Укытучыга ярдәмгә

Хамаева Гульфина Азгаровна

Татар теленнән календарь- тематик планлаштыру

 

Сыйныф: 6 (рус)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма  язуы

Барлыгы: 140 сәгать, атнага: 4 сәгать.


План буенча контроль дәресләр: 6 сәгать. 


Татар теленнән календарь – тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде: 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.); 


“2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп укыту программасы; 
“2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016 – 2017 нче уку елына мәктәпнең укыту планы. 

Дәреслек:

1.  Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. “Татар теле. 6 нчы сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел

Өстәмә әдәбият:

 1. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014нче ел. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

2. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

3. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. –Яр Чаллы, 2015. 

Мультимедиа. 
5. Интернет ресурслар:

1.http://adiplar.narod.ru/

2. http://shigriyat.ru/

3.http://www.tatknigafund.ru/

4. http://miras.belem.ru/

5. http://www.tugantelem.narod.ru/

6. http://tatar.com.ru/

7. http://. tatar.ru  ТР рәсми серверы

8. http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ruon-line русча сүзлек

9.http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

10.http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

11. http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

12. Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мультфильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com)

Программа материалының бүленеше

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Еллык

Изложение.

1

-

-

1

2

Сочинение. 

1

-

1

2

4

Контроль эш.

1

2

1

2

6

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр. 
Сүзлек диктанты.

1

-

1

1

3


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендәрус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге .

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү,   сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.

Программа   Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау – программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора.

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

Ї

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

Ї

Сөйләм бурычларын ачыклау

Ї

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Сайлап алынган лингвистик материал филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Өйрәнелгән грамматик материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы текстлар эчтәлегендә кулланылып, укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы.

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше –  укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, «Белем һәм тормыш» темасында «Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?», «Яхшы уку җиңелме?» проблемалары буенча сөйләшү оештырыла. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы.

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе.  Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы.

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә чит телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

-  грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән  һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

– грамматик материалның өйрәнелү тәртибе академик бирелештә түгел, аралашу хаҗәтеннән  һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

-  грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

-  грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайланды. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, әлексик-грамматик материалны күбрәк аралашуда имитацияләүгә игътибар ителә.

Урта һәм югары сыйныфларда - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу – телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре.

Танып  белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау:

  • төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә төзеп яза белү;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә һәм яза белү.

Монологик сөйләм:

  • программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
  • монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
  • өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне дөрес кулланып, өйрәнгән текстның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

Язу:

  • өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;
  • конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
  • үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру
  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

6 нчы сыйныф ахырына укучылар үзләштеререгә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр.

Тыңлап аңлау.

  • Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;
  • тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.

Диалогик сөйләм.

  • Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү.
  • Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә куллана белү;
  • Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

Монологик сөйләм.

  • Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
  • өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
  • өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү;
  • Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә),  мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы белү.

Уку.

  • Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
  • таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
  • таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү;
  • тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешентанып, тексттан аңлый белү.

 Язу.

  • Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;
  • Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлауларһ.б.) язабелү;
  • үзеңне борчыган проблемага карата үзфикерләреңне язмача җиткерә белү;
  • шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен текст төзегәндә куллана белү.

ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ. 6 нчы класс,  140 сәгать

Төп темалар

Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика

Сәгать саны

Яңа уку елы башлана

Көз вакытын сурәтләү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйләү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйләү. Китапның  нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтү. Китап укырга киңәш бирү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыру, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорау, нәрсә турында икәнен сорау, сөйләү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирү.

32

Без - булышчылар

Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйләү. Эшне эшләргә инандыру, ышандыру. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслау. Образларга бәя бирү, кешенең характер сыйфатларын әйтү.

24

Дуслар белән күңелле

«Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?»  проблемалары буенча сөйләшү. Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйләү. Төрле рецептларны сөйләү.

