Конкурс "Мастер-класс"

Каюмова Резида Исмагиловна

Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым.

                             

                                                                       Төрле еллар аңа сырлар тезгән,

                                                                       Чәчләренә көмеш йөгергән.

                                                                        Шатлык балкый аның күзләрендә,

                                                                        Елмаюы китми йөзеннән.

                                                                        Күңеле саф, чиста намуслы,

                                                                        « Апа » иде күпме балага.

                                                                        Белем аша салды олы юл,

                                                                        Укытучы ул, бөек Ана да.

                                                                         

     Әлеге юллар ни өчен күңелгә килде? Чәчләренә көмеш йөгергән, икенче әни... Кемне хәтерләтә соң бу юллар... Хәтер төпкеленә чумам. Бу шигъри юллар беренче укытучым, остазым турында икән бит. Әнә мин, кечкенә кызчык, бәйрәм саен аңа чәчәк бәйләме бүләк итәм, котлап открыткалар язам...

     Кыңгырау чылтыравы уйларымнан бүлде. Бүген инде мин үзем- укытучы. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладым? Мөгаен, беренче укытучымның ягымлы тавышы, дәресләренең кызыклы үткәрелүе тәэсир иткәндер.

     Бүгенге көндә укытучы булу җиңел түгел. Заман укытучыдан күп көч, сабырлык, җаваплылык таләп итә. Дәфтәр тикшерүләр, электрон  журналлар, көндәлекләр, педагогик киңәшмәләр, ата-аналар җыелышы, тикшерүчеләр, гаилә, үз балаларың ... һ.б. Укытучы барысына да өлгерергә тиеш, ул өлгерә дә. Ләкин бу мәсьәләгә бер яклы гына караш, әле икенче ягы да бар, аннан өченчесе, дүртенчесе... Әмма бернинди «мәсьәлә»калыпларына салып булмый торган, язылмаган кануннар бар. Ул- укучы,  ул- бала күңеле!

     Көн саен дәресләргә керәм. Һәр сыйныфта төрле характерлы балалар каршы ала: хәрәкәтчән, җитез, аз аралашучан, тиктормас малайлар, сынаулы карашын төбәгән кызлар... Сыйныфта балалар никадәр булса, холык- гадәтләре дә шулкадәр. Һәрберсенең дөньяга карашы, иптәшләренә, дусларына, әти-әниләренә, укытучыларына, укуга мөнәсәбәте төрлечә. Һәр укучыга, һәр күңелгә, һәр холыкка ачкыч таба белергә кирәк. Минем максатым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Минем фикеремчә, татар теле һәм  әдәбияты дәресләренең төп бурычы – белем бирү һәм укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Эзләнү юнәлешләре күптөрле: фәнни-методик әдәбият, интернет киңлекләре, балалар- үзләре.    

     Заман үзгәрә һәм заман белән бергә балаларны укыту алымнары, чаралары да үзгәрә. Уку-укыту процессында, дәреслек белән генә чикләнмичә, заманча алымнарны куллану укытучы фантазиясеннән тора. Хәзер исә мөмкинлекләр чиксез. Укучы күңеленә  керерлек,  укучы кабул итәрлек алым-чараларның  иң үтемлеләрен сайлап алу мөһим. Мин башлангыч сыйныф укучыларына татар теленнән белем бирәм. Нәни балалар белән эшләү-үзе бер дөнья, үзе бер тормыш. Алар һәркөнне синнән нинди дә булса яңалык, нинди дә булса яңа мәгълүмат  көтә. Шуңа күрә дәресләрне оештырганда бертөрлелектән качарга тырышам. Укучылар дәрес-эскурсияләрдә,  уен- дәресләрдә, сәяхәт -дәресләрдә,  сыйныфтан тыш чараларда теләп катнашалар. Сыйныфтан тыш чараларны үткәргәндә, фәнне йомшак үзләштерүче балаларны читтә калдырмыйм. Киресенчә, бу кичә-бәйрәмнәрдә алар иң активы. Бу балалар бөтенләй икенче яктан ачыла. Беркемдә туганда язучы, рәссам, җырчы, биюче булып тумый.  

