Дәрестән тыш эшчәнлек

Назипова Гульназ Шамиловна

Элеге биттә дәрестән тыш үткәрелгән чара эшкәртмәләре, сыйныф җитәкчеләренә кирәкле материаллар белән таныша аласыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon posl_zvonok.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле әти-әниләр, укучылар, гимназиябез кунаклары. Язгы бөреләр тулган, кояш җылысы күңелләрне юаткан көннәрнең бер мизгелендә Сезне мәктәбебездә уза торган бәйрәмдә күрүебезгә без бик шатбыз. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек.

2006 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар һәм мәктәп формасы кигән малайлар  1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме. Әйдәгез әле барыбыз да 11 классларны бирегә чакырыйк. Менә алар быелгы чыгарылыш укучылары. Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк! Иң изге, иң матур теләкләр телик без аларга. (Музыка астында 11 ләр  әниләре белән бергә сәхнәгә үтәләр, укытучы сөйли)

Хөрмәтле 11 нче сыйныфлар! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. (кыңгырау чыңлый) Чөнки сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсагыз да, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмагыз. Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.

- Ә хәзер бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне гимназиябез директоры Васил Габдрахмановичка бирәбез.

1 а.б. Изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә мәктәбебезнең йөзенә кызыллык китермәбез дип ышандырабыз.(чәчәк тапшырыла)

2 аб.   Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән килгән кунакларыбыз да бар. Ә хәзер сүзне аларның үзләренә бирик.

2 аб. Рәхмәт сезгә! (чәчәк тапшырыла)

1аб. Уходит детство. Что тут удивляться?

Оно от всех уходит как-то раз.

И хочется, и плакать, и смеяться,

И хочется ни с кем не расставаться.

11-й класс! Любимый мой, 11-й класс!

11 класс! Постой, 11-й класс!

2аб. Бала чагым , җәйге йомшак җилдәй , битләремне назлап соясең,

Шаян гына хушлашасың үзең: - дәү булдың ич, китәм, -- диясең.

1 аб. Йөгерек дулкыннардай ашыгасың, тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы зинһар, сабый чагым, калчы әле тагы бер язга!

Җыр “Гимназия вальсы”

     1. Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә: - Исәнме!-дип

Балачакка кулым сузасым.

2. Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

 Күбәләкләр куып китәргә.

3. Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

4. Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән унберенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

5. Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, “сабак укырга” дип,

Борма сукмак буйлап атлавым...

6. Якты йөзле укытучы каршы алды,

Өйрәтте ул белем серләрен.

Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

Бик тиз үтеп китте көннәрем.

1а.б. Әти -әтием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу. Мәктәп бусагасын атлаганда, шатлык куаныч хисләре белән беррәттән , күңелне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады.. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безнең язмыш өчен яшәде, намуслы кешеләргә карата шәфкатьле , мәрхәмәтле булырга өйрәтте.

2аб. Сүзне безне беренче тапкыр мәктәп бусагасында каршылап, беренче хәрефләрне танырга өйрәткән беренче укытучыбызга бирәбез. Хөрмәтле Наилә Мөдәрисовна, сезнең дә безгә әйтер теләкләрегез бардыр. Рәхим итегез.                                                                                              

(1 укытучылар сөйли. Чәчәк бирелә)

2а.б. Хөрмәтле беренче укытучыбыз, зур рәхмәт сезгә. Бу җырыбызны бездән бүләк буларак кабул итсәгез иде. Еллар үткән саен, аның аһәңе безне исегезгә төшереп торсын иде дигән теләктә калабыз. (Чәчәк бирәләр)

Җыр: “Хәтерлим мин эле бүгенгедәй”

1аб.Кадерле укытучыларыбыз. 11 ел буе без сезнең йөрәк җылыгызны, кайгыртуларыгызны тоеп яшәдек. Үзләренең төпле киңәшләре белән һәрчак ярдәм итәргә әзер торган хөрмәтле директорыбыз Васил Габдрахманович, завучлар Мирзәхмәт Габдулхакович, Әлфия Муллаяновна, Рәйхана Равиловна! Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. (Чәчәк бирелә)

7. Спасибо, что вы нас любили,

Хоть строги были к нам подчас,

За то, что вы нас  мыслить научили,

За все, за все, что сделали для нас.

8. Табигатьтән сезгә сәләт иңгән

Сез сабырлык, илхам үрнәге.

Белем дигән илне якын күреп,

Яулагансыз күпме үрләрне.

2 аб. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез булган –класс җитәкчеләребез Гөлназ Шамиловна, Зөлфия Наиловна һәм Зөлфия Хөрмәтулловна. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кирәк икән кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз . Сүзне сыйныф җитәкчебез Гөлназ Шамиловнага бирәбез.

Чыгыш.(чәчәк бирелә)

1 аб. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Элеге чыгышыбызны бүләгебез буларак кабул итсәгез иде.