26

Туган җирем – Татарстан

Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйләү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атау. Татарстанның табигатен сурәтләү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтү.  Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйләү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтү.

23

Табигать белән бергә

Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны,  табигатьне саклау турында киңәшләр бирү. Кошлар, хайваннар  тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйләү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү.

14

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйләү. Сәламәт булу өчен,  нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйләү. Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтү, аңа авырмаска киңәшләр бирү. Табибта кайсы  җирең авырту турында сөйләшү.

14

Светофор – минем дустым

Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйләү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирү.

7

Барлыгы

140

Татар теленнән календарь- тематик планлаштыру

Сыйныф: 6 (рус)

Укытучы: Хамаева  Гөлфинә Әзһәр кызы

Сәгатьләр саны:барлыгы - 140 сәг, атнага –4 сәг.

Планлаштыру  «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы(1-11 нче сыйныфлар», төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан, 2014нче ел ) нигезендә төзелде.

Дәреслек:Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. “Татар теле. 6 нчы сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел.

Өстәмә әдәбият:

1. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003.

2. Р. Р. Нигъмәтуллина “Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология, часть2”, 2004.

3.  Р. Р. Нигъмәтуллина “Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология, часть 1” Челны, 2004.

4. Р. Р. Нигъмәтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр” “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

6 нчы сыйныф

Эчтәлек элементлары белән дәрес темасы

Сәгать саны

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактик үткәрү

1

Котлау,мактау формалары.

1

Җәйге ял турында әңгәмә кору; диалогны уку һәм сорауларга җавап бирү; җөмләләр төзеп язу; яңа сүзләрне дөрес әйтү.

.

6.09

2

"Без мәктәпкә әзерләнәбез". Уку-язу әсбаплары.

«Инфинитив + ярыймы (мөмкинме)» төзелмәсе, рөхсәт итегез әле (итегезче )

1

Диалогны уку; сораулар куеп, җөмләләрне уку.

7.09

3

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Тартымлы һәм тартымсыз исемнәрнең килеш формаларын әйтү, тема буенча бәйләнешле сөйләм оештыру.

8.09

4

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

1

Тартымлы һәм тартымсыз исемнәрнең килеш формаларын әйтү, тема буенча бәйләнешле сөйләм оештыру.

9.09

5

Транскрипция билгеләре.  «Китап - минем дустым»

1

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү.

13.09

6

 Транскрипция билгеләре. «Без китаплар укыйбыз»

1

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү.

14.09

7

 Транскрипция билгеләре. «Без китаплар укыйбыз». Диалог.

1

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү.

19.09

8

Сүзлек диктанты.

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. «Минем мәктәбем»

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү.

20.09

9

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. «Минем мәктәбем»

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү.

21.09

10

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. «Минем мәктәбем». Диалог.

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү.

23.09

11

Контроль эш.

1

Үз-үзеңә контроль ясау

24.09

12

Сорау алмашлыклары.

1

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллану. Көндәлектәге билгеләр, китапханәдәге китаплар турында сөйләшү. Гаилә әгъзаларының исемнәрен әйтә белү

26.09

13

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

1

Көндәлектәге билгеләр, китапханәдәге китаплар турында сөйләшү. Гаилә әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.

27.09

14

Китап басу тарихьша караган лексика. «Китапка ничә яшь?»

1

Китап басу тарихьша караган лексиканы

диалогик-монологик сөйләмдә дөрес куллану.

28.09

15

«Китап басу тарихы турында сөйләшәбез»

1

Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйли белү

30.09

16

«Китап басу тарихы турында сөйләшәбез»

1

Укылган текстның эчтәлеге буенчасорауларга җавап бирү;китап басу тарихьша караган лексиканы диалогик-монологик сөйләмдә дөрес куллану.

3.10

17

Исем ясагыч кушымчалар. Татар телендә сүзлекләр.

