Каюмова Резида Исмагиловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Хезмәтем, көчем - милләтем өчен!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Углубленное изучение татарского языка и литературы

Увлечения: Татарская музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Зеленодольск

Место работы: МБОУ "Лицей № 1 ЗМР РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kayumova-rezida-ismagilovna
"Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас"
Р.Фәхреддин

О себе

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәтем зур җаваплылык сорый.Укучыларны  дөрес язарга, культуралы сөйләм күнекмәләренә өйрәтүдән,  эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә,тормышны аңларга, көрәшергә, үз юлыңны табарга, әдәпле һәм кешелекле булырга өйрәтүдән дә гыйбарәт.

Яңа максат, яңа өмет, яңа ышанычлар белән мәктәп ишеген ачам. Үз эшемне никадәр яратуымны мин моңа кадәр аңламаганмын икән бит. Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!
Җиң сызганып эшкә керешәм: “Исәнмесез, утырыгыз!”... Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.  Башлангыч сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, сәяхәт-дәрес, практикум-дәресләрне отышлы дип табам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев “Без- кырык беренче ел балалары”; Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

Елмаю.Үзем тормышка, хезмәтемә гашыйк, табигатем белән шаянмын. Тирә-ягымда да шундый кешеләр күп булса сөенәм. Елмаеп йөргән йөзләрне яратам. Дәрестә дә елмаям. Дустанә, җиңелчә елмаю укучыларымда ышаныч, шатлык тудыра. Хәйләкәр елмаю уйланырга, эзләнергә, хаталарын табарга ярдәм итә.  Ачулы  елмаю (анысы да була!) гаепләрен тоярга, начар эшләрен танырга этәрә.

Мои достижения

Минем методик табышларым

                                                           Төрле еллар аңа сырлар тезгән,

                                                    Чәчләренә көмеш йөгергән.

                                                                Шатлык балкый аның күзләрендә,

                                                  Елмаюы китми йөзеннән.

                                                                        Күңеле саф, чиста намуслы,

                                                                        « Апа » иде күпме балага.

                                                                        Белем аша салды олы юл,

                                                                        Укытучы ул, бөек Ана да.

     Әлеге юллар ни өчен күңелгә килде? Чәчләренә көмеш йөгергән, икенче әни... Кемне хәтерләтә соң бу юллар... Хәтер төпкеленә чумам. Бу шигъри юллар беренче укытучым, остазым турында икән бит. Әнә мин, кечкенә кызчык, бәйрәм саен аңа чәчәк бәйләме бүләк итәм, котлап открыткалар язам...

     Кыңгырау чылтыравы уйларымнан бүлде. Бүген инде мин үзем- укытучы. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладым? Мөгаен, беренче укытучымның ягымлы тавышы, дәресләренең кызыклы үткәрелүе тәэсир иткәндер.

     Бүгенге көндә укытучы булу җиңел түгел. Заман укытучыдан күп көч, сабырлык, җаваплылык таләп итә. Дәфтәр тикшерүләр, электрон журналлар, көндәлекләр, педагогик киңәшмәләр, ата-аналар җыелышы, тикшерүчеләр, гаилә, үз балаларың ... һ.б. Укытучы барысына да өлгерергә тиеш, ул өлгерә дә. Ләкин бу мәсьәләгә бер яклы гына караш, әле икенче ягы да бар, аннан өченчесе, дүртенчесе... Әмма бернинди «мәсьәлә»калыпларына салып булмый торган, язылмаган кануннар бар. Ул- укучы,  ул- бала күңеле!

     Көн саен дәресләргә керәм. Һәр сыйныфта төрле характерлы балалар каршы ала: хәрәкәтчән, җитез, аз аралашучан, тиктормас малайлар, сынаулы карашын төбәгән кызлар... Сыйныфта балалар никадәр булса, холык- гадәтләре дә шулкадәр. Һәрберсенең дөньяга карашы, иптәшләренә, дусларына, әти-әниләренә, укытучыларына, укуга мөнәсәбәте төрлечә. Һәр укучыга, һәр күңелгә, һәр холыкка ачкыч таба белергә кирәк. Минем максатым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Минем фикеремчә, татар теле һәм  әдәбияты дәресләренең төп бурычы – белем бирү һәм укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Эзләнү юнәлешләре күптөрле: фәнни-методик әдәбият, интернет киңлекләре, балалар- үзләре.    

