Ата-аналар өчен

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Ата-аналар алдында чыгышлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                 Һадиева Резеда Мәҗит кызы

                                Татарстан Республикасы

                                        Алабуга  муниципаль районы

                                                      «Лекарево урта  гомуми белем бирү мәктәбе»

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

БАЛАЛАРЫБЫЗНЫҢ ТӘРБИЯЛЕЛЕГЕ –

ИЛЕБЕЗНЕҢ НЫКЛЫГЫ.

Һәр җәмгыятьнең яки милләтнең иң кечкенә кисәге – гаилә. Гаиләнең нигезе булып ата-ана тора. Гаиләдә баланы тудырып кына калмыйча, аны сәламәт итеп үстерү, дөрес тәрбия дә бирергә кирәк. Ризаэтдин Фәхретдин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк”, дип саный. Ул ана буласы хатын-кызның үзен тәрбияләү мәсьәләләренә дә бик зур игътибар бирә. Мәсәлән ул: “Бала тәрбияләү ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдында изге һәм җаваплы бурычы булып тора”,- дип искәртә.

Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

Риза Фәхретдин балаларны дөрес тәрбияләү ата-аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап әйтә. Моның белән бергә бу җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат-кат искәртә. Мәшһүр галимебез үзенең 1917елда Оренбургта басылган “Җәвамигуль - кәлим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “Балаларны изге итү юлы ничек? Тәрбияле изге балалар күктән төшмиләр, бәлки, гаиләләр эчләрендә җитешәләр.Аның юлы – яхшы тәрбия бирүдә. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч... Балалар – һәрнәрсәнең сүрәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Балаларның тәрбияләренә тәмам бирелү, кеше булып җитешүләре өчен бөтен иҗтиһадны сарыф итү тиешле” кебек фикерләр әти-әниләргә киңәш рәвешендә тәкъдим ителә.

Чыннан да бала тәрбияне иң беренче чиратта гаиләдә ала. Бала башта шулкадәр саф, эчкерсез була, һәрнәрсәгә тиз ышана, алдый белми. Әти-әнидә булган сыйфатлар, тискәреме , уңаймы , балаларга күчә. Коръән китабында да болай дигән: “Әй, иман китергән бәндәләр! Үзегезне һәм бала-чага белән бөтен гаиләгезне уттан саклагыз! Ул утның ягулыгы – кешеләр һәм ташлар”. Аллаһы Тәгалә үзебезне дә, гаиләбезне дә, балаларыбызны да тәмуг утында янудан сакларга куша. Ата-ана изгелек юлында булса, аның баласы да изге гамәлләр генә кылып яшәячәк. Әгәр ата-ана бозык эшләр эшләсә, баласы да начар эшләр эшләүдән курыкмаячак. Татар халкындагы әйтемне бәйләп китәсе килә: “Алма агачыннан ерак төшми”.

Кайбер ата-аналар бала тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче- өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына түгел, мәктәп эше, укытучы эше дип саныйлар. Баланың начар уку, тәртип бозу сәбәпләрен мәктәпкә генә сылтаучы ата-аналарны шактый еш очратырга туры килә. Андыйларга бу хакта әйтсәң: «Нәрсә карый бу мәктәп?» яки «Укытучы кая булган?» дип ризасызлык белдерәләр. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләргә телиләр. Әмма моның белән килешеп булмый. Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу - бәхәссез. Ә ата-ана?

  Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать кенә булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас. Безнең мәхәббәтебез үсеп килүче кешене рухи яктан баетып, аңа яшәү бәхетен генә биреп калмаска, балада  яхшы хис  ярашуын тудырырга, аның холкындагы иң әйбәт якларны үстерергә тиеш. Йомгаклап шуны әйтергә телим:

- балагызны яратыгыз, ләкин аны иркәләп бозмагыз;

- балагызга карата кырыс булырга курыкмагыз, бу аңа үз урынын белергә ярдәм итәр;

-  бала үзе башкара ала торган эшләрне аның өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлар;

- үти алмаслык вәгъдәләр бирмәгез, бу аның сезгә булган ышанычын какшатыр;

- баланың нәрсәне дә булса ялгыш эшләвен үлемгә тиң гамәл дип карамагыз. Аның да хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакы бар;

- әгәр дә сез балагызны бернигә дә яраксыз дип ачуланып торсагыз, алга таба ул нәрсә дә булса эшләргә куркып торачак;

- баланың ачыктан-ачык сорауларыннан качмагыз, сорауларга җавап бирмисез икән, ул аларны сезгә бирүдән туктый һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлый;

-балагызны көч кулланып җиңәргә тырышмагыз, бу анда көчлене генә санга сугарга кирәк дигән ялгыш фикер калдырыр;

- иң мөһиме, балагызда үзаңлылык тәрбияләргә тырышыгыз һәм шуны истән чыгармагыз: бала тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнә;

- гаиләдә балалар кечкенәдән алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә тиеш.

  Безнең халыкта мондый гыйбәрә яши:  имеш, бер кечкенә баладан, ике кул ни өчен кирәк? - дип сораганнар. “Әтием белән әнием уртасында җитәкләшеп бару өчен”, - дип җавап биргән ул.

  Ата, ана, бала! Алар бербөтен, аерылгысыз!  Бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең бүтәннәр алдында, бөтен ил алдында кылган гаебебез! Балаларыбызның тәрбиялелеге, гаиләләребезнең ныклыгы - илебезнең ныклыгы да ул!

Әдәбият:

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. -  Казан: “Дом печати” нәшрияты – 2011, - 192 бит.
  2. Казыйханов В. Әхлак дәресләре. – Яр Чаллы, 1998.
  3. Исмәгыйлева С., Исмәгыйлева Ф. Тәрбия хәзинәләре. – Мәгариф, 1992. - №1. – 4-5 бит.
  4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – Казан “Мәгариф” нәшрияты – 2001, - 222 бит.
  5. Шириязданов Ф. Гыйлем иясе һәм дин терәге – Риза хәзрәт Фәхретдин. – Ислам Нур, 2012. - №14.- 6 бит.