1

Исем ясагыч кушымчаларны кулланып, яңа сүзләр төзеп,шул сүзләр  белән кчкенә хикәя төзеп язарга.

4.10

18

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. «К.Насыйри — бөек галим»

1

«К.Насыйри — бөек галим» текстын уку һәм эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү; яңа сүзләр табып язу.

5.10

19

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. «К.Насыйри — бөек галим». Диалог.

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне кулланып хикәя төзү;текстны уку һәм эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү; фикер алышу; кирәкле кушымчаларны куеп, җөмләләрне язу, тәрҗемә эше.

7.10

20

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Бәйлек сүзләрнең рус телендәге кайсы предлогка туры килүен ачыклау; сүзләрне дөрес әйтү; бәйлек белән ясалган сүзтезмәләрне телдән тәрҗемә итү; сүзлектән файдаланып ; кирәкле сүзләрне куеп, сораулар төзү һәм аларга җавап бирү.

10.10

21

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы. «Без китапханәдә».

1

Бәйлек сүзләрнең рус телендәге кайсы предлогка туры килүен ачыклау; сүзләрне дөрес әйтү; бәйлек белән ясалган сүзтезмәләрне телдән тәрҗемә итү.

11.10

22

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы. «Рәхмәт сиңа, китап!».

1

Бәйлек сүзләрнең рус телендәге кайсы предлогка туры килүен ачыклау; сүзләрне дөрес әйтү; бәйлек белән ясалган сүзтезмәләрне телдән тәрҗемә итү.

12.10

23

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы. «Яраткан китабым».

1

Бәйлек сүзләрнең рус телендәге кайсы предлогка туры килүен ачыклау; сүзләрне дөрес әйтү; бәйлек белән ясалган сүзтезмәләрне телдән тәрҗемә итү; сүзлектән файдаланып; кирәкле сүзләр-не куеп, сорау-лар төзү һәм аларга җавап бирү.

14.10

24

Иялек килеше. Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы.

1

Иялек килеш формасын сөйләмдә куллана белү.

17.10

25

Иялек килеше. Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы.

1

Грамматик күнекмәләрне формалаштырганда  иялек килеш формасын сөйләмдә куллана белү.

18.10

26

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. «Көндәлеккә караш».

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасынсөйләмдә куллана белү.

19.10

27

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. «Көндәлеккә караш».

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасынсөйләмдә куллана белү.

21.10

28

Сочинение «Без хикәя язабыз».

1

Мөстәкыйль эшли белү

24.10

29

Боерык фигыль.

1

Ситуатив күнегүләр эшләү

25.10

30

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Парларда эшли белү

26.10

31

"Яңа уку елы башлана" темасы буеча лексик-грамматик материалны кабатлау дәресләре

1

Индивидуаль тикшерү

28.10

32

Контроль эшкә әзерлек дәресе.

1

7.11

33

Контроль эш. "Яңа уку елы башлана" бүлеге  буенча.

1

Мөстәкыйль эшләү

8.11

34

Хаталар өстендә эш.

Өйдәге эшләр.

1

Өйхезмәтетурындатөзелмәләрнеаңлап, урынлыкулланабелү

Чагыштыраһәмгомумиләштерәбелү

9.11

35

«Без әнигә булышабыз».

1

Мөстәкыйль эшли белү

11.11

36

Шарт фигыль.

1

14.11

37

Шарт фигыльнең юклык формасы.

1

15.11

38

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

16.11

39

Сүзлек диктанты.

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү

18.11

40

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Күнегүләр эшләү

21.11

41

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

1

Күнегүләр эшләү

22.11

42

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Күнегүләр эшләү

23.11

43

«Әхмәт нигә елады?» Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Диалог төзү.

25.11

44

Образга бәя бирү.

1

28.11

45

Изложение.

1

Изложение

29.11

46

III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль + ала» төзелмәсе.

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү

30.11

47

Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе.

1

Төркемнәрдә эшләү

2.12

48

«Супер-малай нәрсәләр эшли ала?»