Җыр “Последний звонок”

2аб. Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләрен төшендерсә , өйдә әти -әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, санады, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр.

1 аб. Хөрмәтле әти - әниләребез, әби – бабайларыбыз! Сез безне җил –яңгыр тидермичә сау –сәламәт итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буенча бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде. Сезнең хәер-фатихагызны алып киткәндә генә безнең юлларыбыз уң булыр.

2аб. Сүзне кадерле әти-әниләребезгә бирәбез.

Әти-әниләр чыгышы.

1аб. Изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без сезнең йөзегезгә кызыллык китермәбез.

Вальс

2аб. Тәүге тапкыр “әни” дип ачылган телемне тагын да тирәнрәк аңларга,үз телем, илем белән горурлану хисләрен тагын да үстерергә ярдәм иткән, һәр эшләгән эшнең нәтиҗәле булуына ирешергә өйрәткән, һәрчак сабыр һәм мөлаем була белгән, ялгышларыбызны кичереп, уңышларыбызга бездән дә артык сөенүче хөрмәтле татар теле укытучыларыбыз Гөлназ Шамиловна, Зөлфия Наиловна!

 Ипле генә, тыныч кына итеп

Күңелләргә үтеп керәсез.

Балаларга терәк, таяныч сез

Аналардай сөя беләсез.

Барысы өчен дә ихлас күңелебездән зур рәхмәт үзегезгә!(чәчәк)

1аб. Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче...

Хөрмәтле математика, физика, информатика укытучыларыбыз Рәмзия Равиловна, Гөлгенә Илдаровна, Илнар Рәфкатович, Гөлнара Зариповна! Сез үзегезнең серле фикерләгез аша дөньяның киңлегенә, зурлыгына мәхәббәт тәрбияләдегез. Галәмдә тигезлек дигән төшенчәнең барлыгын, ләкин аның гаять авыр икәнлеген аңларга ярдәм иттегез. Зур рәхмәт сезгә!(чәчәк)

 1аб. География, тарих, химия-биология укытучыларыбыз Фәнүзә Маснавиевна, Васил Габдрахманович, Гөлназ Рафиковна, Фәнүзә Фанилевна, Әлфия Муллаяновна, Зөлфия Хөрмәтулловна!

Укучы. Не всегда мы делали так, как учили,

Порой огорчали мы вас,

Просим прощенья, хотим, чтоб простили

За мелкие шалости нас.

Спасибо вам, дорогие учителя, за то, что вы есть, за то, что вы такие, и всех мы вас очень любим! (чәчәк)

Укучы.Дорогие наши учителя иностранного языка Гульчачак Рафисовна, Эльмира Михайловна!

Сил вы нам отдаете немало

И любви-несмотряни на что.

Как вы верите в нас!-что, пожалуй,

Верить так не умеет никто

Пусть же вам щедрее светит Солнце!

И от всех, кто рядом и вдали,

Шлем мы вам привет от всех питомцев-

И поклон-от неба до земли. Спасибо вам! (чәчәк)

Укучы. Кадерле Фәрхат Мөбәрәкович! Сезнең алдыгызда аерым хөрмәт белән баш ияргә рөхсәт итеге. Сез бездә үзебезгә ышаныч тудырырга ярдәм иттегез, кыен хәлләрдә югалып калмаска, башкаларга да ярдәм итәргә өйрәттегез. Безнең ирешкән уңышларыбыз ул, иң беренче чиратта, сезнең тырышлыгыгыз, таләпчәнлегегез нәтиҗәсе.

Җыр “Рәхмәт сиңа, укытучым”

1 укучы.

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем

Инде менә сезгә барыгызга

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

2 укучы.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынып сезгә килербез.

Озын юллар үтеп, онытмыйча,

Сезнең хәлегезне белербез.

 3 укучы.

Ел да шулай, очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп – изге йорт.

Сабый чакны эзләп бер килербез әле,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

1.аб.  Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык –сагышлардан тасма  үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

2аб.  Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе,

Ак хыяллар сынмас канат булсын

Бәхет язсын тормыш каләме.

Укучы .Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең үзебездә,

Табигатьтә, эчкән суда,

Җиребездә, күгебездә.

Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең кулыбызда

Телебездә, җырыбызда

Тота белик кулыбызда.

Җыр. Шар очыру. беренче класска керүче бала кыңгырау бирә.

    Соңгы звонок бирү.

Укытучы. Ә хәзер барыбыз да 11 нче сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау чыңлавы астында соңгы дәрескә озатып калабыз.

Укучылар, укытучылар, килгән кунакларыбыз бәйрәмебез ахрына якынлашты. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итеп, эшегездә һәм тормышыгызда тынычлык, иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз!

Бәйрәмгә килгәнегез һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.