     «Балачакта һәркем шагыйрь. Ләкин иҗади рухлану балага ниндидер могҗиза белән килүен көтү беркатлылык булыр иде... баланы иҗади дәртләндерү, аңың йөрәгендә шигъри иҗат чишмәсен уяту укырга һәм мәсьәләләр чишәргә өйрәтү кебек үк әһәмиятле эш», – дип язган иде В.А.Сухомлинский.  Бары баланың  мөмкинлекләрен сабый чагында ук күрә белергә кирәк. Мин әнә шул нәни балаларның  сәхнәдә беренче адымнарын ныгытырга, беренче иҗат җимешләрен күреп алып, аларны үстерергә тырышам. Барлык балаларның беренче хикәяләре, беренче шигырьләре ли- цейда чыгып килүче  «Беренче адымнар», «Илһамият» газеталарында урын ала. Билгеле, язмалар, хикәя-шигырьләр арасында төрлеләре очрый. Ләкин беренче тапкыр хикәясе, шигыре газетада басылып чыккан укучының  шатлык очкыннары уйнаган күзләрен күрү - үзе бәхет. Моны аңлатып булмый, моны күрергә кирәк!

      Дәресләрдә тема аңлатканда, өй эшләре биргәндә һәр укучыга шәхси якын килү отышлы, чөнки балаларда белем үзләштерү дәрәҗәсе төрле. Мәсәлән, «Сыйфат» темасын үткәндә, көчле балаларга биремнәр катлаулырак бирелә, алар сыйфатлар кулланып хикәя, шигырь язып киләләр. Ә барлык балаларга да иң ошаган биремнәре - өй эшләре бар. Мин аны һәр сыйныфта үткәрәм. Бирем- гади генә: өйдә сыйфатлар кулланып, табышмаклар язып килергә. Табышмаклар сыйныфташлары турында, икенче дәрестә укучылар кем икәнлекләрен танырга, белергә тиеш. Менә язып та карыйлар! Кемнең кем икәнен, дусларын бик оста тасвирлыйлар.  Балалар күңелен аңлыйм дисәң, иҗади эшләр күбрәк тәкъдим итәргә кирәк.  Укучылар эшеннән бер өзек: «... Аңың күзләре зәңгәр, чәчләре кара. Ул акыллы, пөхтә,  озын чәчләрен ике толым итеп үргән. Ул миңа бик ошый... ».

      Хәзерге заман укытучысы бар өлкәдә дә хәбәрдар, моңа интернет челтәрдә  аралашу ярдәм итә. Ләкин үзәктә укытучы һәм укучы шәхесе торырга тиеш. Интернет, техник чаралар- укытучыга белем бирүдә, укучыга аны үзләштерүдә ярдәмчеләр. Укучыдан аерылмыйча, компьютерны куллану белем-тәрбия системасында нәтиҗәлелеккә алып килә.

      Язмамны укытучыларны әни белән чагыштырудан башлаган идем. Чыннан да, укытучы- икенче әни. Моңа ирешү өчен  өчен күпме тырышлык, сабырлык, балаларны чын күңелдән ярату, аларның күңелен тирән аңлау, аларча сөйләшә белү, сабыйлар дөньясында яшәү кирәк. Мөгаллим әлеге сыйфатларга ия.

       Әйе,  укытучы бала күңелендә  зур урын били. Иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аңың укытучысы атлый. Ул аны  белем дөньясына алып керә, хәреф танырга, яхшылыкны начарлыктан аерырга өйрәтә, тормышка юл күрсәтә. Бүгенге көндә укытучы- остаз да, галим дә, актер да, җырчы да, психолог та. Кыскасы,  укытучы- бала күңеленә ачкыч табучы.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №1 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан Образование : высшее, КГПИ, 1991г ИРО, 2010г Квалификационная категория : первая Занимаемая должность : Учитель родного языка и литературы Стаж педагогической работы : 28 лет Основное кредо в работе - относиться к детям с любовью. Каюмова Резида Исмагиловна

Слайд 2

Методическая тема «Использование коммуникативного обучения родному языку в образовательном процессе» Инновационные направления в работе Реализую технологию коммуникативного обучения Развиваю творческие способности учащихся Использую мультимедийные средства обучения и компьютерные технологии