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү

5.12

49

Теләк белдерү формасы:

 инфинитив + телим төзелмәсе.

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү

6.12

50

«Без хикәя язабыз».

1

Хикәя язу.

7.12

51

«Уллар» хикәясендәге лексик -грамматик материал.

1

Парларда эшләү

9.12

52

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

12.12

53

«Без хикәя сөйлибез».

1

Таблица белән эшли белү

13.12

54

Образларга бәя бирү.

1

Образга бәя бирү

14.12

55

Кабатлау дәресләре"Без- булышчылар!"

1

16.12

56

Контроль эш.

 «Минем чын дустым» бүлеге буенча.

1

мөстәкыйль эшләү

19.12

57

Хаталар өстендә эш. Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе. «Минем дустым»

1

План буенча сөйли белү

20.12

58

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе. «Минем дустым»

1

21.12

59

«Минем чын дустым» темасы буенча лексика.

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү

23.12

60

«Минем чын дустым» темасы буенча лексика. «Безнең дуслык»

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

9.01

61

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. «Дуслар дискотекада»

1

Парларда

һәм төркемнәрдә эшләү

10.01

62

«Без хикәя язабыз»

1

Парларда

һәм төркемнәрдә эшләү

11.01

63

Үтенеч  һәм  рөхсәт сорау  формалары: барыйм инде, барыйм әле  төзелмәләре.

1

Парларда

һәм төркемнәрдә эшләү

13.01

64

Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе

1

Төркемнәрдә эшләү

16.01

65

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү. (рус һәм татар телен)

17.01

66

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү .

18.01

67

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1

20.01

68

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Таблица белән эшли белү.

23.01

69

Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау — кирәкле эш.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү. (рус һәм татар телен)

24.01

70

Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау — кирәкле эш

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү. (рус һәм татар телен)

25.01

71

«Зәңгәр яфраклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

27.01

72

 «Без хикәя сөйлибез»,

1

Мөстәкыйль эшләү .

30.01

73

 «Катячын дусмы?»,

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

31.01

74

«Без хикәя язабыз»

1

Мөстәкыйль эшләү.

1.02

75

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.

1

Ситуатив күнегүләр эшләү .

3.02

76

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану

1

6.02

77

Сүзлек диктанты. Антонимнар.

1

7.02

78

«Туган көндә» хикәясе.

1

Күнегүләр эшләү Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

8.02

79

«Без хикәя язабыз».

1

Иҗади эш (хикәя язу).

10.02

80

Кабатлау дәресләре."Дуслар белән күңелле".

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

13.02

81

Сочинение. “Минем дустым”.

1

Сочинение.

14.02

82

«Туган җирем — Татарстан» темасы буенча яңа сүзләр.

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

15.02

83

Тартымлы исемнәрнең, килеш белән төрләнеше.

1

Иҗади эш (хикәя язу).

17.02

84

«Англиядән килгән кунаклар» тексты буенча лексик— грамматик материал..

1

Индивидуаль тикшерү.

20.02

85

«Англиядән килгән кунаклар» тексты.

1

Текст белән эшләү.

21.02

86

Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре.

1

Парларда эшләү.

22.02

87

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану

1

Төркемнәрдә эшләү.

24.02

88

«Без хикәя сөйлибез.» «Без хикәя язабыз»

1

Иҗади эш (хикәя язу).

27.02

89

«Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Төркемнәрдә эшләү.

28.02

90

«Без нинди телләрдә сөйләшәбез?»

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү

1.03

91

«Татарстан — дуслык иле».

1

3.03

92

«Кемнең теле бар, шуның иле бар»

1

Иҗади эш. «Кемнең теле бар, шуның иле бар».

6.03

93

«Татарстан — туган җирем» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Текст белән эшләү.

7.03

94

«Татарстан табигате турыңда сөйләшәбез»

1

Төркемнәрдә эшләү.

10.03

95

Кабатлау дәресе,контроль эшкә  әзерлек.

13.03

96

«Татарстан елгалары» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

14.03

97

Контроль эш. “Туган җирем Татарстан”.

1

Контроль эш.

15.03

98

Хаталар өстендә эш.

1

Күнегүләр эшләү.

17.03

99

«Татарстан елгалары турында сөйләшәбез»

1

Парларда эшли белү.

29.03

100

Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

1

Күнегүләр эшли алу, күрсәтмәлелектән файдалана белү .

31.03

101

 «Мин Казанга барам»

1

Төркемнәрдә эшләү.

3.04

102

Исем   сүзтезмәләр.  «Г.Камал театры.»

1

Күнегүләр эшләү.

4.04

103

Исем сүзтезмәләр. «Г.Камал театры.»

1

Парларда эшли белү.

5.04

104

«Без театрга барабыз»

1

Парларда эшли белү.

7.04

105

Кабатлау дәресе.

1

Парларда эшли белү.

10.04

106

«Табигать» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Парларда эшли белү.

11.04

107

Сочинение. «Без табигатьне саклыйбыз».

1

Иҗади эш.  «Без табигатьне саклыйбыз» темасына хикәя төзеп язу.

12.04

108

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Парларда эшли белү.

14.04

109

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Төркемнәрдә эшли белү.

17.04

110

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Парларда эшли белү.

18.04

111

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. “Бездә яшәүче кошлар».

1

Төркемнәрдәэшлибелү.

19.04

112

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. «Колибри — иң кечкенә кош».

1

Төркемнәрдәэшли белү.

21.04

113

«Кыргый хайваннар дөньясы» темасы буенча лексик- грамматик материал.

1

Текст белән эшләү.

24.04

114

 «Без хайваннар турында сөйләшәбез».

1

Текст белән эшләү.

25.04

115

«Дүрт аяклы дусларыбыз» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Биремнәр эшләү .

26.04

116

Сүзлек диктанты. «Минем дүрт аяклы дустым».

1

Таблица белән эшләү.

28.04

117

«Тугрылыклы дуслар»

1

Хикәятөзү.

2.05

118

Кабатлау дәресләре

1

Хикәя төзү.

3.05

119

Спорт төрләре.

1

Аутентив материал белән эшли белү.

5.05

120

«Инфинитив + яратам(телим ) » тезелмәсе.

1

Төркемнәрдә эшләү .

8.05

121

«Минфутболчыбулыргателим». Диалог.

1

Төркемнәрдә эшләү.

10.05

122

Контроль эш.

1

Мөстәкыйль эшләү.

12.05

123

Хаталар өстендә эш.

1

15.05

124

Исем фигыль. «Олимпия уеннары»

1

Төркемнәрдә эшләү.

16.05

125

Исем фигыль.

1

Төркемнәрдә эшләү.

16.05

126

«Олимпия уеннары». Диалог.

1

Төркемнәрдә эшләү.

17.05

127

Шарт фигыль. «Еш авырыйсың килмәсә...».

1

Хикәя төзү.

19.05

128

«Тән әгъзалары».

1

Төркемнәрдә эшләү.

22.05

129

«Табибта».

1

Төркемнәрдә эшләү.

22.05

130

«Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта ) 4- кирәк» төзелмәсе.

1

Таблица белән эшли белү.

23.05

131

Сочинение. «Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?»

1

Төркемнәрдә эшләү.

24.05

132

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" бүлеген кабатлау.

1

Күнегүләр эшләү.

29.05

133

Йомгаклау (еллык) контроль эше.

1

26.05

134

Хаталар өстендә эш.

1

29.05

135

"Юл кагыйдәләре".

1

Сүзлекләр белән эшләү, бәя бирү.

30.05

136

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

1

30.05

137

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез. Диалог.

1

Диалог төзү, сөйләшү.

31.05

138

"Светофор - минем дустым".

1

Монолог төзү.

31.05

139

"Юлда сак бул!" Диалог.

1

Парларда эшләү.

140

Йомгаклау дәресе. "Җәяүлегә киңәшләр".

1

Биремнәр башкару.

Кушымта.

Контроль эшләр графигы

Контроль эш. Барлыгы: 6

Үткәрү вакыты

Билгеле тема буенча

24.09.

“Яңа уку елы башланды” бүлеге

8.11

“Минем чын дустым” бүлеге

19.12

“Туган җирем Татарстан” бүлеге

15.03

Еллык материалны өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү.

12.05

Еллык контроль эш.

26.05

Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9нчы сыйныфлар.

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

3.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

Изложение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

Контроль язма эш күләме

50-55 сүз

55-60 сүз

60-70сүз

70-80 сүз

70-80 сүз

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

  • аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;
  • нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язу;
  • сүзләрне хәтердән язу, диктант язу һ.б.
  • бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
  • конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
  • программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес язу;
  •  төрле калыптагы диалоглар төзеп язу;
  •  конкрет бер тема буенча хикәя төзү;
  •  прагматик текстларны (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.) дөрес язу;
  •  эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес язу;
  • проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү;
  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Бәяләү нормалары.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

  • Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хаталы эшкә  “5” ле куела.
  • Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хаталы эшкә “4”ле куела.
  • Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатлы эшкә “3” ле куела.
  • Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хата булса,  “2” ле куела.

Сүзлек диктанты.        

  • Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган булса, “5” ле кула.        
  • Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хата булса, “4” ле куела.
  • Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хата булса, “3” ле куела.
  • Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хата булса, “2” ле куела.

Диктант.

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хата булса, “5” ле куела.
  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион  хата булса, “4” ле куела.
  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион  хата булса, “3” ле куела.        
  • Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион  хата булса, “2” ле куела.

Изложение.        

  • Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хата булса, “5” ле куела.
  • Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик  хата булса, “4” ле куела.
  • Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик  хата булса, “3” ле куела.        
  • Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик  хата булса, “2” ле куела.

Сочинение.

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата хата булса, “5” ле куела.
  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата  булса, “4” ле куела.        
  • Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хата  булса, “3” ле куела.        
  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата  булса, “2” ле куела бар.

Тест формасында, БРТ биремнәре формасындагы эшләрне түбәндәгечә бәяләргә мөмкин:

Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.

Контроль эшләр

Тикшерү эшләре Р.З.Хәйдәрова. «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”, Яр Чаллы, 2014 китабына таянып төзелде.

Контроль эш №1

Яңа уку елы башлана

1.        Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп языгыз.

яхшы (совет), кызыклы (наука), (толковый) сүзлек, билгеле (историк, ученый), кагыйдәләрне (вспоминает), теләсә кая (не бросает), (своевременно) эшли, (в клетку) дәфтәр

2.        Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп
языгыз.

  1. ... укыйсым килә.
  2. ... директор чакырды.
  3. ...укырга өйрәт.
  4. ...китап кирәк.

3.        Тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

  1. Ренат... мөстәкыйль эше... хаталар күп түгел.
  2. Без Җәвад Тәрҗеманов... «Якын дус» шигыре... ятладык.
  3. Укытучы апа көндәлегем... бишле куйды.
  4. Дустым белән футбол секциясе... йөрибез.
  5. Мәктәп китапханәсе... кызыклы китап алдым.

Татар теле дәресендә, математикада, физкультура дәресләрендә нишлисез? Җавапларны хәзерге заман хикәя фигыль формасын кулланып языгыз.

  1. Как скажете, если:

  • вы учитесь в 6 классе
  • у вас сегодня 6 уроков
  • вам нужны тетради в клетку, а не в линейку
  • её тетради очень чистые
  • уроки начинаются в половине 9-го
  • у вас нет времени
  • вы любите читать книги о животных
  • вы потеряли толковый словарь
  1. Попроси у соседа по парте:

—        цветные карандаши

—        тетрадь в линейку

—        татарско-русский словарь

—        стёрку

7.        Спросите у друга:

—        чья эта книга

—        сколько стоит эта книга

—        нужна ли ему эта книга

—        нет ли у них дома книги о Казани

—        о чем это стихотворение

—        есть ли у них татарско-русский словарь

—        где находится городская библиотека

—        на сколько дней дают книгу

8.        Выразите желание:

—        стать переводчиком

—        записаться на баскетбол

—        получить пятёрку по татарскому языку

—        больше узнать о Каюме Насыйри

—        купить новый русско-татарский словарь

9.        Посоветуйте другу:

—        беречь книги

—        домашнее задание записывать в дневник

—        больше читать

—        выучить правила

—        не опаздывать на урок

10.        Похвали соседа по парте за то, что он:

—        опрятный

—        отзывчивый

—        на уроках хорошо отвечает

—        своевременно заполняет дневник

—        дневник у него чистый

11. Әйткк, сез китапханәгә язылырга килдегез. Төшеп калган репликаларны өстәп, диалогны языгыз.

  • ... ?
  • Рәхим итегез.
  • .., ?
  • Әлбәттә, мөмкин. ... ?
  • Романов Олег.
  • ... ?
  • 6 нчы сыйныфта.
  • Адресың ничек?
  • Нинди китап кирәк?

12.        Сезнең сыйныфка яңа укучы килгән. Схема буенча диалог төзеп
языгыз.

  • приветствие, представление, вопрос
  • ответ
  • вопрос
  • ответ
  • предложение
  • согласие

13.        Как бы вы ответила на вопрос: «Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?».

Контроль эш №2

Без — булышчылар

1.        Сез тагын  нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез.

Минемчә,...

2.        Өйдә кем нәрсә эшләргә ярата? Дәвам итегез.

  1. Мин ....
  1. Сеңлем (энем)... .
  2. Әни....
  3. Әти....
  4. Абый (апа)... .
  5. Бергә....

8. Попросите сестру (брата) помочь вам:

—        решить задачу

—        перевести рассказ

—        нести тяжелую сумку

—        выбрать красивое платье

—        накрыть стол

4.        Поблагодари сестру или брата  за то, что помогли:

—        решить задачу

—        перевести рассказ

—        нести тяжелую сумку

5.        Как скажете, если  научились:

—        варить суп

—        пришивать пуговицу

—        шить платье

—- играть на баяне ~ играть на скрипке — играть в шахматы

6. Җавапларны куеп языгыз.

1. - Рома, синең әтиең кем булып эшли?

-...... .

 Ә ул кайда эшли?

-.....

2. Әйтик, дустыгыз сезне урамга чакыра. Төшеп калган репликаларны куеп языгыз.

— ... ?

  • Юк, мин сәгать 6 га кадәр буш түгел.
  • ......?
  • -.......
  1. Бу эшләрне сез кайчан эшлисез? Җавабыгызда –гач/ -гәч,-кач/-кәч формасын кулланыгыз.

Кичке аш ашыйм, дәрес әзерлим, спорт түгәрәгенә барам, сеңлем(энем) белән уйныйм, әнигә булышам, компьютерда уйныйм.

8.        Если некоторые из вышеприведенных действий вы выполняете вместе с кем-либо, как изменятся ваши ответы?

9.        Сообщите о том, что:

—        однажды мама Ахмета заболела

—        ей захотелось попить холодной воды

—        на улице очень жарко

—        Ахмет принес воду из колодца, а не из родника

10.        Покритикуйте Ахмета за то, что:

—        мама Ахмета рано встает, вкусно готовит, одна ходит за водой

—        он долго играет на улице, а маме не помогает

—        долго спит

—        не уважает старших

—        солгал маме

11.        Маме тяжело делать всё по хозяйству одной. Прав ли Ахмет, не желая ей помогать? Расскажите ему, каким должен быть воспитанный мальчик.

