"Россия тарихында Ш.Мәрҗани эшчәнлеге"
статья на тему

Каюмова Резида Исмагиловна

Аны яратканнар һәм дошман күргәннәр. Хакимият ияләре һәм акылсыз муллалар күрә алмаган. Өстеннән гел шикаятьләр язганнар. Мәдрәсәсен яндырганнар. Үзен үтерү белән янаганнар. Шул ук вакытта Көнчыгыштагы әмирләр һәм солтаннар үз илләренә чакырып ялварганнар. Европа галимнәре дә Мәрҗани белән танышырга хыялланганнар. Бөек галим Каюм Насыйри аны “Болгар иленең иң бөек галиме” дип атаган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shihabetdin_mrzhani.docx19.73 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ ЗМР РТ лицей № 1

Доклад

Тема: Россия тарихында Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге

Укытучы:

Каюмова Р.И.

Яшел Үзән, 2013

Аны яратканнар һәм дошман күргәннәр. Хакимият ияләре һәм акылсыз муллалар күрә алмаган. Өстеннән гел шикаятьләр язганнар. Мәдрәсәсен яндырганнар. Үзен үтерү белән янаганнар. Шул ук вакытта Көнчыгыштагы әмирләр һәм солтаннар үз илләренә чакырып ялварганнар. Европа галимнәре дә Мәрҗани белән танышырга хыялланганнар. Бөек галим Каюм Насыйри аны “Болгар иленең иң бөек галиме” дип атаган.

Мин бу конференциядә күренекле галим, мәгърифәтче, педагог, тарихчы Ш. Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү кирәклеген, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелүен ассызыклыйм.

Шиһабетдин Мәрҗани -  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

...Бабасы оныгын бик ярата. Аңа Коръәнне, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәткән. Атасы исә математика һәм мантыйк (логика) серләренә төшендергән. 17 яшендә аны мәдрәсәгә мөгаллим итеп чакырганнар. Шул яшендә үк фарсы теле дәреслеген яратмыйча, үзе дәреслек ясый ул!

Мәрҗанинең бик сәләтле булуын искә алып, аны Бохарага- ул чактагы фән һәм гыйлем үзәгенә җибәрәләр.

Казанга ул танылган тарихчы, философ, халыкның үткәнен белүче гыйлем иясе булып кайта. Бохара әмире, Мәрҗанине үз иленнән җибәрәсе килмичә, алтын таулар вәгъдә итеп бик үгетләгән дип сөйлиләр. Тик Шиһабетдин : “Мин үз илемне яратам. Миңа дан да, акча да кирәкми”,- дигән.

Казанга кайтуга анны иң данлыклы 1нче Җәмигъ мәчетенә имам итеп куялар. Вазифага сынау үткәндә ул үзенең Коръәнне, телләрне һәм фәннәрне искиткеч шәп белүен күрсәтә. Аның чын галим булуын дошманнары да танырга мәҗбүр була.

Мәрҗани чын мәгънәсендә киң карашлы мәгърифәтче була. Аның татарларны рус телен өйрәнергә чакыруы күп кенә дин әһелләренә ошап бетми. Тик Мәрҗани чын мөселман кешесе үзе яшәгән дәүләтнең телен, язуын, кануннарын әйбәт белергә тиеш, дигән фикереннән кайтмаган. Ул дөньяви фәннәрне – математика, физика, химия, астрономияне белергә дә чакырган. Мәгърифәте алга китүнең бер чарасы дип санаган.

Фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул Көнчыгышны өйрәнүче Казан галимнәре  белән ныклап дуслаша. Университет каршында эшләп килүче археология, тарих, этнография җәмгыятенә гыйльми әгъза буларак сайланган беренче татар галиме була. 19 гасырның 70нче елларында Мәрҗани мөселман Көнчыгышының 6057(!) галименең, язучы, философының тормыш юлын, иҗади эшен яктырткан зур күләмле гыйльми хезмәт яза.

Тормышның соңгы чорында ул үзен тулысынча фәнни эшчәнлеккә багышлый: халкыбызның тарихын өйрәнә.

Шиһабетдин Мәрҗанинең тырышлыклары бушка китми. Ике гасыр өчендә татарлар укый- яза белү ягыннан Россиядә, русларның үзләрен артта калдырып иң укымышлы халык булалар.

Ул дөнья күләмендә таныла. Эре энциклопедияләрдә исеме һәм хезмәтләре телгә алына. 1915 елда, Мәрҗанинең тууына 100 ел тулган көндә икенче бөек мәгүрифәтчебез Исмәгыйль бәй Гаспралы юкка гына: “Шиһабетдин Мәрҗанинең бәясен һәм әһәмиятен белү – аның өчен түгел, безнең өчен зур дәрәҗә” – димәгән бит.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында[1].

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны “Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан итә. Агымдагы елның гыйнвар аенда мәшһүр дин әһеле,  фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш  белгече Шиһабетдин Мәрҗанининең тууына 195 ел тулды.

“Шиһабетдин Мәрҗани елы”н уздыруның төп максаты: мөхтәрәм гыйлем иясе Шиһабетдин хәзрәт, аның чордашлары, фикердәшләре эшчәнлеген өйрәнүгә игътибар юнәлтү, халкыбызның рухи мирасын барлау һәм рухи кыйммәтләрне пропагандалау.

Шиһабетдин хәзрәтэнциклопедик галим, аның утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин.

 Әгәр без Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Дәрдмәнд,  М.Гафури, Ш.Бабич һәм хәтта Җәлилләр буыны турында төпләп, тәфсилләп сөйлибез икән, аларның остазы һәм кыйблага юнәлтүче бөек шәхес Ш.Мәрҗанине искә алмый мөмкин түгел. Чөнки үзеннән соң килгән буыннарга һәм үз чордашларына ясаган тәэсире аның үлчәнелмәс дәрәҗәдә зур.

Габдулла Тукай  “Шиһап хәзрәт” исемле шигырендә:

Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше,  

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим:ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат  хәзрәт.

Үзенең бөтен тормышын мәгърифәтчелек идеясын таратуга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, халыкның дөньяга карашын киңәйтүгә багышланган мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани татар иҗтимагый фикере, мәгарифе һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

"Россия тарихында минем якташларым".

"Россия тарихында минем якташларым". Сочинение....

Биектау төбәге тарихында мәгърифәтче галимнәребез. Презентация

Биектау районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 елл...

Биектау төбәге тарихында мәгърифәтче галимнәребез. Презентация

Биектау районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 елл...