Фигыльнең билгесез формасы
план-конспект урока на тему

Каюмова Резида Исмагиловна

(3нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче укучылар төркемендә И.Л.Литвинов, Ө.Р.Садыйкова, Л.И.Гариповаларның. “Татар теле” дәреслеге буенча үткәрелгән дәрес)

Максат:1 Нишләргә? соравы белән танушы,шул сорауга җавап биргән сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

2.Хикәя фигыльне хәзерге заманда,үткән заманда барлык,юклык формаларында куллануны ныгыту.

3.Сөйләм телен үстерү.

4.Балаларда тырышлык,эшчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx18.93 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы

                                               Яшел Үзән шәһәре 1нче лицей

                                                                       Тема:Фигыльнең билгесез формасы.  

( Нишләргә? -рга, -ргә)

(3нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче укучылар төркемендә И.Л.Литвинов, Ө.Р.Садыйкова, Л.И.Гариповаларның. “Татар теле” дәреслеге буенча үткәрелгән дәрес)

Максат:1 Нишләргә? соравы белән танушы,шул сорауга җавап биргән сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

2.Хикәя фигыльне хәзерге заманда,үткән заманда барлык,юклык формаларында куллануны ныгыту.

3.Сөйләм телен үстерү.

4.Балаларда тырышлык,эшчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: Лексик күнекмәләр формалаштыру.

Җиһазлау: терәк схемалар,электр.носит.-слайдлар,рәсемнәр,  сорау-табличкалар,компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

-исәнләшү    -Бүген сыйныфта кем дежур?

                         -Дәрестә кем юк?

                         -Бүген ничәнче число?

                          -Хәзер нинди ел фасылы?

                          -Көн нинди?

                          -Яңгыр явамы?(Яңгыр яумый ,кар ява)

                          -Әйе,тиздән кыш җитә.

Балалар,без сезнең белән алдагы дәрестә һөнәрләр турында сөйләштек.

Фонетик күнегү:  -чы –чы –чы –укучы

                                -че –че –че –тегүче

Дөрес укыйбыз: (сүзләр экранда)

          Укучы                              тегүче

          Укытучы                         төзүче

          Балыкчы                         тәрбияче

         Язучы                               эшче

          Сатучы                             биюче

Сөйләм күнегүләре:   - Синең әниең кайда эшли?

Ул кем?

                                         -Әтиең кайда эшли?

                                           Ул кем?

                                         -Әбиең эшлиме?

                                           Ул кем?

                                         -Син кем? Син кайда укыйсың?

2.Өй эшен тикшерү.(с.47№6) рәсем буенча сорау- җавап.

3.Аудирование.(с.26 методичка)

а)Прослушайте и укажите слова, в которых есть звук [ч]:

Бакча,укытучы,йорт, төзи, тәрбияче, яхшы, яшелчә, тегә, күлмәк.

б)Назовите слово,лишнее в логическом ряду:

Сатучы,тегүче, төзүче, балыкчы, чәчәк, укытучы.

в)Прослушайте и укажите ,что изменено во 2-ом предложении каждой пары:

1)Минем дустым  -табиб.

 Минем дустым  -рәссам.

2)Габдулла Тукай әкиятләр яза.

  Габдулла Тукай хикәяләр яза.

г)Прослушайте ,и если не согласны ,исправте:

Бакчачы күлмәк тегә.Сатучы кибеттә эшли. Укытучы мәктәптә укыта.Язучы йортлар төзи. Төзүче әкиятләр яза.

4. Белемнәрне актуальләштерү.( бирелгән исемнәрдән һөнәр исемнәре төзибез).Сүзләр экранда:

БАЛЫК,ЭШ, ҖЫР, БАКЧА, БИЮ.

-число (дәфтәрләргә язу)

-матур язу күнегүләре(ч ч ч Чч Чч чы че укучы тегүче)

-дәфтәрләрдә эшләү

-тикшерү.

Рәсемнәр күрсәтеп сорауларга җавап бирәбез:

Бу кем? Ул нишли? Ул нишләми? Ул нишләде? Ул нишләмәде?

