Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле (презентация)
презентация к уроку по биологии на тему

Сабирова Гуль-Шагидя Харисовна

"Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле" темасына презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mgriftchelr.pptx1.66 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле Төзеде: биология, химия укытучысы Сабирова Г өлшаһидә Кошман, 2017 “ Татарстан Ре с публикасы Кайбыч муни ц ипаль р а йоны Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Слайд 2

Татар педагогик фикеренең башлангыч нигезләре борынгы төрки каһанлыгы чорына ук барып тоташа. Борынгы төркиләрнең педагогик фикер үсешендә дини һәм дөньяви белем бирү, әхлак тәрбиясе, физик һәм экологик тәрбия бирү зур урын алып тора.

Слайд 3

Актуальлек Яңа федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә укыту процессында да мәгърифәтчеләребезнең бай мирасына таянып эшләгәндә белем бирүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин.

Слайд 4

Максат : татар мәгърифәтчеләренең бай мирасын өйрәнү, күренекле мәгърифәтчеләребезнең педагогик карашларын ачыклау һәм, бүгенге көн таләпләренә туры китереп, үземнең укыту-тәрбия эшемдә куллану.

Слайд 5

Мәгърифәтчеләрнең табигать циклы фәннәрен укытуга карашлары турындагы фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә.

Слайд 6

Турфан язмаларыннан (V-IX гасырлар) Ишеңә изге фикердә бул, Бу яхшылык китерер. Ишеңә яман фикердә булсаң, Алла җәзаңны бирер. Гыйлемне таны, йа бәгем! Гыйлем сиңа тиң булыр; Белеме булган ул иргә Бер көнне бәхет булыр. Юлдаш ит изге эшне, Күрсәтер туры юлны; Кисмәгез кәкре агачны, Түбәсендә җимеше бар.

Слайд 7

Болгар чорында педагогикадан өстәл китаплары булып Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Сөләйман Саксини, Әхмәт Ясәви әсәрләре тора.

Слайд 8

Йосыф Баласагунлы (1016-1070) Әсәрләрендә галәм, тереклек, яшәү-үлем, табигать күренешләре турында уйланулар байтак. Вакыт, гомер агышын җил, аккан су белән чагыштыра.

Слайд 9

Алтын Урда дәүләтендә дә уку-яза белү һәм язма әдәбият зур әһәмияткә ия була. Бу чордагы мәгърифәтчеләр : Мәхмүд әл-Болгари, Котб, Хисам Кятиб һәм башкаларның педагогик эшчәнлекләренең төп юнәлешләре булып үгет-нәсыйхәт һәм дини тәрбия мәсьәләләре тора.

Слайд 10

Казан ханлыгы чоры мәгрифәтчеләре:Кол Шәриф, Миңлегәрәй, Өмми Камал һ.б Аларның яшәү-көнкүрешен сурәтләүдә табигать күренешләре актив кулланыла. Өмми Камалның иҗатында, мәсәлән, шактый гына юлларны пейзаж лирикасы дип атарга мөмкин.

Слайд 11

Ибраһим Хәлфин (1777-1829) 1819 елда татар милли мәктәпләре һәм мәдрәсәләре өчен эшчәнлеген камилләштерү максатында “И.И. Хәлфиннең татар мәгарифенә кызыклы фикерләре” дип аталган хезмәтен яза.

Слайд 12

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889). Ул мәдрәсәнең уку-укыту эшләрен яңача үзгәртеп кора, укыту программасына тарих, география, математика, астрономия фәннәрен кертә.

Слайд 13

Каюм Насыйри (1825-1902) Халкыбыз өчен бик тә кирәкле булган төрле уку әсбаплары, дәреслекләр төзи. Аның тарафыннан татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр бастырыла.

Слайд 14

Хөсәен Фәезхан (1825-1866) Татар мәдрәсәләрендә рус гимназиясенең барлык фәннәрен дә, ислам һәм гарәп теле, Көнбатыш телләре, география, табигать белеме, тыйблык, рус теле һәм төрек телләре укытуны яклап чыга.

Слайд 15

Галимҗан Баруди (1857-1921) Галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәтү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул “профессор, фәлсәфәчеләр, инженерлар” әзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк дигән фикерне алга сөрә.

Слайд 16

Ризаэддин Фәхретдин (1858-1936) Ул мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы булырга тиешлеген таләп итә.

Слайд 17

“Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда, берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә тирәне чолгап алган нәрсәне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр”,- ди Р.Фәхретдинов

Слайд 19

Йомгаклау Мәгърифәтчелеләребез милләтне агарту, аң-белемле, һөнәрле итү, әхлакый тәрбияләү, уку-укыту системасын үзгәртеп кору, һәм, гомумән, татар тормышын һәрьяклап яңарту идеяләре белән сугарылган мәгърифәтчелек идеологиясе,белән шөгыльләнә, матур әдәбиятны үзенә көчле, үтемле корал итеп алып, аның үсешенә гаять зур этәргеч ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

сочинениеТатарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү

 Татарстанда  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төрле программалар эшли  Татарстан Республикасының милли казанышы булган дәүләт телләре,шул исәптән татар теле дәүләт т...

Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү

Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү, 2004 ел...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле

мәгърифәтчеләрнең дөньяви фәннәргә, шул исәптән табигать циклы фәннәренә карата зирәк фикерләрен ачыклау;-           күренекле татар мәгърифәтчеләрен ...

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...