Контроль эш №3

Туган җирем — Татарстан

1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын тап.

бай — ...        салкын—...

зур — ...        биек — ...

калын — ...        усал — ...

күп — ...        кыш — ...

2.        Җөмләләрдәге хаталарны төзәт.

  1. Татарстан флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.
  2. Татарстан гербында ак бүре рәсеме бар. З.Барс — көчле, җитез җанвар.

3.        Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

Спроси у друга:

  • какие животные обитают в Татарстане
  • какие реки протекают через Татарстан

4.        Что ты скажешь в следующих ситуациях?

1.        Ты собираешься на Сабантуй. Твоя подруга не хочет идти. Убеди ее, что на празднике будет весело.

2.        Предложи другу спеть песню на татарском языке.

3.        Из Турции приехали гости. Они не знают, что это за праздник.
Объясни им.

5.        Предложите другу:

  • поехать в Казань в аквапарк
  • посмотреть башню Сююмбике
  • прочитать стихи Габдуллы Тукая
  • спеть песню на татарком языке

6.        Попросите маму привезти с поездки:

  • красивые открытки
  • цветастую футболку
  • мягкую игрушку

7.        Күпнокта урынына сораулар куй.

  • ...?
  • Без Татарстанда яшибез.
  • ...?

—        Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши.

—        ...?

  • Алар дус һәм тату яшиләр.
  • ...?
  • Без татар телен һәм рус телен өйрәнәбез.

8. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча спектакль булачак. Афиша языгыз.

Контроль эш №4

Сәламәт тәндә — сәламәт акыл

1.        Сүзләрне тәрҗемә итегез.

беречь здоровье, интересное увлечение, спортивный кружок, плохая привычка, полезный совет, заниматься спортом

Сәламәт булу өчен,

2.        Сәламәт яшәү кагыйдәләрен дәвам ит.

3. Нокталар урынына кирәкле кереш сүзләрне куеп языгыз.

  1. ... , дару үләннәре кеше өчен бик файдалы.
  2. ... , без аларны җыя белмибез.
  3. Көндәлек режимны, ... , һәр кеше төгәл (точно) үтәргә тиеш.
  4. ..., аның әһәмияте бик зур.

4.        Как скажете, если:

—        по вторникам, средам и субботам вы ходите в спортивный кружок

  • танцами занимаетесь 5 лет
  • в свободное время вы с папой играете в шахматы
  • часто болеете
  • у вас сильно болит горло

5.        Вы хотите узнать:

  • какие кружки есть в вашей школе
  • какой вид спорта ему (ей) нравится
  • что у вашего друга болит
  • больше о спортсменах
  • кто занял первое место по волейболу

6.        Порекомендуйте другу:

  • записаться на плавание
  • по утрам делать зарядку
  • чаще бывать на свежем воздухе

7.        Выразите сожаление о том, что:

  • не умеете плавать
  • не умеете играть в шахматы
  • плохо катаетесь на коньках

8.        Төшеп калган репликаларны өстәп языгыз.

  • ... ?
  • Кызым, хәлем юк, башым әйләнә.
  • Рәхмәт, кызым.
  • Хәзер кан басымын үлчибез.
  1. Әйтик, сез авырмыйсыз, ә дустыгыз еш авырый. Дустыгызны
    көндәлек режимыгыз белән таныштырыгыз.

Грамматик биремле диктант.

Тыңлагыз. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

1.        Минем дәфтәр..., кита(п)... бар. « 2. Синең сумка... яңамы?

3.         Синең сумка... китап бармы? 4.         Сумка... китап алдыңмы?

3.         Грамматик биремле диктант.

Исемнәрдә күплек сан кушымчаларын билгеләгез. Бәйрәм, кунаклар, сорау, җаваплар, милләт, халыклар, шәһәрләр, урамнар, тел, чувашлар, марилар, руслар.