!”; С.Хәким ,,Шигырьләр, поэмалар” 2 нче том; С.Хәким ,,Җылы сүз”; ,,Таныш өянкеләр”;  ,,Әдәплелек дәресләре”; ,,Мең дә бер хәдис”; ,,Мәкальләр”;,,Балалар календаре ”.

Җиһазлау: С.Хәким портреты, китапларыннан күргәзмә, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация, тема буенча укучылар ясаган рәсемнәр (әни рәсеме), аудиокассеталар, магнитофон,клиндерләр.

 КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭТ,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

 - КЛОК БАДДИС.

                        

Дәрес планы.

1.Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү;
  2. укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

2. Актуальләштерү.

        1)Тема һәм максатларны хәбәр итү.

     2) Өй эшен тикшерү (КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә)

3. Яңа тема аңлату.

     1) Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров язган көй ,,Әнкәмнең догалары” җырын тыңлау.

        2)Кереш әңгәмә.

- Бу нинди җыр?

- Авторлары кемнәр?

- Кем башкаруында тыңладык?

- Кемнәргә багышлана?

- Ничек яңгырый?

- Күңелдә нинди хисләр тудыра?

- Ә нинди шигырьләр беләсез?

- Әниләрегез турында нәрсәләр әйтә алыр идегез?

        3) Укытучының әниләрнең олылыгы турында сөйләме.

        4)Укучылар иҗаты әниләр турында:

 - мәкальләр;

- җырлар;

- әкиятләр;

     - мөнәҗәтләр;

- риваятьләр.        

    5) Укучылар иҗаты белән танышу.

4. Ял минуты.( ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы ярдәмендә).

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

        1) Сибгат ага Хәкимнең әниләр турындагы шигырьләрен уку(КЛОК БАДДИС структурасы ярдәмендә).

        2) Сибгат ага Хәкимнең әнисе турында укытучы сүзе.

        3) Сагыну хисе турында сөйләшү.

        4) ,,Әнкәй” шигырен үзләштерү өстендә эшләү.

        5) Әниләргә багышланган бәйрәмнәр турында сөйләшү.

- Ел әйләнәсендә нинди бәйрәмнәр әниләргә багышланган?

- Бу көнгә без ничек әзерләнәбез?

- Нәрсәләр бүләк итәбез?

- Нинди теләкләр телибез?

- Бары шушы көннәрдә генә әниләребезне котларга тиешме соң без?

        6) Фәнис Яруллинның ,,Әни, синең хәер-фатыйхаң” шигырен укыту.

        7) Әниләрнең хәер-фатыйхасын алган кеше генә бәхетле була. Шул турыда сөйләшү.

        8) Сибгат Хәкимнең үзе укуында ,,Клиндерләр эзлим” шигырен тыңлау.Шигырьне үзләштерү өстендә эшләү.

        9) Сибгат Хәким әнисе өчен гомер буена игелекле бала булган. Әнисенең ахыргы көннәре турында укытучы сөйләме.

        10) Сибгат Хәким дан җырлаган әни образы башка шагыйрьләр иҗатында да дәвам итә. Шигырьләр укыту.

6. Өй эше бирү.

        Әниләргә багышлап шигырь язып карагыз.

        ,,Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә!” дигән темага сочинение язу өчен материаллар туплап килегез.

7. Йомгаклау.

        1) Әңгәмә.

- Без бүген кемнәр турында сөйләштек?

- Нинди шигырьләр укыдык?

- Әниләр темасы әдәбиятта нинди урын тота?

- Ни өчен шулай икән?

- С.Хәким әниләргә багышлап нинди шигырьләр язган?

     2) Билгеләр кую.

        3),,Әнкәмнең догалары” җырыннан өзек тыңлау.

                                   

       Дәрес барышы.

 Оештыру өлеше:

- Исәнмесез,укучылар! Утырыгыз!

Хәерле көннәр, сезгә,

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

               1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

            2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып Татарстанның халык шагыйре,публицист, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең М.Горький, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты  Сибгат Хәкимнең тормышы һәм Әниләргә багышлап язылган шигырьләре турында сөйләшеп китәрбез.

  Актуальләштерү:        

 - Өй эше итеп сезгә Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты белән танышып килергә  кушылган иде.

- Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- Вакыт бетте.        

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, икенче өстәлдән булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш.Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”.

   Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатлыйсыз.

- Барыбызда бастык,урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче куерак төстә булган укучы әйтә.Эш беткәч, сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

 Яңа тема аңлату:

-ХАЙ ФАЙВ.

- (Җырдан өзек тыңлау).  

- Укучылар, бу җыр кемнәргә багышланган?

- Дөрес, бу җыр дәреснең  темасын да әйтеп бирә:

        Әниләрнең олы йөрәгенә

        Изгелекнең сыйган барсы да.

 Әле генә әниләр турында җырдан өзек тыңладык. Сезнең арада да әниләр турында җыр башкарырга теләүче кешеләр юкмы?

-Ә әниләр турында шигырьләр беләсезме?

-Әниләр турында үз сүзләрегез белән нәрсәләр сөйләр идегез?

-Дөрес, укучылар, әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул безне

тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп, бишектә тирбәткән, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә сеңдергән... Әниләрнең безгә кылган изгелеген санап бетерергә мөмкинме соң?

    Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай халык һәм аның иҗаты турында болай дигән: ,, Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Менә шушындый олы бәягә ия булган татар халык иҗатында әниләр турында нәрсәләр бар икән?

  1. Мәкальләр.
  2. Әкиятләр. (,,Өч кыз” әкияте).
  3. Мәзәкләр.( ,,Иң матур әни”).
  4. Мөнәҗәтләр.( Анага бала – күкрәк сагышы”).
  5. Риваятьләр.( ,,Ана йөрәге”).
  • Әйдәгез әле, укучылар, бергәләп уйлашып, искә төшерик. ( Укучылар тиз генә уйлыйлар һәм белгәннәрен сөйлиләр).

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР ( следуем за лидером) структурасын кулланабыз. Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык, урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

 - Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

        

  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:        

-Укучылар, ә сезнең әти-әниләрегез үз әти-әниләренә нинди мөнәсәбәттә?

- Бик дөрес, укучылар, менә шундый нык гаилә мөнәсәбәтләре булган милләтебез яши һәм яшәячәк тә. Кешегә гомер буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә. Сибгат ага Хәким дә әти-әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән. Мәсәлән, аның әнисенә багышланган шигырьләре генә дә уннан артык. Аларда күпме ихласлылык, рәхмәт хисе!

        Укучылар, хәзер, һәрберебез өстәл өстебездә ята торган алдагы дәресләрдә ясалган сәгать рәсемнәрен алабыз. КЛОК БАДДИС (друзья по часам) структурасы ярдәмендә үзебезгә яңа дуслар табабыз. Сәгать 3 һәм 9да сез кем белән очрашырга тиеш буласыз икән, шуны билгелибез. (Укучылар очраша, үз парларын табалар).

 - Ә хәзер, укучылар, сәгать 9 да сез кем белән очрашырга тиеш идегез, бергә парлашыгыз әле. Озынрак буйлы укучы дәреслекнең 7нче битен ачып, ,,Әнкәй” шигырен укый.Беренче укуда барыбыз да эчтән генә укыйбыз, ә инде аннары “үрнәк уку” була.

  1. Эчтән уку.
  2. Үрнәк уку.
  3. Берничә укучыдан укыту.
  4. Анализлау:

-Лирик герой әнисен нинди хәлдә күз алдына китерә?

-Ни өчен?

-Әни кеше кое янына бары су кирәк булган өчен генә чыкканмы? Әллә аның тагын башка эше дә бармы?

-Баласын көткәнне каян белә алабыз? Нинди юллардан?

-Әни кеше балаларын ничек үстергән?

-Моны ул үзе әйтәме, әллә баласымы?

-Бу ни дигән сүз инде?

-Баласыннан хәбәрне әни кеше кайда ишетәчәк?

-Ни өчен дип уйлыйсыз?

-Әни кешеләргә нинди чиләкләр белән генә очрар?

-Ни өчен лирик геройның моңа ышанычы зур?

-Бу нәрсә?

-Шигырьдә халык авыз иҗатыннан тагын нәрсә кулланылган?

-Ул тулысынча алынганмы?

-Аның кайсы өлеше төшеп калган?

-Ә әни кешенең хәтере калу турында нәрсә әйтелгән?

-Дөрес,укучылар, Сибгат ага Хәким үзенең куен дәфтәренә болай дип теркәп куйган: ,,Әни хәтере канәфер хәтле генә...”