Слайд 3

Использование УМК в обучении родному языку в начальной школе ( на примере УМК по татарскому языку « Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.) Основная цель – не обучение максимальному количеству лексики и разговорных фраз, а создание у ребенка «образа» татарского языка. Рече-формирующий механизм в этом возрасте подобен влажной глине: он уже сформировался, но еще настолько пластичен, что в состоянии запечатлеть в себе и другие формы. Важно успеть запечатлеть в нем необходимые формы языка прежде, чем он «затвердеет». Процесс «затвердевания» рече формирующего механизма заканчивается примерно к 8-10 годам. К этому времени ребенок может усвоить блоками и использовать в своей речи большинство наиболее часто используемых конструкций татарского языка. Эта врожденная способность называется импринтингом. Импринтинг – способность «впечатывать» в память целые языковые блоки.

Слайд 4

Методика предусматривает последовательное обучение всем речевым навыкам : - Аудирование - Говорение - Чтение

Слайд 5

Методические принципы обучения говорению 1. Принцип минимакса 2. Принцип активизации основных каналов восприятия 3. Принцип комфортности 4. Принцип погружения в языковую среду 5. Раскрытие творческих способностей посредством обучения родному (татарскому) языку 6. Принцип обучения родной (татарской) речи, а не системе знаний о языке

Слайд 6

УМК « Татарча да яхшы бел» Методическое пособие Рабочая тетрадь Аудиодиск Актуальность методики Мещеряковой В.Н., Нигматуллиной Р.Р. в современных условиях

Слайд 7

Открытые уроки 1. «Да, тә , түгел кисәкчәләрен сөйләмдә куллану , сыйфатларны ныгыту », 1в класс Республиканский Видеоурок для учителей татарского языка и литературе по теме “Проблемные вопросы по обучению татарскому языку как неродному с использованием УМК В. Н. Мещеряковой”. проведенном на базе МБОУ «Гимназии № 3 ЗМР РТ». 2017 год 2. « Боерык фигыльләрне активлаштыру » , 1в класс Республиканский Открытый урок для учителей татарского языка и литературе по теме “Проблемные вопросы по обучению татарскому языку как неродному с использованием УМК В. Н. Мещеряковой”. проведенном на базе МБОУ «Лицей № 1 ЗМР РТ». 2017 год 3. « Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр” , 1 в класс. Республиканский Открытый урок по татарскому языку на республиканском семинаре по теме « Проблемные вопросы по обучению татарскому языку как неродному с использованием УМК В. Н. Мещеряковой », проведенно м на базе МБОУ «Гимназии № 3 ЗМР РТ». 2018 год

Слайд 8

Участие в всероссийском конкурсе мастер – класса учителей родного языка и литературы « Туган тел»( победитель в номинации «За самое эффективное использование современных технологий в процессе обучения языку»

Слайд 9

Информационно- коммуникационные технологии в образовательном процессе Цифровые образовательные ресурсы: Библиотека «Бала» Мультимедийные приложения к учебникам по татарскому языку Полезные ссылки: Материалы для изучения татарского языка http:// www.languages-study.com/tatar-links.html Образовательный портал Белем.ру http:// belem.ru Татарский язык-для всех http://tatarile.org/tatartele / Электронные учебники и приложения с 1 по 4 классы http://mon.tatarstan.ru/rus/elektr_ucheb_i_prilog.htm

Слайд 10

Результат педагогической деятельности Уровень обученности учащихся

Слайд 11

Достижения учащихся: Конкурс чтецов, посвященный к 111летию героя - поэта М. Джалиля 2015 г. Малахова Полина ,2 кл. Сертификат IX Международная дистанционная олимпиада по татарскому языку, ТатарТеле.ИНФО 2016 г. Малахова Полина, 3 кл . Диплом I степени Муниципальная олимпиада по татарскому языку и литературе 2016 г. Истомина Влада,4 кл. Призер Муниципальная олимпиада по татарскому языку и литературе 2018 г. Макарова Мария ,4 кл. Призер Муниципальная олимпиада по татарскому языку литературе 2019 г. Гаврилов Андрей ,4 кл. Призер Муниципальная олимпиада по татарскому языку литературе 2020 г. Ефимьянова Олеся,4 кл. Призер

