Биектау төбәге тарихында мәгърифәтче галимнәребез. Презентация
презентация к уроку (11 класс) по теме

Абдряшитова Миляуша Юнусовна

 

 Биектау районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 еллардан башлап әлеге җирләрне Казан каласы бәкләре-солтаннары биләп алганнар. Инде Казан ханлыгы тәмам мөстәкыйль дәүләт булып оешып, ныгып җиткәч, бу як Казан өчен иң әһәмиятле форпостка әверелгән.  

Төрле тарихи дәверләр, олы шәхесләр  район тарихында үз эзен калдырган. Мәктәптә туган якны өйрәнү эше аның туган як тарихында эз калдырган шәхесләрне барлау аша алып барыла. Программага таянып һәм җирле мөмкинлекләрдән чыгып, эзләнү объекты, эш төрләре һәм методлары кулланыла. Туган төбәк, туган як  тарихын шәхесләр язмышы аша өйрәнү – фәнни эзләнү эшчәнлегендә дөрес юл ул. Өлкән сыйныфларда, җирле материалдан файдаланып, укучылар белән мәктәптә фәнни-тикшеренү эшләре оештыру бик нәтиҗәле булырга мөмкин. Татар халкының күренекле вәкилләре чыккан авыллар исемлеге дә каралды. Бүгенге көндә аларны төрле яклап тулыландыру һәм баету зарур эш. Бай тарихлы авыллар да, теге яки бу торак пунктны үз хезмәтләре белән таныткан шәхесләр,  татар язучылары, галим-мәгърифәтчеләре һәм җәмәгать эшлекләре ныклы өйрәнелеп районыбыз тарихын баетырга лаеклы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biektau_tobge_tarikhynda_mgriftche_galimnrebez.odp1.07 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

"Россия тарихында минем якташларым".

"Россия тарихында минем якташларым". Сочинение....

Биектау төбәге тарихында мәгърифәтче галимнәребез. Презентация

Биектау районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 елл...

Х. Сарьянның “ Бер ананың биш улы” әсәре буенча йомгаклау дәресе. Рамазанова Розалия Гарифулла кызы Биектау районы Коркачык мәктәбе

1. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен, фикер йөртү, уйлау сәләтләрен үстерү, камилләштерү эшен дәвам итү .               2. Укучыл...

"Россия тарихында Ш.Мәрҗани эшчәнлеге"

Аны яратканнар һәм дошман күргәннәр. Хакимият ияләре һәм акылсыз муллалар күрә алмаган. Өстеннән гел шикаятьләр язганнар. Мәдрәсәсен яндырганнар. Үзен үтерү белән янаганнар. Шул ук вакытта Көнчыгыштаг...

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле (презентация)

quot;Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле" темасына презентация...