(Канәфер бөртекләрен өләшү).

-Менә, укучылар, әниләр хәтере шушы нәни канәфер бөртеге кадәр генә, ә алар безгә бирә торган хәер-фатыйха дөньяда иң зур әйбер.Сез дә әниләрегезнең менә шушы канәфер бөртеге кадәр дә хәтерләрен калдыра күрмәгез, югыйсә дөньяда бик кирәк булган әни хәер-фатыйхасын ала алмый калырсыз.

(Фәнис Яруллинның ,,Әни, синең хәер-фатыйхаң” шигырен укыту).

-Укучылар, ел әйләнәсендә әниләргә багышланган нинди бәйрәмнәрне беләсез?

-Бу көнгә ничек хәзерләнәсез?

-Нинди теләкләр телисез?

-Нинди бүләкләр бүләк итәсез?

-Әниләрне бары шушы көннәрдә генә котласак та җитеп торамы соң?

-Юк, һәр көн әнинең ризалыгын, ягъни хәер-фатыйхасын, алып яшәргә кирәк. Мәшһүр шагыйребез кечкенәдән үк әнисенә рәхмәтле булып үсә.Ачлык елларында мәктәптә бирелә торган бушлай ашны да әнисе һәм туганнары белән бүлешеп ашый торган була. Фронттан да әнисенә җылы хатлар яза. Әнисенең рухи таянычы да була.Бигрәк тә гомеренең соңгы ун елында әнисе сукыр калгач, аңа чиксез рәхим-шәфкатен күрсәтә. Һәр сүзен, һәр теләген үтәргә тырыша. Әнисенең хәер-фатыйхасын ала.

        Ә менә Сибгат ага Хәким әнисенә күчтәнәчкә нәрсәләр җибәрә торган булган икән соң? Моны без шагыйрьнең үз башкаруында үз шигырен укуыннан белербез.

(Язманы тыңлау).

-Я, нәрсә икән ул, укучылар?

-Менә ул, укучылар!

(Клиндерләрне күрсәтү).

-Ни өчен нәкъ менә клиндерләр икән соң?

-Шигырьдә әни сүзләрен табып укып күрсәтегез.

-Лирик герой әнисенең клиндерләр соравын дөрес аңлаганмы?

-Нәрсә дип? Укып күрсәтегезче?

-Ни өчен ул буранда да, яңгырда да клиндерләр эзләгән?

-Әйе, укучылар,әнинең теләген тормышка ашыру – изге эш.

     Дөрес, җәмгыятьтә һәм миһербанлы, инсафлы кешеләр тарафыннан әниләргә һәрчак кадер-хөрмәт күрсәтелгән. Бөек Ватан сугышы елларында аналарның күрсәткән батырлыгына Волгоград шәһәрендә бик зур мәһабәт һәйкәл куелган. Гүя ул тынычлык сакчысы да булып биеклеккә куелган. Безнең Апас төбәгендә дә, иң үзәккә “Ана һәйкәле” куелды.

        Хәзерге көндә ТРның мәрхәмәтле җитәкчеләре ярдәме белән һәр әни кеше өчен айга бер көн ,,Әниләр көне”итеп бирелә. ,,Әнием – Мама” Хәйрия Фонды булдырылды.

        Ә Сибгат ага Хәкимнең әнисенең исемен мәңгеләштерүе турында видео аша карарбыз. ( Видео карау).

   Йомгаклау.

  Өй эше бирү:

- Менә, укучылар, дәрес ахырына якынлашып килә. Сез дә өйдә әниләрегезгә багышлап шигырь язып карагыз. Киләсе дәрестә ,,Рәхмәт безнең әнкәйләргә!” дигән сочинение язачакбыз. Материаллар туплап килегез.

Сорауларга җавап алу:

- Без бүген кемнәр турында сөйләштек?

- Нинди шигырьләр укыдык?

- Әниләр темасы Сибгат ага Хәким иҗатында нинди урын алып тора?

- Әниләр исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнгән?

- Ә нәрсәләр эшләргә кирәк әле?

- Ул безнең кулдан киләме?

-Бик яхшы, укучылар, киләчәктә сездән дә матур эш-гамәлләр генә күрергә насыйп булсын иде. Бүгенге дәрестә актив катнашкан  укучыларыбызга билгеләр куябыз.(.........)