Слайд 12

Результативность работы Конкурс «Иллюстрирую любимую сказку, Независимая ассоциация «Форум». 2015 г. Диплом III степени Всероссийская олимпиада по татарскому языку, ЦДМ « ИнтеллектУм » 2015 г. Дипломы I степени Участие в независимой ассоциации педагогов «Форум», «Иллюстрирую любимую сказку» 2015 г. Диплом Сертификат III степени Конкурс «Лучший чтец стихотворений Мусы. Джалиля » 2015 г. Диплом II степени Конкурс чтецов, посвященный к 111летию героя - поэта М. Джалиля 2015 г. Сертификат, Республиканская акция « Мин татарча сөйләшәм » 2015 г. Диплом 1 место IX Международная дистанционная олимпиада по татарскому языку, ТатарТеле.ИНФО 2016 г. Диплом I степени V Межрегиональное А.Шамовские чтения 2019 г. Диплом III место

Слайд 13

Мероприятие “ Театр яктылыкка нурга илтә - кире юлга җибәрми ” 20 15 год Образовательное учреждение Дипломы Мероприятие “Без – Тукай оныклары” 2015 год Образовательное учреждение Дипломы Мероприяти е ”Лучший чтец стихотворений Мусы Джалиля”” 2015 год Образовательное учреждение Дипломы Мероприятие “Телләр белгән – илләр белгән” 2016 год Образовательное учреждени е - Мероприятие « C эйяр » балалар хэм яшусмерлэр республика театр фестивале 2019 год Республика Диплом Внеклассное мероприятие

Слайд 14

Дипломы

Слайд 15

Дипломы


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Педагогик эшчәнлекне бәяләү

Муниципаль гомумбелем бирү уку йорты « Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы 1нче лицей» татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

                                           Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы

Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы 1нче лицейда эшләү дәверендә үзен иҗади эшләүче, талантлы педагог итеп танытты. Укытучы  татар теле һәм уку дәресләрендә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли , аның байлыгын, матурлыгын, тирәнлеген ачып бирә, укучыны  һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Ул укучыларны тел, әдәбият, мәдәният дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, аларның дөньяга карашын формалаштыра, укучыларда татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына карата  мәхәббәт  уята.  Дәресләр методик яктан, фәлсәфи тирәнлек белән үткәрелүләре, укучыны мөстәкыйль рәвештә уйларга һәм иҗат итәргә өйрәтүе, укучыларның белемнәрен тикшерү юлларының комплекслылыгы, дәрес барышының эзлеклелеге белән аерылып тора. Укытучы яңа технологияләрне, коммуникатив-үстерелешле укыту алымнарын уңышлы куллана. Дәресләрдә яшь буында гомумкешелек, патриотик, гуманлы һәм тормыш-көнкүреш кыйммәтләрен тәрбияләү  максатына ирешү өчен, заманча технологияләрне, метод һәм алымнарны оста куллана. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану,тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.  Аның педагогик эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә булуын укучыларының  белем сыйфаты, өлгереше бәяли, аларның  нәтиҗәләрекүрсәтә.2016нчы  елда Истомина Влада, 2018нче елда Макарова Мария, 2019нчы елда Гаврилов Андрей, 2020нче елда Ефимьянова Олеся татар теленнэн муниципаль олимпиадаларында призерлар булдылар. 2019нчы елда v Регионара Афзал Шамов укуларында 4нче сыйныф укучысы Хабибуллина Арина 3нче урынлы диплом белэн булэклэнде.  Мәктәптә уздырылган шигырь бәйгеләрендә призлы урыннар алалар.