УКУЧЫ   укый, укымый, укыды, укымады.

УКЫТУЧЫ  сөйли, сөйләми, сөйләде, сөйләмәде.

ТӨЗҮЧЕ  төзи, төземи, төзеде, төземәде.

ЭШЧЕ  эшли,  эшләми,  эшләде,  эшләмәде.

ТАБИБ  дәвалый, дәваламый, дәвалады, дәваламады.

А теперь, ребята , прикажем чтобы они работали!

УКУЧЫ -укы!  УКЫТУЧЫ -сөйлә!   ТӨЗҮЧЕ -төзе!   ЭШЧЕ -эшлә!   ТАБИБ -дәвала!

5.Физминутка.

6. Яңа материалны үзләштерү.

Укучылар, без фигыльләрне хәзерге заманда,үткән заманда барлык, юклык формаларда өйрәндек. Ә бүген дәрестә Нишләргә? соравы белән танышабыз. (Что делать? Что сделать?)

Послушайте, ребята, Нишләргә?-карарга   -ясарга   укырга  ашарга.

-Какие аффиксы помогают нам сказать, чтобы ответить на вопрос  Нишләргә?  [-РГА]

А  теперь послушайте: Нишләргә?   -эшләргә,  төзергә,  сөйләргә, әзерләргә.  [-РГӘ]

-Все эти приказы на какой звук оканчиваются? (на гласный)

Вывод делают сами ученики.(На татарском языке , чтобы ответить на вопрос Нишләргә? добавляются окончания:  -рга , -ргә.

Экранда:  КАРАРГА                    ЭШЛӘРГӘ

                   ЯСАРГА                       ТӨЗЕРГӘ

7.Ныгыту:

А)Фронталь эш: уйна!- уйнарга, эшлә!- эшләргә, яса!- ясарга, укы!- укырга, аша!- ашарга, төзе!- төзергә, сөйлә!- сөйләргә,әзерлә!- әзерләргә.

Б)татарча әйт (фронталь эш)

Читать, кушать, готовить, работать, строить, играть.

В) Рәсемнәр янына сүзләрне дөрес урнаштыр:

УКУЧЫ   укырга тиеш.

УКЫТУЧЫ  сөйләргә тиеш.

ТӨЗҮЧЕ  төзергә тиеш.

ЭШЧЕ  эшләргә тиеш.

ТАБИБ  дәваларга тиеш.

Г)Ситуатив күнегүләр:

Представим, ребята, что кто-то из класса не читает книги. Давайте, скажем, что надо читать книги!

-Таня, китаплар укырга кирәк!

Представим, что кто-то уроки не готовит. Давайте, скажем, что надо готовить уроки!

-Оля, дәресләр әзерләргә кирәк!

Кто-то в столовой не кушал! Давайте, скажем, что кашу надо есть.

-Коля, ботка ашарга кирәк!

8.Дәфтәрләрдә эш. (сүзләр экранда)

УКЫ!  ӘЗЕРЛӘ!  АША!  ЭШЛӘ!

Нишләргә?- укырга, әзерләргә, ашарга, эшләргә.

(укучылар тактага чыгып язалар).

9.Физминутка (күзләр өчен).

10. Дәреслек белән эш.

-50нче битне ачабыз. Өй эшен аңлату.

1 төркем – 50 бит,№3.

2 төркем – 50 бит, №5 (2 предл.)

3 төркем -  карточкалар бирү.

-парлы эш. (диалог уку, тәрҗемә эше)

   -укытучы укый.

  -нәрсә турында?

   -парлап укыйбыз.

  -такта янында сөйләү.

11.Мәкаль( экранда)

КӨН  - ЭШЛӘРГӘ , ТӨН – ЙОКЛАРГА.

ЭШ БЕТКӘЧ, УЙНАРГА ЯРЫЙ.

Дәрескә йомгак.

 -Без бүген дәрестә нинди сорау белән таныштык?

 -Нәрсәләр өйрәндек?

(билгеләр кую).