 - Дәресне ,,Әнкәмнең догалары” дигән җырны бергә җырлап тәмамлыйк әле.

        

         

        

         



Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, өйрәнгән белемнәрен ныгыту, системалаштыру; 2) чиста һәм дөрес язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану. 3) туган җиргә, туган телгә ихтирам, ярату хисе тудыру. Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау, материал: сәяхәт картасы, райондагы күренешләр белән слайдлар, индивидуаль карточкалар.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

 1. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру 

  (1 слайд)
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек.
- Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

 -   Бик әйбәт, балалар.Сезнең кәефләрегез әйбәт булганга мин бик шат.Ә менә хәзер минем кәефкә карагыз. (2 слайд)

Без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Ә кая сәяхәткә барабыз икән без? Беләсәгез киләме? (килә). Алайса, мин сезгә хәзер карточкалар таратам, сез шуны дөрес итеп эшләсәгез,сәяхәткә кая барабыз икәнен белерсез.

 Дәресебезне башлап җибәрик.

Әйдәгез әле, матур итеп, бүгенге көнне ,числоны языйк.

Истә тотабыз:

Язганда дөрес утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

Матур язу күнегүе (карточкада): бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз.

Кызыл, алма, үсә, парта, ява, агач, ,шакмаклы, сөекле, тәртипле,су.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? соравына җавап бирә, предметны белдерә)

-Рәхмәт, балалар. Ә хәзер шул сүзләрнең беренче хәрефләрен генә кушып укып карагыз әле. Нинди сүз килеп чыкты?(АПАС)слайд....

-Әйе,балалар, бик дөрес.Сез Апас турында ниләр беләсез сон? ( Апас – ул безнең районыбыз. Без шушы районда яшибез, белем алабыз. Бүгенге көндә апасыбыз бик матур.)

-Әйе, укучылар. Районыбыз көннән – көн үсә, матурлана, берсеннән-берсе матур биналар калкып чыга. Без бүгенге дәресебездә районыбыз буйлап бераз сәяхәт итеп алырбыз һәм бирелгән хәрефләрнең тылсымлыларын гына сайлап алсак, килеп чыккан сүзебез, бүгенге темабыз булыр...(слайд)

   ВГИЖЗСЛЕДМР

-Нинди сүз килеп чыкты? (исем)

-Рәхмәт. Без бүген дәрестә исем турында белгәннәрне кабатларбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Сәяхәтебезне башлыйбыз.Юлыбыз җиңел булсын өчен җырлап барыйк. ”Апасым” җыры. ( ике егет, ике кыз алга чыгып җырлый, ә калганнар кул чаба)

1нче тукталыш. Беренче тукталышыбыз- Бу кем? (Бу сорауның кешене белдергән сүзләргә генә куелуын аңлату.) (1 слайд)

-Бу кем?

-Татарстанның Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы.

-Әйе, балалар.Бик дөрес.

(2слайд)

-Бу кем?

-Район башлыгыбыз Заһидуллин Рәшит Нәҗип улы.

-Әйе, балалар.

(3слайд)

Ә бу кем?

Татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай.

Әйдәгез әле бергәләп нәтиҗә ясыйбыз...Шулай итеп кешеләрнең исем, фамилияләре ничек языла?

Зур хәрефтән.

Бик дөрес, балалар. Булдырдыгыз, афәрин!

2нче тукталышыбыз:  Бу нәрсә?(слайд)

( предметны белдергән сүзләргә куелуын аңлату.)

- Укучылар, хәзер игътибарыгызны тактага юнәлтегез. (слайд)Бу рәсемдә нәрсәләрләр сурәтләнгән?

Чиккән мендәрләр, читекләр, лампа, милли киемнәр.

Бу экспонатларны кайда күрергә мөмкин?

Музейда.(музей рәсеме чыга)(слайд)

-Әйе, балалар.Чыннан да чал тарихлы Апас районы истәлекләргә, тарихи вакыйгаларга бай як булып санала. Туган ягыбызны өйрәнү музее бүгенге көндә районыбызның чал тарихын түкми-чәчми саклап, безгә һәм бездән сон килүче яшь буынга җиткереп торуда зур ярдәм итә.

- Без алдагы ике тукталышыбызда нәрсәләр турында искә төшердек инде, балалар?

(- укучы әйтә: Исемнәр кем? нәрсә? соравына җавап бирә.Нәрсә? соравын предметка гына куябыз, ә кешене белдергән сүзләргә Кем? дип сорау куябыз. Ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.)

Сәяхәтебезне дәвам итәбез (җыр “Апасым”) (Ике кыз, бер егет чыгып җырлыйлар, ә калган укчылар парлашып кулларын чәбәкләшәләр)

3нче тукталыш. Берлек һәм күплек саннар.

Ә хәзер банкка кереп чыгыйк. (слайдта банк күрсәтелә) Биредә саннар, цифрлар белән эш итәләр. Без ни өчен керербез икән?

 Укучы әйтә: (Исемнәр берлек һәм күплек санда килә)

- Әйе, Камилла, афәрин!

-  Берлек сандагы исемнәрне зәңгәр, күплек сандагы исемнәрне яшел төскә буярга.

имәннәр

аю

әбиләр

кош

чәчәкләр

китап

урманнар

кеше

балалар

Нәтиҗә ясау :- Әмирхан, син исемнәрнең саннары турында нәрсә әйтә аласың?( Берлек сандагы исемнәр бер предметны, күплек сандагы

исемнәр күп предметны белдерә.)

4нче тукталыш. Килешләр тукталышы.

Ә хәзер район үзәгендәге иң күңелле урын-уенчыклар кибетенә кереп чыгыйк әле. (слайдта уенчыклар кибете кәрсәтелә)

а ) Укучыларга уенчыклар таратыла. Һәр укучы үзенә туры килгән уенчык исемен  дәфтәрләрендә килеш белән төрләндерә. Алданрак бетергән укучылардан сорап алырга.

Әйе, бик әйбәт! Балалар, татар телендә килешләр ни өчен кирәк сон алар?Укучы әйтә: җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен исемнәрне килешләр белән төрләндерә белергә кирәк, ә килеш белән төрләндерә белү өчен килешләрне һәм сорауларын яттан белергә кирәк.

Әйе, Зилә, дөрес әйттен, афәрин!

5нче тукталыш. Яраткан мәктәбебез..(слайдта үзебезнең мәктәп рәсеме)

А) Укучыларга карточкалар таратыла. Җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп, мәктәп сүзен килешләрен билгеләргә.

Мәктәп- гыйлем учагы. Мәктәпкә иртәрәк барыгыз, вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез. Мәктәптән кайткач, китапны билгеле бер урынга куегыз. Мәктәптә укуның максаты-тәрбияле кеше булу.

Өйгә эш бирү.

-Сезгә өй эше булып,карточкалар буенча эшне өйдә эшләргә калачак, Уңышлар телим, балалар!

- Юлыбыз тәмам. Район буйлап сәяхәт итү бергә-бергә бик күңелле булды.

III. Укучыларны бәяләү.

 Дәрес нәтиҗәсе

 -Бүген нәрсә турында сөйләштек.

-Әйе, без туган ягыбыз турында сөйләштек.

- Сәяхәт иткәндә нинди теманы кабатладык?

-Бүгенге сәяхәт сегә ошадымы, балалар? Үзегезне ничек бәяләр  идегез? (төсле кәгазьләрне күтәреп үзләренә билге куялар).

- Яхшы, балалар, сез бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сезнең барыгызга да уңай билгеләр генә куям. Дәресем тәмам, саубулыгыз, балалар!



Предварительный просмотр:

                           “Сәламәтлек телим халыкка”

     ( “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы буенча язылган мәкалә)                                                                                              

       Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: “Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда”

    Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өметләр белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнаһсыз чиста күзләренә карап аның кайчан да булса үз иленә, халкына кан – яшь алып килүче, заманыбызның яман афәтләренә ияреп китүче булуын күз алдына китерсә, аның бәхетле буласына ышаныр идеме икән аналар?

    Без зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме – теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр.

    Мине дөрес аңлавыгызны телим. Моның үз фикере юк икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Бер генә кеше  җиңә алмаслык көчле ташкыннар да була.

    Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган дөньяда югалыбрак калдык. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? Моңа кадәр бик гади тоелган шул сорауга җавап бирүе дә кыен. Нинди идеаллар белән яшибез без? Җәмгыятебез нинди идеаллар белән яши? Болары – инде катлаулырак сораулар. Аларга шәхес булып формалашып җиткән кеше генә тулы һәм ачык итеп җавап бирә ала торгандыр.

     Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган.

Берәүгә дә сер түгел :соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы

кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә,моның бик аяныч нәтиҗәләргә

китерүе дә мәгълүм. Димәк,бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып

бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе,наркомания проб-

лемасы hәммәбезне дә нык борчый.

    Без бик куркыныч заманда яшибез.Хәзерге чор яшьләре өчен бигрәк тә

куркыныч дип әйтер идем мин.Бигрәк тә кыз балаларга,яшүсмерләргә.

Яшүсмер чак-hәр кеше тормышында була торган күренеш.Каядыр барасы

килә,кем белән дә булса очрашасы,аралашасы килә,ләкин уйлабрак акыл-

лырак эш итмәсәң,төрле “ авыру компания”ләргә эләгеп,гомерлек бәхетсез,

авыру,кыска гомерле булу куркынычы да янарга мөмкин.Аннан китә дә

алмыйсың,терелә дә алмыйсың.

    Яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән,берничә грамм

наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив hәм субъектив сәбәпләр

бар. Социаль иминлекнең булмавы,гаугалы тормыш,фатирларны еш алыш-

тыру бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә

керә.Тәрбиядә җибәрелгән ялгышлар,ата-аналарның наркотиклар куллануы,

укуда өлгермәү,укуга теләк булмау,наркотиклар кулланучылар белән арала-

шу,яшьтән үк алкоголь hәм наркотиклар белән мавыгу,үз-үзеңне расларга

омтылу-болары субъектив сәбәпләр.

     Әйе,наркомания безнең көннәрдә җәмгыятьнең якланмаган катлаулары

өчен чын мәгънәсендә бәлага әйләнде. Авылыбыз фельдшеры Хәбибуллин Рәмис Ринат улы  әйтүе буенча, теләсә нинди наркотик матдә, наркотикларга бәйлелек тудыра. “Зарарлы” яки “зарарсыз” наркотиклар юк. Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызлап торган тоташ ярага әйләнә.Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар аны сызлану  дип атыйлар.Ул организмда наркотик 10-12 сәгать булмаганда барлыкка килә.Бер тапкыр гына булса да сызлану газабы кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркомания кешене тулысынча психофизик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары һәм кызыксынулары югала, ул тиз картая.Аның тормышында бер генә максат кала-теләсә нинди юл белән наркотик табу. 

      Россиядә наркоманнар уртача унөч - ундүрт яшьтә. Берничә йөз мең рәсми теркәлгән  наркоман бар. Балалар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 8 елда 42 тапкыр арткан.

     Без зур тизлекләр чорында яшибез. Шуңа күрә бар кеше дә тормышка яраклаша алмый.Кешеләр стресслардан төрлечә качалар: берәүләр кызыклы шөгыльләр таба – һәр минутның кадерен белә, икенчеләре аракы эчә, наркотиклар кабул итә — гомерен бушка, зыянга үткәрә. Дусларым, аек булыгыз! Сез – гүзәл җиребезнең киләчәге. Сез җиребезне сакларга бурычлы. Милләтнең байлыгы – аның сәламәтлегендә.

    Сәламәтлек - ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә  бүләк итеп тә булмый. Шуның өчен озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган дәвердә бу бигрәк тә актуаль булып тора. Ни өченме ? Чөнки йогышлы авырулар, зарарлы гадәтләр  хәзерге көндә бик киң таралган, алар синең яныңда гына йөри.Аз гына да юлдан тайпылсаң, сине үзенең зәhәр кочагына алырга  көтеп тора.Телевизордан көн дә күрсәтелә торган  спиртлы эчемлекләр , тәмәке рекламасы шул юлга басуга бер этәргеч булып тора дип уйлыйм.Шулай ук яшьләр арасында үзен зуррак, текәрәк итеп күрсәтер өчен, буш вакытын ни белән шөгыльләнергә белмәгән яки начар дусларга ияреп тәмәке тартып , исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланучылар бар. Ә бит наркомания , токсикомания, алкоглизм – тормыштан ваз кичү ул.Аңа бирелгән кеше шәхес булудан туктый. Ул әхлаксыз,бернинди тормыш кыйммәтен белмәгән, табигый hәм иҗтимагый нормаларны, кануннарны бозучы булып кына кала . Шулай ук ул башка кешеләргә куркыныч тудыра.