Укытучы  һәрвакыт иҗади эзләнүдә: төрле конкурс, конференцияләрдә катнаша, методик юнәлештә эш алып бара, яшь укытучылар белән эш тәҗрибәсен уртаклаша. 2016нчы елда Валерия Мещерякова авторлык курсларын тынлаганнан сон  Р.И. Каюмова тарафыннан  2017нче елда “Да, та, тугел кисэкчэлэрен сойлэмдэ куллану, сыйфатларны ныгыту”; “Боерык фигыльлэрне активлаштыру”; 2018нче елда “Жилэк- жимеш һәм яшелчэлэр” дигән темаларга ачык дәрес бирде. 2016 нчы елда «Татар телен өйрәнүдә коммуникатив технологияләрне куллану» дип аталган татар теле укытучыларының республика семинарында “Кеше дуслык белән кочле”” темасына                                                 мастер- класс күрсәтте.  2017-2018 нче уку елында әти-әниләр өчен   “Ачык ишекләр көне” кысаларында  үткәрелгән татар теле дәресе  барлык укытучылар тарафыннан  югары бәяләнде. Балаларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә,туганнарга карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләүдә сыйныфтан тыш чараларның һәм кичәләрнең әһәмияте зурлыгын аңлап, Р. И. Каюмова җитәкчелегендә драмтүгәрәк эшли. «Үзебез мультфильм күрсәтәбез» дип аталган яңа проект  рус телле балаларда, ата- аналарда, инглиз һәм рус теле укытучыларында бик зур кызыксыну уятты. Бу проект юнәлешендә тәкъдим ителгән иҗади биремнәр балаларның        фикерләү  сәләтен үстерә,  кызыксынуны үстерә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыра, аралашуга йогынты ясый.

Резидә Исмәгыйль кызын укытучылар коллективында ихтирам итәләр, ярдәмчел, кешелекле булуы белән аерылып тора, оештыру сәләтенә ия, ата- аналар белән дә һәрчак элемтәдә тора.

Педагогик эшчәнлеген билгеле бер системага салып алып бара, хезмәт тәҗрибәсендә  бай иҗат лабораториясе туплауга ирешкән. Хәзерге вакытта аның лабораториясендә төрле таблицалар,  грамматик, дидактик һәм тарату материаллары, сөйләм телен үстерү өчен рәсемнәр, тематик стендлар, компьютер презентацияләре, методик әдәбият тупланган. Бүгенге көндә Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы белем стандартлары таләпләренә туры китереп, белем сыйфатын күтәрү буенча эшне камилләштерү өстендә эшли.

   

Муниципаль гомумбелем бирү уку йорты

« Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

1нче лицей» директоры                                                                          С. Ю. Кудрявцева


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уйна да көл , исәплә дә бел Татар халык мәкале

Слайд 2

Балаларның тәрбиялесе илә тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер . Аның өчен уйнаган чакларында балалар бик каты ихтыярлы булырлар , зурлардан курку кеби нәрсәләр күңелләреннән чыгып та китәр Ризаэддин Фәхреддин

Слайд 3

Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар А.С.Макаренко

Слайд 4

Импринтинг Табигать тарафыннан салынган сыйфат – объектның үзенчәлекләрен үзеннән - үзе хәтердә калдыру сәләте .

Слайд 5

« Буталган хәрефләр » Бу хәрефләрдән нинди сүз килеп чыгар? Ә А Г И Л

Слайд 6

« Буталган хәрефләр » Бу хәрефләрдән нинди сүз килеп чыгар ? Г А И Л Ә

Слайд 7

« Буталган хәрефләр » Барлык татар хәрефләрен төшереп калдырып укып карагыз Ө Җ У Ң Е Һ Ү Н Ә Н А Р

Слайд 8

« Буталган хәрефләр » Барлык татар хәреф ләрен төшереп калдырып укып карагыз У Е Н Н А Р

Слайд 9

« Игътибарлы бул !» Укучыларга өйрәнелгән тема буенча рәсемнәр тәк ъ дим ителә; Укытучы ситуатив күнегү бирә, Укучылар, фикерләп, сораулар биреп,хәзер үзләренең кем булуларын ачыкларга тиешләр.

Слайд 10

« Сүзләр – җөмләләр - җыр » Укучылар җырны тыңлыйлар; Укытучы укучыларга җырның сүзләре язылган карточкалар бирә ; Укучылар шул сүзләрдән җыр текстын төзиләр һәм җырлап карыйлар.

Слайд 11

җыр

Слайд 12

«6 гаилә » Укучыларга 6 т өрле төстәге рәсемнәр тәкъдим ителә ; Укытучы укучыларга рәсемнәрнең кайбер билгеләрен атый ; Укучылар игътибар белән тыңлап, фикер йөртеп, бу нинди төстәге рәсем икәнен ачыкларга тиешләр.

Слайд 13

Уен-баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр , алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә , күнекмәләргә өйрәнә , моның өстенә бу уеннар балада , гадәттә , зур канәгатьләнү хисе уяталар П.Ф.Лесгафт

Слайд 14

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!