Татар теленнән БРТга әзерләнү өчен материаллар

Назипова Гульназ Шамиловна

Әлеге бүлектә татар теленнән 9нчы сыйныфта бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен материаллар табарга мөмкин. Ул укучылар өчен дә, аларның ата-аналары һәм укытучылары өчен дә файдалы булыр дип ышанам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл БРТга әзерләнү өчен тестлар20.86 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.  

1 Текстны тынлагыз hәм кыска изложение языгыз. 

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста  hәм танырлык итеп языгыз.

II бүлек

Текстны  укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне  үтәгез.

Ипи валчыгы

  1. Минзәләдә Мәхмүт абзый бар иде. 2) Гомер буе музыка мәктәбендә укытты мәрхүм. 3) Төп эшеннән соң, ике-өч сәгать кенә буш вакыты булса да, кармаклары белән су буена төшә иде ул. 4) Ә мин, унике яшьлек малай, аның аерылмас юлдашы.  

5) Нинди генә чытырманлыкларны, куаклыкларны ярмый идек балык тотар өчен яңа урын эзләгәндә... 6) Бервакыт без куаклык аланына килеп чыктык. 7) Күрәм, аланның урта бер җиренә киртә тотканнар. 8) Чардуган дияр идең, зуррак бу. 9) Бакча да түгел, чөнки ярты сутый да юк. 10) Мин аптырап калдым. 11) Ниһаять, Мәхмүт абзый телгә килде:

12) - Мин малай чакта ук бар иде инде бу киртәләр. 13) Ул вакытта ук шушылай искеләр, корыганнар иде. 14) Борын заманда шушында бер татар печән чапкан. 15) Арыгач, ачыккач ашарга утырган. 16) Туйгач, аш-суын җыештыра башлаган. 17) Шулчак ипинең бер валчыгы үлән арасына төшеп киткән. 18) И эзләгән, и эзләгән – таба алмаган. 19) Табудан өметен өзгәч, валчык төшкән урынны шушы киртә белән әйләндереп алырга мәҗбүр булган.

20) - Ни өчен?

21) Мәхмүт абзый, әкәмәт нәрсә күргәндәй өздереп – яндырып карады да капыл гына урыныннан кузгалып китеп барды. 22) Ул зарлана-зарлана алдан бара, ә мин, унбер яшьлек малай, аның һәр сүзен колакка сеңдереп, арттан теркелдим.

23) – Һы! 24) Ни өчен дип сорап тора бит әле тагын! 25) Шуны да аңламагач, баш ни өчен?

26) Бушаган чабата киндерәсен сүтеп, яңадан бәйләргә утыргач әйтеп куйды:

27) – Өстенә мал-туар баса күрмәсен, кешеләр ялгыш таптамасын өчен тоткан ул абзаң киртәне. 28) Ипи бит ул!

29) ...Шушы кыйссага өстәп:”Хәзер ипи кадерен белүче юк. 30) Ипи теләсә кайда аунап ята” диебрәк сүземне дәвам итсәм, икмәк кадере турында фәлсәфә сата башласам, укучы нәрсә дияр иде икән минем хакта?

(Фәнзаман Баттал)

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз  күчереп алыгыз. Һәр хәрефне  һәм санны  аерым  шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.

2. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүз кулланылган  җөмләне күрсәтегез.

1) Ә мин, унике яшьлек малай, аның аерылмас юлдашы.  

2) Ул зарлана-зарлана алдан бара, ә мин унбер яшьлек малай, аның һәр сүзен колакка сеңдереп арттан теркелдим.

3) Табудан өметен өзгәч, валчык төшкән урынны шушы киртә белән әйләндереп алырга мәҗбүр булган.

4) Өстенә мал-туар баса күрмәсен, кешеләр ялгыш таптамасын өчен тоткан ул абзаң киртәне.

3.  Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Мин малай чакта ук бар иде инде бу киртәләр.

2) Мәхмүт абзый, әкәмәт нәрсә күргәндәй өздереп – яндырып карады да капыл гына урыныннан кузгалып китеп барды.

3) Ниһаять, Мәхмүт абзый телгә килде.

4) Арыгач, ачыккач ашарга утырган.

4. 5 - 10  нчы җөмләләрдән кушма сүзне күчереп языгыз.

   

 5. 19 – 21нче җөмләләрдән кисәкчәне күчереп языгыз.

6. 5 - 11нче җөмләләрдән чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.

7. 4 нче җөмләнең грамматик нигезен язып алыгыз.

8. 21, 22, 27нче җөмләләр арасыннан тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләнең номерын билгеләгез.

9. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең  номерын языгыз.

Ул зарлана-зарлана алдан бара, (1) ә мин, (2) унбер яшьлек малай, (3) аның һәр сүзен колакка сеңдереп, (4) арттан теркелдим. (5)

10.  26 - 30 нчы җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

III бүлек

2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан  сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1 “...Шушы кыйссага өстәп:”Хәзер ипи кадерен белүче юк. Ипи теләсә кайда аунап ята” диебрәк сүземне дәвам итсәм, икмәк кадере турында фәлсәфә сата башласам, укучы нәрсә дияр иде икән минем хакта?” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау  өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын  языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2  Халкыбыз телендә “Табынның күрке – икмәк” дигән гыйбарә яши. Сез бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм  танырлык итеп языгыз.