                                  Сәламәтлек өчен тавыш бирәм-

Бу hәркемнең изге теләге.

Сәламәтлек – җирдә яшәү көче,

Сәламәтлек -  илнең терәге.

        Сәламәтлек өчен тавыш бирәм-

Җирдә бәхет, шатлык хакына

Мин мәңгегә тыныч тормыш телим,

Сәламәтлек телим халыкка.



Предварительный просмотр:

   “Авыл җирлегендәге эшләрнең   берсе – укытучы һөнәре”темасына мәкалә.   

                                                                          « Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

                                                                                  Сез иң гүзәл кеше икәнсез...”-

Халык шагыйре  Фәнис абый Яруллинның бу сүзләре  укытучыларга багышлап язылган күп шигырь -җырларның берсе булса да, рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, язылуга,  укытучы һөнәренең гимнына әйләнде шикелле. Бу җырда – укытучыга булган хөрмәт, мәхәббәт, аны зурлау, аны кадерләү...

     Тормыш - көрәш кыры… Бу сүзләрне төрле мәгьнәдә аңлатырга була.                                                                                      Ә мин үз сүземне  бар гомерен кызганмыйча авыл җирлегендә яшәп, монда үзенең гомерен  укытучы һөнәренә багышлаган кеше турында сөйләргә телим. Минемчә, укытучы иң мактаулы һәм  иң намуслы кеше. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый, һәм ул эшкә дә урнаша алмый. Укытучы - барлык һөнәргә юл ачучы. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә тугел , ә тәрбия дә бирәләр. Укытучы булу ул бик җиңел тугел, бигрәк тә авыл җирендә.Аның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга   һәм  хөрмәт итәргә кирәк. Укытучы булып эшләү - җаваплы эш ул. Уку  вакытларында укытучы балалар өчен җавап бирә. Ә укытучы булыр өчен яшьтән үк тырышып укырга, өйгә биргән эшләрне эшләргә, дәресләрдә тыңлап һәм катнашып  утырырга кирәк.

     Мин үземнең барлык  укытучыларымны да бик яратам. Аерып кем турында гына язсам да, икенчеләрен үпкәләтермен төсле. Шулай да  бу язмамда сыйныф җитәкчем Илсөяр апа Сафина турында сөйләрмендер.

Минем уйлавымча кеше җиргә матур эш-гамәлләр кылып яшәү өчен дөньяга туа. Моның өчен бетмәс-төкәнмәс тырышлык, зиһен, сабырлык кирәк. Яраткан сыйныф җитәкчем Илсөяр Вазыйхҗановна, минемчә, шундый сыйфатларга ия. Әйе, укытучы иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучылар булмаса, бөтен кеше надан булыр иде. Аларның һөнәрләре авыр, катлаулы һәм җәмгыятькә күп файда китерә торган. Һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

   Табигать тарафыннан  салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта әллә ни күзгә дә чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм үзен яраттыра белә. Менә шушы төр- кемгә кертеп карыйм мин Илсөяр апаны.  

    Туган якның нинди газиз икәнен, әти-әниеңә, туганнарыңа мәрхәмәтле булырга кирәклеген без сезнең тырышлык белән аңлыйбыз,  укытучы апабыз. Алай гына да түгел, ул безне һәрвакыт яхшылыкка гына өнди, безнең тәрбияле, җәмгыятьтә кирәкле кешеләр булып үсүебезне тели. Минем Илсөяр Вазыйхҗановнаны  бервакытта да кәефсез күргәнем  юк шикелле. Ул һәрвакыт дәрескә елмаеп, шат күңел белән килеп керә. Әйтерсең лә аның кайгылары гел юк, балаларга шатлык кына таратучы  ул. Ә инде аның елмаюын күргәч, безнең дә күңел күтәрелә, гел тырышып укыйсы гына килә башлый.

  “Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Кулга “указка” тотып, абый, сеңелләремне бергә утыртып дәрес бирә идем. Мәктәптә укый башлагач та, барлык укытучыларымны яраттым. Язмышыма рәхмәтле мин, чөнки бердәм, тупланган коллективка килеп эләктем. Беренче көннәрдән үк хезмәттәш-ләремнең ярдәмен тоеп, балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп эшләргә тырышам. Тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас куңелдән яратучы олы җанлы укытучыларга һәрьяктан охшарга омтылам” – дип сөйли Илсөяр апа үзенең яшьлеген искә алып.  