     Заман үзгәрә һәм заман белән бергә балаларны укыту алымнары, чаралары да үзгәрә. Уку-укыту процессында, дәреслек белән генә чикләнмичә, заманча алымнарны куллану укытучы фантазиясеннән тора. Хәзер исә мөмкинлекләр чиксез. Укучы күңеленә  керерлек, укучы кабул итәрлек алым-чараларның  иң үтемлеләрен сайлап алу мөһим. Мин башлангыч сыйныф укучыларына татар теленнән белем бирәм. Нәни балалар белән эшләү-үзе бер дөнья, үзе бер тормыш. Алар һәркөнне синнән нинди дә булса яңалык, нинди дә булса яңа мәгълүмат  көтә. Шуңа күрә дәресләрне оештырганда бертөрлелектән качарга тырышам. Укучылар дәрес-эскурсияләрдә,  уен- дәресләрдә, сәяхәт -дәресләрдә,  сыйныфтан тыш чараларда теләп катнашалар. Сыйныфтан тыш чараларны үткәргәндә, фәнне йомшак үзләштерүче балаларны читтә калдырмыйм. Киресенчә, бу кичә-бәйрәмнәрдә алар иң активы. Бу балалар бөтенләй икенче яктан ачыла. Беркемдә туганда язучы, рәссам, җырчы, биюче булып тумый.  

     «Балачакта һәркем шагыйрь. Ләкин иҗади рухлану балага ниндидер могҗиза белән килүен көтү беркатлылык булыр иде... баланы иҗади дәртләндерү, аңың йөрәгендә шигъри иҗат чишмәсен уяту укырга һәм мәсьәләләр чишәргә өйрәтү кебек үк әһәмиятле эш», – дип язган иде В.А.Сухомлинский.  Бары баланың  мөмкинлекләрен сабый чагында ук күрә белергә кирәк. Мин әнә шул нәни балаларның сәхнәдә беренче адымнарын ныгытырга, беренче иҗат җимешләрен күреп алып, аларны үстерергә тырышам. Барлык балаларның беренче хикәяләре, беренче шигырьләре ли- цейда чыгып килүче  «Беренче адымнар», «Илһамият» газеталарында урын ала. Билгеле, язмалар, хикәя-шигырьләр арасында төрлеләре очрый. Ләкин беренче тапкыр хикәясе, шигыре газетада басылып чыккан укучының шатлык очкыннары уйнаган күзләрен күрү - үзе бәхет. Моны аңлатып булмый, моны күрергә кирәк!

      Дәресләрдә тема аңлатканда, өй эшләре биргәндә һәр укучыга шәхси якын килү отышлы, чөнки балаларда белем үзләштерү дәрәҗәсе төрле. Мәсәлән, «Сыйфат» темасын үткәндә, көчле балаларга биремнәр катлаулырак бирелә, алар сыйфатлар кулланып хикәя, шигырь язып киләләр. Ә барлык балаларга да иң ошаган биремнәре - өй эшләре бар. Мин аны һәр сыйныфта үткәрәм. Бирем- гади генә: өйдә сыйфатлар кулланып, табышмаклар язып килергә. Табышмаклар сыйныфташлары турында, икенче дәрестә укучылар кем икәнлекләрен танырга, белергә тиеш. Менә язып та карыйлар! Кемнең кем икәнен, дусларын бик оста тасвирлыйлар.  Балалар күңелен аңлыйм дисәң, иҗади эшләр күбрәк тәкъдим итәргә кирәк.  Укучылар эшеннән бер өзек: «... Аңың күзләре зәңгәр, чәчләре кара. Ул акыллы, пөхтә,  озын чәчләрен ике толым итеп үргән. Ул миңа бик ошый... ».

      Хәзерге заман укытучысы бар өлкәдә дә хәбәрдар, моңа интернет челтәрдә  аралашу ярдәм итә. Ләкин үзәктә укытучы һәм укучы шәхесе торырга тиеш. Интернет, техник чаралар- укытучыга белем бирүдә, укучыга аны үзләштерүдә ярдәмчеләр. Укучыдан аерылмыйча, компьютерны куллану белем-тәрбия системасында нәтиҗәлелеккә алып килә.

      Язмамны укытучыларны әни белән чагыштырудан башлаган идем. Чыннан да, укытучы- икенче әни. Моңа ирешү өчен  өчен күпме тырышлык, сабырлык, балаларны чын күңелдән ярату, аларның күңелен тирән аңлау, аларча сөйләшә белү, сабыйлар дөньясында яшәү кирәк. Мөгаллим әлеге сыйфатларга ия.

       Әйе,  укытучы бала күңелендә  зур урын били. Иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аңың укытучысы атлый. Ул аны  белем  дөньясына алып керә, хәреф танырга, яхшылыкны начарлыктан аерырга өйрәтә, тормышка юл күрсәтә. Бүгенге көндә укытучы- остаз да, галим дә, актер да, җырчы да, психолог та. Кыскасы,  укытучы- бала күңеленә ачкыч табучы.

 

Моё портфолио

Каюмова Резида Исмагиловна Учитель татарского языка и литературы I квалификационной категории Образование высшее Казанский государственный педагогический институт Учитель татарского языка и литературы Стаж 30 лет. Методическая тема «Использование новых педагогических технологий, повышающих познавательную активность и эффективность духовного воспитания учащихся на уроках татарского языка» Приемы и технологии обучения, используемые мной на уроке, нацелены на: развитие интереса, мотивации; активность субъекта учения; увеличение самостоятельности школьников; достижение функциональной грамотности; получение реальных речевых продуктов, на приращение знаний, навыков и умений; самореализацию учащихся; предотвращение их перегрузки.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: