Яңа спорт мәйданчыгы

         Безнең Коркачык башлангыч мәктәбе каршында да спорт мәйданчыгы булдырылды. Биектау район электр челтәре көче белән мәйданчыкта турник, баскетбол щиты урнаштырылды, бруслар, лабиринт куелды.Ачык төскә буялган спорт җиһазлары  игътибарны ерактан ук җәлеп итә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

      Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Мәктәпләр каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

         Безнең Коркачык башлангыч мәктәбе каршында да спорт мәйданчыгы булдырылды. Биектау район электр челтәре көче белән мәйданчыкта турник, баскетбол щиты урнаштырылды, бруслар, лабиринт куелды.Ачык төскә буялган спорт җиһазлары  игътибарны ерактан ук җәлеп итә.

         13нче август көнне Коркачык башлангыч мәктәбе каршында төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Бәйрәм кичке сәгать 4кә билгеләнсә дә, көндез үк мәйданчыкта җанлы моһит хөкем сөрә иде.  Яше-карты, бала-чагасы, оешма хезмәткәрләре- барысы да тантанага җыелды.

        Бәйрәмне алып баручы Ришат Ахмадуллин барлык халыкны әлеге истәлекле көн белән кайнар котлады, изге теләкләрен юллады. Иң беренче итеп сүз “Таттелеком” электр элемтәсе идарәсе башлыгы Олег Викторовичка бирелде. Ул беренче сыйныфка укырга керүче балаларга сумкалар, мәктәпкә яңа футбол һәм волейбол туплары бүләк итте.

        -Яңа уку елы башланыр алдыннан укучыларга бу вакыйга зур шатлык.  Сәламәт яшәү рәвеше алып барган балалар укуда сынатмаячак һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәчәк дип, ул балаларга ышанычын белдерде.

       “Таттелеком” электр элемтәсе эшчеләре балаларга чын бәйрәм бүләк итте. Алар белән төрле уеннар оештырдылар, бүләкләр тапшырдылар,бергәләп күңел ачтылар.Соңыннан һәрбер баланы туңдырма белән сыйладылар.

        Балаларга шундый зур бүләк ясаганнары өчен аларга авыл  халкы, балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.