    Ул 1971нче елның 29 нчы августында Апас районы Кызылтау авылында туа. Кечкенәдән әнисе назыннан мәхрүм калып, үги әни тәрбиясендә үсә.

  Кызылтау урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 1989 нчы елда кибетчелеккә укырга керә. Анда укый, шул ук вакытта эшли дә. Техникумны кызыл дипломга тәмамлап, кибетче булып бер ел эшли. Ләкин язмыш аны  кабат сыный, тормышның кырыс җилләре укытучы апамны бер баласы белән пар канатсыз калдыра. Илсөяр апа  ул бу сынауга да  бирешмәскә, сыгылып төшмәскә тырыша. Туган авылына кайтып, Кызылтау урта мәктәбенә эшкә урнаша.Читтән торып, Казан дәүләт педагогика университетына укырга керә. Укытучы дипломын алу – ул әле чын укытучы булу дигән сүз түгел. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп-камилләшеп торырга да кирәк.Бу сыйфатлар  Илсөяр апа өчен бик хуш килә.Ул унҗиде ел дәвамында балаларга үзенең көчен кызганмыйча белем һәм тәрбия биргән.Аның укучылары югары уку йортларында укуларын уңышлы гына дәвам итәләр. Әледән - әле Илсөяр апа белән аралашып, хәлен белеп  яшиләр.Ул аларга үзенең акыллы киңәшләрен кызганмый, тормышта югалып калмыйча, чын кеше булырга өнди.

     Илсөяр апа безнең мәктәптә химия, биология һәм җыр дәресләреннән укыта. Ул биергә, җырларга ярата.Артык нечкә күңелле: берәребез нинди дә булса авырлыкка тарса, тәмам кайгыга бата. Хәсрәт сүзе ишетсә дә, менә-менә елап җибәрер  шикелле. Мин  аны һич кенә дә борчымаска тырышам. Кушкан эшләрен тыңлап, җиренә җиткереп дәресләремне хәзерләп йөрим. Яраткан укытучыма булган хисләремне   шигырь юллары белән әйтәм:

          Бик тә, бик тә яратам мин

          Илсөяр Вазыйхҗановнаны.

          Ул да яратсын дисәгез,

          Үпкәләтмәгез аны!

          Әйткән сүзләрен тыңлагыз,

          Ул - әни кебек кеше.

          Ике кыз һәм бер улына

          Бик тә кирәкле үзе.

   Хезмәт сөючәнлеге, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел булуы,үз эшен зур төгәллек, намус белән башкарганы өчен мәктәбебез мөгаллимнәре һәм барлык укучылар да ярата, хөрмәт итә үзен. Укытучы апам илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Һәр дәресен күңелләребезгә үтеп керерлек итеп үткәрә.Ул - сабыйларның ефәктәй саф күңеленә саклык белән генә белем  энҗеләрен тезүче,   туган телебездән сихәт-дәвасын эзләп табып,  күңелләрне  дәвалаучы табиб та; күз нурларын түгеп, төнгә-таңны ялгап гыйлем өстәүче , Укытучы исемле бөек зат! Еллар үткәч һәр кеше үзенең укытучысын хөрмәт белән искә ала. Мин дә үз укытучымны мәңге онытмам, аның биргән акыллы, төпле киңәшләрен еллар буена истә тотармын.

Фән серләрен чишеп бирдең дә син,

Бөртек-бөртек нурлар җыям мин.

Һәр сүзеңне бикләп, белемеңне

Йөрәгемә салып куям мин.

Бер тылсымлы акыл иясенә

Тиңлим үзем сине мин менә.

Мәгърифәтнең белем чишмәсе дип,

Сокланмый соң сиңа кем генә.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасыз.

Салкыннарда җылы сүзләр белән

Йөрәкләргә учак ягасыз.

Авырлыкка бирешмәскә

Сез киңәшләр бирәсез.

Сез – икенче  Әни миңа,

Барысын да беләсез.

Тырышлыкның чамасы юк

Сезнең хезмәт юлында.

Исәнлек һәм шатлык телим,

Сезгә тормыш юлында.